Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ЛЕНИН ПРЕМИЯЛӘРЕ КОМИТЕТЫНДА Әдәбият һәм сәнгать буенча Ленин премияләре комитеты 1963 ел өчен бүләкләүгә әсәрләр кабул итә башлады. 1963 ел өчен Ленин премияләренә әдәбият, сәнгать, журналистика һәм публицистика буенча 1962 елның 15 июненә кадәр басылып чыккан, халыкка күрсәтелгән яки башкарылган әсәрләр тәкъдим ителә. Ленин премияләренә хезмәтләр язучылар, журналистлар, художниклар, композиторлар, кинематография эшчеләре союзлары идарәләре, ВЦСПС президиумы, СССР һәм союздаш республикалар министрлыклары коллегияләре, СССР Художество Академиясе, республика театр җәмгыятьләре, фәнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары, газета һәм журнал редколлегияләре, хезмәт ияләре җыелышлары тарафыннан тәкъдим ителә. Әсәрләр 1962 елның 1 декабрена кадәр кабул ителә. Ленин премияләре комитеты иң яхшы әсәрләргә карата киң рәвештә фикер алышуны һәм соңгы срокка калдырмыйча аларны 1963 ел өчен Ленин премияләренә тәкъдим итүне оештыруны үтенеп совет җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итә. Кандидатураларны үз вакытында һәм тирәнтен уйлап тикшереп күрсәтү комитетка тәкъдим ителгән хезмәтләрне һәрьяклап өйрәнергә ярдәм итәчәк, билгеләнгән срокта аларны бөтен халык тикшерүенә куярга мөмкинлек бирәчәк. Ленин премиясенә тәкъдимнәрне, күрсәТелгәц хезмәтләр турында фикерләрне, ,цУлаи ук материалларны оештыруга бәйләнешле барлык сорауларны түбәндәге адрес белән җибәрергә кирәк: Москва И-51, Неглинная ул. 15, Комитет по Ленинским премиям в области литературы и искусства при Совете Министров СССР. КАЗАНДА ҮЗӘК ГАЗЕТАЛАР БАСЫЛА Шушы елның май башыннан Казан, Зеленодольск, Чистай, Бөгелмә шәһәрләре һәм республикабызның күп кенә районнары хезмәт ияләре «Правда» газетасын чыккан көнендә үк алып укыйлар. Советлар Союзындагы, союздаш республикалардагы яңалыклар, халыкара коммунистик хәрәкәт, халыкара вакыйгалар белән «Правда» газетасы аша үз вакытында танышып баралар. «Правда» газетасы самолет белән Мәскәүдән китерелә торган матрицалардан Казанда басыла башлагач, моңа мөмкинлек булды. Элек газеталар Казанга килеп җиткәнче, аннан районнарга, авылларга таратылганчы ким дигәндә бер-ике көн уза иде. 21 июньнән башлап республикабыз хезмәт ияләре Камил Якуб исемендәге матбугат комбинатында басылган «Известия» газетасын да чыккан көнне үк уку мөмкинлегенә ирештеләр. Хезмәт ияләре арасында бик популяр булган бу газета да хәзер подписчикларга элеккегә караганда бер-ике көнгә иртәрәк җиткерелә. ЯШЬЛӘР БӘЙРӘМЕНДӘ 24 июньдә барлык совет яшьләре белән берлектә республикабыз егетләре һәм кызлары да Яшьләр көнен бишенче тапкыр зур күтәренкелек белән билгеләп үттеләр. Бу көнне Казанның парклары, бакчалары. 156 клублары яшьләрнең шат җырларыннан яңгырап торды. Республикабыз яшьләре партиябез куйган бурычларны үтәүдә батыр хезмәтләре турында отчетлар бирделәр. М. Горький исемендәге ял һәм культура паркында Яшьлек бәйрәме аеруча җанлы үтте. Биюләр, җырлар, концертлар, төрле уеннар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Әдәбият сөючеләр парк китапханәсенең уку залына җыйналдылар. «Совет әдәбияты» журналы редакторы А. Гумеров аларга татар әдәбиятының бүгенге торышы, язучыларның яңа