Логотип Казан Утлары
Роман

ХӘЗИНӘ

 

 

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Бер мең тугыз йөз илле беренче елның җылы июнь ае Кө- бәшләр нигеземә бәхетсезлек алып килде. Көн кичкә авы­шып килә, кояш Зәгъфыран таулары артына баерга җыена иде.

Йөзлекәй карчык, кулларын каш өстенә куеп, баеп баручы кояшка, Зәй буеның яшел әрәмәләрен алсу төскә манган шәфәкъ нурына озак кына карап торды, кичке салкынча һава белән болын буйларыннан, басулардан кайткан үлән исен, өлгереп килүче игеннәрнең салат ипие исен борын канатларын киереп иснәде.

Ишек алдының мал-туар таптамаган почмагында шайтан сөяген күмәрлек булып үскән алма үләне, песи борчагы, кайчандыр, кем та­рафыннандыр чәчелеп тә, инде ел саен үз «белдеге белән читәнне сарып ала торган әрсез колмак, аның күңелен аеруча бер җилкетү белән җил­кетеп, сагышларын көчәйтеп җибәрде. Ул әкрен генә, ашыкмый гына кулын каш өстеннән алды, йомшак киез каталарын аягына җайла,брак киде һәм, кәкре муенлы артыш таягына таянып, үзләренең бакча ар­тындагы тау асты чишмәсенә төшеп китте.

Йөзлекәй карчыкның үзе кебек үк борынгы -иде бу чишмә. Ул бел­гәндә генә дә аның тугыз-ун мәртәбә улагын алыштырдылар, ташу сулары агызып алып төшкән юшкыннарын чистартып, төптән бәреп торган вак чишмәләрен көчәйтеп җибәрделәр. Чишмә үзенең мәңгелек суын олы туганы Зәйгә илтеп тапшырырга ашыккан чакта, бормалана-бормалана юл ярып, үзенә озын бер канау ясаган, әнә шул канау тирәсенә, каз- үрдәк керсә адашырдай булып, кыяк үлән, чаж үләне һәм искиткеч хуш исле бөтнек үсә. Кәлимәт кешеләре бөтнек үләнен чишмәгә суга килгән чакларда яки бозау арканнарга чыкканда, көлтәсе-көлтәсе белән җыеп алып китәләр, аңардан киптереп-төеп ашка салу өчен по­рошок әзерлиләр, авырганда кайнатып эчәләр, хуш ис бөркесен өчен мунча себеркесенә кушып бәйлиләр, ә бөтнек монда күпме җыйсаң да бетми, көн саен үсә, көн саен артып тора иде.

Йөзлекәй карчык чишмәнең кер бәләкли торган басмасына аякла­рын сузып җибәрде, яулык читләрен колак артына кыстырып, яшьләрчә җитез генә битен юып алмакчы булды. Ләкин аның алай җитез эшли

 

торган заманнары узган иде шул инде. Кәлимәт кешеләре аның ничә яшьтә икәнен чама белән генә беләләр. Бер ишеләре: Көбәш Йөзлекәе­нә йөз дә өч яшь икән, аңа инде яңа теш чыккан икән, йөз яшәгәннән соң адәм баласы янә дә сабый хәленә кайта икән, дип сөйлиләр. Икен­челәре исә, булмас, аңа җитмешне дә бирерлек түгел бит әле, йөз яшә­сә, ул шулай таза булыр идемени? — дип, бәхәскә керешеп китәләр. Йөз яшәр кеше ни рәвешле сабыйга әйләнәдер, анысын табиплар тик­шерер, әмма шунысы хак: Йөзлекәй карчык безнең татар авылларында сирәк очрый торган озын гомерле һәм хәсрәт-кайгыны ыңгырашмыйча күтәрә алган чыдам кешеләрнең берсе иде.

Ул әле хәзер дә яртышар сәгать мунча чабына ала, балаларын юк­сынып, болыннарга, иген басуларына чыга; кеше ярдәменнән башка инәгә җеп саплый; илнең төрле якларына кош балалары кебек тара­лып киткән улларының, кызларының һәм оныкларының төсен-битен, исемнәрен хәтерендә саклый, шуңа күрә ул Кәлимәт кешеләренә бер­кайчан да үлмәскә, беркайчан да авыру-сырхау күрмәскә яратылган могъҗизалы кеше булып тоела иде.

Ләкин карчык быел үз хәлен үзе генә белә: нәрсә генә эшләмәсен, нинди генә хәрәкәт ясамасын, барысы аңа узган озын гомеренең аерым кисәкләрен искә төшерә һәм ул хәзер шул истәлекләре дөньясында яши иде.

Гобәйдуллага — авыл халкы телендә йөргәнчә Көбәшкә — ул егер­ме җиде яшендә, аның беренче хатыны үлгәннән соң кияүгә чыкты. Акылын җуяр дәрәҗәдә дуамал кеше иде мәрхүм. Көчендә чакта бе­рәүгә дә баш бирмәде: урманга барса, тугыз аршынлы плавайлыкны бер ялгызы кулазак арбага салып кайтты, җигүле аты белән чытыр­манлыкларны ерып, урман каравылчысыннан качып котыла белде. Көннәрдән беркөнне, бүрәнә төялгән йөкне казылмага төшергән аты­ның савырына имән күсәк белән кундырып, имгәтеп ташлаганнан соң, бер ялгызы буранда адашып йөреп, таң вакытында гына өйгә кайтып егылды. Шул егылудан берничә ел урын өстендә ятты.

йорт алып бару кайгысының бөтенләе белән үз җилкәсенә төшүе Йөзлекәйгә тормыш мәрхәмәтсезлекләренә каршы торырлык көч бирде. Язын кар эреп беткәннән көзге суык җилләр исә башлаганчы, хаста ирен арка кочтырып, сахрага алып чыкты; карлыган кагы, каен суы һәм язгы яшь кычыткан белән, тагын әллә ниткән үләннәр һәм җимеш сулары белән дәвалап, ике ел тула дигәндә ирен аягына бастырды һәм ел аралаш томраеп торган бер бала табып, шуларны, чебеш анасы ке­бек, канат астына җыя барды.

Көбәше гүр иясе булганда, олы баласы Шәвәли кул арасына керер­лек иде инде. Икесе кызамык чиреннән үлде, өчесе герман сугышына китеп юк булды. Унбер баладан алтысы исән калды.

Шәвәли өйләнеп башка чыкты. Өч кызы күрше-тирә авылларга кияү­гә чыгып киттеләр. Бишенче баласы Баязит, үзбәк ягына китеп, зур укымышлы булды. Ватан сугышы алдыннан әнисен үз янына чакырып, гозерләп хатлар язса да, үзе алмага кайтса да, карчык аның белән ки­тәргә риза булмады. Кая ул! Көбәш нигезен ташлап, ком бураннары уйнаган үләнсез-сусыз якларга китәме соң! Әле бит аның төпчеге бар — Әбүзәре. Аның игелеген күрә әле ул. Ләкин аңа Әбүзәренең дә игеле­ген бик озак күрергә насыйп булмаган икән: Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалды егет. Ире белән ун еллар чамасы яшәп тә бала ки­термәгән чибәр Сәлимә, Әбүзәрнең үле хәбәре килү белән, кыз малы булган мендәрләрен култык астына кыстырып, атасы йортына кайтып китте.

Йөзлекәй карчык төп йортта япа-ялгызы торып калды.

Хәзер аңа бердәнбер юл—авылда төпләнеп яшәүче беренче улына— инде үзе илле яшьтән узып, бер оя бала үстергән Шәвәлигә — күчү иде.

Ләкин Шәвәлинең хатыны — карунлыгы белән авылда дан тоткан Мәгыйшә — кайнамасын үзләренә алдыруга теше-тырнагы белән кар­шы торды.

Авыл кешеләре, моңа ни дип әйтергә дә белмичә, Йөзлекәй карчык­ны колхоз карамагына алырга дип киңәш корып утырганда, идарә йортына Шәвәлинең олы кызы Фәйрүзә килеп керде дә бусагадан ук кычкырып җибәрде:

  • Бер анамны мир кулына калдырырлык булгач ир исеме күтә­реп йөрмим дә! Кәлимәткә ыстырам булсын, үзем күчәм әби янына!’

Идарәдә утыручылар җиңел сулап, селкенешеп куйдылар: Фәйрүзә әйттеме — егылып үлсә дә, әйткән сүзеннән чигенми инде. Акыл җитмәс дәрәҗәдә дорфалык, күздән яшь китерердәй нечкә күңеллелек бу үз­сүзле ирдәүкә кызның канына сеңгән иде. Сугыш чыгар алдыннан ул, унтугыз яшьлек тап-таза чибәр кыз, уттай урак өстендә, моңлы җырлар җырлап, лапас күләгәсендә ятты. Урамнар буйлап, изүләре ачык кыска күлмәктән, оек-чабата кимичә, шәрә балтырларын ялтыратып, чишмәгә суга йөрде. Го.мер-гомергә ир-аттан, тәнне яшереп, авызны яулык чите белән каплап сөйләшергә гадәтләнгән татар хатыннары өчен бик тә сәер хәл иде бу. Аңа күзләрен акайтып, ашардай булып карап уза­лар, ләкин аның бу затсызлыгына каршы чара күрергә батырчылык итмиләр, иик дисәң, Фәйрүзә тешләгән җиреннән өзеп чыгара торган усал кыз иде. Өстәвенә, заманның хатын-кыз ягы.нда икәнен дә тоеп алган иде ул. Аның өчен авылда җан атучы егетләр дә аз булмады — Фәйрүзә күтәрелеп тә карамады. Күрәсең, мәхәббәт аның өчен юк нәрсә иде.

Кеше күңеле — дәрья. Сугышның өченче елында, Фәйрүзә әбисе янына күчеп килгәч, Кәлимәт якларыннан нефть эзләүче геологик раз­ведка узды. Разведка башлыгы янып торган яшь егет Булат Дияров квартирга Йөзлекәй карчыкларга тукталды. Иркен итеп тегелгән көрән комбинезоны, җиргә ышаныч белән нык басып йөрүе, аннан да бигрәк үзсүзле дуамал кызга тиң итеп, хәтта беркадәр сокланып та каравы белән ул Фэйрузэ-’башкисэр йөрәгендә ут кабызды. Башкалардан аерылып торган бу егетне кинәт үз итте Фәйрүзә, атна буена күзенә ак-кара күренми йөрде, иләс-миләс йөрде, ә беркөнне Булатның эш уры­нына кичке аш илтә барган җирдән таң беленә башлагач кына әйләнеп кайтты.

Бер ай чамасы торгач, разведка, эшлисе эшен эшләп, үз юлына кит­те. Ә Шәвәли ’кызының «нифтече» егет белән кәеф-сафа кылуы турында өйдән өйгә яман сүз таралды.

Кырык дүртенче елның җәендә, фронтлардан безнең гаскәрләрнең алга баруы турында куанычлы хәбәрләр күпләп ишетелә башлаган бер чорда, таң кошлары әле йокыларыннан уянып та җитмәгән бер вакыт­та, Фәйрүзә, өйалды чоланына бикләнеп, газапларын берәүгә дә күр­сәтмәс өчен, иренен чәйнәп, дөньяга ир бала китерде.

Фәйрүзәнең йөрәгендә кинәт ана хисе уянды.

Күңел кузгатырдай моңлы җырлары белән, ара-тирә дорфа сүзләр кыстыргалап, ул Тансыгын иркәләде. Бу табигать балаларының үзара чебердәшүләрен ян тәрәзәдән җемелдәвек йолдызлар карап торды. Йөзлекәй карчык, гүя, яшьлеге кире кайткандай, адәм баласының җа­нын мыскыллый торган гореф-гадәтләргә кул селтәп, өченче буын бала­сын багарга кереште.

Тансыгы сәке йөзлегенә ябышып, үрмәләп йөрер хәлгә җиткәч, Фәй­рүзә колхоз эшенә чыкты: ат җигеп көлтә кертте, станцага задание бо­дае ташыды, өч җәпле агач сәнәк белән кырда эскерт куйды. Бер сел­тәнүдә мунча түбәсе хәтле итеп күтәреп алган салам чүмәләсенә хәтта күпне күргән авыл картлары да баш селкеп, тел шартлатып тордылар:

  • Җеп.нәре эшләтә торгандыр бу дуамалны!

 

Аца гомерлеккә дип тагылган «ирдәүкә», «затсыз», «ялкау» куша­матлары әкренләп онытылды. Кешеләр Фәйрүзә-башкисәр күңелендә дә ана хисе һәм хезмәт дәрте уянуына сөенеп бетә алмадылар.

Тансык үсте, җете кара күзле, ут борчасы кебек тере малай булды. Ләкин, шапалак малайларның күбесенә хас булганча, биш яшькә чак­лы җүнле-рәтле теле ачылмады. Әмма авыл .кешеләре аның бу кимче­леген дә гаеп итмиләр, ул хакта сүз чыкканда, үзара якын итеп көле­шәләр генә иде.

Кичке якта, эскерт куючылар ялга туктаган арада, Тансык әнисе янына йөгереп килә:

— Анаты, мати-кати-ка! — дип кычкыра ул ерактан ук. Бу анын «Әни, ими бир әле», дигән сүзе.

Фәйрүзә сәнәген батырып кадап алган салам чүмәләсен, әкият ба­тырыдай җилләнеп, эскерт түбәсенә ыргыта, сәнәген җиргә кадый һәм, кешеләрдән тартынып-нитеп тормастан, бераз гына иелә төшеп, мул күкрәген чыгарып сала.

  • Мә, им. җен әвәләгән Бәйрәмгали!

Тансык, колын кебек, аягүрә баскан килеш имә дә үз юлына китеп бара. Бераздан, нидер исенә төшеп, тагын әйләнеп килә:

  • Анаты, туарты.н тыертан турта мыу?
  • Курка, улым, күгәрчен сыердан курка, ди Фәйрүзә, улының патый-потый килүен кеше теленә күчереп. Гүя, ул моның белән Тансы­гының да кеше төсле сөйләшә белүен күрсәтергә тели. — Әбиеңә әйт, мин кайтканчы эремчекне сөзеп куйсын. Кич «белән эремчек пилмәне пешерербез.

Тансык аңа җавап итеп үз телендә тагын нидер пытылдый һәм, кара табаннарын елтыратып, авылга, әбисе янына йөгерә. Эскерт куючылар, керфек какмыйча, уйчан бер елмаю белән, аны күздән югалганчы оза­тып калалар.

...Йөзлекәй карчыкның икенче юанычы Арслангали иде. Аны бик кадерләп, бар кешедән артык күреп йөрүче шушы оныгы, Шәвәлинең икенче баласы, моннан дүрт ел элек, өйгә килен төшерү хакында әнисе белән даулашты да, авылда бер көн тормый, калага китеп барды. Шул китүдән әйләнеп кайтмады. Авылда беркемгә бер генә юл да хат язып салмады. Ярар, әти-әнисенә язмасын да, ди, алар аның хәтерен калдыр­ганнар. Нигә дип ул әбисенә язмый? Нигә дип ул дөньяда кече күңел­ле Йөзлекәй карчык барын оныта? Ичмасам, елына бер генә мәртәбә, күңел өчен генә, күзгә-башка күренеп китсә, укасы уңмас иде бит. Авыл кешеләренең күзе сукыр түгел, күрделәр, ул бит аны карап-ба- гып үстерде, ул бит аңа күпме әкият сөйләде, күпме җыр өйрәтте. Кәлимәтнең салкын сулы чишмәләрен, каен урманнарын, таң атуын, шәфәкъ батуларын күрсәтте. Шуларның хәсиятен, сер-хикмәтләрен бе­рәмтекләп, вәземләп аңлатып йөргән булды. Оныттым дигәч тә, ул чак­лы ук каты бәгырьле булырга ярамый бит инде...

Менә бу чишмә ул белгәннән бирле ага. Улагын рәтләп, язгы таш­кын сулары белән агып төшкән юшкыннарын тазартып-көрәп җибәрсәң, ишәебрәк, тавышланыбрак ага. Кеше күңеле дә әнә шул чишмә төсле, якын иткәнне, тәрбияләгәнне ярата. Әгәр аңа юшкын утырса, ай-һай, тиз генә тазартып булыр микән?

Арслангали оныгының бәләкәй чакта, менә шушы басмада кер бәләкләгәндә, таң кошы кебек чебердәп янында йөрүләрен, инде әнә шул дус вакытларга хыянәт иткәндәй, дәшми-тынмый, калада ятуын уйлап, карчык тагын сагышка бирелде...

Көтү кайтты бугай инде: мал-туар авазлары тынды. Ерак басуда гына ниндидер машинаның туктаусыз гүләгәне ишетелә. Дөрес булса, җир астыннан май тапканнар, ди. Нифте мае, диме, керәчинме — бел­мәссең хәзергене. Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең әле. һәммәкәй төшне
тишеп, җир мае суыртасылар, ди. Анысы тагын ниемә кирәк инде? Чишмә суларын былчыратып, үләннәрне корытып бетермәсәләр ярарые. Арслангали кайтмый. Онытты малай авылны. Әбисен гомер буе яшәр ди микән. Кеше гомере кичке шәфәкъ кебек: бер сүнә башласа, тукта­тып кала алмыйсың. Тик менә җеназаң, гүр газаплары авыр көнгә туры килмәсен ие. Кече атна көн гүр газаплары җиңел булыр, дигән. Атна ара көн белән чәһәршәмбе — гүр газаплары авыр буласы. Кәфенне кискәндә, сәдака-хәер бирергә тиешле. Ир-атны кәфен белән биш кат төрәләр. Хатын-кызны җиде кат бугай. Нигә җиде кат? Кәфен теккән­дә, инә-җепнең тотылмаганы кирәк — арулык өчен. Хәзерге яшьләр белми инде аларны. Машина белән башлары әйләнгән. Ипи булып ипи­не урта бер җиреннән кисәләр. Уртасыннан киссәң, бәрәкәте очканны да аңламыйлар.

Йөзлекәй карчык инде бик куп утырган булуын, Фәйрүзәсе эштән кайтса, ачуланачагын уйлап, урыныннан тормакчы булды — аяклары буйсынмады. Тезләренә таянып, ыңгырашып күтәрелде, ләкин шундук гөрселдәп басма өстенә авып төште...

Шул көнне кич чишмәгә суга чыккан Фәйрүзә әбисенең хәрәкәтсез яткан гәүдәсе яны.на тезләнде. Кәлимәт кешеләре, ат җиткән җиргә ат җибәреп, ат җитмәгән җиргә телеграмма сугып, Йөзлекәй карчыкның үлеме турында аның балаларына, балаларының балаларына хәбәр иттеләр.

II

Самолет ун минутлар чамасы томан эчендә буталып йөргәннән соң, кинәт, эчне кытыклап, югары күтәрелде, болытларны тишеп өскә чык­ты да ап-ак кар даласы өстеннән бара башлады.

Даланың ак җәймәсенә мул булып кояш нуры төшкән иде.

Әнә шул күз камаштыргыч яктылыктан балкып яткан очсыз-кырый- сыз дала — чынында исә һич тә дала түгел, бөдрә болыт өемнәре — Арсланның күңелендә җиңеләю хисе, авыр уйларыннан арыну хисе уятты.

Әбисенең үлеме турындагы телегра;мманы аңа завод цехында тоттыр­дылар. Каушаудан һәм аяк буыннарының хәле китүдән алпан-тилпән атлап, цех начальнигына килде. Рөхсәт бирүне .начальникның авыз кый­мылдатуыннан аңлап, завод капкасыннан чыгып китте.

Рейс самолеты әле генә трассадан күтәрелгән иде. Икенчесен нәкъ дүрт сәгать көтәргә кирәк иде. Аэропорт начальнигына керде — гозер­ләп сорады: төтәп яуган вак яңгыр астында, почта самолетына утырып. Бөгелмәгә очты. Бөгелмәдән Кәлимәткә җитмеш чакрымнар. Анда да яңгыр микән? Юлларның рәте китте микән? Казылмалардан дыңгыр­дап кайтып җиткәнче кич булыр. Аңарчы көтәрләрме, юкмы?

Самолетның тәгәрмәчләре дөбердәп җиргә орынгач, Арслан, бәләкәй чемоданын алып, ишеккә юнәлде. Бу якларда яңгырның әсәре дә бул­маган ахры: агачлар соры, юлларда — тузан. Аэропорт буенда маши­налар тезелеп тора. Кәлимәткә машина булуына шатланып, тиз генә кабина эченә чумды. Шоферның көзгедән күренеп торган кызгылт-кө- рәнсу йөзенә төбәлеп:

— Мөмкин булса, тизрәк! — диде, сүзне озайтмас өчен нәрсәгә икәнен әйтеп тормады.

Юлга чыктылар. Бөркү иде — Арслан, тотканы борып, тәрәзәне төшерде. Ерактай ук күренеп торган офык читенә карап, тын гына кай­та башлады. Офык читендә аксыл болыт өемнәре. Басу юлы, күләгәгә яшеренергә теләгәндәй, бормалана-бормалана, бодай арасына кереп югала. Өлгереп килгән игеннәр өстендә күләгәләр куышып уйный. Бөгелмә турысында, кара болыт булып, тузан өермәсе йөри иде.

 

Күптәнге шәһәр Бөгелмә. Кайчандыр өяз төбәге булган, диләр. Ку- пецлар йөргән, сәүдәгәрләр. Авыл агайлары юкә кабыгы белән усак бүрәнәсе саткан... Беренче бөтендөнья сугышының җиле кагылган, гражданнар сугышын башыннан кичергән. Колхоз төзегән елларда шак­тый гына корбаннар да күргән. Кулак балтасыннан һәлак булган ком- сомолецларның каберләре әле дә саклана анда. Хәзер инде зурайган, тимер юл станцасыниан көн саен дистәләгән поездлар узып тора. Шу­лай да тузаннан арынмаган икән әле. Арслан малай чакта ук әйтәләр иде, Бөгелмәнең кайда икәнен беләсең килсә, күккә генә кара, тузан болыты күрсәң, шул нәкъ үзе Бөгелмә булыр, диләр иде...

Бөгелмәнең кызыл кирпеч коймалы зираты яныннан узган чакта, әбисенең үлеме белән бәйле күңелсез уйлары кабат кузгалудан, Арс­ланның йөрәге кысылды. Ул, йомшак утыргыч аркасына башын куеп, күзләрен йомды. Әбисенең кара көйгән йөзен, кәфенгә уралган гәүдә­сен күз алдына китерде. Туган-үскән якларына инде биш ел кайтмаган булуына үкенеп куйды.

Машина бераздан оетып кына бара башлады. Арслан сәерсенеп күзләрен ачты. Алар шома асфальт өстеннән чабалар, тирә-якта бары­сы бертөсле матур коттеджлар тезелеп кала иде.

  • Без каян барабыз?
  • Бөгелмәдән.
  • Кайчан салдылар бу йортларны?
  • Ничек кайчан?!
  • Мин киткәндә берсе дә юк иде.
  • Киткәнеңә күпме соң?
  • Биш ел.
  • Уһу! Биш елда, апаем, йорт кына түгел, шәһәр салып була! диде шофер һәм тәрәзә буйларында яшь агачлар үсеп утырган коттедж­ларга гамьсез генә күз ташлап алды.

«Биш елда шәһәр салып була». Кызык. Ә ул туган-үскән якларын үзе югында гел элекке көенчә торадыр дип йөри, элекке көенчә итеп күз алдына китерә иде. Шөгердә нефть чыгуын ишеткәне бар иде аның, Баулыда да нефть фонтаннары бәрүен газеталардан укып белә иде. Шулай да ишетү -бер, газетадан уку бер, үз күзең белән күрү бөтенләй башка нәрсә икән шул.

Машина Кәлимәт юлына борылгач, Арслан кара-кучкыл булып, туктаусыз машина астына кереп барган асфальт юлдан күзен алмады. Каршыга унар тонналы гигант машиналар очрап, үкереп-үкереп уз­дылар. Аларга әрдәнәләп төялгән корыч торбалар, машина кисәкләре, өем-өем тимерләр, бер-берләренә бәрелеп, чыңлап бу якларда башлан­ган зур тормыш турында үз телләрендә хәбәр әйтеп киттеләр. Машина­ларның яңакларына кыр үгезләренең корыч сыннары беркетелгән, ма­шиналар, гүя, үзләре бармыйлар, аларны әнә шул үгезләр тартып алып бара кебек тоела иде. Арслан, балаларча мавыгып, машина санарга ке­реште. Егерме чакрым узарга өлгермәделәр, ике йөздән артык машина санап өлгерде. Күрәсең, эшләр кызуга киткән. Югыйсә, бу якларда ул хәтле машинаның гомердә дә булганы юк иде.

Кәлимәткә җитәргә унбиш чакрымнар кала Арслан ярты гәүдәсе белән тәрәзәгә үрелде. Алда коточкыч дәү булып, башыңны күтәрсәң, бүрегең төшеп китәрдәй биек булып, корыч вышка күренде. Ләкин шо­фер хискә бирелеп торырга ирек куймады, вышка турысыннан җилләр уйнатып кына узып китте.

Вышкалар бетүгә, ачык кырда берничә ут күренде. Ерактан кара­ганда алар юлчылар яккан учакларны хәтерләтәләр идс. Якынайган са­ен учаклар зурайды, җетеләнде, Арслан аларның факел утлары икәнен аңлады. Шоферның җилкәсенә кулын салып:

•<— Иптәш, бер генә минутка мөмкинме? — диде.

Машина туктап җитәр-җитмәс кабинадан чыкты, трактор табанна­ры белән ермачланып, актарылып беткән такыр басу өстеннән факел утларына таба китте. Аның‘белән «бергә машинадан чыккан шофер юлау­чысының, пиджак чабуларын җилфердәтә-җилфердәтә, басу ярып, факел утына таба баруын байтак вакыт сәерсенеп карап торды, юл буе­на утырып, тәмәке кабызды...

Сабан туйларында колга башына бәйләгән кызыл комач төсле, бер караганда бөтен иңенә җәелеп, икенче караганда шундук кими төшеп, гүли-гүли яна иде факел. Биш метр биеклегендәге корыч торбаның әй­ләнә-тирәсе, кырып себергәндәй, тап-такыр булып калган, кибеп-ярга- ланып беткән иде. Шушы икән инде ул мәңгелек ут! Утка табынучы­ларны Урта Азиягә, Сурахан якларына, сусыз сахралар, комлы чүлләр аркылы, шушы ут үзенә чакыра икән. Тылсым көченә, изге затларга, могъҗизага ышанучы диндар кешеләрне генә түгел, хәзерге заманның акыл ияләрен дә гашыйк итәрлек бар икән шул бу.

Арслан, аякларын аерып баскан килеш, факел утына бик озак ка­рап торды. Аның борын канатлары киерелгән, кояшта янган көрәнсу битенә ут шәүләсе төшкән, куе кара кашлары, дугаланып өскә күтәрел­гәннәр дә, катып калганнар, заводта эшләп ныгыган зур таза куллары чалбар кесәсенә батырылган иде.

  • Киттекме, иптәш? дип кинәт әйтелгән тавыш аңа мылтык шарт­лагандай тәэсир итте. Көтеп-көтеп тә юлаучысы кайтмагач, шофер үзе килгән иде.
  •  Гайрәтле җанвар! Колхозныкы булса, ашлык киптереп киләнер- ләр иде. Ә хәзер фәрештәләр патшалыгын җылытудан бүтәнгә яра­мый, диде шофер. Ул моны Арсланның сокланып карап торуына нәтиҗә ясагандай әйтте. Машинасына кайтып, кабинкага кереп утыр­гач, бакча рәшәткәсе кебек сирәк тешләрен күрсәтеп елмайды: — Ә сез тизрәк кайтырга дигән идегез түгелме?
  • Гафу итегез... диде Арслан, әкрен генә. Әбисенең үлемен ис­тән чыгарганга уңайсызланып кызарды. Әтиләре белән очрашуны күз алдына китергәч, аның бөтенләй кәефе кырылды. Моннан биш ел элек ул: «Сез исән чакта мин бу йортка аяк басачак кеше түгел!» — дип чыгып киткән иде бит.

III

Шәвәлинекеләр кайчандыр Кәлимәтнең күренекле кешеләре иде. Түбәсе юкә кабыгыннан ябылган булса да, усак бүрәнәсе белән сөяннең тазасын сайлап, алты почмаклап салынган иркен йорт, урыс капкалы, ак мунчалы каралты-кура, өстәвенә агач бакчада җете кызыл, ачык зәңгәр төсләре белән балкып утырган бер дистә умарта аларны Кәли­мәтнең гадәти генә йортлары арасында иркен тормыш белән яшәүче хәлле кешеләр итеп күрсәтә, ә көндезләрен кояш җылысына күтәрелгән умарта кортлары бала-чаганы капка-койма тирәсенә якын китерми, шу­ның белән бу йорт бераз серлерәк тә булып кала иде.

