ФӘТХИ БУРНАШ ДРАМАТУРГИЯСЕ
Бурнаш — татар совет әдәбиятының күренекле Вәкиләләреннән «берсе. Аны, 'бик хаклы рәвештә, татар совет драматургиясенең һәм поэзиясенең нигезен салышкан, социалистик реализм методы әдәбиятының үсеше өчен армый-талмый хезмәт иткән зур әдип һәм җәмәгать эшлеклесе саныйлар. Ф. Бурнаш әдәбият мәйданына чыккан еллар беренче бөтен дөнья сугышы чорына туры килә. Аның «Язмыш» (1914) һәм «Сукбай» (1915) исемле драмаларында3 шул вакытларда халык күңелен биләгән сораулар чагыла. Драматургны социаль тигезсезлек, хатын-кызларның авыр хәле, сугыш кыенлыклары борчый. Бу мәсьәләләрне ул гуманизм ноктасыннан торып яктыртырга омтыла. Ул империалистик сугышны турыдан-туры гаепләп чыга. Ф. Бурнаш беренче драмаларында шәхси һәм иҗтимагый интереслар берлеге проблемасын тиешенчә чагылдыра алмый әле. Алар сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан тиешле югарылыкка ирешүдән күп ерак торалар. Аның әсәрләрендәге романтика нигездә чынбарлыктан аерылган, иллюзор характерда була. Драматургның дөньяга карашында чикләнгәнлек сизелә иде. Ф. Бурнаш иҗатында җитди барылыш Февраль революциясеннән соң башлана. 1917 елны иҗат ител- гә и «Таһир-Зөһрә» тр а геди ясе, «Яшь йөрәкләр» драмасы һәм «Габделмән», 3 «Язмыш» драмасын Г. Кариев 1916 елның ахырларында Петербургка цензурага җибәрә. Пьесаның бу нөсхәсе Ленинградның А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр китапханәсендә саклана. Икенче бер нөсхә — язучының туганнары һәм якыннары Мәсгудә һәм Вафа Бурна- шев кулындагы архивта. «Сукбай» һәм «Саташкан кыз» да (1916) аларда ук саклана. «Шәрык кызы» поэмалары язучының революцион рельска күчү хәзерлеге үтүен күрсәтәләр. Февраль вакыйгаларында халык күтәрелешен күрү Ф. Бур- нашка чын тарихи көчнең кайда ятканын аңлый башларга ярдәм итә, аның иҗатындагы прогрессив тенденцияләрне үстереп җибәрә. Октябрь көннәре якынлашкан саен язучының әсәрләрендә гуманизм идеяләре көчлерәк яңгырый. «Язмыш»- тагы Кадрия һәм Хәйдәр, «Сукбай»- дагы Га'бдулла, «Саташкан кызадагы Салих кебек, тормышны пассив күзәтүчеләр, и н тим кичерешләрдәз җәфа чигүче геройлар урынына туган иленең патриоты, изүчеләр режимына каршы ләгънәтләр яудырып, мәхәббәте хакын даулаучы батыр Таһир («ТаһирЗөһрә»), мул- ла-байларны үзләренең кан дошманнары санап, аларга каршы карал күтәрүче Хәйретдин һәм Сәйфулла («Яшь йөрәкләр») драматургның уңай геройларына әвереләләр. Соңгылары шәхси кичерешләр белән генә чикләнгән тар дөньядан иҗтимагый көрәш мәйданына чыгу юнәлешендә үсә баралар. Ф. Бурнаш романтизмы революцион яңгыраш ала. Ф. Бурнашиың әдиплек осталыгы да үсә. Бу аның «Таһир-Зөһрә» траФ ТӘНКЫЙТЬ 141 гедиясеидә традицион сюжетка һәм образларга керткән якалыкларында күренә, шулай ук «Яшь йөрәкләр» әсәрен халык иҗаты белән сугаруда чагыла. Дөрес, аларда җитди I кимчелекләр дә бар. Мәсәлән, трагедия ахырында Таһирның революцион сүзләр сөйләве логик акланмый. «Яшь йөрәкләр»дә композицион чатаклык бар, персонажларның эш-хәрәкәте тиешенчә типиклаштырылмаган. Ләкин, шуңа ’карамастан, бу әсәрләр татар драматургиясенең үсү юлында якты үрнәкләр булып торалар, алар дистәләрчә еллар дәвамында сәхнәдә куелып, киң 'катлау эшче-крестьян массасын революцион көрәшкә рухландыруга зур хезмәт күрсәтәләр. Хәйретдин һәм Сәйфулла образлары гади халыкны яратырга, аның акылын һәм көчен танырга өйрәтсәләр, Таһирның ханга каршы тигезсез, ләкин -батыр көрәшен күрү тамашачы һәм укучы күңелендә изүчеләргә нәфрәт кабыза. «...