Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ЧОРНЫҢ ИКЕ ҖЫРЧЫСЫ

Егерменче елларның икенче яртысына кергәндә социалистик реализм татар поэзиясенең үзәк юлын биләп алган иде инде. Шагыйрьләр халык тормышы белән бәйләнешләрен көчәйтә һәм тирәнәйтә бардылар. Алар- ның сәнгать осталыгына таләп үсте, индивидуаль стильләре белән кызыксыну артты, һәм чыннан да поэзия мәйданында өч стиль агымы шактый ачык төсмерләнә башлады, болар М. Гафури, һ. Такташ, X. Туфан исемнәре белән бәйләнгән иде. Туфан әдәбият мәйданына, үз кордашларыннан кичегебрәк, 1925 ел башларында чыкты һәм бер-ике елда үз индивидуаль йөзен яхшы ук ачык күрсәтергә дә өлгерде. 1926 елда Татарстанның фән һәм иҗат оешмалары яшь язучыларны эшче һәм авыл районнарына җибәрде. Такташ туган якларында, Кутуй Донбасста булды. Туфан Уралга китте. Аның поэзиядә үз юлын табуында бу сәяхәте гаять әһәмиятле роль уйнады. Үсмерлек елларын ул шушында, эшчеләр арасында үткәргән, революциянең бөек вакыйгаларын да шушында кичергән. Бирегә кайткач, аңардагы элекке истәлекләр зур көч белән яңадан кузгалдылар. Шагыйрь монда элекке дуслары белән очрашты. Ләкин аның дус- мшләре хәзер топтомал гына кешеләр түгел, алар инде яңа көннең геройлары, алар белән күрешүдә яңа кешеләр белән танышу шатлыгы да бар иде. Туфан монда үзен үз бишеге торган туган йортына кайтып кергән кебек хис итте, үз хәле турында: «Җырчы исемен сөйрәү — ләмке тарту икән, малайлар, шагыйрьлектә үткән берничә ел җыерчыклар салды маңгайга», — дип сүз башлады: Белмим, сезнсн күзегездә Әллә сөенү, әллә кызгану? Я, әйгегез әле: Кайда, дуслар, минем станок? «Өйрәт әле яңа көйләреңне, алар минем җырда яңгырар», — диде шагыйрь, һәм аның шушында, эшчеләр арасында, өйрәнгән «яңа көйләреннән» яңа әсәре «Урал эскизлары» туды. Шушы әсәр белән татар поэзиясенә егерменче еллар Урал эшчеләре тормышының чынлыгы ташып килеп керде һәм сәнгать хәзинәсенә әверелде. Шушы әсәр белән Туфан иҗаты социалистик реализм юлына чыкты. Монда иң кыйммәтлесе — Туфанның татар (поэзиясендә ана кадәр һич яктыртылмаган кешене ачуында иде. Элегрәк эшче образын киңрәк күләмдә М. Гафури тасвирлап бирде, «Эшче» поэмасын язды. Ләкин монда эшче индустриаль хезмәт шартлары өлгерткән сыйныф вәкиле итеп күрсәтелә алмады. Башка шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә эшче гомумән хезмәт иясенең шартлы, символлаштырылган образы булып килде. Туфанның ачышы исә индустриаль эшчене тормышның үзендә нинди булса, шундый итеп тасвирлауда иде. Бу вакыт кеше шәхесе үсүнең, чәчәк атуның киң юлына чыкты, һәр Е 9. ,С. ә.- № 7. 129 130 кешенең ана хас кыйммәтле сыйфатларына игътибар артты, шәхестә үз заманы, үз революцион җәмгыяте өчен горурлану тойгысы көчәйде, ул үзендә әллә нинди яңа көчләр кузгалып килүен сизде. Бу хәлләр, әдәбиятка килгәндә, барыннан да элек шагыйрьләрнең лирик геройларында гәүдәләнде, шулай булмыйча мөмкин дә түгел иде, чөнки һәр шагыйрьнең үз индивидуальлеге дә чәчәк ату юлына чыкты. Бу шартларда һәркемнең үз шигъри төсе, үзенә генә хас стиле мәсьәләсе бик әһәмиятле булып алга басты. Стиль үзгәлекләре иҗат бәхәсләре дә тудырды. Такташ белән Туфан арасында да шигъри диалог булып алды. Такташның лирик герое гуманистик ниятләренең зурлыгы белән аерылып торды. Аңар, авылның элекке, тәрбиясез бер малаена, революция тынгысыз, бөек идеяләр биргән, йөрәген канатландырган, ул әллә кайларга ашкына, үз авылы чикләрен дә тарсына иде: Авылым! Инде синең урамыңда Чикләнәлми минем теләгем. Мәңгелеккә беләм, синнән мине Алып китәр бунтарь йөрәгем, — диде ул. Туфан бу уңай белән: «Авыл, тиңсез жырчың синнән бөтенләйгә китәм ди бугай; юкка гына», — дип язды: Кырларыңда, авыл, Большевикчан хисләр үссә дә, Кем урыр соң. Бары да шулай ташлап китсәләр? Тракторлар кырда Карт тормышлы тупка тотканда, Ник китәргә?.. Киң мәйдан бар анда бунтарьга ’. Такташ моңар жавапсыз калмады8 9 . «Бөек жиңү алып килгән хисләр сыеша алмый таша күңелдә»,— диде ул: Һәрбер фронт безгә зур көрәштә Тиңсез жиңү алып китерсә, һәрбер жиңү алып килгән хисләр Үзе белән Сезне исертә... Ә җырлаучы кайда шул хисләрне? — Җырчы урыны көтә иясен. — Бөек еллар жырда үз Ленинын Тудыра алмый калды, күрәсең, — дип, Ленин ачкан бөек елларга тиң килерлек зур жырчылар булмауга үкенеч белдерде, монарда шагыйрьнең замандаш җырчыларына, 8 X. Туфан, Жырланмаганжыр- лар турында («Безнең юл» журналы, 1926 ел, октябрь, 10 сан). 9 һ. Такташ, Жырланачак ж ы р- лар турында («Безнең юл», 1926 ел, ноябрь — декабрь, 11 —12 сан). үз иҗатына тәнкыйди мөнәсәбәте гәүдәләнде. «Давылларда туып канатланган бунтарь йөрәге» тынлык сөймәгәнгә, «Тамбов урманнарын ташлап китсә дә», шигырьләрендә һаман да «дус агайларын», «Әүхәди»- ие җырлаячагын әйтте. ...бүген менә «арт урам»ның Мазут суы аккан урында Уйлыйм Җырланмаган, Киләчәктә Бер җырланыр жырлар турында. Ике шагыйрь арасындагы бу диалог татар совет поэзиясе үсешенен мөһим проблем ал арына кагылды. Ләкин барыннан да элек монда икесе дә совет позициясендә торган июе шагыйрьнең индивидуаль үзенчәлекләре тагын да ачыграк күренде. Үз замандашларының образларын лирик планда тасвирлаудан эпик планда тасвирлауга күчү осталыгы төрле шагыйрьдә, әлбәттә, төрлечә өлгерде. Такташ моның җитлеккән үрнәген башлап «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә күрсәтте. Туфанның кешеләрне эпик планда тасвирлавы «Урал эскизлары»нда ук күренеп кала. Без «Элеккеге суык аяк» исемле бүлекчәне күздә тотабыз. Монда тыгыз гына бер мәйданда Хабулның революциягә кадәрге һәм хәзерге хәле .