Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЙОЛДЫЗЫМ» ПОВЕСТЕ

Рафаил Төхфәтуллинның бу әсәре сугыш алды һәм сугыштан соңгы елларны эченә ала. Укучы күз алдыннан авыр сугыш көннәрендәге вакыйгалар бер-бер артлы узып тора. Авылда карт-коры, балачага, хатынкыздан башка, хезмәткә ярарлык ирләр бик аз калган. Тормышның бөтен авырлыгы Гөлзифалар кебек үсмер кызлар җилкәсенә төшкән. Алар юньләп йокы күрмиләр, ачыгалар, ләкин, шуңа да карамастан, үзләренең дә, фронттагы- ларның да эшләрен алып баралар. Дошманны җиңгәч, авыллар матураеп киткәндәй була. Авыр сугышларда катнашкан солдатлар туган җирләренә кайталар. Алда хәзер икенче көрәш — хезмәт фронтындагы көрәш тора. Бу фронтта җиңү миллионнарның тырышлыгы һәм үзүзләрен аямаулары белән генә тәэмин ителә. Ләкин менә шушы көрәштә ниндидер сизелмәс көчләрнең комачаулавы, тоткарлык ясавы сизелә; кеше язмышы белән административ эш итәргә маташучылар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә янау, куркыту тоны белән сөйләшүчеләр күренә башлый. Шәрәфи агай язмышы моңа ачык мисал булып тора. Ул колхоз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше. Ферма мөдире буларак, колхоз терлекләренең торышын һәрвакыт кайгыртып, борчылып яши. Ләкин менә шушы кешене ниндидер комиссия, терлекләр үлүдә 1 Р. Т ө х ф ә т у л л и н, И о л д ы 3 ы м, повесть, Татарстан кнтап нәшрияты, 1962 ел, 263 бит. гаепләп, җәзага тартмакчы була. Тиздән, бу авырлыкны күтәрә алмыйча, Шәрәфи агай ферма өендә үлеп китә. Гөлзифага булган караш та бик характерлы. Аны район советы башкарма комитеты председателе урынбасары Зимагулов, югары уңыш үстергәне өчен, бүләккә тәкъдим итмәкче, МГБ начальнигы Идрисов Гөлзифаны бер кизәнүдә дошманга әверелдермәкче, ә район җир бүлеге мөдире Хәмдиев, аның өстенә «күксагыз уңмау» бәласен аударып, үзе шәхси җаваплылык- тан котылмакчы була. Язучы бик нечкә штрихлар белән кешеләргә булган чын коммунистик объектив карашның кайберәүләрдә кимүен, ә кайберәүләрнең битлек киеп кара мәкерлеккә баруларын күрсәтә. Партия исеме белән үзләренең пычрак уйларын каплап эш итүче Хәмдиевләрнең дөрес юлда түгеллеген Гөлзифа кебек гади кешеләр дә, томанлы гына булса да, аңлый башлыйлар. «...Юк, чын күрсәтмәләр, бөек Ленин партиясе күрсәтмәләре, мондый булмый ул. Монда нәрсәдер башка, нәрсәдер бөтенләй- бөтенләй чит»,— (156 бит) дип уйлый Гөлзифа, дөрес булмаган актка кул куярга кушкач. Әсәрдә тулысы белән диярлек шәхес культы еллары күрсәтелә. Аның аяныч нәтиҗәләре әсәр тукымасында шактый ачык бирелгәннәр. Урыннарда да үзенең иярченнәрен тапкан шәхес культының микроблары кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләргә генә түгел, шәхси Р 144 мөнәсәбәтләргә дә барып эләгә. Автор Гөлзифа белән Давыт арасындагы күңелсез хәлләрнең сәбәпләрен аларның үзләреннән генә эзләми, бәлки бу сәбәпләрне аларны шушы хәлгә китерүче шартлардан эзли. Гөлзифа, мәсәлән, үзенең бәхетсез мәхәббәте белән