Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘЕРЛЕ ЮЛ СЕЗГӘ, ЯШЬ КАЛӘМНӘР!

Бу саныбызда без укучыларны поэзиядә каләм көчләрен сынап карарга > < теләүче өметле кайбер яшь авторларның иҗат үрнәкләре белән танышты- \ 1рабыз. Исемнәре әле матбугат битләрендә ныклап күренергә дә өлгермәгән > бу яшьләрнең шигырьләрендә бүгенге көннең иң әһәмиятле темаларын яктыр- ■! тырга омтылу сизелә. Аларның һәркайсысы өчен совет кешесенең мораль < бөеклеген, җирнең иминлеген яклап көрәшүче дусларның бердәмлеген, яшьлек j романтикасын мактап җырлау кебек уртак сыйфатлар хас. Шунысы куанычлы: ' шигырьгә алар парта арасыннан түгел, ә бәлки тормышны күпмедер күләмдә ; өйрәнеп, кешеләргә нинди дә булса фикер әйтерлек яңа сүз алып киләләр. Златоуст егете Хәниф X ат и по в редакциягә язган хатында үзенең > башта колхозда, аннан соң бетончы, хәзерге көндә балта остасы булып эшләвен '/ әйтә. Техник эшләнешләре ягыннан әле бик үк камил булмасалар да, аның > шигырьләрендә лирик геройның хезмәттә туган хисләрен, кичерешләрен бик ,■ ачык тоясың. Куйбышев өлкәсендә укытучы булып эшләүче Равил Сәйфетдинов ( $ үз иҗатында коммунизмның «китаплардан, хыяллардан күчеп, хәрәкәткә кереп ( яктыруын», тормышның күркәмлеген, мәхәббәтнең сафлыгын чагылдырырга f J омтыла.. j < МәгъсүмХәкимовны күбрәк авыл тормышы, колхоз кешеләренең < < эшләре һәм уйлары кызыксындыра. Аның «Җәйге хисләр», «Яңгырда», «Көтү j ? чыкканда» исемле шигырьләре әнә шул темага багышланган. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан > дәүләт университетында әдәбият түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк членнарыннан > Шамил Маннапов, Армия сафларыннан күптән түгел кайткан солдат бу- ? > ларак, күпчелек шигырьләрендә совет солдатының илгә булган кайнар сөюен, J 5 антына турылыклы булуын җырласа, Даут Сөнгатовны студентлар, ;> яшьләр тормышы дулкынландыра. Рәдиф Гатауллин шигырьләре исә көч- s ле романтик рухта язылганнар. Югарыда исемнәре телгә алынган авторлардан тыш редакциягә Хәниф < Хөснулли н, Дифгать С и р ай кебек яшь әдипләрнең дә матур-матур > шигырьләре килде. Без аларның барсына да сугышчан поэзиябездә үз урыннарын табып, ял- > кынланып иҗат итүләрен телибез: > — Хәерле юл сезгә, яшь каләмнәр! ХӘНИФ ХАТИПОВ ИДЕЛ, ИДЕЛ! И дел, Идел! Текә ярыңда Басып торам уйларга талып; Ярсып-ярсып аккан суыңны Күзәтеп һәм күңелгә салып. ...Нинди хискә мине чолгадың? Дулкыныңда синең тирбәләм. Җырыма бит моңнар бирәсең... Китә алмам синең тирәңнән. Ярларыңда үскән гөлләрне Чыклар бизи иртән кояшта. 