Логотип Казан Утлары
Очерк

ИДЕЛДӘ

Җәйнең матур көннәре иде. Сизелер-сизелмәс искән җылы җил битләрне -сыйпап ала; кояш нурлары, аз гына тибрә- i неп торган су өстен көзгедәй ялтыратып, күзне чагылдыралар. Асылгәрәй — Углич шәһәрендә электриклар мәктәбен тәмамлап, Казанга килгән яшь егет — бүген беренче тапкыр эш урынын эзләп бара. Аның өстендә кыска җиңле ефәк күлмәк, башында кояшта саргаеп беткән салам эшләпә, ә кулында газетага төргән документлары. Ул Идел буйлап, җәй рәхәтлеген тоеп, ашыкмыйча гына атлый. Алда киң Идел җәелеп ята. Идел өстеннән аккоштай пароход йөзеп бара. Аның артыннан саллар тарткан катер югарыга өстерәлә. Иделнең аргы ягындагы тау итәгенә утырган авыллар уч төбендәге- дәй ачык булып күренәләр. Тау сыртында — сузылып яткан еландай соры юл. Бу юл авылдан чыгып, тауны кисеп, Идел буйлап түбән төшә дә күгелҗем-яшел урманга кереп югала. Уңдарак тетрәп торган зәңгәр томан эченнән беленербеленмәс янә бер кечкенә авыл күренә. Иделгә карап шактый барганнан соң, Асылгәрәй су эченә кереп утырган буксир пароходына охшаган земснаряд күрде. Каршыдагы биек ком тауларын аркылы чыгып, янә берничә минут баргач, егет яр кырыена ук килеп басты һәм якындагы земснарядка карап тора башлады. Менә земснаряд комсуыргыч торбасын әкрен генә су астына батырды да ярны «ашарга» тотынды. Су өстенә, кайнагандай, ак күбекләр калкып чыктылар, гасырлар буе йоклап яткан комлы туфрак гөрселдәп ишелеп төште. Земснаряд та, йөзмә понтоннар да як-якка чайкалып куйдылар. Зур көч белән суырылган балчык катыш ком сыекчасы насос канатлары аркылы үтеп, тимер торбалар буйлап, агуында дәвам итте. Асылгәрәйнең земснарядны якыннан беренче тапкыр күрүе булганга, ул бик кызыксынып карап торды. — Шәп суыра икән бу, ә! — дип куйды ул эченнән. — Бер заман бөтен Казан туфрагын суырып бетермәгәе, әй. Асылгәрәй, земснарядка килүен әйтеп, көймә сорады. Берничә минуттан тәбәнәк буйлы, киң күкрәкле бер матрос көймә белән яр кырыена чыгып, аны земснарядка алып керде. 310 номерлы земснаряд начальнигы Иван Николаевич Ермоленко— ир урталарындагы, түгәрәк битле, шомырт кара күзле кеше — Асыл- 9* 131 гәрәй белән бик эшлекле кыяфәттә һәм үзенең биредә җитәкче икәнлегең аңлатырдай тонда сөйләште. Өстенә ул өр-яңа ак күлмәк кигән, муенына ефәк галстук таккан иде. — Шкиперны чакыр! — диде ул ишек төбендә басып торган матроска. Иван Николаевичның үз-үзен тотуында, күз карашында, хәтта басып торуында ук буйсындыруга сәләтлелек, власть иясе булганлыгы сизелеп тора. «Бу кешенең талканы коры булса кирәк!»—дип уйлады хМостафин. Иван Николаевич аны каютасына алып керде дә, үзе өстәл артына утырып, Мостафинга кадрлар бүлегеннән бирелгән кәгазьне һәм башка язуларны алып, салкын гына күз йөгертеп чыкты. — Бүген төнгә эшкә чык, Гордеев белән бер сменада йөрерсең! Ә торуың, теләсәң, хәзергә брандвахтада булыр, — диде ул аңа. Аннары, тәрәзәдән карап, өлкән механикны дәшеп: — Егетне таныштыра торыгыз, — дип боерык бирде. Өлкән механик Александр ЛАарковский озын буйлы, чәчләре агара башлаган, очланыбрак килгән башлы, ябык чырайлы кеше, Мостафинга земснарядны күрсәтеп йөрде. Биредә аңа «дядя Саша» дип кенә эндәшәләр икән. Ачык чырайлы, киң күңелле кешегә охшый. — Болары уңга тарту лебедкалары, бусы алга, ә тегесе артка чигерә, — дип аңлата барды ул Мостафинга. Аның авызыннан чыккан һәр сүзне Асылгәрәй, йотып алырга теләгәндәй, игътибар белән тыңлады. «Бусы нәрсә?», «Бу ничек эшли?» дип механикка үзе дә сораулар бирде. Мостафинның күпне белергә ашкынып торуын күргән механик, өстәге палубаны күрсәтеп бетергәннән соң, аны аска, машиналар залына алып төште. Биредә кызу һәм бөркү