Вакыт җилләре Шәвәли абзыйның да каралты-курасына эзен сал­мый калмады. Алты почмаклы йортның түбәсе, урта бер җиреннән иңеп, дөя үркәчеиә охшап калды, капка баганалары кыегайдылар, ак мунча бөтенләй эшкә ярамый башлагач, «карт аны узган көз кечерәйтеп, кара мунча итеп ясап куйды һәм шул көннән башлап күңелендә ниндидер бер моңсулык, канәгатьсезлек урнашып калуын тоеп йөри башлады.

Ә бит заманында күпме көчен салган иде ул аларга!

Көбәш йортыннан аерылып чыгып, үз куышын корып җибәргәнче, катлаулы заманнарның шактый борылмаларын узарга туры килде Шә­вәлигә. Герман сугышында әсирлектә йөреп кайтканнан соң, ул утыз чакрымдагы авылдан, Печмән ягыннан, бөлгән бер морзаның сазаган

 

кызы Мәгыйшәне ябыштырып алды. Килен кешенең өшәнчеге кечкенә бер төенчеккә сыеп бетсә дә, бәясе юк-бар ястыкларыңны, кашага- чаршауларыңны әйләндереп салырлык иде. Хәситә-мәрҗән дисеңме, чулпы-беләзек дисеңме 'барысы да алтын-көмештәм, асылташтан булып, берәмтекләп сатканда да кеше гомеренә җитәрлек иде.

Килен булып төшкәннең икенче көнендә үк Мәгыйшә амбар-келәт ачкычларын, баз-нәүрәпне үз кулына алырга теләде. Ләкин үз белдеге белән яшәргә күнеккән Йөзлекәй карчык «нык иде әле, зиһенле иде. Хуҗалык тезгенен каяндыр килгән сипкел битле, нечкә сыйраклы җиде ят кулына бирергә теләмәде. Шул нигездә кайнана белән килен ара­сында низаг чыгып, Шәвәли ике-өч айдан соң ук Зәй буеннан җир өле­ше бүлеп алырга, үз казыгын үзе кага башларга мәҗбүр булды.

Хуҗалык эшенә җәптәш иде Шәвәли, җирнең кадерен белә торган ир иде. Зәй буендагы сазламыкны киптереп, бакча ясады, бакча түре­нә кое казыды. Көбәш йортыннан алып чыккан сукыр биянең колынын үстереп, йөрәк кагып йөри торган байтал җитештерде. Бар да җайга са­лынып килә иде. Шәвәлинең тимер келәшчә кебек таза бармаклары эләктергән әйберсен ычкындыра белми иде. Исәбе алга таба Мәгыйшә­нең хәситә-мәрҗәннәрен дә хутка җибәрү иде. Ләкин аяк астыннан килеп чыккан бер бәла Шәвәлинең көйле тормышын чыгарыннан чыга­рып ташлады.

Мәгыйшә Йөзлекәй карчыкның явызлыгын онытмаган иде. Баш-күз алып, тернәкләнеп киткәч, ул, «иренә әйтмичә генә, кайнаиасыннан үч алырга уйлады. 1\ыз малы булган өшәнчеген, кеше яллап, Йөзлекәй карчыкларның печәнлегенә күмдерде дә, авыл буйлап сөрән салды.

Пүнәтәйләр, өй борынча йөреп, бөтен авылны тентеп чыктылар, лә­кин берни дә таба алмадылар. Йөзлекәй карчык олы килененең явыз­лык эшләргә җыенуын шул ук әйберләрне күмүчедән белгән, төнлә бе­лән аларны дөрләп янган мичкә аткан, ә көлен җил иркенә сибеп җибәргән иде.

Мәгыйшә өшәнчеге ишерелгән җиргә ятып:

— Менә шушында гына иде, шушы төштә генә иде ич! — дип җир тырматып елады, һай елау белән генә кайтарып булса икән ут авы­зына эләккән хәзинәне!

Шәвәли нахак бәла белән кайнанасын төрмәгә тыгарга теләп, кыйм­мәтле әйберләреннән колак каккан хатынын, ишекне бикләп, төне буе кыйнады. Ахмаклыгы, киңәшеп эш итмәве, бөтен авыл алдында хур итүе өчен кыйнады. Ләкин Шәвәли нигезенә салынган хурлыклы тамга алай тиз генә җуелмады, аны җую өчен Шәвәлигә революциягә чаклы да, революциядән соң да кара тир түгеп эшләргә, авылдашла­рының ихтирамын казанырга туры килде: колхоз төзелгән елларны ул беренчеләр рәтеннән колхозга кереп, келәте белән амбары.н җәмәгать милкенә яздырды. Дөрес, соңыннан алар өчен Мәгыйшә аны ике-өч ел буена талады, ләкин бу хәл Шәвәли нигезенә салынган хурлыкны алып ташлауга сәбәп булды.

Ватан сугышы башланган елларны Шәвәли абзыйның яше солдат хезмәтеннән чыккан иде инде, ләкин әле ул нык иде, әтисе Көбәшләр ягыннан килә торган гайрәт бар иде аңарда. Бер үк вакытта амбарчы да, бригадир да булып, авылның ихтирамлы олы кешесе булып яшәде. Тормышы да көйсез түгел иде, балалар үсеп җиткәч кенә кәйсезгә китте. Фәйрүзәсе белән Арслангалие ата нигезен үз итмәделәр. Быел унынчыны бетергән Мәрзиясе дә йортка бик күңел салмый. Телендә гел шәһәр. Төпчеге Габделхәй кайчан карама кармак күтәреп су буен­да. йөрәкләре үлгән. Мүк баскан йөрәкләрен.

Сугыштан соңгы елларда арка-җилкәсе сызлаштырып, каты кара сакалы житен сүсенә әйләнгәч, бер-бер артлы йортны ташлап чыккан

 

балалары өчен, көн саен туза, җимерелә барган йорты өчен борчылу, кайры корты кебек, картның йөрәген кимерә башлады.

Аның инде бөтен Кәлимәткә дан тоткан гайрәтле заманнары үтеп бара, ул инде әүвәлгечә җир җимертеп эшли алмый, эшли алмавы өчен үрсәләнә, өстәвенә авыл урамнарын тутырган машиналар, актарылып ташланган урам чирәме аның борчуларын арттырып җибәрә. Вакыт- вакыт аңарда боларның барысына кул селтәп, агач күләгәсенә сузылу, гамьсез-ваемсыз яшәү теләге уяна, ләкин язлар җитеп, тау башлары тимгелләнгәч, кипшергән туфрак исе, абзарлардан чыккан дымлы тирес исе борыннарга бәрелгәч, бөтен гомерен буразна арасында, басуларда үткәргән бу кешенең йөрәге чабыш аты кебек ярсый башлый. Әмма шундый чакта хатыны, нәфесенә баш була алмыйча, юк кына мәшә­катьләре белән килеп тыгыла да, картның кәефен кырып, эштән күңе­лен биздереп куя.

Быел да шулай булды.

Иген басуларын урап, күңелләре кузгалып кайтканнан соң, шимбә көнне кичкырын, Шәвәли абзыйның ачы бал татып карыйсы килде.

  • Кая, бер чүмеч бал китер әле! диде ул, почмак якта былтыргы рамнарның күгәргән кәрәзен кырып утыручы хатынына.
  • Нинди бал ул тагын: ни бәйрәм, ни сабан туй!
  • Әйдә, телеңә салынма. Янбашлары авыртып тора, сихәте булмасмы...
  • Сихәте, сихәте... Мәгыйшә түти, ирен үчекләп, черек умарта рамын мич буена ыргытты. — Көне буе эшсез аунагач, янбашларың түгел, әллә кай төшләрең авыртыр. Капка баганалары кыегайган. Төз лапасның өрлеге җимерелергә тора. Синең өчен мин кагар дип белдең­ме? Балта-көрәк тотып бер селкенеп керсәң, эчең төшмәс иде.

Чүп өстенә чүмәлә булды бу сүзләр. Шәвәли абзыйның йөрәге усал­ланып, яңак сеңерләре бүртеп чыкты:

  • Утыз ел буена каныма тоз салдың бит, тавык мие эчкән нәрсә­кәй! Мин какмыйча кем каккан аларны? Кем? Синең Себер киткән әтиең килеп каккан мәллә?!

Мәгыйшә түти, иренең эчкә баткан күзләрендә хәтәр ут кабынуын күреп, каушый калды.

  • Туктале, әтисе... чамалап. Нәрсә син шул тамаша...

Ләкин картны алай гына тыеп калырлык түгел -иде инде. Фәйрүзә­сенең йорттан чыгып китүен, Арслангалиенең калага китеп олагуын, йортта калганнарының да бер тиен торгысыз игелексез балалар булып үсеп килүен барысын, барысын хатыныннан, хатынының комсызлы­гыннан күреп, шуларның үчен берьюлы кайтарырга теләгәндәй, идәндә аунап яткан кәрәзле рамнарны тибеп очырды да, читлектән ычкынган арслан кебек, бөтен өйне бер итеп йөри башлады; мич башында, җылы­да чыпырдап утырган бал мичкәсен күтәреп идәнгә тондырды.

Туптан аткан авазлар чыгарып, мичкә шартлауга, Мәгыйшә түти аңын җыярга да өлгермәде, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып бөтен кө­ченә ишек ябылды.

  • Харап итте мичкәмне, котырган! Минем башыма җилкенә, дип, Мәгыйшә түти күз яшен сыгып чыгарды, күңел кайтаргыч нечкә тавыш белән такмаклап елый-елый, идәнгә күл булып җәелгән балны җыештырырга кереште:
  • Балым бал гына түгел иде, колмак салып ясаган идем. Струйлек Гарапшага нәрсә эчертим инде, а-а-а... имән баганалыкны каян алыйм инде?.. Бетмәде бит башы да, сынмады бит муены да, кулларың корып каткыры!..

Такмаклап арыгач, колак салып урамны тыңлады. Урамда тавыш- мазар ишетелми, тик бал исен сизеп кергән ялгыз умарта корты гына өй эчендә безелдәп йөри иде.IV

Шәвәли абзый Көбәш йортына ярсып барып керде. Исәбе әнисен хәзер үк үзләренә алдырту, тәрбия итү иде. Җитте. Булды. Мәгыйшә­нең толып җиңе чаклы бугазын туйдыру өчен бик күп кирәк.

Караңгы чоланда, дөбердәтеп, буш чиләкне аударып җибәрде. Күтә- реп-нитеп тормады, ишекне этеп ачты:

— Өйдә кеше бармы?

Ярым караңгы өйнең почмак ягыннан, кулына сукыр лампа тотып, чәчләре тузгыган Фәйрүзә килеп чыкты. Керүченең йөзен ут белән яктыртып, күзләрен күтәрде:

— Кем йөри анда?

  • Мин әле бу. Нигә фонарь куймыйсың? Чоланда башымны яра яздым, диде Шәвәли абзый, кырыс кына. Ачык изүләре, тузгыган чәчләре белән каршысында басып торган Фәйрүзәгә җикерде. — Яп ул изүләреңне! Нәрсә монда, атаң алдында, зиначы катыннар күк ба­сып торасың? Кем дип белдең син мине, ыштыр бит!!

Күрәсең, Фәйрүзәнең аңына бу сүзләр дә барып җитми күзләрен киереп ачкан да йоммый-нитми басып тора. Шәвәли абзый бу юлы үзе сагая калды:

  • Нәрсә бар? Ник дәшмисең?!
  • Әби үлде ич... диде Фәйрүзә, иңрәп чыккан хәлсез тавыш белән. Әйткән сүзләренең мәгънәсе үзенең дә аңына барып җитте бу­гай, ачык изүен буш кулы белән ябып, сукыр лампасын баш очына күтәргән көе, киредән почмак якка кереп китте.

Шәвәли абзый баскан урынында катты да калды. Ярсуы да, хаты­нына булган ачуы дабарысы берьюлы башыннан чыгып «киттеләр. Күрер-күрмәс күзләрен бер ноктага төбәп, әнисенең үле гәүдәсенә та­ба кузгалды. Мәетнең йөзенә бөркәгән яулыкны күтәргәч, мәрхүмәнең кәфен япкандай агарып калган, ләкин мөлаемлеген югалтмаган йөзенә карап, башын иеп, беравык сүзсез торды. Шул берничә генә секундка сузылган тынлык вакытында йөрәген үкенү тойгысы яндырып узды. Тәрбияли алмады. Дөнья малы җитмәде. Мәгыйшәнең бугазын тыгын­дырырга күп кирәк булды. Инде менә хәзер ул ятып еласа да, чәчлә­рен йолкыса да, әнисен кире кайтара алмый. Юк ул, үлде ул, аңа хәзер берни кирәкми.

Яулыкны кире бөркәде. Гыжылдап чыккан ят тавыш белән әйтте:

  • Туганнарга телеграмм сугарга кирәк. Кәфенлеге бармы?
  • Каян булсын. Үләргә җыенмый иде бит...
  • Кыяфәтеңне рәтлә. Кеше күрер. Тансык кайда?
  • Күршеләргә кертеп җибәрдем.
  • Ылыс суың бармы?
  • Каян булсын...
  • Ислемай?
  • Шкафта нәрсәдер бар бугай. Тансык түкмәгән булса...
  • Җылы су әзерлә. Тотылмаган инә-җеп. Я, нәрсә терәлеп кат­тың? Кәфенлек ягын үзем җайлармын...

Ләкин кәфенлек ягы, Шәвәли абзый уйлаганча, алай ансат кына җайлана торган нәрсә булып чыкмады. Икенче көнне иртән, төн йокы­сыз мәет саклап чыкканнан соң, керфек төпләре кызарган күзләрен күтәреп, Шәвәли абзый хатыны Мәгыйшәгә дәште:

  • Синең теге ак бәзең ничә метр?
  • Кайсы бәз? Сиңа ыштан теккән бәзне әйтәсеңме? Беттек ич инде ул.
  • Әйдә, башыңны юләргә салма. Утыз метр бер ыштанга кереп бетми.
  • Бетмәсә, әллә аны гел шул килеш тора дип беләсеңме? Синең эшсез йөргән балаларыңа бәз түгел, дуңгыз тиресе дә төтмәс. Үзең өйрәттең дә эшсезлеккә, трай тибәргә, инде мин гаепле...
  • Җитте, диләр, сиңа. Яп авызыңны! Кайда кәфенлек?

Мәгыйшә түти сөйләвеннән кинәт туктап, юка иреннәрен кысты:

  • Бирмим! диде, катгый итеп.

Картның сабыры бетеп килә иде. Сакал баскан бит тиресе астында әрле-бирле кыймылдашкан яңак сеңерләренең хәрәкәтен басарга тыры­шып, ясалма сабырлык белән сорады:

  • Кәфенлек кайда дим мин сиңа? Башың ике булмаса, китер!
  • Бирмим! диде Мәгыйшә түти, үҗәт бер ныклык белән кабат­лап. Нигә бирим мин аны. Ул минем кыз малымны утка атты. Ул .минем кадерле әйберләремне яндырып көл итте.

Моннан утыз еллар элек булган хәлне тагын күз алдына китерде — күзенә яшь бәреп чыкты. Күпме хәзинә шул явыз карчык аркасында юкка чыкты. Хәзер аңа кәфенлек бирергәме? Аны үзеңнең ап-ак бәзе­нә төреп күмәргәме? Тотсын менә!

Мәгыйшә түтинең бер тамчы күз яше кайнарланган битендә шун­дук кибеп бетте. Бәбәкләре корып, усалланып киттеләр. Бирер ул аңа кәфенлек, бирмәгән кая! Суык җиргә кәфенсез иңсен әнә. Хет аркасына мылтык терәсеннәр, хет кыйнап үтерсеннәр, ул җәһәннәм кисәвенә кә­фенлек эләкмәс. Алсалар, аның үле гәүдәсе, мәете аркылы кереп алырлар!

Мәгыйшә түти хәзинә сандыгына ташланды. Ләкин иренең тимер гер кебек каты йодрыгы аны бер сугуда идәнгә дөмектерде...

...Арслан өйдә ачыргаланып кычкырган тавышны капкадан керүгә үк ишетте. Аңа һаман да бер үк күренеш кабатланасыман тоелды. Ул өйгә ашыкты. Баскычтан йөгереп менде. Ачыргалану тавышы икенче мәртәбә ишетелде. Ишекне ачып җибәрүгә, аның күз алдына шундый күренеш пәйда булды: әнисе, җан ачысы белән кычкырып, сандык йоза­гына асылынып тора. Әтисенең башыннан түбәтәе төшеп киткән, баш өстенә күтәргән йодрыгын ул, менә сугам, менә сугам, дип әзер тотып тора. Авызыннан ниндидер гыжылдавык сүз кисәкләре атыла.

Арслан, бусага төбендә беравык басып торганнан соң, әкрен генә сорады:

  • Нишлисез сез?

Шәвәли абзый, кан баскан күзләрен күтәреп, тавыш килгән якка карады. Кинәт эшне аңлап алып, йодрыгын кире төшерде һәм, җәнҗал­ның мәгънәсен аңлатырга теләгәндәй, сөйләнә башлады:

  • Ояты да юк кешеләрнең, үлгәннәр белән булыша бит, ыштыр каплаган бит...

Кинәт күңеле тулып китте, йомшаклыгын улына күрсәтмәс өчен, ашыгып кире борылды.

Мәгыйшә түти, өстендә асылынып торган куркынычның бетүен аң­лауга, ачы күз яшьләре белән, сулкылдап елап җибәрде.

.        \ V

Кайгылы тынлыкта мәетне өйдән алып чыктылар.

Алдан икәү бара: Арслан белән Фәйрүзә. Алар колашаны тыныч алып баралар. Артта икәү: Баязит белән Шәвәли. Баязит яланбаш, ак чәчен җил тузгыта; Шәвәли абзый — бүрек кигән, бөкрәйгән, аякла­рын ничектер тотрыксыз китереп баса.

Баязитның хатыны Таһирә ханым, юаная башлаган врач-хирург һәм тагын Йөзлекәй карчыкның тирә-күрше авыллардан килгән өч кызы, авыл халкының борынгы йоласына ихтирам йөзеннән, капка тө­бендә калдылар: хатын-кызга зиратка керергә ярамый. Алар белән
бергә Фәйрүзәнең җиде яшьлек улы Тансык та калды. Әбисенең гәү­дәсен туфрак күмгәнне малай күрмәсен, йөрәге бозылыр, диделәр. Шуңа күрә хәзер ул алма апаларының әле берсе, әле икенчесе янына килә. Авыл буйлап кешеләрнең җилкә өстендә колдшалы кабыкта ба­ручы май әбисенә, колга башы тоткан кешеләргә моңаеп карый.

— Алма апай, май әбине күмәргә апкиттеләрмени?

— Күмәргә, бәбкәм...

Таһирә ханымның кинәт тирләп киткән куллары малайның «чебиләп» ярылган бәләкәй кулын кысыбрак тота, күзләрен томан ярысы каплый.

— Алма апай, мин чебиләрне кем белән саклармын соң?

— Чебиләрнеме? Белмим шул, бәбкәм...

Кыйбла ягыннан җылымса җил исә. Үләннәр җил уңаена җиргә яталар. Югарыда, күк зәңгәрлегендә, җил юк бугай, болытлар түгәрәк табыннарга җыелып, нәрсә турындадыр киңәш коралар.

Зират капкасы ачык. Яшел үләннәр, зелпе һәм артыш куаклары арасыннан кара авызын ыржайтып күренгән кабер ягасына колашаны ипләп кенә куялар. Мәрхүмәне җиргә иңдерү өчен кабер эченә Шәвәли карт төшмәкче була. Ләкин Фәйрүзә сүзсез генә аны этәрә — кабер эче­нә үзе төшә. Зиратка җыелган халык арасында бер генә мизгел дул­кынлану сизелеп ала, ләкин авыз ачып сүз әйтүче юк: авыр чакта Йөз­лекәй карчыкны Фәйрүзә тәрбияләде. Дымлы туфрак салкыны үзсүзле бу хатынның җанын өшетеп җибәрә. Ул тиз генә иелә, ләхет тактасын ача, Баязит белән Шәвәли аңа әниләренең гәүдәсен тапшыралар.

Бер минут та узмый, зиратта яңа бер җылы кабер калкып чыга. Аның өч башына өч таш, дүртенче башына тупыл кисентесе утыртып, кайту юлына кузгалалар. Бик күп җеназаларга шаһит булган карт каен, яфракларын моңсу гына шыбырдаткп, күмүчеләрне озатып кала...

Ярты чакрымнар чамасы җир киткәч, Арслан зират ягына борылып карады. Аңа йөз яшәр әбисе белән бергә Кәлимәт дигән авыл да инде беткәндер, җир астына күмелеп калгандыр кебек тоела иде.

Алда кран-манаралары, тау-тау өелгән соры ташлары һәм чокыр- траншеялары белән, булачак зур шәһәрнең төзелеш мәйданы җәелеп ята иде.

VI

Арслан төнлә бөркүлектән уянды. Өй эче тын алырлык түгел, һава авырайган; әтисенең саташып гырылдавы күңелгә әллә нинди шом сала, йокыны качыра иде.

Урын-җирен күтәреп, ишек алдына чыкты. Чирәмлерәк урынны сайлап, одеялын җәйде, кулларын баш астына куеп, одеял өстенә ятты.

Әле таң атмаган, күк йөзе җете зәңгәр, июнь йолдызлары, төн зәңгәрлеген таратырга теләгәндәй, чекрәеп яналар; кайдандыр, Кәли- мәтнең аргы очыннан, нефтьчеләр йөргән яклардан 'булса кирәк, ма­шина гөрелтеләре ишетелеп-ишетелеп китә, ләкин җирдән куе һәм киң агым булып агылган чыклы үләннәр исе хәтта машина тавышларын да үзенә йота иде.

Керфек.какмый күккә карап ята торгач, бер йолдыз атылды. Шундый якты, шундый соклангыч булып атылды, әле сүнгәннән соң да ул сы­зып киткән эз күңелдә бик озак сакланып торды.

Кайдадыр төн кошы кычкырып куйды, шуның артыннан ук күрше йортта шыгырдап капка ачылды. Арслан колаклары шаулый башла­ганчы капканың кабат шыгырдавын, таныш адымнарның бу якка таба
килүен көтеп ятты. Юк, шыгырдамады капка, аяк тавышлары да ише­телмәде, Арсланга бу шулай тоелды гына бугай. Коточкыч бер алдану белән алданганлыгын, «аның» инде күрше йортта булмавын, Кәлимәт- нең бөтенләй башка очында, башка кеше йортында килен булып яшә- вен исенә төшерде, тагын йолдызларга төбәлеп, йолдыз атылуын көтеп ятты. Ләкин йолдыз бүтән атылмады, күрәсең, табигать бер үк күре­нешләрне минут саен кабатлап торуны яратмый.

Бик-бик еракта булып, әллә кайларда булып тоелган болытлы офык читендә аҗаган ялтырап китте. «Арыш кам-чылый», — дип уйлады Арслан, авыл халкының гомер буена әйтеп йөргән сүзен исенә төшереп. Баягы йолдыз атылу белән арыш камчылавында эчке бер уртаклык тап­ты. Нинди уртаклык икәнен шул минутта ук ачыклый алмады. Җиге­леп эшләгән акылы бераздан бу ике күренешне бергә китереп бәйләде, шулар янына капка тавышын китереп кушты, бары тик шуннан соң гына аның күз алдына күрше кызы Мөнәвәрә килеп басты.

Керфек очлары югары таба бөгелеп, күзләре сагыш бөркеп торган сылу кыз булып үсеп килә иде Мөнәвәрә һәм, ул озын керфекләр бер сирпелеп китсәләр, тирә-якта җил кузгалыр төсле тоела иде. Кәлимәт мәктәбендә икәү бергә тугызынчы классны тәмамлаган елны, әтиләре печән чабарга киткәч, Арслан Мөнәвәрәне үзләренә чакырып кертте дә, өйалды чоланының йозагын дага кадагы белән ачып, кызның кулына агач кашык тоттырды. Ярым караңгы чолан эчендә шомлы иде, юкә балы исе, әчкелтем әрем исе, тагын ниндидер үлән исләре килә иде. Стена буена тезеп куелган агач кушмаларның өстенә әрекмән яфрагы бөркәп, такта һәм кирпеч белән бастырып куелган иде. Беренче кушма­ның өстен ачып, икәү бергә утырып бал ашадылар. Әчкелтем-төче бал тамак төбен яндыра башлагач, чишмә буена төшеп, улактан салкын су эчтеләр.

  • Урманга барабызмы? диде Арслан, көтмәгәндә.

Мөнәвәрә маңгаена кайтарылып төшкән йомшак чәч бөтеркәләрен­нән су тамчыларын сыпырып ташлады, сулышы кысылудан борын ка­натларын киереп, бераз сүз дәшә алмый торды:

  • Мәтрүшкә җыяргамы?
  • Мәтрүшкәне әбиләр җыя, тиле. Тиен оясы карарбыз. Синең тиен­не күргәнең бармы? Кит аннан, күргәнең юкмыни?! Ул шундый йөнтәс, күзләре шундый зур, синеке кебек. Ә нигә кызарасың, мин дөресен сөйлим. Я, барабызмы?
  • Минем бәрәңге пешерәсем бар шул! Әни эштән кайтса, тырай ти­беп йөрисең, дияр.

Мөнәвәрә озын керфекләрен бер сирпеп алган иде, күзләре шундук моңсу булып китте. Арслан аңардан күзләрен алмыйча:

  • Ачуланмас. Мәйсәрә апа мине ярата ул,диде. — Эштән кайт­кач, җиләк белән чәй эчү, беләсеңме, нинди шәп. Ә мин җиләкнең мыж­лап торган урынын беләм. «Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк!» Я инде, курыкма, бәрәңгеңне үзем әрчешермен, тиле!

Чолан йозагын гади бер кадак белән ача алган, әллә ничек сәер итеп, «тиле!» дип сөйләшә торган күрше малаена сыену рәхәт иде бугай Мөнәвәрәгә — риза булды.

Җиләк эзләп урманның түренә үк керделәр. Кайту юлына борыл­ганда, көй әллә ничек караңгыланып китте. Тынып калган урман чә­чәкләре һәм биткә бәрелгән дымлы һава яшенле яңгыр якынлашуын хәбәр итә иде.

Лашман юлын аркылы чыгарга да өлгермәделәр, агач башларын шаулатып, җил исте, баш өстендә үк күк күкрәде, урман эчләрен айкап, аллы-артлы яшен яшьнәде, ул да түгел, орып-бәреп, яңгыр яварга тотынды.

Агач төбенә килеп сыендылар. Кая ул! Яңгыр бирә кирәкне: яф­раклардан муенга коела, башка коела, күлмәкләрне манма су итеп тәнгә сылый. Ә яшен! Урман эчләрен айкап, күзләрне камаштырып, сукмак өсләреннән тәгәрәп-тәгәрәп китә.

Мөнәвәрәнең күзләре зур булып ачылган, җиләге кайдадыр түгелеп калган; Арсланга сыенган җылы тәненнән, юеш чәчләреннән баш әй­ләндергеч хуш ис килә, бу ис, бу җылы тән үсмер егетнең күңелен кы­тыклый, күкрәгендә, бөтен тәнендә әллә нинди батырлыклар эшләргә, тилемсә яшьлекнең җүләр шашкынлыгын күрсәтеп калырга теләү той­гысы уятып, җанын тоташ бер ярсыну белән тутыра иде.

  • Яшен булып атылыйммы? ди ул, нәрсә сөйләвенә хисап бирмәстән.
  • Кирәкми, Арслан, җүләрләнмә...
  • Яшен сугармы? Ә менә сукмый. Атылам!

Ул яшен астына, яңгыр астына атылып чыга. Коты алынган Мөнә­вәрә, беркатлылыгы белән аңа ышанып, чытырдатып аның беләгенә асылына. Арсланга кызык: ул шаркылдап көлә, кыз алсуланган юеш куллары белән ныграк ябышкан саен, читкә ныграк тартыла, батырая, һәм алар, ике табигать баласы, яшенле яңгыр астында ду килеп тарт­калашалар да, янә бер-беренә сыенып, икесенең янәшә булуларыннан уртак сөенеч табып, имән ябалдашы асты.нда бик озак, бик озак басып торалар.