ниндидер «күрсәтмәләр» арасында уртаклык күрә һәм аларның чыганагы бер үк түгел микән дип уйлый. Билгеле, язучы шәхес культы чәчәк аткан еллардагы тормышның кара якларын гына эзләүгә игътибар итә икән дип әйтү ялгыш булыр иде. Ул һәрвакыт үзенең сурәтләү объектына бүгенге көн күзлегеннән карый. Совет кешеләренең күпчелеге үз юлларыннан читкә тайпылмады. Тормыш агымы бераз дугайланып торса да, һаман да ул, агым су кебек, алга баруында дәвам итте. Укучыга б.у үсеш конкрет фактларда күрсәтелеп барыла. Сугыштан йончылып калган колхозлар, партиянең аталарча кайгыртып, халыкны дөрес юлдан алып баруы нәтиҗәсендә, куәтле, югары җитеш- терүчән техникэкономик көчкә әвереләләр. Кукуруз игү, яңа техника куллану һәм миллионнарның иҗади хезмәте колхоз авылын текә күтәрелеш юлына бастыра. Авылда хәзер радио, электр бар. Сыер савучы Асиянең аена 700— 800 сум (иске акча белән) хезмәт хакы алуы гына да колхозчы крестьяннарның материаль яктан шактый тәэмин ител- гәнлекләрен күрсәтә. Шул ук Асиянең ачык партия җыелышында, колхоз хуҗалыгын үстерү өчен, конкрет тәкъдимнәр кертеп чыгыш ясавы исә авыл хезмәтчелләренең иҗади активлыгы үскәнлегенә ачык мисал булып тора. Р. Төхфәтуллин әсәренең сюжет һәм композициясе үзенчәлекле итеп төзелгән. Конкрет алып караганда, анда сюжет үсеше ике линия буенча бара. Аның берсен Гөлзифаның бер кич эчендә җыелышка барып кайтуы, икенчесен исә повесть геройларының үткән юлларын һәм тормышларын бирү тәшкил итә. Әлбәттә, бу ике линия, гомумән алып караганда, берберсеннән аерылмыйлар. Әсәрдә катнашучы персонажлар артык күп түгел. Андагы вакыйгаларны бер-беренә бәйләүче һәм үзәк фигура булып совет чорында туып үскән гади колхозчы кызы Гөлзифа тора. Ул яшьтән үк хезмәтне сөя һәм аның хезмәткә «кешедә сабырлык, ныклык тәрбияләүдә иң беренче бөек остаз да, иң шифалы дәва да» (118 бит) итеп карау сыйфаты үсеп җиткәч тә кимеми, ә бәлки ныгый гына бара, һәм бу күркәм сыйфат, аңа шәхси бәхетсезлек- ләрен тирәнәйтергә ирек бирмичә>, аны олы тормыш юлыннан саклап алып бара. Ире тарафыннан яшь баласы белән ташлап калдырылган Гөлзифа иптәшләренең ярдәме аркасында үзендә җитәрлек көч һәм кыюлык таба, авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга китә. Бу мәктәпне бетергәч, ул туган колхозында агроном булып эшли башлый һәм, биредә эшләү дәверендә, ул читтән торып авыл хуҗалыгы институтын да тәмамлый. Гөлзифа үзе идеал итеп кунган йолдызга, нинди генә авырлыклар булса да, баруыннан туктамый. Язучы бу образ аркылы үзе сурәтләгән еллардагы тормышның мөһим якларын ачып салырга тырыша. Гөлзифа җанлы, гади тормыш кешесе. Аңа вакыты белән күңел төшенкелеге дә, көнләшү тойгылары да һәм башка кимчелекләр дә хас. Ләкин, шунысы әһәмиятле: Гөлзифа аларны үзе дә аңлый һәм алга барышында бу кимчелекләрдән арынырга омтыла. Андагы оптимизм рухы башкаларга да тәэсир итмичә кала алмый. Давыт вакыты- вакыты белән булса да тормышка чын кешеләрчә ышаныч