Октябрьдан соң татар әдәбиятының үсүендә яңа бер дәвер ачылды,—дип яза Ф. Бурнаш үзе. — Көрәш мәйданы киңәйде, сыйнфый каһарманнар җитеште, көрәш һәм галәбәнең4 үз музыкасы, үз мотивлары мәйданга килде. Бу — татар әдәбиятын зур көч 'белән яңа эзләргә этәреп җибәрде»5 . Шамил Усманов «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары (1919) белән революция һәм гражданнар сугышы чорындагы эстетик идеалны әдәби калыпка салып бирүдә беренче уңышлы адым атлый. сДошмаинар» (1920) пьесасында Ф. Сәйфи-Казанлы үрнәк герой тудырырга омтыла. Чор идеалын үзләрендә туплаган образлар иҗат итүе һәм пьесасын «Яна кешеләр» (1920) дип атавы белән Г. Ибраһи- иов шул елларда яшь язучыларның эзләнүләренә дә, өлкән буын язучыларның уйлануларына да җавап бирә. Г. Ибраһимов революция тудырган кешеләрнең төп сыйфатларын күрсәтеп, яңа чорның характерын җанлы күренешләр аркылы ача. 4 Җиңүнең. 5 Ф. Бурнаш, «Революция һәм татар әдәбияты» исемле мәкалә, «Мәгариф вә укытучы» журналы, Ташкент, 1929 ел, 9 бит. 6 Трагедиянең беренче варианты 1918—19 елларда языла, 1922 елны ул «Җирсезләр» исеме белән Казанда уйнала. «Хөсәен мирза» исемле яңа варианты 1927 елда сәхнәгә куела башлый. Ш. Усманов азатлык көрәшен аңлауга килүнең бик үзенчәлекле юллары булырга мөмкин икәнен күрсәтә. Г. Ибраһимов исә революцион көрәшне үзләштерүнең аерым күренешләрен алып, конкрет образлар язмышы аша, аларны ышандырырлык ситуацияләрдә сурәтли. «Яна кешеләр» пьесасының татар драматургиясе тарихы өчен әһәмияте дә шунда: язучы геройның социаль чыгышы белән психологик йөзе икесе бер үк нәрсә булмавын бик ныклап әйтә. Ф. Бурнаш та менә шул елларда яңа кешенең үзенчәлекле сыйфатларын эзли, совет җәмгыятен ныклап урнаштыру өчен көрәшүче, гражданнар сугышы һәм, соңга таба, социалистик төзелеш елларында аңлы иҗатка күтәрелгән яңа төр геройны, аның характерын гәүдәләндерергә омтыла. Аның поэзиясендә кешелекне борчыган сорауларны тирән аңлаган, иске тәртипләрне кире кагып, революцияне тулысыңча кабул иткән лирик герой образы үзәк урынны ала. Дөрес, ул герой реалистик образ түгел, ситуацияләрне дә реалистик дип әйтеп булмый. Ф. Бурнашның Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чоры поэзиясендәге герой — романтик характердагы герой ул. Шагыйрь реаль, тормышчан ситуацияләрне романтик планда ала. Ләкин, әгәр дә «Коркыт»тагы романтизм чынбарлыктан ерак һәм дини мистика белән сугарылган булса, Ф. Бурнашның яңа чор романтизмы инде реаль шартлар белән тыгыз бәйләнгән. Бу бәйләнеш «Таһир-Зөһрә» дә үк чагыла башлый, ә Октябрьдан соң язылган «Хөсәен мирза»6 трагедиясендә, гәрчә материал халыкның тарихи үткәнен яктыртуга нигезләнгән булса да, ул инде анык бер төс ала. Әсәрдәге үзәк герой Муса — 142 Ф. Бурнаш эзли торган яңа герой, халыкның бәхете өчен бөтен барлыгын биргән, шәхси интересларыннан баш тарткан революцион көрәшче. «Хөсәен мирза» трагедиясенең әһәмияте, беренчедән, халык образын шактый тирән итеп гәүдәләндерә алу белән билгеләнә. Ул — халык трагедиясе, аңарда экспозициясеннән алып финалына .