ТАЛЬЯН ГАРМОНЬ"
XXI 4роңгы елларда матбугат битлә- ^рендә талантлы яшь шагыйрьләребезиең исемнәре еш кына күренә башлады, кайберләре инде аерым җыентыкларын да чыгардылар. Аларның әсәрләрендә, тирәнлек һәм осталык әле җитеп бетмәсә дә, яшьлек дәрте, бүгенге тормышның күтәренке пафосын җырларга омтылу сизелеп тора. Шундый шагыйрьләрнең берсе — Рәшит Гәрәй. Аның инде кечерәк күләмле берничә җыентыгы чыкты. Хәзер безнең кулда шагыйрьнең «Тальян гармонь» исемле яңа китабы. Бу җыентыкка автор 1957—1960 елларда язылган шигырьләренең бер өлешен туплаган. Җыентык үзенең тематикасы, эчтәлеге белән, төп лирик авазы белән бер бөтен диярлек. Яшь шагыйрьне нәрсәләр рухландыра, ул нәрсәләр турында уйлана, аны нәрсәләр борчый соң? һәрбер яшь шагыйрьгә хас булганча, Рәшит Гәрәй дә барыннан элек үзенең яшьлек хисләре, матур омтылышлары, мәхәббәте турында җырлый. Ул әллә ни зур проблемалар күтәрми, тормышның катлаулы, төрле вакыйгалары эченә кереп китми әле. Ләкин аның җыйнак кына эшләнгән тасвирлары, җылы хис белән сугарылган лирик парчалары бүгенге яшь совет кешесенең якты уйтойгыларын чагылдыралар. Моны туган җиренә, туган якларына багышланган «Кыр казлары киткәндә», «Яшь тургай сайраганда», «Алгы рәткә басып» кебек шигырьләрдә һәм мәхәббәт, дуслык турындагы «Сөтләрең килсен», «Җилләр тидермәс идем», «Шатлыгынкайгың белән», «Мәхәббәт өмет бит ул» кебек эчке җылылык белән язылган лирик уйлануларда яхшы сизәргә мөмкин. Шагыйрьнең көче, үзенчәлекле поэтик табышлары да нәкъ менә шушындый шигырьләрендә. Аңарда тапталмаган яңа образлар, яңа шигъри юллар иҗат итүгә омтылыш бар. «Әллә инде кошлар картаймыйлар, әллә инде күңел картаймый», «бөредәге хисләреңә җилләр тидермәс идем», «дуслык булган җирдә яшьлек җиңә, дуслык булган җирдә үлем юк» һ. б. ш. кебек матур әйтелгән мәгънәле шигъри юллар белән бизәлгән шигырьләр җыентыкта аз түгел. Шагыйрь «Алгы рәткә басып» дигән шигырендә Татарстанның уңышларын күреп шатлана, Россиядәге изелгән халыкларга жир бирелүе турындагы декретка В. И. Ленинның кул куюын, «республика буйди шагыйрь. Р. Гәрәй үзенең бер шигыре/ндә: XXI Рә ш и т Гәрәй. Тальян гар монь, Шигырьләр, Татарстан китап нәш рияты, 1961 ел, 58 бит. Йөрәк, гүя, алдан хәзерләнгән Авыл көен мактап җырларга»,— «туганнарны ң тттгү атлап лап таң беленүен», бердәм сафһтттт' баруын ' Күкь Җылы ку-.Д.. Аркабыздан сөй Елмаюы балкый (НОВН ЫҢ дә, ди. Чынлап та, ул — авыл егете, шигырьләре дә нигездә авыл тасвирлары, авыл сурәтләре белән тулы. Авылны ул якыннан тоя, балалык һәм яшьлек истәлекләре, мәхәббәт «бөреләре» дә авыл белән бәйләнгән. Күңелеңә тирәнрәк сеңгән нәрсә турында язу бик табигый күренеш, әлбрттә. Ләкин бу хәл яшь шагыйрьне тематик тарлыкка, яшьлек истәлекләре белән үзен чикләүгә һәм кабатланутаптануга илтмәскә тиеш. Рәшит Гәрәйнең кайбер шигырьләре аңа бу турыда җитди уйланырга кирәклеген искәртәләр. Бүгенге авыл турында поэзиябездә бик күп әйтелгән, бер җырдан икенчесенә күчеп йөргән «традицион» образларны кабатлаулар иҗатка һичбер нинди яңалык өсти алмый. Мәсәлән, «чишмәбез салкын сулы, бормалы язгы юлы», «көянтә, чиләген асып киләсе юлларына», «түбәдә күгәрченнәр парлап гөрлиләр һаман» кебек шигъри юллар, образлар, җитмәсә, шуларның барысы да егерме юллы бер кечкенә шигырьдә тезелеп китүләре («Их, шушы яз айлары») сәер һәм күңелсез күренеш. Моны шигырь өстендә җитәрлек эшләмәү, тапталган сукмактан гына бару бәласе итеп исәпләргә кирәк. Билгеле, төбендә бу поэтик фикер ярлылыгы белән бәйләнгән. «Мәңге китмәс идем» шигыре белән дә нәкъ шул ук хәл килеп чыккан. Монда шагыйрь туган җире, «бишектән үк якын күңелгә» булган «кайнар туфраклы» «изге җире» турында җырлый. Сүз юк, яхшы теләк. Ләкин шигырьдә яңалык юк, совет патриотизмы идеясенең конкрет яңа поэтик чагылышы күренми. Бу изге җирдә «сазларына батса аягың, чирәменә чыгып сөртәсең», «буразнага илткән сукмаклар эзләремне минем саклаган» (?!), монда «күлмәгемне кат-кат юганнар» шикелле ни мәгънә, ни шигъри сиземләү булмаган юллар нәрсәне аңлата алсын соң? Бүгенге авылдагы яңалыкларны, тарихи үзгәрешләрне күреп, аңлап җырларга омтылган шагыйрь яңа шигъри чараларны, образларны да таба, ача ала. Рәшит Гәрәйгә бигрәк тә менә шуңа җитди игътибар бирергә кирәк. «Тальян га р м ои ь» җыei 1ты гы и a, әйткәнебезчә, матур шигырьләр белән бергә, йомшаклары да кергән. Аларның һәркайсы яшь шагыйрьнең үсә баруын, эзләнүен, уңышын һәм уңышсызын да күрсәтәләр. «Муса җыры мине көчле иткән, Сәйдәш моңы күңелем эреткән», дип, шагыйрь үзенең янып иҗат итәргә теләвем, көчле поэзия юлында эшләргә омтылышын бик дөрес әйтә. Бу яхшы теләк вакытсыз масаюга, тынычлануга китермәс, яңа иҗади уңышларга ирештерер, дип ышанабыз.