Яңгыр узып, урман аланнары өстендә аллы-гөлле салават күперлә­ре сузылгач, җитәкләшеп, гөрләвек сулары белән тулган урман юлын­нан кайтырга чыгалар. Әкрен кайталар. Сөйләшмиләр. Күңелләрендә давылдан соңгы тынлык.

Ничәмә еллар узган инде ул көннәргә. Ничәмә көз салкын яңгырла­ры белән юып ташларга теләгән ул истәлекне, ничәмә кыш аяусыз бу­раннары белән күмеп китмәкче булган — булдыра алмаган. Офык читендә кабынган гади бер аҗаган яктысы туларның барысын хәтер түреннән актарып чыгара алган икән, димәк, бураннар да, яңгырлар да, хәтта җир өстеннән котырынып узган сугыш давыллары да кеше хис­ләре алдында көчсез...

...Арслан йөзтүбән әйләнеп ята. Онытылырга, Мөнәвәрәнең озын керфекле күзләрен хәтереннән куарга теләп, башын кыса. Лапас астын­да карт әтәч канат кагына, карлыккан калын тавыш белән гайрәтләнеп бер кычкырып җибәрә. Тик ул җырының азагын яшь чагындагыдай матур итеп очлый алмый, тыны бетеп, ярты юлда туктап кала. Гыжыл­дап бетә аның тавышы. Ә бу гыжылдавык тавыш Арсланның җанын сискәндереп, күз алдына әтисенең шул көнге кыяфәтен китереп басты­ра: мыеклар тырпайган, күзләр урыныннан купкан, тешләрен ыржай­тып, Арслан өстенә килә.

Әтисе кыйнады аны. Бүлмәне ачканы, бал ашаганы, көне буе юга­лып йөреп, хәсрәт утына салганы өчен кыйнады. Башта юкә белән, ан­нары каеш белән, алай да тәүбә иттерә алмагач, чабата калыбы белән кыйнады. Арсланның бөтен тәне кара көйгән иде. Башы сызлый, арка­лары сызлый, күңеле болгана иде. Төнлә ул ыңгырашып җибәрүдән куркып, сәке башына ябышып ятты. Таң алдыннан, әтиләре йокыга киткәч, сәкедән шуып төшеп, ишек алдына чыкты.

Ай юк иде, йолдызлар да юк иде. Кара төннең болытлары гына, аның ата йортыннан качып китүен берәүгә дә күрсәтмәскә теләгәндәй, күкне иңләп каядыр ашыгалар иде.

Кая юл тотасын белми иде Арслан. Аяклары аны Зәй буена алып төштеләр. Караңгы һәм шомлы булып күренгән елга тугаенда кичтән генә өеп киткән печән кибәне бар иде. Хуш исле коры печән эченә чумып, шунда таң аттырды. Көн яктыра башлагач, болын буйлап кемнеңдер печән кибәненә таба килүен сизде. Качарга кирәк. Килүче-

 

нең әтисе булуы мөмкин. Ләкин аяк тавышлары бик кыюсыз иде, әз­рәк килә дә туктый, әзрәк килә дә тынып тора иде.

Ярым пышылдау тавышы:

  • Арслан, син мондамы?

Арслан башын күтәрә. Мөнәвәрә ич бу. Яулыгы җилкәсенә шуыш­кан, бите тирләп кызарган, балтырларын камыл сыдырып бетергән. Менә озын керфекләрен бер сирпеп алды, йөзендәге берчу шундук сөенеч белән алмашынды.

  • Мин сине эзләдем-эзләдем. Әтиең кычкыра, тотсам, үтерэм, ди. Ул сине кыйнадымыни? Ашыйсың киләме? Мин сиңа ипи алып килдем, мә, аша, мин көтәм...

Авылга бергә кайттылар. Урамда Гыйбау абзый очрады. Граждан­нар сугышында гарип калган чулак кулын йөрәк турысына кысып, Арсланга әйтте:

  • Совет йортына кереп чык әле, энекәш, сиңа бер йомыш бар! Янәшә басып торган Мөнәвәрәгә кырыс кына карап алды. — Ир-ат сүзе бу, сеңелем, сиңа тыңларга ярамый аны!

Кәнсәләргә кергәч, Гыйбау абзый әйтте:

  • Энем, син быел ничәнчене бетердең әле?
  • Ә нигә, Гыйбау абзый, тугызынчыны...
  • Алайса, син Донбассның кайда икәнен беләсең?
  • Ә нигә, Гыйбау абзый, беләм...

Гыйбау абзый, үз тиңе белән сөйләшкән кебек, Арсланның җилкә­сенә сәламәт кулын китереп салды:

  • Бүгенгесе көнне илгә күмер бәк күп кирәк. Рабучий шахтерлар кирәк. Синең, менә әйтик, мәсәлән, Стаханов кебек, атаклы шахтер булырга теләгең юкмы? Мин сине безнең Кәлимәтнең иң зирәк малае дип, ФЗӨ мәктәбенә тәкъдим итәргә булдым.

Арсланның башы күккә тиде. Ул бит ерак илләр күрәчәк. Авылга матур итеп киенеп кайта алачак. Ел саен бер мәртәбә сабан туе ва­кытларында кайтып төшәсең... Ул чакта шул инде әтисе дә башкачарак сөйләшер аның белән. Мөнәвәрәгә ул бүләкләр алып кайтыр. Яулыкның чәчкәлесен, -күз явыңны ала торганнарын...

Сабакташлары алдында ул кинәт үсеп китте. Аңа ерак илләргә китүче бәхетле кеше итоп карадылар. Тик әтисе Шәвәли генә аның китүе белән берничек тә килешергә теләмәде.

  • Күмер базында кояш күрми саргайсын дип үстергән малай юк минем. Ничу! Ничу! дип тарткалашты ул Гыйбау абзый белән. Теге­се тәмле теле белән бик матурлап аңлатып биргәннән соң да, ул әле ике-өч көн буе бер сүз сөйләшми йөрде, юлга чыгар көн җиткәч кенә, чәй эчеп утырганда, Арсланның башыннан игәү кебек кытыршы, дәү кулы белән сыйпап: «Җүнсез кешеләр белән катышма, тиешле-тиешсез җиргә тыгылма, чибәр йөре!» — дип озак кына киңәшләрен биреп утырды.

Юлга колхозның нәсел айгырын җигеп алып килделәр.

Инде кузгалабыз дип торганда, читән буенда кер элеп йөрүче Мөнәвәрә аңа дәфтәр кәгазенә төргән бәләкәй генә бер нәрсә тоттырды. Күлмәк изүе эченә тыгылып, күкрәге яныннан алып бирде ул аны. Шундук чишеп карарга Арсланның кыюлыгы җитмәде — ишек алдын­да озата килүчеләр күп иде. Ә Бөгелмә вокзалында ялгызы гына чишеп караган иде, аһ итте. Кәгазь эчендә — ак батист яулык, яулыкта — мәк чәчкәсе һәм «Мөнәвәрә-Арслан» дигән ике сүз чигеп язылган иде. Дөньяда уналты ел гомер кичереп, ул беренче мәртәбә каушап калуын тойды, куллары дерелдәвен, күз аллары элҗе-мелҗе килүен сизде. Бу шул микәнни инде? Кешеләрне йокысыз калдырган, газапларга дучар иткән хиснең башлануы шушы микәнни?

Поездга утыргач, аның күңеленә: «Утырмагыз машинага, машина
 алып китә ул», дигән җыр килде. Аңа ифрат күңелсез булды. Ул­аны, җырны, онытырга тырышты, ләкин җыр онытылмады, һаман да колак төбендә яңгырап, кабатланып барды. Ул Донбасста берәр ел эшләгәч тә Кәлимәткә кайтырга дип күңеленә беркетте. Ләкин бер ел эшләгәч тә, ике ел эшләгәч тә кайтырга туры килмәде аңа, забойлар өстендә шартлаган беренче бомба, күк йөзен айкаган сугыш ялкыннары аны Кәлимәттән ераклаштырдылар; Кәлимәткә кайтасы урында, ур­маннар эченә, аулак аланнарга, партизан учаклары янына алып кереп китте аны сугыш...

Әйе, Арсланнар буынының җиләктәй яшь вакыты сугышта, сугыш, беткәннән соң ике елы армия хезмәтендә үте. Борчулы, тынычсыз алты ел тилемсә яшьлекнең шашкын тойгыларын сүрелдерә төшәргә җитәр­лек вакыт иде. Кәлимәткә ул киң күкрәкле партизан-солдат булып, дөнья күргән кеше булып кайтты. Кичен итекләрен, медальләрен ялты­ратып, клубка барды. Тәбәнәкләнеп һәм кечерәеп калган, бүселгән бүрәнәләрен болтлар һәм шөрепләр белән тарттырып куйган авыл клубында яшьләр уен уйнадылар. Ул белмәгән, ул күрмәгән ниндидер яшь кызлар, ул югында үсеп җиткән ниндидер яшь егетләр аның белән,. Арслан абый дип, кул биреп күрештеләр, уртага чыгарып җыр җырла­дылар:

Кемнәр сөяр, кемнәр кочар Синең нечкә билеңне?

Арслан малай чагында да шундый җырлар җырлыйлар иде бугай. Ул чакта кем аны йөрәгенә якын алган да, кем аның мәгънәсе турын­да баш ваткан? Ләкин ничәмә еллар читтә йөреп кайткан партизан- солдат җаны бу җырны күтәрә алмады. Башкалар өчен бик гадәти, бик. эчкерсез-гөнаһсыз булган җыр сүзләре аның җанын айкап алдылар: Мөнәвәрә кияүгә чыккан иде. Яшьләр уеныннан соң күпме кызның күз карашы өмет белән аңа төбәлгәндер. Ләкин аның күзенә берәү дә кү­ренмәде. Өйгә япа-ялгызы кайтты. Урамның урта бер җиреннән кайтты. Өйгә кермәде. Мөнәвәрәләр капкасы төбендә, бер генә мәлгә адымна­рын әкренәйтеп, икеләнеп алды да, чаттан борылып, Зәй буена төшеп, китте. Юк, Мөнәвәрәгә үпкәләмәде. Үпкәләргә хакы бар идемени аның? Алар бит вәгъдә бирешмәделәр. Нинди вәгъдә — алар бит хәтта бер­берен ярату турында телдән дә әйтмәделәр. Кияүгә чыккан икән, яши- бирсен. Бәхетле булсын. Аңа шул гына кирәк, аңа бүтән берни кирәкми...

һәм ул, Зәй ярына чүмәшеп, талгын аккан мәңгелек су өстеиә ка­рап, өнсез утырды. Күзләре моңсуланды. Йөрәге сыкрады. Ләкин күзе­нә бер тамчы яшь килмәде. Күрәсең, артык авыр чакта елап булмый.

Икенче көнне кич белән, табын янында аш ашаганда, әнисе Мәгый­шә түбән очның Тимбик малае Кәримне мактап утырды. Аның теге- вакытта ярман җиреннән сандыгы-сандыгы белән мал төяп кайту­ын, тик әтисе белән әнисенең генә, уллары үсеп җиткәч, дөньяда озак тора алмауларын, күрше кызы Мөнәвәрәнең юаш кына булса да төпле- нигезгә, кияүнең менә дигәненә тап булуын әйтеп, авыр-авыр көрсенде.

  • Мин сугышка мал җыярга бармадым, әни, диде Арслан.
  • Берәү дә сиңа артыгын җыярга кушмый. Апкайтсаң миңа булмас иде. Кеше балалары әнә, нибуч, дөнья алып барасылары барын оныт­мыйлар.
  • Җитте сиңа! диде Шәвәли абзый, күзенең агын әйләндереп.
  • Син минем авызымны томалама, әтисе. Үзем өчен булса, сөйләп тә тормас идем.

— Җитте дим, тел хәерчесе, канны кыздырма!

Ләкин Мәгыйшә түтигә җитмәгән икән әле: улының «кара көнен» кайгыртып, ярман ефәкләрен кайгыртып, сөйләнде дә сөйләнде. Карт­
ның ул сөйләгән арада сабырлыгы төкәнде. Әтисе белән әнисе арасында кнлеп чыккан җәнҗал әнә шулчакны бу дәгъвалы йортны ташлап, Ка­занга китеп барырга мәҗбүр итте Арсланны.

...Күк йөзендә йолдызлар сүнә, ай тоныклана.

Арслан, урыи-җирен аунап яткан килеш ишек алдында калдырып, урамга чыкты. Капка төбендә туктап, күзләре талганчы Зәгъфыран тауларына карап торды. Тау итәгеннән әкрен генә аксыл томан күтәре­лә, тау өстендәге агачлар иртәнге зәңгәрлектә эреп, рәшә эчендә то­ныкланып күренәләр, тирә-юньнән шундый да рәхәт иртәнге салкынлык агыла, күкрәкне киереп, бөтен тавышка аваз саласы килә иде.

Арслан, таң алды һавасының салкынча рәхәтлегенә бирелеп, бо­лынга, әрәмәләр ягына таба төшеп китте.

Ватан сугышыннан соң беренче мәртәбә Кәлимәткә кайткан елны күңел юанычы тапкан урыннарны эзләп, чыклы үләннәрне ярып, бик озак йөрде. Үзләре ел саен сөкә сала торган җиргә җиткәч, шомла­нып туктады, йөрәген үткен пәке белән сызып алгандай булды: шо­мырт куаклары тапталган, сынып, гарипләнеп беткән. Исән калганна- рының да ботаклары, уттан чыккан кисәү кебек, кап-кара булып тора­лар, аларга куе кара дегет сыланган иде.

Сабый чагында барлык малайлар җыелышып качышлы уйный тор­ган карт бер шомырт янында тавыш-тынсыз басып торды. Аның нефть­кә буялып, сынып төшкән ботакларын кулына алып әйләндергәләп •карады. Кулына сыланган нефть маен сөртеп тә тормастан, тамагына килеп бөялгән күз яше белән тартыша-тартыша, алга таба узды. Эчкә- рәк кергән саен, йөрәге сулкылдап сызлады, күңеле тулышты: һәлак булган әрәмәлек гаять кызганыч иде. Язлар җиткән саен ак күбеккә бата торган әрәмәнең кара көеп ятуы белән килешәсе килми иде.

Кешеләр, еллар узгач, бәлки, монда икенче бер матурлык ясарлар. Ул инде стихия матурлыгы булмас, газоннар, декоратив агачлар рәве­шендәге геометрик матурлык булыр. Ләкин ничек кенә булмасын, ка­дерле әйберләреңне югалту — гәрчә алар урынына башкасы, матурра­гы килә торган булса да — барыбер авыр икән...

VII

Мөнәвәрә көянтә-чиләген иңеннән алып, ипләп кенә яр читенә куй­ды. Киң яфраклы әрекмәннәр, ат кузгалаклары белән чуарланган ком­лы яр буена утырып, чүәкләрен салды. Күлмәген күтәрә төшеп, су эченә керде. Төн үтеп тә суынырга өлгермәгән талгын су, аяктагы төкләргә вак кына күбекләр сырыштырып, балтырларны рәхәт кытык­лый иде.

Елга өстенә иелде. Иелгәндә кайтарылып төшкән калын толымна­рын баш тирәли урап куйды. Тонып торган иртәнге су белән битен, муеннарын, беләкләрен юарга тотынды. Бер юды—туймады, ике юды— күңеле генә кытыкланып калды. Хәрәкәтләрне буып, тартылып торган лифчигының сәдәпләрен, артка каерылып, күлмәк аркылы ычкындыр­ды —- алай да күңеле почмакланмады. Шуннан соң бөтенләй үк чише­неп суга чумасы килде. Мондый рәхәт тагын кайчан эләгә? Кышын — мәктәп, җәен — бакча. Кичләрен каш җимереп эштән кайткан кызмача иреңнең күңелен күрүләр... Бәхете булмады Мөнәвәрәнең. Яшьли әти­сез үсте. Буй җиткәч, язмышына буйсынып, кияүгә чыкты. Тора баш­лагач яратырсың, дигәннәр иде, биш ел тора инде менә, ник кенә күңе­лендә бер җылы хис уянсын. Биш елы гел дә генә заяга узып китте. Бар куанычы балалар да, җәйге тын иртәләрдә, Зәй буена суга .килеп, яшьлек истәлекләрен яңартып китү...

Күлмәген салыр алдыннан аргы якка бер күз сирпеп алган иде, баскан урынында өнсез калды: аргы яктан аңа «ул» карап тора иде.

Бөтен тәне тоташ утка әйләнде. Тыныч суда дулкыннар йөгертеп, абына-сөртенә, ярга ташланды. Кулында — яулыгы, яр читендә — чи­ләкләре. Толымнары сүтелгән, җилфердәп, аркасына бәреләләр.

Бер тын йөгергәч, туктады, йөрәгенең дөпелдәвенә колак салып, тын гына басып торды. Үлеп тә «аны» күрәсе килә башлады. Ләкин кире кайту турында уйлау белән үк йөрәге өшеп китә иде. Барыргамы? Бер мизгел икеләнеп үткәрде, икенче мизгелдә борылды, шундый да гынъш, шундый да ышанычлы адымнар белән ярга таба китте. Чүәк­ләрен эзләп киде, чиләкләрен иңенә алды, шуннан соң гына аргы якка күз ташлады, ләкин үкенү хисе йөрәген яндырып узды: аргы якта һич­кем юк, гарипләнеп калган шомырт куакларыннан төшкән салкын шәү­лә генә су өстендә тып-тыныч ята иде...

...Өйгә кайткач, Мөнәвәрә, түтәл ызаннарының йомшак туфра­гында ялан аякларының табан эзләрен калдырып, суганнарга, челтәр чуклы кишер яфракларына озаклап су сибеп йөрде. Вакыт-вакыт ул күңелендә ашкындыргыч бер хис уянуын тоя: аңа бүген эш эшләве рә­хәт, аның бүген гәүдәсе җиңел, ә күңелендә ниндидер җыр сүзләре, көйләр йөри иде.

Су сибеп бетергәч, кисмәк эченә тыгып, балчыкка буялган аякла­рын юды. Түбә кыегыннан ишек алдына сузылган кояш нурына иркә­ләнеп, күзләрен кыса төшеп, рәшәткә буенда басып торды. Ишек алды чирәменә пар күгәрчен килеп төште. Елкылдап торган шәмәхә-күгел- җем тамаклысы, бер канатын җиргә салындырып, сөеклесе тирәсендә бик озак әйләнде, тамак төбе белән гөрелдәде, томшыгы белән чирәм арасыннан нидер чүпләгәндәй итенде, аннары тагын да матуррак, та­гын да назлырак итеп гөрелдәргә, сөеклесе тирәсендә әллә ниткән әкәмәтләр ясап, мутланып әйләнергә тотынды. Мөнәвәрә, үзе дә сиз­мәстән, көрсенеп куйды, һәм күгәрченнәр канат кагып очып киттеләр. Күрәсең, мәхәббәт арага өченче берәүнең керүен теләми.

Мөнәвәрә, бөтен күкрәге белән көрсенеп, өйгә керде. Миләүшәсе инде уянган, буынтыклы ак куллары белән киерелеп ята иде. Әнисен күргәч, тешсез авызын җәеп, иркенләп бер елмаеп җибәрде.

— Минем дәү кызым торган икән, үскән кызым торган!—дип әни кеше кызын кулына алды, үчтекиләп сикертергә, сакауланып сөйлә­нергә тотынды: — Мыкыртымдыр шул, тешсеземдер. Көлгән була, көл­гән була! Безнең әле диген, кызым, телебез генә ачылсын әле, әнкәй, сөйләшербез әле без, сөйләшеп карарбыз әле! Кайчан ачылыр икән соң безнең телебез? Киләсе язгамы? Киләсе язга булсын. Яз кошлары безгә тел алып килсеннәр. Анда инде без сөйләшә белербез, теттереп сөйләшербез. Ә кайсы кошкай алып килер икән безгә тел? Карлыгач? Юк?! Сандугач? Ярый, сандугач булсын. Җырчы кош ул сандугач. Әниең синең җырлый белмәде. Җырлый белсә, әйтеп бирер иде ул. һии, җүләр, әйтеп карар иде ул. һоп! Үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кеч- теки! һоп! һоп! һоп! Үстек без, үстек без, алма кебек пештек без! /Дәү абыкайны уятыйк. У-я-ты-ыйк! Чоклап чатмасын. Иртә тору файда­лы ул, бик файдалы. Яле, кызым, ач әле, ачып җибәр әле абыкайның юрганын!..

Ачып җибәрсәләр, исләре китте — Әнвәр абыкай инде күптән тор­ган, ашамый-нитми урамга чыгып таярга да өлгергән икән.

VIII

Зәй буеның тапталып беткән шомырт куаклары янында басып тор­ган чакта Арслан кемнеңдер чиләкләрен шалтыратып суга килүен күрде. «Кем икән бу таң фәрештәсе?» дип уйлап бетерергә дә өлгермә­

 

де, суга килүченең Мөнәвәрә икәнен танып алды, йөрәге кинәт, сике­реп чыгардай булып, тибәргә, дөпелдәргә тотынды.

  • Эндәшергәме, тавыш-тынсыз гына китеп барыргамы?

Аның шундый якын булуыннан, юаш киектәй, сакланып кына суга керүеннән рәхәт бер каушау белән, телсез калып басып торганда, Мө­нәвәрә аны үзе күрде. Күрде һәм, аучыга юлыккан болан кебек, дерт итеп сискәнде качып китте. Арслан аның ялангач табаннары җемел­дәшүен, кулына тоткан косынкасының җилфердәп баруын, толымна­рының атынгалап җилкәсенә бәрелүен төштә күргән кебек кенә хәтер­ләп калды. Иртәнге тыныч су өстендә ул калдырып киткән дулкыннар­га сүзсез генә карап торды.

Аннары кайту юлына борылды. Уйланып кайта торгач, яңа Кәли- мәткә, тезелеп ята торган нефтьчеләр шәһәренә килеп чыгуын күреп, аптырап китте. Монда яссы табанлы -ике трактор, аллы-артлы йөреп, урамга асфальт җәя; киндер алъяпкычлы хатын-кызлар, беләкләрне сызганып җибәреп, носилка белән сумала ташыйлар, алар түшәп кит­кән сумала, җылы пар бөркеп, әкрен генә суынып ята иде. Нәкъ әнә шул урында Арслан көтелмәгән бер хәлгә тап булып, ихтыярсыз туктап калды.

Асфальт җәйгән төшкә бер көтү малай җыелган. Арада берсе, иң кечкенәсе, батыраеп асфальт эченә үк кереп киткән, ләкин урамны аркылы чыгып җитә алмаган, асфальт өстенә агызган куе сумалага аяклары ябышып, урта бер җирдә торып калган. Ул кызганыч кыяфәт белән әле асфальт җәючеләргә, әле малайлар ягына таба күз сала. Тик аңа берәү дә ярдәм итми. Асфальт җәюче хатыннар аны күрми, ә малайларның кызык ясыйсылары килә, аңардан кычкырып көләләр иде.

Арслан сумала өстеннән урам ярып эчкә кереп китте дә малайны култыгына кыстырып, бер читкә алып чыкты. Үзенең дә ботинка табан­нарына күп булып сумала ябышты. Ул аны озаклап чирәмгә ышкыды, җиргә ышкыды, ләкин сумала бетмәде, киресенчә, туфрак белән ое­шып, тагын да калынайды, авырайды.

  • Я, туганкай, нишләтәбез инде моны? диде ул малайга карап.

Бәладән котылган малай, башын аска иеп, аягына карап торды, аяк бармагы белән җиргә сызыклар сызгалады. Аннары башын күтә­реп, зур кара күзләре белән Арсланга төбәлде: белмим шул, абый, син үзең уйлап тап инде булмаса!

  • Өең еракмы соң синең?
  • Өй елак.
  • Кем соң син?
  • Әнвәл. ,
  • Кем малае?
  • Кәлим малае.

Арсланның күңелен коточкыч бер сизенү яндырып узды.

  • Әниең ни исемле? дип сорады ул, ашыгып.
  • Мөнәвәлә, диде Әнвәр, шуны да белмисеңмени дигәнсымап. кашларын җыерып карады.

Арсланны алмаштырып куйдылармыни! Ул йотылып малайның күзләренә карады, чыраенда, күзләрендә Мөнәвәрә чалымнарын тап­ты, тик аның борыны гына әтисенекенә охшаган, карчыга борын иде. Арслан кисәк кенә иелде, малайны култыгына көрәп алды һәм якын­дагы тыкрыктан борылып, күздән югалды. Үзләренең ишек алдына кай­тып җиткәч кенә, инде шыңшый башлаган малайны җиргә төшерде, битләреннән, күзләреннән үбәргә тотынды. Бернәрсә аңламаган малай башта куркып калды, соңыннан сабыйларча беркатлы ышану белән, аның ихтыярына буйсынды — Арсланның муеныннан чытырдатып кочаклады...

...Мөнәвәрә «дәү абыкай» озак кайтмый торгач, Миләүшәсен күтә­реп урамга чыкты. Әнвәр уйный торган бура эчләрен, тыкрыкларны, күрше-колан ишек алларын карап бетерде. Бала-чагадан, Әнвәрнең иптәшләреннән сорашты. Берәү дә малайны күрмәгән, берәү дә аның белән уйнамаган булып чыкты.

Мөнәвәрә борчыла башлады.

Урамнарда бик күбәйгән машиналар турында, казылып ташланган чокырлар турында, тапталып үлгән малайлар турында уйлагач, йөрәге жу итте. Аек уйдан, сабыр итеп уйлый алудан мәхрүм калып, анда сугылды, монда сугылды, кызын күтәргән көйгә урамнар буйлап йөр­де. Юк, малай суга төшкән күк югалды. Еларга җитешеп, исән-сау кайтса, ялгызын гына беркая да чыгармас идем, дип, унынчы тапкыр тәүбә итте. Ашыкты, кабаланды. Чаба торгач, коточкыч арыганын сизде. Болай булмый, Миләүшәне күтәреп йөрерлек хәле калмады, әни­ләренә илтеп куярга кирәк тә, милиция идарәсенә барып карарга кирәк.

Әниләренә барышлый, Көбәш Шәвәлиләре капкасы яныннан узарга кирәк иде. Ничектер үзеннән-үзе ачык капкага күзе төште. Тез буын­нары хәлсезләнеп китте, күзенә яшь килеп тыгылды: аның улы, аның Әнвәре, дөньясын онытып, Арслан белән таш тәти уйнап утыра!

Мөнәвәрә бер мизгел, капка баганасына сөялгән килеш, сүзен әйтә алмый торды. Бу өнсезлектән аны Миләүшә чыгарды. Ул абыйсын танып, кычкырып җибәрде. Миләүшә тавышына Арслан белән Әнвәр икесе берьюлы борылып карадылар. Әнвәр, күлмәк итәгеннән таш тәтиләрен коя-коя, әнисе каршысына йөгереп килде.

  • Әни, бу Алслан абый... Без аякны сабын белән юдык. Келосин белән дә юдык. Әни, мин Алслан абый белән дус булам, яме, әни?..

Арслан чирәм өстеннән күтәрелеп, чалбарыннан үлән чүпләрен кагып төшерде. Үзенең яланаяк булуыннан, кулында вак ташлар бу­лудан өстәвенә Әнвәрнең тузга язмаган сүзләр әйтеп ташлавыннан уңайсызланып, тураеп басты.

  • Исәнме... Мөнәвәрә...
  • Исәнме, Арслан...

һәм икесе тиң сүзсез калдылар.

IX

Шәвәлинекеләр кич белән табын янына җыелды.

Өстәлнең түрендә — әтиләре. Аның күршесендә — Фәйрүзә. Бире табарак керле кулын өстәл астына яшергән Габделхәй кыбырсый. Кояшта кубалакланып беткән борынын әледән-әле шыштырдатып тарт­калап куя ул, апасы Мәрзия аңа таба ачуланып карап алган чакта, үчекләп, телен чыгарып күрсәтә.

Мәрзия тәти абыйсыннан күзләрен алмый. Арсланның үзен иркен тотуы да, олысымак сабырлыгы да — барысы да ошый аңа. Ул менә хәзер дә, аның кебек кулларын иягенә таянып, бер ноктага карап уты­ра. Гел шулай сабыр гына утырыр иде дә, Габделхәй тынгылык бирми аңа, үртәшә. Кеше-кара күрмәгәндә Мәрзия аңа йодрык селки дә, ия­генә таянып, тагын тын кала. Арслан сеңелесенә күзе төшкәч, аның шундый сабыр булырга тырышып та, сабыр була алмавыннан ирен чите белән генә көлемсерәп тә куйды.

