Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОМАНЛЫ ИРТӘДӘ

 Хабетдин бабай бик кәефсез кайтып керде. Ул, гадәтенчә, ямьшәк эшләпәсен салып ишек янындагы агач чөйгә дә элеп тормады, хәтфә кәләпүшен күтәреп кыска ак чәчләрен дә сыйпамады. Скамьяга утырды да, терсәкләре белән өстәл читенә таянып, уйга батты. Идән уртасында көймәсен «йөздереп» азапланучы бәләкәй Сөнгат, тып-тып басып, аның янына килде: бабасының ике тез арасына кереп, сакалына үрелде. — Баб-ба, баб-бай, — диде. Хабетдин бабай коры сөякләре беленеп торган каты бармаклары белән оныгының башыннан сыйпады. Аннан соң, бүлмә ишегенә карап: — Килен, самовар кайнаганмы? — дип сорады. Ул моны болай гына, сүз юктан сүз булсын дип кенә эшләде. Чөнки, олы улы Әмин семьясы белән Казаннан кунакка кайтканнан бирле, өстәлдән «сәүлүн» чәенең өзелгәне юк. Килене ике ак самоварның икесенә дә тынгылык бирми. Берсен китереп өстәлгә утыртуга, икенчесен, күмер салып, чыжлатып җибәрә. Хабетдин бабай күлмәк изүен ычкындыра, җиңнәрен сызгана. Янына чуптарлы тастымал куя. Өч-дүрт төрле күчтәнәч конфетының нәфесе теләгәнен каба-каба, ләззәтләнеп чән эчә. Өстәлдәге самовар борыныннан су килми башлагач, килененә дәшә: — Нәкыя килен, монысын алып, тегесен куясыңмы әллә? Мин кыза гына башладым бит, — ди. Ләкин бүген ике самовар да шул килеш калды. Хабетдин бабай, кайнар чәйне авыз итеп кенә карады да, путаллы чәшкесен өстәл урта- . сына этәрде. Изүен эләктереп: «Булмаса, бераз ятып торыйм», — дип, , чиннеккә чыгып китте. Нәкыя, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Әмин янына керде. — Әткәйгә әллә ни булган. Чәйгә кагылып та карамады. Иртән дә бишалты чынаяк кына эчте. Яшь журналист Әмин, ял вакытында да ял итүен онытып, колхозның үрдәк фермасы турында язып утыра иде. Ул, эшеннән аерылмыйча гына: — Тагын берәрсе белән кычкырышкандыр,—дип куйды. Әтисенең гадәте Әмингә бик яхшы билгеле: Хабетдин бабай гомер буе, көн үтсен өчен түгел — булсын өчен колхозның төрле эшләрендә эшләде. Яше җиденче дистәдән ашкач та, мин үз бурычымны үтәдем. Х дөнья йөген яшьрәкләр тартып карасын инде, дип, мич башында арка җылытып ятарга теләмәде. Көн озын басу-кырларда, авыл арасында, амбар алларында кайнашты. Аз гына ярамаган нәрсә күрсә дә күкерттәй кабынучан булып китте, эшен җиренә җиткереп эшләмичә эленке- салынкы йөргән кешеләрне теләсә кеАм алдында әче сүзләр белән тиргәргә өйрәнде. Соңгы елларда колхозлар тернәкләнеп, колхоз хуҗалыгы өскә үрли башлагач, җитешмәгән якларны пыр туздырып тәьькыйть итү, күрсәтү, төзәттерү Хабетдин бабайның тәмам гадәтенә әйләнде. Ул ал таңнан кара төнгә кадәр аяк өстендә була. Арба күчәре майлаганда ялгыш җиргә тамган дегет өчен йөкче малайларны тотып орышырга да, яслегә кереп, бала-чаганың хәлен белеп чыгарга да, басудан бозаулар куарга да, җитмәсә, кич правлениегә барып, ваемсыз каравылчы өстеннән жалу бирергә дә өлгерә. Кайвакытта үткен телле җоррак егетләр аның үзенә дә эләктергәлиләр. Андый чакларда Хабетдин бабай, сакалын учлап, көн буе чиннектә ята. Чәй янына якын килми. Коедан салкын су алдыртып, әйрән кушып эчә. Ләкин икенче көнне таң белән, таягын тотып, тагын капкадан чыгып югала... Менә шуңа күрә дә Әмин, исе китмичә: — Тагын берәрсе белән кычкырышкандыр, — дип кенә куйды. Тик Әмин ялгышты. Хабетдин бабай берәү белән