кадәр халык язмышы чагыла. Хөсәен мирзага каршы баш күтәрүләре крепостной крестьяннар өчен зур трагедия белән бетүе котылгысыз, чөнки җиңүне тәэмин итәрлек социаль- политик шартлар җитлекмәгән: пролетариат сыйныфы мәйданга чыкмаган әле. Крестьяннарның алпавытлар тарафыннан изелүләрен сурәтләп, Ф. Бурнаш эксплуататорларга каршы күтәрелүнең изге эш булуын раслый. Шуның белән трагик ситуациянең идея эчтәлегенә икенче төрле яңгыраш бирелә. «Таһир-Зөһ- рә», гәрчә ул әсәрдә халык күренеп китсә дә, нигездә шәхесләр .көрәше трагедиясе. Анда да, хезмәт иясен сурәтләүгә күбрәк урын бирелгән «Яшь йөрәкләр»дә дә халык асылда җәфа чигүче һәм югары сыйныфның изү объекты буларак күренә («Яшь йөрәкләр»дә халыкның сугыштан җәфалануы 'бирелә). Ә «Хөсәен мирза»да инде шәхесләр көрәше төп рольне уйнамый, халыкның актив революцион көч булуы алгы планда тасвирлана. Шулай итеп, Ф. Бурнаш халык массасы характерын яңача сурәтли (сурәтләргә тырыша), моның өчен материалны җәмгыятьне революцион үзгәртү өчен көрәшүче халык тормышыннан ала. «Хөсәен мирза» татар театры тарихында тирән эз калдырган әсәрләрнең берсе. Ул Казан, Мәскәү, Астраханьда уңыш белән бара, матбугат спектакльгә «сезонның иң уңышлы нокталарыннан берсе» дигән бәя бирә ! . Әгәр дә гражданнар сугышы чорындагы поэзиясендә һәм пьесаларында Ф. Бурнаш эзләнүләрен нигездә монументаль герой тирәсендә генә 7 Г. Ә м и н, «Хөсәен м и р з а», «Академия театры» (мәҗмуга-программа), 1927 ел, № 2. Ш. Рәмзи, «Хөсәен мирза», «Кызыл Татарстан» газетасы, 1927 ел, № 284. 8 Драманың беренче пәрдәсе «Әдәби ярдәм мәҗмугасы»нда басылган (Казан, 1922 ел, 1 китап). Драма тулы килеш 1923 елның февралендә сәхнәгә куелган. алып барса, аннан соң ул революцион көрәшкә килүдәге төрле һәм конкрет юлларны сурәтләп бирүенең дә әһәмияте зур икәнен аңлый. «Шәмсия»7 8 (1921—22) драмасы шуның җимеше. Ф. Бурнаш бу әсәре белән Г. Ибраһимов һәм Ш. Усманов пьесаларындагы сызыкны дәвам иттерә. Ул геройның революцион юлы төрле сикәлтәләр аркылы, зур сынаулар аша үтүе мөмкинлеген чагылдыра, шуның белән уңай геройны схематик аңлаудан .котыла баруын күрсәтә. Драматург персонажның дөньяга карашы үсүен, бу процесс вакытындагы фикерләр каршылыгын, эчке кичерешләрне сурәтли. Кызыл партизаннардан аерылып, мулла кызына өйләнгән, әмма, мещаннар оясында күңел тынычлыгы таба алмыйча, яңадан иптәшләре янына кайткан Габбас язмышын сурәтләү аркылы автор революцион көрәшне әле бөтен тулылыгы белән аңламаган, җәмгыять һәм халык интересларының шәхси ихтыяҗлардан өстенлеген бөтен тн: рәнлеге белән төшенүе дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән кешенең иске йөкләрдән арына баруын күрсәтә. Драмада уңышлы эшләнгән образларның берсе — мулланың энесе мәхзүм. Аның «юлсызлыгына». яшәүдән мәгънә таба алмыйча, эчүгә бирелүенә мохит гаепле. Вакыты белән мәхзүм, дөньяның мәңге хәрәкәттә торуын күреп, диалектик үсешне, революцион .