Космос ГЕРОЕ ЭЗЕННӘН
Аның исеме кешелек дөньясы тарихында мәңге яшәр. Н. С. Хрущев. әйтегез, батырлык кайда туа, кайдан башлана, ничек үсә? һәрбер аерым очракта бу сорауларга аерым җавап биреп буладыр. Орлеан кызы Жанна д’Арк җылы Франциядә, ә совет комсомолкасы Зоя Космодемьянская карлы Россиядә туган. Матэ Залканың сокландыргыч язмышы беренче империалистик сугыштан, Россиядәге пленныйлар лагеренда башланса, Муса Җәлилнең ялкынлы гомере Оренбург комсомол ячейкаларыннан юл ала. Әйе, һәр батырлыкның үз язмышы бар. Әмма халыклар күңелендә сакланган бу батырлыкларның уртак үзенчәлеге дә бар. Ул үзенчәлек гүзәл киләчәк һәм якты идеал өчен, халык әчеп көчеңне дә, хәтта тормышыңны да аямауда. Юрий Алексеевич Гагарин да кичәгедән дә матур киләчәккә һәм иң якты идеалга гомерен багышлаган батыр. Аның батырлыгының да үз язмышы, үз чыганагы, үз юлы бар. Беренчедән, Гагарин — халыкның үз улы. Ә бу халыкның үткән юлы космос тирәнлекләренә юнәлгән траекторияне хәтерләтә. Траекториянең башы — Октябрь революциясе. Баш конструктор — Ленин. Космонавт — совет халкы. Икенчедән, Гагарин — үз чорының улы. Фәннең һәм техниканың үсеше егерменче гасырның икенче яртысында галәмгә очу мөмкинлеген тудырды. Әйтик, Гагарин утызынчы елларда тумыйча, унынчы яки илленче елларда туган булса, Җир кешеләренең беренче космонавты бүтән исем һәм фамилия йөртер иде. Ләкин, һичшиксез, ул совет кешесенең исеме һәм фамилиясе булыр иде! Гагарин батырлыгының язмышы — кешелек дөньясының яңа чорын — галәмгә, ерак йолдызларга очышлар чорын ачу ул. Чыганагы— совет Ватаны, совет фәне. Юлы — космоска һәм коммунизмга. Ә ничек үтелгән соң ул юл? Бу сорауга Юрий Алексеевич «Космоска юл» исемле китабында җавап бирә. Менә аның гомер юлында якты эз булып калган шәһәрләр: Гжатск, Люберцы, Саратов... Я 115 САККО ҺӘМ ВАНЦЕТТИ УРАМЫ, 15 Менә мин Саратовта. Бу шәһәрдә Гагарин укып һөнәр алган, шуның өстенә аңа биредә очсызкырыйсыз күк киңлекләренә күтәрелү өчен путевка бирелгән, һәм ул Саратовта беренче очышларын ясаган... Космостан кайткан беренче Җир кешесе — легепдар космонавт майор Гагарин Саратов шәһәреннән ерак түгел урнашкан Смоловка дигән авылның кырына аяк баскан... Әйе, Саратов — безнең Юриебызның, галәмгә юл ачкан героебызның йөрәгендә аерым урын алып торган шәһәр. Менә мин шушы шәһәргә килдем. 1961 елның июнь ахыры иде. Идел якын булса да, көн бик эссе. «Ябык базар» янында — Юрий Гагаринның рәсеме һәм лозунг: «Космоска беренче очыш — партиябезнең егерме икенче съездына бүләк!» Мин газета витриналары каршында да, зур-зур кибетләр янында да тукталып тормадым. Карл Маркс исемендәге драма театрының һәм кинотеатрларның вестибюльләренә дә кермәдем. Мин ашыктым. Берничә борылышны узып, ниһаять, тын гына, аулак кына бер урамга килеп чыктым. Урам чатындагы өй стенасында язу: «Сакко һәм Ванцетти урамы»... йөрәгемнең тибешен сизәм... Ул да менә шулай бу урамга кинәт килеп чыккандыр. Ул да, шушы эссе асфальтка баса-баса, шушы урам читендә үскән яшел агачлар яныннан узгандыр... Батыр үткән юл... Менә килеп тә җиттем: йорт номеры унбиш. Әфлисун төсенә буялган өч катлы бина каршында студентлар төркеме. Гәпләшәләр. Нәрсә турындадыр, кызып-кызып, бер-берсенә аңлатышалар. Имтиханнар бара, дөресрәге, алар бетеп килә инде. Мин моны бик тиз аңлап алдым. Ишек янында язу: СССР Министрлар Советы каршындагы хезмәт резервлары баш идарәсе Саратов индустриаль техникумы Вестибюльдә салкынча. Эчкә