белән карый башлый, Җиһангир Гөлзифада үзенең укытучысын һәм өйрәтүчесен күрә. Гөлзифа — киләчәкне үз кулы белән төзүчеләрнең берсе. Әсәрдә бирелгән образлар арасында Давыт образы башкалардан аерылып тора. Давытта — катлаулы характер. Ул бер караганда шат, уйчан, эш сөючән, ә икенче караганда инде боларның бөтенләй киресе. Давытның принцнпсызлыгы аның мәхәббәт дөньясында да чагылмыйча кала алмый. Ул бик тиз 145 гайбәт сүзләренә бирелә һәм шуның аркасында үзе дә шәхси бәхеттән мәхрүм була. Соңгы чиктә ул үзенең үткәндәге ялгышларын йөрәге аркылы кичереп, икенче хатынын ташлый да, күңел ярасын хезмәт белән дәвалау максатын күздә тотып, ерак төзелешләргә эшкә китә. Д а в ытта гы тотн аксызлыкның төп сәбәпләреннән берсе аның хезмәттә чыныгып үсмәве һәм тормышта үзенең даими йолдызы булмавы. Р. Төхфәтуллин Мөнир Гарәп- шин образын иҗат итеп, татар совет әдәбиятында Җәүдәт Мансуров тибындагы партия эшчесенең үрнәк образын бирә. Мөнирнең иҗтимагый йөзе, аның шәхси ягын сурәтләү аркылы тагын да ачыклана төшкән. Әсәрнең үтә лирик, һәркемнең йөрәгенә үтеп керә алырлык исеме, аның җисеменә дә туры килә. Анда бөтен вакыйгалар, конфликтлар турыдан-туры да, читләтеп тә йолдыз образына барып тоташалар. Күктәге йолдыз да, җирдәге йолдыз да — әсәр1 героинясы Гөлзифаның шатлык, өмет чыганаклары. Меңләгән Гөлзифаларның, Мөнирләрнең, Асияларның тырышлыклары, эшләре — һәммәсе әнә шул җир йолдызлары өчен, алар киләчәктә бәхетле, шатлыклы тормышта яшәсеннәр өчен бит! Р. Төхфәтуллин үз геройларын шактый оста төзелгән драматик конфликтларга кертә. Мондый конфликтлардагы геройлар хәрәкәтенә укучы инде тыныч кына карый алмый. Ул алар белән бергә кайгыра, шатлана. Менә Гөлзифа өчен иң авыр көннәр. Кечкенә бала дөньяга килү аның өчен шатлык, ә ире тарафыннан ташлану — авыр кайгы. Җитмәсә, бала Давытныкы түгел дигән гайбәт тарала. Болары Гөлзифаның шәхси кайгылары гына. Ләкин, болар өстенә кайбер кешеләр Гөлзифаны эше буенча да җаваплылыкка тартырга йөриләр. М о н д ы й к а тл а у л ы си т.у а ц и я л ә р н е әсәрдән берне генә түгел, берничәне китерергә була. Р. Төхфәтуллин тормышны, кешеләрне тирәнтен белергә омтылучы художник. Ул кеше психологиясен оста бирә белә, тасвирлауда уңышлы гына адымнар ясый. Повестьта алынган детальләрнең күбесе кеше характерын, аның рухи халәтен ачуга ярдәм итә. Мәсәлән. Гөлзифа белән Давыт мәхәббәтенең шаһиты булган карт өянке. Ул бу ике йөрәк белән киңәшә, аларның кайгы-шатлыкларын күреп кайгыра, шатлана. Шулай ук әсәрдә алынган җылы бияләй дә кеше күңеленең мәңге җылылыгын һәм бөеклеген бирүдә зур роль уйный. «Таныш булмаган дус» хатлары әсәргә, маҗаралы романнардагы кебек, бераз серлелек төсе биреп тора. Бу хатлар үзләрендә, күпчелек очракта, тормышка, кешеләргә булган оптимистик карашны күрсәтәләр. Үзендә тормышка, туган илгә, сөйгән кешеңә мәхәббәт булу — бу инде иң зур бәхет. Язучы бу хатларның иясе кем икәнлеген белдермичә