көрәшнең зарурлыгын аңлый да шикелле, ләкин ул шуннан үзе өчен тиешле нәтпжә ясап, катгый фикергә килә алмый. Моңар ул чын күңеленнән ачына, кайгыра. Мәхзүмнең трагедиясе язмышын күрү һәм аның сәбәпләрен аңлау Габбаска дөрес юлга басуда зур/ ярдәм итә. Мәхзүм образы белән Ф. Бурнаш типизациянең тагын да югарырак баскычына күтәрелә. Ул геройнын 143 үзе тулаем начар кеше дә түгел, әмма, социаль тип буларак, бетүгә дучар ителгәнен оста сурәтли. 1922 елда Ф. Бурнашның балалар өчен язылган «Оҗмах кошы» исемле пьесасы басыла. Драматург әкият сюжеты аркылы гуманистик идеяләр үткәрергә тырыша. Ләкин әсәрдә кешеләрнең ниндидер абстракт җәфаланулары шулкадәр күпертелеп бирелә ки, ул җәфаланулар башка барлык уңай тенденцияләрне басып китәләр. Бу пьесаны кискен тәнкыйть итеп чыгуы белән Һади Такташ чыннан да 'бик хаклы булган дияргә кирәк \ Революциягә кадәр үк язылган «Гарәп кызы Ләйлә» әсәрен 1924 елда -сәхнәгә чыгаруы да Ф. Бурнашның заман сорауларыннан читтәрәк йөрүен раслый. Моның өчен каләмдәшләре аны бик урынлы тәнкыйть итәләр9 10. Ф. Бурнаш моннан дөрес нәтиҗә ясый: 1925 елда язган «Камали карт» .комедиясе белән совет чынбарлыгын тирән аңлый башлавын күрсәтә. -Бу комедиянең сәхнәгә куелуы татар театрында әһәмиятле бер вакыйга булып тора. Әсәргә ике тапкыр рецензия язган Г. Кутуй «Камали карт» комедиясендә «кайнап тора торган тормыш бар»лы- гын әйтә11. «Азат Себер» газетасы комедияне «хәзерге көнкүрешне күрсәтү ягыннан иң уңышлы пьеса» дип бәяли 12 . «Камали карт» комедиясе 20 иче еллар уртасындагы татар авылы тормышын күрсәткән иң күренекле сәхнә әсәре» 13 , — диелә соңгы вакытта язылган хезмәтләрдә. Комедиядә революциянең авылга ясаган тәэсире, иске тормышның җимерелүе, көрәш нәтиҗәсендә яңа кануннарның урын алуы, ныгуы сурәтләнә. Искелек вәкилләре (Камали, аның ике хатыны, хәзрәт) белән яңалык тарафдарлары (Галимҗан, Таипов, Шәрипов) арасындагы конфликт нигезендә, дуслык, мәхәббәт, семья - мәсьәләләре тирәсендә драматик коллизияләр барлыкка килә. Татар совет драматургиясенең «Камали карт» комедиясенә кадәр 9 һ. Такташ, «Оҗмах кош ы», «Эшче» газетасы, 1922 ел № 16. 10 «Г а р ә п кызы Ләйлә», «Кызыл Татарстан» газетасы, 1924 ел, № 62. Рецензия «Союз әгъзасы» дигән имза белән басылган. 11 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1925, № 275. 12 «Аз а т Себер» газетасы, 1926, № 20. 13 «Татар сонет әдәбияты тарихы» (очерклар), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 158 бит. язылган әсәрләрен күздән кичерү ике тенденциянең ачык чагылуын күрсәтә: берсе — искелекне фаш итү (сатирик юнәлеш), икенчесе — чорның яңа героен иҗат итәргә тырышу (раслаучы юнәлеш). Беренче тенденция нигездә комедияләр өчен характерлы (К. Тинчурин — «Сакла, шартламасын», «Американ», К. Әмири — «Печән базары», Н. Исәнбәт — «һиҗрәт» һ. б.). Ә икенче тенденция башлыча драмаларда өстенлек итә (Г. Ибраһи- мов — «Яңа кешеләр», Ш. Усманов—«Канлы көннәрдә», Ф. Сәйфи- Казанлы — «Дошманнар», М. Фәйзи — «Кызыл - йолдыз» һ. б.). «Камали карт» комедиясен шушы ике тенденцияне комедия жанры рамкаларында -берләштерергә тырышуда беренче уңышлы тәҗрибә дияргә була. Аның новаторлыгы да шунда. Әсәрнең үзәгендә торучы персонаж — сатирик персонаж, ул баштанаяк бозык характерлы. Камали карт капитализм җәмгыятеннән килә торган начар гадәтләрдән көлү, аларның череклеген фаш итү объекты буларак алынган. Ул һәртөрле яңалыкның дошманы. Ул иске тормышның бик күп начар якларын үзендә туплаган: ике .