ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
и ** сеңдәме, моңсу җәйге таңнар, Җиләк җыйган чаклар, Тәнзилә? Шук малайдай шаярырга теләп Безне сыйпап искән таң җиле? Исеңдәме, аерылышкан кичә? Аны онытыр көчләр бармыни? Тиргәштек без кинәт юктан гына, Килешергә урын калдырмый. Аерым - аерым китте безнең юллар, — Горурлыкның гына бәласе. Мин дә янам утлы кисәү булып, Син дә кисәү — ялгыз янасың. Тормыш бәхет бирде, ә без шуны Тоталмадык, ваттык төшереп... Дусишләргә хәзер нәрсә диик, Яманны бит булмый яшереп... Тик сызасың эчтән әкрен генә, Көзгеләргә ялгыз карыйсың. Чәчләреңнең чалын бик еш кына Карасына күмеп тарыйсың. Дөньяда без иң бәхетсез кеше, Коралмагач бәхет — каекны, Бу бәхетсезлеккә беркем түгел, Тик без икәү генә гаепле! * ** * Сине эзлим, әнкәйне эзләгәндәй, Бүген шундый бигрәк кирәктең... Таш тутырган кебек күкрәгемә, Әллә нәрсә кыса йөрәкне. Сине эзлим, Күкрәктәге юксынуым ташын Бушатырга теләп тик сиңа, Зәй буена әрәмәгә төшәм, Төшәм дә мин карыйм тын суга. Карашымнан сулар дулкынлана, Суларда да батмый сагышым. Дулкын юа, оныт дигән кебек, Син басып су алган Зәй ташын. Сандугачлар сайрый өзелеп -өзелеп, Синең таушың төшә исемә... 53 Менә кич тә булды, Караңгылык, гүя, Өермәдәй килә өсте мә. Ә тауларда факеллар дөрлиләр, Гел яналар, бер дә түзмиләр... Таулар, гүя, Факеллар яндырып, Караңгыда сине эзлиләр. Эзлиләр дә эзлиләр, Табалмыйлар, Бар .көчләре бетеп, аралар; Аралар да, тапмаган ачудан, Минем кебек дөрләп яналар. Бал кортлары тапса чәчкәлек, Тәм тойсалар нектар эчәрлек, — һәрчак килә алар шул җиргә, Өмет итеп татлы шәп җимгә... Мин дә шулай кайтам авылга, Авылым, гүя, баллы чәчкәлек! Тормыштагы ачы нәрсәгә Шунда инде табам мин тәмлек! Каты суык тынны куыра, Без барабыз колхоз кырына; Агроном, мин — уҗым карарга, Айгыр җигеп артлы чанага... ...Уҗым өчен әрнеп барабыз: Карсыз шәрә кырларны күреп, Тирәнәя йөрәк ярабыз... Шул чагында факел янына Килеп чыкты безнең чанабыз. Факел яны — җылы туфракта, Яшел уҗым башын калкыта, һәм кинәттән Хәким шак ката: Ике төлке җылынып ята... — Вәт хәйләкәр! Тапкан җылыны!— Дип көләбез күреп без моны. Без кусак та алар китмиләр; Китсәләр дә кире киләләр, Бездә мылтык юкны беләләр... — Эх, мылтык! — дип,—мин сиңа әйтим. Өтәләнә агроном Хәким... Мин җир булсам, ә син ялкынланып Үсә торган алсу чәчкә бул; Минем дәртне, көчне арттыра торган Тере суы белән көн дә тул! Болыт булсам, аңа җил бул, иркәм, Коры чүлгә илтеп яудыр син; Сусап торган кеше, табигатьне Бер иркенләп сулыш алдыр син. Мин — төн, ә син якты ай бул, иркәм. Ю л л а р ы м на н адаштыр м аска; 54 Гел якты ян күзне чагылдырып, Башкаларга караштырмаска. Көчем бетсә көрәш сукмагында, Яшерен генә запас көчем бул; Дусларыма запас елмаюым, Ә дошманга запас үчем бул! Минем акыл җитмәгән җирләргә Үтеп керсен акылың нур кебек; Гомер буе мин яшь егет булыйм, Син бул миңа япь-яшь хур кебек! Мин ай булсам, ә син тәрәзә бул, Тормыш нуры тулсын, җылынсын, Бураннарда еракларга балкып Юлчыларны үзенә чакырсын. Рухым төшсә, өзелсә өметләрем, Гүзәллегең шуны ялгасын... Көзге яфрак җирне каплагандай, йомшаклыгың япсын Кимсенүем ачык ярасын. Булсын иде шундый касса: кеше Яхшылыгын шунда салалсын; Акча түгел, иткән яхшылыгы Байлыгы итеп аның саналсын... Ул чагында синнән баерак егет Булмас иде, дустым, авылда: Бөтен җаның кешегә игелек итү, Кайгыртмыйсың үзең турында. Үзең шофер, кайчак ягарыңа Утының да кала бер кочак... Нәгыйм печәнен Апкайтасы диеп, йокламыйсың инде тынычлап. Кеше — төрле: берәү сине хуплап Уңган кызны сиңа димләде; Икенчесе: ул баемас диеп, Кызын тәки сиңа бирмәде. ...Ашка каршы таш атучы була, Күңел төшә синең шул вакыт... Яхшы тулы җаның пыяла түгел, Алалмыйлар аны һич ватып... Син бер алтын кеше, Кайсы аңламый, «Ахмак» диюче дә булгалый. Берәү әйтә: «Ярты гасыргамы Алдан тугансың син, Нургали». Киләчәктә бездә бар кешеләр Синең кебек яхшы булырлар; Байлык итеп акча чутка алынмас, Яхшылыкны чутка алырлар. * * * Арышлар да инде җитеп килә, Чырый, чырый... сайрый тургайлар. Гүя, офыкның Зәңгәр дугасына Нечкә моңлы Кыңгыраулар элеп куйганнар. Арышларның тәмам җитүе өчен, Гүя, Тургай моңы кирәк һәркайчан. Шул моңлардан башка Арыш ипие тәме Булыр иде, гүя, башкача. Сип елмайма алай горурланып, Минем өчен, диеп, өзелә... һич җибәрми торган җепләр белән Бәйләрмен мин сине үземә... Ачу итеп башка бер чибәрне Сөярмен дә... менә күрерсең,— Сызлап торган җаның әрнүләрен Толымыңа кушып үрерсең. Янырсың бер көнче учагында, Туз шикелле кара көярсең; Кайгы тулы сылу буйларыңны Кайгылы каенга сөярсең... ...Юк, юк, сине, тимер сугаргандай, Кайнар хисләр белән, Ми н суга р ыр м ы н! Ялындырып йөрүең ачуларын Сине сөюем белән алырмын! Көзге көннәр— А ер ы л ы ш уд а й моңсу, Саубуллашу уза көз аша. Тау башында томан... итәкләрен Җыялмыйча озак маташа. Кояшны да каплый юка болыт, Салкын гына нурлар агалар: Эт кояшы дип атыйлар аны Шундый чакта шаян балалар... Торналарның моңсу аккордлары Янрап китә кырлар иңендә. Алар тезелеп, тоташ чылбыр булып, Кайтып бара көньяк иленә. Торна тавышы — аерылудай моңсу, Моңсулыкка тула,бар төбәк... Торна чылбырлары салкын яктан Алып килә көзне өстерәп...