иде. Механик, һәр мотор янына килеп, Мостафинның колагына кычкырып-кычкырып сөйләде: — Бусы биш йөз ат көчле, тегесе тугыз йөз ат көчле мотор! Ахырдан кисәтеп тә куйды: — Монда, наный, төрле хәлләр була! Су бит, Идел бит! Мостафин, механик белән саубуллашып, кайтырга чыкты. Өч ел армиядә, ике ел Углич шәһәрендә булып, Казанны инде биш ел күргәне юк иде. Узган еллар эчендә Казанда да, Иделдә дә искиткеч үзгәрешләр барлыкка килгән. Идел диңгез булып җәелгән, шәһәр кырыйларындагы элекке искереп, чалшаеп беткән агач өйләр урынына биек таш йортлар калкып чыккан. Көзгедәй ялтырап яткан асфальт җәелгән юллар, урамнар... Мостафинның яңалыкны, матурлыкны тоючан сизгер күңеле бу үзгәрешләрне тоеп рухланды. Ул атлап барган җиреннән туктады да, күзләрен йомып, балачакта уйнап йөргән кырый урамнарны күз алдына китерде... Менә нәкъ шушында, ул басып торган урында, саркып яткан сазлык иде, кыш буе чаналар белән түккән төрле чүп-чар пыскый, сасый, кешеләр моннан узганда чирканып, борыннарын тотып узалар иде. Хәзер биредә һәммәсе дә үзгәргән. Биек, киң дамбалар сузылган. Аларның суга караган ягы тимер бетон яки гранит таш белән ныгытылган, шәһәргә караган ягына ямь-яшел чирәм үскән. Кырыйлары тимер- бетон блюстрадалар белән бизәлгән дамбалар өстенә асфальт җәелгән. Уйланып бара торгач, Асылгәрәй земснаряд өйдергән ком таулары каршына — картага килеп җитте. Кадрлар бүлегендә парторг Савельев: «310 земснаряд гравий фабрикасы салырга урын әзерли», — дигән иде. Менә кайда икән ул булачак фабрика урыны. Кинәт Асылгәрәй, комга күмелә башлаган резина шлангка абынып, егылып китә язды. Аягы авырткан ахрысы, узып киткәч тә борылып шлангка карап куйды. 132 II Земснарядта егерме дүрт кеше эшли. Алар дүрт сменага бүленгән. Әгәр завод цехы белән чагыштырсак, багермейстр биредә смена мастеры булыр иде. Ул бөтен оештыру эшләрен хәл кыла, кешеләр белән җитәкчелек итә, идарә итү пульты каршына басып земснарядны эшләтә. Багермеистрны пароходның, капитаны дисәк тә һич хата булмас. Багермейстрдан тыш янә электромоторист, машинист һәм электромеханик бар. Болар, исемнәреннән үк күренгәнчә, электр тогына бәйле моторларның яки насосларның төгәл эшләвең тәэмин итүче югары разрядлы специалистлар. Болардан тыш һәр сменада матрослар бар. Алар якорьларны күчерәләр, йөзмә понтоннарны алыштыралар, земснарядта һәрвакыт чисталык һәм төгәллекне саклап торалар. Менә шушы алты кеше земснаряд белән тәүлегенә дүрт мең кубометр комны тирән су астыннан суыртып алып, ике чакрым ераклыкка илтеп өйдерә. Ә элек моны йөз кеше йөз җигүле ат белән ике ай башкарганнар. Хәзер исә тәҗрибәле багермейстрлар, новаторлар тәүлегенә биш мең, хәтта алты меңгә кадәр куалар. ^Мостафинның эшкә чыгуына бер ай булды. Кичке сәгать уннарда матрослар, гадәттәгечә, якорьларны күчереп бетергәч, земснарядка кире кайттылар. Асылгәрәй моторларны тикшереп, лебедкаларны майлап чыкты. — Уң лебедканың моторы кызган, янмасмы икән? — диде ул Гордеев белән киңәшкәндәй. — Янса, начальник түләр! йөз әйткән аңа ремонт ясыйк дип! — Хикмәт түләүдәмени, гомумән жалко бит! — Акчаны ул күбрәк ала, ул да кайгыртмагач, мин ничек кайгыртыйм! — Ә без кул кушырып торыйкмыни? Болай үз-үзебезие кимсетмибезме соң, иптәш Гордеев? Гордеев, җавап урынына теш арасыннан «челт» иттереп төкерде дә пешкән чия кебек кызарып, янып торган иреннәрен ялап куйды. Земснаряд гөрләп эшләвендә дәвам итә иде. Вахтадагылар һәркай- сы үз урыннарында. Матрос Бикчәнтәев өстендәге зәңгәр комбинезонының җиңнәрен сызганган да диңгез сүсеннән ясалган агач саплы швабра белән палубаны юа. Машинист Юрий Африканович Очкае верстак каршына басып, майга буялып