үтәргә ашыкмыйм әле. Стеналарда — фоторәсемнәр. «ДОСААФ активистлары». Очучы киемнәре кигән яшь егетләр. Фамилияләрен укыйм: Чихарев, Крючков, Евсиков, Хвалов, Рябов... Алар да очучы биографиясен Саратов аэроклубыннан башлаганнар. Бу исемнәрне хәтерләп калырга тырышам. Бәлки иртәгә берәрсен газета битләрендә очратырбыз... Тагын фоторәсемнәр. «СИТның спорт тормышы». Волейболчылар, баскетболчылар, йөгерүчеләр. Уртада Юрий Гагарин рәсеме. Ул очучы формасыннан. Рәсемнең астында аңлатма: «Атказанган спорт мастеры Ю. А. Гагарин (техникумыбызның элекке укучысы)». ИПТӘШ ФИЛИППОВ Кырыс кына карап калган вахтер апа яныннан техникум коридорына үттем. Миңа кирәк ишекне таптым да, шакып, кечкенә генә кабинетка кердем. Яшь кенә, шактый озын буйлы, ябыграк чырайлы бер абый өстәл артыннан җитез генә күтәрелде дә кулымны кысты һәм «Филиппов» дпп, үзенең фамилиясен әйтте. Бу СИТ директорының уку эшләре буенча ярдәмчесе Вадим Георгиевич Филиппов иде. Әйе, ул аны, булачак космонавтны, бик яхшы хәтерли... — Юра — җыйнак кына гәүдәле егет. Өстендә һөнәрчеләр кия торган кара төстәге форма. Күзләре туры һәм тыныч карыйлар... 8* 116 Ул яхшы укыды. Өстәвенә, менә дигән спортчы, ДСОпың урындагы комитеты секретаре, баскетбол командасының капитаны иде... Үз алдына куйган максатка җитәргә тырышу — аңа бик характерлы сыйфатларның берсе. Ерак очышларга омтылу аның канында булгандыр инде. Ул бик кызыксынып 1\. Э. Циолковский әсәрләрен укыды, аның эшләре һәм ‘плапетаара сәяхәтләр турында доклад та ясады. Дүртенче курста укыган чагында СИТ директоры исеменә, аэроклубка керергә рөхсәт сорап, гариза язды... Шул көннән башлап, Юра Гагаринның очучы биографиясе башланды... Вадим Георгиевич сөйли, һәм минем күз алдымнан гади эшче егетнең гади тормыш юлы уза. Хәер, безгә гади күренсә дә, кайберәүләргә. мәсәлән, көнбатышта яшәүче бик күпләргә бу тормыш юлы гади булып күренмәс! Тагыи бер кабат уйлап карагыз: техникумга кичәге һөнәр мәктәбе укучысы, бишенче разрядлы литейщик килә. Отличнога укый. Гете шигырьләрен ятлый. Циолковский әсәрләре белән мавыга, үз" курсының комсомол бюросы секретаре ярдәмчесе була. Техникумны җиденче разрядлы техник-литейщик ‘булып тәмамлый, мастер исемен ала. һәм шул ук вакытта очучы һөнәрен үзләштерә... Сокланыгыз, көнләшегез! Без төзи торган коммуниздя җәмгыяте кешеләре менә бүген үсә инде, алар менә нәкъ шушы героебыз Юрий Гагарин кебек. Ул кешеләр бер үк вакытта инженер-коиструктор һәм художник, агроном һәм шагыйрь, артист һәм медик булыр. Ә иң мөһиме: алар, Юрий Гагарин кебек, яхшы иптәшләр, дуслар, кыскасы — гүзәл кешеләр булыр! 1962 елның уникенче апреле... Бу көнне без бик яхшы хәтерлибез... Колхоз фермасындамы, мәктәп партасы артындамы, чертеж тактасы янындамы, әллә зур цех залындамы — кайда гына булсаң да ул көнне, сине мин беләм, якындагы радиоалгыч каршына килеп җиткәнеңне сизми дә калдың... «Галәмдә — бортында кеше булган совет космик корабле — «Восток»... Иң беренче син: ул кешенең кем булуы белән кызыксындың? һәм менә: «Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины очучы Юрий Алексеевич Гагарин». Бу Жюль Верн романыннан түгел, бу Уэллс яки Беляев герое да түгел. Бу чынбарлык. | Ул — безнең замандашыбыз... Бәлки, син аны .