күрсәтелгән. Тегендә ул — «суык аяк», заводтан заводка күчеп йөрүче «беткән баш», зимагор, үзе пролетар,ләкин оешмаган, бунтарь. Шагыйрь аның шушы соңгы сыйфатын кабарынкы итеп күрсәтә. Эшчеләрнең нык уйланган план нигезендә оешып эш итәр урыннарында ул: «беткән баш беткән, үлемнән дә ары китмәбез», — дип, бунтарь дуамаллыгы белән эш итә, капиталист-ху* җаның өенә ут төртә. Шул. «Суык аяк» бастовканы бозды: Бунт чыгарып, начар ясады; 13* Үзе ни булса ул, Стачкомныц башын ашады. Аннан Хабулны без төрмәдә күрәбез. Еллар, һәр таң саен ул сызык саный — «Эх, ерак ла, ерак чыгар көн»... Февраль. Анда да ул утыра әле. Аны Октябрь коткара. Ул, күрәсең, көрәшкә ташлана: «Эх, беткән баш... юк, Бетмәбез. Хабул, Җиңәрбез!» Инде Хабул үзгәргән, анарда ниндидер эчке үсеш бар. Бунтчы түгел инде ул, гражданнар сугышының солдаты: Броневиклы еллар... Юллар: Тайга, Байкал, Амур... Чик — диңгез... Дингез яры... Челем тарта-тарта: — Диңгез бу, ә, Хабул!.. — Да, җиңдек... Хабул хәзер, шагыйрь аны яңадан кайтып күргәндә, бүтән кеше инде, ул бик үскән; Җир шарын да хәзер ул үз кулында саный: «Эретербез, бакыр да күп чыгар, тимер дә», — ди, ул «өчдүрт төрле гәзит яздыра», •«тормыш яхшыруы — эшне күтәрүдә, иптәшләр», — дип, тирәсендәге- ләргә акыл бирә. Туфан монда социалистик революциянең кешене яңартуы темасын үстерә. Бу шул ук «Нәни разбойник» темасы: Такташ моны авыл малае язмышында күрсәтсә, Туфан исә Урал «суык аягы» язмышында ачып сала. Бу ике шагыйрь берберсең кабатламыйлар, бәлки берберсең баетышалар. «Урал эскизлары»нда борын төрткән сыйфат Туфан иҗатында бик тиз күтәрелеп, үсеп китте. Инде 1927 ел дәвамында шагыйрь күп санлы һәм матур лирик әсәрләр иҗат итү белән бергә, уңышлы эпик әсәрләр дә бирде. Болардан «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Рәсәй үлде», «Бибисвлар» кебек зур әсәрләр аерым игътибарга лаеклы. «Соңгы сарай янында» әсәрен дә шулар рәтенә куярга кирәк. X. Туфан иҗатының үзенчәлекләрен тәнкыйть тиз күреп алды. Шулай да аның пролетар шагыйрьме. түгелме икәнен аңлатуда гадиләштерү юлы тотылды: критерий итеп, шагыйрьнең идея позициясен аласы урында, чын пролетарийларның образларын бирәме, әллә сезонлы эшчеләрне, авыл кешеләрен тасвир итәме дигән нәрсә алынды. Моны, мәсәлән, Г. Нигъмәти шулай эшләде. Шагыйрьнең иске заманнарга хәзергене каршы куеп: Безнең уйлар башка, җырлар башка, Без — тимер һәм арыш баласы,— дигән сүзләрен тәнкыйтьче үзенчә аңлатты. Ул болай язды: Туфан «...урыны белән үз уеның башы-аягы белән «.калача» булганын дәгъва кылса да, үз тойгыларының ул кадәр үк пролетариатча булганын дәгъва итми», «аның тойгысы икегә ярылган», «тимер һәм арыш баласы» Туфан тойгысы белән авылга да, заводфабрикага да багланган», «...үзенең шәхесе белән генә түгел, шигыре, иҗат хезмәте белән дә ул әнә шулай «икеле» кеше. Ул чын «пролетар» да түгел, авылда да калмаган, шулай ук шәһәр дә аны үз итә алмый» *. Моңардан Г. Нигъ- мәтннең Туфанга үз мөнәсәбәте икелекле булып чыга: тәнкыйтьче шагыйрьнең кем шагыйре булуын, аның үз иҗаты белән нинди партия идеяләренә хезмәт итүен ачык кына итеп әйтеп бирә алмый. Хәлбуки Туфан ул вакыттагы шигырьләре белән үк ачыктан-ачык һәм аңлы рәвештә Коммунистлар партиясе идеяләренә хезмәт итә, чынбарлыкны совет позициясеннән торып тасвирлый. Ул — совет шагыйре. Бу, әлбәттә, аның кимчелекләре булмаган дигән сүз түгел әле. X. Туфанның пролетариат язучысы, ягъни совет язучысы булып җитә алмавына дәлил итеп Г. Нигъмәти аның әсәрләрендә кадровый эшчеләрнең уртага куеп тасвирланмавын ала. «Туфан шигырьләрендә пешеп җиткән эшчеләр турында искәрүләр булса да, бу типлар үтешли- китешли генә алына, аларга озак та, кыска вакытка да тукталмый», — ди тәнкыйтьче. Монда ул шагыйрь» нең сыйнфый, идея позициясе беләк 1 «Без н ең юл» журналы, 1928 е& сентябрь, 9 сан, 36 бит. 132 аның алган проблемасын, темасын бергә бутый. Бу әсәрләрендә X. Туфан, безнеңчә, Урал эшчеләренең Бөек социалистик революциягә күтәрелүләрен киң картиналарда күрсәтүне максат иткән. Ләкин моңар өстәмә проблема да үрелеп бара: бусы — капитализм чорында татар хезмәт ияләренең пролетарлашуы, Урал эшчеләренең интернациональ армиясенә килеп кушылулары, шушында үсеп, бөек революция вакыйгаларына шушында — эшчеләр сыйныфының интернациональ армиясе сафларында торып катнашулары, революциядә кешенең үсүе, капитализм ваткан, кыйшайткан асешенсң тураюы, рухи яктан яңарып тууы— Туфан әсәрләренең үзәген тәшкил иткән проблемалар әнә шул. Моны Хабул мисалында күрсәтергә мөмкин. Образның контуры «Урал эскизларымда ук сызып бирелгән иде. «Ике чор арасында» әсәрендә исемсез бер образ бар. Аның буе-сыны, язмышы, холкы шигъри истәлектән калкып чыга. Авыл малае кырда каяндыр кайтып килә торган «ят абай»ны очрата. Вакыйга 1905 елгы революциядән соңгы елларда булган кебек күз алдына килә. «Абай»ны сабый әкияттәге патшаның өч улыннан берсе — олысы дип белә. Әкият белән чынлык мотивы шигъри хикәягә үзенчәлекле драматизм рухын кертә, тасвирда психологизм сыйфатын тирәнәйтә. Саф күңелле сабыйның беркатлылыгы белән өлкән кешенең — «ала канатның» гомер фажигасы монда жан- ны тетрәтерлек контраст булып очраша. Абай, Син казакны җииә аласынмы? Юлда күрсәң, тотып суй идең. Попны да суй. «Мөнафис» ди: Безнең өйдә икон юк инде. Бу юлларны укыгач, социаль изүне дә, милли, хәтта дини изүне дә (көчләп чукындыруны) берьюлы