хатын белән тора, аларны һәрвакыт җәберли, үтә дорфа һәм рәхимсез һ. б. Менә шул бәндә, үзен хаклы санап, комсомолга кергәннәре өчен кызларын һәм улларын эзәрлекли. Ул үзенең пычрак эшләрен шәригать законнары белән нигезли, әхлак, мораль турында сөйли, ләкин үзе аракы эЧә, тәмәке тарта, хатын-кыз артыннан сөйрәлә һ. б. Ф. Бурнаш катлаулы, хәтта каршылыклы характерлар иҗат итәргә омтыла. Командир Шакиров — ко- 144 мик образ, укучы-тамашачы аның кайбер кимчелекләреннән көлә. Ләкин, характерындагы аерым җитешсезлекләренә карамастан, Шакиров яңалык өчен көрәшүчеләрнең бер вәкиле рәвешендәрәк гәүдәләнә. Драматург аны, Камали картны фаш иткәне кебек, тулаем кире какмый. Шакировның, мещанка Сәгадәткә булган мәхәббәтеннән баш тартып, Шәрифәгә өйләнүе бу персонажның аңы үсүен күрсәтә. Дөрес, соңгысы логик акланмаган, әмма, комик ситуация аркасында, ул сизелми кала: Шакировның Шәрифәгә өйләнүе Камали семьясындагы дүрт туй һәм картның тәмам җиңелүе дигән сүз. Уңай геройлардан Галимҗан. Сәлимҗан, Шәрипов һәм Таипов сюжет сызыгында күренекле роль уйныйлар. Драматург яшьләрнең яктыга, белемгә омтылуларын тормышчан вакыйгаларда ача. Ф. Бурнашның сатирик һәм ге- роик башлангычларны бер үк әсәр рамкасында берләштерергә омтылуын гражданнар сугышы тематикасына багышланган «Адашкан кыз» (1920— 1926) пьесасында14 да күрергә мөмкин. Әмма драматург монда «Камали карт»тагы кебек үк зур уңышка ирешә алмаган. 1928 елда язылган «Илһам»15 пьесасында Ф. Бурнаш вакыйганы сатирик планда кора, шул вакыттагы тискәре күренешләрне шактый уңышлы ача. Әсәрнең асыл максаты — әдәбиятның һәм сәнгатьнең ролен аңламаучы, бары тик шәхси интересларын гына кайгыртып яшәүче «галимнәрне» фаш итү. Иске интеллигенциянең «ташландык» өлешенең, шул хәсрәт бәндәләрнең революцияне «аңлаулары», аңа мөнәсәбәтләре әсәрдә сатирик комедия алымнары ярдәмендә ачыла. Комедия үткән мирасны туздырып, бары тик яңаны гына кору уе белән янган «акыллы башлардан» да, үтә «революцион әдәбият» тудыру хыялы белән формаль 14 Пьесаның беренче варианты 1920 ел-- да язылган. Бу вариантның ике пәрдәсе хәзерге вакытта язучының шәхси архивында саклана. Төзәтелгән һәм үзгәртелгән хәлдә пьеса 1927 елда сәхнәгә куела башлый. 1928 елда ул аерым китап булып басыла. Матбугатта ул уңай бәяләнә («Красная Татария» газетасы, 1927 ел. № 273; «Безнең юл» журналы, 1928 ел, № 6—7). 15 Комедия «Ташландыклар» исеме астында 1928 елда Астрахань татар театры репертуарына кертелгән (Г. Минский мәкаләсе, «Кызыл Татарстан» газетасы, 1928 ел, 4/Х1), шулай ук Мәскәүдә дә уйналган, һәр ике вариант язучының шәхси архивында саклана. 16 Пьеса кулъязма хәлендә язучының шәхси архивында саклана. эзләнүләргә баткан ф уту р и-ст-.