поездда очраткансыңдыр, бәлки, син аның белән бер мәктәптә укыгансыңдыр, бер шәһәрдә яшәгәнсеңдер — ул бит менә хәзер, бу минутта яши! Миллионлаган якташларыбыз шулай уйлагандыр, тик бик азлар гына, иң бәхетлеләр геңә аны хәтерләгәннәрдер... Бу азлар исәбенә Саратов индустриаль техникумы укытучылары да керә. — Бу көнне, — дип сөйли Вадим Георгиевич, — космоска беренче очыш турындагы Мәскәү хәбәрен тыңлаганда, безнең техникумда да бер Юрий Гагаринның укыган икәнен искә төшердек. «Юрий Гагаринны беләсезме?» — дип, миннән дә сорадылар. «Беләм», — дим. Архивка йөгердек. Личное делосын таптык. Анда «бишләр» генә, психологиядән генә бер дүрте бар. Делегатыбызны аэроклубка җибәрдек. Безнең Гагаринны анда да хәтерлиләр икән. Мәскәүгә шалтыраттык, сорыйбыз: «Юрий Гагарин бездә, Саратов индустриаль техникумында укыган Юрий Гагаринмы?» «Белмибез», — дип җавап бирделәр... Ниһаять, Мәскәү яңадан шалтырата: «Әйе, Җирнең беренче космонавты — сездә укыган Юрий Гагарин». Уникенче апрель көнне уку булмады. Техникумда — шатлык. «Ура!» кычкыралар. Юра Гагаринга телеграмма җибәрдек. Унөчендә митинг булды, андый митингның моңа кадәр булганы юк иде әле бездә. А’ктлар залы да, аның янындагы коридорлар да халык белән шыгрым тулы иде. Сөйләргә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Алкышлар көчәйгәннән көчәя... Безгә һаман шалтыратып тордылар. Телефон янына дежурный ку- 117 ярга туры килде. Чит илләрдән дә шалтырата иделәр (Болгариядән һ. б. илләрдән), йөзләгән фоторәсемнәр төшерделәр, радио һәм телестудияләрдән килделәр. Митингыбызны Мәскәү телевидениесе өчен язып алдылар. Вадим Георгиевич сүзен тәмамлый. Мин аңа сораулар бирәм. Сорау: Юрий Алексеевич Гагаринның диплом эшенең темасы нинди иде? Җавап: Чыгарышы тугыз мең тонналы металл кою цехының проекты. Сорау: Спорт өлкәсендә студент Юрий Гагаринның уңышлары нинди булды? Җавап: Ул баскетбол буенча беренче разряд яулап алды. Сорау: Техникумыгызга Юрий Гагарин исемен бирүне сорамыйсызмы? Җавап: Сорап язган гаризабызны шәһәр башкармасына биргән идек, ул аны Л^әскәүгә җибәргән. Җавап алганыбыз юк әле. Сүз уңае килгәч, бер мәзәк хәл турында сөйләп үтим. Ниндидер чит ил радиосы, «безгә Гагарин исемендәге Саратов техникумыннан болай хәбәр иттеләр...» — дип сөйләгән. Икенче көнне студентлар: «Нигә без бу турыда бер нәрсә дә белмибез?» — дип сораганнар... Сорау: Гагаринга хат яздыгызмы? Җавап: Әйе, яздык, ләкин ул безгә җавап бирмәде. «Әллә безгә үпкәләде ^икән?»— диләр. Эш менә нәрсәдә. 1959 елны Гагарин техникумга килгән... «Ул хәрби формадан иде», диләр. Бездә кичә булган. Ә аны бу кичәгә кертмәгәннәр... Минемчә, юк, Гагарин андый вак- төяккә үпкәләмәс. Вакыты юктыр, шуңа күрә язмыйдыр. Мин Вадим Георгиевичның бу сүзләре белән килешәм. Ә Гагаринга техникум укучылары, укытучылары һәм мастерлары язган хат — менә ул: «Исәнме, кадерле Юра! Саумы, батыр! Бу син, герой, Данга күмдең безнең әләмне. НК тыңлый синең рапортыңны, Бөтен дөнья сине сәламли. Без, Саратов индустриаль техникумының укучылары, укытучылары һәм мастерлары, сөекле Ватаныбызга, җирдәге тынычлыкка багышланган һәм кешелек дөньясы тарихында тиңдәше булмаган батырлыгың белән сине чын күңелдән котлыйбыз. Син кешелек дөньясының мәңгелек хыялын иң беренче булып тормышка ашырдың, син галәмгә иң беренче үтеп кердең һәм аны кыю штурмладың. 