Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЯЗГЫ ХИСЛӘР ^>ар тереклек язны көтеп ала: Үсемлек тә, кош-корт, кысла да... һәр яз саен бер яшь арта бара, Нәкъ бер елга гомер кыскара. Әйе, вакыт кеше гомерен чикли, Ләкин өмет өнди яшәргә! Ә заманның бер дә исе китми — Вакыт узган саен яшәрә. Бал корты күк, заман кәрәзенә Акыл балы җыя кешеләр: Заман чиртә галәм тәрәзенә — Атыла ерак космос эченә. Шуңа ярсыйм мин, җилкенәм, ашыгам Заман белән бергә атларга, Хыялларым сәяхәткә чыга Яңа дөнья — яңа чакларга. Яз һавасы нинди рәхәт, тәмле, Сулыш иркен, йөрәк талпына; Алып китә хыял күңелләрне йолдызларга, айлар артына. Илемдә яз чәчәк ата күкрәп, Кояш белән балкый иртәләр; Син булмасаң, язым, сөеп, көйләп Кемнәр мине болай иркәләр, Кемнәр генә куандырыр иде?! йөрәгемә минем язылган: Миңа бәхет биргән Совет иле, Өлеш биргән Ирек Языннан. Шуңа җиңү, ирек теләп янам Барлык колонияләр халкына; Куба белән бергә сулыш алам. Тынычлык һәм дуслык хакына Мәңгелек яз тусын планетада, Чәчәк атсын, җирләр яшәрсен. Богауларын салып якын таңда, Барлык илләр тату яшәсен! ҮЗГӘРЕШ -Хыялланган кеше элек: «Иссәң иде җилләр кебек, Очсаң иде кошлар кебек!» 44 Ә хәзер кешегә охшарга Тели җилләр дә, кошлар да: «Эх, ракетадай очарга!» КҮКРӘК КИЕРЕП килә БАРАСЫ Ярдәм сорап, куркып хатыным минем Карак күреп ята төшендә... Өндә дә бит тормыш гариплеге Тынгы бирми һаман кешегә. Хорафатлар яши әле һаман, Кыен хәтта кайчак аңлавы: Тиештер лә дөнья берәр заман Онытырга динне, алланы! Әрәмтамак җаннар, алыпсатарлар, Бюрократлар, ришвәт коллары һаман әле үрелеп маташалар Тышауларга аяккулларны. Бер дә юкка хулиган пычагыннан Кайчак сүнә кеше гомере... һаман әле үлем учагыннан Күтәрелә сугыш сөреме. һаман әле моннан биш мең еллар Элек торган варварларсы.ман Күсәк тотып баскан олы юлда Капитализм, ярсып ачудан. Тик башкача инде хәлләр бүген: Коммунизм инде якында. Заман шундый, көч—күсәктә түгел, Көч хәзер тик якты акылда! Кеше күңеле — караңгы төн, диләр, Ата инде таңнар анда да. Күтәрелә инде спутниклар Канат биреп түбән аңга да. Мин яшәргә ашыгам — үтсен гомер: Вакыт белән ябыла яралар. Искелек, дим, көлгә тузар да бер, Гүзәлрәк яшәр балалар. һәр бәйрәмне яңа кисм белән Килгән кебек каршы аласы, «Без әзер!» — дип, Коммунизм көненә Күкрәк киереп килә барасы! НАРТЛАР ИЛЕНДӘ 1 Тимертауда иртә-кичен томан, Мин яраттым урман сукмагын: Карт имәннәр калын бәскә чумган, Таллар игән ап-ак чукларын... Тыңлый әкият кебек язгы урман Якындагы Биштау сулышын... “н арт лар иле — Дагстан дастаннарындагы батырлар — гигантлар иле. 45 Элек монда канлы сугыш булган: Карт Эльбрус алмаз кылычын Ташлап киткән Машук итәгенә, Машук үлгән авыр ярадан... Тукта, хикәямне ипләп кенә Сөйлим әле баштан — яңадан: Борын заманда Булган бер ил — Ыарт, Торган