и м а ж и н 11 ст л ардан да бик ачы көлә. 30 нчы елларда авылны күмәк хуҗа л ы к нигезендә соци ал истик үзгәртеп кору эше татар совет драматургиясендә үзәк темаларның берсенә әверелә. Ф. Бурнашның «Олы юл белән» 16 (1930) драмасы менә шул темага багышланган әсәрләрнең берсе. Аңардагы вакыйгаларның кыска- ча эчтәлеге: колхоз төзү, аны ныгыту юлындагы эшләр, кулакларның крахмал заводына ут төртүләре, кол хоз ч ыл а рны ң колхоз ны я ңадан аякка бастыруларыннан гыйбарәт. Драмадагы барлык күренешләрнең дә төенләнеше булып янгын алынган. Ул вакыйгаларның логик үстерелешеннән килеп чыккан бер төп момент булыл, драманың калган компонентлары шуны хәзерләү өчен һәм шуның нәтиҗәсе итеп биреләләр. Бу яктан драма җыйнак һәм композицион бер бөтен. Моны беренче нәүбәттә әсәрдәге образлар эшләнешеңдә ачык күрергә мөмкин. Сюжет зур социаль вакыйгаларга нигезләнгән. -Көчле конфликт драмадагы характерларның тулы ачылуына ярдәм итә. Капмакаршы көчләрне гәүдәләндерүче образлар, бер якта — Җәгъфәр, Хатимә, Харис» Арслан һәм, икенче якта — Шиһап. Сәләхи, Төхфәт шактый тирән эшләнгән, катлаулы чор атмосферасын ача торган типлар. Колхозлашу темасына Ф. Бурнаш тагын өч сәхнә әсәре яза. Авыл клубларына багышланган «Хат» пьесасы 1934 елда, балалар өчен язылган «Кызыл чәчәк» 1939 елда, «Ялгыз Ярулла» комедиясе 1940 елда аерым китап булып чыгалар. Колхозлашу -крестьян психология- сен тамырдан үзгәртте. «Ялгыз Ярулла» шул тарихи процессны чагылдыра. Әсәрдә төп конфликт Ярулла аңындагы көрәш нәтиҗәсендә туа. Колхозга кергәнче Ярулла зур рухи чайкалулар кичерә. Аңарда хосусый милекчелек тенденцияләре белән коллективизм идеяләре кискен бәрелешә. Социалистик чынбарлыкны раслау, аның тормышчан характерын ачып бирү үзәк .персонажның ялгыш карашлардан арына баруын күрсәтү аркылы тасвирлана. Ярулланың композитор Зәйнигә һәм аның хезмәтенә булган (мөнәсәбәте шактый характерлы. Драматург бу әсәрендә җыелма мәгънә бирердәй, тирән фикерләргә бай булган детальләрдән уңышлы файдалана. Мәсәлән, ялгыз хуҗалыклар авылда сирәгәйгәннән-сирәгәя. Ахырда Ярулла күршесе белән икәве генә ялгыз хуҗалык булып калалар. Ләкин аның күршесе Габдерүш тә колхозга керергә җыена. Ярулла бер үзе каласын күрә. 3 нче пәрдәдә автор шуны менә ничек искәртеп куя. Ярулла казаки ямап утыра: «Менә бит! — ди ул. — Каһәр суккыры, казакиның да бер генә төймәсе калган. Сыңар төймә... Инде монысын да югалтырга ярамый... ныгытып куярга кирәк. Тешләп тартсаң да өзелмәслек булсын...» «Ялгыз Ярулла» комедиясенең уңышлы якларыннан берсе — аның теленең бай булуында. Персонажларның тел үзенчәлекләре характер сыйфатлары белән аклана, урынга һәм вакытка тапкыр килә. Мәсәлән, колхозны таныганга кадәр Ярулла сөйләмендә хосусыйлык психологиясен чагылдырган, ялгыз тормышны яклый торган мәгънә бирерлек лексик берәмлекләр, тәгъбирләр өстенлек итсә («Аз булса да, үз булган яхшы», «Үз өлешем, үз көмешем», «Алар минеке түгел, алар мирнеке», «Ай да ялгыз да, бөтен йолдызлардан яктырак яна» һ. б.), әүвәлге карашларының ялгыш икәнен аңлагач, Ярулла икенче тәгъбирләр куллана башлый (мәсәлән, «Берлектә — тереклек», «Замана синең артыңнан чалмас», «Бүлеш10. .с. ә.ш № 8. 