әсәрләре турында сөйләде. Әлмәт шәһәреннән килгән язучы Г. Ахунов аудиторияне нефтьче яшьләрнең хезмәт батырлыклары, Татарстан язучылары Союзының Әлмәт бүлегенә керә торган язучыларның иҗат планнары һәм үзенең яңа гына тәмамлаган «Хәзинә» романы өстендә ничек эшләве белән таныштырды. ЭСТОНИЯ ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ХОРЫ КАЗАНДА Май ахырында, Казанда Эстониянең Академия ирләр хоры гастрольдә булды. Хор Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында һәм Казан дәүләт финанс- экономия институты залында шәһәребезнең хезмәт ияләре өчен концертлар бирде. Бу хор коллективының концертлары илебезнең барлык республикаларында һәм күп кенә чит илләрдә булып, аны миллионлаган тамашачылар бик яратып тыңлаганнар һәм тыңлыйлар. Танылган бу коллективның концертларын Казан тамашачылары да алкышлап каршы алдылар. Хор коллективы тарафыннан рус, украин, латыш, лит- ва, фин, немец, чех, словак, итальян һәм башка телләрдә башкарылган халык җырлары тамашачыларда зур тәэсир калдырды. МӘСКӘҮ НӘШРИЯТЛАРЫНДА Татар композиторларының әсәрләре Мәскәү нәшриятларында күп тираж белән басылып киләләр. Быел «Музгиз» нәшриятында СССР халык артиогы, дәүләт премиясе лауреаты Нәж;ип Җиһановныц «Алтын чәч» операсының (М. Җәлил либреттосы) клавиры чыга. «Советский композитор» нәшриятында Н. Җиһановныц «Алтын чәч» операсыннан сюита, Р. Яхинныи Г. Тукай сүзләренә язылган «Шагыйрь» романсы, А. Ключарев тарафыннан эшкәртелгән татар халык җыры — «Яшьләр җыры», Ю. Виноградовның нәниләр өчен җырлар җыентыгы, Р. Яхинның фортепьяно өчен язылган «Вальс-экспромт»ы басылырга әзерләнә. Шунда ук басылып чыгачак «Әхмәт Ерикәй сүзләренә татар композиторлары язган җырлар» китабына С. Сәйдәшев, Н. Җиһа нов, А. Ключарев, 3. Хәбибуллин, Ф. Яруллин, А. Фәттах һ. б. татар композиторларының әсәрләре тупланган. ОЧЕРКЛАРГА КОНКУРС СССР журналистлары Союзы идарәсе иң яхшы газета яки журнал очеркларына Бөтенсоюз конкурсы игълан итте. Очеркларда КПСС Үзәк Комитетының март Пленумыннан соң авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, авыл хуҗалыгы эшендә һәм фәндә яңалыкны тудыручы, үстерүче алдынгы кеше образы сурәтләнергә тиеш. Конкурска Советлар Союзының барлык журналистлары, эшче һәм авыл хәбәрчеләре, газета-журналларның штаттан тыш бүлекләре эшчеләре катнаша алалар. Конкурс ике турда үткәрелә. Беренче турда журналистларның урындагы Союзлары идарәләре матбугатта чыккан иң яхшы очеркларны сайлыйлар. Беренче турны үткән очерклар СССР журналистлары Союзының иҗади комиссиясенә җибәрелә. Очерклар 1963 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Иң яхшы очеркларга түбәндәге премияләр бирелә: бер I премия — 500 сум, ике Н премия — 300 әр сум, биш III премия — 200 әр сум, ун кызыксындыру премияләре — 100 әр сум. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 8 июньдә В. И. Ленин исемендәге республика үзәк китапханәсенең уку залына «Совет әдәбияты» журналын укучылар, әдәбият сөючеләр җыйналды. Алар бирегә журнал турында фикер алышу һәм журнзл- га үзләренең әсәрләре белән актив катнашучы язучылар, шагыйрьләр белән очрашу өчеь килделәр. 