Мәгыйшә түти табын уртасына аллюмии табак белән итле токмач китереп утыртты. Иреннәрен кыймылдатып, уң кулы белән табакның читен сыпырып чыкты. Иренең күзен акайтып бер карап алуын сизе­неп (каян килде әле сиңа шундый диндарлык?!) тәлинкәләргә тизрәк аш бүләргә кереште. Ләм-мим бер сүз әйтмәде. Сүз әйтәсе кеше бүген Шәвәли абзый. Бу көнне ул озак көтте. Зарыгып көтте. Гаилә дилбе­
гәсен бүген кулга нык итеп чорнап тотарга да җибәрмәскә кирәк. Җитте, моңарчы да йомшаклык күрсәтте, балаларны үз ирекләрендә күп йөртте.

  • Ягез җитешегез! дип, сүзне боерык рәвешендә бик коры баш­лап җибәрде ул һәм, бу корылыкның ничегрәк тәэсир итүен белү өчен, Арсланга күтәрелеп карады. Арслан, гүя, аның сүзен ишетми, өс­тәл астына иелеп, нәрсәдер алып маташа иде. Бер-ике кашык аш ка­бып куйгач, Шәвәли абзый ризыкның кадерен белү турында, тәүфыйк­лы һәм йорт җанлы булу турында озаклап сөйләмәкче булып авызын ачкан иде, Арслан аны ярты сүздә бүлдерде:
  • Әти, диде, — әгәр син каршы килмәсәң, мин бер «яртыны» алган идем. Очрашмаганга да күптән. Кайгылы да көннәр. Дөрес, без­нең семьяда олылар белән бергә эчеп утыру гадәте юк инде югын... күп эчик дип әйтмим, хәсрәтләрне онытыр өчен стакан төбенә генә салып берәрне тотыйкчы.

Шәвәли абзый, куе сакал-мыегы эченә күмелгән ^иреннәрен ачмый­ча гына, сузып кына бер тамак кырып алды. Гаилә дилбегәсенә ма­лайның беренче булып үрелүе ошап җитми иде картка. Шулай да кире сүз әйтергә базмады — әнә шул тамак кырудан аңларлар, дип уйлады. Габделхәй, пырхылдап җибәрергә җыенган Мәрзиянең өстәл астына нелеп, ботын чеметте. Ә тегесе, кыланалар бит карале, тәти абый, дигәндәй, Арсланга күзләрен мөлдерәтеп бер карап алды.

Арслан эшнең җүнлегә таба бармаячагын шундук сизде. Стакан ту­тырып әтисенә салды, үзенә салды һәм, әтисе белән тартышыр чамасы зур икәнне күрсәтергә теләгәндәй, аракыны бер күтәрүдә, сүзсез-нисез тамак төбенә койды — чыраен да сытмады. Шәвәли абзый биниһая бер гаҗәпләнү белән улына карады, керфек төпләрен кымырҗытып, яшьлеге исенә төште, шуннан соң инде кыланып та, тәкъваланып та утырырга теләмәде, Арслан күтәргән җитезлек белән стаканны авы­зына китерде, шундый ук җитезлек белән аударды, ләкин азагын Арслан кебек матур очлый алмады, тончыкты — мылтык аткандай каты, коры тавыш белән, тамак төбен ярып, йөткерергә тотынды.

Мәгыйшә түти, кулына майлы калҗа тотып, аның тирәсендә чаба­лана башлады.

  • Ялгыш юлдан китте, каһәр! дип, Шәвәли карт юаш кына сук­ранды, күзеннән бәреп чыккан яшь бөртеген кара тырнаклы калҗай­ган бармаклары белән яңагына сылап куйды.

Ул көтмәгәндә исереп китте. Ризыкка кагылмас булды. Тирәсендә майлы калҗа күтәреп чабулап йөргән Мәгыйшә түтигә, чебенне куып җибәргәндәй, кул гына селтәде.

Карт киң күңелле иде хәзер. Балаларына акыл өйрәтү турында, үгетләү турында ул уйлап та карамады. Куе сакал-мыегы эченнән елмаеп, ниндидер ягымлы сүзләр әйтеп утырды, хәтта бер мәртәбә, күңеле артык нечкәреп, Габделхәенең башыннан да сыйпап алды.

Әйе. Хәзер ул почетлы урында. Хөрмәтле атага тиешле урында. Әйтеп карасыннар, Шәвәлинең балалары әтиләрен ихтирам итми дип. Шушы түгелмени ихтирам, шушы түгелмени зурлау?! Арсланга күз төшерде. «Кайсы кылны чиертергә белә бу хитри!» — дип уйлады. Күз карашын Фәйрүзәгә күчерде. Шомырт кара ике күз аны яндырып ал­ды. «Нигә шулай усал итеп карый инде? Белми, белми бит ул минем дә йөрәктән кан тамганын...» Күзенә мөлдерәп яшь килде. Иренен эчке яктан тешләп, күңеле җебеп китүен берсенә дә күрсәтмәс өчен, сүзсез утырды, балалары моны сизделәр, аптырашып тын калдылар.

  • Замана хәзер яшьләрнеке! дип көрсенеп сүз башлады Шәвә­ли абзый. — Без үләсе, яшьләргә каласы дөнья. Гомер-гомергә шулай килгән. Әти мәрхүм әйтә торган иде, хәзинә бик дәү таш астында ятар, .аны күтәрер өчен бик күп тир түгәргә кирәк булыр, ләкин күп тир
    түгеп кенә дә берни кырып булмас, диер иде. Әмәлен белеп, хәйлә бе­лән эшләргә кирәк, ул чагында барып чыга инде, барып та чыга, бәреп тә ега, ди торган иде. Көч куймадым, тир түкмәдем, дип зарланыр хәлем юк. Көч куйдым, ташның авырын күтәрдем. Әмма ләкин хәзи­нәне таба алмадым. Ни өчен дип әйткәндә, хәйләсен белә алмадым. Менә хәзерге заман яшьләре аның хәйләсен дә белделәр, ташын күтә­реп, хәзинәсен дә чыгара башладылар. Ийе. Шулай. Замана яшьләр­неке. Тик менә минем күңелемә бер сорау галәмәте һич кенә дә тын­гы бирмичә, кыймылдап тора. Син менә, Арслангали, укыган кеше инде, улым. Заводта да байтак еллардан бирле эшлисең. Пролетар сыйныфы булдың дигән сүз, димәкки. Сиңа ялган, миңа чын дигәндәй, әйтеп кара әле син менә миңа: ул хәзинә, ягъни мәсәлән, безгә нәрсә бирәчәк соң?

Шәвәли карт бик зур игътибар белән, тормышы бөтенләе белән шуңа гына бәйләнеп торгандай итеп, Арсланга төбәлде. Мәрзиягә нәр­сәдер пышылдап маташкан Габделхәйгә кычкырып алды.

Арслан тиз генә җавап бирмәде. Тиз генә җавап бирерлек сорау түгел иде бу. Беренче карашка бик тә гади иде ул, авыл кешеләренә хас турылык белән маңгайга терәп куелган иде. Арслан әтисенең хәзер аңардан үзенең тормыш мәгънәсен хәл итә торган җавап көтеп торуын аңлады.

  • Нефть безгә, әти, күп нәрсә бирәчәк. Бу якларда моңарчы шә­һәр булмады. Хәзер булачак. Гудронизированный юллар салыначак...
  • Юк. Аларын әйтмә син миңа. Авылны бетерәләр инде бе- ләм. Бетерергә тотынгач, бер эш тә эшләр хәлең юк...
  • Безнең якларда, әти, Татарстанның үз нефтьчеләре булачак.
  • Анысына да ышанам. Мазутлы кажанның чуты юк хәзер. Тагын?..

Арслан уйга калды. Әтисе соң нәрсәне белергә тели? Өемнән китәр­гә мәҗбүр итәрләр дип шүрлиме икән әллә? Аның уе һәрхәлдә әнә шул тирәдә булырга тиеш. Шул турыда уңай җавап алмый торып, аның җаны тынычланмаячак.

  • Сине нәрсә борчый соң, әти? Шуны яшермичә әйтсәң, мин сиңа теләгәнеңне әйтеп бирермен.
  • Ярый. Бик шәп. Кәлимәт авылы бетәме?                        
  • Бетми.                          ........ _ _                   _             ......
  • Ни өчен?
  • Бездә әле хезмәт кешеләрен торак белән тәэмин итү әчеп кимен­дә егерме ел вакыт кирәк. Әгәр Кәлимәт кебек җиде-сигез йөз йорт­лы борынгы авылны бетереп ташласаң, сигез йөз семьяга сыеныр почмак каян табасың. Өстәвенә шушы ук кешеләр, Кәлимәт кешеләре, промыселларда эшләп яталар бит. «Авыл үзгәрәме?» дип сорасаң, менә анысы дөрес, авыл үзгәрә. Авылга газ керә, ут керә, су керә.. Авылга культура килә.
  • Уты белән суы керсә дә, әйбер әйтмим. Газы кирәкмәс, Арслан­гали! дип бик кискен рәвештә каршы төште Мәгыйшә түти. — Шарт­лый дип сөйлиләр аны. Мордар үлем белән үләсе килми бит.
  • Белгән кеше кебек сөйләп утыра бит бу да! дип хатынының сүзен мыскыллап бүлдерде Шәвәли абзый. — Синең ише корткалар­ны шартлатырга ишалуны белән кирәк ул газ. Бүген ул тамашаны каян аласың ди әле аны... Яшермиенчә генә тагын бер сорауга җавап бир әле, Арслангали: минем, мәсәлән, бәрәңге бакчамны алалармы, юкмы?

— Ә нигә алсыннар аны! — диде Арслан, гаҗәпләнеп.

— Ә вышка куярга урын кирәк булса?

— Вышка куярга кирәк булса, бакчаң өчен акча түләрләр, акча алмыйм, дисәң,.— башка урыннан бирерләр.

Карт күзгә күренеп яшәрде, алга сөрлекте.

  • Рәхмәт, улым, җылы сүзең өчен рәхмәт! Мин дә шулай дип уй­лыйм аны. Микулай патша заманында яшәмибез ләбаса! Ә менә бу, тавык мие эчкән нәрсәкәй, көне-төне минем каныма тоз сала. Кү­зенең агын әйләндереп, Мәгыйшә түти ягына карап алды. — Алырлар. Ике дә уйлап тормаслар. Алырлар, ди. Бакчасыз калабыз, яз Арслан­галигә, йөрсен Казан кремеленә, ди. Чистый миләремне кортлатты бит, кортка! Аннары килеп, сиңа ялган, миңа чын, «Сабанчы» колхозының бәрәңге басуын таптаткан өчен акча түләгәннәр. Персидәтеле әйтә, ди, бәрәңгенең үзен сатып та ул чаклы дахут алган юк иде, дип әйтә, ди.

Ул бик канәгать чырай белән мыекларын сыпыргалап утырды. Бер­аздан маңгаенда берничә жыерчык хасил булды, күрәсең, тагын бер «сорау галәмәте» аның күңелен тырный башлады.

  • Нәрсә әйтмәкче буласың, әти? диде Арслан, аның пошына башлавын күреп.
  • Әйтәсе дип... әйтәсе сүз бар да ул, белмим инде...диде карт. Үзенең авыз эченнән ботка пешерүенә, ә Арслангалинең аны үтәдән- үтә күреп утыруына ачуы да килеп китте. — Шәһәрдә тормадың түгел тордың инде, улым. Әллә хәзер үзебезнең Зәй буйларына кайтып, ниф- тече рабучий булып төпләнәсеңме?
  • Миңа бит, әти, Казанда да начар түгел.
  • Беләм мин начар түгел икәнен. Буламы соң! Кашың да күзең, бәкәлтәшең дә үзең дигәндәй... Ләкин бит картаймыш көндә безнең дә бергә-бергә яшисе килә.
  • Баланың игелеген күрмәмме дип үстерәсең,дип Мәгыйшә- түти тагын үз сүзен кыстырып куйды. Шәвәли абзый аңа янә бер мәр­тәбә күзенең агын әйләндереп карады.
  • Ат дагалаганда кәкре ботыңны китереп кыстырма әле син. Әнә самавырың кайнап чыкты. Чәй агыза торуың хәерлерәк булыр.

Мәгыйшә түти почмак якка чыгып киткәч, Арсланга таба борыла төшеп, сүзен дәвам иттерде:

  • Юк, болар миннән «нәрсәдер өмет итәләр икән дип уйлый күрмә. Мин синең үзең өчен тырышам. Кем малае дигәндә, Көбәш Шәвәлие малае дип әйтүләре начармыни. Без инде торган чаклы торалмабыз. Нәрсә авызыңны ерасың? Әллә бик күп торырлар дип беләсеңме? Әби­еңә карама, ул башка сорттан. Үзең уйлап кара, Көбәш нигезенә кем­дер хужа булып калырга тиештер бит?! Хужасыз нигез яшәми бит ул. Әнә күршеләрдән гыйбрәт ал Диярныкылардан. Заманында нинди атаклы нәсел иде. һии-ии, жүләр, гүәрдип күк ирләр үстерде ул нигез: берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр. Диярныкылар болынга төшеп, чалгыларын селтәп жибәрсәме, сиңа ялган, миңа чын, артларын­нан адәм түгел чуртым да житә алмас иде. Дияр Шәяхмәте теге сугыш­та үлеп калды. Төпчекләре бу сугышта гүр иясе булды. Диярның уртан­чысы Нотфулла Уралгамы, Бакугамы нифте чыгарырга киткән жирен- нәи кайтмады. Болай ничава яши икән дип сөйлиләр сөйләвен. Үз күзең белән күрмәгәч, каян беләсең. Менә шулай ул дөнья, улым. Нишләде дип беләсең Дияр нигезе? Корыды. Ишек алдын алабута басты. Сиңа ялган, миңа чын, Дияр нигезен сайгаклап ташыды халык...

Мәгыйшә түти иренә ялт бер күтәрелеп карады. Баядаи бирле әвә­ләгән майлы калжаны ире алдына китереп куйды. Ул Шәвәлинең, те­ленә салынып, кирәкмәгән якка чалулап кереп китүеннән курка иде. Ник дисәң — Диярлар нигезен таркатышуда Мәгыйшә түтинең дә намусы бик үк чиста түгел, көзге караңгы төннәрдә Диярлар йортын­нан алып чыккан өч сайгак әле дә бурабзарда тирес астында ята иде.

  • Шулай инде, хужасыз малны эт жыя... дип куйды Шәвәли абзый, хатынының кисәтүен үзенчә аңлап. Бу аның семьясы алдында
    акланырга теләп әйткән сүзе дә иде бугай. Я, ничек, улым, Кәли- мәткә кайтырга ниятең бармы?
  • iMiih уйлармын әле, әти. Директор белән сөйләшмичә булмый бит.
  • Сөйләш син, ныгытып сөйләш. Ордым-бәрдем генә бернәрсә дә эшләнми. Әмма ләкин озакка сузма. Сиңа каласы йорт бит.
  • Нәрсә син, әти?! Нишлим мин йорт белән, миңа казенный квар­тир да бетмәгән.
  • Юк, алай түгел ул, улым. Белмиенче сөйләшәсең син. Яшьлеге­ңә тартасың. Әнә түбән очның Тимбикны гына ал гыйбрәткә. Револю­ция чыккан елларны Мәскәү чаклы Мәскәүдә яшәде. Без пролетар, без — шәхсин милекчелеккә төкерәбез! — дип йөрде. Төкерә алмады. Әнә шул ата-баба нигезенә кайтып, терәүле йортта җан бирде. Ә менә аның малае Кәрим атасыннан акыллырак булып чыкты: сугыштан кай­ту белән йортны ныгытырга тотынды. Авылның менә дигән кызына, укытучы Мөнәвәрәгә өйләнеп алды да рәхәтләнеп яши бирә, йорты яныннан узуы үзе бер куаныч — кала суккан кебек бит. Нифте эшен­дә дә мактыйлар үзен. Кешегә ялган, миңа чын, озакламый мачтыра- вай була дип тә сөйлиләр. Ә соң синең хәерче Тимбик малаеннан, авы­зын ачса үпкәсе күренергә торган Кәримнән кай җирең ким?

Шәвәли абзый, ниһаять, баядан бирле карчыгы кыстап азапланган майлы калҗаны кулына алып, тешләре белән тарткалап карады:

  • Җүләр булма. Синең бәхетең өчен тырышам. Мәетләргә йорт кирәкми. Әбиеңнең йортын синеке янына китереп кушабыз да...

Әтисенең сүзен көлемсери биреп тыңлап утырган Арсланның кинәт кашлары җыерылды. Ачы бер сүз әйтәсе килеп, авызын ачарга дип кенә торганда, Фәйрүзә аңардан өлгеррәк булып чыкты. Моңарчы ул әңгә­мәгә кушылмыйча, аны тыңламаган да кебегрәк итеп, тәлинкәсе өстенә иелеп кенә утырган иде. Әбисенең йорты турында ишетүе булды, итә­генә ут капкандай, -сикереп торуы булды:

  • Ә-әә, шулаймыни?! Әби йортын кушасыңмыни? Кара син аны, акыллы башны! Әйтәм җирле баядан бирле йомры телеңне яссы итеп, күгәрченнәр күк гөрлисең. Ә соң син, әтекәй генәем, теге чакта нәрсә карадың? Әби япа-ялгыз калган чакта? Җилтерәтеп кенә җилкәсенә шәлен салды, ташып чыккан кара чәчләрен яшереп-нитеп тормастан, кинәт ишеккә таба китте дә, ярты юлда кире борылды, барысын шак­катырып, әтисенең борын төбендә «тәкә мөгезе» уйнатып алды: — Менә шуны иснәп торырсыз! Әби йортыннан аркама мылтык терәсәләр дә чыгасым юк! Улымны сезнең йортта гарип ясарга теләмим. Телә­мим!! — һәм ишекне каты ябып чыгып китте.

Бу шулчаклы да тиз һәм шулчаклы да кинәт булды, хәтта апасы­ның дуамаллыгын бик яхшы белә торган, аны үзенчә яшәве өчен ихти­рам итә торган Арслан да беренче мәлгә аптырап, югалып калды.

Табын җимерелде. Ризыкның тәме китте. Өстәл янында берничә минут киеренке тынлык хөкем сөрде. Тик шуннан соң гына Шәвәли карт исен җыеп:

  • Затсыз! диде. — Яхшыдан яман туган. Бөтен авылга рисвай итүе җитмәгән, ниләр кылана бит, кәнти, ыштыр каплаган! — дип мо­ңарчы күңелендә җыелып килгән барлык рәнҗешен Фәйрүзә башына чыгарып аударды.

Иртәгесен Арслан китәргә җыенды. Аның рөхсәт срогы тулган иде. Габделхәй белән Мәрзия өйдә юк иде. Әнкәсе Арсланга юл күчтәнәче итеп бер кадак бал төрә башлады. Шәвәли карт аның төргәген кире сүттерде дә хатынына ыжылдап әйтте:

— Нәрсә төрәсең син, кортка? Кушманда балың беткәнмени си­нең? Оятың качып бетмәгән булса, хәзер алып ташла бу күгәргән кә­
рәзләреңне. Башламаган рам төреп тык, дүрт килолысын. Ишеттеңме? Ишетсәң, менә шул, син биздереп бетердең балаларны!..

..Автовокзалда машина менә-менә китәм дип торганда, тыны- көне бетеп, Мәрзия йөгереп килде. Чәчләре чуалган, косынкасын кулы­на тоткан иде. Бите алсуланып тирләп чыккан иде.

  • Тәти абый, җаным. Ал әле мине дә үзең белән. Тормыйм мин ул йортта. Әйткән иде дип әйтерсең, тормыйм!

Арслан игътибар белән аның күзләренә карады. Бу юаш кызыйның да тамырларында Көбәш нәселеннән килә торган ярсу кан кабынган­лыкны күрде.

Сеңелесенең тузгыган чәчләрен рәтләде, иң якын туганлык хисе белән маңгаеннан үпте.

  • Кайгырма, сеңелем. Тиздән мин үзем кайтам.
  • Чынмы, тәти абый?!
  • Чын.

Автобус кузгалгач, Арслан сеңелесенең яулык болгап калуын чат­тан борылганчы карап барды...

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

I

Идел-Урал буйларыннан нефть эзләү хакындагы бимазалы уй өч гасыр буена кешеләрне борчып килгән. Гайрәтле Петр патша үз кулы белән редакцияләгән «Гаскәри вә гайри эшләр турындагы ведомость­ларга: «Идел буенда нефть табылган, Казаннан хәбәр иттеләр»,— дигән язу саклана.

Тынгысыз галимнәрнең акыл көче, өч гасыр буена Идел-Урал буй­ларын актарып, Пермь ятмалары дип исемләнгән геологик катлаулар­ның хасиятен өйрәнеп, булачак галим-оныкларына тау чаклы язма мирас калдырганнар. Ләкин самовар морҗасыдай кара торбасыннан аксыл төтен төргәкләре бөркеп йөргән беренче паровозлар заманында, гайрәте белән нәсел айгырларын сугып үтерә ала торган электр тогын адәм баласы әле могҗиза итеп кенә сөйләп йөргән бер вакытта, акыл көче үзе генә берни дә майтара алмаган. Җир йөзенә капитал кил­гәнче, катып калган законнарны дер селкетеп буржуазия завод-фаб- рикалар сала башлаганчы, җир мае үз өнендә тыныч кына ята биргән.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Бөгелмә алпавыты Ма- лакиенко Сок һәм Чишмә буйларында җир казытып, шурф эшләре башлап җибәрә. Түбән Кармалка авылы янында казыткан утыз биш сажин тирәнлегендәге коедан ике йөз пот асфальт һәм сиксән чиләк җир мае суыртып ала. Ләкин бу хәзинә тоткан чыгымны капларга да, өмет иткән шөһрәтне яулап алырга да җитми.

Бөгелмә алпавытыннан соң ун еллар чамасы узгач, хәзерге Татар­стан туфрагына ерак Америкадан Шандор дигән берәү килә. Крестьян ширкәтеннән җир сатып алып, Шөгер авылы янына скважина кора. Өмет зурдан була капиталистның. Җир өчен, хезмәт өчен акча кыз­ганмыйча, 354 метрдагы ташкүмер дәвере ятмаларына чаклы төшеп җитә. Ләкин ул да, көткән нәтиҗәсенә ирешә алмыйча, тәртәләрен ки­ре борырга мәҗбүр була.

Америка капиталисты белән Бөгелмә алпавыты акча туздырып һәм шулчаклы көч куеп та берни майтара алмаганнан соң, Идел буйла­рыннан нефть эзләү туктала. Барлы-юклы битум заводлары да, үз- үзләрен аклый алмыйча, капкаларына аркылы такта кадаклыйлар.

Кырык ел буена тын ята Идел-Урал буйлары.

Беренче бөтен дөнья сугышы Пермь битумына янә бер мәртәбә про­мышленникларның күзен яндырып ала. Дөньядагы иң зур капиталис­тик фирмаларның башлыгы шведлы Нобель фирмасы һәм инглиз ак­ционер компаниясе 1910—1914 елларда Идел буеның Сөкәй авылын, Сок суының Камышлы тирәләрен тагын бер мәртәбә айкап узалар. Алардан соңра бу тирәләргә үзенең компаньоннары белән рус про­мышленнигы Дёмин килеп чыга. Ләкин жир куенында бик тирәндә яткан нефть алай тиз генә өскә күтәрелергә ашыкмый.

Иң акыллы башлар аптырауга кала. Нәрсәдә соң хикмәт? 1<өч- гайрәт житмнме? Әллә кирәкмәс жирдән эзләп, юкка вакыт әрә.ү итә­безме? Ни өчен мәрхәмәтле җиребез берәүгә дә хәзинә амбарын ачып салырга теләми?

Укымышлы агай-эне әйткән: өч йөз илле сажин тирәнлегендәге кое­дан, дигән, куе кара битум табылган икән, бу инде, димәк ки, нефть­нең барлыкка килгән урыны дигән сүз. Бүтән жирдән эзләмәгез дә, тапмассыз да! Нефть ятмалары инде жимерелгән, нефтьнең калдык- постыгы гына жир куышларына утырып калган, утыра-утыра алар да куерып беткәннәр. Дистәләгән укымышлы Идел-Урал буйларыннан жир мае алу мөмкин түгеллеген исбат итеп, бу районга матәм маршы уйнарга әзер торганнар.

Кешелек дөньясының гажәеп бер хасияте бар: инде ирешеләсенә ирешелде, тикшереләсе тикшерелде, шуннан ары булмас, дисең. Юк,, каяндыр бер тынгысыз жан килеп чыга, әнә шул тынгысыз жан дөнья галимнәре белән пычакка пычак килә: үзенчә уйлап, үзенчә фикер йөр­теп, үзенчә исәпли башлый. Карыйсың—булмастайны булдыра, адәм ышаимастайга ышандырып куя.

Гасырларга берничә генә туа торган әнә шундый тынгысыз Жан­нарның берсе — Иван Губкин.

Гажәеп кеше булган Михайло малае Иван. Ока елгасы буендагы Муром тирәсе авылларының берсендә туып, бала чагын көтү көтеп- уздырган. Бөтеркәч башлы, каш астыннан карап йөри торган үсмер малай, сыерлары чирәм утлап йөргән чакларда, яр өсләреннән түбән­гә шуып төшә. Текә ярлар пычак белән телеп төшергән төсле! Җир кабыгы катлы-катлы. Бу бик тә сәер тоела малайга. Көзен мал-туар- абзарларга ябылгач, Иван мәктәпкә йөри. Зирәклеге, тырышлыгы бе­лән танылып, укытучылар семинариясенә барып керә.

«Бу кеше үз юлын тапты инде, бөтен гомерен балалар укытып уз­дырыр инде», — дигәннәр авылдашлары. Авыл укытучысы ала торган унбиш сум жалованье сала мужигына буй җитмәс хәзинә булып тоел­ган. Ләкин Михайло малаеның күңелендә башка уй: актарасы иде тауларны, гизәсе иде дөньяларны!

Укытып алган акчасын ай саен яшереп янчыгына жыя барып, ки­рәк кадәр мая туплагач, хыялый егет, аркасына юл капчыгы аса да Питер каласына юл тота. Анда реаль мәктәп буенча үзлегеннән имти­хан тапшырып, Тау институтының мәрмәр баскычларына килеп баса.

Яһу! Бер урынга унар кеше туры килә торган имтиханга генерал балалары, купец-чиновник балалары җыелган чакта кая инде ул му­жик баласына анда борын төртү! Ләкин могҗиза: мужик оаласы дигәнебез, белем байлыгы һәм кыю фикерләре белән имтихан алучы­ларны таң калдырып, институтка уза. Ярлы-ялчы хәлендә яшәп, ял көннәрендә Невада баржалар • бушатып, җан-фәрманга тырыша тор­гач, китә эшләр җайга: сәламәт тәненә жсгәр, зирәк башына белем җыйган Иван Михайлович Губкин, 1912 елның көзендә тау инженеры дигән беренче дәрәжәле дипломны күкрәк кесәсенә салып, туп-туры Майкопка юнәлә.

Башлана шуннан тынгысыз эзләнүләр.

Көтүче-академик дип даны чыккан искиткеч зур галим нефть геологиясе буенча дөньяда иң яхшы дәреслекләрне яза. Ленин фәрма­ны белән, революциядән соң, Икенче Баку районнарында — Иделдән алып Уралга хәтле булган гаять зур иңкүлектә — нефть эзли.

Дөньяга даны таралган укымышлылар бәхәсләшә Губкин белән. Ләкин көтүче-академик сүзендә нык тора. Аның кебек алдан күрү, аның кебек прогноз куя белү сәләте берәүдә дә булмый. Егерме ел­лык авыр хезмәт, егерме ел буена түгелгән маңгай тире бушка китми. 1932 елда безнең кардәш республикабыз Башкортстан туфрагында, Ишембайда, сигез йөз метр тирәнлектән нефть фонтаны атып, агач буровойны күз ачып-йомганчы йомычкага әйләндереп ташлый! Анна­ры Татарстан җирендә Шандорлар, Нобельләр, Малакиенколар шөһрәт казана алмаган җирләрдә — Шөгердә, Баулыда, Писмән якла­рында бер-бер артлы нефть фонтаннары ата.

