Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

В. И. ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ БӨТЕНСОЮЗ ХАЛЫК КИТАПХАНӘСЕНӘ 100 ЯШЬ ТУЛДЫ В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз халык китапханәсенең оештырылуына 1 июльдә йөз ел тулды. Моннан бер гасыр элек граф Румянцевның Санкт-Петербургтагы коллекцияләре Мәскәүгә күчерелә һәм шунда Румянцев коллекцияләре музей-китапханәсе ачыла. Күп еллар буе тулыландырыла баруына карамастан, Октябрь революциясенә кадәр китапханә фондындагы китапларның саны чикле була. Революциядән соң китапханә танымаслык булып үзгәрде һәм баетылды. Ул чын- чынлап бөтен халык культурасының үзәгенә әверелде. В. И. Ленин үлгәннең өченче көнендә РСФСР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән китапханәгә В. И. Ленин исеме бирелде һәм шуннан бирле ул бөек Ленин исемен йөртә. Хәзер китапханә фондында 173 телдә (аларның 89 ы СССР халыклары телләрендә) чыккан китаплар саклана. Бүген ул баплыклардан аерым укымышлылар гына түгел, ә илебезнең киң катлау массасы файдалана. Китапханә совет власте елларында дөньяның алдынгы культурасын, совет фәнен, техникасын һәм сәнгатен пропагандалау буенча гаять зур эш башкарды. Хәзерге көннәрдә Ленин исемендәге китапханә КПССның тарихи XXII съезды карарларын, партиянең яңа Программасын пропагандалау буенча зур эш алып бара. 2 июльдә партия-совет оешмалары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләре, Мәскәү шәһәре хезмәт ияләренең вәкилләре Советлар Союзының Зур театры бинасына В. И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсенең йөз еллыгына багышланган юбилей кичәсенә җыелдылар. Кичәне юбилей комитеты председателе Л. С. Соболев ачты. Кичәдә КПСС Үзәк Комитеты секре- iape Л. Ф. Ильичев Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының В. И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе эшчеләренә һәм Советлар Союзындагы барлык китапханәләрнең эшчеләренә котлавын укыды. СССР Культура министры Е. А. Фурцева, язучы Н. С. Тихонов, ГДР немец дәүләт китапханәсе директоры Хорст Кунце, Швеция корольлеге китапханәсе директоры У. Виллере, Куба милли китапханәсе директоры Мария — Тереса Фреире һәм В. И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе директоры И. Кондаков речьләр белән чыктылар. МАКСИМ ГОРЬКИЙ МУЗЕЕ Болгариянең башкаласы София шәһәрендә, политехник училище бинасында, бөек рус язучысы Алексей Максимович Горь- кийның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган музей ачылды. КЫЙММӘТЛЕ КИТАПЛАР Төрекмәнстан ССРның Мургаб үзәнлегенә урнашкан Карл Маркс исемендәге колхозда күптән түгел борынгы китаплар коллекциясе табылды. Коллекциядә астрономия, физика, математика һәм медицина фәннәренә караган 800 ләп китап бар. Ул китапларның күпчелеге Петербургта, Казанда һәм Сәмәркандта басылган. Арада Египетта һәм Вьетнамда басылып чыккан китаплар да бар. СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНДӘ 1962 елның 29 апрелендә СССР Фәннәр Академиясенә 23 төрле белгечлек буенча академиклар һәм член-корреспондентлар сайлау үткәреләчәге турында белдерелгән иде. Фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, җәмәгатьчелек оешмалары, галимнәр тарафыннан академиклыкка 46, член-корреспондентлыкка 320 кандидатура тәкъдим ителде. 