Логотип Казан Утлары
Хикәя

Йолдызлы кичтә

Ә йдә әле, җирән кашкам, күңеллерәк юырт, Кайнүзәккә тизрәк кайтып җитик! Анда безне күптән көтә торганнардыр. Март азакларында була торган язгы аяз төн. Әмма ай күренми әле. Аның каравы күк гөмбәзе чип-чиста, шушы зөбәрҗәт бизәкләр сибеп чыгылган мәңгелек «түбә» белән безнең арада, әйтерсең, тузан бөртеге дә юк. Юлда йөргәндә яныңда «берәр иптәшең булса әйбәт. Сөйләшәсең, эч серләреңне бушатасың, юл бер дә сизелми. Хәер, юлда ялгыз йөрүнең дә үзенең бер рәхәте бар: теләсәң нәрсә турында, җаның теләгән хәтле уйланасың, сине беркем дә. бүлдерми... — На-а-а, малкай, дәртлерәк селкен... Аты яхшы анысы, салмак кына, үз җае белән, каты кар юлын керт- керт иттереп үлчәп-саиап баргандай, һаман юырта. Ә йокыга талган юл — соңгы кар юлы — сыртыннан чана табаннары сыздырып узганга ризасызлык белдереп, нигә уятасыз инде дигәнсыман, нечкә тавыш -белән әкрен генә сукрана. Күктәге йолдызларның исәбе-хисабы юк... Малай чаклар, төнлә ат саклаган чаклар искә төшә. Без ул чакларда төрле сихерле әкиятләр сөйләшә идек; убырлы карчык, дию пәриләре, сәмрәү кошы, тагын әллә ниләр—берсе дә калмый иде... .Берең сөйли, ә син, чалкан ятып, аны тыңлыйсың һәм күккә карыйсың, ә анда йолдызлар, күзләрен җемелдәтеп, хәйләкәр генә елмаялар... Ә армиядә хезмәт иткәндә, төплә постта торганда, Җидегән йолдызның күктәге торышына карап, күпме вакыт үткәнлекне, сәгать ничә икәнен чамалый идек. Бүген мин Кайнүзәккә—туып-үскән авылыма кайтам. Кечкенә генә булса да, үзенә күрә мөһим эш белән. Бергә уйнап үскән дустың үтенеп сорагач, ярдәм итми булмый. Телефоннан сөйләшкәндә Солтан, исәнлек-саулык турында сорашканнан соң: — Дускай, отпускыга кайтканыңны ишеттек. Тик менә бер дә үзебезнең якка юлыкмыйсың әле. Фермага телевизор алган идек. Шуны әйбәтләп куешып, көйләп бирче, дус. Казандагы кебек күренерлек булсын иде... Безнең анда ферма хисапчысы киткән иде, ул кайтмый икән... Бер үзеңә бер ат, — дип го- зырьләгән иде. — Әйдә, малкай, шәбрәк юырт!.. Менә Алмачыга да җиттем. Тагын өч чакрым калды. Шушы Алмачы чувашлары элек-электән җиләк-җимеш үстерү белән дан тоталар. Куаклар арасыннан өйләре күренми. Андагы алмагач, андагы чия, Ә 60 карлыган! Тик менә кырык беренче ел суыклары кырып салган иде. Ләкин хәзер «Оакчалар яңадан шактый буйга җитеп киләләр бугай. Тирә-якта элек;р. Лампочкалар, ай-яй, матур җемелдиләр, йолдыз- лардан оер дә ким түгел!.. Безнең Кайнүзәк утлары әле күренми, ул уйсурак җирдә шул. Әнә арырак — чуваш авылы Кузыкай утлары; сул- дарак атаклы «Знамя» колхозыныкылар балкый. Маяклармыни! Хәзер төплә кеше адашыйм дисә дә адаша алмый. Эшчән дә инде бу чуваш халкы. Бервакыт шулай, 1952 елларда ук бугай, безнең авылның Сәетгали абзый сөйләгәне исемдә: «Знамя»- лылар нилектән иң башлап миллионер булдылар? — диде ул.— Бәгъзе берләре гел председательләренә генә сылтый. Юк, халкыннан да килә ул. Безнең авылныкылардан эшкә ул тәкле яоышу булмый шул әле. Бер мәлне шулай Канаштан кайтышлый «Знамя» кыры аша уздым. Кояш баеп килә. Кырда җан иясе дә юк. Чәчүне болар бетергәннәр дә инде, мин әйтәм. Шул чакны ни күзем белән күрим: шунда ике кеше — берсе итәгенә бодай салган да кыр чатларына сибеп йөри, икенчесе тырмавыч белән артыннан тырмалый. Нишлисез?