СИГЕЗЕНЧЕСЕ КЕМ?
I БҮЛЕК
Васыять
1943 ел, октябрь.
Политик яктан гаепләнеп хөкем ителгән совет пленныйлары: Васильев Иван Иванович Шалмин Василий Ахматович Началов Михаил Романович Коротишко Петро Никитыч Мирояни Мироян (элекке район э^итәкчесе) Никелев Данил (газета хезмәткәре) Солтанов Фәһим Хыянәтче Баймурзин Рәфикъ Болар пленныйлар лагереннан күмәк качу оештыруда совет фикерен таратуда гаепләнәләр. Бу исемлек кем кулына төшсә дә күчереп танышларына туганнарына һәм Совет органнарына тапшырсын. Югарыда китерелгән васыятьнең бер күчермәсе минем кулда. Исемлектәге соңгы фамилия, минем уемча, шушы яктан әһәмияткә лаек: ул хыянәтче.булмаган тәкъдирдә, бәлкем, бу исемлек тә барлыкка килмәгән булыр иде. Анда күрсәтелгән кешеләрнең язмышы, бәлкем, мондый көенечле булмас иде. Әлеге хыянәтче аркасында тотылганнар ич алар! Ә ул хыянәтче күктән төшмәгән, җир астыннан, җәһәннәмнән дә чыкмаган. Гади кешеләрчә анадан туган да. менә безнең арабызда үсеп җитешкән. Ә без җинаятен эшләмәс борын аны танып, аралап алмаганбыз. Ялгыш якка борыла башлавын сизеп, ' аның тәрбиясенә патриотик юнәлеш бирә алмаганбыз. Нинди шартларда үсеп җитешкән соң ул? Менә шуны өйрәнү, әгәр шуңар охшашлы шартлар хәзерге чорда да безнең арабызда бар икән, аларны юк итү өчен кискен көрәш алып бару—безнең бурыч. Бу исемлек кулга төшкәндә мин көньяктагы шәһәрләрнең берсендә, нәкъ әнә шул «хыя’нэтче Баймурзин» семьясының өендә, койка яллап’ ял итә идем. В 68 Ял итүчеләр бер мин генә түгел. Торак зал шактый зур, ә койкалар заказ буенча ясалган кебек тар булганга, теләсәң кайда сыйдырып була. Өй хуҗасы — 45 яшьләрендәге бер ханым, Баймурзинның буйга җиткән кызы Роза белән берлектә, шул койкалардан килгән акча исәбенә көн күрә икән. Срогыбыз тулып, китәр көнне генә мин әлеге исемлеккә әһәмият бирдем. Башкалар, китү дәрте белән җилкенеп, ул кәгазьгә борылып та карыйсылары килмәде. Хәтта бер иптәш: «Бу үзенә бертөрле реклама,— дип куйды, — башта безнең күңелләрне, аннары акчаларны җәлеп итү чарасы бу...» Шаяртып әйтелгән бу сүзләрнең чынбарлыкта нигезе бар: ул елларны урам чатына чыгып, чулак, я чатан икәнен күрсәтеп, хәер-сәдака көтеп утыручылар күренгәли иде. Ләкин бу семьяның шундый теләк белән мораль яраны күрсәтүенә минем ышанасым килмәде. Башкалар төялешеп автовокзалга киткәч тә, мин, шушы кәгазьне тотып, яңадан хуҗалар яши торган якка кердем. Өстәл янына утырган Роза каршына бардым. — Минем әти хыянәтче түгел!