1961 елның 12 апрель көне барлык гасырлар һәм халыклар тарихына тиңдәшсез батырлык һәм геройлык көне, совет фәненең тантанасы көне булып керер. Кадерле героебыз, укучыбыз, дустыбыз һәм иптәшебез, Юрабыз, без синең белән горурланабыз! Синең батырлыгың — бөтен халкыбызның, кешелек дөньясы тарихында иң беренче галәм корабын төзегән галимнәребезнең батырлыгы. Сине шушындый итеп комсомол, безнең данлы ленинчыл Коммунистлар партиясе тәрбияләде, сине тәрбияләүгә без — укытучылар һәм мастерлар да өлеш керттек, һәм без моның белән горурланабыз. Кадерле Юра! Синең исемгә җибәрелгән котлау телеграммасында безне дулкынландырган хисләребез турында тулысынча әйтә алмадык, шуңа күрә без сиңа хат белән мөрәҗәгать итәбез. Ул сиңа шатлык һәм техникумда укыган еллар турында җылы истәлекләр китерсен. 118 Без хәзер синең техникумда булган. вакытыңны бәйнә-бәйнә искә төшерәбез: ничек итеп дәрес хәзерләвеңне дә, ничек сочинение язуыңны да, түгәрәкләрдә ничек эшләвеңне дә, кайсы бүлмәдә яшәвеңне дә, кайсы койкада йоклавыңны да, кем белән дус булганыңны да искә алабыз. Кайчандыр, шаярып, безнең техникумыбызның бер укучысы, космоска беренче булып, һичшиксез, безнең «индустрии» V очар, дигән иде. һәм, космостагы кешенең, дөрестән дә, безнең элекке укучыбыз, безнең гади, тыйнак Юрабыз икәнен белгәч, ничек куанганыбызны күрсәң иде син, Юра. Кеше ышанмаслык хәл бит бу. Техникум бинасы «Ура!» тавышларыннан һәм кул чабулардан тетрәп торды. Тын урамда урнашкан техникумыбыз кинәт бөтен дөньяга танылды. Тәбрикләр, котлаулар, бәхәсләр, әңгәмәләр, тирән хисләрдән ташып чыккан зур шатлык сүзләре барлык аудиторияләребездә ишетелә. JI-12 группасы укучылары синең батырлыгың хөрмәтенә эретмә койдылар; В. Король, А. Шикин, Р. Гаврилина, Г. Штейнберг һәм синең белән бергә укыган башка иптәшләрең техникумга килделәр. Алар безнең белән уртак шатлыкны бүлештеләр. Синең кебек геройны, Юра, безнең илебез генә, Батырлар иле, хыялланучылар, галимнәр иле генә тәрбияләп үстерә алды. Синең легендар батырлыгың хөрмәтенә безнең укучыбыз Николай Кононов шигырь язды. Бу шигырь, бәлки, сәнгатьчәлек ягыннан эшләнеп тә җитмәгәндер, ләкин ул чын күңелдән, чын күңелдән язылган. Без аны бүләгебез итеп сиңа (җибәрәбез. Чынга ашты күптән туган хыял. Нинди шатлык соңгы хәбәрдә: Бу минутта иң беренче тапкыр Кеше оча өстә, галәмдә! Һәм йолдызлар кысылыша төште, Урын биреп аның юлына. Урын биреп шушы юлны салган Совет Ватанының улына. Ул, Гагарин Юрий, — иң беренче, Ишек ачты галәм язына! Аның исеме бүген алтын белән Тарих битләренә языла. Кадерле Юра! Сиңа тагын да зуррак уңышлар, канатлы, горур космонавт һөнәрендә тагын да зуррак камиллек һәм осталык телибез! Тимердәй сәламәтлек һәм зур шәхси бәхет телибез сиңа. Техникумыбызга килсәң, без барыбыз да сине чиксез шатлык белән каршы алыр идек. Масаеп китмә. Кил. Бик үтенәбез». «СОВЕТ ХАЛКЫНА ХЕЗМӘТ ИТӘМ!» Казан университетында Ильич бүлмәсе бар. Мин анда берничә мәртәбә булдым. Ул бүлмәне, андагы стеналарны дулкынланмый карый алмыйм. Ә университетның Актлар залы? Озын коридорлары? Революция титанының эзе дә, үзе дә бар кебек анда, шундый тирән хисләр уяталар алар. Саратов индустриаль техникумының аудиторияләре, коридорлары, заллары да шул хисләргә охшаш хисләр тудыра. Монда даһи Ленинның герой оныгы укыган бит. Менә техникум китапханәсе. Аның мөдире Мария Александровна Тиссен Юрий Гагаринны бик тыйнак егет итеп характерлый. V Саратов индустриаль техникумында укыган студентлар һәм аны бетерүчеләр үзләрен шулай атыйлар. 