күтәргән халык балалары күз алдына килә. Монда яшь буын изүчеләргә карата күңелендә ачу жыеп үсә. Казакны мин — Төкермим дә — үскәч Суям, Ул абыйга пашпорт бирмәгән. Сынган чалгыбыздан Әти мина пәке ясады. Абый гына кайтсын. Без булысиыц йортын басабыз. Сабый кайдадыр «жир астыннан алтын чыгара» торган абыйсының кайтуын әнә шундый хыяллар белән көтә, «минем абый — батыр». — ди ул «ят абайга» һәм тагып төпченергә керешә: «Абай, нигә алай чалыш атлыйсың? Уң янбызың нишләп янтыккай?.. Син патшаның олы улы булгач, нигә инде тимер түгел синең күлмәгең?» Абай, Уц җилкәң ник алай? Әллә аны дию тешләде? Тукта, Минем үз абыем ич син! Абау, абый, абау нишләдең?! Әкият һәм чынлык каршылыгы көтмәгәндә әнә шулай чишелә. «Башлана башлады» әсәре соңгырак чорны — 1917 елның февраль көннәрен иңләп ала. Монда да шагыйрь хикәяләүгә лирик агыл кертеп җибәргән: шигъри сөйләмне ул үзе алып бармый, вакыйгаларда катнашучы үсмер егеткә тапшыра. Бу әле «социлиз»дән тик «марси- лиз» белгән бер малай. Әллә нишләтте бу эрбәлютсе: Дус түгелләр якын булып китте, Кай дуслардан, никтер, бизендем. Аның мастер улы белән дә арасы суынган, Лизочка белән дә мөнәсәбәте киселгән хәзер, сәбәп: «Данил абый яклы кеше мин», — ди хикәяче. Ә слесарь Данил исә эшчереволюционер, большевик. Әсәрдә ил Февральдәй Октябрьга атлаган чактагы вакыйгалар һәм Октябрь кораллы күтәрелешенең Урал заводларыннан берсендә ничек башлануы күрсәтелгән. Зур заводның Көньяк буендагы Ике катлы озын баракта Җыйнаулашып тора Ала канатлар да суыгаяклар. Минап, Ибай кебекләр шушында яши, «ристан Хабул» да шушында. 133 Туфан бу типларны бер-ике каләм сызу белән майландырып бирә, аларны ул үтәли күрә. «Минап абый — җөптәй, пи өчен дисәң, мыегы бик юан», «әгәр бер сүз әйтим дидеме, тота да ул мыегын сыпыра, мыегын сыпырдымы — хәерлеге түгел, исән чакта инде сызып кал». Ул соңгы «мужик» тибы, соңгы мамонт кебек кызык. Бөек вакыйгалар барышында да аның «бар белгәне — бояр, жир турында гына сукалау». Митингта да мастер Иван белән слесарь Данил арасында барган политик көрәшкә читсенебрәк карый, төшенеп бетми. «Әллә кайсы рас сөйли, — аңлап булмый бер дә, энекәш», — ди ул. Авылда да ул, күрәссн, «отпавший», бунтчы, сөргенен дә күргән. Аның җыры да шул турыда сөйли: «Әй, Капкаларга барсам, капка бикле... Богау киеп гомер үтә лә... Кай тәңремә, әни, келәү итим: Берсе Исус, берсе Мөхәммәт...» Ике чор арасын үтү кешегә җиңел түгел, аның күңелендә ике чор да берьюлы урын сорый, ләкин алар- иың икесен берьюлы бер күңелгә сыйдырып булмый, алар бер-берсе- иә урын бирмичә, талашып, кешене эчтән азаплыйлар. Минапта да шул хәл. Шагыйрь аның газабын аңлый, ләкин бер кеше күңелендәге бу көрәшне икенче берәүнең, читтән килеп, җиңел генә аерып җибәрә алмавын да белә: бу — ике кеше көрәше түгел, аерым алынган ялгыз бер кешенең үз эчендәге көрәше, рухи көрәш. Шагыйрьнең Минап кебек кешеләргә тирән теләктәшлеге, аларны яратуы әсәрдә матур бер агым булып сузылып бара. Бу шулай табигый да: минашлар берән- сәрән генә түгел, алар миллионнар, алар социаль һәм тагын башка әллә ничә төрле изүләрне күтәргән гади кешеләр. Алар бу минутта революциянең асылына тиешенчә төшенеп җитмәсәләр дә, ләкин социаль инстинктлары белән аңар тартылалар. Бу хәл кыска гына бер эпизодта да кабарынкы булып күренеп кала. Эшчеләргә акыл биреп йөрергә Пермьнән алтын тешле бер оратор килә. Милләтче. «Автоном да ватан» сүзләрен сиптерә. Ә халык — мут: Гаеттәге төсле, Тыцламышка салынып утырды. «Яшәсен»гә житкәч, халык хәтта бер авыздан «Ура» кычкыра. Әнә шунда инде без «ристан Хабул» белән очрашабыз. Аның Февральгә кадәрге хәлен без «Урал эскизлары»ннан беләбез: ул, мөгаен, авылдан чыккан бунтарьларның берсе, «бастовкада бунт ясый», аннан — төрмә. Февраль булгач кына яңадан заводка кайта: Хабул абый җиңел халык иде. Хәзер инде әнә бөтенләй Танырлык та түгел: Алмашынып кайтты Себердән. Шушы уңай белән Туфан революциянең кешеләрне үзгәртүе философиясен бирә: Ана сөте белән кермәгәнне тормыш j үзе кертә күңелгә, Ана сөте белән кергәнне дә Үзгәртәләр безнең гомерләр. Хабул да хәзер бунтарь түгел, ре; волюционер. Аның политик зиһене инде ачылган. Теге милләтче «аратыл»ны ул бер-ике үткен сүз белән тәмам фаш итеп ташлый, аннан Февраль нәтиҗәләренә күчә: Урам шаулап, бүрек чөеп йөрдек, Ирек чыкты, имеш, сөендек. Ә кем хөкем йөртә? Байлар! Тот менә мә сиңа ирекне. Кәнсәләрдә кемнәр? Шулар: Җыеп жулик, жыен ак пәпп. Шулмы эрвәлүтсе? Тфү’ Җыен-жыен кәгазь яка — комитет... «Эшме бу?.. Җыен буржуй устау йөретә», — ди ул. — Кем кулына төштек? — Керенскийга!» «Без сугышмый — плен, егетләр! Германмени дошман? Безнең дошман Рәсәй эчендә!» Хабул сүзләре эшчеләрне уятып җибәрә, теге «аратыл» да, шүрләп, 134 тәрәзә тирәсенә елыша, Ибай: «Өзәм!» — дип, аның өстенә ташланырга омтылып карый, тик Хабул гына тыеп кала: «Чүгез, тыңлыйк әле, әйдә, сөйләсен», — ди ул. Эшчеләр Хабул ягында. Шул арада — тревога; завод, тарихның зур юлына чыгар крейсер күк, төнге яктыда утларын балкыта, эшчеләр шунда агылалар. Восстание. Аңар большевик Данил җитәкчелек итә: Вагонетка чаба, Әллә каян Өем-өем мылтык китерә. Паровоз өстеннән Данил тавышы яңгырый: Учредилка... буяу... Кем ирек ди... әйдә, ...