Әнә шул көннән башлап иксез-чиксез Ватаныбызның барлык якла­рыннан, партия чакыруына буйсынып, олы хәзинә җирләренә илнең осталары җыела башлады. Алар арасында кайчандыр бәхет эзләп чы­гып киткән татар эшчеләре дә бар иде.

II

йокы бүлмәсендә — төенчекләр, капчыклар, газета кисәкләре. Тә­рәзәләр пәрдәсез. Кичә генә, ул эштән кайткан чакта гына, кош бала­ларыдай чебердәшеп, куанышып алган каршы балалары, бүген кайсы кая авып, йоклап киткәннәр. Сәлим белән Илдар җәймәсез матрац өстенә чүмәшкән; Разия белән Рәйсә, башларын башка куеп, әрҗәләр өстенә ауганнар. Төпчеге Кәрәм сандык буенда утырган көе башын кыек салган. Мәшәкать күп булды аларга. Капчыклар тутырдылар. «Әти, поезд кайчан килә?» — дип аяк астында буталып йөрделәр. Әниләре Тәүфиканы, быел җиденче классны тәмамлаган абыйлары Ваһапны алҗытып бетерделәр. Ваһап энеләренең сорауларына җавап бирә-бирә арып беткәч, ахырда түзмәде, кулларына дәү генә бер капчык тоттыр­ды да уенчыкларын санап тутырырга кушты. Инде менә арып йокыга да киткәннәр...

Лотфулла абзый хуҗаларча бер кайгырту белән төенчек-әрҗәләр арасыннан балаларын барлап йөрде дә, чишеими-нитми йоклаган Кәрә- менең ботинкаларын салдырып, зал якка чыкты. Монда да бүлмәнең асты-өскә килгән. Кием шкафының ишеге төбенә хәтле ачык, радио­алгычның антеннасы өзелгән, дәшми. Тәрәзә төбе тулган гөлләр: бохар кынасы, зәйтүн гөле, әдрәс талы. Алар күчми, аларпың яңа урынга ботаклары гына бара. Ничәмә-ничә урында алар шулай гөл үрчетеп калдырдылар инде...

Стенада борынгы көзге кыйшаеп тора. Аны урыныннан кузгаткан­нар да, алырга онытып, шул кыйшайган хәлендә калдырганнар. Лот­фулла абзый үзләре белән бергә гомер кичергән, йөзен инде чебеннәр чуарлап бетергән әнә шул көзгене әйберләр янына төреп салмакчы булып стенага үрелде. Үрелде дә... туктап калды. Көзгедән аңа тал­чыккан, маңгай сырлары тирәнәйгән сары мыеклы бер абзый карап тора иде. Фуражкасын салды. Тирләп киткән такыр башын, маңгаен сөртте. Чәчләргә кунган чал бөртекләре күбәйгән. Хәер, чәчкә чал төшкәнне көзгегә карамый да белергә була. Кичләрен урын өстенә сузылгач, буыннарның рәхәт сулкылдавына бирелеп ятасың. Карчыгы Тәүфика бу көннәрдә бик бәйләнчек булып китте. Иртә дими, кич дими, җанны ашый торган сүзләрен тезеп кенә тора: туйдым бу чегән тормышыннан, гарык булдым. Кайчанга чаклы сузылыр бу йортсыз йомран булып, мосафир булып юлда йөрүләр? Каршы сүз әйтеп бул­мый. Тәүфика дөрес әйтә. Менә монда, Куйбышев каласында, ныклап
төпләнергә иде исәпләре. Уралдан башлап Бануларны әйләнеп кайтып урнашканнар иде бит. Куйбышевның чисталыгын да яраткан, кешелә­рен дә үз иткән иде Лотфулла абзый. Идел ярына салынган Чапай батыр һәйкәле янында, аның елга ягына таба ашкынып сузган кулы астында, кичке Идел өстенә ут баганалары сузылуын, пароходлар узуын карап, яшь чакларын, гражданнар сугышында йөргән вакытла­рын искә төшереп утырырга ярата иде. Өенә кайтса — фатиры әйбәт, ашаса — табында ашы бар иде. Фатирны тәмам кеше иткән иде шул: ишек-тәрәзәләрен җылыткан, идәннәрен чөйләп кыскан иде. Балалары­ның укый торган мәктәпләре дә бик якын иде. Шәт инде, пеноиягә чыкканчы гомерне шушында үткәрербез, балаларны да зур дөньяга шушыннан очыртып җибәрербез, дип йөриләр иде.

Инде менә «китәләр. Кәлимәт. Гуган яклар. Син моңарчы юк идең бит соң? Әйттеләр. Күңелләрне әллә нишләтеп җибәрделәр. Моннан китүе дә кыен. Бригадасы кала. Квартиры кала. Иң үзәкне өзгәне— утыз еллар бергә гомер иткән, бергә «җир борган» Константин Дорого­милов кала. Ярый ла яңа урында кадереңне белсәләр. Теше коелган иске борау кебек, буровойдан чыгарып ташламасалар...

Кәлимәт. Туган яклар. Чыгып киткәненә шушы көзге белән бер яшь. Уралда, Югары Чусовой каласында, олаучы булып эшләгән елны алган иде. Рамнарын үзе сырлады, буяуларын үзе яңартты. Ул чагын­да бу көзге типсә тимер өзәрлек Лотфины, өйләнеп кенә җибәргән Лотфины күрсәтә иде. Мыек та юк иде әле ул чакта. Бүген инде бу көзгедән алтынчы дистә белән баручы, җир өстендә бик күп буровой вышкалары утыртып калдырган Лотфулла Дияров карый.

Ул тагын бер мәртәбә күзләрен тутырып көзгегә карады. Алырга­мы? Калдырсаң — кызганыч, бергә гомер ителгән. Алсаң — җан борчуы, ватылып куюы бар. Әйдә калсын. (Көзгене турылабрак куй­ды). Аңардан кадерлерәк нәрсәләр дә кала. Идел кала. Чапай батыр кала. Константин Дорогомилов кала. Көзге кайгысымыни!

Кулын селтәп, ишеккә таба китте. Кире килде. Юк, ярамый, төреп салырга кирәк. Тәүфика үпкәләр, күзең-башың әйләнгән, диер. Кәли­мәт дигәч тә, анда сине бик көтеп торалар, ди. Әзерләп куйганнар, ди. тот капчыгыңны! Әзерләп куюын куймаганнар да, ни дисәң дә ата-ана туфрагы, туган туфрак. Алай түгел ул, карчык, дөрес сүз сөйләмисең син. Анда бит әле безнең, начармы, яхшымы, улыбыз эшли, Булаты­быз. Ярый, ярый, ачуланма, көзгене төреп салабыз аны. Хәтерең кал­масын. Ни дисәң дә дөнья мәшәкате синең өстә. Алты бала. Аларны багасы, аларны ашатасы, өс-башларын юасы, жыласалар юатасы...

Тәмам зиһене чуалган иде Лотфулла абзыйның. Үзе белән үзе сөйләшеп, карчыгының да исемнәрен кушыштыргалап йөри торгач, ахырда кулына ии тотарга белмәстән, лып итеп капчык өстенә килеп утырды да, бу минутта эшлисе иң мөһим эше шул гынасыман, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Уйлары тагын үткән көннәргә китеп барды. Күзлә­рен идәндә яткан капчыкларга төбәгән хәлдә, Константин Дорогоми- ловны искә төшерде.

Дорогомилов аның яшьлек дусты иде. Моннан егерме биш ел элек, Уралда, Чусовайда таныштылар. Лотфулла эштән соңга калып чык­ты. Төн. Шәһәр йоклый. Буш урамнар. Мостовой ташында арба каты дөберди. Койма буенда, каты кар өстенә сузылган карамчыкны күрде. Төшеп караса — кеше. Көч-хәл белән күтәреп арбасына салды. Өйгә кайткач, аяк-кулларын кар белән уды, аркасын спирт белән уды. Оч­раклы юлаучы бераздан ыңгырашып күзләрен ачты. Алып батыр гәү­дәсе белән карават тимерләрен шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты. Мәрткә киткәндәй, көне буе тынсыз калып йоклады. Уянгач та­ныштылар. Чамасыз таза гәүдәле бу урыс ул заманның бик сирәк очрый торган һөнәр иясе, * бораулау остасы Дорогомилов булып чык-
ты. Бик озак азаплаган бер скважинаны тәмамлаганнар да шуны ны­гытып «юганнар» икән. Кайтышлый исереп китеп, кар өстенә егылган икән.

Шуннан дуслашып киттеләр.

Кунакка йөрешә башладылар.

Әйтә бер заман Дорогомилов Константин:

  • Карале, Лотфи, ташла син, туган, бу дилбегәңне, күч син ми- нем буровойга. Мин сине җир куенында яткан серләрне ачарга өйрә­термен, ди. Лотфи абзаңның ул чакта үзенең дә дөньялар айкарга йөргән гайрәтле чагы. Җитә калды бит моңа бу сүз. «Чынлапмы? Аласыңмы?» — «Алам!» Нефть эшендә кешеләр кадерле ул чагында. Кечерәк бер завод чаклы буровойның төрле машиналары, корыч аркан­нары, могҗизалы приборлары белән таныштырып, дөбердәү-шатыр- дауларына күнектереп, берәр атна йөрткәннән соң, әйттеләр: «Әйдә инде син, агай-эне, җиләсрәк урынга мен», диделәр. Верховой итеп вышка түбәсенә менгереп җибәрделәр. Ташкүмерне тирән базларга, шахталарга төшеп чыгарырга кирәк дип әйтәләр иде. Нефть дигәннәре аннан да астарак дип сөйлиләр иде. Әмма монысын чыгару өчен караңгы базларга төшүнең һич тә кирәге юк икән. Җир өстеннән торып кына да чыгарып була икән нефтьне. Алай гына да түгел, нефтьне әле аны җил оясына урнашып, җәен кояш кызуына, кышын кар бураннары дулавына түзеп чыгарырга кирәк икән. Әнә шул мәшәкатьле, борчулы авыр эштә алар Дорогомилов белән егерме биш ел чамасы гомерләрен бергә үткәрделәр. Уралда җир тиштеләр, Бакуда, Ставропольдә, Сыз­раньда, тагын әллә кайларда. Сугыш елларында ил бугазга басып сорады нефтьне. Атналар буена өйгә кайтмаган, буровойда кунып эш­ләгән чаклар күп булды. Гел бергә булу, берең хәлдән тайганда, икен­чең җилкәңне куеп тору алариы ялкынына да, салкынына да күнектер­де. Дуслыкларын корыч кебек нык итте, аерылмаслык итте. Менә бу юлы инде ул үзе генә китә. Куйбышев нефтьчеләре әйттеләр, атаклы бораулау остасы, Константин Дорогомилов безнең үзебезгә бик кирәк шул, сез инде гаеп итмәгез, без аны җибәрә алмыйбыз, диделәр...

...Ишектән ашыгып кына кайтып кергән Тәүфика җиңги капчык­лар өстендә зәңгәр төтенгә күмелеп утырган карты Лотфулланы күреп, шаккатты, кулларын күкрәк турысына кушырды:

  • Әтисе, бахыр! Нишләвең бу, ясан кисәк? Әйберләр җыелып бет­мәгән, машина белешмәгән, менә син тамаша: җәелгән дә утырган. Суң бит, рәхмәт яугыры, әнә шул көзгене төреп сала торсаң да пш янына куш булыр иде ләбаса...
  • Борчылма, әнисе, рәтләрбез. Рәтләнер, диде Лотфулла абзый, һаман да шул бер көенчә, элекке хәлендә кала биреп. Тавышы аның үтә йомшак, бөкрәя төшеп утырган какча гәүдәсе күңел кузгаткыч дәрәҗәдә якын иде. Бу араларда картын гел тиргәп кенә торудан бу­шамаган Тәүфика җиңгинең кинәт тамак төбе кибеп, керфек төпләре җылынып китте. Ни дисәң дә, туган яклар шул. Шуңа башын бөгеп утыра инде бу көйрәк җан.

Каяндыр кухня ягыннан борынына көек исе бәрелгәндәй булды. Әллә инде бәлеше көеп ята. Булыр анысы да. Юл аягына да, Констан­тин Феоиычларны сыйлыйм дип әзерләгән бәлешең эштән чыкса, бу­лыр аннары! Юка шәлен юл уңаенда башыннан сала-сала, кухня ягы­на йөгерде.

Аның артыннан, озак та тормый, тагын ишек ачылды. Зур гәүдәсе белән ишек авызын томалап, бусагада Константин Дорогомилов күрен­де. Кулында — төенчек. Өстендә — бәйрәм костюмы. Күкрәгендә — Ленин ордены белән герой медале. Сирәк очракларда гына тага инде ул аны. Бүген таккан. Зурлап озатам дигән инде кордашын...

Ике оста, бер-беренә каршы атлап, ирләрчә каты итеп кул кысыш­тылар. Аерылуның авырлыгын үлчәп алгандай, бер мизгел сүзсез генә бер-беренә карашып тордылар. Константин Феоныч, кызу килүдән булса кирәк, кызарып чыккан; биек маңгаенда, киңчә битендә тир бөр­текләре күренә, кыяфәтенә көч-гайрәт биреп торучы җәенке үрдәк бо­рынының канатлары киерелгән иде.

  • Соңга кала яздым. Юл уртасында машинаны ватты да куйды бит, иблис. Хет җәяү төшеп йөгер! — диде ул, гаепле тавыш белән. Кулына тоткан төенчеген, авыр мышнап, капчыклар өстенә куйды. — Балаларга булыр дип Серафима әзерләп йөргән иде. Озакламый үзе дә килеп җитәр. Магазинга кереп чыгасым бар дип кенә калды...

Тавышка кухня ягыннан Тәүфика җиңги килеп чыкты.

  • Константин Фиуныч, бахыр, аерылышабыз ич инде... — диде; яулыгы белән авызын каплап, әлерәк кенә тыеп калган күз яшьләрен түгеп жибәрде.
  • Чү, әнисе, чү! Ут эченә китмибез бит. Туган якларга. Кәлимәткә. Улыбыз Булат янына... — диде Лотфулла абзый. Башкача юату сүзе тапмагач, карчыгын бер читкәрәк чакырып алды да, шыпыртлап әйт­те: — Кунакны сыйларга кирәк булыр бит. Ничек анда синең? Бәле­шең өлгерәме?

Тәүфика җиңги шундук аңына килде. Берни булмаган кебек, кухня ягына йөгерде. Фанер такта өстенә куеп, табасы-ние белән бәлешен алып чыкты, пычак белән «зыр круглый» йөртеп, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, бәлешнең капкачын ачты. Тәүфика җиңги, Урал ягы татар авылларының берсендә туып үскән кеше, аш-суга бик оста иде. Бәлешнең капкачын кайтарып салуга, авыз суларын китереп, бө­тен бүлмәгә тәмле ризык исе таралды.

  • Пажалысты, Константин Фиуныч, җитешегез. Ризыкның җылы чакта ашалганы яхшы. Карыныгыз ачкандыр инде, бахырлар.
  • Серафима Ивановнаны көтәбез мәллә? — диде Лотфулла абзый, кордашына карап. Тегесе җилкәсен генә күтәреп куйды, карчыгы ту­рында сүз кузгату уңайсыз иде бугай аңа.
  • Кайгырмагыз, бер дә генә кайгырмагыз, ичмасам. Серафима әхирәт белән безгә дигәне плитәдә тагын бар әле аның, — диде Тәү­фика җиңги, илгәзәк бер юмартлык белән. — Үзегез генә иркенләп бер утырыгыз әле. Чөкердәшеп кенә. Кыста кунакны, әтисе, яме! Авы­зыңа каратып, сүз белән сыйлап утыра күрмә.

Сүзен сөйләп бетергәч, тагын кухнясы ягына таба кузгалды. Оста­ларның үзләре генә, аерылышыр алдыннан икәүдән-икәү генә, уты­рырга теләүләрен сизенә иде ул. Бераз гына «төшереп» тә ала торган­нардыр инде. Тәүфиканың андый нәрсәне бигүк өнәп бетермәвен белә­ләр. үзләре генә утырсыннар әле бер чөкердәшеп.

Константин Дорогомилов, Тәүфика җиңги чыгып киткәч, Лотфулла абзыйга күз кысып, кесәсеннән бер «старка»ны чыгарды. Хуҗа үзе әйберләр арасыннан кавырсын стаканнар эзләп алып килде. Беренче стаканнарны чирек гасыр бергә үткәргән тормыш өчен дип күтәрде­ләр. Лотфулла абзый, эчкәннән соң, иреннәрен бөрештереп, борыны белән озаклап һава алды, стакан төбендә калган берничә тамчыны гөлгә сипте, шешә бөкесен тәгәрәтеп алып киткән песи баласына мо­ңаеп карап утырды. Аннары, исенә төшеп, кечкенәдән үк өйрәнгән га­дәте буенча, кунагы алдына майлырак калҗаларны этә-этә, сыйларга кереште. Әле һаман ипи иснәштереп утырган Константин Феонычка әйтте:

— Заманында хутлырак эчә идең син, картлач. Штуты бирешә башладың әле бу елларда...

 

Дорогомилов, кулына агач кашык алып, бер калҗа ит кабып җи­бәргәч, буш стака.нны ипләп кенә читкәрәк күчереп куйды, кул арка­сы белән авызын сыпырып, ашыкмый гына сүз башлады:

  • Заманалар үзгәрә, Диярич. Беренче танышканда, син бөтенләй дә эчә белми идең. Безнең халык аракы эчми, дип мактанган да идең. Ә хәзер күз генә тимәсен... Ә мин үз гомеремдә аракыдан исергәнем­не белмим дип әйтер идем, бер мәртәбә исердем. Анысы да — файда­га! Шул чагында исермәгән булсам, синең кебек җан дусны каян табар идем мин?..

Алар дуслык турында сүз куертырга яратмыйлар иде. Күрәсең, бү­ген, аерылышу көнендә, каты бәгырьле бу эш кешеләренең дә күңел кыллары шактый бушаган.

  • Ул чактагы исерүемнең дә сәбәбе бар, — диде Дорогомилов өзелгән сүзен ялгап. — Безнең рус халкы, әгәр эчәргә уйласа, закус- кага ачырак нәрсә кабарга ярата: тозлы кыяр, тозлаган балык, су­ган, сарымсак ише... Менә шул исертә дә. Беренче стаканны, тәмамла­ган скважина саулыгына, диделәр — эчтек. Икенчесен, үзең беләсең, безнең халык патриот, ил саулыгына, диделәр — эчтек. Ә өченчесен Корыч бабай саулыгына! Ничек эчмисең. Ярамый, туган, эчми ка­лырга. Без аңа ышанган, без аңа тормышыбызны тапшырган. Урра кычкырып эчтек. Мин, конешно, нормамны белә торган идем, бу юлы якланыбрак кителгән, ризык-мазар кабылмагаи. Өстәвенә тагын бер стакан артыгын да каплаганмын. Ә менә сиңа килеп исергәнем булды­мы минем? Булмады, дөрес әйтәсең. Ни өчен дисәң, хозяйкаң алтын куллы синең. Ризыкны пешерсә, пешерә инде, аракының иң азгыны да, спиртның туксан градуслысы да җиңә алмый аның ризыгын.

Ризык-тәгамь турында кузгалган сүзне Лотфулла абзый үз файда- ' сына эләктереп алды. Авылда, Зәй буйларында үткәргән үсмер чак­ларын хәтерләп, туган якларының матур гадәтләрен, кешеләрен мак­тарга кереште. Нияте аның бик гади һәм хәйләсез иде. «Әгәр мин үзем белгәннәрне матур итеп сөйләп бирә алсам, Константин Феонычны Кәлимәткә күчәргә омсындыра алмаммы?» дигән балаларча беркатлы ышану яши иде аның күңелендә.

  • Яхшы кешеләр яши минем туган якларымда. Киң күңелле ке­шеләр, Феоныч...— дип башлады ул сүзен. Шуннан соң әйтер сүзенең дәрәҗәсен күтәрергә теләгәндәй, беравык дәшми торды. Кесәсеннән озак еллар йөрүдән инде бизәкләре уңып беткән чигүле янчык чыгарып, янчык эченнән көмеш портсигар алды. Дустына папирос тәкъдим итте. Үзе кабызды. Тирән итеп эчкә* төтен алгач, яшьлек истәлекләренә би­релеп, янә җай гына сөйләп китте: — Көзен, җир өстенә беренче кар яткач, теләсәң кайсы йортка барып кер син, Феоныч, иң кадерле кунак булырсың. Энҗеле калфак, чәмчәле читек кигән чибәр-чибәр кызлар синең алдыңа каз коймагы китереп куярлар. Ашамасаң, үпкәләрләр. Каз өмәләре башланган чак булыр бу, туганкаем. Халыкның бәйрәм иткән чагы. Яшь киленнәр сине кыстый-кыстый сыйларлар. Моңлы итеп җыру җырларлар, үткен сүзләр белән күңелеңне .күтәрерләр. Матур бәйрәмнәре бар безнең халыкның, шәп бәйрәмнәре! Яки менә язын, карлар бетеп, җир кипкәч, сахрага чыгып кара. Тубал күтәреп бодай чәчүче аксакал игенчегә, җир хуҗасына, күз ташла. Аның алдыннан, бүрек эченә күкәй тутырып малайлар йөгерешер, һи-и, җүләр, ул үзе бер дөнья бит... Ә менә син сорап кара, нигә кирәк ул күкәй, диген, мин сиңа әйтеп бирермен аны. Ул, димәк ки, бодай бөртеге тавык кү­кәе чаклы булып үссен өчен. Ипекәйдән, димәк ки, җир үзенең дымын кызганмасын өчен.

3. .С. Ә.- № 8.

Аның сүзләрен ярату һәм соклану белән, ләкин инде бу хәлләрнең бик күптән булуын белгәнгә бераз гына елмая да төшеп тыңлап утыр­ган Константин Дорогомилов түзмәде:

 

33

 

  • Синең әтиең дә бодайны шулай чәчә идеме, Диярич?—дип со­рау бирде. Лотфулла абзый кайчандыр әтисенең җиргә тиенгәнче Бө­гелмә алпавыты Ялачичта ун ел буе батрак булып эшләвен аңа сөйлә­гән иде. Картның йөзеннән күләгә узып китте. Гүя, кордашының сү­зен ишетмәгәндәй, ул аңа үзе сорау бирде:

— Ә синең чын сабантуен күргәнең бармы, Феоныч?

— Кинода күргәнем бар.

  • Юк, Феоныч, юк. жан кисәгем. Кинодагы сабантуе сабантуй гүгел. Мәсхәрә ул, карикатура! Сабантуе ул, Феоныч, колгалар күтә­реп, өй борынча сөлге җыеп йөрүдән башлана. Бер ел эчендә авылга ничә килен төшкән, шуларның кайсысы булдыклы, кайсысы булдык­сыз — әнә шул сөлгеләр әйтеп бирә инде аны. Ә ат аягы кыздырган­ны күргәнең бармы? Күргәнең юк и күрмәссең дә син аны. Ни өчен дип әйтсәң, бетте ул сабантуеның настоящийлары. Юк ул, Феоныч, юк!

Әле генә кордашын туган якларына алып кайту өчен ярсындыру нияте белән сүз башлаган Лотфулла абзый, бөтенләй икенче якка ча­лулап кереп китүен сизеп, шып туктады.

  • Юкка кайгырасың, Диярыч. Туган якларыңның сиңа дигән ма­тур гадәтләре болай да күп калгандыр әле, диде Дорогомилов, аның хәленә кереп.— Иң яхшысы, кордаш, син миңа барып урнашу бе­лән хат яз. Авыр булса, ярдәм кирәк булса — яшермә. Туп-туры! Без синең белән моңарчы намусыбызга каршы килеп яшәмәдек, син моны яхшы беләсең. Бригаданың сиңа яңасын бирәчәкләр инде — анысы- бәхәссез. Ләкин син кыюрак бул, таләпчәнрәк. Монда сине сабыр хол­кың белән дә яраталар иде, нигә дисәң, синең монда кешеләр ничә- мә еллар эшеңне күргән, холкыңны аңлаган. Ә бит анда барысы яңа, барысы башкача — нефть скважиналарыннан башлап кешеләре­нә тикле! Мин инде аларны яхшы белгән — яңа урында эшләрне көй­гә салганчы азмы утын турап ташлыйлар. Шулай булгач, катырак, куллы булу беренче мәлгә бер дә зыян итмәс, — дип бетерде ул сү­зен. Боларны сөйләгән чакта аның кашлары җыерылып, йөзе гел җит­ди булып торды. Ниһаять, сөйләп бетергәч, ул әкрен генә елмаеп куй­ды: — Күрдең, туганкай, мин сиңа ел буена скважина борауларга- җитәрлек акыллы сүз төяп җибәрәм!

Җиңелчә генә көлешеп алдылар.

Тәрәзә артында төнге талгын җил белән яшь юкәләр шаулашты. Урам тавышлары ишетелеп торды. Әнә шул тавышлар арасыннан бер­ничә машинаның, авыр йөк машиналарының, өй түренә килеп тукта­ганы, барысы бергә моңлы кычкыртып сигнал бирүләре ишетелде. Кинәт, күзләрне камаштырып, тәрәзәләрдән өй эченә, идәндә яткан төенчек-капчыклар өстенә көчле ут көлтәләре бөркелде.

Дорогомилов ашыгып урыныннан торды, тәрәзәгә капланып, урам­га карады.

  • Килеп җиттеләр, Диярыч!
  • Кемнәр килде? Нигә килде?
  • Егетләрең килде. Бригадаң!

Шатлыгы йөзенә бәреп чыккан Дорогомилов яшьләрчә бер җитез­лек белән Лотфулла абзыйның җилкәсеннән эләктереп алды.

Менә, Диярич, нинди егетләр тәрбияләп калдырасың син безгә. Арсланнар! Бөркетләр!

Лотфулла абзый шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды: аны озатырга, машиналарга төялеп, бригадасы килгән икән ич. Аңа кинәт түзеп тормаслык моңсу булып китте. Дорогомилов моны аңла­ды, машиналардан җиргә сикерешкән бораулаучы егетләрне каршы алырга дип, беренче булып, үзе урамга чыгып китте.

in

Юлга чыгуларына ике тәүлек тулганда, Кәлимәткә килеп җитте­ләр. Лотфулла абзыйның йорт кирәк-яракларын Куйбышевның ике нөк машинасы, гаиләсен егерме кеше сыешлы автобусы китерә килде. Лотфулла абзый үзе, трестны борчымыйм дип, машина-мазар сорама­ган иде. Күчкәндә поезд белән күченербез, әйберләрне контейнер белән Бөгелмәгә җибәрермен дип йөри иде. Аның кайгысын Дорогомилов кайгырткан икән. Шул турыда автобус шоферыннан сорашып белгән­нән соң, Лотфулла абзыйның кабат күңеле нечкәреп, кордашыннан аерылу сагышын Тәүфика җиңги белән уртаклашмакчы булган иде, ләкин карчыгы сөйләшергә дә теләмәде. Ул ике тәүлек буена керфек тә какмаган иде: юл маҗараларыннан бик тәэсирләнгән балалары­ның тамакларына начар ашаганга борчылып, авырып китмәгәйләре дип куркып утыра иде.

Машиналар Кәлимәткә килеп җитеп, барак тибындагы озынча бер бина алдына туктагач, Лотфулла абзый, җиңел сулап, автобустан төште. Кожаныннан юл тузаннарын кага-кага, ашыгып кына болдыр­га таба юнәлде дә, бинаның түбәсенә беркетелгән зур гына тимер выш­ка макетына күзе төшеп, туктап калды. Кулларын каш өстенә куеп, беравык әнә шул макетка карап торганнан ..соң, болдырдан күтәрелде, ишекнең ике ягына стенага беркетелгән кара пыялада көмеш хәреф­ләр белән эре итеп:

«КӘЛ ИМӘТБУ PH ЕФТЬ» ТРЕСТЫ

дип язган сүзләрне укыды.

Трестта аның килүен беләләр икән. Болдырга ашыгып кына ике кеше чыкты. Чыгучыларның берсе озын буйлы, кырыс чырайлы, илле яшьләр тирәсендәге кеше иде. Көн шактый ук эссе булуга карамастан, аның өстендә тулы форма: һәйбәтләп үтүкләнгән көрән костюм, кер- мазар кунмаган чытыр ак күлмәк һәм бик пөхтәләп, җиренә җиткереп бәйләгән кара галстук иде. Беләгенә плащ салган иде.

Лотфулла абзыйны беренче булып ул каршылады. Кара төк бас­кан.дәү кулын мастерга сузып:

  • Таныш булыйк. Трест управляющие Кожанов, — диде.