157 Журналның тарихы һәм татар совет әдәбиятын үстерүдәге роле турында А. Г у м е- р о в н ы ц кереш сүзеннән сон, укучылар журналда басылган әсәрләр турында, гомумән журналга карата үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Фикер алышуга катнашучылардан X ә- м и д у л л и н а журналны яратып укуын әйтте, хәзерге яшьләр тормышына багышланган хикәяләрне, повестьларны, драма әсәрләрен журнал битләрендә күбрәк басылуын теләде. Казан дәүләт университеты студенты Баһаветдинов хәзерге татар азучыларының әсәрләрендәге темаларны киңәйтергә кирәклеккә тукталды. «Фән, техника эшчеләре, галимнәр тормышын киң колачлы итеп сурәтләгән әсәрләр аз языла», — диде ул. Пенсионер Измайлова фикеренчә, соңгы елларда журналда басылган әсәрләрнең идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеш ягыннан сыйфатлары шактый ук югары тора. Тугандаш халыклар һәм чит ил халыклары әдәбиятларыннан даими бирелеп бара торган үрнәкләрне укучылар яратып укыйлар. «Публицистика» һәм «Әдәби тәнкыйть» бүлекләрендә дә тирән эчтәлекле мәкаләләр басыла. Аннары И з м а й л о- в а, аерым әсәрләргә тукталып, Г. Әпсәлә- мовныц «Мәңгелек кеше», Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романнарын, И. Газиның «Тел ярасы» хикәясен, Р. Төхфәтуллннның «Йолдызым» повестен аеруча яратып укуын әйтте. Фикер алышуга катнашкан Ш ә й х е т- д и н о в а, Сафина, X ө с ә е н о в а һ. б. лар журналда басылган әсәрләрнең уңай һәм кимчелекле якларына тукталдылар, журналның эшен яхшырту, эчтәлеген баету буенча киңәшләрен, теләкләрен белдерделәр. Соңыннан М. Г а й н у л л и н, әдәби тәнкыйтебез алдында торган бурычлар турында сөйләде, М. Садрн, Г. Шамуков, Г. Ахунов һәм С. Шакир үзләренең әсәрләрен укыдылар БӨЕК ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ МәгЪлүм булганча, 1905—1907 елларда ТатаР халык шагыйре Габдулла Тукай Уральск шәһәре типографиясендә наборщик булып эшләгән. Күптән түгел шул типогра- Фиянең юбилее булды — шәһәр хезмәт ияЛәРе типографиянең йөз еллыгын билгеләп Үгтеләр. Шул уңай белән, матбугат чыгаруда күрсәткән хезмәтләрен искә алып, Ка- загыстан ССР Верховный Советы Президиумы типографияне, аның бер төркем эшчеләрен Почет Грамоталары белән бүләкләде һәм Казагыстан ССР Министрлар Советының махсус карары белән типографиягә Габдулла Тукай исеме бирелде. ДАҺИЛАР МУЗЕЕ В. И. Ленин исән чакта ук инде, аның күрсәтмәсе буенча, халыкара пролетариатның бөек остазларына кагылышлы документларның төп нөсхәләрен һәм күчермәләрен жыю эше башланган иде. Хәзер КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм- ленинизм институтының Үзәк партия архивында К. Маркс һәм Ф. Энгельс документларының 6 меңнән артык төп нөсхәсе бар. Бу елның 7 м а е и д а, В. И. Ленин күрсәтмәләрен искә алып, КПСС Үзәк Комитеты карары белән Мәскәүдә, Кремльгә якын гына урнашкан Маркс һәм Энгельс исемендәге урамда, кешелек дөньясының иң зур даһилары Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс музее ачылды. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Украина ССРның Гайсин шәһәре Культура сараенда 16 майда Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә ВЛКСМның Гайсин райкомы секретаре Г. Шендрик шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында доклад ясады. Соңыннан шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе укучылары көче белән концерт бирелде, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» исемле җыентыгыннан шигырьләр укылды. 