кораллан. Большевиклар белән... бер яктан... Диктатура — власть алырга! Бөек көннәрнең драматизмы әсәрдә дөрес ачылган, шул ук вакытта бу драматизмнан тантаналы һәм героик көч ташып тора, тарих язмышын коммунизм ягына боручы гади кешеләр күз алга олы җанлы баһадирлар булып килеп басалар. Бу әсәрләрендә Туфан социалистик реализм иҗат методын үзләштерү юлында җитди казанышларга иреште, тарихи чынлыкның алга таба катлаулы каршылыклар аша хәрәкәт итүен ачып салуда эчкәрәк керде, вакыйгалар картинасын, аларда катнашучы аерым кешенең эчке хәле, кичерешләре, уй һәм өметләре, рухи кыенлыклары һәм аларның бер-бер артлы чишелүләре белән бәйләп, объектив белән субъективның берлегендә рәсемләп бирде.’ Туфанның һәм гомумән татар совет поэзиясенең яңа, матур казанышы иде бу. Шагыйрь бу әсәрләрендә бөек тарихи вакыйгаларга гади кешенең социаль һәм рухи язмышы аша күз ташлады. Уртага гади кешенең эчке дөнья хәрәкәтен куеп, бу хәрәкәтне поэтик нур белән яктыртып җибәрде. Социалистик революция һәм кеше проблемасы аның иҗатында үзәк урынны биләп алды. II Бу вакыттагы Туфанның шигырьдәге индивидуаль йөзен ачыграк күрер өчен, аны шул чордагы башка шагыйрьләр белән чагыштырып карарга .кирәк. Такташ белән чагыштыру кызыклы чыга. Мәгълүм ки, егерменче елларның икенче яртысында татар поэзиясендә фольклоризм гаять көчәеп китте. Революциядән соң җәелгән символлаштырып язу, шигырьне гел антитезага гына кору бик тиз кимеде, кешенең эчке үсешен, үз эчке каршылыкларын үзе җиңүен тасвирлау ихтыяҗы көчәйде, бу исә сурәтләү чараларының бай булуын сорады. Шагыйрьләр классик әдәбият мирасына, халык иҗаты тәҗрибәсенә күбрәк игътибар бирергә мәҗбүр булдылар. Моңардан, әлбәттә, Такташ һәм Туфан да читтә кала алмады. Алар икесе дә иҗатта көйләм шигыреннән ваз кичкән, тулысы белән сөйләм шигырен алга сөрүчеләрдән иде. Алар үз шигырьләрендә икесе дә халыкның унтугызлы үлчәмен алды, әмма шигырьнең интонациясенә килгәндә, халык поэзиясенең икесе ике традициясен үзләштерде. Такташ үз сөйләм шигырен халык лирик җыры традицияләренә күбрәк бәйләсә, Туфан халык мәкаль һәм әйтемнәре традициясен күбрәк үз итте. Шушыннан Такташның шигъри сөйләм интонациясен татар халык лирик җырына хас үзенчәлекле моң төсмере бизәп бара торган булды. Туфан исә мондый моң төсмерен кабул итми, бу аның эстетик максатына туры килми иде. Туфан — сурәттә кискен һәм, әйтергә кирәк, индустриаль контрастлар шагыйре булды. Шуңар да аның шигъри сөйләме рухына мәкаль һәм әйтемнәрнең антитеза принцибы күбрәк хуш килде, ул үзенең хис җылысын шушы антитеза аша уздырып бирде. Үз интонациясенә әлеге моң килеп кермәсен һәм мәкаль сөйләме традициясенә иркенрәк булсын өчен, ул үз строфасын да Такташтан үзгәрәк итеп төзә торган булды. Алар икесе дә, нигез итеп, унтугыз -иҗекле борынгы халык җыры строфасын алдылар. Ләкин строфа белән эш итүдә бер-берсен- нән күзгә күренерлек аерыла иделәр. Моны мисал белән аңлатуы яхшырак. 135 Мәхәббәт тә нәфис матур чәчәк, Ләкин үзе гаҗәп гомерсез. Кайчак ЗА1 С белән соңы бетә, Ә кайчакта... яхшук күңелсез. Мондагы җиде юлны дүрт юлга җыеп' язарга да мөмкин. Ул чагында һәр ритмик буын, халык җырындагы кебек, үз урынына утырыр һәм гадәттәге дүрт юллык строфа килеп чыгар иде. Ә ни өчен соц Такташ ритмик буыннарны аерым юлларга бүлгәләп язган? Бусы аның сөйләмгә тапкыр килерлек интонация эзләвенә бәйләнгән: ул аерым буыннар арасындагы аерым паузаларны көчәйтә һәм шуның белән шигъри сөйләмгә җанлы сөйләм интонациясенә хас аһәң кертә. Дөрес, аның төрле юлларга бүлгәләп язган ритмик буыннарын дүрт юллык строфага җыеп алырга уйласаң, буын саны җитми калган яки, киресенчә, артып киткән очракларда бар. Ләкин, кагыйдә буларак, мондый хәлләр аңарда күп түгел. Туфанга килгәндә, без үзгәрәк күренешкә очрыйбыз. Аңардан бер строфа алыйк: Бастовкада зарары: карарын Аерым юлларга бүлгәләп язылган ритмик буыннарны без биредә дүрт юллык строфага җыеп күрсәттек. Ләкин строфаның тулылыгы өчен, күренә җи, өч буын җитмәде. Кайчакларда, киресенчә, буыннар артып та кала. Дөрес, Туфанда буыннары төгәл генә килгән строфалар да юк түгел. Халык лирик җырыннан килә торган моң белән җанлы сөйләм интонациясе билгеле шартларда бер- берсенә комачауларга мөмкин. Тормышның кырыс күренешләрен тасвирлаганда, күрәсең, бу бигрәк тә шулай. Туфан да егерменче еллардагы иҗатында, җанлы сөйләм интонациясен көчәйтү хакына, лирик җырдан килә торган моцкы җиңәргә, аны шигырьдән өзеп калдырырга тырыша. Бу бигрәк тә аның катлаулы вакыйгаларны эпик планда тасвирлаган әсәрләрендә ачыграк күренә. Мәсәлән, «Башлана башлады» да Хабул чыгышлары (күп нокта—төшереп калдырылган буыннар, ассызыклы — арттырыл- ган буыннар): Аратыл да, — диде, — аратыл, «Яшәсен» дә һаман «яшәсен»... Чурту матер, . . • Ә үзебез кайчан яшәрбез? Жыйлабыз да «Ура!» • • • Җыйлабыз да «Яшә!» е яшә ДӘ яшә, Ә заводка кем баш? Граф! Эрбәлүтсе шулмы, иптәшләр?! Авылдан чыгып, тормышның катлаулы юлын үткән элекке бунтарь, хәзерге — эшче-революционер Хабулның чыгышын башкача язып булмас та иде кебек. Монда аның кырлы-мырлы х о л к ы, ч а т л ы - б о т л ы характеры уртасыннан революцион хакыйкате ярсып ага, тынгысыз йөрәгенең революцион хисе таша, ашкына, ләкин шул ук вакытта ул аны масса белән уртаклыкта тотарга тырыша, йөрәгенең тынгысыз революцион ярсуы һәм шул ук вакытта үз ярсуын үзе тыеп, тезгенләп, билгеле бер эчке тәртипкә буйсындырып тота белүе — шушы ике каршылыкның берлеге — Хабулның ихтыяр көчен, аның индивидуаль характерын тәшкил итә. Аның матурлыгы да шушында. Әгәр дә бу образны тасвирлауга моң килеп керсә, эшне чыннан да бозар иде. Туфанның җырдан килгән моңны җиңеп, җанлы сөйләм интонациясенең үз аваз төсмерләрен үстереп, көчәйтеп * бирүе монда да ачык күренә. Без бу урында мәкальләр һәм әйтемнәр традициясен тагын искә төшермичә үтә алмыйбыз. Аларда. мәкаль һәм әйтемнәрдә, сурәтле фикерләү күпчелек очракларда янәшәлек, параллелизм юлы белән бара. Янәшәлекнең дә уңай торыштагысы бар, шулай ук кире торыштагысы бар. Мәсәлән: Суына күрә — балыгы. Авылына күрә — халыгы ’. ■Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре, төзүчесе X. Ярми. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 128 бит. Файдадан күп Артык бунтарь Тыңламады булды иде, . союз 136 Монда фикер yuan янәшәлеккә корылган. Ә менә икенче .мәкаль: Батыр, илем диеп, ут кичкәндә, Куркак, билем диеп, мичкә керер *. Монда фикер кире янәшәлек белән әйтелгән. Мәкальләргә бик хас булган антитезаның бер күренеше бу. Туфан я мәкальләрнең туп-туры үзләрен алып яңарта (мәсәлән. «Башлана башлады» да «Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс» дигән мәкальне яңартып эшләве кебек), яисә мәкаль яки әйтем өлгесендә үзеннән афоризмнар ясый (мәсәлән, «Кул күрешә, күңел күрешми», «Уй да озын, юл да озын — гомер кыскарак» кебек). Мәкальдәгечә антитезага корылган мондый афоризмнар аның шигъри сөйләменә, стиленә үзенчәлекле төсмер кертәләр Такташ белән Туфанның үзенчәлекләре сынландыру чарасын куллануда бик ачык күренә. Такташ табигать күренешләрен, сынландырып, кеше белән мөнәсәбәткә керткәндә, иң күп очракларда моңар юмор рухы өрә. Туфанда исә мондый очракта юмор күренми. Чагыштыру ясыйк: ТАКТАШТА Жил. хәерсез, ятып йокламаса, Жирдә алай-болай иткәли, Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең Бүрекләрен урлап киткәли. ТУФАНДА Җил килде дә ашыгып, кысып үпте, Аерылганда үпкән кыз кебек, Онытмаска булды: Төсем итеп, Алып калдь* минем кепканы. Нәтижәдә Туфанның лирик герое бу деталь аша уйчанрак бер кеше булып күз алдына баса, ул үзенең тәэссөрәтен эченә йомыбрак, ялгызы гына калып, тәмләп, кабаланмыйча кичерергә ярата. Җилнең кепканы алып калуы да шундый планда, Уралдан аерылу тойгысын дәвамлы кичерү планында сынлан- дырылган. Такташта исә шул ук ’Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре, төзүчесе X. Ярми. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 21 бит. жил бүтән ягыннан алынган: ул үз гадилегендә аша киткән тиктормас «мәхлүкъ», аңардан алынган тәэссөрәтне шагыйрь үз күңелендә озак калдырмый, шунда ук кире чагылдыра, бу тизлекнең нигезендә күңелнең көрлеге, уенчаклыгы, көләчән- леге ята. Юмор белән сугарылган җил сурәте күңелдә, әлбәттә, озак кала алмый, чөнки ул күңелне кытыклый, юмаланып, тизрәк тышка юл сорый. Такташ жплне үз гадилеге нәтиҗәсендә нәрсә килешә, нәрсә килешми икәнен асра алмас дәрә- жәдә беркатлы итеп күрсәтә: Урам буйлап җил бер исерек белән Гуляйт итеп кайтып килә иде... Ике шагыйрьнең айны сынландыруларын да шулай чагыштырып карарга мөмкин: ТАКТАШТА Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри, Жил йоклады исә төн белән; Айның хатыны да юк, улы да юк, Төн үткәрсен соң ул кем белән?.. ТУФАНДА (Такташка адреслап әйтелгән) Синең туган аең Бүген дә. Зур шәһәргә сузып күзләрен Тәрәзә саен Әллә кемне озак эзләде. Айны сынландыру беренчесендә юмор белән сугарылган булса, икенчесендә юмор рухы сизелми. Туфаннан икенче мисал да китерергә була: Миллиард вольтлы Идел турында мин Утыра идем шигырь сызгалап. Ай чыкты да Төрки таныган күк, Дәфтәремә тырышып күз сала. Гомер буе Кабер ташларының Язуларын укып йөрсә дә, Танымый ай безнең йөрәк җырын... («Көнчыгышның яца баласы»—1927 ел.) Туфан монда айны антитеза белән алган: ай безнең революцион заманга мөнәсәбәттә искелек әйбере итеп сынландырылган, ул, күбрәк, каберләр тирәсендә чуала, аны шагыйрь «безнең йөрәк жырыпа» каршы куя. Монда юмор билгесе юк. Сурәтләү чарасы буларак сынландыруны куллануда нке шагыйрь арасындагы үзгәлек моның белән 137 генә чикләнми, әлбәттә. Такташта кешенең рухи хәлен сынландыру сирәк. Рухи хәл күренешләрен сынлаидырганда шагыйрь моңар хәтле ишетелмәгән, көтелмәгән фразеологик конструкцияләр кулланудан сакланырга тырыша. Аңарда табигать күренешләрен сынл аңдыруның аерата хас булганнарын атап китәргә мөмкин: «Чаналарга салып еллар мине бик еракка алып киттеләр», «Давыл кырга кар ташый», «Март аеның нечкә билле жиле’сузылып ятып жиргә кар ашый». Бу төр сын- ландырулар «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә аеруча яратып кулланылган. Табигать күренешләреннән башка хәлләрне сынландыруга, гадәттә, бу елларда Такташ саклык белән мөрәҗәгать итә, сынлаидыргаида да — халык лирик жыры һәм халык жанлы сөйләм фразеологиясеннән аерылып китмәскә тырыша. ААонда ул халык лирик жырында яки халыкның жанлы сөйләмендә инде эшләнеп һәм үзләшеп җиткән чараларга таяна, аларга берәр яңа бизәк өстәү, яңа рух өрү жаен карый. Шул ук вакытта Такташ кешедәге реаль физиологик яки психик процесслардан да аерылмаска тырыша, тормышның үз хәрәкәте белән сәнгать сурәте арасында эчке берлекне саклауда нык тора. «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә шулай. Инде... Тәүбә итг см ул эшләрдән, Азгын күцел күпкә басылды. Ирке чикләнмәгән йөрәгемә Башлык итеп куйдым гакылны, Гакыл башлык булган көннән алып, Көн-төи елый мескен йөрәгем... «Күңел басылу» — жанлы телдә күптән эшләнгән сынландыру, фразеология. Такташ аңар «азгын» эпитетын гына өсти, хәер, бусын да ул шул ук халыкның үзеннән ала. Нәтиҗәдә фразеология яңара. Үз йөрәгеңә үзең баш була белү белән дә шулай. Монда