дә кычкырышмаган, аны бөтенләй икенче нәрсә пошаманга салган иде... Кич җитте. Көндезге эсседән соң һава җиләсләнеп, сафланып киткәндәй булды. Юлдан тузан күтәреп, урамны, ишек алларын сөт исе, йон исе белән тутырып, көтү кайтты. Хабетдин бабай шунда гына чин- нектән чыкты. Күзләрен зур итеп ачып, кола танага, эреле-ваклы сарыкларга карап торды да, авыз эченнән генә сукрана-сукрана, аларны абзарга куып кертте. Аннан соң, утый бүкәне өстендә тәмәке тарта-тар- та, шактый вакыт үткәрде. Тәмам караңгы төшкәч кенә, өйгә керде. Чәй янына тагын якын бармады. Чүмеч белән салкын әйрән китертте. Өйалды идәненә урын җәйдерде дә, чалбарын да салмыйча, шунда бөгәрләнеп ятты. Озак та үтмәде, Әминнәр дә ятты. Өйдә ут сүнде, тирә-як тып-тын калды. Бераздан олы яктагы сәгатьнең күкесе ун тапкыр кычкырды. Әмма йоклау дигән нәрсә Хабетдин бабайның исенә дә кереп чыкмады. Ул, бер ягыннан икенчесенә әйләнә-әйләнә, һаман моңлана, курка-курка таң атуын көтте. Әйе. Туасы иртә аның күңелен борчый иде шул. Ул иртән, кулына чыбыркы тотып, көтү көтәргә китәчәк. Улы Әмин, килене Нәкыя, кичә генә Казаннан җәйге каникулга кайткан студент улы — төпчеге Марс, бәләкәй оныгы Сөнгат аның артыннан карап калачак. Ә ул китәчәк. Гомер буена йокыңны, ялыңны белмичә эшлә. Колхоз, колхоз, дип сакалың агарт. Ә картайган көнеңдә тагын көтү көт, имеш! Дөресрәге, аның өчен бик исе китми Хабетдин картның. Эшнең кыегы юк. Ялкаулар гына кача эштән. Ә аның үз гомерендә тырыш, уңган дигән сүздән башканы ишеткәне булмады. Иртәгә уллары ни дияр, килене нинди күз белән озатыр — менә нәрсә тынгылык бирми аңа. — И әткәй, әткәй,—диярләр, — тормышың менә дигән; ашасаң ашың бар, кисәң киемгә кайгың юк. Акча салып торабыз. Ни җитми сиңа? Ник безне хур итәсең? Бу хәбәр Казанга ишетелсә, иптәшләребез, әтиегез көтү көтә икән дип, күзебезне ачырмаслар, — диярләр. Күке тагын кычкырды. Хабетдин бабай уфылдап тәмәкесен кабызды. «Бар, бөтен нәрсә бар, — дип уйлады ул, алдагы уйларына үзе үк җавап биреп, — әмма ләкин көтүче генә юк». Көтүче егет, ни уйлагандыр, тик кенә торганда чирәм җиргә китеп барды. Андагы ашлык бик мул икән, урыпҗыйганда ярдәм итәргә кирәк, имеш. Ә монда кирәкмиме? Көтү көтүчесез калгач ни була инде ул? Берни дә булмый. Баш4. .с. ә.- № 7. 49 ка бәла — шул. Менә хәзер көтүне чиратлашып алып чыгалар. Бер сыерга бер көн. Дүрт сарыгың сыерга чутлана. Менә сиңа ике көн. Җитмәсә, яшьләр Хабетдин бабайны бик өнәп тә бетермиләр. Анысына да үпкәләр хәлең юк. Иген арасына кереп китү ягын гына чамалап торган кыбырсык кәҗәләр артыннан аларга чабарга туры килә бит. Хабетдин бабай чалышчолыш аяклары белән әллә ни алдыра алмагач — ни хәл итсеннәр... Күке икене кычкырды. Өйалды тәрәзәсеннән таң яктысы сузылып керде. Чиннек түбәсендә, карлыгып, карт әтәч аваз салды. Күршедәге Сабирларның эте улап-улап өрергә тотынды. Хабетдин бабай икенче ягына әйләнеп ятты. «Пычак та керми шул мәльгун этнең тамагына, — дип уйлады ул, — кеше йоклыймы-юкмы — анда эше юк. Авызын күтәрә дә улапмы-улый. Ә әтәч явызны суям. Ите каты инде катысын, шулпасы булыр». Яктырды. Хабетдин бабай ишек алдына чыкты. Авыл өстенә сөтсы- ман сыек аксыл томан җәелгән иде. Көн бик җылы, кояшлы булачак. Ансы әйбәт. Яңгыр булса, көн озын агач ышыгында күшегеп торуың да бар. Авыл уяна башлады. Әле анда, әле монда шыгырдап ишекләр ачылды. Чиләк шалтыраулары, сирәк-сирәк сыер мөгерәүләре ишетелә башлады. Урам уртасында, багана башындагы репродуктор телгә килде. Кирәк тавышын таба алмаган докладчы шикелле шытырдап, мыгырдап торды да өздереп җырлап җибәрде: ..