13 июньдә Татарстан язучыларынын Тукай исемендәге клубында РСФСР өлкәләреннән, республикаларыннан килгән башлангыч мәктәп укытучылары язучылар һәм шагыйрьләр белән очраштылар. Н. Исәнбәт, Г. Ә п с ә л ә м о в. Г. Шамуков, М. С а д р и, Г. Гобәй. 3. И у р и, А. Г у м е р о в, Ә. Б и к ч ә н т ә- е в а, Г. Афзал аларга татар әдәбиятының бүгенге торышы, әдәбият пропагандалауда укытучыларның роле, укучыларда әдәби зәвык тәрбияләү турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. 158 12 июньнән 15 нә кадәр Р. II шм о рат, Рәисә Ишморатова һәм Ш. Г а л и- ев Актаныш районында булдылар, район үзәгендәге Культура йортында, Уразай авылында укучылар, әдәбият сөючеләр белән очраштылар, үзләренең иҗат планнары белән уртаклаштылар, яна әсәрләрен укып, алар турында фикер алыштылар, район үзәгенә курсларга килгән башлангыч мәктәп укытучылары белән татар әдәбиятының бүгенге торышы турында әңгәмәләр үткәрделәр. ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Язучыларның Тукай исемендәге клубында 18 июньдә «Социалистик Татарстан» газетасында ярты ел чамасы дәвам иткән проза жанры турында дискуссияне йомгаклау җыелышы булды. Җыелышка язучылар һәм журналистлар гына түгел, эшчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, колхозчылар, укытучылар, студентлар, хезмәткәрләр, пенсионерлар да катнашты. «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Ә. Б а я- н о в бу дискуссиянең максаты турында кыскача кереш сүз сөйләде. Балалар язучысы Л. Ихсанова балалар өчен языла торган әсәрләргә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты. «Соңгы елларда балалар өчен язылган күп кенә проза әсәрләрендә, — диде ул, — укучыларга чынчыилап үрнәк булырлык, калку образлар юк диярлек». «Прозаның үсеше заман героеның характеры, социалистик чынбарлыкның чагылышы, сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе белән билгеләнә» — дип башлап китте үзенең чыгышын Казан педагогия институты доценты А. Сайганов. Аннары ул Ә. Еникинең «йөрәк сере» повестенда, М. Әмирнең «Саф күңел» романында, И. Гази, Г. Әпсәләмов әсәрләрендә яшьләр проблемасының чишелеше турында кайбер фикерләрен әйтте. Агроном Н. Ә б д е р ш и н «Социалистик Татарстан» газетасында проза турында басылып чыккан кайбер мәкаләләрдә конкрет әсәрләргә карата анализ булмауны тәнкыйтьләде. «Бу дискуссиягә,—диде ул,— бүтән газета-журналлар да кушылган булса, дискуссиянең әһәмияте, файдасы тагы да зуррак булыр иде». Г. Л о т ф и проза • әсәрләренә карата тәнкыйть һәм тел мәсьәләләре турында сөйләде, бу өлкәдәге кимчелекле якларга тукталды. М. Шәй и и проза жанрының, үсешендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтте, бүген көн тәртибендә торган әһәмиятле проблемаларны тирәл- тен яктырткан киң колачлы полотноларның аз булуын әйтте, тәнкыйтьчеләрне бүгенге әдәбият белән күбрәк шөгыльләнергә чакырды. Арча районыннан килгән укытучы Г а- л и м җ а н о в а балалар өчен истә калырлык әсәрләрнең аз булуын, әдәбиятта авыл яшьләре тормышы калку сурәтләнмәвен тәнкыйтьләде. «Күп кенә әсәрләрдә, — диде ул, — авылдан шәһәргә килгән егет яки кыз югары уку йортына кера