беткән кулларына ачкычлар тоткан һәм насос валларына подшипниклар куя. Лебедчиклар барабаннарга чорналган тросларны майлыйлар. Иделдән кемнеңдер матур итеп җырлаганы, тальян телләреннән сызылып чыккан моңлы, матур көй ишетелә. — Моторны нидер эшләтәсе иде бит,—диде Асылгәрәй Гордеевка. Син тәҗрибәлерәк кеше, киңәш бир әле. — Әйтелгән бит начальникка — шабаш! — дип кырт кисте Гордеев. Кара, бу ни хәл бу? — дип кинәт кычкырып җибәрде Асылгәрәй һәм кулы белән понтоннарга төртеп күрсәтте. Анда биеккә ыргылып, фонтан булып су ата иде. Шланг шартлаган, — диде Гордеев исе китмичә пенә. — Бу турыда да әйтелгән иде начальникка. Земснарядны туктаттылар. Ул туктагач, тып-тын булып калды. Барып карасалар — биш йөз миллиметр диаметрлы резин шланг бөгелгән урыныннан, пычак белән кискәндәй, ярылган, аннан шаулап ком катыш сары су ага иде. Нишлибез? — диде арадан бер матрос, хәлнең җитди икәнлегенә басым ясап. Барысы да бу сорауга җавап эзләделәр. Земснарядта запас шланг булса, аны алыштыру озак түгел, бары тик бер сәгать 133 чамасы гына вакытны алыр иде. Ләкин запас шланг юк. Багермейстр да, башкалар да тирән уйга баттылар, төн уртасында кая барасың? Кемне уятасың? — Безнең начальник белде бит шланг юклыгын, ник кайгыртмаган көндез? — диде Гордеев. Башкалар да аны хупладылар. — Җитәр! — диде Петрунин, — хәзер бу турыда түгел, земснарядны тизрәк ходка җибәрү турында уйларга кирәк! Шул вакыт Мостафин карта кырыенда комга күмелгән шланг күрүен исенә төшерде. Әйе, земснарядка беренче килгән көнне. Әле дә шунда ятмыймы икән? Ул тиз генә багермейстр янына килде һәм үзенең уен әйтте. Барып карарга рөхсәт сорады. Шунда киттеләр, ләкин караңгыда ком күмгән резина шлангны табу ансат булмады. Шулай да, кесә фонарьлары белән эзли торгач, таптылар. Ком астыннан ,аның кырые гына күренеп тора иде. — Кадерен белмәгәч, аунамый ни хәл итсен? — диде Гордеев сукранып. — Бездә, баксаң, әллә ниләр ауный торгандыр әле. — Син шул сукрануыңны гына беләсең, Гордеев, — диде кемдер,— ә менә үзең аркылы ятканны буйга да алып салмыйсың. Шлангны көрәкләр белән ком астыннан казып чыгардылар. Яңгыр сибәли башлады. Ул бик сеңдереп, тигез ява иде. Эчендәге комнарын чистартып бетергәч, астына ломнар тыгып, шлангны алты кеше күтәреп салмак кына атлый башлады. Шланг гаҗәп авыр булганга, Асылгәрәйнең тез буыннары калтырады. Бераз баргач туктап ял иттеләр, аннан янә атладылар. Яңгыр куәтләнә төште. Аяк асты бата, юеш балчык итекләргә сылана, итекләрне суырып алуы кыенлашты. Ә төн шундый караңгы, күзгә төртсәләр дә күренмәс. Еракта, су уртасына кереп утырган земснарядның прожектор утлары сибәләп торган вак яңгыр тамчылары эченнән тонык кына ялтырый иде. Ләкин утлар ерак шул әле! Барасы шактый. Ярты юлга җиткәч, Гордеев аягы таеп егылды, аннары, сүгенә-сүгенә, фуражкасы белән маңгай тирләрен сөртте. — Трактор чакыртырга иде! — диде кемдер. Башкалар аңа каршы төште: — Пычагым эшли аламы биредә трактор, кеше дә тездән бата ич, ә аңа трактор тагын. Ләкин әйтергә генә ансат: дүрт йөз килограммлы шлангны алты кеше күтәреп барсын әле! Арадан берсе конструкторны пыр туздырып әрләп атты. Янәсе, резинаны экономить итәсе урында, ничек калын һәм озын ясаткан! Туктап-туктап бара торгач, яр кырыена килеп җиттеләр. Таң беленә башлады. Шлангны йөзмә кран белән күтәртеп, ике понтон арасына, торбаларга болтлар белән ялгарга тотындылар. Иптәшләре арасында батырлыгы, тазалыгы һәм бик тәмле тамаклыгы белән дан тоткан Яков исемле матрос ниһаять түзмәде: — Ашыйсы килә бит, малай, — дип куйды һәм иреннәрен теле белән ялап алды да: — Беләсезме, егетләр! Минем йөз пилмән ашаганым бар! — диде. — Яп