Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИН МӘҢГЕ ЯШЬ

. Севастопольне немец илбасарлардан саклаганда батырларча һәлак булган пулеметчы кыз Нина Онилова истәлегенә. А*иң урамнар, яшел каштаннар... Мәйданнарың көзге шикелле. Үз көленнән туып яшәргән Мәгърур кала I — ул син бит инде! Еракларга балкып күренә Дан һәйкәле Сапун тавыннан, һәр килүче аңа баш иеп, Чәчәк салып уза яныннан. һәйкәлләрдән торган бу җирдә Күрдем, Нина, мәрмәр сыныңны. Күзәтәсең гүя үзәнне, Маңгаеңа куеп кулыңны. 1 ...Яуганмени яшел саранча, Мыжгып тора немец үзәндә. Таптап йөри дошман ил түрен... Хурлыгына ничек түзәргә?! Күзәтәсең, Нина, окоптан, Баскан җирең каты таш кына. Брустверга буең җитмәгәч, Таш тезгәнсең аяк астыңа. Әнкәң алган биек түфлиләр Куяр иде ярап биредә. Өлгермәдең, унны бетергәч, Биек түфли киеп йөрергә. Аягыңда солдат итеге, Пулеметны кыскан кулларың. Ут сызыгы, әнә, чик ясап, Киртәләгән яшьлек юлларын. I Мәгърур кала — Севастополь грекча «мәгъ- .рур кала» дигән сүз. 56 Яшәү өчен тибә бу йөрәк, Булсаң да син сугыш кырында... Уйлый Нина шушы минутта Салынмаган хаты турында. Яңа сүзләр өсти күңелдән, Рәтләгәндә патрон лентасын. ...Мәктәптәге соңгы кичәне Гомергә юк минем онтасым. Әй кул чаптык учлар кызганчы, Бөтерелдек җырлап, илереп. Очты бәхет безнең каршыга, Ал җилкәнен гүя киереп. Таралганда шаулы кичәдән Бакчаларда кошлар уянды. Әйткән сүзең, Коля, хәтердә: «Кочар идем бөтен дөньяны...» — Сул канаттан — авыр танклар! — Килде дошман тагын аңына. Ничәнче кат, җуеп акылын, Ыргыла ул Сапун тавына. Салкын җилен өрә декабрь, Кояш яна күктә кызарып. Ташып чыгар төсле ярлардан, Кара диңгез куя кузгалып. Дәшми Сапун... Нәфрәт ярсуын Бер секундка тагын тыясы... — Җитте сезгә, чума этләре, Юк, тәтемәс Кырым кояшы! Уйната кыз үлем буранын... — Менә шулай кирәк кыйнарга! — Чал сакалын җилпеп Толстой Рәхмәт укый гүя Нинага. Пулеметка таба шуыша Коралланган фашист өере. Буып тора кызның сулышын Бугаздагы нәфрәт төере. Менә алар, чуен каскадан, Күкерт төсле шинель кигәннәр. Европаның матур кызларын Мәсхәрәләп, бире килгәннәр. ...Юк, йозагын бирмәм ачарга, Каерсаң да диңгез капкасын. Үле гәүдәм аша үтсәң дә, Теләгәнең, дошман, тапмассыңГ Күтәрелә Нина окоптан, Алга ыргый җитез ук булып. 5Т Тетрәнүе үчле йөрәкнең Автоматка- күчә ток булып. Батальоннар баса аякка, Ташланалар бердәм һөҗүмгә. Алдан бара сары чәчле кыз, Тыелмас көч сизеп үзеңдә. — Мопсыннан да, дошман, авыз ит! — Ул «лимонка» тотып кизәнде... Тылдан төшеп берсе, Нинаның Җилкәсенә атып җибәрде. Кыз тураеп басты кинәттән, Вак тир бәреп чыкты йөзенә. — Ух, кабахәт! — Нина буылып, Әйтә алды тик бер сүз ,генә. Уң кулында калды «лимонка»... Үч алмыйча ничек түзәргә? Батальоннар, давыл уйнатып, Бәреп керде Алтын үзәнгә! II Ул җиде көн ятты санбатта, Уттай янып чыкты төннәрен. Үлем килгәч, җиде тәүлек ул Сүндермичә тотты йөрәген: — Таралыгыз, кара болытлар, Яшермәгез кояш нурларын. Калдырмагыз мине ялгызым, Җырланмыйча калган җырларым... Көлеп торсын күктә ак аем, Чәчәк атсын язын сиреньнәр... Кабатлады гел бер исемне Үбелмичә калган иреннәр. Зәңгәр сөрем йөзә һавада, Борыннарга керә әчесе. ...Саф һавасын сулап Илемнең, Их, яшисе иде, яшисе. 2 Күзәтәсең гүя диңгезне, Каш өстенә кулың салгансың. Часовое булып тарихның, Мәңге шулай басып калгансың. Бөдрәләрең төшкән маңгайга, Аягыңда солдат итеге... II Сапун-тау буйлары шулай атала. Анда хәзер «Алтын үзән» исемле виноград совхозы урнашкан. Җир уянган саен йокыдан Таң нурлары юа битеңне. Сапун-тауда басып торасың, Күз йөртәсең кебек түбәнгә, — Тәлгәшләрен көчкә күтәреп, Виноградлар үскән үзәнгә. Саф гәрәбәсыман җимешләр Алсу төскә керә таңнарда. Алар шундый татлы, баллылар, — Яшәү көче уйный аларда. Кызлар килгән Алтын үзәйгә — Ерак түгел совхоз арасы. Чәчәк җыя-җыя кулыңа, Ярты гына чакрым барасы. Бер җилкенеп узар араны Аерып тора ләкин мәңгелек. Син килгәнсең, Нина, бу җиргә, Китәр өчен аңа ямь биреп. Солдат каны тамган кырларда Бакчаларның үсте яңасы. Гөрли, Нина, тирә-ягыңда Коммунистик хезмәт каласы. Вьетнам дуслар килгән кунакка, Гөл сибәләр синең түтәлгә. Килгән алар кояш эзеннән, Безнең җырны отып китәргә. Сиңа әле һаман унсигез, Унсигез яшь, Нина, бүген дә. Хыялларың белән яшь булып, Син яшисең безнең күңелдә.