Бөдрә та-ал... Чит җирләрдә йөреп Гыйбрәт ал!.. Бу җырны авыл радиоузелы тапшыра иде. — Ала инде, ала, — дип сукранып куйды Хабетдин бабай. — Әнә көтүче егетебез, гыйбрәт алу өчен, чирәм җиргә китте. Ул өйдә булса, бүген мин малайларымны адәм көлкесенә дә калдырмаган булыр идем. Андый укыган кешеләргә әти-картларының чыбыркы тотып көтү артыннан ияреп (китүен күрү бер дә -күңелле эш түгел шул. Казанга да ише- телеп-нитеп куйса, үпкәләрләр. Хабетдин бабай шулай уйланып торганда, өйдән Марс чыкты. Күзләрен кысып, рәхәтләнеп төрле физкультурасыман нәрсәләр ясый башлады. Әтисе аңа сокланып, шул ук вакытта борчылып карап торды. — Нигә бик иртә тордың, улым? Рәхәтләнеп йоклар идең. Таң йокысы иң тәмле, иң файдалы йокы ул. — Балыкка барам, әти. Мондый иртәне йоклап каршылыйлармы соң? Бигрәк матур бит! Томаны да таралып китсә... — Таралыр, — диде Хабетдин бабай карлыккан тавыш белән: —Таралмый нишләсен. Ни эше бар аның. Марс, физзарядкасын бетереп, әтисе янына, капка төбенә килде: — Ә син, әти, ник йокламыйсың? Хабетдин бабай, берәр хәйлә табылмасмы дип, бераз тын торды. Аннан барыбер хәзер беләләр инде дип уйлады, йөрәге янса да, көлемсерәгән булып: — Ә мин, улым, көтүгә барам, — диде. — Кая? — Көтү көтәргә. Хәзер чиратлап бит. — Бүген безнең чиратмени? — Шул-шул. Бөтен хикмәт тә шунда, безнеке. Марс, гаҗәпләнеп, әтисенең күзләренә карады. — Нигә безгә әйтмәдең син аны? Нигә үзең барасың? әО Хабетдин бабайның ни өчендер ачуы килеп китте. Ул төксе генә итеп җавап кайтарды: — Мин бармый кем барсын! Мөхәммәт пыйгамбәрме? — Мин. — Син?! — Менә инде. Ник аптырадың? Мин үзем. — Ыстудин башың беләнме?! Марс әтисенең гаҗәпләнүен әллә күрмәде, әллә күреп игътибар итмәде: сикереп баскычка менде. — Әле абый да барыр. Мин аны хәзер уятам. Хабетдин бабай «Уятма!» дип кычкырырга теләде, ләкин тавышы чыкмады, улының чабуыннан эләктерергә чамалады — кулы күтәрелмәде. Марс йөгереп өйгә кереп китте. Хабетдин бабай, өнсез-авызсыз булып, таш багана шикелле катып калды. ...Ярты сәгать үтәр-үтмәс урамнан көтү узды. Юлдан тагын тузан күтәрелде, сөт исе, йон исе аңкыды. Көтүне, менә ял була бүген, ичмасам, дип, шаярып сөйләшә-сөйлә- шә, Хабетдин бабайның ике улы — Әмин белән Марс алып китте. Ә ул үзе: — Гөлҗамал! Сыерың тагын көтүдән кала. Илла ялкау булырсың икән!.. Сәрби, кәҗә бәрәнеңә борынчык кигезергә оныткансың. Көн буе имеп йөрсен дисеңмени!.. — дип, күршеләрен шелтәли-шелтәли, очлы сакалын күккә тырпайтып, бик горур кыяфәт белән, капка төбендәге утыргычка утырып калды. Тузан басылды. Томан таралып, авыл өсте иртәнге җылы нурга күмелде. Хабетдин бабай ашыкмыйча гына өенә керде. Ямыиәк эшләпәсен ишек янындагы агач чөйгә элде. Хәтфә кәләпүшен күтәреп, кыска ак чәчләрен сыйпап алды. Изүен ычкындырды, җиңнәрен сызганды, янына чуптарлы тастымал куйды һәм, өч-дүрт төрле күчтәнәч конфетының нәфесе теләгәнен каба-каба, ләззәтләнеп чәй эчә башлады. Бераздан ул бүлмә ишегенә карап: — Килен! Мин кызып кына килгәндә, монысының суы бетте бит әле. Икенче самоварны гөжләттеңме? — диде.