Лотфулла абзый аңа үзенең кем икәнен әйткәч, управляющийның соры үткен күзләрендә бер генә секундка ягымлы җылы нур кабын­ды, ләкин ул бик озакка бармады. Кожанов үзе белән чыккан кешегә габа борылып, әвәлге төсле үк җитди-.кырыс чырай белән әмер итү то­нында әйтте:

  • Митрофан Панасович. Иптәш Дияровны сезнең карамакка тап­шырам. Танышыгыз, сөйләшегез, урнаштырыгыз. Ул турыда миңа ир­тәгә махсус хәбәр итәрсез. — Лотфулла абзыйга таба борылды, сизе- лер-сизелмәс кенә баш иде: — Гафу итегез, иптәш Дияров, киңәшмәгә ашыгам. Сезнең белән тагын иркенләп сөйләшербез. Хәзергә хушы­гыз! — Беләгенә салган плащен өстенә киде, трест бинасы буенда гө­релдәп торган «Вездеход» машинасына кереп утырды да ишеген ша­пылдатып япты. Машина үз артыннан әчкелтем зәңгәр төтен бөркеп, үзе күтәргән тузан эчендә күздән югалды.

Лотфулла абзый управляющий киткән якка карап: «Кешеләр мон­да кырыс чырайлы икән», — дип уйлап бетерергә өлгермәде, аны үзенең карамагына калдырып киткән кеше, ягъни болдырдан килеп чыгучыларның икенчесе, холкы-фигыле белән Кожановның капма-кар­шысы булып чыкты. Өстендә аның бернинди рәсми кием түгел, ул гадн генә итеп, чигүле ак күлмәк өстеннән ефәк билбау тагып куйган,

 

әнә шул ефәк билбау аның тәбәнәк йомры гәүдәсен таралып китмәсен өчен урта бер җиреннән юри буып куйган төсле тоела иде. Сүзгә дә ул управляющийга караганда күп өлеш юмартрак икән. Кожанов, үзенә мөрәҗәгать итү белән, җилт-җилт атлап, Лотфулла абзый янына килеп тә җитте:

  • Мастер иптәш Дияровмы? Куйбышевтапмы? Бик шәп! Бик ва­кытлы. Күптән көтә идек! Татарстан тәҗрибәле мастерларга мохтаҗ. Без сезне хәзер урнаштыру ягын карарбыз. Семья яклары ничегрәк сезнең? — Сөйләвеннән бер минутка да туктамыйча, автобус ишеген барып ачты. Ишек буена килеп бөялгән төрле зурлыктагы биш-алты баланы күреп, артына чүгеп куйды: — Болар бар да сезнең беләнме? Ничә семья монда, иптәш Дияров?!
  • Бар да минем белән. Бер семья, диде Лотфулла абзый, ты­ныч кына. — Арыдылар.* Талчыктылар. Кайдадыр урнашып, ял итеп аласы иде бит... иптәш кем, сезне кем дип дәшим соң? *
  • Сез мине контора директоры Митрофан Зозуля дип дәшерсез. Хәтерли алмасагыз, мәгънәсен дә әйтеп бирәм: Зозуля украинча кәк­күк дигән сүз. Ягъни кеше гомерен санаучы яз кошы. Нәкъ шул үзе. Инде квартир мәсьәләсенә килгәндә, бездә ул як йөз процент көйләнеп җитмәгән. Кыенрак. Шулай да без сезгә, Җирле советлар белән киле­шеп, бер буш йорт табып куйдык. Дөрес, ул комфорт түгел. Эшләп бетерәсе вак-төяк эше бар. Анысы әллә ни зур кайгы түгел. Безнең хлопецлар батыр. Күрми дә калырсыз, ялт итеп ремонтлап та куяр­лар. Ремонтлап та куйган булыр идек, әле кичә генә таптык. Халык­ның күбесе авылларда яши. Моңарчы палатка корып та яшәгән чак булды. Ну, ничаһо, кайгырмагыз, җайланыр, шунда беррәттәи булачак бригадагыз белән дә танышып алырсыз...

Зозуля йомшак һәм көйле украин акценты белән сүз энҗеләрен тук­таусыз сибеп тора иде. Лотфулла абзый ихтыярсыз: «Вәйт сөйли адәм, ничек теле армый»,дип уйлап куйды.

Митрофан Зозуляның сүзе артыгы белән расланды. Яна килүчеләр сыенырга тиешле почмак — байтак еллар буена кешесез торган иске йорт — Лотфулла абзыйларны караңгы чырай белән каршылады. Аның тәрәзәләренә аркылы такта кадакланган, ишеге кыегаеп, бер күгәнендә генә асылынып тора, идән сайгаклары булган урында кара җир күгәрек дымлы исләрен аңкыта иде.: Үзләренең йортларын ихлас күңелдән яраткан миһырбанлы бәндәләр, күрәсең, рөхсәт-мазар сора­мыйча гына, аның идән сайгакларын ташып бетергәннәр.

Тәүфика җиңги озак еллар тик торудан кеше җылысы качкан буш каралты эченә килеп кергәч, дымлы күгәрек искә бөтен гәүдәсе белән калтыранып, ишек төбендә туктап калды. Куйбышевтагы өч бүлмәле якты квартирның барлык уңайлыкларыннан соң, ишле балалар белән монда килеп керү җәһәннәмгә керү белән бер иде аңа. Ләм-мим сүз дәшмәстән, ул иренә күтәрелеп карады. Әмма иренең кысыла төш­кән күзләрендә; тетрәнгән иреннәрендә тирән бер әрнешү, сүз белән әйтеп бирә алмастай газап барлыгын күреп, аптырап калды.

Лотфулла абзыйның әрнешүе менә нәрсәдән иде:

Кәлимәтнец яңа өлешендәге чүлмәк түбәле фин йортлары, озын такта бараклары һәм тирә-ягына коры кызыл балчык өелгән тирәл- тйрән-траншеялары һәм әрдәнәләп өелгән соры таш таулары яныннан өч машина бер-бер артлы сакланып кына үткән чакта, ул моннан ейерме биш еллар элек үзе белгән Кәлимәтне танымады. Юк, монда эһекке Кәлимәтнец бернәрсәсе дә юк, бөтенесе яңа, бөтенесе башкача иде. Башкача булганга күрә, ул аны дулкынландырмый да, күңелен дә кузгатмый иде. Мондый төзелешләрне азмы күрде ул ил буйлап йөргәндә: Урам саен чокыр, чат саен күтәрү краны, кая карама тез’елеш чүбе; өем-өем йомычка, өем-өем ватык кирпеч. Урамнардагы
тәртипсезлек әле күптән түгел генә башка чыккан һәм' җиң сызганып үз хуҗалыгын корырга керешкән яшь хуҗаның биниһая зур ишек алдын хәтерләтә иде. Андый чакта, үзеннән-үзе билгеле, төзелеш чүбе­нә игътибар ителми, тизрәк йортны җиткезәсе, тизрәк яңгырлардан, суык җилләрдән ышыкланасы килә. Ә чүп ул
нәрсә! Аны көрәп ташлавы берни түгел, һәм, чыннан да, әнә шундый чүп-чарлы ике урамны узуга, машиналар асфальтлы киң проспектка килеп чыкты­лар. Лотфулла абзый урамны шундук таныды: бу иске Кәлимәтнең үзәк урамы ич. Карале, ничек матур итеп бизәгәннәр аны. Элегрәк аның матурлыгы чокыр-чакырлы булганга гына сизелмәгән икән ләба­са. Асфальт җәеп җибәргәч, кыл кебек тураеп калган ич бу. Олы урамдагы иркенлеккә, чисталыкка сөенергә өлгермәде, аның йөрәген рәхәт-рәхәт авырттырып, иске Кәлимәтнең тар урамнары, ул аунап үскән тыкрыклары башланды. Бу Кәлимәтне бер дә үзгәртмәгәннәр. Әйтерсең, нефть шәһәре белән чагыштырып карау өчен, юри шулай калдырганнар. Салам түбәле, кабык түбәле Кәлимәт. Тукта, чү! Кай­чандыр ул яшәгән аулак почмакка — Көбәшләр тыкрыгына борыла­лар түгелме? Шунда бит. Шунда лабаса! Я хода, никадәрле истәлек! Тукта, бу ни бу: алар өе турындагы йөз яшәр өянке кая киткән? Ә бу күрше йорт кемнеке? Бу соң Көбәш Шәвәлиләре түгелме?

Машиналар, Шәвәли йортын узып, ярым җимерек бер йорт алдына килеп туктагач, Лотфулла абзыйның дулкынланудан йөрәге кысылды. Ул туып үскән йорт иде бу. Үзе югында, үзе ил кайгысын кайгыртып йөргән чакта, аның ата-бабасы. нигезен менә нинди хәлгә китергән­нәр...

Ир белән хатын, бер-берсенә күтәрелеп карарга кыймыйча, буш йортның бусага төбендә сүзсез генә басып торган чакта, йомры гәүдә­сен туп урынына тәгәрәтеп, Митрофан Зозуля тагын килеш җитте:

«— Әйттем бит, комфорт түгел дип! Бераз гына ремонтлыйсы бар моны: пыяла куясы, морҗа чыгарасы, идән җәясе. Ничаһо! Безнең хло- пецлар батыр: күрми дә калырсыз. Әгәр ошамый икән — баракка. Мин баракка киңәш итмәс идем: анда тыгыз, анда тавыш күп. Үз җаегыз­га карагыз. Баракка дисез икән — баракка.

Лотфулла абзый, йорт стеналарына төбәлгән хәлдә, кискен итеп:

  • Мин беркая да китмим! диде һәм, тешен кысып, йорт тирәсен әйләнеп чыкты.

Тәүфика җиңги иренең усалланып киткән күзләрен, тетрәнүче мыек чылгыйларын күреп, тизрәк автобуска менеп чүмәшүне кулайрак күрде. Ә директор алариы, шоферга аңлатып, якындагы ашханәгә озатып җи­бәрде. йөк машиналарының шоферлары да, автобуска утырып, тамак ялгап алырга киттеләр.

.Алабута баскан ишек алдының урта бер җиренә туктап, Лотфулла абзый тәмәке кабызды. «Куйбышев машиналарын кайтарып җибәрергә кирәк. Кеше кайгысы кештәктә. Синең җимерек йортыңны саклап утыра алмаслар», дип уйлады.

Уңайсызланып һәм аптырап калган Зозуля, аның каршысына басып:

  • Тиздән бригада килеп җитә. Без аны хәзер рәтлибез!., дип, га­дәтенчә тагын җиңел генә сүз башлаган иде, Лотфулла абзый аны:
  • Кандай сез, иптәш? Туган якларыгыз кайсы яклар?дип ярты сүздән бүлдерде.
  • Минем туган яклар — Украина. Хатыным белән ике балам Киевта калды, Крещатикта. Чәчәкле яклар безнең, гөлгә бай яклар...
  • Теләп килдегезме, көчләп җибәрделәрме?
  • Көчләп дип... Партия кушкан эштән ничек баш тартасың. Татар хлопецларын нефть эшенә өйрәтергә кирәк бит.
  • Утырыгыз, нигә басып торасыз?

Зозуля, кая утырсам чалбарымны буярмын икән, дигәндәй, тиз генә тирә-ягына карангалап алды. Аннары кесәсеннән зур гына кулъяулыгы чыгарып, шуны җиргә җәйде дә, алабута сабакларын сындыргалап, яулыгы өстенә утырды.

  • Ала-аай... дип сузып куйды Лотфулла абзый, ул утыргач. — Туган яклар чәчәкле дисез алайса. Ә менә мин шушы авылныкы.
  • Шушы авылныкы?!
  • Әйе. Бу йортта минем яшьчегем үткән...

Зозуля ничектер уңайсызланып, җилкәләрен җыерып, ташландык йортка таба тагын бер мәртәбә күз төшереп алды да бораулау остасы­ның хәленә кереп сорады:

  • Киткәнеңә күптән идемени соң? Хат-хәбәр алмадыңмыни?
  • Киткәнемә, туган, егерме биш ел. Хат алмаганыма ун ел. Әти мин киткәч гүр иясе булды. Монда минем туганнан туган энекәш кал­ган^ иде. Киев тирәсендәме, Харьковны саклагандамы үлеп калды. Чит­тә булгач, үз нигезеңне кайтып карамагач, аларның үлеме дә ул чаклы ук сизелми иде. йөрәк ярасына кагылды бу йорт. Изде бу йорт мине...

Лотфулла абзый, авыр көрсенеп, тынды. Күп сүзле Митрофан Зозуля да, чит кеше кайгысына ихтирам йөзеннән, бу юлы дәшмәде. Алар шулай, һәрберсе үз уйларына бирелеп, сүнгән папиросларын кул­ларында тоткан хәлдә, байтак вакыт сүзсез утырдылар.

Җәйге озын көн инде сүнеп бара, Шәвәли йортының кара күләгәсе дәү бер кул булып, ишек алдына үрелә башлаган, кичке талгын җил, алабута башларын кыймылдатып^ йорт эргәләрендә ыңгырашып йөри иде.

IV

Ашханәдән беренче булып йөк машинасы шоферлары кайтты. Тамак ялгап алгангамы, егетләрнең кәефе күтәрелеп киткән, кычкырып сөй- ләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә кайтып керделәр дә, ишек алды урта­сында утырган Лотфулла абзыйны күргәч, тынып калдылар. Лотфулла абзый аларның урам бетереп сөйләшеп кайтуларын ерактан ук ишет­кән иде, күңелләрен сүрелдереп, боектырып йөртәсе килмәде, якты чы­рай белән үк булмаса да, ягымлы чырай белән каршыларына күтә­релде:

— Әйберләрне бушатыйк та сез кайтыгыз инде, туганнар. Монда әле эш муеннан. Бер генә үтенечем бар сезгә: Константин Феонычны күрсәгез әйтегез, пожалысты, бик күп итеп рәхмәт әйтте, диегез. Тик, зинһар өчен, мондагы тәртипсезлекне әйтә күрмәгез. Рәтләнер әле. Карт бик көйрәк җан, минем өчен борчылып ашаудан калыр. Беләм мин аны: я, депутатлыгыннан файдаланып, Кәлимәт хуҗаларына яза башлар. Әйтмәскә сүз бирәсезме?

Шоферлардан әйтмәскә катгый сүз алып, ул аларны озатып җибәр­де. йөк машиналары һәм автобус киткәннән соң йорт җиһазлары ишек алды уртасында өелеп калды.

Тәүфика җиңги бала-чагалары белән ишек алдының аулаграк почмагына урнашкалаганчы, Дияровларның җил капкасы буена тагын ике машина — бу юлы Кәлимәт машиналары килеп туктады. Аларның берсенә йортны ремонтлау өчен кирәкле материаллар, икенчесендә ку­зов түбәсеннән кешеләр төялгән иде.

Митрофан Зозуля, зәңгәр күзләрендә очкыннар уйнатып, машинадан төшкән бер кешене мастер Дияровкя тәкъдим итә барды.

Лотфулла абзый әле карлыккан калын тавышлы, әле ныгып җитмә­гән яшь тавышлы кешеләр белән исәнләште; үз учында коры, каты, яргаланган учлар җегәрен тойды. Сахаров, Гыйбадуллин, Мәрдәнов, Ямангулов; верховой, рабочий, вахта, подвахта дигән сүзләрне ишеггеп
торды; ничәмә еллар нефть эшендә эшләп -күнеккән гадәте буенча үзе белән күрешүчеләриең нәрсәгә сәләтле икәнен чамалап барды. Аның уенча, әле бригада тулы түгел, өч-дүрт кеше җитми иде. Шулай да бригаданың бергә җыелып килүе аңа ошады, кәефен күтәреп җибәрде.

Эшне бик коры тоттылар.

Командалыкны Митрофан Зозуля үз кулына алды. Сөйли белүдән тыш, ул әле сүзен тыңлата да белә икән. Егетләр, аның боерыгына буй­сынып, шундук кирпечне бушаттылар. Иске мичне сүтеп, ишек алдына чыгарып аудардылар. Сираҗиев дигәннәре менә дигән мичче булып чыкты. Балчыгын-комын дәррәү әзерләп, кулдан-кулга биреп торды­лар. Икенче төркем Җәмил Минзәкиев белән идән җәяргә кереште.

Лотфулла абзый үзе, беренче мәлгә нәрсәгә барып тотынырга бел­мичә, аптырабрак калган иде. Күкрәкне киереп, бөтен җанны тутырып кабынган олы хистән ул каушап ук китте. Җимерек нигез төбендә, ба­шыңны тезләрең өстенә салып иңрәп утырганда,— менә сиңа мә! Егет­ләрнең ниндиләре—ут уйната торганнары!

Бер сәгать эчендә идәнне җәеп бетерделәр. ДАичнең казналары куе­лып, стеналары өелә башлады. Ләкин ул арада караңгы төшеп өлгерде. «Их, азрак кына алдан тотынган булсак», — дип борчылып уйлады Лотфулла абзый.

Ләкин аның да җаен таптылар,. Әле һаман кайтып китмәгән Митро­фан Зозуля, шоферлар янына килеп, ниндидер боерыклар бирде һәм менә — ике машина, командага буйсынгандай, берьюлы фараларны ка­бызып җибәрделәр. Өй эченә, ишек алларына көчле ут көлтәләре бөр­келде.

Лотфулла абзый тирләгән маңгаен җиңе белән сөртеп алды. Әллә тир ачысыннан^ әллә кинәт бөркелгән ут көлтәләреннән дымланып кит­кән күзләрен кыскалап, өй тирәсендә, өй эчендә кайнашучы кешеләргә, үзенә моңарчы бөтенләй дә таныш б.улмаган кешеләргә карап торды; Куйбышевны, машинага төялеп килгән бригадасын, Константин Доро- гомиловны иоенә төшерде; өй эченә бөркелгән ут көлтәләре белән мон­дагы ут көлтәләре арасында эчке бер бәйләнеш тапкандай булды. Бөтен күңеле белән ашкынып уйлады:

«Менә, иптәш-товарищ, Феоныч, җан кисәккәем, минем туган як- .ларымда өмә-сабантуйлары шәп була дигәнгә ышанмаган идең, һи! Күрсәтер идем мин сиңа бүгенге галәмәтне. Шушы түгелмени өмәнең настоящие, чынысы?!»

V

Шәвәлинекеләр бу төнне йокы күрмәделәр.

Еллар буе хуҗасыз торган Дияровлар нигезенә берьюлы берничә машина килеп туктагач, Шәвәли абзый ашыгып урыныннан төште дә ян тәрәзәгә китте.

Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, ди. Каушады карт. Ямьшәй­гән киез эшләпәсен башыпа чәпәп, машина шиныннан ябыштырып яса­ган калошын аягына эләктереп, бурабзарга чыкты. Калтыранган кул­лары белән йозакны ача алмыйча азапланды. Тирес өеме астыннан башлары күренеп калган идән сайгакларын салам белән күмәргә то­тынды. Сукранды. Нәфсесен тыя алмаган хатынын эт итеп тиргәде. Алмыйк дип әйтте, йөрмик, диде, имансызга, йөрде бит, мөртәт. Тың­ламады бит сүзне.

Мәгыйшә түти, кулына сукыр лампа тотып, аның кергәнен дүрт күз белән көтеп торды. Әле ян тәрәзәгә барды, әле чоланга чыкты. Ашыгып кына ишектән кереп килүче Шәвәли абзыйга бәрелеп, лампасы чак кына кулыннан төшеп китмәде.

  • Нишләп йөрисен инде эч пошырып?! Сүндер утыңны!—дип җи­керде аңа карт.
  • Сүндерермен сәнә. Кычкырма. Камырым кабармый утыра әле Әллә суык тешләде инде...

, - Т ^ит моннан» әйттерерсең әллә ни... Тавык мие эчкән нәрсәкәй. Җәйге челләдә ниткән суык ди ул?

  • Әй. аптыраганнан әйтүем лә. Күмдеңме?
  • Яп авызыңны, кортка. Күмдерерләр, ишетсәләр.

Өйгә керделәр. Беравык сөйләшмәделәр, һәркем үз эше белән мәш­гуль булды. Шәвәли абзый йон оекбашын салып, мышный-мышный, урын өстенә сузылды. Мәгыйшә түти, белер-белмәс дога сүзләрен ка­батлап, сулы чиләкләр өстенә такталар ябып йөрде. Аның шулай артык тәкъваланып китүенә картның янә бер тапкыр ачуы чыкты. Диярныкы­лар ягыннан ишетелгән тавышларга колак салгалап, уйлары белән вәс­вәсә килеп ята торгач, түзмәде, хатынына дәште:

  • Әй, син, нишлисең инде.анда? Нәрсә сайгак башын чыгарып калдырдың? Жүнләп күмсәң, кулың калыр дип курыктыңмы?
  • Ярарсана, ырылдамый гына ят. Барысына мин гаепле. Тапты тагын бер кәҗүнни кеше. Чистый. Җүнне әти булсаң, балаларың ка­чып бетмәс иде. Кешеләр әнә киткән җирләреннән кайталар...
  • Кем кайта? Әллә... Лотфулла кайтканмы?
  • Лотфулла булмыйчы, кем булсын! Илендә нифте чыга торып, читтә каңгырып йөрмәс бит...

Әкренләп килештеләр. Берсенең хәленә берсе керделәр. Мәгыйшә түти ире янына килеп ятты. Дияр Лотфулласының көтмәгәндә кайтып төшүе икесенә дә борчу иде, бер-берсен кызганып, байтак вакыт тын яттылар. Мәгыйшә түти бераздан көрсенеп куйды, йокы арасына дөнья мәшәкатен китереп кыстырды:

— Сиңа әйтәм, йоклыйсыңмы?

Тагын нәрсә исеңә төште?

— Киләсе елга көтү чыкмас, диләр.

— Нигә чыкмасын икән ул...

— Нифтечеләр болыннарны, басу өсләрен ермачлап бетергәннәр. Ул тамаша машинага үлән түзәме соң!

  • йокла, җан биргәнгә җүн бирер.

— Бирер авызыңны ачып йөрсәң. Кем карар ул сыерны? Сарыкларга нәрсә ашатып кыш чыгарбыз? Струйлек Гарапшадаи берәр диләнке пе­чән сорап карыйсың мәллә? Умарта үрчетеп бирербез дип сорасаң, би­реп куюы да бар.

— Кит әле тегендәрәк. Терсәгең терсәк түгел, әллә кай төшләрне ти­шеп бетерә.

  • Сүзне борып маташма, яме. Моңарчы яраган терсәк бүген генә ярамый башлады.

Карт кисәк кенә аркасы белән әйләнеп ятты. Ләкин йөрәгенә чыдый алмый шундук кире борылды. Лотфулла булып Лотфулла кире әйләнеп кайткан, авыл бетә дигәннәре чынга чыкты инде, болай булгач. Күңеле ярсына башлады. Ачуны басардай бүтән кеше юк иде, ул тагын Мәгый­шә түтигә ябырылды:

  • Кара син аны. Төн уртасында сыер исенә төшкән. Кем карар?! Син карарсың. Карамасаң, сөтсез утырырсың. Син биздердең балалар­ны. Синнән куркып качтылар. Синең саранлыгыңнан. Арслан кайткан җиреннән кире китте. Авыз ачып бер сүз әйтсәң, телең корыр идемени? Нәрсә биреп җибәрдең син аңа? Күгәргән кәрәзме? һи! Тормаган кая, синең яныңда тормагайлары — җаны теләгәнчә яши ул каласында, үзе баш, үзе түш! Син, тавык мие эчкән нәрсәкәй, ахмак булмасаң, әни карчыктан кәфенлегеңне җәлләмәс идең. Әллә Арслан күрми китте дип

 

беләсеңме? Күрмәс сиңа. Аның күзе бик очлы. Дәшми йөргәчениән дә, белми дип уйлыйсыңдыр. Курыкма, бик белә ул аны, ләкин әйтми, эченә салып йөри. Акыллы малай ул/ Башлы малай. Синең аркаңда өйгә кайтмый, синең аркаңда өйләнми йөри...

Шәвәли абзый, йөрәгенә чыдаша алмыйча, идәнгә төште. Калошын таба алмыйча, янә бер мәртәбә Мәгыйшә түтигә җикерде. Тапты. Ишек алдына чыгып китте. Койма буена килеп, төнге хәрәкәтләрне күзәтеп торды. Дияровлар йортында инде морҗа башын чыгарып яталар, маши­на утлары түбәгә сузылган иде. Кинәт аның күзләре Диярныкылар чи­тәненә сөялгән ике карамчыкны күреп алды. Тукта, болар соң Мәрзия белән Габделхәй түгелме? Шулар ич. Нәрсә калган анда аларга? Аның усал итеп: «Сыртыгызга чыбыркы төшкәнне көтәсезме? Кайтыгыз хәзер үк!» — дип кычкырасы килде. Ләкин ул үзен бу көчсез адымнан тыеп калды.

... Мәрзия белән Габделхәй әтиләре кереп киткәч тә әле байтак ва­кыт читән буенда басып тордылар. Мәрзия кисәк кенә борылды да эне­сенең җиңеннән тартты:

  • Әпхәй, беләсеңме нәрсә?!
  • Нәрсә?
  • Әйдә, бер кызык ясыйбыз.
  • Нинди кызык?
  • Бурабзардагы сайгакларны алып чыгабыз.
  • Сайгакларны? Нигә?
  • Алар бит безнеке түгел.
  • Безнеке түгел?! Ә син каян беләсең?
  • Әти алариы әнә шул йорттан алып чыкты.
  • Кит аннан, алдашма!
  • Алдашам инде бик.
  • Билләһи, диген.
  • Әйтәм инде бик.
  • Честно пионерский, диген.

Мәрзиянең хәтере калды. Ышанмыйча катккат сорашкан энесенә ачуы чыкты.

  • Теләмәсәң, үзем алып чыгам! —диде ул һәм, кисәк кенә борылды да, үзләренә таба атлады.
  • Туктале. Нәрсә син! Кешеләр кайтып китсен... — диде Габделхәй,, дулкынланудан тыны кысылып.

Шыпырт кына өйдәге хәлләрне тикшереп чыктылар. Читән буена чүмәшеп, күрше йорттан кешеләр кайтып киткәнне көтеп утырдылар.- Бер-ике сәгатьтән тавышлар тынды. Таң беленә башлады.

Диярныкылар ягында шау-шу тәмам басылгач, бурабзарга кереп, сайгаклар өстендәге тиресне алып ташладылар. Авыр сайгакларны ике­се ике башыннан тотып, шыпырт кына ишек алдына алып чыктылар.

  • Ай, төшә, туктале, төшә... — диде Габделхәй һәм, күтәрергә көче җитмичә, сайгакны кулыннан төшереп җибәрде.
  • Әй булдыксыз, шуны да күтәрә алмый, ашаганың кайда? — диде Мәрзия, үртәшеп.
  • Ээ, сиңа рәхәт, җиңел башыннан тотты да...
  • Җиңел менә сиңа. Синең шул бер телең генә бар. Тот әйдә тиз­рәк.
  • Тотмыйм!
  • Елак! Башта ук шулай дип әйтәләр аны, миннән булмый дип.
  • Ә мин сине әтигә әйтәм.
  • Әйтеп кара.
  • Әйтәм, барыбер әйтәм, бирер ул сиңа елагыңны.
  • Әләкче.
  • Ә, шулаймы? Әйтәм алайса.

• Уәрзия эшләрнең зурга китүен күреп, энесен тизрәк тынычланды­рырга ашыкты. Сайгакны икесе ике башыннан тотып, мышкылдашып, күрше йорт янына илтеп куйдылар. Соңгы сайгакны да илтеп ишек ал­дына кире кайткач, чирәм өстенә ял итәргә утырдылар. Мәрзия кинәт эче катып көләргә тотынды:

— Ай, үләм. Иртәгә, ха-ха-ха... иртән торып караса, ха^ха-ха! Ну, чаба инде, ну эзли инде әти... ха-ха-ха... Курыкмыйсыңмы, Габхәй? Әти сыртыңны каезлаудан курыкмыйсыңмы, ха-ха-ха...

Ул шундый да киләнеп, шундый да эче катып көлә иде: ахырда Габ­делхәй дә түзмәде, апасына ияреп көләргә тотынды. Аларның көлү та­вышына келәт астында йоклап яткан казлар, уянып, ашыгып кына үз телләрендә нидер сөйләшеп алдылар. Апа белән энекәшенең тормышта беренче -тәвәккәл адым ясауларын алар да хупладылар булса кирәк.

