Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ

Мәскәү — Белоруссия тимер юлындагы Голицыно дигән поселокта инде күп еллар буе Язучыларның иҗат йорты эшләп килә. 1935 елның март аенда анда безнең онытылмас Мусабыз булган һәм үзенең яңа әсәрләре өстендә эшләгән. Голицыно иҗат йортының директоры Серафима Ивановна ханым Фонская редакциябезгә Муса Җәлил турында кечкенә генә бер истәлеген җибәрде. Шул истәлек белән укучыларыбызны таныштырып үтәбез. Редакция. Безнең Иҗат йортыбызда Муса Җәлилдән дә шатрак, аңардан да ягымлырак, аңардан да сокландыргычрак кеше булды микән. — Менә минем путевкам! Шомырттай кара күзләре бар нәрсәне дә яшен кебек яктыртып үтте. — Бу өйдә кемнәр яши? — Малышкин, Ляшко, Слезкин,' Эми Сяо, Эгише Чаренц, П. Кучняк. — Яхшы, шулай диик,—диде ул һәм тиз-тиз генә: — Ә иртәнге һәм көндезге аш кайчан була? Звонок бирәсезме? — дип сорады. — Звонок бирмибез. — Бусы да яхшы, китәргә мөмкинме? Шулай итеп, аның бездәге тормышы шул «яхшы» дигән сүз белән башланып китте. Муса Җәлил бөтен барлыгы белән искиткеч пөхтә кеше иде. Бүлмәсендә бик җентекле тәртип яши, керосин лампасына тикле (бездә ул чакта электр юк иде әле) ялтырап тора иде. Аның янына кергән һәркем: — Синең бүлмәңне аеруча пөхтә җыештыралар. Безнең беребезнекен дә алай җыештырмыйлар, — диләр иде аңарга. Ул моңа каршы бик сөйкемле итеп елмая да: — Минем бүлмәмне беркем дә җыештырмый, — ди. — Мин үзем дә үз артымнан кешедән җыештыртып йөртергә яратмыйм. Нәрсәгә ул? Персональ болай да бик күп эшли ич. Әле утын кертәләр, әле мич ягалар, әле су ташыйлар. Ә бездәге лампалар үзләре генә тәмам алҗытып бетерерлек ич. һәркем яхшырагын сорый. Ә лампалар начар яна. Муса көлә: — Ә минем лампам — җан кисәгем янмый... Янмый гына бит... Филтәсен тегеләй дә-болай да боргалап карыйм, ә ул елмая гына... — Кем елмая? — дибез. — Лампамны әйтәм, ул я бик якты яна, я йөзен чыта. Филтәсен борам... ә ул елмаймый гына бит... Утырам да ялынырга керешәм: җан кисәгем, я инде, ян инде, дим. Мусаның бу сүзләреннән бар кеше дә рәхәтләнеп көлә. Муса кешеләр белән бик тиз үзләшә белә иде. — Минем йөрәгем һәркемгә ачык, — ди торган иде ул. Ул Н. Ляшко белән бик дуслашты, алар бакчада бик озаклап гәпләшеп утырырга яраталар иде. Ляшко еш кына: — Җәлил бик акыллы, бик җитез егет, — ди торган иде. —- Мин аны матур җырны тыңлаган кебек тыңлыйм. Бу егеттә һәрнәрсәгә мәхәббәт гаҗәп күп. Ул бит яшь, кызу кеше, ә шигырьләре йөрәгеңә үтеп керә, алар гаҗәп самими. Җәлил бик нык үсәр ул. Җәлил урманны ярата, кичке эңгермеңгердә урман буйлап йөгереп кенә йөреп керергә ярата, нәкъ менә йөгереп кенә йөреп керергә ярата иде. — Монда, йорт-кура тирәсендә, башка төрле тавышлар хөкем сөрә, ә урманда бөтенләй башка ул, — ди торган иде Л1уса. — Ә урман бөтенләй үзенчә шаулый бит. Ә сезнең урман өстеннән торналар очып үткәнен ишеткәнегез һәм күргәнегез бармы? һава хәзер салкын... Муса өши төшкәндәй бөрешә һәм: — Бары тик торналарның канат каккан тавышы гына ишетелә, ул тавыш бик үзенчә яңгырый, анын үзенең ритмы бар. Мин кошлар иң җылы якларга очканны карарга яратам. Канатларым булса, мин алар белән бергә, биеккә — кояшка очар идем... Эңгер-меңгер төшеп килгән чакта Мусаның урманга ашыкканын күргән Ю. Л. Слезкин аңардан: — Муса, аугамы?.. Ә мылтыгың кайда? — дип сорый. — Нигә ауга булсын? — ди, елмаеп Муса. — Мин бит беркемне дә үтерергә җыенмыйм, үтермәм дә. Әйдә, яши бирсеннәр. Мин урманга гына барам. Безнең бакчабызның түрендә бергә кушылып үскән өч куш каен бар. Муса менә шул өч каен уртасына кирпечләр тезеп, селкенмичә-куз- галмыйча шунда утырырга ярата иде. Өйгә кергәч ул әкрен генә: — Каеннарыбыз бик чибәр, — дип куя. — Кәүсәләре нинди матур. Мин аларның пышылдашуларын тыңларга яратам. Каеннарның пышылдашуларын бер Муса гына аңлый иде шул. Ул, билләренә таянып, иелә-сыгыла, яңгыратып көлә... Аның тавышы шундый яңгырый, Ляшко еш кына: — Тыңлагыз әле, язгы тамчылар түбәгә коеламыни, Муса шулай көлә, — ди иде. Муса үзе янындагы кешеләргә бик ихтирамлы иде. — Без бер семья бит. Украин да, рус та, татар да, якут та, грузин да, чуваш та. кытай да, немец тә — барыбыз да бер өйдә, бер семья булып яшибез. Өебез кечкенә генә булса да интернациональ өй булуы белән яхшы. — Мин дөньяны бер үземнең күзләрем белән генә түгел, ә барыбызның күзләре белән күрәм, — ди иде Муса. — Мин өйрәнергә, һәркай- сыгыздагы яхшы нәрсәне үзләштерергә телим. Муса Иҗат йортыннан киткәндә без Ьарыбыз да аны озата чыктык. Кешеләр озын бер чылбырдай сузылды. Муса алдан бара иде. артына әйләнеп карагач, ул туктады. — Кыр казлары белән торналар гына очканда болай тезелешеп очалар, ләкин аларның карт җитәкчеләре була. Мин алда бара алмыйм. Минем тәҗрибәм юк. Николай Николаевич, үтенәмен. Алдан Сез барырга тиешсез. Барлык кошлар да җылы якларга очалар, ә безгә читкә китәргә кирәк түгел, безгә бар җирдә дә җылы. Хуш, сөекле йортым! Муса шулай диде дә, кулын югары күтәреп, Иҗат йорты эшчеләренә башын иде. — Мин тагын килермен әле! — диде ул.