ОЧРАШКАЧ БЕРЕНЧЕ СҮЗ
(Ерактагы дусларга) -^ез килдек Идел иленнән — Татарстан җиреннән. Дуслык хакын хаклап килдек, Уртак юлдан атлап килдек, Җылы хисләр саклап килдек; Якын итеп, сагынып килдек, Кошлар кебек кагынып килдек. Колач җәеп көткән дуслар, Туганнарча үпкән дуслар; Күптән таныш, күптән дуслар, Бергә гомер иткән дуслар, Исәнмесез, Исәнмесез! Мең еллык җырлары булган, Баһадир уллары булган, Кояшлы юллары булган, Шатлыклы еллары булган, Идел мәңге аккан яктан, Татар бәхет тапкан яктан, Тукайга моң биргән җирдән, Сәйдәшкә дәрт биргән җирдән, Мусага көч биргән җирдән, Даһи Ленин йөргән җирдән Сәлам сезгә, Сәлам сезгә! ШӘҺӘР КЕРДЕ БАСУ КАПКАСЫННАН UJәһәр керде басу капкасыннан — Соңгы җәең, авыл, җәйлисең. Мәңгелеккә асфальт каплап киткән Чирәмнәрне, ахры, жәллисең. Борынгыдан килгән бу нигезләр Калыр тиздән шәһәр астында. ...Сиңа кыен, әби, моңсуланып Өй алдына чыгып бастың да, — 110 Уйга талдың... Ничек уйланмыйсың, Гомер иткән нигезең үчә бит. Атаңбабаң каберен аямыйча, Бу якларга шәһәр күчә бит... Бала чактан күзең күнгән җирләр Бөтенләйгә инде бетәләр. Йорт-җиреңпе түгел, әйтерсең лә Гомереңне синең сүтәләр... Сезнең авыл күченәсе йортлар Барысы да бишәр катлылар. йөрәк бит ул һаман унҗидедә, Истәлекләр һаман татлылар; Сабантуйда алган көянтәңнең Яңа йортта булмас кирәге. Әрәм калыр күәс чиләге дә, йон кабасы, ипи көрәге... Карт күңелләр тарта үткәннәргә — Бүгенгегә авыр күнәләр. Талир тәңкә таккан яшьлек йөргән Чишмәңне дә әнә күмәләр. Ул чишмәләр миңа да бик якын: Күп күрсәм дә монда авырны — Улы булып һәм шагыйре булып, Бик яратам мин дә авылны. Офыклары — юган кебек чиста, Тапламаган сөрем, төтеннәр; Ай яктысы якты су шикелле, Шәһәрдә бит булмый бу төннәр! Шәһәр — шәһәр инде, тын авылга Шаушулары аның пармы соң! Шәһәр килгән саен, шигърияте Бетә бара һаман тормышның... Үз почмагын мактап шул рәвешчә Гомер сөргән авыл кешесе. Тыңлап карыйк, яшьләр нәрсә диләр, Киләчәктә алар яшисе. Кызлар әйтә: — Керләр чайкаганда Беләсеңме куллар өшүен; Читтән матур күренгән бу эшнең Әрнеп бәгырьләргә төшүен? Көянтәсе аның бизәкле дә, Ике потка якын сулары... Бөгелә-сыгыла кызлар үткән чакта Уйладыңмы икән шуларны? Икеләндем мин дә... Уйланам да, Тормыш хуҗалары хаклы, дим; 111 Яңарсыннар, әйдә, туган яклар, Яшь иптәшләр, сезнең яклы мин. ...Ул ч1иш:мәләр әле дә бик якын; Күп күрсәм дә монда авырны — Улы -булып һәм шагыйре булып, Бик яратам һаман авылны. Ә шулай да мин сөенәм генә Бе-рәр яңа шәһәр калыкса. Шигъриятен ансын табарбыз без, Тик җиңеллек булсын халыкка! КЫЮЛЫК СИНДӘ КУНАК КЫНА Уйларыңны әйттең яшермичә, Кайнарланып әйттең, ачынып. Ә соңыннан син үкенеп йөрдең, Ник киттем, дип, артык ачылып... Телең хәзер поскан авызыңа — Кая киткән тәүге юртаклык? Кыюлык синдә кунак кына булган, Хуҗа икән сиңа куркаклык. КӨНЬЯК ТӨНЕНДӘ Т'өнне тотып торган текә таулар Аксыл томан белән өртелгән. Тау буена баскан кипарислар йолдызларга барып төртелгән... Кайда тына тагын күрерсең син Бу яктагы кебек кызыкны: Диңгез, һава тоташ, күреп булмый Офык дигән таныш сызыкны. Пароходта янган утлар әллә, Әллә йолдыз шулай күз кыса? Ярда калган маяк, кайт... кайт, диеп, Шул якларга карап сүз куша. Бүтән утлар белән буташтырмыйм, Сәфәр чыксам да мин кай якка. Туган ярга, сөйгән ярга кайтам— Мәхәббәтем дигән маякка! ДОШМАННАРГА РӘХМӘТ У^ошманнарга рәхмәт әле, Котырталар; Ялкауланган чакта эшкә Утырталар. , Бер ваемсыз йөргән чакта Ырылдыйлар; 112 Ачуымны кузгаталар, Мырылдыйлар. Күзләре шар булсынчы дим, Ишетәм дә — Тырышлыкны арттырам мип Үч итәм дә. Ир-егеткә көч бирмәоме Яна дау соң? Гайрәт биргән дошманнарга Рәхмәт яусын! КЫЗЫГЫП КАЙТАМ Урам буйлап яшьләр килә, йөгерешеп, шаярып; Сөйләшәләр яңгыратып, Көләләр һава ярып. Киләләр буран уйнатып, Көртләргә чума-чума. Мин кайтам инсафлы гына, Борыным туңа-туңа... Кызыгып кайтам. Юкса бит Бер чама яшебез дә. Кай арада эч пошыргыч Тәртипле яшибез лә! МИН ЯНДЫМ, СИН ЯНМАДЫҢ - Л^ин дәштем, син эндәшмәдең, Мин яндым, син янмадың; йөрәгемне бирдем сиңа, йөрәгемне алмадың... Тик уйлама, сагышыннан Башларын ул җуяр дип; Бар әле миндә горурлык Тойгыларны тыярлык. Мәхәббәт упкыннарында Батып калмам, йөзәрмен, йөрәгемне учларыма Кысармын да түзәрмен! КҮҢЕЛЕМДӘ ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫРЛАР... Үкенечле булыр, көтмәгәндә Гомер җебе китсә өзелеп; Күңелемдә җырланмаган җырлар Чират көтеп калса тезелеп... Шулкадәрле әйтер сүзем барда Мин дәшмичә ничек чыдармын? Түзә алмам, язлар килгән саен Чәчәк булып тишелеп чыгармын! КОЛ ГАЛИГӘ Сигез гасыр элек җырларыңны Яраткан да халык, ятлаган; Шуннан 'бирле аны онытмаган, Күңелендә көйләп саклаган. Каерылган күпме канатларның Каурыеннан каләм очладың? Көнләгәнсең әле: шул кошлардай Ник иректә бераз очмадым... Кушаматың нигә «Кол» икән дә, Кемнәр сиңа богау кидерде? Мәхәббәтең — җырның канатлары Сине азат көнгә китерде. Күңел белән күрәм мин барыбер Кулларыңны бәйсез кул итеп; Галине дә мөмкин кол итәргә, Чын шагыйрьне булмый кол итеп!