ди анда Тылсымчы бер карт. Аның бик уңган Яшь кызы булган — Камыштай зифа, Гел көләч, гел шат. Машук исемле Булган ул гүзәл. Аның пшене Күреп кем түзәр: Ай кебек йөзле, Бал кебек сүзле, Нур түгеп торган Дәрт тулы күзләр. Биштау — нарт еге Сөйгән Машукны. Энҗегә күмеп Җирдәге чыкны, Алтын ай күктән Нурларын түккән, Күзәткән һәр төн Ике гашыйкны. Эльбрус картның Дәрте нык икән; Ул акбүз атын Атланып килгән Тылсымчы картка, Болай сүз каткан: — Кызыңны, күрше, Миңа бир, — дигән. — Синнән дә артык Нинди кешем бар?! Таулар ватарлык Кулда көчең бар, Эльбрус малы — йолдызлар саны... Бердәнбер кызым Булсын синең яр. Кунак күңеле хуш; Кайтып барганда, Күргән Эльбрус — Шәүләләр алда! Чү, ике гашыйк — 46 Биштау һәм Машук! Көнләшү уты Кайнаган канда. Ул тетрәп үчтән һөҗүхМ башлаган: Биштауны бишкә Турап ташлаган. Кызны үтергән... Соңра үкенгән, Аякларына Аның ташланган. Килсә шау-шуга Ашыгып ата: Кызы, Машугы Кан савырап ята. Ул кылыч алып, Икегә ярып Эльбрус башын Еракка аткан. Ярсып, уйнаклап Чапканнар атлар: Кылычлар айкап Килгәннәр нартлар. Алар кан күреп, Катиль1 дип белеп, һөҗүм иткәннәр Тылсымчы картка. Бөтерелеп тузан Күкләргә ашкан. Болытлар тузган, Ай куркып качкан... Карт үлерен белгән, Бер әфсүн өргән: Барлык батырлар Әверелгән ташка. Ата үзе дә Ярадан ауган, Яшел үзәндә Тау булып калган. Кызын кызганып, Көеп, сызланып Түккән яшьләре Аккан шул таудан. Нарт-санә2 3 , дигән Тау халкы аны. Шуңарга икән Ага сулары Көмештәй булып, 2 Катиль — үтерүче. 3 Н а р т-с а и ә — батырлар чишмәсе дигән сүз. Нарзан шуннан үзгәртелгән. Мөлдерәп тулып, Өстендә уйный > Кояш нурлары. Җанлы күк таулар Дала өстендә; Охшаган алар Берсе-берсенә. Бишкә туралган Батыр Биштау да Сылу Машугын Уйлап көрсенә. Бу легенда зәңгәр пәрдә аша Дулкынлана, чыңлый колакта. Күз алдына нартлар килеп баса, Алып китә хыял еракка. Тирән уйга чумып тыңлап торам Якындагы Биштау сулышын. Болытларга күтәрелә томан... Хәтерләтә нартлар сугышын. Тирәдәге таулар — зур каберләр, Вакыт һәйкәл иткән аларны. Шул заманнан безгә калган диләр Чал һәм биек Кавказ таулары. Бер кабер бар Машук итәгендә, Егет башын монда салган Ул. Дастандагы нартлар белән бергә Үлемсезлек даны алган Ул. Биштау батыр кебек һәлак булган Сөю тәмен канып татмыйча; Нартлар кебек хаклык өчен куйган Газиз башын, тынгы тапмыйча. Таш-тауларның биек түбәсендә Чатнагандай алмаз балкышы,— Россиядә таңнар туасына Ышанган Ул — намус сакчысы. Безнең заман каһарманы монда: Мәхәббәт, дәрт тулы жырлары Тирә-якны күмгән серле моңга, Җанга кагыла лира кыллары. Әнә тургай булып күтәрелә Тирән моңы, сагышы гашыйкның. Горур башын салган итәгенә Үлмәс шагыйрь сылу Машукның. Баш ия күк Лермонтовка таулар һәм бөркетләр, жәеп канатын, һәрбер үлән, һава, ташлар, таллар Дәвамлый күк шагыйрь хәятын.