104 Акчарлаклар оча күгеңдә, Без ирекле, диеп, бу якта. Мин үзем дә чиксез сөенәм Синдә үткәргәнгә көнемне. Башкаемнан йомшак җил сыйпый Көйләгәндә шатлык көемне. Идел, Идел, йөрәк җырымны Агыз, әйдә, ерак җирләргә! Синең суларыңдай саф булып Ташсын алар күп гомерләргә. МИЛӘШ иңеп барса да миләшләр, Тамырында яралгы бар. Шытып чыкса, бик тиз үсә, Үскәч, яшәр таңнары бар. Бакчабызда куш тамырлы Ике миләш буйга үскән. Кышын күпме салкыннарга, Җәен эсселәргә түзгән. И-кесе дә шат торалар Бер-берсеиә күз текәшеп. ...Без дә үстек абый белән Шул миләшләр күк серләшеп. ЯЗ ИРТӘСЕН ЯРАТАМ Яз иртәсен яратам, Шуңа бик иртә торам. Чыбыркымны шартлатам һәм мал көтүен куам. Сандугачлар сайраша Җилпенеп тирәкләрдә. Мин саргаймыйм сагышта, Малларым — тирәләрдә. Үзем дә моңланам бик Сузып иң озын көйне. Чыбыркы буен үтеп Җыр яңгырата җирне. Җанга рәхәтлек бирә Иртәнге назлы һава. Кояш күккә үрелә, — Нурлары җиргә ява. Болай да нечкә күңел йомшарды әле тагын. Чөнки очраттым үзем Язның беренче таңын. 105 ЧАБАТА КИГӘН МАЛАЙ БУЛСАМ ДА Чабатам тузар җәяү йөрсәм дип, Юлга чыгарга куркып тормадым. Каршы йөгердем усал җилләргә, Балкыйсын сизеп язгы нурларның. Җылы яз килгәч күкрәп һәм гөрләп, Үләннәр чыкты, гөлләр күренде. Соңгы чабатам чәчкәләнде дә Үзен сөюне кинәт сүндерде. Вакытында бик, бик әйбәт булды, Әй, ул чабата, йомшак чабата... Аякларым һич сызлауны белми, Ботинка да бик җиңел атлата. Чабата кигән малай булсам да Басып йөрдем мин ап-ак карларга. Ул еллар әле һаман исемдә Тормыш сафында атлап барганда. ҖИМЕШЛӘР көтәм бөлмисең дә бит ичмасам, Имеш, син дөрес сүгәсең: — Чәчкә атмас алмагачың, Бушка гына көч түгәсең. Кызарып алмалар пешкәч, Барыбер бер көлерсең әле. — Дус, җимешең татлымы? — дип Шул син йөгреп килерсең әле. БАЛТАМ ҮТКЕН ^алтам үткен, Агачларны юнам, кисәм. Гомер үтсен Шушы һөнәр белән күркәм. Төшсәм дә мин Зур өйләрнең түбәсеннән, — Рухым, күңлем Түбәләрдән төшмәссыман. СИН ДӘ ЭЗ САЛ! Л*итәр булсаң, уйла да кит! Нинди туры барыр юллар! Галәмгә дә очтылар бит Бездә үскән батыр уллар. Бабайлар һич онытмый бит Баткак юлдан атлаганны. 106 Партиябез киптерде тик Сазга баткан аякларны. Нинди бәхет бу яшьлектә, Иркен сулау шушы көндә! Кояш көлә бик биектә һәм нур уйный тирә-юньдә. Горурланып яшә, дустым! Илебез бит гөлбакчасы... Шуннан очып, күк дөньясын Күреп төште кош баласы. Җир йөзендә бу яңалык Дәртләндерми инде кемне. Син дә эз сал, эз ярылып, Күрсәтсен шат, якты көнне. ЭХ, БИЗӘГЕ, БИЗӘГЕ /<Хилләр исә җай гына, Читәндә кер җилферди. Нинди матур челтәре, Төрле төстә җемелди. Узып баручы юлчы Тукталып карый, гүя; Беркемгә дә эндәшми, Үзе уйланып куя: «Эх, бизәге, бизәге... Матур сырга сырлаган. Бер сылу чиккән микән Мин гашыйк була торган». Әбиенең яшь чагында Чиккән әйберләре ул. Ә егет кызның оста Кулын кысар төсле шул. РАВИЛ СӘЙФЕТДИНОВ ЕГЕРМЕНЧЕ ГАСЫР, МИН СИНЕКЕ Егерменче гасыр, мин синеке, Нинди яхшы! Шуның өчен дә Чиксез яну, чиксез илһам белән Кыю атлыйм җирнең өстендә. Күккә карыйм: Күктә космик юллар, Гагарин һәм Титов юллары, йолдызлар да, 107 Ай да Бера.