—мин әйтәм.— Трактор да, ат та керә алмаган чатлардагы чи калган урыннарга чәчәбез, бригадир кушты, —диләр болар. Безнең авылныкылар андый чакта, җир бушка әрәм кала, дими. Колхозда җир җитәрлек, чәчкән белән генә түгел, аны җыеп аласы да бар, дип караучылар да юк түгел. Шуңа күрә без бик алга оча алмыйбыз, ә абаланып кына барабыз. Ул чакта Сәетгали абзый дөрес әйткән иде шул. 49 нчы елны ук, Бола суын тимер-бетон белән буып, ГЭС кордылар алар. Бу тирәдә беренче электр шуларда гөлт итте. Буа суында дөнья хәтле киндер- чылаталар. Аннан күпме генә доход керми дисең? Авыллары хәзер шәһәргә әйләнеп бара, бөтен яңа корылмалар таштан да кирпечтән. Каршысына рәшәткәләп куак утыртылмаган йорт таба алмыйсың анда. Хрущев бабаң тикмәгә генә мисал итеп китерми шул ул колхозны. Юк инде, ачуым килмәгәе, безнең авыл халкы ялкаурак димме, уйланырга-эзләнергә иренәләрме, әллә председательдән киләме? Күбесенчә җитәкчеләрдән, әлбәттә. Югыйсә, шул ук җир, шул ук Бола, янә шул ук һава лабаса, ә һәр ел азагында нәтиҗәләр үзгә.... — На-а-а, җирәнкәй, йоклама! Бу як чуваш авыллары безгә, ничектер, бигрәк якыннар. Колхозлар алышып-бирешеп, кешеләре барышып-йөрешеп кенә тора. Җәйге- матур тын кичләрдә Кузыкай кызларының моңлы җырлары гына түгел, көлүләре, сөйләшүләренә хәтле ишетелеп тора. Яратам мин чуваш моңнарын. Әле дә хәтерлим: Кузыкайның мәктәп балалары безгә еш кына концерт, спектакль белән киләләр, халык клубка сыймый иде. Ә без Кузыкайга бара идек. Менә шундый йолдызлы кичләрдә, кулга-кул тотынышып, алар безне озата киләләр иде. Шул чакта мин бер алсу йөзле, зәңгәр күзле чибәренә гашыйк та булган идем... Дөньяда төрле хәлләр була шул. Менә хәзер мин үзебезнең колхоз фермасына телевизор куеп бирәчәкмен. Анда эшләүче хатыны-кызы, картыяше, җыйналышыр, һәммәсенең шатлыгы эченә сыймас. Ә менә Катя, Катюша Батурина нишләр икән? Нишләсен, ул да шатланыр инде шатлануын, ләкин... Эх, син, Катюша... Тормыш сине бер татар солдаты белән — авылдашым, шушы Солтан белән очраштырды, аңа гашыйк булдың, ул да сине өзелеп сөйгәндер. Сез кавыштыгыз; ышанычыңны баглап, бөтен язмышыңны аңа тапшырдың да, туган-үскән җиреңне калдырып, безнең Кайнүзәккә килдең. Ә килгәч?.. Юк, Солтан, кичермим мин сине моның өчен! Яшьлек дустым бул- сан да, гафу итмим. Бүген дә телевизор куешырга кайтуым синең сүзне- тыңлап кына түгел, бәлки анда, фермада, синнән башкалар хакына...- 61 Дөрес, Солтан, син көрәшеп-тартышып карадың, шактый нерв боздың, әмма шул искелек сөреме белән үтәли агуланган үзсүзле карчык әниеңне җиңә алмадың. Каргый, имеш, бердәнбер улыннан ваз кичеп, теләнеп йөрергә чыгып китә, имеш... Ахыр чиктә аңлар, бер дә китмәс иде әле. Ә Катеринаңны, ерактан, армиядә хезмәт иткән җирләрдән алып кайткан Катюшаңны, яшь бала белән икесен йорттан чыгарып җибәрергә ничек йөрәгең җитте?! — Әйдә, малкай, яхшырак юырт, килеп җитәбез инде. ...