авызыңны, туймас! — дип кычкырдылар иптәшләре аңа. Ашау кайгысы түгел иде аларда. Алар арыганнар, өс-башлары юеш иде. Ләкин земснарядны ходка жибәргәнче берсе дә урыныннан кузгалмады. Ниһаять, земснаряд эшли башлады. Аягында көч-хәл басып торган Мостафин лебедкага сөялде. Бүгенге төн аңа гаҗәп кызык күренде. Укыган елларда хыялларда туа торган «эш» белән чын эш арасында шактый зур аерма бар икән. Чын эш ничектер бик гади дә, бик авыр да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек тә бирә икән... 134 Ill Мостафин эшкә килгәч тә яр кырыендагы биек багаиа башыннан җиргә сузылып төшкән кабельне тикшерде. Кызмаганмы? Аннан телефонның ничек ишетелүен тыңлап карады. Земснарядка керүгә электромоторларга колагын куеп, тыңлап чыкты, подшипникларга май салды. Караңгыланганчы прожекторларны кабызып карады, яналармы? Төзәтергә кирәк булса, якты күздә төзәтү хәерлерәк. Аның иңбашында һәрвакыт фронт елларыннан калган кыр сумкасы булыр. Сумка эчендә отвертка, вак-төяк ачкычлар, төрле схемалар һәм күп санлы формулалар язылган зәңгәр тышлы дәфтәр. Эшен ул бик ярата, кулга оста, тырыш булып чыкты. Трюмнарда ут юк иде, анда ут кертте, янган моторларга обмоткалар чорнап куйды, стена газетасына рама ясады. Өлкән механик Морковский аның уңган егет икәнлеген сизде һәм яңадан-яңа эшләр куша башлады. Мостафин ул кушканнарны да төгәл һәм пөхтә итеп үтәде. Асылгәрәй багермейстр янына менеп, аның эшен күзәтергә ярата иде. Багермейстрның каютасы пароходлардагы капитан рубкасы кебек югарыга урнашкан. Тирә-ягы пыяла тәрәзәләр белән капланган кечкенә генә бүлмә. Земснаряд эшләгәндә багермейстр кнопкаларга басып моторлар белән идарә итә. Пульт каршында кызыл, зәңгәр утлар кабына. Дәү земснаряд багермейстрның боерыкларын бик күндәм тыңлый, кирәк икән алга да бара, артка да чигенә. — Җил күтәрелә! — диде багермейстр Петрунин Мостафинга һәм, кулын сузып, Иделгә таба күрсәтте, — әнә, күрәсеңме? Ничек сикерешәләр! Мостафин шул якка карады. Еракта, Идел уртасында, ак ялларын туздырып чабышкан атлардай, дулкыннар бер-бер артлы тәгәриләр иде. Виктор Петрунин Иделнең гадәтләрен яхшы белә. Чөнки ул үткән гомеренең яртысын, 15 елны, Идел өстендә үткәргән. Нинди генә көннәр булмагандыр ул еллар арасында! Ә хәзерге Идел — елга түгел, диңгез ул! Дулкыннары да аның диңгезнекедәй калын, биек һәм көчле. Әз генә җил булдымы, Идел холыксызлана, тыпырчына башлый, әгәр җил катырак иссә, Идел бөтенләй ярсый, дулый. — Магнит станциясен тикшер! Приборлар шаяра, — диде багермейстр бераздан. Мостафин, сумкасын иңбашына салып, аска төшеп китте. Аста ул схемалар сызылган палас кадәр кәгазьне җәеп, радиоалгычтагыдай вак катушкаларны тикшерә башлады. Озак итеп схемага карап уйланып торганнан соң, ниһаять, аның йөзе ачылып китте, чаттагы кечкенә генә ике винтны борып, магнит станциясен эшләтеп карады. Магнит станциясе, алтын куллы мастерга буйсынгандай, «чалт- чолт» итеп эшләргә кереште. Ремонтны тәмамлагач, ачкычларын һәм схемасын җыеп, сумкасына пөхтәләп салды да яңадан югарыга менде. — Җибәреп кара әле, төзәттем! — диде ул багермейстерга. Петрунин бер-бер артлы өч кнопкага басты. Яшел лампа кабынды. Магнит станциясе гөжләп эшли, прибор телләре биешеп хәрәкәткә килделәр. — Молодец! Тиз төзәттең! — ди багермейстер елмаеп. Виктор Петрович хматросларга буш понтоннарны ныгытып бәйләргә, көймәне тыныч якка чыгарырга һәм йөзмә кранның стрелаеын бушатырга кушты. Үзе земснаряд тросларын, авызлыклап җиккән атнын дилбегәләрен тарткандай, нык итеп тарттырды. Машинистка трюмнардагы суны суыртырга кушты. — Ә син, Манжурии, снарядта кал, — диде ул Яшага. Электрикларга да