Такташ халык өлгерткән сынл аңдыруны «көи-төн ельгй мескен йөрәгем» дигән яңа деталь белән баета гына. Кай очракта Такташ халык лирик җырының бу өлкәдәге казанышларын икенче якка борып ала һәм шуның белән яңалык тудыра. Мәсәлән: Сандугачлы таңнар, Зур урманнар Аның гыйшкын бизи алмады, Язгы зәңгәр күкнең йолдызлары Матурланып күктә янмады... Аның гыйшкы көзен чәчәк атты Эштә, Собраннедә, Урамда, Күңел язы шаулап үтте аның Тәңкә карлар яуган буранда... Халык жыры мәхәббәт вакытын, гадәттә, яз белән бәйли. Такташ исә моны икенче якка борылган функциядә ала: мәхәббәт — күңел язы, аны табигатьнең кышкы күренеше белән контраст китерү оригиналь чыга, карларга «тәңкә» эпитетын бирү картинаны бөтенләй көтелмәгәнчә балкытып жибәрә. Такташка чагыштырып алганда Туфанның сынландырудагы үзенчәлекләре тагы да яхшырак ачыла. Такташ әсәрләрендә гомумән төбендә Урта Россия табигате чагыла, Туфанда исә без беркадәр Идел буен, аннан да бигрәк Урал, Себер, тайга табигатен күрәбез. Шушы як пейзажын ул сынландыра, шушы як табигате күренешләреннән чагыштырулар, метафоралар ясый. «Кыңгыр яткан Урал челем тарта, челем сабы — озын таш торба», — ди ул. Бу сынландыру Урал сурәтен күз иңләп алырлык жыйнак хәлгә китерә, шуның белән бергә Уралны ял итәргә яткан әкият баһадирына охшата. Туфанда сынландыру табигатькә генә карамый, бу чараны шагыйрь кешене чолгап алган барлык нәрсәләргә карата да куллана. Бигрәк тә индустриаль хезмәт белән бәйләнгән әйберләрне сынландыру аңарда күп очрый. Малай чагым сеңгән Таза, батыр цехның Ишегеннән килеп керүгә Тирән дуслык белән елмайдылар Ялтыраган эшчән тимерләр. Шорник иптәш, Чү, рәнжемә, безне кичер син: Таныш каеш Иске дусы белән Күрешер өчен сикереп төште ич. Сыйландылар арык машиналар, Елмайдылар берсе-берсенә, — Туйганчы бер күмер ашадылар, Туйганчы бер нефте эчтеләр. 138 Сурәтләү чаралары, төрләргә бүленсәләр дә, мәгълүм ки, ясалу ягыннан бер-берләренә бәйләнгәннәр. Кичке кояш әнә КӨЛӘЧ КЫЗЫЛ, Төнге мартен төсле кызарган. Карт торбалар, учак алдындагы Кочегар күк, кызынып торалар. «Кичке кояш — төнге мартен», «Карт торбалар кызынып тора» — боларда чагыштырулык та, сынландырулык һәм метафоралык та бергә җыелган. Минем бер тәрәзә Мартеннарга таба караган. Әнә мартенчылар Зур кояшны Мичкә ябалар. Эрегән металл массасы монда, «зур кояш» дип, метафоралаштырып алынган. Төрле сурәтләү чаралары сыйфатларының үзара керешүе түбәндәге строфада да шулай ук ярылып ята: Әнә, Кара сыер кебек кара төнне Кемдер суйды: Ялкынлы кан китте бугаздан... Домналар ул: Вулкан уянган күк, йолдызларга пожар сузалар. Монда чагыштыру, метафора, сынландыру сыйфатлары бер-берсеннән аерып алынмаслык керештерелгән. тасвир .куертылган. «Бу образлар бирелгән юлларны кабатлап уку белән аларның тәменә керә һәм шигъриятенә төшенә барасың. Башта аңлашылмаган кебек күренгән чагыштырулар бара-бара матур күренешләр ача...» — ди Г. Нигъмәти бу юллар турында *. Такташ шигыренә шунда ук төшенелә. Төрле сурәтләү чараларын үзара керештсрү- не ул кулланса да, мопар сирәк мөрәҗәгать итә һәм күп дигәндә ике чараны үзара керештерә («тәңкә карлар» — «тәңкә төсле карлар» дигәндә «тәңкә» сүзе монда эпитет, ләкин метафоралаштырылган эпитет). Туфан исә, бердән, мондый ке- рештерүне тоташ диярлек куллана, икенчедән, сүзнең беренче мәгънә- ’X. Туфан шигырьләре, Казан, Татгосиздат, 1930 ел, 1 кисәк, 4 бит. сен икенчегә күчерү генә түгел, икенчедән өченчегә дә күчерә ала. Мисал китерик («Урал эскизла- ры»пнан): Төтен. Тыгыз, сары төтен. Корымлы кол яуды төтеннән. Кичен Кызыл чәчәк атты Кабельләрдән Аксыл бөреләр. Г. Нигъмәти монда «төнлә завод морҗаларыннан чыккан тыгыз сары төтен арасында ялтыраган электр фонарьлары кызыл чәчәк төсле күренүе, төнге домна мичләреннән бөркелгән кызыл утлар» тасвир ителә дип аңлата. Башка берәү моны башкачарак та аңлата алыр иде. Чыннан да монда, күрәсең, кабель язгы агач ботагына яки үсемлек сабагына, ә аңардагы лампочкалар тулышкан һәм, ниһаять, кызыл чәчәге ачылып киткән бөреләргә охшатылырга да мөмкин. Сүзнең мәгънәсе монда өченче дәрәҗәгә күчерелә, кабельдән — аксыл бөреле чыбыкка, бөредән — кызыл чәчәккә. Сурәт катлаулы булып әверелә, тойгы аның башта бер катламын, аннары икенче катламын һәм өченчесен «абул итәргә, катлаулы ассоциация ясарга мәҗбүр була. Шуңар күрә дә Туфан шигырьләрен тулысынча кабул итү өчен аларны кабат укырга кирәк. Ләкин шунысы да әйтелергә тиеш: бу шулай торып калмый, Туфан да үз тасвирында бик сизелерлек төстә гадиләшә бара. Моны «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Соңгы сарай янында» әсәрләре раслыйлар. Туфан өчен, сынландыру өстенә, Такташтан аермалы буларак, күзгә күренмәс нәрсәләрне, рухи хәлләрне, тәнсез күренешләрне предметлаштыру хас. Чуен — каты, Ләкин Җил кителми, чуен кителә. Машиналар винте йомшаса да, Безнең уйлар винте йомшамый. Безнең кадерле көн. билгеле, Күмелгәндә инде, егетләр, 139 Ә тормышта: Сүгү — милләп булса, Баштан сыйпау — миллиметрлап. Ары үттец — миңа күз сирпедең, Бире үттец — күзен төшердең. Күз нурыңа тәнем рәхәтләнде, Юган белье кигән шикелле. Уйлар! Китегез, кит, Тизрәк китегез! Калыпларга аккан чуен кебек, Тыгызлыйсыз нигә күңелне? Безнең уйның Һәр граммы авыр килодан. «Лампаларга килгән ток шикелле, Кушылыр әле безнең күңелләр. Ара-тирә Туфанда бу алымны уңышсыз кулланулар да очраштыра. Мәсәлән, Әллә минем шатлык авыргамы Әкерендегез инде, вагоннар,— ди ул. Биредә шагыйрь, күрәсең, шатлыгының