Илдә чыпчык үлми, әлбәттә. Катя бер дә ялгыз калмады, авыл халкы аны барыбер үз канаты астына сыендырды. Колхоз булышлыгы белән Катя әйбәт кенә йорт та корып керде, ферма коллективы да аны эштә уңганлыгы, киң күңеллелеге өчен, бик теләп, үз күреп кабул итте. Аерылышкач та Катюшаның безнең авылдан китмәвенә, Солтанга мәхәббәте генә түгел, бөтен авыл халкына булган хөрмәте дә сәбәп булгандыр, билгеле. Тирәкүршеләренең, бөтен авыл халкының йөрәк җылысы шушы уңган, сабыр рус кызы Катерина ягында бит. Әле өченче ел ук, Казанга улы янына кунакка килгән Мәхүпҗамал әбине очраткан идем. Алар Катя белән күршеләр. Катюшаның хәлләре ничек, мин әйтәм, Мәхүпҗамал әби? — Әй, Илдар, әйтмә инде, наный,— ди. — Солтанны һич кенә дә оныта алмый, ул узып барганда капка ярыгыннан, дөньясын онытып, күздән югалганчы карап тора. Хәмделниса бер дә килешмәгәнне эшләде, хәзер инде урысы ни, татары ни, кешесе яхшы булсын. Хәмделнисаның үзенең дә инде исенә төшкән, ахры—аерым торып та икенче уллары булуга да ачуланмады, балаларны күргәч тә сөя, ярата үзе, — ди... Әнә ферма утлары да җемелди башлады. Күрәсең, эш бетмәгән әле, мәш киләләрдер, «шәһәрчек» кайнап торадыр. Шушында бит инде син, Катюша, менә ун елга якын эшлисең... — Тр-р-р!.. Тукта, кашкай, килеп җиттек. Берәрсе сине җылы сараеңа илтер. Эшемне бетерим дә абыйларга кайтырмын. Абый үзе дә мондадыр әле. & * * . .һич йокы алмый, бу ни хәлдер. Әллә нинди, сәер кич булды бу. Абый да, аның семьясы да күптән инде рәхәтләнеп йоклый... Ай-яй, уйлыйм-уйлыйм да, тагын бер уйлап куям, тиз алга бара тормыш. Керсәң чыгасың килми бу фермалары йортыннан. Ике ел кайтмаган идем, шул арада да күпме үзгәреш! Сыер танавын орындыру белән су чыгып тора торган үзэчергечле улаклар, сөт саву аппаратлары... Тагын да тырыша төшсәләр, күрше «Знамя»лыларны узып та китәрләр әле. Ә фермадагы яшьләр! Катюшага да исем китте: бер бөртек тә картаймаган', үзгәрмәгән, гел шулай сабыр, аз сүзле, һаман да нурлы йөзле. Ә Аксюк тагы! Тулы түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле, кара ■күзле ул кыз Кузыкай авылыныкы икән. Аксиньядыр инде тулы исеме. Тарихы да кызык кына икән, билләмәгәр, йөрсәң тормышта әллә ниләр дә күрергә туры килә шул. Мин аны татар кызыдыр дип торам, берәр күрше авылдан килгән яшь килендер, шаяртып кына Аксюк дип эндәшәләрдер, мин әйтәм. Ярый әле, Гөлнур аңлатып бирде. Дөрестән дә, бер заман бит дуңгызлар карауга безнең татар бәндәсен куша алмый идең — әни, әти, я булмаса әби, бабай рөхсәт итми: харам, гөнаһ, имеш! Менә ничек икән ул: Кузыкай кызы Аңсюк, күрше Таллы авылына килеп, фермага эшкә урнаша. Аннары, аның белән бергә эшләргә Гөлнурны ризалаталар. Әлеге ике кыз бу хезмәттә бик нык дуслаша. Ел ярым шулай дәвам итә. Әмма көтмәгәндә генә Аксюк өчен күңелсез хәл килеп гуа — Гөлнур безнең Кайнүзәк егетенә тормышка чыга. Ияләшкән, якын булып киткән кеше белән аерылышуны авыр кичерә Аксюк... Ләкин дуслар тагын очрашалар: көннәрдән беркөнне Таллы колхозы безнең колхоз белән берләшә, алардагы дуңгызлар фермасы монда күчерелә. Менә бит ул ничек кызык кына килеп чыга кайчак! Инде шул