махсус боерыклар бирелде. Барысы да багермейстр кушкан 135 ча, эш урыннарына таралды. Кешеләр табигать стихиясен, штурмны каршы алырга әзерләнә иде. Берничә минуттан Мостафин да мачтага менеп, фонарьларның кабельләрен бәйләде. Җил тагын көчәя төште. Әле генә Иделнең ар ягындагы калын урманнар артыннан башын калкытып килгән күгелҗем-кара болыт, калынаеп, киңәеп киткән. Менә хәзер бу кара болыт бөтерелеп, актарылып тирә-ягыидагы вак, таркау болытларны суырып ала-ала, Иделгә таба шуышты. Яр буендагы баганаларга эленгән чыбыклар сызгырышып чайкалдылар, үләннәр башларын иеп җиргә үк ябышалар иде. Мостафин аскы палубага төште. Өстән багермейстрның: «Трюмнарны ябарга! Понтоннарны тикшерергә!» дигән боерыгы яңгырап китте. Башта кушылганнарны эшләгән матрослар, көймәгә утырып, дулкыннар арасыннан понтоннарга таба йөзеп киттеләр, земснаряд әле һаман эшләвендә дәвам итте. Мостафин трюмнарны тикшереп, капкачларын япты да багермейстр янына йөгереп менде. — Туктатыйкмы әллә? — диде ул, киңәш сорагандай итеп. Багермейстр Иделгә карады. Аның йөзендә, зураеп киткән зәңгәр күзләрендә, кыяфәтендә үз-үзенә гаҗәп ышанганлык, ниндидер салкын канлылык сизелде. — Шәт басылыр, җил, дим. Кайчак шулай уйнап кына ала торган гадәте дә бар аның! Эшлик әле! — диде ул һәм сосун трубасын тагын да тирәнгәрәк батырды. Дамба өстендә ком тузаны күтәрелде. Кинәт яшен яшьнәде, тирә- якны тетрәтеп күк күкрәде. Табигать кемгәдер ачуланган, үч алырга теләгәндәй ярсый, дулый башлады. Иделдән ыргылып килгән дулкыннар земснарядны егып салырга тырышкан кебек палуба өстенә үк сикерешәләр. Уң якта яшен яшьнәде һәм көзгедә чагылып киткән кебек еракта да ялтырады. Күк йөзеннән, кемдер шырпы сызгандай, якты сызыклар сузылдылар. Тагы күк күкрәде. Бер-бер артлы ике-өч кат яшенләде. Шулкадәр яктырды ки, хәтта Асылгәрәйгә Иделнең теге як ярындагы урман күренеп китте. Дәһшәтле кара болыт, кешеләргә үзенең көчен күрсәтергә теләгәндәй, һаман земснаряд өстенә шуышты. Аның кырыенда тузган сәләмәләрдәй асылынып торган вак болытлар бер-берсенә сыенып куердылар. Бер прожектор пыяласы очып төшеп, палуба өстендә чәлпәрәмә килеп ватылды. Яңгыр ява башлады. Кемдер: «Кран бата! Кран бата!» — дип кычкырды. Багермейстр земснарядны туктатып аска йөгереп төште. Палуба өстенә «шыбыр-шыбыр» яңгыр ява иде. Үз гомерендә йөзләрчә тонна йөкне су өстеннән күтәреп йөрткән йөзмә кран шактый чалшайган, гүя, үзенең соңгы минутларын сизенгәндәй, башын аска игән, дулкыннар аны туктаусыз кыйнап торалар иде. — Нишлибез? Көймә дә тегеләрдә бит! — диде машинист Юрий Африканович Очкае. Башка чакта киңәшергә, иркенләп уйлашырга да мөмкин булыр иде, ләкин хәзер, кран су төбенә китәргә торганда, киңәшерлек вакыт калмаган шул! Тагын яшен яшьнәде. Яңгыр буранлап ява, җил калын дулкыннарны бертуктаусыз ерактан куып китерә торды. Болар янына Мостафин килеп басты. — Ныгытырга кирәк. Водолаз костюмы бармы? — диде ул. Водолаз костюмы юк икән. Кемдер: — Бау белән сай җиргә тарттырырга кирәк! — диде. — Аның ба.вын бәйлисе бар ич әле, — дип Гордеев каршы төште. — Үзем бәйлим, — диде Мостафин һәм, суга сикерергә теләп, палуба кырыена килеп басты. Ләкин багермейстр аны кулы белән этәреп туктатты. 