Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРГА ЯХШЫ БҮЛӘК

Беркөн Ленин урамында китап белән сату итүченең өстәле янына туктап, анда тезелеп куелган китапжурналларны күздән кичергәндә, тышлыгы бик матур итеп эшләнгән «Хәнҗәр, Бакыр 1кош» XIII дигән китапка күзем төште. Танылган рус язучысы А. Рыбаковның татар теленә тәрҗемә ителгән повестьлары икән ул. 1948 елдан бирле Советлар Союзында ундүрт телдә һәм шулай ук байтак чит илләрдә чыккан «Хәнҗәр» 'повестен балаларның күбесе укып кына түгел, кинокартина буенча да беләләр. 1956 елны басылган «Бакыр кош» повесте дә бик тиз арада танылып, яшь укучыларның яратып укый торган китапларыннан санала. Башыннан ахырынача төрле маҗаралар, көтелмәгән хәлләр белән тулы бу повестьлар икесе дә, укыр өчен мавыктыргыч булу белән бергә, балаларда кыюлык, күзәтүчән- лек һәм кешеләргә ярдәм итү теләге тәрбияләү ягыннан да әһәмиятле. Балалар өчен хас күзәтүчәнлек турында уйлагач, әле күптән түгел үз күз алдымда булып үткән бер кызык вакыйга исемә төште. Безнең ишек алдында Текстильторг- ның кечкенә генә бер склады бар. Анда ара-тирә йөк машинасына төяп товар китерәләр, яисә, киресенчә, товар алырга киләләр, һәм бу нәрсәгә берәү дә игътибар итми кебек иде. Ләкин бер көнне бик каты ишек дөбердәтеп, 3-4 иптәш кызы белән бергә үзебезнең Гүзәл килеп керде дә: — Дәү әни! Складка жуликлар килгән! —дип кычкырды. Аның шактый куркынган һәм әсәренгән иптәшләре дә, бер-бер- сен бүлдереп, склад алдына башка вакытта XIII А. Рыбаков, «Хәнҗәр, Бакыр кош», Т. Нурмөхәметов тәрҗемәсе, Татарстан китап нәшрияты. 1961 ел, 520 бит. килә торган йөк машинасы түгел, бәлки ниндидер кечкенә машина килүен, һәм анда килүченең безнең якка күрше ишек алдыннан койма аша сикереп төшкән берәү белән складка кереп китүен сөйләп бирделәр. Үзләре исерек шикелле, диделәр. Балалар сөйләгән бу хәлләрне ишеткәч, минем үземдә дә шик туа калды. Мин ишек алдына чыкканда теге кешеләрнең берсе складтан бер төргәк әйбер алып чыгып килә һәм аңардан аракы исе аңкып тора иде. Мин Текстильторг базасына телефон белән шылтыратып белешкәннән соң гына, балалар, бу кешеләрнең карак булмавын белеп, тынычландылар. (Машина номерына чаклы хәтерләп калганнар иде алар!) Койма аша сикереп төшкән кеше безнең күрше йортта торучы шофер булып чыкты. Балаларның шулай зурлар абайламый, игътибар итми торган нәрсәләрне күрә белүләрен тормышта бик еш очратырга була. А. Рыбаковның повестьларындагы геройлар да шундый, нәкъ тормыштагыча. «Хәнҗәр» белән «Бакыр кош» икесе дә үз вакытында укылганлыктан, миңа аларның эчтәлеге күптән таныш иде инде. Шулай булуга карамастан, мин аларның татарчасын яңадан кызыксынып укып чыктым. Дөресен әйтергә кирәк, иптәш Нурмөхәметовның бу әсәрләрне Б 148 бик күңел биреп, тырышып тәрҗемә иткәнлеге күренеп тора. Китап, оригинал әсәр кебек, җиңел укыла. Тәрҗемәче саф татарча матур гыйбарәләр таба белгән. Мәсәлән, «Его давным-давно исключили из университета за «беспорядки», дигән җөмләне Нурмөхәметов, «Аны «тәртипсезлекләр» өчен университеттан чыгарганнарына инде биш былтыр» (11 бит) дип, матур тәрҗемә иткән. Шулай ук «ничего путного из него не выйдет»ны «аңардан бернинди игелек көтмә» (17 бит) дип, «вот еще новости!»ны «менә сиңа иске авыздан яңа сүз!» (32 бит) дип бирү дә әйбәт. «Поговори! — прикрикнул, на него человек в бурке» дигән җөмләдәге «поговори» сүзе дә «телеңә салынма!»