көннән башлап Гөлнур, электән үк эшләүче Сафура апа,. Катя һәм Аксюк — дүртәү, кем әйткәндәй, дусларны сөендерерлек, дошманны көендерерлек итеп, ярышып, бер-берсенә булышып, менә дигән итеп бергә эшлиләр. Гөлнур сәер генә елмаеп: «Аксюк безнең авыл килене булачак ул»,—дип тә куйды. Күрәсең, берәрсенең йөрәген әсир иткән инде кызый... Әнә күрче син, телевизор караганда да сыер савучылар бер төшкә- рәк җыйналды, ә бу ахирәт дуслар бергә елышты. Шунда да эшне онытмыйлар тагы үзләре, берничә тапкыр берәм-берәм чыккалап керделәр. Борчылалардыр шул. Уен эш түгел, менә хәзер балаларга торган дуңгызлары да бардыр, я булмаса кечкентәйләрен имезергә дә вакыт җиткәндер. Ә Катюша соңгы чыгуында озаграк торды, кергәч тә аның йөзендә ниндидер сәер уйчанлыксыман бер нәрсә сизелә иде. Кем белсен, бәлки, ул, әнә шул йолдызларга карап, туган-үскән җирләрен исенә төшергәндер, телевизорда яңгыраган рус халык моңы йөрәгенең нечкә кылларын тибрәндергәндер. Солтанга күз ташлауларында да ниндидер мәгънә барсыман. Мәхүпҗамал әбинең сүзләре дөрестер, ахрысы. Әнә Гөлнур да әйтә бит: «Солтан белән алар күп вакыт эштән икәү бергә кайтып китәләр», — ди. Әйе, Солтаны да монда, фермада эшли икән шул. Сәетгали абзый тагы — әмма күзәтүчән карт та инде!—тәмәке тартырга чыккач, миңа сер итеп: — Күрдеңме теге күгәрченкәйләрне? Бергә гөрләшәләр, — ди.— Хәмделнисаның кылларын чиертеп карадым инде мин: «Болай булгач,, теләсәләр нишләсеннәр инде, бездән генә калмаган», — дип кунды.— Яз җиткәч, мал-туарны иркен кырга озаткач, яңадан туй итәбез, әйтте ие шул диярсең, чәчү беткәч, нәкъ алмагачлар чәчәк атканда, — ди. Шулай булмый хәле дә юк аның. Болай да зар-интизар булдылар. Аның каравы моннан ары гомергә дә аера алмаслар...- Менә ничек икән ул. Ә мин Солтанга рәнҗегән идем тагы... Сөйләшермен әле үзе белән... Эх, авыл гөрли шул. Торам-торам да тагын уйлап куям: пигә мин шәһәргә ябышып ятам соң? Заводта миннән башка эш тукталырмыни? Иртәгесен үк кеше табылыр. Ә менә монда, колхозда, мин бик кирәк бит! Шунда, отпускыга хәтле үк әле, шушы фикеремне әйтмәдем бит, юләр. Тәвәккәллек җитмәде. Теге, Сәетгали абзый әйткән замандагы, 52 нче еллардагы колхоз түгел шул бу хәзер. Ду китереп эшләүче шат йөзле халкы, эшләрнең мөһимлеге һәм кызыктыргычлыгы, саф һавасы... Әйтмә инде! Бөтен яшьлек мәхәббәтем шушы авылга төште ахры... Шушында туып үскәнгә генә дә түгелдер ул. Армиядә чакта да иң кыен заданиеләрне үтәргә ярата идем. Тормышның кызыгы' шунда ич! Ә хәзер фронт нәкъ менә биредә бит! Билләһи, йөрәгем ниндидер җепләр белән авылыма, Гөлнур, Аксюк, Солтан, Катюшаларга, хәтта Мәхүпҗамал әбиләргә бәйләнде, ахрысы. Председательләре Илгиз дә минем кебек өйләнмәгән яшь кеше икән тагы. Менә дигән уртак тел табып булачак! Юк! Китмим мин авылдан! Иртәгә Илгиз белән, парторглары белән сөйләшәм. Кире какмасалар, шәһәргә барып, завод җитәкчеләренә гариза бирәм дә — сау бул, шәһәр! —сиңа кунакка гына килербез. Ә авылымны моннан ары кочагымнан ычкындырмам!.. Ярый, йокларга да кирәктер. Әнә, минем бүгенге юлдаш йолдызларым да йокыга тала башлаганнар.