136 — Моны Манжурин эшләр, ул оста йөзә! Матрос Яшка, шуны гына көткәндәй, өстен салып ташлады. Озын арканның бер очын биленә бәйләде дә дулкыннар эченә сикерде. Бер минутка күздән югалды һәм шактый еракта өскә чыгып кранга таба йөзеп китте. Манжурин кран төбендәге ыргакны кулы белән капшап табып, бауны шуңа бәйләргә тиеш иде. Ләкин күпме генә тырышса да бәйли алмады, сулышы кысылып, чыдый алмый өскә калыкты. Понтондагы матрослар аңа коткару түгәрәге ыргыттылар. Кемдер: «Чык, батасын бит!» — дип кычкырды. Манжуринның бер уйлаган эшеннән чигенү гадәте юк иде. Ул тирән итеп сулыш алды да тагы чумды. Су астында шактый озак азапланырга туры килде. Аның күз аллары караңгыланып китте, аягын көзән җыергандай булды, тын җитмәде. Багермейстр аның су астыннан озак чыкмавына борчылды һәм биредә калганнарга бауны тартырга әзер торырга кушты. Ниһаять, Манжурин су өстенә пробка кебек атылып чыкты. — Булды, — дип кычкырды ул. Манжуринны земснаряд бортына күтәреп алдылар. Кранга бәйләнгән арканның икенче очын лебедка барабанына чорнап, кранны сан җиргә тарттырдылар, гүя, аңа җан керде, хәзер ул дулкыннарга каршы күкрәген киереп, курыкмыйча тора иде. Яшаның колак яфраклары нәрсәгәдер бәрелеп канаган, чырае агарып киткән, битләренә, туры кылыч борынына дуен балчыгы сыланган, аксыл-сары чәчләре маңгаена ябышкан. Үзе туктаусыз калтырый иде. Аның башын бинт белән бәйләделәр. Манжурин фронтта яраланган солдатны хәтерләтә иде. ...Бер кирегә китсә, китә икән, давыл вакытында земснарядта ток бетте. Кемдер «багананы яшен суккандыр» дип куйды. Кич булды, караңгыланды. Тышта һаман җил улый, сызгыра, земснарядны чайкый, өске катның тәрәзәләренә китереп-китереп суга. Бәйләп куйган буш понтоннар берберсенә «тык-тык» бәреләләр, «шыгыр-шыгыр» итеп тимер кырылган тавыш ишетелә. Дежурный электрик Асылгәрәй тимер палуба өстенә чыкты. Туктады. Колакларын тырпайтып, бөтен сизгерлеген җыеп, тыңлап торды. Земснарядның эшләмәвенә йөрәге әрни аның. Менә бит жил ничек зур зыян итте. Кран чак кына батмады, баганалар ауды. Тагын озак дулармы икән әле. Бераздан, болытлар таралышып, ай калыккач, еракта, су өстендә, бер шәүлә күренде. Нәрсә булыр бу? Мостафин понтоннарны санап чыкты, ә шәүлә һаман якынлашты. Әй, нәрсә карап торырга! Асылгәрәй көймәгә утыра да Иделгә таба йөзеп китә. Дулкыннар әле басылмаган. Ай яктысында көймәнең бер чумып, бер дулкыннар сыртына калкып чыкканы күренә, җил улавына кушылып, ишкәкләрнең шыгырдавы ишетелә. Берничә минуттан егет шәүләне куып җитә, ул бер понтон булып чыга. Көймә чылбырын аңа бәйләп, кире земснарядка таба йөзә башлый. Хәзер йөзү авырайды, көймә тыңламый... Понтон үзе аны җил уңаена өстери башлады. Асылгәрәйгә көймә бер урында тора кебек тоела. Көймә кырыенда дулкыннар сикерешә, эре салкын тамчылар туктаусыз биткә бәреләләр. Ул бөтен көченә иште. Инде земснарядка ерак та калмаган иде. Кинәт чатырдап ишкәк сынды, Асылгәрәйнең йөрәге «жуу» итеп китте, хәзер сыңар ишкәк белән нишлисең? Бер канаты сынган кош кебек бит! Шулай да ишүдән туктамады. Асылгәрәй мең газаплар оелән земснарядка җитте дә понтонны бәйләп куйды. Әзрәк хәл алгач, вахта- дагылар белән ауган баганаларны утыртырга, чыбыклар сузарга чыкты. Тышта таң ата иде инде. Башта көнчыгыш ягы яшькелт-сары төскә керде, бераздан аның өстенә сыек алсу нур йөгерде һәм яшькелт төс 137 кимегән саен алсулык куера, кызыллана барды. Күк йөзендәге караңгылык ниндидер серле көчкә буйсынгандай көнбатышка чигенде. Аның урынын сыек зәңгәр төс биләп алды. — йолдызлар берәм-берәм сүнделәр. Айның төсе алышып, тоныкланып китте. Асылгәрәй палуба кырыенда баскан көе таң картинасына озак итеп . сокланып карап торды. Таң яктылыгында, су өстеннән караганда, борынгы Кремль стеналары, аның очланып күккә күтәрелгән манаралары, кара төтен чыгарып торган завод трубалары, биек ак йортлар, озын муеннарын сузган порттагы краннар гаҗәеп матур панорама булып күренәләр. Алар- ның тонык шәүләләре шадраланып торган су өстендә салмак кына селкенәләр, күңелгә ниндидер уйлар килеп төшә. IV Көз җитте. Идел өстеннән киек казлар