—диде ул. Мин Розадан бары тик шул сүзләрне генә ишеттем. — Минем әти хыянәтче түгел! — дип, ул алдына мин куйган теге исемлекне укыды да, өстәлдәге чүп кебек итеп, читкә сыпырды. Мин этажеркага күз төшердем. Аның өске катында Баймурзинның сары балчыктан гына ясалган кечкенә бюсты бар иде. Ул акка буяп, гипс төсенә кертелгән. — Моны кем ясады? — дип сорадым мин Розадан. — Бездә әсирлектән азат ителеп, иленә кайтып баручы бер немец солдаты, — дип җавап бирде Роза. — Иделдә пароходта барганда, әтинең фоторәсеменә карап ясады... Каядыр чыгып йөргән җиреннән кызның апасы — әлеге ханым килеп керде. Татьяна Николаевна Якимованың (ул ханымны шулай атыйлар) күзләре сәер: кызның күзләренә охшаудан тыш, ул күзләрдә ниндидер ялтырау чагыла. Шуның белән бергә аларда билгесезлек томаны. Табигатьтә «ялтыравыклы томан» төшенчәсенә туры килгән сыйфат булса, бәлки, ул хатын күзләрен бераз хәтерләтер иде. Хатын керү белән, кыз чыгып китте. Өстәлдә калган документ минем өчен генә яңа, ә хатынга күптән таныш булырга кирәк; ул, кәгазьгә күз төшереп алгач та, болай диде: — Нинди бала үз атасының хыянәтче булуын теләсен! Мескен Розага да читен инде... Ул үз атасын герой итеп күз алдына китерергә тырыша. Ләкин бар кеше дә герой булып бетә алмый шул. Менә аның атасына кагылган кайбер документлар... Хатын миңа кәгазьләр төргәге сузды. Мин укый башладым. Менә Бай.мурзин турында «N» частеның партбюро утырышы беркетмәсе: «Тыңладык: Баймурзин иптәш эшен. Карар кылдык: Баймурзин иптәшне партбюро секретарьлыгыннан азат итәргә. 15 май, 1931 ел». Бу документ битенең теге ягында беркетмәнең сорау-җавап рәвешендә язылган өлеше бар. Аңардан шул аңлашыла — Баймурзин суга батып үзен үзе үтерергә теләгән. «Мондый эшкә сезне ни этәрде?»—дигән сорауга Баймурзинның сорау рәвешендә биргән җавабы язылган: «Ә сез вераның ни икәнен беләсезме?» Шуннан соң язылган диалог болай тәмамлана: «Сорау: — Нинди верадыр бит: зур хәреф белән языла торганы булса, Вера — кеше исеме. Шулаймы? 69 Бай мурзин: — Әйе. Зур хәреф белән язылган Кешегә лаек Вера турында сүз бара: Надежда һәм Любовь кебек үк Вера... Сорау: — Моны ничек аңларга? Сезнең семьяга өченче берәү катнашып, ышанычыгызны, өметегезне өзгән дип аңларгамы? Бай мурзин: — Бу турыда сез беләсез дип уйлыйм. Реплика: — Конкретрак... Баймурзин:— Мин бик конкрет сөйлим. Сорау: — Вера исемле хатын-кыз катнашкан дип аңларгамы? (Баймурзин җавап бирми.) Замполит: — Иптәшләр, алай төпченү белән шөгыльләнмик...» Шул урында беркетмә кәгазенең бите тулган. Ә дәвамы бармы, булса— кайда? — Моны Татьяна Николаевна Якимова үзе дә белми. Шуннан соңгы биттә язылганнарның датасы да, эчтәлеге дә башка: «Н» шәһәре Совет районының № нче детдом директорына. 9 яшьлек ятим кыз Баймурзина Роза Рәфиковнаны район опека бүлеге инспекторы Салахова иптәш ярдәмендә Сезнең балалар йортына тәрбиягә озатабыз. Янында туу урыны һәм датасы турында загс справкасы. Кызның әнисе үлгән, әтисе ташлап киткән. * 15 август, 1933 ел». Моңа райисполкомның опека бүлеге мөдире кул куйган. Болардан тыш тагын бер документ бар. Анысы — Баймурзин хезмәт иткән авиачастьта чыга торган күп тиражлы газетаның баш мәкаләсе. Анда сугышчылар һәр яктан югары әзерлекле политик уяу булырга чакырылган. Гыйбрәт өчен бер