БЕЛОРУССИЯНЕҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
Белорус халык шагыйре Янка Купала Советлар Союзында гына түгел, бәлки аннан тышта да киң танылган әдипләрнең берсе. Аның шигырьләре, поэмалары, пьесалары, мәкаләләре белорус милли культурасы һәм дөнья әдәбияты хәзинәсенә зур байлык булып өстәлгән әсәрләр җөмләсенә керәләр. Янка Купала (Иван Доминикович Луцевич) 1882 елның 25 июнендә (яңа стиль белән 7 июльдә) Радош- ковичи дигән шәһәр поселогы янындагы (хәзерге Минск өлкәсе Моло- дечно районындагы) Вязынка авылында, җирсез интеккән вак арендатор семьясында туган. Семьясы белән төрле авыллар һәм имениеләр буйлап күчеп йөргән Ива-н хезмәт иясе крестьянның авыр тормышын бик яшьли үз җилкәсендә татый. Еш күчеп йөрүләр аңарга тәртипле рәвештә укырга комачауласа да, булачак әдип үзлегеннән укыпөйрәнеп белемен үстерә. Унбиш яшендә ул ике класслы белорус халык мәктәбен тәмамлый. 1902 елда әдипнең әтисе Доминик Ануфриевич үлә һәм аның әнисе Бенигда Ивановна җиде бала белән тол кала, семьяны туендыру эше яшүсмер Иван җилкәсенә төшә. Башта ул өйдә хуҗалык эшләрен карый, аннан соң кешеләргә йөреп балалар укыта, аракы заводында кара эштә эшли. Крестьяннар һәм эшчеләр белән якыннан аралашу, алар белән бергә эшләү аның тормыш тәҗрибәсен баета. Яшь егет туган табигатьне яратырга, аның матурлыклары белән сокланырга өйрәнә. Менә шул- чакта ул гади халыкның изелүен, хокуксызлыкта интегүен, социаль тигезсезлек хөкем сөрүен ачык күрә. Ул үзенә бик якын булган хезмәт ияләре турында, аларның кайгылары, кичерешләре турында уйлана башлый. Янка Купаланың «Мужик» дип атаган беренче шигыре 1905 елның 15 (28) маенда Минскидагы «СевероЗападный край» исемле прогрессив газетада белорус телендә басылып чыга. Бу шигырендә ул белорус крестьянының хезмәт һәм кешелек дәрәҗәсен олылап җырлый. «Мужик» шигыренең басылуы ул белорус халкының милли шагыйре тууын раслаучы бик күренекле факт булып тора. Ләкин Иван Доминиковичнын аңарга кадәр күп элек яза башлаганын әйтергә кирәк. Шагыйрьнең туганнары аның 1902 елда кыз кардәше Леокадиянең туган көненә багышлап поляк телендә кечкенә генә юмористик шигырь язганын искә алалар. Бөек Ватан сугышыннан соң табылган кулъязмалар дәфтәре Янка Купаланың беренче шигырьләрен поляк телендә язганын, аларның поляк телендәге басмаларда (мәсәлән, революциягә кадәр чыккан «Нива» журналы тибындагы «Зярно» журналында) чыкканын күрсәтә. Шагыйрь үзенең автобиографиясендә дә моны әйтеп үтә. БеБ 125 ренче рус революциясе алдыннан (1904 елда), белорус халык поэзиясе тәэсирендә, шулай ук В. ДунииМарцинкевич, Ф. Богушевич, Я. Лучина иҗатлары йогынтысында, ЯКупала үз ана телендә, хезмәт иясе кешесенең авыр язмышы турында яза, белорус халкының социаль һәм милли хокуклар өчен көрәшен сурәтли башлый. Янка Купала ул чакта ук инде алдынгы ре- волюцион-демократик позицияләрдә торып иҗат итә. Аның 1908 елда Петербургтагы белорус нәшриятында басылып чыккан «Жалейка» дигән беренче шигырьләр җыентыгында ук революцион мотивлар аеруча көчле чагылалар. Патша цензурасын бик куркуга саптырган һәм Петербургта һәм Вильнода ике тапкыр җыеп алынган бу җыентыкта Купаланың «Ә анда кем бара?», «Чалгычы», «Җирсез мужик җырлары», «Мин белорус мужигы», «Мин нәрсә теләр идем» дигән һәм башка шигырьләре урнаштырыла. Ул шигырьләр белорус хезмәт ияләренең политик аңын уяталар, аларны гражданлык хокуклары өчен көрәшергә өндиләр. Янка Купаланың «Ә анда кем бара?» исемле шигырен А. М. Горький белорус халкының гимны дип атый һәм 1912 елда аны үзе рус теленә тәрҗемә итеп чыгара. Аннан соң Янка Купала китаплары Петербургта басылалар. Алар- дан «Гөсләче» (1910), «Тормыш юлы белән» (1913) исемле шигырь җыентыкларын, «Мәңгелек җыр» (1910), «Калкулыктагы төш» (1912) исемле драматик поэмаларны күрсәтергә була. Бу китаплар белорус халкының күңелләргә үтеп керә торган лиригы, эпик характердагы поэмалар да иҗат итәргә сәләтле җырчысы барлыгын раслыйлар. Бераздан Янка Купала белорус әдәбиятында беренче тапкыр революционер образы сурәтләүгә багышланган «Юл өстендә» дигән драматик поэмасын яза. Янка Купала В ил ьн ода Да и илов и ч н ы ң «Знание» исемле китапханәсендә эшләгән һәм «Наша шва» дигән белорус газетасына язышкан чорында тагын күп кенә поэтик әсәрләр иҗат итә. Янка Купала бу елларда бик бирелеп әдәбият укый, аңарда белемен тагын да күтәрү теләге уяна. Ул 1909 елда Петербургка барып. А. Черняевның гомуми белем бирү курсларына керә. Монда ул алдынгы студентлар һәм якташлары белән аралаша, аларның әдәби түгәрәкләренә йөри, шунда шигырьләрен, поэмаларын һәм пьесаларын укый. Петербургта Иван Домииико- вич күренекле белорус революционер шагыйрәсе Тётка (А. Пашкевич) белән таныша, һәм аларның күп елларга сузылган иҗади һәм шәхси дуслыклары башлана. Революциягә кадәрге елларда ук инде Янка Купала үз тирәсенә иң яхшы әдәби көчләрне туплый. 1912 елда ул соңыннан Белоруссиянең халык шагыйре булып танылган Я куб Колае белән таныша. Янка Купала белорус, рус, украин һәм поляк әдәбиятларын өйрәнеп үскән әдип. Ул «Наша шва» газетасында языша, рус поэзиясеннән— Н. А. Некрасов, А. В. Кольцов, М. Ю. Лермонтов, И. А. Крылов, украин поэзиясеннән — Т. Г. Шевченко, поляк поэзиясеннән—А. Мицкевич, М. Конопницкий, В. Сыро- комли .әсәрләрен тәрҗемә итә. Шул ук вакытта Янка Купаланың үзенең әсәрләре дә рус, украин, поляк, чех һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. 1914 елда Янка Купала Вильнода күренекле рус шагыйре В. Брюсов белән таныша һәм аңарга үзенең китабын бүләк итә. Янка Купаланың иҗат рамкалары киңәя башлый. Ул драматургиядә көчләрен сынап карый: 1912 елда поляк дворяннары тормышыннан «Павлиика» пьесасын, 1913 елда «Туздырылган оя» исемле социаль- психологик драмасын һәм «Примаки» исемле шаян пьесасын яза. Шул елларда ул «Наша шва» газетасында редактор булып эшли инде. Патша цензурасы бик нык эзәрләгән һәм еш кына битләре ак килеш калдырылып чыгарылган бу газетаны 1915 елда полиция яба, ә «Уйлар» дигән мәкалә өчен Янка Купа- ланы судка бирәләр. Шагыйрь Мәс- кәүгә китә һәм А. Шанявский исемендәге университетка укырга керә. 126' Ләкин ул анда озак укый алмый. 1916 елда аны юл төзү отряды ополчениесенә солдатка алалар. Бөек Октябрь социалистик революциясен Янка Купала Смоленски- да солдат булып каршылый. Барлык белорус халкына яктылыкка юл ачкан Октябрь Янка Купала өчен дә тарихи яңа бер этап була. Ленин хакыйкатенең бөтен тирәнлегенә төшенгән Янка Купала иҗаты белән халыкка хезмәт итүендә була. 1919 елда ул Минскига күчеп килә һәм шунда яши башлый. Белоруссия мәгариф халык комиссариатында, нәшриятта, Белоруссия культурасы институтында эшләве белән бергә, ул бик бирелеп иҗат итә. Бу чорында ул тәрҗемә эше белән дә нык шөгыльләнә. Ул «Игорь полыгы турында җыр» дигән атаклы әдәби памятникны иске славян теленнән белорус теленә тәрҗемә итә, Э. Потьеның «Интернационал» гимнын француз теленнән, В. Вольскийның «Галька» опера либреттосын поляк теленнән (С. Монюшко музыкасы) белорус теленә тәрҗемә итә. Янка Купаланың рус теленә тәрҗемә ителгән беренче шигырьләре җыентыгы 1919 елда Мәскәүдә, ә «Туздырылган оя» драмасы Вильнода аерым китап булып басылып чыга. Купаланың совет чорындагы эшчәнлеге актив иҗади һәм җәмәгатьчелек хезмәте белән характерлы. Аның 