алмый. Ә чынбарлыкта бу гел алай түгел бит. Авыл мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр илебезнең барлык югары уку йортларында да укыйлар, менә дигән белгечләр булып чыгалар». X. Туфан бу дискуссияне әдәбиятыбыз тарихында әһәмиятле вакыйга, днп бәяләде һәм проза жанрында соңгы елларда ире- шелгән уңышлар турында сөйләде. Г. К а ш- ш а ф дискуссияне тиешле югарылыкта узмавын тәнкыйтьләде. «Төп проблемалар: кеше тәрбияләү, кешедә коммунистик характер формалашуның проза әсәрләрендә чагылышы мәсьәләсе турында дискуссиядә әйтелмәде. Бүгенге көн кешесе башлыча профессиональ үзенчәлеге буенча гына сурәтләнә, аның интеллектуаль тормышы, дөньа хәлләренә мөнәсәбәтләре тиешенчә чагылмый. Шулай ук әсәрләрнең компознцноя үзенчәлеген баету, сәнгать чараларын куллану мәсьәләләре турында җитди сөйләшү булмады», — диде ул. Б. Гыйззәт безнең әдәбиятта комму нистик җәмгыять төзүче бүгенге алдынгы кеше образының тулы сурәтләнмәвен күрсәтеп үтте, кайбер язучыларның вак, бүгенге көй кешесенә хас булмаган сыйфатлар турында язу белән мавыгуын тәнкыйтьләде. КПССның Өлкә Комитетының культура бүлеге мөдире М. Хәсәнов халкыбызның татар язучылары алдында бүгенге геронк тормышыбыз куйган зур бурычларга җавап бирерлек әсәрләр көтүенә тукталды, язучыларыбызны илебездә барган зур вакыйгаларга актив катнашырга, зәвыгы бик нык үскән укучыларның таләпләрен канәгатьләндерерлек итеп эшләргә чакырды. Татарстан язучылары Союзы идарәсе председателе М. Әмир бу фикер алышуның файдалы булуын күрсәтеп үтте һәм бу юнәлештә эшне тагы да җанландырырга кирәклекне эГп те. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ 28—30 майда Татарстан язучылары Союзы идарәсе яшь язучыларның чираттагы семинарын үткәрде. Семинарда Ә. Ибра- һ и м о в а н ы ц «Томан тарала», С. X ә й- р у л л и н н ы ц «Яшьлек сулышы», Д. X ә- к и м о в белән X. X ә л и л о в н ы ң «Кайда син, бәхет?» исемле повестьлары, 3. М ө- хәммәтов, Р. Мулл а нур о в а хикәяләре, X. Хө сн ул л ин, Р. Харисов, Ф. С ә е т б а т т а л о в, X. Г ы й л ь м а н о в, Б. С ө л ә й м а н о в шигырьләре тикшерелде. Бу әсәрләрне тикшерүгә Г. Ә п с ә л ә- м о в, И. Газ и, Ф. X ө с н и, М. Ә м и р, С. Хэки м, Б. Г ы й з ә т, А. Ә х м ә т, Л. И х с а н о в а, Г. Мөхәммәт шин катнашты. Семинарда тикшерелгән әсәрләрнең күбесе нигездә уңай бәяләнде. Шул ук вакытта аларга әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсен үстерү буенча күп кенә киңәшләр дә әйтелде. «СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫ И ДА «Совет әдәбияты» журналы чыга башлауга 40 ел тулу уңае белән Башкортстан язучылары Союзы органы — «Агыйдел» журналы үзенең 5 нче санында котлау урнаштырган. Анда «Агыйдел» журналы редакциясе болай дип яза: «Совет әдәбияты»- ның кырык еллык гомере аның һәрвакыт партиянең тугры ярдәмчесе, сугышчан органы булып килүе, тормыш кочагында кайнавы белән күркәм. Шатлыклы юбилей көннәрендә безнең иң изге теләкләребез сезгә, кадерле дусларыбыз! Коммунизм сәнгатен иҗат итүдә яңадан-яңа уңышларга ирешегез». Тугандаш удмурт язучылары Союзы органы— «Молот» журналы «Совет әдәбия- ты»на 40 ел тулу уңае белән үзенең 5 нче санында. «Совет әдәбияты»ның тышлыгы рәсемен һәм журнал турында кыскача белешмә. биргән.