ваздан Сәламлиләр совет улларын. Җиргә карыйм: Җир<не кояш үбә, Төннәрендә сибелә ай нуры. Ил кырында, әйе, һәр урында Ком*мунистик хез м әт ш ау-шуы. Үзенең шатлык-кайгылары белән Җир әйләнә йөрәк тирәли. Кайгылары мине тирән борчый, Шатлыклары чиксез иркәли. Сугыш... Бу нәрсәне гомрем таңында ук Тойды минем нәни йөрәгем. Ул әтине миңа күрсәтмәде һәу әнинең йотты терәген. Күңел ихтыярсыз барсын саклый, Искән җилләрдә дә таратмый. Элек өндә баштан кичкәннәрне йөрәк бүген төштә кабатлый. Тәнне ярган корыч ярчыгыннан Кешеләр бик еш тетрәп уяна. Уяна да Төннең шундый рәхәт тынлыгында Бүгенгебез белән куана... Коммунизм инде һәр таң саен Яктылыгын ныграк арттыра. Китаплардан, хыяллардан күчеп, Хәрәкәткә кереп яктыра. Шуңа да бит Түгелгән көч, тамган тир тамчысы Борчу түгел, ә дәрт кабыза. Сафка кертеп яңа гигантларны, Күтәренке җырдай көн уза. Коммунизм! Мин синеке, Сине күрер кеше. Бөек бәхет! Шуның өчен дә Чиксез яну, чиксез илһам белән Атлыйм менә җирнең өстендә. ИҢ ЯХШЫ ЧАК Ях!шы чакка 'таба ашкынганда Очрадым мин кинәт кызыкка. Кемдер, яхшы чагың күлтән җиткән, Инде, диде, бара узып та. Күптәнмени әле үзсүзләнеп Ашыга-ашыга төштем бишектән; 108 Тәрәз аша дөнья аз күренгәч, Үрелдем мин тизрәк ишеккә, йөгерделәр көннәр борылмалы Сукмаклардан мине җитәкләп. Тизрәк үс, дип, мине кояш үпте, Әле яңгыр яуды чиләкләп. Хыялларның берсе чынга ашса, Икенчесе калды иртәгә. Иртәгесен инде өченчесен Ашкындым мин куып җитәргә. Артка карамыйча бара торгач, Очрадым мин кинәт кызыкка: Яхшы чагым җиткән генә түгел, Бара икән инде узып та. Инде Яшьлегемнең янар чәчәкләре Берәм-берәм җиргә коела... Тик шулай да Иң яхшы чак әле җитмәгәндер, Алдарактыр кебек тоела. СӨЮЕҢНЕ БЕЛГӘЧ... Арларыннан ташыр төсле торган Кичке күлдәй иде күзләрең. Тынычлыгын бозмый, бик сак кына Мин алардан серләр эзләдем. Алар шундый керсез елмайдылар, Нур сиптеләр гыйшкым язына. Шушы җырым туйның буласына Зур ышаныч белән языла. һич искерми торган энҗе булып Исемең минем каләм очыннан Ак кәгазьгә төшә ишетелмәгән, Жырланмаган матур җырсыман. МӘГЪСҮМ ХӘКИМОВ ҖӘЙГЕ ХИСЛӘР Тамчы тамса җиргә, Пар бөркелер, Чыжлар төсле юлның ташлары. Басудагы иген, яшь баладай, Үзеп-үзе тотмый башлады. Дөрләп китәр төсле үзалдына Кызыл чәчәк кырлар түрендә. Ут-күз чыкмасын дип, Кузгатмыйлар Мунча мичләренең көлен дә. Әлсерәгән хәтта камышлар да, Күлләр кибә күзгә күренеп. Күктә болыт күрсә, Ак каеннар Тартып алыр төсле үрелеп. Килгәп-киткәпнәп дә Авыл халкы Явым ягын сорый элгәре. «Илдә уңса, өйдә булыр» — диеп, Уңай жавап көтә үзләре. Сабантуйга дигән бүләкләр дә Яңгыр көтеп һаман саклана. Кояш баеган саен Агроном да Тәрәзәгә килеп каплана. ...