тискәре факт та китерелгән: Баймур- зинның семья, тормыш мәсьәләләренә обывательләрчә чикле карашы, хатыны белән аерылышуы, иптәшләренә карата ышанычын югалтуы ту_ рында әйтелгән. Мәсьәлә инде ачык: Баймурзинның обывательлеге аны партия эшеннән читкә этәргән. Семьяга да кагылып, аны да җимереп узган һәм ахыр чиктә илгә хыянәт белән тәмамланган. Мин чемоданымны алдым да саубуллашып чыгып киттем. Баскычтан төшеп җиткәндә, каршыма Роза килеп басты. Аның белән дә хушлаштым. Ә ул җавап урынына болай диде: — Сез әтием турында апам әйткәннәргә ышанмагыз! Ялгызымны очратып, әнә шул сүзләрне әйтер өчен мине көтеп торганына төшендем. Әтисен яхшы итеп күрсәтергә тырышуы өчен аны кызгандым: документлар күрсәтүенчә, атасы аны кечкенә чагында ук ташлап киткән, ә соңыннан илгә хыянәтчелеккә кадәр барып җиткән була торып, кызның аңардан йөз чөерми, аны якларга тырышып яшәве минем күңелне тетрәтте. Балаларның әтиле булырга теләве нинди көчле хис икән! Ата кеше менә шуны гына төшенгән, тойган булса да, бәлки, коточкыч упкынга егылмас, бу саф ышанычны акларга-тырышкан булыр иде! Мин кайтып киттем. Роза белән соңгы очрашудан туган көенечле хис акрынлап таралды. 1950 еллар тирәсе иде бу. Шул вакыттан алып ун ел үтте. Мин тагын шул ук шәһәргә ялга бардым. Сугыш эзләре инде беткән, яңа санаторийлар, ял йортлары, яңа тораклар төзелгән. Ял итүчеләр саны тагын да арта төшкән иде. Мин бу юлы курсовка белән түгел, путевка белән килдем. Торакка урнашып, шәһәргә йөрергә чыктым. Күңелдә ун ел элек булган хәлләр турында истәлекләр яңарды. Аякларым үзләреннән үзләре Татьяна Николаевна Якимоваларга, ягъни Роза Баймурзиналар ягына илтте. Менә алар торган өй. Баскычтан менеп, кайчандыр үзем яшәгән бүлмәгә кердем. «Бәрхет сезоны»ның якты кояшыннан кергән күзләрем өй эңгеренә 70 күнеккәч тә, мин өй эчендәге әйберләрнең моннан ун ел элекке тәртип белән урнаштырылган килеш торганын күрдем Тик ишек каккач: «Керегез!» — дип, ирләр тавышы ишетелгән кебек булса да, хәзер бүлмәдә хатын-кызлар яшәвен күрдем. Алар: — Түрдән узыгыз, яшь кеше! — дип, миңа, илледән узган картка эндәшкәч, кызларның шаян күңелле халык икәнлеге искә төште: димәк, ирләр тавышы белән «керегез!» дип шаярып кычкырганнар... Хуҗаларның өйдә юк икәнен белгәч тә, яшьләр белән тел кайрашып утырмый чыгып китәргә ашыктым. «Ни йомыш иде соң?» — дип сорауларына: «Торак мәйдан кирәк иде», — дип җавап кайтардым. Болай диделәр: — Семьягыз зурмы? Менә без яшәгән зал сезне канәгатьләндерерме? Канәгатьләндерсә, бераз сабыр итегез. Иптәшләр судының карары көтелә. Бәлки, без моннан күчерелербез дә, сез бер ялгызыгыз бу мәйданны биләрсез... Көзге каршында урамга чыгарга әзерләнеп, киенеп-ясанып торучы кызга башкаларының: — Бар инде, суд нәтиҗәсен белешеп кайт, аннары карарбыз,— диюләреннән иптәшләр суды турында сөйләүләре җитди икәне аңлашылды. Ни булса