119 — Ул алган китапларын һәркайчан вакытында кайтара иде, — ди ‘ул. — Нинди китаплар укый иде соң ул? Билгеле, беренчедән, металл кою эше буенча. Икенчедән, матур әдәбият: Борис Полевойның «Чын кеше»се, Лев Толстойның «Сугыш һәм солыхы», Гете һәм Пушкин, Чехов һәм Фурманов... Китапханә янында уку залы бар. Монда Юрий дәресләрен хәзерләгән. Залда квадрат формасындагы өстәлләр һәм гади канцелярияләрдә һәм колхоз идарәләрендә була торган урындыклар торалар... Техникум директорының секретаре Надежда Ивановна Виноградова утырган бүлмә. Гагаринның техникумда укырга теләвен белдереп язган гаризасын шушы бүлмәдә караганнар. Менә ул гариза: «Саратов индустриаль техникумының директорына ГАРИЗА Сезнең карамагыгыздагы техникумга мине укучы итеп алуыгызны сорыйм, чөнки мин металл кою производствосы өлкәсендә белемемне ■күтәрергә һәм Ватаныма мөмкин кадәр күбрәк файда китерергә телим. Миңа булган барлык таләпләрне намус белән һәм берсүзсез үтәрмен. Ю. Гагарин. 6 VII-51 ел». Бу гаризаны язган көннән соң ун ел үтте, һәм космосны буйсындырып кабат җиргә кайткан шул ук егет, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе җитәкчесе һәм Совет хөкүмәтенең башлыгы каршына басып: «Безнең данлы Коммунистлар партиябезнең, кадерле Совет хөкүмәтенең, безнең Бөек Ватаныбызның теләсә нинди яңа заданиесен үтәргә хәзермен», — дип рапорт бирде. Теге гаризада да, бу сүзләрдә дә бер үк кешенең — чын кешенең характеры чагыла, бер үк намуслы йөрәкнең тибеше ишетелә. Юрий Гагаринны белгән кешеләр бу характерны яхшы сизгәннәр, һәм Надежда Ивановна нәкъ шул турыда сөйли. — Юра безнең техникумга 1959 елны кереп чыккан иде,— ди ул.— Әле дә күз алдымда басып тора: формадан, иңнәрендә өлкән лейтенант погоннары. «Ничек яшисез?» — дип сорадым мин аннан. «Менә совет халкына хезмәт итәм», — дип, елмаеп җавап бирде Юра. Ул Энгельс шәһәренә эш белән килгән иде. Надежда Ивановнаның йөзендә һәм тавышында мин матур бер горурлык тоям. Әйе, Юрий Гагарин белән горурланырга була. Бөтен дөнья алдында горурланабыз без аның белән. «ИСКИТКЕЧ ДИКЪКАТЬЛЕ, ЭШ СӨЮЧӘН ҺӘМ ПӨХТӘ» Техникумга кергәнче Юрий Гагарин Люберцы шәһәрендә авыл хуҗалыгы машиналары заводында металл коючы — литейщик булып эшләгән, һөнәр училищесында һәм техникумда да ул литейщиклыкка укыган. Юрий Гагарин гади эшчедән космонавт булып күтәрелгән. Металлга кулы тиеп, кулы тиеп кенә түгел — аны үзе коеп, тирнең тозлы тәмен белеп үскән малай ул. Саратов индустриаль техникумының производство буенча укыту мастеры А. И. Ракчеев үзенең укучысы Гагарин турында болай сөйли: — Юра Гагарин искиткеч дикъкатьле, эш сөючән һәм пөхтә укучы иде. Ул һәрвакыт тумба, колонка һәм башка шуның кебек иң катлаулы һәм күп хезмәт керә торган детальләрне генә эшләргә омтыла иде. .Вагранкада VI металл эретеп чыгару — аның иң яраткан эше булды. Бу эштә аның аварияләре һәм җитешсезлекләре булганы юк. һәрбер хәрә VI Вагранка— металл эретә торган кечкенә мич 120 кәтен чамалап, ул үзен төгәллеккә һәм пөхтәлеккә өйрәтте. Бу сыйфатларның литейщикка кирәк икәнен Юра аңлый иде, һәм ул үзе өстендә өзлексез^эшләде. Техникумда укыган чакта ук үзендә булдырган бу уңай сыйфатлар аның алдагы катлаулы эшендә — очучы-сынаучы, ә соңыннан космонавт эшендә аңа ярдәм иткәндер. НИНА ВАСИЛЬЕВНА РУЗАНОВА Әдәбият! Безнең һәркайсыбызны да син яхшы, серле, без белмәгән дөньяга алып кердең. Син безне гүзәл кешеләр, гаҗәп илләр, гади һәм бөек эшләр белән таныштырдың, үткән һәм киләчәк чорларны, бүгенге чорны күргән кебек, күрергә мөмкинлек бирдең. Син безгә көч бирдең, хыялга азык бирдең. Син тормышны яратырга өйрәттең, син безне яшәргә өйрәттең, әдәбият! Безнең