тонна-тонна мул булуын әйтергә теләсә дә, киресенчә, шатлык күңелгә авыр, әрнүле нәрсә дигән кебек килеп чыккан. Кай очракларда Туфан кешенең характер үзенчәлеген, рухи хәлен теге яки бу жест аша ачып ташлый. «Башлана башлады» әсәрендә Минапның мыегын сыпыруы — әнә шундый жестлардан. «Соңгы сарай янында» әсәрендә чекистның Екатеринбург (хәзерге Свердловск) шәһәрендә Николай патшаны ябып тоткан йортны күргәч, эчке дөньясы кинәт бер кузгалып ала: Иптәшемнең күзе уйчанланды: Уйлый, ахры, чекист чакларын, Кулы аның. Иске гадәт бзлән, Наган урынын ашыгып капшады. Бу бик оста алынган жест, бу безгә чекистның революцион инстинктын гаять ачык яктыртып җи- бәрә һәм уебызны яшен тизлеге белән шәхеснең тарихына алып кереп китә. Яки менә гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаган юллардан икенче мисал: Кин дөньяга сыймас зур гомерләр Сыендылар маузер артына. Көрәшнең драматизмы, үлем яки яшәү кискенлеге психологиясе — шушындый зур хәл — маузер артындагы кечкенә бер ноктага җыеп бирелгән, драматизм белән тулы ■психологик хәлнең төгәл сыны, сурәте табылган. Туфан рухи хәлләрне, күзгә күренмәс яки тәнсез нәрсәләрне предметлаштыра, материаль рәвешкә кертә икән, моның сәбәбен ничек аңлатырга? Татар совет поэзиясе үсешенең билгеле бер баскычында мондый хәлнең килеп чыгуы нәрсә белән бәйләнә? Бу, безнеңчә, анда, сурәтле фикерләүдә социалистик революция китереп чыгарган хәрәкәт белән бәйләнгән. Әдипләрнең дөньяга фәнни карашны үзләштерүләре материализм белән идеализмны революция белән контрреволюция кискенлегендә каршы кую аша барды. Идеализмга бәйләнгән дип табылган нәрсәләр ярсулы сугышчанлык белән алып ыргытыла бардылар. Моның бер мисалын без, әйтик, 1922—23 елларда татар поэзиясен мифологик, дини образлардан, искергән сурәтләү чараларыннан тизлек белән арындыруда күрдек. Әдәби иҗат сферасына кайчандыр «илаһият», «рухият» концепцияләре кертеп тутырган һәм традиция көче белән сакланып килгән чүп-чарлар себереп ташланды. Бу эш аерым шагыйрьләрдә һәрнәрсәне дә тик бары материальлелек хәлендә генә күрергә һәм күрсәтергә омтылу кебек үзенчәлекләрне дә тудырды. Бу эш үзе «илаһият», «рухият» концепциясенең каршысы — аңар антитеза иде. Бу һәм мондый эш юкка гына булмады. М. Гафуриның «Эш- чс»се белән X. Туфанның «Башлана башлады»сын яки бүтән берәр әсәрен чагыштырып карау гына да моны безгә җитәрлек дәрәҗәдә нигезле аңлата. Гафуриның «Эшче» поэмасы үз вакытында яшь татар поэзиясенең мөһим казанышы булды. Ләкин мондагы тасвирда мифологик, дини сурәтләр гаять актив роль уйнадылар. Поэмадагы бу хәлне Г. Нигъмәти җитәрлек дәрәҗәдә тикшереп, аңлатып бирде ’. Монда 1 Г. Н и г ъ м ә т и, М ә ж и т Г а фурии ы ң «Эшче» поэмасында эшче сурәте («Безнең юл» журналы, 1930 ел, январь, 1 сан). 140 шахтерлар «җирне казыган сукыр тычкан кебек», «кайберләре ләхет казыган кебек алдан туфрак казып утыра», «болар каршында үлем фәрештәсе канат җәеп уйнап тора», «эшче тере кое гүргә кергән кебек җир казый, монда кычкырынып килгән газраилдәй ямьсез тавыш» ишетелә. Эшче «җәһәннәмдәй тирән чокырда алтын эзли». Завод тормышын тасвирлаганда да М. Гафури шундый ук чаралар куллана: «Тышта зәмһәрирдән салкын икән, эчтә (заводта) һавиядән эссёрәк», «машиналар дию пәриеннән көчлерәк» һ. б. 10 Гафуридагы бу хәл эшчеләр сыйныфының тормышын тирәнтеп белмәү. шуңар күрә дә, тасвирда искергән әдәби традицияләр бәеннән ычкынып китә алмау аркасында килеп чыккан. Туфанның һәрбер нәрсәне материаль рәвешкә кертеп сын- ландыруы әнә шушы иске традициягә үзенчәлекле антитеза иде. Әлбәттә, мондый антитезаның хәрәкәт гомере чикле булды. Туфан Урал эшчеләре тормышын якыннан белә, аның, күңеле бу тормыштан алынган сурәтләргә бай, аларга Коммунистлар партиясе ноктасыннан анализ ясарлык идея көче дә шагыйрьдә «күренеп тора һәм, ниһаять, татар поэзиясе бу вакытта социалистик реализмны куллану тәҗрибәсе туплаган, Туфан да аңардан шактый зур осталык белән файдалана инде. Нәтиҗәдә ул поэзиядә эшчеләр сыйныфының тормышын һәм көрәшен тасвирлауны Гафуридан соң гаять зур яңа югарылыкка күтәрде, бу юлда татар поэзиясендә бөтенләй яңа сәхифә ачты. Совет әдәбияты киң халык массалары күңеленә үз булырлык гадилеккә омтылды. Татар поэзиясендә дә шулай иде. Туфан да үзенең сурәтле фикерләвендә, шигъри формасында гадиләнә барды. Шигырьләренең халык иҗаты белән бәйләнгән ягында ул мәкаль Һәм әйтемнәр, тоташ антитезалар традицияләре арасына, кайсыдыр урыннан башлап, лирик җырлардан килә торган чишмәчекне дә 10 Г. Н и г ъ м ә т и, Мәҗит Гафури- и ы ң «Эшче» поэмасында эшче сурәте («Безнең юл» журналы, 1930 ел, январь, 1 сан, 33 бит). 11 Азиатский музей Академии наук СССР (Ленинград). Кулъязма, 10/319 c/т., 1 бит. кертеп җибәрде, без аңарда, башта саңгыраурак булса да, ачыклана барган яңа гөрләвек тавышын ишетә башладык. Менә аның «Юл белән якынлаша, ләкин бу ике шагыйрьнең бертөслерәк була баруы дигән сүз түгел әле. Киресенчә, алар шул ук стиль мөмкинлекләренең берберсен «кабатламый торган төсмерләрен ачып ташлыйлар. Шигырьне нәфисләүче чаралар, бик борынгы заманнарда ук туып, мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә үстерелгән. Шуннан алар язма шигырьгә алынган. Идел буенда язылган «Җәмҗөмә солтан» әсәрендә (1370 ел), үлеп, кабергә күмелгән кешеләр турында болан әйтелә: Кеми солтан, кеми кол, коми әмир, Кеми хуҗа, кеми бай, кеми фәкыйрь11 . Мондый анафоралар безнең заманга кадәр килә. Такташ аларны үз иҗатында бик