1922 елда чыккан «Мирас» исемле беренче җыентыгын революциягә кадәрге белорус поэзиясеннән белорус совет поэзиясенә күчү үрнәге дип бәяләве белән Якуб Колае чыннан да хаклы. Бу китапта Янка Купаланың әле кичә генә социаль тигезсезлектән чыгу юлын эзләве, үз халкын азат итү өчен көрәшүе һәм яңа заманның бәхет, ирек, азат хезмәт алып килгәнен күрүе бик ачык сизелә. Шуңа күрә аның совет чорында иҗат иткән шигырьләре аеруча оптимистик, дәртле һәм ышанычлы яңгырыйлар. Янка Купаланың 1925 елда чыккан «Исемсез» дигән икенче җыентыгында белорус халкының тормышындагы социалистик үзгәрешләрне тирәннән аңлау гәүдәләнә. Янка Купала Советлар Союзы халыклары семьясында тигез хокуклы бер халыкка әйләнгән белорус халкы өчен якты бер эра башланганын раслаучы гаҗәп көчле әсәрләр яза. Алар иҗтимагый яктан бик көчле яңгырыйлар. Алар дәреслекләргә кертеләләр, аларнк урта һәм югары мәктәпләрдә өйрәнәләр, халык һәм профессиональ театрларда сәхнәгә куялар, актерлар һәм сәнгатьле сүзне яратучылар аларны декламировать итәләр. 1925 елның 15 маенда Белоруссия хөкүмәте Янка Купалата республиканың халык шагыйре дигән мактаулы исем бирде. Бу совет власте елларында үзенең милли культурасын үстерү өчен бик күп эшләгән әдипнең нәтиҗәле иҗади хезмәтен бөтен халык тануы булды. Янка Купала — заман таләпләренә бик сизгер шагыйрь. Революциягә кадәр ул хезмәт ияләренең көндәлек проблемалары белән кызыксынса, совет елларымда аның китапларында заманның актуаль темалары төп урынны алалар. Шуңа күрә дә атаклы рус әдәбиятчысы һәм дәүләт эшлеклесе А. В. Луначарский Белоруссия халык шагыйренең әдәби эшчәнлегенә егерме биш ел тулуга багышланган кичәдәге речендә Янка Купала белорус халкы өчен Т. Шевченко украина халкы өчен уйнаган рольне үти диюе белән бик хаклы иде. Халык шагыйре Янка Купала кабинетыннан битәр, Любанщина һәм Березинщинаның киң яланнарында, Днепрның биек ярлары буйларында, Оршанщинада, халык арасында була, шунда җырлары өчен илһамта- ба иде. Утызынчы елларда Купала иҗатында колхоз тематикасы төп урынны ала. Бу шагыйрьнең крестьяннар тормышын яхшы белүе, алар арасында еш булуы һәм аерым хуҗалыкларның коллектив хуҗалыкка берләшүләрен, коллектив хуҗалыкның авыл хезмәт ияләренең бөтен тормышын, көнкүрешен, традицияләрен үзгәртүен үз күзе белән күрүе белән аңлатыла. 1933 елда Иван Доминикович Белорус хәрби округы исемендәге колхозда шактый вакыт яши, монда ул социализммын сазламык һәм баткаклыкларны күк 127 рәп чәчәк аткан, зур уңышлар бирә торган крайга әйләндерүен күрә һәм белорус авылының яңача үзгәртеп корылуы процессын чагылдырган «Оресса елгасы буенда» дигән поэмасын яза. Белоруссия авыл хуҗалыгын коллективлаштыруга багышланган һәм киң танылган бу беренче зур поэтик әсәр рус, украин, литва һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. «Борисов» дигән икенче поэмасында шагыйрь Белоруссиянең кечкенә генә бер шәһәрендә эшчеләр арасында туган зур социаль һәм экономия яңалыкларын сурәтли. Оршанщинадагы Левки авылында яшәгән елларында Янка Купала аеруча нәтиҗәле иҗат итә. Ул монда «Наратлар», «Уллар», «Орденлы Белоруссия», «Кунаклар», «Кичә», «Алеса», «Малай һәм очучы», «Җитен» дигән һәм башка шигырьләрен яза. Бу якларның колхозчылары Левки авылында яшәгән алты ел вакыты эчендә Янка Купаланың бик якын дуслары, киңәшчеләре булганын әле дә искә алып, сагынып сөйлиләр. Шул чорда шагыйрь халыклар дуслыгы, Совет Армиясе, Коммунистлар партиясе, социалистик Ватан, комсомол, пионерлар, яңа авыл һәм совет хатын-кызлары турында иң матур әсәрләрен яза. Алар «Төзелеш җыры» (1936), «Орденлы Белоруссия» (1937), «Чын күңелдән» (1940) исемле