Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЯНГАН АФРИКА ҖЫРЛЫЙ

Африка илләрендә яшәүче халыклар колониаль изелүдән котылу өчен азатлык көрәшенә күтәрелделәр. Шушы көрәш шартларында Африка шагыйрьләре, изелүче колларның азатлыкка омтылышларын чагылдырып, колонизаторлата каршы нәфрәт тулы әсәрләр иҗат итәләр. Алар арасында Бернар Буа Дадье, Израэл Кяжу Хоха кебек шагыйрьләр социаль-политик проблемаларны күтәрү өчен һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга тырышалар, үз халыкларына чынбарлыкны аңларга булышалар. Африка халык поэзиясенең музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтергә кирәк. Шуңа күрә дә Африка шагыйрьләренең күбесе музыкага якын формаларда язалар, аларның шигырьләрендә хәлиткеч урынны ритм һәм образ алып тора. Яшел Мысь утрауларында яшәүче шагыйрьләрдән Руй де Норонья андагы тормышның авырлыгын тасвирлый. *Уян, хәрәкәт ит!» исемле шигырендә ул йөз еллар буена коллыкта изелгән Африканы уянырга, колониализмга каршы көрәшкә чакыра. Гана шагыйрьләре арасында Дей Ананром, Джойс Аддо үз иҗатларында Африкага тирән мәхәббәт җырлап, аның киләчәгенә зур өмет белән карыйлар.