Тагын бер көн, Түзсә, өч көй түзәр... Шуннан кырлар... Халык «ах!» килә. ...Ничек өч көн торсын: Кичен яудыАшыкмыйча гына бер көйгә. Яңгырдан соң исә һәрбер өйнең Пешерелде тансык ашлары, һәм елмайды авыл, Урамнардан Бәйрәм нее килә башлады. ЯҢГЫРДА ^ер-өер кошлар очмый инде, Зәңгәр күкне Яшен генә айкый кай ара. Я чәчелә аннан үзәнгә ул, Я офыкка барып кадала. Көтүне дә борды... Көтүченең Кайтыргадыр инде исәбе. Сузып-сузып салган адымнарын Санап бара кожан итәге. Ике бәрән аның кочагында: Яңа тугай, Әнисе дә Өлгермәгән әле яларга. Артыннан ук килә мекер-мекер, «Нигә алдың?» — диеп ялвара. 110 Аның күңеле һаман бәрәндә шул, Көтүченең күңеле кырларда. «Бнк каралып килә. Боз булмасын... Уракка... дип кенә торганда!» Өермә дә егет тирәсендә Бөтерелә нидер сагалап. Керә аннан көтү уртасына. Сарыкларны йөри аралап. Кайсы-кая алар туза башлый. Куа-куа егет интегә. Тагын яшен... Туплаудагы талны сукты бугай, Ә йонлачлар шунда йөгерә. Егет узгач җил соң гарьләндеме. Исүеннән нигә туктады? Яңгыр коя һаман... Ә көтүне егет Башка җиргә илтеп туплады... Юан талның кисәкләре генә Тирә-юньдә калды чәчелеп. Күңелемә сеңде Шул яңгырда Бәрән тотып йөргән яшь егет. КАЙТЫП КИЛӘМ Л*унак булсам да мин, Кияү түгел,— Атлап-тунлап каршы алмыйлар. Җәяү кайтам... Солдат-бригадир ның Аяклары чыдам, Армыйлар. Шушы юллар буйлап малай чагым Тормыш кочагына атлаган. Тузаннарын аның җил алса да, Эзләремне һаман саклаган. Менә атау... Таллар... Әллә алар Танымыймы якын килгәнче. Сәламлиләр, гүя, Иелгәннәр Итәкләре җиргә тигәнче. Ай ияргән арттан, Солдат күрмәгәнме инде, Нигә калмый миннән, я узмый?! Кырларның мин, гүя, генералы, Ул озата мине, Ай ул — дежурный. 111 БЕРЕНЧЕ КАР Л*ыр казлары әле Каңгылдашып Китсә, бары таңда киткәндер. Карны алар бәлки болытлардан Канатлары белән сипкәндер. Катлам-катлам яуган, Гүя, мамык, Кабарыр күк аяк басуга. Ап-ак бүрек кигән баганалар, Ап-ак төскә кергән басу да. Мал-туарлар торгач, Асларыннан Җир кисәге чыкты каралып. Гаҗәпсенеп алар карны исни, Җәйне эзли төсле каранып. Җәй җәелеп үзе яңа узган, Суынмаган җирдә эзе дә. Кар эрер дә шунда, Борын төртеп Чирәм чыгар төсле көзен дә. ТУЙДА Тыгыз бит ул өйдә туй көнне, Үз урыны көтә һәркемне. — Күңелләр киң, Табын түгәрәк. Кодагыйлар узсын түргәрәк — Килен белән кияү катына... Узышыгыз өстәл артына. Без — кунаклар Уздык... Утырдык... Буш калды тик ике урындык Ике кодагыйның кырында. Кашык та бар ул буш урында. Кемнекеләр?.. Кайда?.. Без тындык, Ник буш калды ике урындык?! Күпкә сузылмады ул тынлык, Тик бер минут сүзсез утырдык. Бер минутка уйлар сүтелде, Ә уйларда... Еллар үтелде. ...Меңнәр алар. Шуның икесе — Егет белән кызның әтисе. Арсландай булган кодалар. Урыннары түрдән. Тик алар... Мондый буш урыннар табынга Өстәлмәсә иде тагын да!