да, миңа шулай сизелде. Көзге алдындагы кыз, эшен бетереп, минем артымнан ук урамга чыкты. Чынлап сөйләргә яраткан олы кеше янында, ягъни минем янымда, ул кыз да җитдиләшеп, кыскача гына мйңа эшне аңлатып бирде. Болар торагының хуҗа хатыны, унбиш еллар буе беркайда эшләми, ялга килүчеләргә, туристларга койка, торак биреп, шуның хисабына яши һәм байлык җыйный икән. Бу инде әрәм тамаклык кына түгел, спекуляция статьясына туры килә. Менә бүген җәмәгатьчелек судында Татьяна Николаевнаның шушы эше карала икән. Аның төзелештә эшли торган Роза исемле кыз туганы бар, ул хәзер ике айга отпускага кайткан икән. Ул, Татьяна Николаевнаны яклыйсы урынга, аңар каршы позициягә баскан: суд карамагына шундый материаллар туплап биргән, бу квартираның Татьяна Якимова һәм ире Чепчиков тарафыннан бөтенләй законсыз, алдау юлы белән үзләштерелгән икәне ачылган. Татьяна Николаевна, судкача булган тикшерелү вакытында эшенең начарлыгын сизеп, армиядә хезмәт итүче улына телеграмма суккан. Улы кайткан. Ләкин кыз кулындагы материаллар шундый нигезле булганнар, аларны карап чыгу белән улы да, аларны дөресләп, анасына каршы якка баскан. Кыз соңыннан болай диде: — Менә без, ул хатын торагында яшәүчеләр, кызыксынабыз: суд карары безгә дә килеп тиярме, әллә срогыбыз беткәнче шунда калдырырлармы? Без клубка килеп җиткәндә, суд инде тәмамланган, залдан чыккан кайберәүләр ишек төбендә гәпләшә, кайберәүләре сөйләшә-сөйләшә тарала иде. Шундый сүзләр колакка чалынып калды: — Кара син аны, кызны әйтәм, нинди чая! — Шулай булмый ярамый да: атасының намусын да яклый бит әнә, үз канын яклый. — Алай дияр идең, нигә алайса Татьяна Николаевнаның үз улы үз канын якламый, анасына каршы бара? Юк, эш канда түгел, эш дөреслектә! z Без залга кердек. Түрдә, өстәл янына утырган олы яшьтәге бер хатын янына яшь кенә бер хатын-кыз иелгән, олысы аңар кәгазьләр папкасын тәкъдим итеп утыра иде. — Бу безнең архивта әрәм булып кына ятачак, — диде олысы яшенә.— Боларны туплар өчен күпме вакыт сарыф иткәнсең, никадәр көч түккәнсең, алып кит! 71 — Нишләтим мин аны, хәзер ниемә кирәк ул, — диде яше. — Язучылар, журналистлар аз түгел бу шәһәрдә. Бир берсенә, шуларга нигезләп, бер әсәр язмасмы ичмасам.‘Аның кебекләргә гыйбрәт булыр иде, — дип, олы яшьтәге хатын, ияге белән ишарә кылып, залның ишек ягындагы почмагына күрсәтте.'Мин дә шунда таба карадым. Анда бер ялгызы утырган хатын-кыз нечкә шәлен күзләре өстенә куыш итеп шундый түбән төшергән иде, йөзен күреп булмады. Ул Татьяна Николаевна икән. Мин башымны өстәлгә таба борганда, яшь хатын-кыз дигәнем—Роза миңа текәлеп карап тора иде. Исәнләштек. Роза миңа хаклыкның җиңеп чыгуын әйтте. Документларны алыр кеше табылганга, өстеннән зур эш төшкән кебек итеп, папканы миңа тапшырды. ...