17 «Татар совет әдәбияты тарихы» (очерклар), Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1960 ел. 261 бит. 145 кәнче килешкән яхшы» һ. б.)'. Ярулладагы аң үсеше ул кулланган мәкальләрдә, әйтемнәрдә дә бик үткен чагыла («Ялгыз агач янтык үсәр», «Ташны чүлмәккә бәрсәң дә, чүлмәкне ташка бәрсәң дә, барыбер чүлмәк ватылыр», «Ялгызлык аллага яхшы» һ. б.). Ф. Бурнаш пҗатында эшчеләр тормышын яктырткан сәхнә әсәрләре дә бар. Мәсәлән, 1931 елда ул «Кара касса» исемле пьесасының беренче вариантын яза, аннан соң аны тагын да эшли, һәм ул «Тукучы Әсма» исеме белән 1932 елны сәхнәдә куела башлый. Ләкин, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан беркадәр яхшырса да, «Тукучы Әсма» драмасының, «Кара касса» вариантына караганда, новаторлыгы һәм гомуми әһәмияте шактый түбән була. Мәгълүм ки, 20 нче еллар драматургиясендә төп конфликт булып ике дөнья көрәшен сурәтләү тора. Сыйныфлар бәрелеше яки иске тормыш тәртипләрен саклап калырга тырышучылар һәм яңалык яклы- лар көрәше тормыштагы «әзер конфликт» - була, һәм драматурглар шуны чагылдыралар. Социаль конфликт, артык зур үзгәреш кичермәс- тән, 30 нчы еллардагы драматургиягә дә күчә: кулаклар һәм корткычлар белән көрәш конфликт итеп алына. Ләкин, шул ук вакытта конфликтның характеры шактый үзгәрә инде. Драматурглар хезмәтнең яңа формалары туу, социалистик аң үсү һәм ныгу, капитализм калдыкларын бетерү өчен көрәш процессларын тирәнрәк чагылдырырга тиеш булалар. Ләкин бу чорларда, «Татар совет әдәбиягы тарихы»нда бик дөрес күрсәтелгәнчә, «эшче тематикасына язылган драма әсәрләрендә хезмәт ияләренең уңышларын һәм аңнарындагы үзгәрешләрен һәм характерларын тирән ачуга омтылудан бигрәк заводка, учреждениегә кереп, җимерү эше алып барган дошман элементларын фаш итү күренешләре өстенлек» ала17 . 146 Пьесаның «Кара касса» исемле вариантында Ф. Бурнаш төп игътибарын Әсманың үсүен күрсәтүгә юнәлтә. Солтан образы аша ачыла торган корткычлар «белән көрәш темасы монда төп проблемага бәйле рәвештә генә алына. Үзәк проблема — совет «кешесе аңында кискен үзгәреш, яңа, социалистик сыйфатлар туа башлау. Герой аңында хәлиткеч үзгәреш тууны һәм шуның нәтиҗәсендә социалистик аң яралгылары өстенлек алуны күрсәтү совет драматургиясендә нигездә ике юл белән бара. Беренче юл — герой кемнеңдер ялгышуын күрү яки яхшы дип санап йөргән кешесенең начар булуын белү нәтиҗәсендә үстерелә. Икенче юл — герой үзе нинди дә булса бер ялгышлык эшли һәм шуны аңлау төсендә, психологик кичереш аркылы рухи үсеш кичерә. Икенче юл татар совет драматургиясенә Ф. Бурнашның «Шәмсия» (1922) драмасы -белән .килеп керә. Драматург Габбас образы аркылы үз ялгышын җиңә баручы кешенең рухи үсешен күрсәтә. Ш. Усманов исә «Бай кызы» (1923) драмасында Хәлилнең мещанка Зөһрәгә өйләнүен, түбән тәгәрәвен һәм хатасын аңлый башлавын сурәтләп, Ф. Бурнаш 'башлаган юнәлешне үстерә. «Кара касса» әсәренең югарыда саналган пьесалардан үзгәлеге шунда, үзәк геройның ялгышу аркылы үсүе хезмәт процессы белән турыда н-туры бәйләнештә алына; Әсманың рухи үсеше хезмәткә яңа- ча мөнәсәбәт туу дигән сүз ул. Әсәрнең новаторлыгы да шунда. Пьесаның соңгы вариантында («Тукучы Әсма») исә Ф. Бурнашның шул чордагы гомуми агымга ияреп китүе күренә; монда корткычлар белән көрәш сызыгы үстерелә. Драматург дошман белән көрәш темасын үстерүгә генә әһәмият бирүнең .