VI

Лотфулла Дияров икенче көн*не көне буе ике төрле хис белән: шат­лык һәм сәерсенү хисе белән яшәде. Күпме еллар туган-үскән җирен­нән аерылып торганнан соң кабат Кәлимәткә кайтып төшүе, үз нигезе­нә туры килеп, семьясын шунда урнаштыруы, тоташ бер бригада килеп, аның буш яткан йортын бер төн эчендә ремонтлап бирүләре һәм, ба­рыннан да бигрәк, бу эшне контора директорының үзе башлап йөрүе — болар барысы юл мәшәкатьләрен, кайгы-борчулариы оныттырып җи­бәргәннәр, күңелдә сөенеч уяталар иде, әмма шул ук вакытта болар- ның барысы чын икәненә әле ышанып җитәсе килми һәм, ихтыярсыздан, шатлык хисе белән янәшә ниндидер гаҗәпләнү, сәерсенү хисе дә яши иде.

Иртән урын өстендә күзләрен ачып җибәргәч, ул бер генә мизгел, кая килеп эләгүен аңлап җиткерә алмыйча, аптырап, тирә-юненә күз йөртеп алды. Тәрәзәдән мул булып бөркелгән таң яктысы, өйнең урта бер җирендә каралып утырган дәү корсаклы мич һәм яңа идәндә чай- рап йоклап яткан балалары һәм шуларны бөркәп алган йокымсыраулы тынлык аңа кичәге эшләрнең барысын аңлатып, җанына җылы сулыш­ларын өргәндәй булдылар. Ул төнлә бер төш күрүен хәтерләде. Борынгы Кәлимәтнең яшел чирәмле тын урамы буйлатып йөк машиналары килә, имеш. Кирпеч һәм кешеләр төягән бу машиналар парадка чыкканнар, имеш, барысы бер сафка тезелеп, бернинди тавышсыз киләләр, ә алар алдыннан озын яллы ап-ак атка атланып, күпне күргән карт генерал килә, ул да түгел, генерал дигәннәре Лотфулла Дияров үзе, имеш, ул атланган аргамак, муенын дугаландырып, уйнаклап, бии-бии килә, ә та­вышсыз машиналар аргамакны һәм аның хуҗасын көмеш нур белән коендыралар...

Лотфулла абзый юынырга дип ишек алдына чыккач та әле, иреннә­рен мүкелдәштергәләп, төшнең күңелдә уятып калдырган гаҗәеп якты һәм тыныч тойгысыннан арынып җитә алмыйча, уйга калып торды. Каршыдагы Нурсала таулары артыннан кояш чыгарга әзерләнә иде. Аның үтә күренмәле кискен нурларында тау өстендәге урман кикриге тарак тешләре кебек тырпаеп, шул ук вакытта стена кебек тыгыз һәм нык булып күренә. Үргә таба бик текә омтылган бердәнбер юлдан ике машинаның менеп барганы күренә, ләкин алар шундый ерак, тавышла­ры монда бөтенләй ишетелми, шунлыктан алар чын булып түгел, төнлә күргән төшнең дәвамы булып кына тоелалар иде.

Дияров юынып, өстен-башын киенгәләгәнче, тирә-як җанлана төш­те. Кайсыдыр йорттан соңга калган бер әтәч тамак ярып кычкырып җибәрде, аңа шундук тагын берничәсе тәртипсез рәвештә җавап бирде­ләр, аннары инде күрше-тирәләрдә капкалар ачылган, чиләкләр чылты­раган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады.

«Авыл соң уяна икән хәзер. Күрәсең, кыр эшләре юктыр», — дип нә­тиҗә ясады Дияров.

Аңа начальство янына әңгәмәгә барырга һәм партия учетына басар­га кирәк иде. Карт оста, яңа бер урынга күченеп килгән саен, б.у эшләр­не эчке бер дулкынлану белән үти, ләкин аларны үтәгәнче, зур походка әзерләнгән солдат кебек, үзен һәм хуҗалыгын тәртипкә китермичә бул­дыра алмый иде.

Бүген дә ул беренче эш итеп ташландык яткан ишек алдының ала­бутасын чабып алырга һәм ремонт чүбен себереп түгәргә ният итте. Тик аның ишек алдын себерергә себеркесе дә, алабутаны чабып алырга, чалгысы да юк иде.

Лотфулла абзый, әле малай чактагы ук хәтере буенча, сульяк күр­шесендә Көбәш Шәвәлие яшәвен исенә төшерде. Шәвәлине авыл халкы йорт җанлы, хуҗалыкчыл кеше дип таный иде, — туп-туры шуларга юнәлде. Капканы ачып кергәч, бер генә минутка тукталып, каралты- кураны күздәй үткәрде. Аңа түбәсе иңгән йорттан, ишеге кыегайган келәттән һәм тишек-тошыкларын яңа салам белән ямаштырып куйган лапас түбәсеннән какшаган-тузган йортның салкын җиле килеп бәрел­гәндәй булды. Караңгы лапас ягыннан:

  • Кайсы мур кыргырының эше инде бу?!—дип кычкырган ямьсез тавыш ишетелде, шуның артыннан ук тавышның хуҗасы үзе дә килеп чыкты: аягына машина шиныннан укмаштырган галәмәт дәү калош кигән, сакал-мыегы көл төсенә керә башлаган эре сөякле карт иде бу.
  • Шәвәли абзый, син түгелме соң? — диде Дияров, аңа каршы ат­лап.

Карт, туп-туры үзенә таба килүче күн фуражкалы, курткалы кешене күргәч, бик нык шыгаеп, машинадан өреккән ат кебек, туктап калды. Икенче бер мизгелдә ул аның кем икәнен таныды, дөресрәге сизенеп төсмерләде. «Сайгакларны эзләп кергән», — дигән уйдан кинәт каушап, әйтер сүзен әйтә алмас булды. Дияров аңа таба кулларын сузды һәм картның сөякчел дәү кулын кысып: «Бетерешкән икән бу да, ә бит за­манында бөтен Кәлимәткә дан тоткан кеше иде», — дип уйлап алырга өлгерде.

  • Җиде яшәр юлдан кайтса, җитмеш яшәр күрешә керер, ди. Мин инде, Шәвәли абзый, сез кергәнне көтеп тормадым, шәт ачуланмассыз. Дәү карт булып буламы соң, ничек соң тормышлар?

Ерак җирләрне урап кайткан күршесенең шундый якын итеп, олылап күрешүе картның күңеленә хуш килде. Ул бер генә мәлгә сайгаклар кайгысын онытты.

  • һы! диде. — Без картаймый кем картайсын соң, Нотфулла... Мин өйләнеп йорт-җир корган елларны син бит әле шәрә сугып йөргән үсмер егет кенә идең. Ә хәзер кара! Минем каршымда тимер сын кебек басып торасың! Мыеклар үстереп җибәргәнсең, фуражка. Кала кешесе, ызначыт. Сиңа күпме, илле тулдымы әле?
  • Яшәртәсең, Шәвәли абзый. Алтынчы дистә белән барам.
  • Шулай укмы? О-һо-һо!.. Менә гомер. Алтынчы дистә белән ди­ген, ә?..

Карт, сакалны кул аркасы белән астан сыпырып, сыпырган уңайга башын селеккәләп куйды. Дияров аның саргылт тиреле, җыерчыклы битенә чак кына алсулык йөгерүен, бит җыерчыклары кыймылдашып, җанланып китүен, төптә утырган караңгы күзләренә чаткылар кабы­нуын күрде.

  • Нигә соң әле без ишек алдында торабыз? Әйдәле, Нотфулла, өйгә керик, чәй эчәрбез, — диде карт, ягымлы тавыш белән.
  • Рәхмәт әйбәт сүзеңә, Шәвәли абзый, минем озаклап торырга вакытым юк. Әле кергән чак та булыр, күрше белән күрше йөрешми тормабыз. Мин бер йомыш белән .кергән идем бит. Таркалган хуҗалы­
    гымны рәткә кертергә иде исәп. Миңа кайбер нәрсәләр кирәк иде, күр* ше. Синең йорт җанлы кеше икәнеңне беләм инде...

Бу сүзләрдән Шәвәли картның эченә тагын ут йөгерде.

  • Нәрсәләр кирәк ие? — диде ул ашыгып кына.
  • Себерке белән чалгы биреп торчы.
  • Алай дисеңме? Себерке белән чалгы дисеңме? Була анысы, була. Әнисе, Мәгыйшә. Мәгыйшә дим!

Өйдән атылып-бәрелеп озын күлмәкле, яланбашлы бер хатын ки­леп чыкты да кинәт чыккан уңайга каушап калды:

— Пәтәмәч-күмәч! Кеше бар икән ләбаса, әйтмисең дә!.. — дип шун­дук кире йөгерде.

Чалгы белән себеркене күтәреп капкадан чыкканда, Дияров тагын бер мәртәбә тузган, таушалган хуҗалыкка һәм караңгы лапас буен­да кулларын кушырып торган Шәвәли картка күз төшереп алды, шушы күренеш байтак вакыт аның күңеленнән китмәде. Бераздан шулар яны­на тагын бер нәрсә килеп өстәлде әле. йортын-хуҗалыгын барлап йөр­гән чакта, ул өй нигезендә, аргы якта, идән сайгакларына юлыкты. Башта ул аларны кичәге ремонттан калган материал дип уйлаган иде, күтәреп карау өчен иелгәч, башка нәрсә икәнен аңлады, чөнки иртән­ге чык белән дымланыбрак киткән сайгаклардан борынга әчкелтем тирес исе килеп бәрелде. Шуннан соң ул аларның монда ничек килеп эләгүләрен аңламыйча, озак кына баш ватып торды.

Кояш Нурсала таулары өстеннән буровой вышкасы биеклеге күтә­релгәч, Дияровның ишле семьясы ишек алдына сибелде. Ике көпчәк­ле, өч көпчәкле велосипедларга атланган, уенчык машина, ат, чиләк- көрәк ише нәрсәләр күтәргән төрле калибрдагы балалар кояшлы июнь иртәсенә, борынгы Кәлимәтнең авыл өлешендәге чирәмле тын урамына ерак калаларның шау-шуын алып кайткандай булдылар. Лотфулла- Дияров күрше-коланның игътибары бүген менә шушы ишек алдына төбәлгәнне тоеп эшләде. Аңа әледән-әле сәлам биреп, дәшеп узды­лар, балалары әледән-әле урамнан кереп, авыл яңалыкларын хә­бәр итеп торды. Ундүрт яшьлек улы Ваһапның какшаган казыкны шактый җиңел суырып алып, казык чокырына җиз комганнан су агызуына, һәм агач тукмак белән гайрәтләнеп сугуына ул, әти кеше, эчке" бер канәгатьләнү белән күз төшерде. Казык кагуның нечкәлек­ләрен улына ул үзе күрсәтеп биргән иде. Ә менә хәзер шул әһәмият­сез генә бер’ нәрсәне Ваһапның, өр-яңа дөнья ачкандай, бирелеп, мавыгып эшләве аның күңелен күтәреп җибәрде. Аз гына булса да фи­зик эш эшләми үскән балаларны ул яратмый, алардан өмет өзә иде. Ә зур шәһәрләрдә малайларга яраклы эш табу шулай да кыенрак. Монда әнә ни чаклы иркенлек! Яшелчә бакчасы ясап җибәрәсең, җимеш бак­часы үстерергә була. Рәхәтләнсеннәр малайлар, көченә күрә һәрберсенә эш табыла. Тәүфика инде андыйга оста, монда ул, җүләр, Кәлимәт кешеләре гомерләрендә дә үстерә белмәгәнне үстереп күрсәтер.

Карчыгы, йомычка алу сылтавы белән, ишек алдына чыгып, алар­ның эшен карап кереп китте. Бүген инде аның кыяфәте сүлпән түгел, күз төпләренә кунган күгелҗем күләгәләр дә кимеп килә, күрәсең, ки­чәге ремонт аның да күңеленә ошап куйган.

Лотфулла абзый иртән Шәвәлиләрдән алып чыккан авыр һәм ба­сынкы тойгының төш вакытына таба әкренләп югала, бетә баруын, аның урынында күңелендә тын һәм тыныч бер рәхәтлек, канәгатьлек тойгысының җәелеп килүен тоеп, көндезге ашка керде, төштән соң та­гын да бирелебрәк эшләде, ә иртәгесен, яңа киемнәрен киеп, галстук та­гып. кун фуражкасын вакса белән чистартып, конторага эш турында сөйләшергә китте.

Трест управляющие Кожанов, теге көнне каршы алгандагы кебек,
■бүген дә аны көрән костюмнан, чип-чиста ак күлмәктән, кара галстук­тан каршы алды. Төгәл хәрәкәтләр белән өстәл артыннан торып, кул биреп күрешкәч, урындык тәкъдим итте, үзе утырды, Дияровның каби­нет белән
кызыксынуын аңлап, аңа комачауламады. Хәер, танышу өчен әллә ни күп вакыт та кирәк түгел иде. Кабинетта, хуҗаның үзендәге кебек, бер генә дә артык әйбер юк: китап шкафы, янмый торган шкаф, өстәл, берничә урындык һәм каршы якта бөтен стенаны тутырып эл­гән карта. Төсле буяулар белән кулдан ясалган бу картаның ашкынып югары күтәрелгән текә сызыкларына, штрих-төрткеләр белән төшерел­гән вышка сурәтләренә карап, Дияров бу карта трестның эш мәйданы икәнен аңлады һәм — Кәлимәткә килеп төшкәннән бирле беренче мәр­тәбә! — туган якларында эшнең нинди зур колач алачагын физик рә­вештә тойгандай булды.

Управляющий яңа мастерның ничек урнашуы, моңарчы аның кай- ларда эшләве, тресттан нинди ярдәм кирәклеге турында сорашканнан соң, киләчәк эш турында сөйләшүгә күчте. Сүзен ул бик аз сөйли, саран сөйли, әңгәмәдәшенең йөзен бер генә секундка да игътибарыннан ычкындырмый, гүя, сүзләренең бушка китүеннән курка иде. Сөйләгән чагында чырае караңгы, кашлары борын турысына тартылган, каклаган көрәнсу битендә барлык тамырлары киеренке — яңак төерләре бүртеп- бүртеп китәләр иде. Гомумән, хәрәкәтләргә саран иде управляющий, барлык энергиясен корыч пружина итеп үзендә саклап асрый кебек тоела иде. Кара төк баскан зур кулларын, мастер белән күрешкәннән соң, өстәлгә куеп, кыл кыймылдатмыйча, киеренке хәлендә тотты, тик алдагы эш турында, бурычлар турында сөйләүгә күчкәч кенә учын тимер кыршауны кыскандай берсенә-берсен чатырдатып кысты да, әк­рен генә а^ударды:

  • Безнең көрәш — тавышсыз көрәш, иптәш Дияров. Кем кемне! Табигать рәхимсез үз көен уйный, җиңәбезме без, җиңеләбезме — аның анда эше юк. Безгә партия эш йөкләде, партия бездән эш көтә. Без — коммунистлар, фикеребезне ачык итеп, туры әйтергә күнеккән кеше­ләр. Республиканың нефть районнары, кайберәүләр уйлаганча, дан- шөһрәт урыны түгел. Җиде кат тир, чатлама суык, тездән пычрак, көн­дезләрен кайнар ашсыз эшләү —менә шул хәзергә монда. Даны белән шөһрәте, матур шәһәрләре, магистраль юллары соңрак булыр. Яшь­ләрне саташтырмаска, туп-туры әйтергә кирәк: «Сеңгерләрең ныкмы? Совет властен төзүчеләр түзгән авырлыкларга түзәрлегең бармы? Тү- зәрлегең булса, әйдә безнең белән!»

Управляющийның чырае тагын да киеренкерәк төс алды, юка ирен­нәре кысылды, каш астыннан караучы соры күзләрендә ниндидер аш- кындыргыч бер ут кабынды, шул рәвешчә ул беравык Дияровка төбә­леп торды — әйтерсең, яңа мастерның ныклыгын, түземлелеген сыный иде — ничектер көтмәгәндә өске ирене ачылып, тетрәнеп китте, шуның артыннан ук бөтен йөзеннән, җаннарны җылытып, кыска вакытлы ел­маю, бер нур балкып узды.

  • Мин сезгә ышанам, иптәш Дияров. Тәҗрибәгезне яшьләрдән кыз­ганмассыз. Яшьләрдән башка без берни эшли алмыйбыз. Союзның бар­лык якларыннан килгән мастерлар бар монда, акыл ияләре, алтын кул­лы кешеләр. Ләкин республиканың гигант адымы бары тик үз кадр­лары, милли кадрлары җитешкәч кенә булачак!

Лотфулла Дияров аның яныннан ниндидер көчле бер ут белән ка­бызып җибәрелгән төсле, гаять дәрәҗәдә дулкынланып чыкты. Урам­нан барганда да ул, управляющийның көчле ихтыярына, каты кулына буйсынгандай, нык һәм төгәл адымнар белән барды. Урамнан, каты дөбердәп, йөк машиналары узып торды. Фин йортларының алларында, барак яннарында яшь агачлар шаулашты. Кемдер, брезент кожан ки-

iәп берәү, җил кискән калын тавыш белән: «Тизрәк, туган, тизрәк!»—— дип янындагы иптәшен ашыктырды.                                                                           ’           ’ н

Дияров моңарчы ил буйлап йөргән чакта ашыгу-ашкынуның туып килгән яңа шәһәрләргә хас бер нәрсә икәнен күргән иде, инде шул тойгының Кәлимәттә дә башлануын аңлады. Трест урамы иң биек урында икән — моннан иске Кәлимәт бөтенләе белән күренеп ята, аның өстенә күзләрне камаштырырдай кояш полосасы туры килгән иде. Якты полоса әкренләп бире таба күчте, салынып ята торган Яңа Кәли­мәтнең төзелеш мәйданнарын, тау-тау өелгән ташлагын, төрле почмак­ларда муеннарын күккә сузган кран-манараларып берәм-берәм яктыр­тып. тикшереп-барлап узды. Иске Кәлимәт күләгәдә, тоныкта калгач, ничектер кечерәйде, мескенләнде, ул, гүя, яңа Кәлимәтнең гигант төзе­леш колачыннан куркып, җиргә сыена иде.

Зәгъфыран тавы ягыннан, ярты күкне иңләп, күгелҗем-кара болыт килә. Болыт таулары арасында калган кояшның яктысы кими, төзе­леш мәйданнары буйлап сибелгән кран-манараларда бер-бер артлы якты лампалар кабына иде. Озакламый, әнә шул лампаларга тоташып, күктә яшен кылычлары сызылды. Лотфулла Дияровка яшен уты, гүя, күгелҗем-кара болытлардан түгел, краннар томшыгындагы якты лам­палардан тарала кебек тоела башлады. Ул барган җиреннән ихтыяр­сыз туктап, салынып ята торган биек таш бинага, яшен уйнавына ис­ләре дә китмичә, эшләп йөргән ташчыларга озак кына карап торды. Монда элек Кәлимәтнең басу капкасы булганын исенә төшерде, һәм, киң табанлы куәтле тракторларның басу капкасын чатырдатып таптап узу­ларын күз алдына китергәч, шул секундта ук балачагы барлык төсмер­ләре белән хәтерендә кабынып, күкне айкаган яшен кебек, ачы бер сык­рау җанын айкап алды. Ләкин бу озакка бармады, тел белән әйтеп булмастай зур, куәтле, яңа нәрсә, ашкындыргыч омтылышлы нәрсә, беренче хисне җиңде, таш таулары, кран-манаралар, диварлар өстен­дә йөргән батыр йөрәкле кешеләр барысы бергә кушылып, «тизрәк, туган, тизрәк!» дип әйдәп, күңелне тагын тормыш-хаятнең, туу-яңару- ның омтылышлы ашкындыргыч хисе белән тутырдылар.

Ул, партия учетына басарга дип, ныклы адымнар белән конторага, таба юнәлде.

VII

Бер атнадан эшкә барырга җыелдылар.

Кәлимәтнең автовокзалы каршысында вахта машиналары, нефть, сеңгән курткалар, ямьшәйгән фуражкалар, күмәк көлү тавышлары. Мастер Дияров, күн итектән, фуражкадан һәм сода белән кайнатып юган курткадан, ризык салган сумкасын бавыннан беләгенә урап тот­кан килеш, бораулаучы егетләрнең сүзләренә колак салгалап, яңадан күмәк тормыш ташкынына, җор сүзләр, ваемсыз көлүләр дөньясына кайтуына күңеле булып йөри. Бәхетле булу өчен күп кирәкмени соң кешегә: җаның теләгән эш, семьяңны урнаштырырга җылы куыш һәм киң күңел.

Менә аларга да автобус китерделәр. Кыяфәте бик үк өметле түгел иде бу автобусның; буяулары уңган, калайлары купкан, үзе майлы тузанга, мазут сөременә баткан. Яртылаш ватык тәрәзә өлгеләре кыл­тырыйлар, капот калайлары мотор гөрелтесеннән кош канаты кебек җилпенә. Бу могҗиза буровикларны дүрт-биш чакрымга да алып ба­рып җиткерә алмас, үзе дә ишелеп төшәр, нефтьчеләрне дә коеп бете­рер кебек тоела иде. Шулай да егетләр аны-моны уйлап тормадылар, этешә-төртешә автобуска кереп тулдылар. Азаккы кеше булып кергән- Лотфулла абзый шапылдатып ишекне ябуга, автобус, бәйге көтеп яр-

 

сыган аргамак кебек, кисәк кенә йолкынып алды да, кузгалып та китте.

Лотфулла абзыйга шофер кырыендагы скамьяны калдырганнар иде. Ул сүзсез генә шунда барып утырды. Тәрәзәдән тирә-юньгә күз таш­лап, шыпырт кына бара башлады. Карт оста, егетләр белән аралашып җитмәгәнлектән, аларны юк-бар сораулар белән борчырга теләми иде. Әйдә, үзләренчә булсыннар. Алда бергә эшлисе бит: каш җыерырга да, ирен тешләп йөрергә дә вакыт күп булачак әле.

Асфальт юл кара тасма булып артка йөгерә. Юл чатларында пла­катлар, «Тракторчы, уңга кермә!» дигән язулар, резервуарлар, промы­сел вышкалары күзгә чалынып кала. Юлның түбән ягыннан тигез рәт булып тезелеп баручы яшел таулар түбәсендә факеллар яна. Күрәсең, нефтьчеләр тик ятмаганнар.

Лотфулла абзый, тәрәзәдән йөзен алып, егетләргә таба борыла; аларның чырайларына карап, нәрсә уйлауларын белмәкче була. Ләкин белә алмый. Кеше җаны күлмәк түгел, әйләндереп карый алмыйсың. Бар да бертөсле алар: яшьләр, тазалар. Иске брезент куртка да киле­шеп тора аларга. Кыңгыр салынган кепка да аларны мут итеп күрсәтә. Яшьлек — матур вакыт. Гомернең алтын чагы. Боларга җайлырак за­ман туры килде. Дияров белән Дорогомилов кебек бораулауның беренче примитив ысулларын да, авыр сугыш елларында икешәр вахта эшләү­не дә ңүрмәделәр. Кая ул! Боларга хәтта колак тондыргыч ротор да эләкмәде. Татарстан эшне турбобурга көйләп җибәргән шул хәзер...

Автобус ниндидер сикәлтәгә туры килде бугай — бик каты сикер­теп җибәрде. Иң арткы скамьяда бер ялгызы утырып баручы, мәзәк сүзгә оста булуы белән башкаларны авызына каратып тота торган Борис Любимов чак кына йөзтүбән төшми калды. Скамьяга ныклап ябышып алгач, бик җитди чырай белән:

  • Кабатларга! — дип кычкырды.

Аңардан көләргә, үртәргә тотындылар.

  • Бөтен бәла синең башыңа ябырыла, Борис. Син, мөгаен, кар­гышлы сәгатьтә тугансыңдыр! — диде җилкә аркылы кыр сумкасы ас­кан Ямангулов.

Борис иптәшенең репликасы белән рәхәтләнеп килеште:

  • Иртән генә хатын белән тиргәшеп чыккан идем, шуның каргышы төшкәндер, — дигән булды. Нефтьчеләрнең күбесе, мәзәк сүз ишетер­гә ниятләнеп, аның тирәсенә күчеп утырдылар. Борис мондый игътибар­дан үсеп китеп, җәелеп сөйләргә тотынды.
  • Дөньяда рәхәт яшим дисәң, өйдәшләр белән яшә. Бер квартирада өч семья торабыз, һәркайсыбызда икешәрдән генә дә алты бала. Көненә өчәр мәртәбә генә кечкенә йомыш белән тышка чыгып керсәләр, димәк, ишек утыз алты тапкыр ачылып, утыз алты тапкыр ябыла дигән сүз. Аннары безнең җанкисәккәйләр... Ягъни бер-берсенә беркайчан да юл куймый торган, берсе сөйләгәнне икенчесе ишетергә дә теләми торган өч хатын. Кухняга тәүлегенә унар тапкыр чыгып, унар тапкыр керә­ләр дип исәпләсәң, өчесеиекен бергә кушкач, ул буладыр алтмыш. Баштагы утыз алтыны да китереп ялгасаң, аның барысы буладыр — туксан алты! Ә инде туларның барысы тыныч шартларда түгел, әйтик, хаты-ннар бер-берсенә үпкәләшкән чакта, нервлар бер өч мәртәбә кие­ренке чакта булса! Ягъни әлеге санны тагын өчкә тапкырласаң, ул бу­ладыр, буладыр...
  • Ике йөз сиксән сигез! — диде акчаны тиз чутлый белүе белән дан алган Кара Җәмил.

Автобус эчен гөр китереп көлеп җибәрделәр. Борис үзе көләргә уй­ламады да. Куян кебек ирен кырыен гына кыймылдатып алды да, өзел­гән сүзен бик гади генә ялгап алып китте:

47

 

Анысы әле нервлар таза чак. Түзәбез. Утыз яшь гомермени ул! i түгел, мең ачылсын. Тик шунсы хәтәр: кайчагында өч семьяның әйберләре саташып куйгалый. Бар курыкканым — хатыннар саташма­гае. Скандалдан башың чыкмас. ЛАоннан бер атна элек төнге вахтадан кайтып кердем, һәммәкәй җирдә тынлык, тынычлык. Шылт иткән та­выш та юк. Әһә, мии әйтәм, бүгенгә скандал күренми. Шөкер! Маңгайга төрттем, ике иңбашына төрттем, күкрәккә төртеп алдым. Мии әйтәм, хатыннар көне буе ишек ачып, ишек ябып йөреп арыганнардыр. Мәшә­катьләмим әле боларны. Ут яндырмый гына тамак ялгап алыйм. Өстәл астыннан бер кастрюль таптым. Капшап карыйм — җылы. Кашык бе­лән разведка ясап алам: калҗасы шәп — бер кило чамасы булыр. Ничек, мин әйтәм, хатын болай юмартланып киткән? Кайсы елгы яхшы- лыкларымны искә төшереп күңеле йомшады икән? Ярый, хуш. Эшкә тотындым. Вахтадан соң арылган, ачыгылган, бер утыруда Ямангулов- ның бияләе чаклы итне, бер кастрюль ашны ялтыраттым да, корсакны • сыпырып, йокларга яттым. Хатын—җан кисәк, гадәтенчә, йокы ара­лаш: «фу, шул бензин исеңне. Христа ради, кит әле тегендәрәк!»—дип мыгырданып алды, аңа да ис китмәде. Нәрсә, тамак тук, күңел көр, дигәндәй, сул кабыргага әйләнеп яттым да, мендәргә башны төртү бе­лән мәрткә киттем дә бардым.

Борис, сөйләр сүзенең кыйммәтен белгән әкиятче кебек, беравык көттереп торды. Егетләрнең кызыклы бер хәл өмет итеп төбәлгән күз­ләренә гамьсез генә карап алды да, берни булмаган кебек, тагын сү­зен дәвам итте:

Белсәгез икән, егетләр, шундый да рәхәт йокладым, шундый да тәмле йокладым, хәтта төш-мазар да күреп тормадым. Башка чакта, начаррак калҗа эләккән көнне, буровойның авариягә эләккәнен кү­реп аптырап бетә торган идем, бүген юк. Бернинди авария юк. Иртән, хатын-җанкисәккәйләрнең быдыр-быдыр сөйләшүләренә уянып киттем. Юрганның бер кырыен гына кузгатып, күзнең берсен генә яртылаш ачып карасам, ни күрәм: я, алла! Минем хатын белән күрше хатыны өстәл буена басканнар да, кулларын кушырып, хәйран калганнар.