ике космонавтыбыз да әдәбиятны бик яраталар. Герман Титовның хәтта исеме дә Пушкин герое хөрмәтенә бирелгән. Аның,, бер ялгызы сурдобарокамерада утырганда, бөек шагыйрьнең шигырьләрен укуы бөтен дөньяга билгеле. Әдәбиятка мәхәббәт Юрий Гагаринда мәктәптә укыган чакта ук уянган, ә техникумда булган елларда бигрәк тә көчәйгән. «Космоска юл» исемле китабында ул болай дип яза: «Әдәбиятны безгә үз фәненә гашыйк булган, игътибарлы һәм кайгыртучан педагог Нина Васильевна Рузанова укыта иде. Ул китаплар исемлеге төзеде һәм аңа кергән китапларны катгый рәвештә һәркайсы- бызга укырга тәкъдим итте. Бу исемлеккә вакытында Максим Горький редакцияләгән «XIX гасыр яшь егетенең тарихы» сериясе тулысы белән керә иде. Ул серия безне рус һәм бөтен дөнья классикасының иң яхшы әсәрләре белән таныштыра иде. Лев Толстойның «Сугыш һәм солых»- ын укыган чакта дулкынланганымны әле дә хәтерлим. Бу гүзәл китапта миңа бигрәк тә сугыш күренешләре һәм Ватанны Наполеон явыннан саклаучыларның — тупчы Тушинның, полк командиры князь Андрей Болконскийның, офицерлардан Ростовның, Долоховның, Денисовның образлары ошады. Фельдмаршал Кутузов та, җанлы кебек, минем күз алдыма килеп басты. Ул чакта мин Америка шагыйре Лонгфеллоның «Гайавата турында җыр»ын, Виктор Гюго һәм Чарльз Диккенс әсәрләрен укыдым. Балачакта укып өлгермәгәнне укып бетерергә кирәк иде. Бөтен иптәшләрем кебек үк, Жюль Верн, Конан Дойль һәм Герберт Уэллс белән мавыга идем...» «Мин «Кигәвен» романын ярата идем, әмма Маресьевны ныграк яраттым», — ди Юрий Алексеевич шушы юллардан югарырак. Менә нинди китаплар, нинди геройлар аның уен биләгән, менә кемнәр аны укыткан; тәрбияләгән... Димәк, Нина Васильевна Рузанова... Мине аның белән — беренче космонавтның әдәбият укытучысы белән таныштырдылар. Уртарак буйлы, күз карашы җитди. Ул гади генә тегелгән соры күлмәк кигән... Минем һәм сезнең укытучы апаларга охшаган, бик охшаган. — 1951 ел иде, — дип сөйли Нина Васильевна. — Беренче дәрескә шалтыраттылар. Класска керүем булды, урта буйлы япь-яшь бер малай каршыма килеп басты да, миңа карап, рапорт бирде: «I руппа укучылары дәрескә хәзер. Дежурный Гагарин». Рапорты беткәч, көтеп тора. «Утырыгыз», — дидем. Барып утырды. Дәреснең темасы: «Совет әдәбиятының танып белү һәм тәрбияләү әһәмияте». Гагарин терсәгенә таянып утырды. Кулын күтәрде. Аннан соң сорау бирде: «Нина Васильевна, китапларда язучы фантазиясе күпме?» Мин аңлатып бирдем. 121 Тормышта булган эшләрне язучының, үзенчә үзгәртеп сурәтләргә, күрсәтергә хакы бар. Мондый үзгәрешләр әдәби образларны сәнгатьчәлек ягыннан көчәйтә генә, әмма алар, үз чиратларында, чынбарлыкка, реаль тормышка таянырга тиешләр. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының герое Павел Корчагин өчен прообраз — автор үзе, Николай Островский. Ләкин Корчагин тулысы белән Николай Островский түгел» ул яңа герой. Аның белән булган хәлләр язучының биографиясен тулысы белән кабатламый. Ялкынлы йөрәкле язучы һәм көрәшче тудырган образда яңа, үзенчәлекле геройның характеры кристаллашкан... Юра Гагарин мине зур игътибар белән тыңлады һәм әйтеп куйды: «Менә, ичмасам, кеше булган!» Юраның иптәше Женя Стешин VII аңа болай җавап бирде: «Бәлки, без элеккедән күбрәк батырлыклар күрсәтербез әле!» Ә Некрасов (шул ук группадагы тагын бер малай): «Хәзергә безгә укырга кирәк, ә батырлыклар алда», — диде. Әйе, Павка Корчагин Юра Гагаринның иң яраткан әдәби геройларының берсе иде. «Кешенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа бер генә тапкыр бирелә, һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтергә мөмкин булсын». Юра Николай . Остров- скийиың бу сүзләрен кабатларга ярата иде. Ә бер сочинениесендә ул. эпиграф итеп, язучының түбәндәге җөмләсен алды: «һәрвакыт — алга, һәрвакыт ут сызыгына, һәрвакыт — кыенлыклар аша җиңүгә, һәрвакыт шулай гына, бүтәнчә түгел». Менә фоторәсем. 