29 июньдә СССР Фәннәр Академиясендә яшерен тавыш бирү юлы белән барлыгы 13 академик сайланып, шулардай тарих фәннәре бүлегенең КПСС тарихы белгечлеге буенча Б. Н. Пономарев, экономика, философия һәм хокук фәннәре бүлегенең философия белгечлеге буенча Л. Ф. Ильичев сайланды. Тел һәм әдәбият бүлеге буенча В. Г. Базанов. Ф. П. Филин член-корреспондентлар итеп расландылар. ЧИТ ИЛ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА СССР язучылары союзы чакыруы буенча Чехословакия шагыйрьләре: В. Мигалик, 3. Крибель, Я. Скацел, Я. Туран Советлар 158 Союзына килделәр. Кунаклар Ленинград, Рига, Баку шәһәрләрендә булдылар. Язучылар союзында алар совет шагыйрьләре һәм тәнкыйтьчеләре К. Ваншенкин, А. Вознесенский, С. Евсеева, В. Огнев, А. Турков, С. Щипачев һ. б. белән очраштылар. Очрашуда катнашкан ике ил язучылары әдәби осталык мәсьәләсенә караган төрле сораулар буенча фикер алыштылар, берберсенең иҗат планнары белән таныштылар. Күренекле словак прозаигы һәм драматургы Антоний Инголнч, хорват драматургы Мирко Божич, язучы Димитр Солев, тәнкыйтьче Драган Еремич Советлар Союзына килделәр. Югославиядән килгән кунаклар Ленинград, Иркутск һәм Киев шәһәрләренә бардылар, совет кешеләренең тормышын һәм культурасын өйрәнделәр, совет язучылары, шагыйрьләре белән очраштылар. СССР язучылары союзы правленнесендә үткәрелгән пресс-конференциядә группаның житәкчесе Антоний Инголич үзләренең Советлар Союзында булулары турында болай диде: «Братскны төзүче, Ангарада плотиналар салучы совет кешеләрен күрү, аларның эшләре белән танышу бездә аеруча көчле тәэсир калдырды». * * * СССР Верховный Советы Президиумы, рәсем сәнгате өлкәсендәге зур хезмәтләрен искә алып, художник Аркадий Александрович Пластовка СССР халык художнигы дигән исем бирде. СССР Верховный Советы Президиумы, совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләрен искә алып, 70 яшь тулу уңае белән, язучы Александр Гервасьевич Лебеденконы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. ХАЛЫК ТАЛАНТЛАРЫ МӘСКӘҮДӘ 'икалабыз Мәскәү шәһәрендә июль ае.. ____ Татарстан үзешчән сәнгать көчләре нең отчет концерты булды. Бу отчетка жырчылар, биючеләр, нәфис сүз һәм музыка һәвәскәрләреннән барлыгы 150 кеше барды. Башкала тамашачылары Татарстаннан килгән кунакларның беренче чыгышын 4 июль көнне Халык Хуҗалыгы Казанышларының Бөтенсоюз Күргәзмәсендә карадылар. Татарстаннан килгән сәнгать сөючеләр мәскәүлеләргә татар һәм рус халкы җырларын, биюләрен башкардылар. Мәскәү хезмәт ияләре татар үзешчән’ сәнгать көчләренең чыгышын Эрмитажда, Сокольникида, А. М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында, шулай ук аерым предприятиеләрдә дә карадылар. Казан дәүләт университеты хор капелласының композитор Н. Җиһановның туган илгә, совет кешеләренең гүзәл уңышларына багышланган «/Минем республикам» исемле җырын башкаруы, Татарстан Профессиональ белемнәр идарәсе бию ансамбле, Казан шәһәре Галимнәр йорты халык симфоник оркестрының кыллы инструментлар группасы. Арча районы Культура йортының гармоньнар һәм баяннар ансамбле, Бон- дюг районы Азии исемендәге колхозник җыр Һәм бию ансамбле чыгышлары аеруча уңыш казанды. ЧУВАШ АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТ СЕКЦИЯСЕ 6 июльдә ’Татарстан язучылары союзы каршындагы чуваш язучылары түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. Утырышта Татарстанда яшәүче чуваш язучыларынын иҗат секциясен оештыру мәсьәләсе каралды. А. Талвир, В. Юдин һәм К. Петров составында секциянең бюросы сайланды. Бюро председателе итеп А. Талвир билгеләнде. Утырыш секция бюросына Татарстан территориясендә яшәүче чуваш язучылары- ның әсәрләре тупланган беренче алманах- и ы әзерләүне йөкләде һәм 1962 елның нкен-. че яртысы өчен эш планы кабул итте. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Күренекле язучы-сатирик Е. Петровның һәлак булуына 2 июльдә 20 ел тулды. Шул уңай белән Политик һәм фәнни белемнәр тарату буенча бөтенсоюз җәмгыятенең Үзәк лекториясендә Илья Ильф һәм Евгений Петровның иҗатларына багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә язучылардан К. Симонов, В. Ардов, А. Раскин чыгыш ясадылар. РСФСРның атказанган артисты Э. Каминка И. Ильф һәм Е. Петровның «Робинзон ничек барлыкка килде» («Как создавался Робинзон») исемле фельетонын укыды. Кичәнең икенче бүлегендә концерт булды. Кайбыч районының унберьеллык мәктәбе һәм балалар китапханәсе Г. Гобәйнең «Ләйсән яңгыр» исемле повесте буенча укучылар конференциясе уздырдылар. Конференциядә китапның авторы да катнашты. Г. Гобәй укучыларны әсәрнең язылу тарихы белән таныштырды. Пионерлар язучыны дружинага мактаулы пионер итеп кабул иттеләр. 29 июньдә Тукай исемендәге клубта Татарстан язучылары Казанга белем күтәрү курсларына килгән укытучылар белән очраштылар. Очрашуда катнашучылар яшь буынны тәрбияләүдәге уртак бурычлар турында фикер алыштылар. Язучылар укытучыларны яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Пионер оешмасының 40 еллыгы уңае белән республика слетына килгән нәни әдәбият сөючеләр 30 июньдә шагыйрь һәм язучы абыйлары-апалары янына кунакка килделәр. Аларны Тукай исемендәге клубта өлкән шагыйрь X. Туфан, балалар язучысы Л. Ихсанова, Җ. Тәрҗеманов, Ш. Галиев, М. Шабай, Б. Камалов, «Ялкын» һәм «Яшь ленинчы» редакцияләре эшчеләре каршы алдылар. Язучылар балаларга яна әсәрләреннән өзекләр укыдылар. 30 июньдә Казанның Галимнәр йортында сәнгать һәм әдәбият эшчеләре pect публика укытучылары белән очраштылар. Кичәдә СССРның халык артисты X. Әбжә- лилов, музыка белгече профессор В. Ап- ресов, X. Туфан, Ш. Галиев, Советлар Союзы Герое запастагы генераллейтенант Г. Сафиуллин, «Совет әдәбияты» журналының редакторы А. Гумеров катнашты. X. Әбҗәлилов тата,р театрының үсеше, мәктәптә сәнгатькә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды, «Хуҗа Насретдин» спектаклендә уйнавы турында сөйләде. А. Гумеров аудиторияне Татарстан язучыларының бүгенге эшчәнлекләре һәм татар совет әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштырды. X. Туфан, Ш. Галиев яңа шигырьләрен укыдылар. 3 июльдә Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының лекцияләр залында «Совет Татарстаны» газетасы, «Азат хатын» һәм «Совет мәктәбе» журналы укучылары конференциясе үткәрелде. Конференциядә курсларга килгән укытучылар, «Совет Татарстаны» газетасы, «Азат хатын» һәм «Совет мәктәбе» журналлары редакцияләре эшчеләре катнашты. 