Көлү өянәге автобусны дер селкетте. Бу юлы Лотфулла абзый да көлми булдыра алмады.

Нәрсә, егет, әллә кеше ашын ашап куйгансыңмы?

/Менә шунда да шул авариянең зурысы, иптәш мастер. Күрше ашын ашап куйганмын бит, каһәр! Ә хатыннар алмаш-тилмәш ка­стрюль капкачын ачалар, идәндә миннән калган сөякне сөйрәп йөрүче мәчене эт итеп сүгәләр. «Ничек бер килолы итне ашап бетерде икән, ничек шартламады икән?» ди күрше хатыны. «Әйтмә дә инде, ничек ашап бетергән, бәдбәхет, — дип авыр сулый минем хатын. Ите ит инде аның, күрше, бер чиләк сыешлы кастрюль белән ашын ничек ашап бетергән диген әле син аны!»

Минем түзәр чама калмады, пырхылдап көлеп җибәрдем. Әй ха­тыннар ябырылды. Әй хатыннар чәбәләнде! Ярын әле буровойга барыр вакыт җиткән иде, аинан-моннан киен дә, сыз мин тизрәк. Ни хәл ит- мәк кирәк, ашалган ит ашалган, үлгән артыннан үлеп булмый, теге дөньяда исәпләшербез ииде...

Борис сөйләп бетергәч, буровиклар ничектер тынып калдылар. Лот­фулла абзый Борис Любимовның уен-көлке сөйләгән булып, шаярткан булып, мастер бакчасына таш атканын абайлап алды. Менә шундый шартларда яшибез инде, янәсе. Ә соң синең безне квартиралы итү ку­лыңнан килерме, хөрмәтле иптәш мастер? Ничек, ә?

«Квартира җитди мәсьәлә, аның белән шаяру ярамый, — дип фи­кер йөртте Лотфулла абзый. Егетләрнең тору урыннарын карап чы­гарга кирәк. Партком белән буркомга да сугыласы булыр. Нәрсә ка­рыйлар анда?» Шул ук вакытта аның күңелендә икенче бер хис тә

 

туып килә иде. Көлке нәрсәләрдән «көлеп, тормышның җитмәгән якла­рын әнә шул мәзәк сүз белән җиткезеп яши белүче үз бригадасы (әйе, әйе, үз бригадасы!) егетләренә карата якынлык, туганлык хисе иде бу. Лотфулла абзый Борис Любимовның имән түмәркәседәй нык гәүдәсе­нә, бик тырышып кырганнан соң да сакал-мыек урыннары зәңгәрлә­неп калган йомры куш иягенә, бит урталары бакырдай җемелдәп тор­ган көрәнсу йөзенә эчке бер соклану белән карады. Менә мондый егет­ләр киләчәктә бригаданың үзәге булырга тиешләр. Андыйлар коллек­тивны яңартып торалар, борын салындырып йөрергә, боегырга ирек бирмиләр.

Карт останың күзләре бригаданың үзәге була алмастай кайбер ке­шеләрне дә чамалап алган иде инде. Сул яктагы беренче утыргычта ач яңаклы, карчыга борынлы берәү утырып килә. Юл буена ул ни сүзгә, ни көлкегә кушылмады. Тумас борын картайган дип менә шундый кешеләрне әйтәләр инде. Ә үзе куртканың күнен киеп алган. Күлмәк тә бик чиста. Ләкин күзләр бик усал. Күмәк көлү хәтта аның ачуын да китерә шикелле. Кара, ничек муенны яка эченә тыгып бара. Тукта, бу бит йорт ремонтлаган өмәдә дә күренмәде. Фамилиясе Тим- биков бугай. Кәрим Тимбиков. Яхшы бораулый, диләр. Күрербез. Кә- лимәттә дә шундый фамилияле бер кеше бар иде заманында. Колхоз төзегән елларны бик әтәчләнеп йөргән иде, соңыннан эчүгә сабышып, тәки шуннан айный алмыйча үлгән. Хат та язганнар иде бит. Әйе. Лот­фулла абзыйның энесе: «Котылдык Тимбиктан» дип язган иде ши­келле...

VIII

...Кәрим Тимбико&ның утыз яшьлек гомерендә ике вакыйга мәңге онытылмаслык булып күңеленә сеңеп калды.

Кәримгә ун яшьләр. Кыш. Буран. Өйдә кичке аш ашап утырганда, кулына ау мылтыгы тотып, әтисе Тимбик кайтып керә: ишек төбенә аякларны аерып баса, мылтыкны җилкәсенә тери, гөрселдәтеп атып җи­бәрә. Кәрим белә башлаганнан бирле стенада эленеп торган кара пыялалы, көмеш язулы догалык, әбисенең күз карасы кебек саклап тоткан шамаиле чәлпәрәмә килеп идәнгә коела.

Өстәл яныадагылар чәчрәшеп урыннарыннан тордылар. Кәрим ко­ты чыгып почмакка сыена. Янган дары төтене тарала башлагач, ул идәнгә бөкрәеп утырган әбисен күрә. Әбисе пыяла ватыкларын җыя, иреннәре тавышсыз гына кыймылдый.

• «Я раббем, үзең сакла. Изге Мөхәммәт өммәтенә кул күтәрүчеләр­не гарше-көрсиләрең белән җәзала...»

Кәримгә унҗиде яшьләр. Җәй. Төн. Авыл буйларында тупыллар шыбырдаша, ат юлына ятып йоклаган казлар сөйләшеп кала. Кәрим бара. Башта урам уртасыннан. Аннары читәннәр буеннан, Шәмсияләр турысына җиткәч, туктый, өнсез калып тыңлый: кемдер йөгереп килә кебек. Юк икән — йөрәге дөпелди. Ул көтә, төннәр узганчы көтәргә әзер. Өйдән, билләрен сыгылдырып, аның Шәмсиясе чыгар, ул аңа өзе­леп яратуы турында әйтер» Шәмсия оялыр, назландырыр. Кызлар алар шулай: син килгәнче күрергә ашкынып торалар, күргәч, исләре китмәгән булып кыланалар. Юк, бүген ул аңа күңелендә булганны әйтергә тиеш. Шуларны күз алдына китереп, Кәрим калтырана, эчен- тышыи боз ала. Салам түбәле Кәлимәт артыннан бер канаты китек ай карый, күк йөзендәге буяулар үзгәрә башлый. Таң ата. Яктыра. Шәмсия чыкмый. Кәнүшнигә ат карарга баручы Нигъмәтулла картның капкасы чылтырап ябылгач, Кәрим соңгы өметен дә өзеп кайтып китә. Бакча артларыннан кайта, үзеннән-үзе качып кайта...

49

•1. „С. Ә.“ № 8.

 

 

Бер уйласаң, бернинди уртаклыгы булмаган ике вакыйга. Ләкин* Кәрим үсә төшкәч аңлады: болар берсен-берсе тудырган вакыйгалар икән. Аларның икесенә дә гаепле кеше бер икән — Җилкуар Тимбик дип авылга даны чыккан, халык теленнән төшми сөйләнеп йөри торган аның әтисе икән.

Җилкуар дигән кушамат Тимбикка ансат кына бирелми. Аны яулагг алганчы байтак кына данлы эшләр җимертеп ташларга туры килә аңа. Революция чыккан елларны аны гайрәтле, йөрәкле кеше дип беләләр. Аннан соң да ун елга бара аның гайрәте. Кулак малларын талый ул,, бай-бәтчәнең, мулла-мунтагайның йөрәген алып яши.

Кулга власть эләгү бозды Тимбикны, диләр Кәлимәт кешеләре. Югыйсә гаҗәп кеше иде. Үзенең зурлыгына үзе ышанды. Үсмәде. Туктады. Авылның бик хөрмәтле кешесе Сәлимҗан бар иде, акылны да, тәүфыйкны да, күңел байлыгын да табигать бер дә кызганмый бир­гән иде аңа. Дулаган атны авызлыклаган кебек, Тимбикның дилбегә­сен бик оста тотып бара иде. Кайнар йөрәкле булганы, ил эшенә чик­сез бирелгәнлеге өчен бик каты ярата иде Тимбикны. Гел кирәкле эшкә, гел кирәкле урында йөртә белә иде. Үлде Сәлимҗан, йөрәк авыруын­нан буразнада егылып үлде. Тимбик ике көн буена ачы күз яшьләре белән елады. Өченче көнне халыкны урам уртасына җыйды. Арба өсте-' нә сикереп менеп, кулына тоткан мылтыгын селки-селки, халык өстенә кайнар сүзләр сипте.

Сәлимҗанны күмделәр. Халык таралды.

Председатель урындыгына Тимбик утырды. Кулына печать алды. Печать сугарга кул астында кәгазь-мазар юк иде. Ярлы Ярмөхәммәт­нең чабата башына печать сукты. Шул көннән соң аның язмышы икен­че якка китте. Бер ел эчендә адәм баласы эшли ала торган барлык ах­маклыкны эшләде: шамаильләргә атты, ураза тотучыларны колхоздан чыгарды, эчеп-исереп колхозның нәсел айгырын пешереп үтерде. Аны председательлектән кудылар. Ул колхозчы булды. Айлар буе җир җи­мертеп эшләп йөрде. Кайсыдыр өянәге кузгалып, атна буе эчеп ятты. Айныгач, тагын баш күтәрми эшләде. Халык аптырады: бер сокланды, бер нәфрәтләнде. Тора торгач, мәңгелек кушаматын да тагып куйды: Җилкуар Тимбик диде. Кушаматын Тимбик намус белән йөртте. Кол­хозның ярты гектарлы алма бакчасын утынга кисеп якты (гайрәтле заманнарда үзе кулак Шәймәрдәннән конфисковать иткән иде). Бертөр­лелекне җеннәре сөйми иде Тимбикның. Инде бөтен халык кул селтә­гәннән соң тагын бер мәртәбә авылны таң калдырды: сугыш чыгар алдыннан Сахалинга язылып китте. Хат-хәбәр язмады. Үпкә авыруын­нан үлгән икән, дигән сүзләр йөрде. Юк, диделәр, Җилкуар Тимбик үпкә авыруыннан үлмәгән, җилкуарлыгыннан үлгән, лаякыл исереп, тау башыннан диңгезгә сикергән. Дөрес булмады — Тимбик кайтты. Өч сандык мал төяп, шәм кебек төз булып, яхшы костюмнар киеп кайт­ты. Кайту шәрәфенә матур гына кәгеп алгач, теле телгә йокмый сөй­ләнде:

  • Җилкуар Тимбик үлми, үлмәс и үлмәячәк! Бырачлар әйттеләр- миңа, синең, ызначит, үпкәңдә бар, сиңа, ызначит. тәмәке тартырга и аракы эчәргә катигарически тиеш түгел. Бу дошманнар сине, ызна­чит, кәкре каен астына илтеп тыгачак. Ә мин эчтем, үпкәдәге бетләрне, кортларны, ызначит, аракы белән коеп төшердем!

Үзе югында Тимбикның йорты урам якка кәкрәеп, бер терәүгә тая­нып утыра башлаган иде. Тимбик, йортның терәвенә тибә-тибә, хатынын һәм үзе югында үсеп җиткән улы Кәримне тиргәргә тотынды:

  • Ничек яшисез сез монда? Ничек сез, ызначит, бу йортта оялмый- чан яши аласыз? Йортмыни бу? Йорт түгел бу. Катигарически сүте­лергә, ут авызына ыргытылырга тиешле хәчтерүш бу.

Шулай дип сөйләнде Тимбик. Авылга ишеттерерлек итеп кычкырып, шаулап сөйләнде. Ләкин үзе, терәүләр куя-куя, шул йортта тагын ике ел яшәде. Бәлки өченче елын да яшәгән булыр иде, бөтен халык, яше- карты, болында печән чапканда, ә Җилкуар Тимбик, башы авыртудан кемгә бәйләнергә белмичә, болында колхоз председателен «ызначит- лап» сүгеп ятканда, йорт гөрселдәп җимерелеп төште. Авыл өстеннән кара тузан очып китте.

Кешеләр кинәт тын калды. Чалгыларын «күтәргән агайлар, тырма­ларын иңбашына салган хатын-кыз, болын уртасына киңәшкә җыелды.

  • Нишлибез?
  • Тимбикны йортсыз яшәтәбезме?

Бер айдан соң авылның иң атаклы балта осталары Тимбикка йорт бурады, миччеләре мич чыгарды. Бөтен авыл җыелып, өй котлау мәҗ­лесенә килде.

Тимбикның дулкынлануын тыныч кына карарлык түгел иде ул көн­не: ишек алды уртасына баскан, яланаяк, чәчләре тузгыган; сүз әй­тергә тели, әйтә алмый. Күп сөйләве белән гомер буе дан тоткан кеше бит инде, ә монда ник кенә бер сүз әйтә алсын! Халыкка карап җиргә чаклы баш иде, дулаган ат кебек кырын-кырын китте. «Тотыгыз, егы­ла!» — дип кычкырдылар, ләкин тотарга өлгерә алмый калдылар. Мең төрле дуамаллыктай, аракыдан ватылып, таушалып беткән зәгыйфь тән тойгылардан мөлдерәмә тулы йөрәкнең зурлыгын күтәрә алмады, Тимбик, иске йорты кебек, гөрселдәп ауды, халык аягына егылып җан бирде...

Үз гомерендә ничәмә төрле дәгъвалар, ничәмә төрле үлемнәр күр­гән, азаккы йортына чаклы янып бетеп, янә дә тернәкләнеп китә алган борынгы Кәлимәт авылы, Җилкуар Тимбикны күмеп кайткач, гүя, моңсуланып калгандай булды. Ел саен иген басуларында, печән чап­кан чакта болын тугайларында Тимбикны сагынып искә алдылар, аның эшләгәнен дә, эшләмәгәнен дә кушып, арттырып һәм матурлап сөйли горган булдылар. Тимбик әкият батырына әйләнде. Ләкин моңардан Кәримгә җиңел булмады. Кәрим ятим калды, фәкыйрь булып калды, өстәвенә Жилкуар Тимбик малае дигән кушаматлы да булып калды. Киемсез булгач, фәкыйрь булгач, авылга таралган нәсел даны да бул­гач, кызлар арасына кереп китә алмады. Җилкуар Тимбик малаен, кү­рәсең, кызлар үзләренә яр итәргә теләмәгәннәр. Теге көнне Шәмсия­нең чыкмавы нигә дисең? Әлбәттә, шуңа, һәрхәлдә Кәрим моны шу­лай дип аңлады, шулай дип күңеленә беркетеп куйды, зур бер төен төйнәп куйды.

Кәрим сугышка китте. Монда ул һәркем белән тиң иде. Бертөсле үк гимнастерка, бертөсле үк шинель, бертөсле үк итек киде. Аңа Җилкуар Тимбик малае дип карамадылар. Анда Тимбикның кем икәнен белми­ләр иде. Команда тавышына сизгер иде Кәрим. Табигать аңардан бул­дыклылыкны да кызганмаган иде. Шуңа күрә аңа иптәшләреннән аерылып чыгу әллә ни кыен да булмады. Тимбиков дигән фамилияне’ командирлар авыз тутырып, чатнатып әйтә башладылар. Тимбик исе­менең элекке данын кире кайтарды Кәрим: сугыш азагына күкрәкне медальләр белән шактый бизәп өлгерде. Берлинда йөргәндә Кәлимәт- кә кайтасы көннәрен уйлады. Менә шунда инде күңелдә калган теге төен кымырҗый башлады. Юк инде, тәкәббер танаулар, Кәрим хәзер сезнең каршыгызга ала йолкыш булып басмас! Җилкуар Тимбик бе­лән сез аны табалый алмассыз. Үз исемен үзе казанды ул. Старшина Тимбиков кайта Кәлимәткә. Киемнәр чиста аның, гәүдә төз. Солдатта, туганкаем, кешене яңабаштан сүтеп җыялар, ә сугыш турында әйтеп тә торасы юк. Дөрес, гомер буе хәрби кием киеп, уклау йоткан старши­на булып йөреп булмас, гражданский кием якларын да кайгырта баш­ларга кирәк. Һәм аның, хәрби хезмәттән котылып өйгә кайтырга чык­
канда, ялгыз-ярым кеше генә күтәрә алмаслык биш-алты төене бар иде. Ул, бик хаклы рәвештә, әнә шул төеннәр йөрәктәге төенне дә чишәр әле, дип уйлый иде.

Ул кайтышка Шәмсия бик рядовой бер кешегә кияүгә чыгып куйган, инде балага батарга да өлгергән икән. Шәмдәй төз гәүдәле, ерак илләрнең хуш исле папиросларын тартучы старшина Кәримне күргәч, кытыршыланып, яргаланып беткән коры кулын биреп күреште дә, авызын бөрештерә төшеп, уңайсызланып елмайды. Кәрим апты­рап калды: ничек соң ул шушы -кыз өчен янып-көеп йөрде икән?..

Ул югында кызларның яшьрәкләре үсеп җиткән. Фазлыйәхмәт кы­зы Мөнәвәрә, ул киткәндә, озын сыйраклы, юка гына гәүдәле мәктәп баласы иде. Ни арада үсеп җиткән дә, ни арада пешеп тулган. Үзе тагын күренекле эштә икән — укытучы. Халык исе китеп сөйли: «Ул акыллылыгы, ул чибәрлеге!» — диләр. Нигә, менә шул Мөнәвәрәгә өй­ләнеп җибәреп, бөтен Кәлимәтне шаулатып алмаска. Чишкәч-чиш- кәч, йөрәктәге төенне бик нык итеп чишәргә, икенче төйнәлмәслек итеп өзеп ташларга кирәк. Тимбик малае турында яман сүз сөйләргә берәү­нең дә теле күтәрелмәслек булсын.

КәрихМ эшне сак кына башлады, хәйлә белән. Туган илгә кайттым дип кыланып йөрмәде. Картларга карата аеруча игътибарлы булды. Якты йөз белән тәмле сүзен берәүдән дә кызганмады. Берәр атнадан Кәлимәт кешеләре Тимбик малае турында матур сүзләр сөйли башла­ды. кызлар телендә дә Кәрим булды.

Кәрим үзе гел Мөнәвәрә турында уйлады. Урамда-мазарда очраган чакта хәлләрен сорашты, ләкин үзен читтәрәк тотарга тырышты. Бик үк ачылып бетмәде. Кайбер авыл егетләре кебек тупасланмады, тиешле- тиешсез урынга үрелмәде. Югыйсә, алла сакласын, шундый зур тырыш­лык белән тапкан авторитет ком тавы күк ишелер дә төшәр.

Кәримгә ярдәм итәрдәй тагын бер мәрхәмәтле җан табылды. Кә­римгә комсомол учетына басарга кирәк иде. Кәлимәт райкомолының беренче секретаре Әсфәндиярова орден-медальләрен чыңлатып, честь биреп кереп баскан старшинаны бик үз итеп каршылады:

— О, Тимбиков! Карасана — бөркет! Тау бөркете бит. Кая әле, кил әле, карыйм әле үзеңә... Бөтенләйгәме? Бик яхшы булган. Искит­кеч. Учеткамы? һи, мондый егетләрне дә алмасаң... Чыныккан кеше­ләр кирәк комсомолга. Бик кирәк, югыйсә вакланып барабыз. Бала­чага күбәйде, һәрберсен кулыннан җитәкләп йөртергә кирәк.

Озак кына сөйләшеп утырдылар. Әсфәндиярова старшинаның уйла­рын белде, киләчәккә булган хыялларын ачыклады. Иркенләп сөйләш­теләр. Сугыш вакытында үзенең дә кыен шартларда эшләвен сөйләп алды. Кәримнең райкомолга гел кереп йөрүен сорап, матур итеп озатып калды.

Игътибарны кем яратмый — керде Кәрим, бер дә, ике дә керде. Бер- берсен үз итеп, ихтирам итеп, киңәшләшеп йөри башладылар. Кәрим ныклы таяныч тапканга сөенеп, пошынусыз күңел белән эш сайлый башлады. Белем ягы аның әллә ни зур түгел, сугышка чаклы җиденче классны тәмамлаган иде. Сугыш вакытында техника тирәсендә чуалып, машиналар телен өйрәнде. Менә хәзер ул да ярап куйды: тотты да керде фермалар буенча механик булып. Үзенә бер мотоцикл бирделәр. То­тынды шатыр-потыр чабарга. Әсфәндиярова беркөнне Кәримнең мото­цикл бишегенә утырып колхозларга чыкты. Юлда шаяртып, көлгән бу­лып әйтмәсенме:

Эшләрең дә көйле бара, старшина, әллә яучы булып куйыйммы үзеңә? Авылның данлыдан данлы кызын димли алсам, бүләккә нәрсә бирәсең?

— Әгәр җан теләгән кыз булса, зәңгәр бостоннан костюмлык. За­граничный!

 

Әсфәндиярова да юләр түгел, Кәримнең күңеле кай тирәдә икән­не сизенеп йөри.

—- Кыз шундый: керфекләрен бер сирпесә, җил кузгата. Күзләрен балкытып елмайса, дөньяга икенче кояш чыга.

  • Мөнәвәрә булса, бирегез бишне!

Шушы сөйләшүдән соң барысы баш әйләндергеч тизлек белән эш­ләнде. Бәйрәмне бик зурлап, комсомол туе итеп үткәрделәр. Кәлимәт- нең бер башыннан бер башына шаулады яшьләр җыры.

Бөтен теләкләренә иреште Кәрим. Нәсел череткеч кушаматын алып ташлады. Хәзер пружинаны аз гына бушата төшеп, күңелдәге юшкын­нарны юып ташласаң да ярый.

Комсомол секретарена старшинаның позициядән чигенүе ошап җитмәде.

  • Очудан туктарга иртәрәк сиңа, бөркет! — диде ул. — Синең алда өр-яңа горизонт ачыла. Механик булып йөрүең җитәр. Нефтькә күчәрсең.

Комсомол исеменнән бик әйбәт характеристика язып, Кәримне бу- ровиклар мәктәбенә, кыска сроклы курсларга тәкъдим итте. Уку бары­шын директор аркылы үзе белешеп торды. Кәримнең буровойдагы уңышлары да шатландырып торды аны. Ике ел эчендә Тимбиков күп нәрсәгә төшенде, һөнәре буенча да үсте: җирдән верховой сәндерәсенә күтәрелде, анда, җил оясында, ныгып, корычланып җиргә төште, бо­раулаучы булып эшли башлады. Аның хәзер акчасы да әйбәт төшә, семья хәле дә зарланырлык түгел, Мөнәвәрә караңгы чырай белән йөри йөрүен, аңа ис китеп торып булмый инде. Хатыннар барысы да шулай була ул, кемнең әле хатынын мактаганы бар. Юк, ул яклар борчымый Кәримне, Кәримне эш ягы борчый. Ашкындырып алып баручы бер йөрәкле мастер булса икән. Ә ул юк. Өйрәтүче, ярсындырып җибәрүче юк. Кәрим тормыштан, эшеннән нәрсәдер көтә, моңарчы булмаган, мо­ңарчы татып карамаган көчле хис, яңа х-ис көтә, әнә шул билгесез көтү вакыт-вакыт аеруча көчәеп, тирән бер эч пошуга, күңелсез уйлар­га чаклы китереп җиткерә иде. .

Соңгы көннәрдә аның күңелендә дә аяз булып алды. Яңа мастер килә икән, дип ишетте ул. Илне гизгән кеше, зур тәҗрибә иясе, диделәр. Имеш, борауның кайсы токымнар тирәсендә бораулаганын торбаларга бармагын тидереп тә белә ала. Әйтүләре чын булса, Кәлимәтнең үз кешесе дә бугай әле. Кәримне зур юлга чыгарса, менә шул кеше чыгара инде, шул кеше тупиктан коткара. Эссе көнне тилмереп су көткән үлән­нәр кебек, Кәрим дә яңа .мастерны көтте, аның килеп җиткәнен төшлә­рендә күреп уянды. Аңа ул моңарчы татып карамаган бик күп шатлык­лар, бик күп юанычлар алып килер кебек тоела иде. Шуннан бирле ул көннәрен яңа бер омтылыш белән, яңа бер хәвефләнү-борчылулар белән үткәрә башлады.

Менә ул көн җитте. Ул көткән кеше автобуста бара. Акланырмы аның өмете? Бушка китмәсме аның зарыгып көтүләре? Яңа мастер, Кәлимәтнең үз кешесе, бораулау остасы Лотфулла Дияров эч пошула­рын оныттырып җибәрә алырдай итеп эшне оештырырмы?

Кәримнең күңелендә әнә шундый уйлар кайнаша иде. Туктаусыз шаркылдашучы иптәшләренә дә, аларның «мәзәк сүзләренә дә игътибар итмәстән, ул үз алдына уйланып, үз эченә бикләнеп бара, вакыт-вакыт, сиздерми генә, Дияровның йөзенә күтәрелеп карый, ләкин башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, мыеклы һәм аз сүзле бу абзыйның ниндирәк кеше икәнен берничек тә билгели алмый иде...

Уртасыннан агачлары киселеп, челтәр баганалы киң юл салынган, тәүге матурлыгын һәм тынычлыгын җуйган каен урманына буровиклар- ны төягән вахта машинасы .— корымга баткан автобус үкереп барып

 

керде. Бригада эшләргә тиешле буровой янына килеп туктарга да өлгермәделәр, трест управляющие Николай Кожанов белән борау­лау конторасы директоры Митрофан Зозуляның да «Победа»лары бер­бер артлы килеп җиттеләр. Тәҗрибәле өлкән мастерның беренче мәртәбә эш башлавын карарга дип начальство үзе белән трестның ин­женерларын һәм участок начальникларын да алып килгән иде. Мастер Дияровның алар белән бик иелми-бөгелми генә исәнләшүе, хәтта бераз корырак та исәнләшүе Кәримгә шундук ошады.

Дияров эш башлау киңәшмәсендә дә үзен тиешенчә тотты: чәчрәмә­де, каушамады, тыенкы булды. Трест управляющиенең эш темпы ту­рында, җиһазлар турында сораган сорауларына кыска гына итеп, лә­кин киредән сорап тормаслык итеп җавап кайтарды. Күрәсең, киңәш­мәгә чаклы барысын тикшереп чыккан, кемдер кушып эшләткәнне көтеп ятмаган. Скважинаны бораулап бетерү срогын өч айдан артыграк итеп куйды. Моны насосларның көче, балчык измәсенең сыйфаты, геологик- техник нәрәт күрсәткән җир катлауларының хасияте белән аңлатты. Аннары килеп, мин әле кул астымда эшләүче егетләрнең осталыклары ни дәрәҗәдә икәнен белмим, диде, белмәгән килеш пафоска бирелеп, лозунглар кычкыра башлыйсым килми, диде. Кәримгә болар янә бер мәртәбә ошадылар. Дияров белгечләр белән белгечләрчә сөйләшә, ба­рысын белеп, ышандырырлык итеп сөйләшә, сүзен дәлилли, кирәклесен генә әйтеп бирә иде.

Ниһаять, хәлиткеч минутлар якынлашты.

«Вахтага беренче булып кем басар икән?» дигән уйдан Кәримнең уч төпләре тирләп китте. Әгәр моңарчы килгән график буенча булса, ул басарга тиеш иде һәм аның басасы да килә иде. Бер генә мизгел аңарда алгарак чыгу, мастерның күзенә чалыну фикере чагылып узды, аның бик тә күренәсе, ничек кенә булса да күренәсе килде, хәзер кү­ренми калса, гомумән дә күренә алмас кебек тоела башлады. Ләкин икенче мизгелдә күңелен яндырып башка бер уй узды. Әгәр чакырмаса, хур итсә? Бәлки, ул иске графикны ватып, яңасын төзи торгандыр, бәл­ки, аның әллә нинди планнары бардыр...

Дияров, кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарып, тавышсыз гына шуны укый башлагач, Кәрим егетләр арасына чуму нияте белән артына бо­рылган иде, мастерның салмак тыныч тавышы ишетелде:

— Тимбиков!

Кәрим кинәт тураеп басты:

— Мин, иптәш мастер!

Дияров, аны беренче мәртәбә күргәндәй, ашыкмый гына баштан­аяк күздән үткәрде, кәгазен кесәсенә яшерде, тик шуннан соң гына тагын бер мәртәбә үткен бер караш ташлап алып, нык итеп әйтте:

— Вахтага син басасың, Тимбиков!

Кәримнең өстеннән, гүя, таулар төшкәндәй булды.

ДӘвамы бар