1953—1954 еллар. Гагарин сынау бирә. Әллә ул Островскийның нәкъ шушы сүзләрен яза микән?.. Булачак космонавт рус классикларын күп укыды, Лев Толстой иҗаты турында бер әдәби конференциядә кызыклы доклад ясады. Берәр нәрсәне аңламаса, Юра, дәрестән соң калып, сораулар бирә иде, һәр китапның, һәр образның, һәр мәсьәләнең нечкәлекләренә кадәр төшенергә тырыша Һәм төшенә дә иде... Алар курсы диплом яклаган көнне дә хәтерлим. Дипломантларны, шул исәптән, Гагаринны да- котладым һәм, «техникумыбызны онытмагыз, безнең йөзгә кызыллык китерә күрмәгез», — дидем. Ә Юра миңа: «Юрка Гагарин сезнең йөзгә кызыллык китермәс!» — дип, җавап бирде һәм кулымны кысты. ИКЕ ДОКУМЕНТ Саратовта крайны өйрәнү музее бар. «Музей» сүзе чал тарихны гына характерлый торган сүз кебек. Юк. алай түгел. Музей дөньясы кешелек дөньясы белән бергә башлана. Анысы дөрес. Ләкин ул бүгенге көнгә дә килеп кушыла, һәм, алай гына да түгел, ул иртәге көнгә төбәлгән. Менә Саратов музееның бер экспонаты: 1632 елда шәһәр халкына кемнәр кергән? Саргаеп беткән бер кәгазьдә мин иске славян хәрефләре белән языл ган түбәндәге юлларны укыдым: «Поплар — 2. Сәүдә эше белән шөгыльләнгән посад халкы —32. Посад янындагы кешеләр (эшчеләр, балта осталары һ. б.) —51. Воевода — 1. Укчылар башлыгы —1. VII Техникумда укыган чактагы иптәшләре Женя Стешин һәм Виктор Порохня турында Ю. А. Гагарин үзенең. «Космоска юл> исемле китабында әйтеп китә. 1 Сергей Иванович Родионов — Саратов индустриаль техникумының директоры. 122 Бояр балалары—18. Укчылар —400. Тупчылар—4. Капкачылар —2». Бу сүзләрдә — күптән үткән еллар, иске һәм безгә ят заман. Дөрестән дә, кайда хәзер поплар һәм муллалар? Эзләп карагыз, әмма аларны табуы хәзер бик кыен. Безнең җәмгыятьне бүген поплар түгел — профессорлар һәм врачлар характерлый. Посад янындагы кешеләр — эшчеләр, балта осталары һ. б.? Шәһәр байларына бил бөккән бу мескеннәргә үз язмышларының, үз бәхетләренең хуҗалары булган эшчеләребез бөтенләй охшамый! Воевода? Аны Римский-Корсаковнын билгеле операсында гына күрергә була. Бояр балалары? Алар да юк инде, яңа тормышны токарьлар һәм электриклар, нефтьчеләр һәм академиклар, ташчылар һәм инженерлар төзи. Элекке укчылар һәм тупчылар урынына (мактанып әйтү түгел) ракетачыларыбыз бар. Капкачылар... Бу нинди һөнәр икәнен дә аңлавы кыен. Ә менә космонавтлар сүзен аңлыйбыз һәм яратабыз! һәм шушы урында Саратов музееның икенче экспонаты турында әйтеп үтәсем килә. Менә бу экспонат: «Таныклык Фамилиясе — Гагарин. Исеме — Юрий. Атасының исеме — Алексей. Туган елы — 1934. Пилотлар к у р с ы б у е н ч а (Ян-18 самолеты). Саратов аэроклубын 1955 елны тәмамлады.- Зачетларны түбәндәге билгеләргә бирде: Теоретик курс — отлично. Очу практикасы — отлично. Уку чорында түбәндәге очышларны ясады: Очышның төре Самолетның (планерның) төре Очышларның саны Очыш вакыты Күмәк очышлар Як-18 74 13 сәг. 47 мин. Контроль очышлар Бер үзе башкарган Як-18 41 15 сәг. 59 мин. очышлар Як-18 81 12 сәг. 37 мин. • Барлыгы 1196 42 сәг. 23 мин. Парашют белән сикерүләр — 1. Саратов аэроклубының начальнигы (имза). 