пьесадагы икенче сызыкны (ягъни социалистик хезмәт процессында кешенең яңаруы темасын); көчсезләтүгә китергәненә игътибар итмәгән. Әсманың 18 «Лачыннар» 1932—33 елгы сезонда Татар дәүләт академия театрында уйнала, 1934 елны Мәскәүдә рус телендә, 1935 елны Казанда татарча басылып чыга. Икенче пьеса «Кара пәрдә» исеме астында 1934 елны языла. Соңыннан ул төзәтелә, үзгәртелә һәм «Таң» исеме астында 1937 елның январенда Академия театрына кабул ителә. Шәхес культы обстановкасында әсәр дөнья күрми кала. 19«Театр народов СССР» альманахы, М., 1934 ел. 20 «Лачыннар» либреттосы турындагы- материаллардан (язучының шәхси архивыннан). психологик кичерешләрен күрсәтүдә зур роль уйнаган икенче пәрдәнең тулысынча төшереп калдырылуы, кызның ялкаулар исемлегенә эләккәнен белгәч булган рухи газапларын чагылдырган күренешләрнең кыскартылуы шул турыда сөйли. Дөрес, автор «Тукучы Әсма»да да совет кешесенең ялгышу аркылы үсешен сурәтләүне максат итеп куйган. Ләкин монда Әсма аңындагы үсеш процесс ы и л л ю с тр а ти-в ч ы к кан. 30 нчы еллардагы татар драматургиясендә үткәннең героикасын яктырткан әсәрләр күренекле урын тоталар. Гражданнар сугышы темасын сәнгатьчә чагылдыру теләге Ф. Бурнашны да ике әсәр язуга дәртләндерә. Драматург «Лачыннар» һәм «Таң» («Кара ләрдә»)^ пьесаларын яза18 . «Таң»дагы вакыйгалар Идел буенда ак чехословаклар интервенциясе вакытындагы вакыйгаларны яктырта, «Лачыннар» Урта Азиядәбасмачылар.га каршы алып барылган көрәшне тасвирлый. Соңгы әсәр A. М. Горький инициативасы белән чыгарыла торган «Театр народов СССР» исемле альманахта 19 басылгач, Ф. Бурнаш рус һәм башка тугандаш милләт укучыларына да талантлы драматург буларак таныла. B. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрның режиссеры Б. Мордвинов аңа «нигездә әһәмиятле пьеса», — дигән бәя бирә20 . 30 нчы елларда татар сәнгате алга зур адым атлый, татар операсы туа. Ф. Бурнаш опера өчен «Таһир— Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», «Лачыннар», «Шатлык» һәм «Колхоз туе» исемле 5 либретто яза. Бу либреттоларда Ф. Бурнашның драма әсәрләренә карата әйтелгән тәнкыйть фикерләрне искә алуын күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Таһир — Зөһрә» җы й н а к л а»н ды р ы л га н, тр а гед и я дә ге дингә бәйле мотивлар бөтенләй бетерелгән. «Яшь йөрәкләр»дә антагонистик каршылык җирлегендә туган конфликт тагын да үткенәй- телгән, куп кенә образлар тулыландырылганнар. Ф. Бурнаш драматургиясе жанр төрләренең 'барысын да эченә ала. Ул 16 драмадан (шулардай 4 психологик, 2 героик драма), 3 комедиядән һәм ике трагедиядән тора. Аларның җидесе романтик әсәр. Ф. Бурнаш драматургиясе тирән идеялелеге һәм югары сәнгатьлеле- ге белән характерлы. Драматург илдәге социалистик үзгәрешләрне һәм казанышларны үз вакытында күрә һәм тирән аңлый, заман сорауларына кичекмәстән җавап бирергә тырыша, әсәрләрендә совет кешесенең олы җанлы, эшчән, тырыш булуын калку итеп күрсәтә алган.