тезелешеп үттеләр. Җәй айларында эшләр яхшы гына барган иде. Әмма рәхимсез көзге әче җилләр исеп, салкын яңгырлар я-ва башлагач, кешеләргә тышта, ачык һавада эшләве кыенлашты. Биредә заводтагы кебек җылы цехлар юк. Су да салкынайды, хәтта иртә кич нечкә бозлар күренгәли башлады. Бер көнне, кичке караңгы төшкәч, су өстеннән кемнеңдер ярдәм сорап кычкырган тавышы ишетелде. Өзелгән телефон чыбыкларын ялгап торган Мостафин тиз генә көймәгә утырды да ярга таба ишеп китте. Бераздан ул бер батып, бер калкып баручы кеше гәүдәсен куып җитте. Мостафин көчле куллары белән аны күтәреп алып көймәгә салды. Бу — картада эшләүче кыз Әлфия булып чыкты. Мостафин аны яшь баланы күтәргәндәй беләкләренә салып, земснаряд палубасына күтәрелде, машиналар залына, җылыга алып төште. Кыз күзләрен йомган, кара керфекләре хәрәкәтсез, нечкә иреннәре туңганга күрә чак кына дерелди иде. Матрослар аны чолгап алдылар, юеш өске киемнәрен, резина итекләрен сцлдырдылар, аннан, урын әзерләп, әкрен генә шунда салдылар. Манжурин тиз генә кайнар чәй китерде, багермейстр пульсын тыңлап карады, матрос Бикчәптәев кечкенә тартмадагы аптечкадан дарулар алып килде. Барысы да күзләрен алмыйча, гаҗәп игътибарлы рәвештә, кызга карап тордылар. Башка чакта тыштан тупас, хәтта ачулы кыяфәтле бу матрослар хәзер ифрат кеше җанлы, йомшак табигатьле, кешелекле булып, кызга нинди дә булса яхшылык итәргә әзер торалар иде. Тавыш булмасын дип хәтта земснарядны да туктаттылар. Кыз аңына килде. Аңа кайнар чәй бирделәр. Җылынгач, Әлфиянең йөзенә, күгәргән иреннәренә кызыллык йөгерде. Ул күзләрен киң ачып, үзен әйләндереп алган кешеләргә карады. Үз өстендә башка киемнәр икәнен күреп, оялып, күзләрен читкә борды. Ул шундый матур булып күренде ки, хәтта Мостафин картада эшләүче бу кызга моңа кадәр игътибар итмәвенә эчтән әрнеп, үкенеп куйды. Бераздан Әлфиягә кипкән кйемнәрен китереп бирделәр. — Киен, без чыгып торабыз, — дип үзен генә .калдырып, чыгып киттеләр. Соңыннан матрослар Әлфиянең ничек суга батуын сорадылар. — Ком бик әйбәт килде. Гомердә күргән юк иде мондый комны. Карта тулды, су валны ера башлады. Телефоннан шалтыраттык, ләкин сез җавап бирмәдегез! йөгереп килдем. Яр кырыенда кычкырдым, кычкырдым, ә сез ишетмәдегез! — диде ул йомшак кына тавыш белән, оялган кыяфәттә. Земснарядны туктатмагач, моторлар тавышы ишеттерми булыр дип, Әлфия понтоннар буйлап килгәндә, бозланып каткан торбадан аягы таеп, суга егылып төшкән. 138 — Рәхмәт сезгә! — ди ул үзен Мостафин коткарганны белгәннән соң. Кыз тәмам җылынып, хәл алгач, ике матрос аны көймә белән ярга чыгарып, икесе ике яктан җитәкләп, картага кадәр озатып куйдылар. Сентябрь аенда 310 нчы земснаряд бер .ярым норма бирде. Шул уңай белән земснарядка участок начальнигы Еиифан Григорьевич Вершинин белән партоешма секретаре Павел Михайлович Савельев килделәр. Алар җыелыш ясадылар һәм шатлыклы хәбәр әйттеләр. Бу земснарядка идарәнең күчмә кызыл байрагы тапшырылды, коллективка «коммунистик хезмәт бригадасы» дигән исем бирелде. 1961 елның октябрь аенда гаять зур тарихи вакыйга, партиянең XXII съезды ачылды. Бу көннәрдә чуерташлар заводын төзүчеләр дә бөтен ил кешеләре кебек рухланып эшләделәр. Мәскәүдә съезд барган чакта заводны ходка җибәрделәр. Төзелеш эшчеләре, прораблар, инженерлар тантаналы .