— дип, матур тәрҗемә ителгән. Васька Жердяйга да Колгасар Васька дигән уңышлы кушамат табылган. Мондый мисалларны байтак китерергә була һәм алар иптәш Нурмөхәметовның тапталган сукмактан гына бармавын, трафарет сүзләрдән качарга тырышуын, кыскасы, уйлап, эзләнеп эшләвен күрсәтәләр. Шул ук вакытта, сирәк (кенә булса да «ул, Мишага ачулы күзләрен ташлап, читкә китте» (68 бит), «Миша килеп кергәч, Никитский аңа чәнечкеле күз карашын ташлап алды» (244 бит) кебек, бик үк татарча булып бетмәгән җөмләләр дә очрап куйгалый. Аннан соң русчадагы «жалеть», «жалко» дигән сүзне бездә бар очракта да диярлек никтер «кызгану», «кызганыч» дип кенә тәрҗемә итү гадәт булып киткән. Хәлбуки, урынына карап, ул сүзләрне күпсенү дип тәрҗемә итәргә дә була. Мәсәлән, «Жалко уж! Я есть хочу» дигән җөмләне «Кызганасың мәллә? Минем ашыйсым килә» (10 бит) дими, «Шуны да күпсенәсең инде! Минем ашыйсым килә бит» дигәндә, яисә 33 биттәге «шул урамга чыгуны да кызгана» димичә, «шул урамга чыгуны да күпсенә» дигәндә, мәгънә тулырак Һәм татарчарак була бит. Бездә тагын икесе дә ике мәгънәдәге «тартыну» белән «тарсыну» сүзен бутау тәрҗемәләрдә генә түгел оригинал әсәрләрдә дә очраштыргалый. Нурмөхәметовта да шулай бутап бирелгән. «...Ты вожатый, ребята тебя стесняются» дигән җөмләне «син вожатый, синнән алар тарсыналар» (358 бит) дип тәрҗемә иткән һәм шуның аркасында, оригиналдагыга караганда бөтенләй икенче мәгънә килеп чыккан. Ул җөмләдә грамматик ялгышта бар. Чөнки тарсыну сүзе «кемне» дигән сорауны таләп итә. (Алар мине тарсыналар, ягъни яратып бетермиләр). «Хәнҗәр» белән «Бакыр кош» тәрҗемәсендә гомумән балалар сөйләшүе матур, табигый бирелгән, тик ике-өч урында гына бераз рәсмирәк, дип әйтимме, сүзләр кереп киткән. Мәсәлән, «Әнием, кадерлем, мин сине бик яратам!» (35 бит) димичә, «Әнием, бәгърем...» дигәндә, яисә: «...Ә без монда китаплар белән шөгыльләнә торырбыз» (285 бит), дигән җөмләне «ә без монда китаплар рәтли торырбыз» дигәндә табигый- рак булыр иде кебек. Шөгыльләнү сүзе автор телендә яраса да, балалар авызыннан әйттергәндә матур яңгырамый. Аннан «Линкор императрица 1Чария» дигән сүзне «Падиша Мария линкоры» дип тәрҗемә итү уңышсыз. Императрица сүзен шул килеш калдырырга кирәк иде. «Усадьба»ны «ихата» дип алуда дөрес түгел, минемчә, «утар» дип кенә бирергә була. Ләкин бик сирәк, әлләнидә бер очраган бу кимчелекләр гомуми тәэсирне бозмыйлар, һәм аларның кайберләре башкаларда очрамаса, ул турыда, бәлки, сүз кузгатырга да кирәк булмас иде. Иптәш Нурмөхәметовның шундый зур әсәрне уңышлы тәрҗемә итүе күңелле хәл, әлбәттә. Кулга каләм алган килеш, бу мәкаләнең ахырында тагын бер гомумирак нәрсә турында әйтеп китәсе килә. Кемгә ничектер, ләкин, минемчә, безнең матур әдәбиятта соңгы елларда «иде» сүзе артык еш кулланыла башлады кебек. Бу фикерне раслар өчен дистә ләрчә мисал китерергә мөмкин. Ләкин мин биредә бер әсәрнең бер абзацы белән генә чикләнәм. «Тәрәзә төпләре эреле-ваклы чүлмәкләргә утыртылган гөлләр белән тулган иде, түрдәге почмакта бизәкле чаршау белән капланган яңа койка куйганнар иде, идән уртасында як-якка селкетеп тир- бәтелә торган аяклы бишек тора иде. Бишектә— Харисларның былтыр кыш туган малайлары йоклап ята иде. Аяк атлаган саен шыгырдап, сыгылып торган идән сайгаклары ап-ак итеп ышкып • юылган иде. Өй эче элеккечә дә, шулай ук бик үк элеккечә дә түгел иде. һәрбернәрсәдә ниндидер яңа кешенең, яңа хуҗаның барлыгы сизелеп тора и д е. Ләкин ни генә булмасын, бу — туган йорт иде». (Нурихан Фәттах. «Сезнеңчә ничек?» «С. Ә.» № 1, 1956, 42 бит.) Күрәсезме, 9 юллык абзацта 8 иде! Шуларның беренче 7 сен төшереп, ахыргы җөмләне генә «иде» белән бетергәндә мәгънәгә һичбер кимчелек килми бит. Киресенчә, бөтенесе җыйнаклана гына түгелме? Күбесенчә безнең оригинал әсәрләрдә күзгә ташлана торган «иде» дигән сүз акрынлап тәрҗемәләргә дә үрмәли башлады. Бу мәкаләдә тикшерелгән повестьларның икенчесендә, ягъни «Бакыр кош»та да моңа мисаллар табарга була. (276. 291, 297 битләр). Бу бик вак мәсьәлә, бер сүз турында шул чаклы күп сөйләүнең ни кирәге бар диярләр, бәлки. Язган чакта уйланып карагач, чынлап та ул сүзнең мәйданын чикләүне кирәк табарлар. Бу урында мин үз фикеремне генә гүгел, байтак укучылардан ишетеп белгән фикерне уртага салам