нәфисләп эшкәртте. Туфан бу төр шигъри чараларга сирәк мөрәҗәгать итте. Мәсәлән: Безнең башлар давылларда, Данлы давылларда гомер итәләр: Һәр икәүнең гомере — тиңсез роман, Һәр берәүнең көне — хикәя. сызмалары» сл): исемле шигыре (1927 Һаваларга арыш тәме сеңгән, Бай кырлардан үттек поездда. Кырлардагы кое сиртмәләре, Торна төсле, муен суздылар. Юл буенда каен Беркем белми аның елап утыра, кайгысын, Җәй үтә, җәй, Чәчәкләре кояш ныц да инде коела, ахрысы. Советларның көзге зур бәйрәмен Кырлар быел матур каршылар: Әйлән-бәйлән уйный кыр көлтәсе, һәрбер авыл быел арыш бай. Мондый чакларда ул Такташ 141 Аның каравы Туфан шигырьне нәфисләүнең башка чараларына күбрәк игътибар бирде, ассонанс, аллитерация күренешләре белән кызыксынды. Мәсәлән, халык, «Сөрсә сөрсеннәр Себергә, Себер үзебезнекс»л әрдәге аллитерация белән төкеренү, ачу һәм әдәби сүгенү бирә» 12 ,— диде ул. Дөрес, ул үзе мондый аллитерацияләрдән тик сүгенүне рәсемләп бирер өчен генә файдаланмый. Мәсәлән, «Ике чор арасында» әсәреннән бер өзек: Урал исе сибеп җир остснә, Пристаньнан Соры җил исә, Бакча шаулый. Ә усаклар эссе топкаларда Нефте янган төсле гөжлиләр. Кай төштәдер шунда, Майсыз вал шикелле. Сызгырына сыңар сандугач... Шигъри кабатлаулар арасында рефрен аерым игътибарга лаек. Моның да борын заманнардан ук килүен әйтергә кирәк. Халык иҗатында ул тезмә әсәрләрдә генә түгел, чәчмәдә дә актив хәрәкәт итә. Мәсәлән, әкиятләрдә шулай. Еш кына хәлләрдә беренче егет беренче вакыйганы үткәндә ялгыш юл ала һәм икенче вакыйга эчендә бөтенләй уңышсызлыкка очрап, бәлагә тарый, туктап кала. Икенче егет тә, кайсыдыр адымын ялгыш атлап, өченче хәлиткеч вакыйгадә уңышсызлыкка очрый. Аларның ялгышын тасвирлаудан әкиятне тыңлаучы каршында әлеге төп вакыйгаларның катлам артыннан катлам серләре ачыла-ачыла бара. Өченче егет инде башта ук дөрес юл ала һәм өч вакыйганы да уңышлы үтеп чыга, куйган максатына да ирешә, элек китеп, уңышсызлыкка очраган егетләрне дә коткарып алып кайта. Шул рәвешле әкияттәге рефрен, гадәттә, градация белән бара. Мондый рефрен вакыйгаларның эчке хасиятләрен яки каршылыкларын бербер артлы сәнгатьчә ачу чарасы булып чыга. Такташ аны шушы функциясендә кулланды. Ул вакыйга яки кичерешләрнең төен өлешен гәүдәләндергән строфаны гади кабатлау белән генә канәгатьләнми, һәр кабатлаган саен төеннең нинди дә булса бер бәйләмен чишә, укучы уенхисен эчкәрәк алып керә һәм, ниһаять, өченче кабатлауда төенне бөтенләй 12 «Безпсц юл» журналы, 1928 ел, 6—7 сан, 19—20 бит. чишүгә ирешә. «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә, мәсәлән, шулай. Монда рефрен ике сызык буенча бара: 1. Яшьлек турында лирик кичереш рефрене, 2. Хатынсыз ай турында юмор планында алынган рефрен. Әйтелгән градация беренче сызыкта бик ачык үткәрелгән. Монда Туфанга күбрәк тукталасы килә. «Ташла, кызый!» әсәрендә, гомер баскычларыннан һәрберсенең үз мәгънәсе, үз матурлыгы бар, дигән идея философик төсмер белән җырлап бирелгән: Талган күзләремә карый-карый «Сүнә бу», — дип Юкка боекма, Ташла, Бу гомернең алсу чәчәкләре Җимеш бирер өчен коелган. Шигырьнең бетемендә шул ук строфа, рәвеше бераз үзгәртелеп, яңадан кабатлана: Син, акыллым, Ташла, боекма: Бөдрә җәйнең алсу чәчәкләре Кабатланыр өчен корыйлар. Монда Такташтан аерма күренә: Такташ, рефрен эчендә градация кулланганда, гадидән катлау- лыга бара. Ул, бәлки, башта җәйнең чәчәкләре кабатланыр өчен коруын әйтер иде (бу һәркемнең күзенә күренеп торган аңлаешлы күренеш), аннан соң гына гомернең чәчәкләре җимеш бирү өчен коелуы идеясенә күчәр иде (бусының гади карауга гына күзгә чалынуы кыен). Бу очракта Туфанда рефрен градация түгел, дә- л и л рәвешен ала. Ягъни монда бер үк күренешнең сурәт үзенчәлекләрен катлам-катлам ачып барудан бигрәк, билгеле бер философик идеяне дәлилләү ягы алда- рак тотыла. «Башлана башлады» әсәрендә дә рефрен кулланылган. Ләкин монда хәл үзгәрәк, дәлилләү нияте күзгә бәрелми, монда Минапның рухи хәле барышын, аның төрле этапларын күзәтү максат ителгән. Әгәр бер сүз әйтим дидеме, тота да ул мыегын сыпыра. Мыегын сыпырдымы — хәерлегә түгел, Исән чакта инде сызып кал. Д\ыегын сыпыру — Минаптагы тирән эчке кризис моментының тышкы билгесе. Менә баракта жыелыш. Хабул чыгышы, «йөз дә ун кеше берәвәйгән», ә Минап абый, ахры, кушылмыйдыр, Ни өчен днсәц, мыегын сыпыра. Кушылмаса, ярый, кушылмасын: Без ансыз да йөз дә тугызау. Менә жыелышның кульминациясе. Минапны эчке кризисы газаплый, ләкин аңарда да эчке борылыш бара инде ахры, Минап абый, җөнтәй, Башын бөгеп, уйлап утыра, Утырса сон: Без ансыз да инде йөз унау. Шунысы бик кызыклы: соңгы строфада эчке газап билгесе — мыек сыпыру детале юк, монда инде Минап «башын бөгеп, уйлап утыра». Туфан, рефрен кулланып, үз героендагы тирән эчке рухи хәрәкәт картинасын ачып сала. Ике шагыйрьнең шигъри чаралары һәм аларның аермалары турында сүзне дәвам иттереп булыр иде әле. Бигрәк тә рифма мәсьәләсендәге аермаларны күзәтәсе булыр иде. Әмма ул мәсьәләләр киңрәк тукталуны сорыйлар. Аларга аерым күзәтү ясарга кирәк булачак. Шунысын әйтергә кирәк: ике зур шагыйрьнең икесе дә совет позициясендә торып та, икесенең дә социалистик реализм методы белән ижат итеп тә, тасвирда, стильдә бер юл белән бармаулары — мөстәкыйль рәвештә ике юл салып барулары яхшыга булды, татар совет поэзиясенең байлыгын арттыруга хезмәт итте. Шушы байлыкның матурлыгын тулырак ачар өчен, киләчәктә дә алар иха- тын чагыштырмалы тикшерү кирәк булачак.