митингка җыелдылар, һәркем заводны салуга керткән өлешен — үз хезмәтенең җимешен күрде, күңелләрендә әйтеп бетерә алмаслык горурлык хисләре ташуны тойды. Мәйдан уртасында, каршыда тимердән һәм бетон конструкцияләрдән коелган биек гигант завод күкрәген киереп басып тора. Як-яктан: өстән дә, астан да аңа тимер торбалар килеп тоташкан. Арада иң юаны, үзәк магистраль торбасы. Аның эченнән су басымы ярдәмендә земснаряд кудырган чуерташы киләчәк. Бу масса иң биек ноктага, бункерга биреләчәк һәм селкенеп торган иләкләрдә илә- неп, сигез төрле фракциягә аерылачак. Аларның иң эресе 40—50 миллиметр диаметрлы, иң вагы 2—5 миллиметр диаметрлы булачак. Вагы да, эресе дә Казан төзелешләре өчен бик кирәкле материаллар. Чистартылган чуерташтан бетон катырганда аңа цемент 25—30 процентка азрак кушыла, һәр йөз килограммнан 25 килограмм цемент калачак. Димәк, ничәмә мең тонна цементка, күпме металлга экономия булачак. Сыйфат хакында да махсус расчетлар бар... Бу завод елына 450 мең кубометр чуерташы бирәчәк. Бөтенсоюз күләмендә әлегә мондый типтагы заводлар ике генә иде. Өченчесе аның менә Казанда салынды. Бездә төзелешләрдә моңа кадәр тимер-бетон изделияләренә никадәр кытлык яшәп килүе берәүгә дә сер түгел. Халык җыелып беткәч, митинг ачылды. Базар кебек шау килеп торган мәйдан кинәт тынып калды. Өр-яңа тактадан эшләнгән махсус трибунага партия, шәһәр советы җитәкчеләре, алдынгы эшчеләр, 480 номерлы төзүмонтаж идарәсе начальнигы Епифан Григорьевич Вершинин. баш инженер Виланский, партоешма секретаре Павел Михайлович Савельев һәм башка кешеләр күтәрелде. Митингны Вершинин ачты. Ул күп сөйләмәде. Төзелештә катнашкан бөтен кешеләрне зур җиңү белән котлады һәм заводның ачылуы тарихи көннәргә туры килүен басым ясап әйтте: — Бу безнең коллективтан съездга бүләк! — диде һәм заводны салуда катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтте. Аннан алдынгыларны: заводны монтажлау- чы Тырченко, Пика бригадаларын телгә алды .һәм 310 нчы земснаряд коллективын аеруча мактады. — Болар — безнең маяклар! — диде ул бригадаларны санап чыкканнан соң. Мәйдан гөр килеп, озак кул чапты. Вершининнан соң янә берничә кеше сөйләде. Эшчелә-р аларга да гөрләшеп кул чаптылар. Асылгәрәй Мостафин үзендә яңа көч, бетмәс энергия сизде. Биредәге кешеләрне берьюлы кочаклап аласы килде. Ахырда бүләкләү турында приказ укылды. Митинг ябылгач, завод өстенә менү өчен эшләнгән баскыч аркылы тартылган кызыл лентаны кистеләр. Берничә кеше бас кыч буйлап югарыга менде. Кемдер кнопкаларга басты. Озак та үтмәде, земснарядтан килә торган үзәк магистраль торба буйлап, чуерташ массасы килеп җитте. Ул язгы ташу вакытындагы куәтле гөрләвек ташкыныдай торба очыннан атылып заводның иң югары иләгенә бәрелде. Иләкләр барысы да автомат ярдәмендә хәрәкәткә килделәр. Чуерташлары, үзләре дә шатлангансыман, сикерешеп, махсус улаклар буйлап, шыбырдашып аска сибелделәр. Алар төрле сортларга бүленеп, җиргә төштеләр, һәркайсы махсус урынга җыела барды. Беришесе— тавык йомыркасы кадәрләр, кайсы — пешкән чия кебекләр, борчак зурлыктагылар һәм иң вак дигәне энҗе бөртекләре кебек ялтырыйлар иде. Янә кызыл мәрҗән зурлыгындагылар да бар иде. Бу күренешкә кешеләр гөрләшеп кул чаптылар. Мостафин кулына бер уч чуерташы алып, озак кына карап торды. Алар төрле төстә, төрле формада иде. Арада яшеле, кызылы, зәңгәре һәм башка төстәгеләре бар. Кайсы таулардан ишелеп төшеп, кайсы елгалардан акканнар соң болар? Күпме еллар сәяхәт кылып, шомарып беткәннәр һәм файдасызга тик ятканнар. Әмма совет кешеләре алармы эзләп елга төпләреннән табып алганнар һәм хәзер менә чистартып, файдалы эшкә, коммунизмның бөек төзелешләрендә бетон булып ятырга кушалар. Завод ачылуга берничә көн үткәч, XXII съезд барган көннәрдә. Асылгәрәй Мостафиниы партиягә кабул иттеләр. Үзенең кыска гына язылган гаризасында ул: «Коммунизм төзүдә бөек Ленин партиясенең гади бер солдаты булып катнашасым килә», — дип язган иде. Күптән түгел аны земснаряд начальнигы итеп күтәрделәр.