6 сентябрь 1955 ел». Теге беренче документтагы кебек, монда да саннар бар, ләкин алар канатлы саннар, җитез саннар, алар космосны штурмлаучының шанлы юлы турында сөйли... «БАТЫРЛЫКЛАР ТАГЫН ДА КҮБРӘК БУЛЫР!» Мин кабат техникумга килдем. — Ул җавап бирде! — дип, елмаеп каршы алды мине Вадим Георгиевич. Аның кулында зәңгәр конверт иде. Конвертның тышында — адрес: «Саратов шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, йорт № 15, СИТ, Сергей Иванович Родиоиовка ’». Сызыкның астында — бер сүз: «Мәскәү». Ә конверт эчендә — космонавтның җавап хаты. Без беләбез: күккә менеп, Җирне әйләнеп кайтканнан соң, Юрий Гагарин планетабызны тагын бер тапкыр әйләнеп чыкты: бу юлы Җирнең өстеннән, аннан аерылмыйча гына. Космик биеклекне җиңгән кешене бөтен дөньяның күрәсе килә. Кайсы илләрдә генә булмады Юрий Алексеевич! Аны инглизләр сәламләде, Куба революциясенең юлбашчысы Фидель Кастро кочаклады, чехлар һәм японнар аның кулларын кысты, һәм бөтен җирдә гади кешеләр Гагаринның елмаюында, үз-үзен тотышының күркәмлегендә, гаҗәп хикәяләрендә һәм төрле-төрле сорауларга биргән оста җавапларында коммунизмның бөек бинасын төзеп яткан халыкның үзен күрделәр. Беренче космонавтыбыз гына түгел, шул ук вакытта төрле илләрдә безнең данлы уңышларыбызның илчесе булып йөргән Юрий Гагаринның вакыты бик аз, һәм, шулай булуга карамастан, ул җавап язарга мөмкинлек тапкан! Минем кулымда — аның хаты. Ул гади укучы дәфтәре битләренә язылган. Бу хатта Юрий Алексеевич менә нәрсә дигән: «Сезнең хатыгызны, алдым, аны алуга мин бик, шат, зур рәхмәт Сезгә аның өчен! Котлавыгыз өчен дә зур рәхмәт. Кешелек дөньясы тарихында тиңдәше булмаган бу батырлык белән миңа да Сезне тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Анда Сезнең хезмәтегезнең өлеше дә бар бит. Шигырь язган Николай Кононовка да зур рәхмәт. Сезнең янга, иске дусларым янына, бик кайтасым килә дә, ләкин хәзергә моны эшли алмыйм әле. Хәзер мин үз иркемдә генә түгел бит. Мөмкинлек булу белән, һичшиксез, Сезнең янга кайтып китәрмен. Сез, «масаеп китмә» дип язасыз. Масаерга урын бармы соң? Батырлыклар аз булдымыни? Алар тагын да күбрәк булыр әле. Һәм әгәр һәркайсы борынын күтәрә башласа, кем эшләр соң ул вакытта? Беренче мөмкинлек булу белән, Сезгә килергә тырышырмын. Хәзер Сездә сессия барадыр. Студентларга — сынауларын яхшы бирүләрен, ә укытучыларга —аларның кыен хезмәтендә төрле-төрле уңышлар һәм мәктәп каникуллары вакытында яхшы ял теләргә рөхсәт итегез. Саубулыгыз. Кайнар сәлам белән — Гагарин. 26 VI — 61 ел». Юрий Гагарин дөрес әйтә! Батырлыклар тагын да күбрәк булыр. Ул космоска беренче үтеп керде. Аның артыннан Герман Титов очты һәм бер тәүлектән артык вакыт Җир орбитасында яшәп кайтты. Икенче космонавтыбыз планетабыз әйләнәсендә унҗиде «элмәк» ясады! Безнең космонавтларыбыздан соң америкалылар: Джон Гленн һәм Малькольм Скотт Карпентер Җирне өчәр тапкыр әйләнеп кайттылар. Америка Кушма Штатлары белән ярыш әнә шулай тынычлык өлкәсендә генә булсын! Ә без беренчелекне беркемгә дә бирмәбез! Маркс һәм Ленин идеяләре космонавтика өлкәсендә дә безне Көнбатышның «ирекле дөньясы» кешеләреннән көчлерәк итә. Батырлыклар һәм батырлар тагын да күбрәк булыр — Җирдә дә, галәм киңлекләрендә дә. Валентина Гаганова да, Михаил Гринь да, Әсгать Җиһаншин да, яңа легеидар очышка хәзерләнгән Космонавт — Өч һ. б. лар да әнә шундый батырлар.