4 июльдә Г. Мөхәммәтшин, Ш. Галиев, И. Юзеев укытучылар белемен күтәрү институтына киңәшмәгә килгән мәктәп китапханәсе эшчеләре белән очраштылар. Язучылар очрашуга килгән китапханә эшчеләрен үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, яңа әсәрләрен укыдылар. ТУГАНДАШ РЕСПУБЛИКА АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА Июнь һәм июль айларында Башкорт дәүләт академия театры артистлары республикабызның башкаласы Казанда гастрольдә булдылар. Башкорт дусларыбыз Казан тамашачыларына беренче башлап Ибраһим Абдуллин һәм Шакир Насыйровның Бөек Ватан сугышы герое генерал Шайморатов- ка багышланган «Генерал Шайморатов» исемле пьесасын күрсәттеләр. Бер ай дәвам иткән гастроль вакытында Казан тамашачылары Нәҗип Асанбаевның бүгенге кеше ничек яшәргә тиеш дигән фикер белән сугарылган «Фәйзи» пьесасын, Әсгать Мирзаһи- товның яшьләр тормышына багышланган «Әниемнең чал чәчләре», «Күршеләр», «Авыл күренешләре» пьесаларын, Әнгам Атнабаевның төп пафосы Туган илгә мәхәббәт һәм патриотизм белән билгеләнгән «Ул кайтты» драмасын, гарәп язучысы Сәхип Ямалның «Кара розалар» романы нигезендә Вәли Галимов язган «Кара чәчәкләр» драмасын, Вәли Галимовның Денис Исла- мовның «Юмарт җир» исемле романы буенча язган «Куш тирәк» пьесасын карадылар. Гастрольдә СССРның халык артисты Арслан Мөбәраков, РСФСРның халык артистлары Зәйтүнә Бикбулатова, Галимҗан Карамышев, Әмин Зөбәеров, РСФСРның атказанган артистлары Таңсылу Рәшитова, Тәлига Биктәшева, Дилә Даутова, Әкълимә Садыйкова, БАССРныц атказанган артистлары Гамбәрә Мансурова, Гата Сөләйма- нов, Ләйлә Ахтәмова, Рәхимә Сәүбәнова, Гата Арсланов, Фидаи Галимов, Зәйни Ир- дәүләтов, Хөсәен Кудашев, Галләм Саттаров, Мәхмүт Хәбибуллин һ. б. лар катнашты. Июль аенда Мари АССРның Рус драма театры Казанда гастрольдә булды. Театрның репертуары тема һәм жанр ягыннан бай һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Мари сәхнә осталары гастрольне Ленин премиясе лауреаты Н. Погодинның бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның якты истәлегенә багышланган «Кремль курантлары» исемле пьесасы белән башлап җибәрделәр. В. И. Ленин ролен РСФСРның атказанган артисты А. Н. Шарский башкарды. Театр коллективы тамашачыларга И. Штокның бүгенге көн эшчеләр тормышын сурәтләгән «Ленинград проспекты», Ленинград язучысы В. Панованың яшьләр темасына караган «Ак төннәрне озату», бертуган Турларның тынычлык өчен көрәшне чагылдырган «Төньяк мадоннасы», бөек рус драматургы А. Н. Островскийныц «Кичеккән мәхәббәт» исемле пьесаларын күрсәттеләр. Болардан тыш репертуарда инглиз язучысы Э. Войничның «Кигәвен» романы буенча эшләнгән спектакль дә бар иде. Июнь-июль айларында Казанда Мәскәү чегән театры «Ромэн» гастрольдә булды. Башкаладан килгән кунакларның уйнауларын Казан тамашачылары, яратып карадылар. 4 июльдә М. Горький исемендәге Үзәк ял һәм культура паркының җәйге театры бинасында Үзбәкстан ССР эстрада артистларының зур концерты булды. ЯЗУЧЫЛАР КОМАНДИРОВКАДА Июнь аенда С. Хәким, И. Гази, А. Шамов Норлат районының Ленин исемендәге һәм «Искра», Кайбыч районының «Правда» һәм Фрунзе исемендәге колхозларында булып, авыл хезмәт ияләре белән очраштылар. Р. Гәрәй Минзәлә, Бондюг районнарында иҗади командировкада булып кайтты. Г. Минский июнь аенда Актаныш районында булды. Ул район Культура йортында укытучылар белән очрашты. Ә. Юнус һәм С. Радзиевская Ярбуе Морквашындагы лагерьда ял итүче пионерлар һәм укучылар белән очраштылар. С. Шакир Арча районының Урта Поша- лым авылы сигезьеллык мәктәбе укучылары һәм укытучылары, «Байкал» колхозы, Тукай районының Киров исемендәге, Тукай-Кырлай колхозы членнары, Г. Тукай исемендәге унберьеллык мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрде. Ул әдәбият сөючеләргә үзенең әсәрләрен укыды, Татарстан китап нәшриятының 1963 елгы с планы белән таныштырды.