җыентыкларга тупланып чыгарылалар. Партиябез һәм хөкүмәтебез Янка Купаланың илһамлы хезмәтенә югары бәя. бирде һәм аның «Чын күңелдән» исемле җыентыгы Дәүләт премиясе белән бүләкләнде, шагыйрьгә Ленин ордены бирелде. Янка Купала бөтен гомере буе актив җәмәгать эше алып барды. Ул берничә тапкыр республиканың Советлары съездларына делегат булып катнашты, ә 1940 елда БССР- ның Верховный Советына депутат ■итеп сайланды. СССР Советларның VIII иче гадәттән тыш съездында социализм иленең яңа конституциясен редакцияләү комиссиясендә эшләде, совет язучыларыныц Беренче Бөтенсоюз съездына делегат булып катнашты. Менә шулчакта ул А. М. Горький белән танышты һәм Купаланың иҗатын яхшы белгән, яраткан Горький аны революционер шагыйрь дип атады һәм аның «Җитен» исемле кулъязмасына «Бик шәп!» дип язды. Янка Купала Белоруссия һәм Украина Фәннәр Академияләренә действительный член итеп сайланды. Ул рус, украин, грузин, әрмән, поляк халыкларының әдәби бәйрәмнәрендә речьләр белән чыга, шигырьләрен укый иде. 1939 елда Иван Доминикович Көнбатыш Белоруссия вәкилләренең Халык Җыелышына катнашты һәм көнбатыш белоруслары мотивларына күп кенә шигырьләр иҗат итте. Янка Купала илебезнең күп кенә ' язучылары белән якын дуслык мөнәсәбәтендә яшәде. Ул аеруча Якуб Колае белән һәхМ шулай ук аңа якын торган К. Чорный, К- Крапива, Т. Гартный, П. Бровка, П. Глебка, М. Лыньков, 3. Бядуля, В. Голубка, А. Гурло, К. Буйло белән дус иде. Алар еш очрашалар, бер-берсенең әсәрләре турында фикер алышалар иде. Бөек Ватан сугышы елларында Иван Доминикович бик зур җәмәгать һәм иҗат эше алып барды. Ул бик күп дәртле шигырьләр һәм мәкаләләр язды. Аның «Белорус партизаннарына» дигән шигыре бу елларда аеруча киң танылды, ул фронт газеталарында, оккупациягә эләккән җирләрдә идән асты газеталарында кат-кат басылды, чын-чын- нан халыкның батыр көрәшчеләре гимнына әйләнде. Янка Купала бу авыр елларда Татарстанга килде һәм Югары Ослан районындагы Пе- чише дигән поселокта яшәде. 1942 елның 28 июнендә ул Мәскәүгә барган җирендә үлде. Янка Купала җисмән үлсә дә, аның поэзиясе совет халкы күңеленә мәңгемәңге урнашып калды һәм халык аны тирән хөрмәт белән искә ала. Сугыш барган чакта ук, 1944 елның 19 маенда, Белоруссия хөкүмәте Миискида Янка Купаланың әдәби музеен оештыру турында карар чыгарды. Белоруссия Фәннәр Академиясе һәм Белоруссия язучылары Союзы ярдәмендә шагыйрьнең кулъязмалары, иллюстратив материаллар, Янка Купаланың В. Брюсовка, М. Исаковскийга, С. Городенкийга, К. Буйлога һәм башка язучыларга автограф белән бүләк иткән китаплары һ. б. лар тупланды. Музейда белорус, украин һәм СССРның башка халыклары композиторларының Янка Купала сүзләренә язган җырлары, романслары, ноталары, төрле художникларның картиналары, Палех осталары эшләре, Я. Купала пьесалары спектакльләренең оформление макетлары саклана. Фашистлар Янка Купаланың Минскидагы өен һәм бакчасын яндырганнар һәм аның ишек алдында бары тик бер тополь агачы гына сакланып калган иде. Менә шул урында белорус халкы үзенең сөекле шагыйренә бик матур һәйкәл — музей йорты салды. Монда зур гыйль- ми-тикшеренү һәм популярлаштыру эше бара. Бөтен гомерен, ялкынлы иҗатын халыкка хезмәт итүгә биргән шагыйрьнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышу өчен хәзер бу йортка көн саен бик күп кешеләр килә. Янка Купаланың исеме әдәбиятта гына түгел, таш белән бронзада да мәңгеләштерелде, күп кенә колхозлар, мәктәпләр, театрлар, урамнар, пароходлар, китапханәләр шагыйрьнең исемен йөртәләр. Янка Купаланың иҗаты дөнья әдәбиятына ныклап керде һәм ул белорус халкының хезмәт сөюен, талант- лылыгын раслап яңгырый.