БЕРНАР БУА ДАДЬЕ

СИН ХУҖА М,„ яралдым алар өчеи ят дөньяга. Мин башка бер токым кешесе! Китапларда минем хакта бер сүз дә юк, Нигә дисәң, мин башка бер халык кешесе! Ләкин Африка шашкын бер гасырда Уянды. Әй, кешеләр, җебеп тормагыз! Эшчеләр торакларында, төрмәләрдә, Баобаб я тыкрыклар чатында, Кычкырам мин Җир шары халкына: Син — халык, димәк, син — хуҗа!.. Кемнәр синең җилкәңдә яшәде, Кемнәр синең кулны богаулады, Кемнәр сине гасырларча буды— Күз алдына килеп басты шулар: Шунда безнең ирек, бәхет, диләр, Томаланып, бикләп куелган, диләр. Байлык, хакимлектән баш әйләнеп, Шуның белән менә масаялар. 110 Син камыт кияргә ирек куйгач, Авыр эштән камытың кыршылган. Тәннәреңне камчы телеп узган. Син — халык, димәк, син — хуҗа! Әй, хуҗа халык! Кабахәтлекләр йөген таныйсыңмы? Хыялыңны оятсызларча таптауны, Итек белән күкрәкләреңне изүне таныйсыңмы? Әй, халык! Син хуҗа! Син бу җирнең, тумыштан хуҗасы. Син бу җирдә дөге игүче, Син күперләр төзүче, Син — бу җирдә йон да эрләүче; Тик син генә, Ач, интегеп, сәләмә күлмәктән, йортсыз-җирсез, чүлләр тузанында, Төрмә бусагаларында аунаучы Син, син генә! Мин яралдым алар өчен ят дөньяга, Мин бит башка токым кешесе. Китапларда минем хакта бер сүз дә юк, Нигә дисәң, мин — халык кешесе! Ләкин Африка шашкын бер гасырда Уянды. Әй, кешеләр, җебеп тормагыз! Эшчеләр торакларында, төрмәләрдә, Баобаб я тыкрыклар чатында, Кычкырам мин Җир шары халкына: Син заводларга баш! Син кырларга хуҗа! Син — халык, тик син монда хуҗа! ИЗРАЭЛ К ЖУ ХОХА АНТ -А езмәт ит син илбасарларга, дип Әгәр мине мәҗбүр итсәләр; Кече яшьтән тукландырган илгә Хыянәт ит, сатыл дисәләр: — Ул чагында, мин халкымнан языйм, Кабахәт җан дигән исем алыйм. Нурсыз, тынчу коллык көннәремдә Әгәр мине дарга илтсәләр; Туган калаң һәм абыйларыңны Сат дип шунда мәҗбүр итсәләр: — Ул чагында, мин халкымнан языйм, Кабахәт җан дигән исем алыйм. ДЖОЙС АДДО НИК ГОРУРЛАНМАСКА... Ничек соң горурланмаска Чәчәктәй илең белән! Үзең аунап-ятып үскән * Шифалы җирең белән. Ата-бабам яшәп үлгән ил белән, Иксез-чиксез хәзинәле җир белән. Мөмкинме соң онытырга Туган ил батырларын; Көрәшләрдә курку белмәс Яу күрке ялкыннарын! Үлгәндә дә күкрәк киереп үлделәр, Безгә бәхет, ирек яулап бирделәр. Көрәштә бөгелү белмәс Эшчән кулларны беләм; Безгә ник горурланмаска Кара тәнлеләр белән! Сафларның да бу нык, бердәм сафлары, Илдә ирек таңы ата башлады. Барлык раса кешеләре Тату һәм бердәм бүген. Кешелек дөньясы тели Аяз булуын көннең. Ата-бабамнар сүзен ал колакка: Тигезләш син тиңнәр белән бер сафка! ДЕЙ АНАНРОМ „КАРА АФРИКА “ борынгыдан мине аз белделәр, Шуңадырмы «син кара» диделәр. Карамы мин? Мин төзедем патша пирамидаларын, Римлеләрне күрдем чүлләремдә, — Кайгы шәүләсе иде йөзләрендә; Күз алдымда һаман Цезарьларың. Карамы мин? Мин үстердем ирек балаларын, Бишек булды ямьле Нил ярларым. Фән иленә — Европага килдем, Элладаның бүләкләрен бирдем. Карамы мин? Корыч, тимерләрне файдаланып Сугыш өчен ядрә койган чакта,— 112 Ук-сөңгене мин бит белмәдем, Сугыш белән янап килмәдем; Каршы торып үлем дарларына, Бардым тату яшәү таңнарына. Карамы мин? Җир астында байлыкларым чиксез, Җир өстендә хөрмәләрем тиңсез. Кара күрендем мин дошманнарга, Ләкин кояш Көнчыгыштан чыга. Күк гөмбәзен бизи якты нурлар. Күрегез, күр, көннең аяз чагы, — Африкада балкый Ирек таңы! РУЙ ДЕ НОРЭНЬЯ УЯН, ХӘРӘКӘТ ИТ! С*ин йоклыйсың! Ә тормыш бит туктамаган ялга! Син йоклыйсың! Ә тормыш бит, илем, атлый алга! Син йоклыйсың! Ә яңалык, күр син, дөнья гизә! Син тормыйсың! Ә бит туймас йокың сине изә! Син тормыйсың! Кансыз ерткыч уңай вакыт эзли... О Африка! Илдә чит тәртипләр Сине күзли. Ничек йоклап ятмак кирәк? Тор, жавап бир! Уян, Африкам! Күр, жир дөрләп яна, Күктә күптән әнә явыз козгын оча. Канатлары белән йоклаучыны кыса, йоклаган кол, ишет, кешелек тавышын ишет: Вакыт, о Африка! Уян, хәрәкәт ит! ФРАНКО КЯФИ НЬЯКУ КҮПТӨРЛЕЛЕК ><* хшы хорны, ни дисәң дә, Күңелле тыңларга, һәрвакытта ул бай була Күптөрле моңнарга. Тембр ягыннан тавышлар Булсалар да төрле, — Шулай да аваздаш алар Бик күптәннән бирле. Күптөрле тормыш эчендә Уртак булганнар күп. Дөньядагы бар халыклар Яшәр туганнар күк. Оркестрда скрипка, ' Гобой да уйнала... Флейта да, контрабас та Аһәңдәшләр аңа. Музыкантлардан берәү дә Тормый артта калып, Литаврада уйнаучылар Алга китми чабып. Күп төрле тормыш эчендә Уртак булганнар күп. Дөньядагы бар халыклар Яшәр туганнар күк. Студентлар өйрәнәләр Төрле-төрле фәннәр; Сизелми дә, уку белән Уза бирә көннәр. Берәү — физик, математик, Берәү — химик булыр; Тик бары да — фән кешесе, Шуңа алар горур! Күптөрле тормыш эчендә Урта-к булганнар күп. Дөньядагы бар халыклар Яшәр туганнар күк. Көньягында, Төньягында Яшикме Гананың — һәрвакыт без тугры улы Булачакбыз аның. Җирдәге барча кешеләр Түгел бер туганнар... Тик, барыбер, дус-иш кебек, Тату яшәр алар. Күптөрле тормыш эчендә Уртак булганнар күп. Дөньядагы бар халыклар Яшәр туганнар күк! Әхәт Синегулов тәрҗемәләре.