килә-килә дә, соңгы юлларда гына Җиһангир икәнлеген әйтеп куя һәм бу ясалмалык китереп чыгара. Автор Гөлзифа белән Җиһангирны мәхәббәт дөньясына кертеп, коммунист йөрәкле кешеләрнең, нинди генә шартларда булмасыннар, үзара дуслык, бердәм тел тапканнарын һәм бер- берсен ярата да алтайлыкларын күрсәтмәкче була. Максат изге, ләкин бу изге максатка килү юлы бар бит әле, һәм бу юлдан табигый гына бару таләп ителә. Ярый, бу өлеше авторча калсын, ди. Билгеле булганча, Җиһангир — колхоз председателе, ә Гөлзифа шул ук колхозның агрономы һәм партия оешмасы секретаре. Болар инде шактый вакыт бергә эшләп килгәннәр. Ләкин шунысы гаҗәп: ничек алар берберсенең почеркларына күз ташламаганнар. Җитмәсә әле Гөлзифа бу хатларны Давыт язмыймы икән дип тә уйлап куя. Шулай ук авторның икенче кисәктә ашыгуы, кабалануы сизелә. Биредә ул, беренче кисәктәге кебек, геройлар тормышындагы характерлы моментларны кайвакытта бик үк җентекләп күрсәтеп тормый, шуңа ю „с. ә.- 7. күрә конфликтлар ансат кына» өс- тәнөстәнрәк чишеләләр. Менә Гөлзифа укырга китә. Без аның укыган җирендәге бер көнлек түгел, бер сәгатьлек тормышын да, эчке хисләрен дә күрмибез. Чынлыкта, моңа кадәр авылда яшәгән, шуның өстәвенә яшь баласы булган кешегә анда җиңел булмагандыр. Тагын икенче кисәктә Гөлзифаның алдынгы колхозда җаваплы эштә эшләгәнлеге күрсәтелә. Ә шушы колхозны ничек, нинди юллар белән алдынгы иткәннәр һәм аны алдынгы итүчеләр кемнәр, алар нәрсә уйлаганнар, аларның йөрәгендә нинди хисләр булган? Болар әсәрдә гомумирәк, автор авызыннан гына әйтелеп кителә. Шулай ук икенче кисәкнең кайбер- урыннарында, аеруча кукуруз турында язылган юлларда, әсәр әдәбилектән читкәрәк китеп газета мәкаләсе тоны ала башлый, «таныш булмаган дус» хатлары да кирәгеннән артык бирелеп, уку темпың акрынайта төшә. Чын сәнгать нормасы ноктасыннан караганда, үзенчәлекле образ булган Давытның да характеры эчке яктан бөтен тулылыгы белән ачылып җитмәгән. Әсәрне укыган вакытта аның турында төпле бер фикергә килүе авыр. Давытның нинди икәнлеге, күпчелек очракта, башкалар тарафыннан гына ачыла. Сюжет үсеше ягыннан килгәндә дә, беренче кисәк белән икенче кисәк арасында өзеклек сизелә. Икенче кисәктә автор әсәрнең эчке интонациясен сурәтләүне киметә төшеп, күбрәк сөйләү тонына күчкән. Әлбәттә, гомуми фонда караганда, әсәрдәге мондый җитешсезлек- ләр артык күзгә ташланмый. Шулай да аларның булуы укучының кызыксынуын бераз киметүе мөмкин. Кыскасы, әсәрдә чагылган тормыш һәм аның образлары, нигездә, ышандырырлык. Ә ышаныч, әсәр герое Мөнир Гарәпшин сүзләре белән әйткәндә «гаять зур, гаять куәтле көч ул» (194 бит). Язучы бу повесте белән татар әдәбиятында рус әдәбиятындагы А. Твардовский кебек, яңа битне — шәхес культы белән бәйләнгән чорларны хәзерге заман күзлегеннән карап, объектив сурәтләү битен ачып җибәрде. Автор укучыларга бай сәнгать чаралары белән тасвирланган Гөлзифа кебек бүгенге көннең оригиналь геройларын бирде.