Папкадагы документлар шундый тәртипкә салынганнар, аларда чагылган вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан үтәләр. Шуның өчен мин ул тәртипне үзгәртергә кирәк тапмадым, шул килеш күчердем: «Саумы, Баймурзин дус! «Хуҗам хатыны бар чакта нигә мин өйләним?» — дип әйткән ди бер хезмәтче. Авиациянең барлык таләпләренә җавап биргән, законлы хатының кебек үзеңнең төп аэродромыңнан аерылып, кыр аэродромында каңгырып йөрүләре кыен түгелме? Мин терелдем, ләкин, сезнең янга очам дигәндә генә, туктатып калдылар. «Хезмәтчеләр» килде. Безнең төп аэродром буш ятмый: Ерак Көнчыгышка очып үтүчеләр туктап, ял итеп, бензин һәм май тутырып китәләр. Мин көн аралаш дежурлык итәм. Безнең кунак өе генә аларны сыйдыра алмый, әлбәттә. Аларны квартирабызда да кундырырга туры килә. Шул чак кем хезмәтче, ә кем хуҗа? Аңлый алмассың. Маяковскийча кыска һәм образлы итеп әйткәндә, квартирадан алып, сөюгәчә барысы белән дә тәэмин итәбез. Сүз простои, гөнаһлы фани дөнья хатыннары турында барса, мин бу хатны язып та тормас идем, әлбәттә. Ләкин безнең авиагородокта бердәнбер фәрештә диярлек идеал хатын, гөнаһсызлыкның үрнәге булган Валентина Николаевна турында шундый сүз йөри бит! Мин, әлбәттә, гайбәткә юрадым. Дөрес, клубта кино караганда мин аны очып үтешли туктаган, колагына бинт чорнаган ике кубиклы берәү белән күрдем. Ләкин бу — кешене гаепләү өчен нигез була алмый. Өстәвенә, аның ул кавалеры радиатор кебек шадра, сөйкемсез. Кино башланып озак үтмәде, лента өзелеп, ут кабынгач, әйләнеп карасам, алар- ның урыннары буш калган иде инде. Кино беткәч, кайтышлый, квартирагызга кердем. Валя өйдә юк, сезгә аның әнисе Домникия Ивановна килгән, ул йокымсыраган Әскәргә урын җәя, ә Роза инде йоклый иде. Иртән теге шадраны күрдем. Өстендә—гимнастерка, билендә — сары каеш. Валя төнлә шуның белән йөргән ди, понимаешь? Мин, әлбәттә, ышанмадым. Хуш. Беренче Май бүләгеңне — «Беренче бишьеллыкның беренче елы ударнигы» грамотасын — политотделдан биргәннәр иде, шуны үзеңә җибәрәм. Почетлы исем белән котлап калам. Дустың Кузнецов». «Кадерле Валя! Авиагородокта калган бер иптәштән әле генә хат алдым. Хат эченә миңа бирелгән «Беренче бишьеллыкның беренче елы ударнигы» грамотасын да салып җибәргән. Моны мин шатлык дип атыйсым килми, зур юаныч булды дип әйтәсем килә. Бик моңсу да булып китте: әйтерсең лә, мин сабый бала һәм миңа «әниең үлде бит...» дип, юатып алма биргәннәр... 72 Чөнки ул иптәшем миңа шундый авыр нәрсәләр турында язган, хә? та «ник сабый түгелмен дә, нигә ул әнием үлү хәбәрен язмаган!» ди» уйладым. Аның хатының мәгънәсе шуны аңлата: син башка бер иптәШ не ярата башлагансың, имеш... Мин, әлбәттә, ышанмадым. Ул үзе Д; «ышанмыйм, гайбәттер» дип яза, ләкин гайбәт булгач, нигә язадыр- Белмим. Обывательләрчә, «ирен күрми тору аркасында, башкалар белән йөр* башлаган» дип нәтиҗә ясаудан мин бик ерак Син андый түгел. Тя* нигәдер отряд командиры кинәт кенә мине кыр аэродромыннан синен янга — төп аэродромга очырмакчы булып, маршрут тәкъдим итте Мин баш тарттым: «Хатынның үзеннән «һавалар торышы» турында хәбәр алмый торып, очмыйм», — дидем. Әгәр дә син чыннан да башка бер иптәшне яратасың икән, нигә миңа ул якка ашыгып очарга? Башка якка маршрут сызыгын сызарга кирәк, һәрхәлдә, мин сине башкаларга караганда якынрак, хәтта ин якын дус саныйм һәм, бу хатны алгач, озак көттерми, дөресен язарсын дип ышанам. Розаны һәм Әскәрне минем өчен үп! Сәлам белән иптәшең Рәфикъ. (Соң булса да әйтим, «Рәфикъ» гарәпчә чыннан да иптәш мәгънәсен аңлата. «Иптәш», «Юлдаш», хәтта «Сөяркә» мәгънәләрендә дә йөри».) «Рәфикъ! Сәлам! Балаларны үптем, ләкин кәефем кырылды әле—әни белән ызгыштык: аш янына утырганда Әскәр үзенең баш киемен салырга оныткан. Әни ачуланып, аның баш киемен салдырып ташлады. Тәрбиячеләр, бер үк эше өчен баланы берсе яклап, ә икенчесе гаепләп, бала алдында ук бәхәс куптарсалар, бу ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен дә төшенми әле, әнине әйтәм. Тешемне кысып булса да түздем бит менә, дорфалыгын тәнкыйть итеп, бала алдында әни белән бәхәсләшеп тормадым. Үз чиратында ул да шулай итәргә тиеш иде. Ә ул түзмәде, минем белән бала арасына килеп тыгылды. Эш болай булды. Әскәргә яңа киемнәрен—матрос формасын биргән идем. Менә ул аларны идәнгә салды да, тырышып-тырышып, таптый башлады. «Ник таптыйсың?» — дип сорадым. «Тик», — дип кенә җавап биреп куйды. Мин артык төпченеп сорашмадым, балаларның үз кагыйдәләре, үз дөньясы бар бит. Таптый икән, ниндидер сәбәбе бар, димәк. Шул чак бүлмәгә әни килеп керде дә, Әскәрне читкә этәреп, яман сүзләр белән орышып җибәрде... Баланың анасы — мин шунда идем ич, нигә аңар тыгылырга кирәк иде! Әскәр чыгып китте. Тәрәзәдән карасам—аэродром янындагы авылның искерәк кенә күлмәк кигән малайлары Әскәрне көтеп торалар. Димәк, безнең Әскәр үзенең иптәшләре арасында киеме белән аерылып, күзгә ташланып торасы килми. Беренче карауда начар эш булыгг күренгән кием таптауның төбендә әнә нинди күркәм сыйфат яшеренгән икән! Мин хатны бик озын итеп язарга утырган идем. Ләкин бүленергә туры килә: драмкружок членнары килеп керделәр. Бүген репетициябез икән. Мине көтеп торалар. Хатымны түгәрәкләп, язган кадәрлесен салып җибәрәм. Хат соңында искәртәм: минем «икенче иптәш»не син әйткән мәгънәдә яратканым юк. Мин бер генә иптәшне яратам, син аны беләсең. Уф... Исеңдәдер, кыш көне парашют белән сикергәндә оча сөягем авырткан иде. Ул чакны моңар әһәмият бирмәдем, менә шул сөягем торган саен авырта бара... 1 Валя». 7& «Кадерлем, Валя! Тагын әниең белән бәрелешүеңне язгансың. Зинһар, шуның аркасында нервларыңны бозма. Ихтыярсыздан кабатлана торган иске гореф-гадәтләр генә ич аңарда! Син шундый нәрсәләрне артык авыр кичерүчән. Бәлки, шундый холкың аркасында, уйчанланып, парашют белән сикергән чагыңда җил уңаена борылырга оныткансыңдыр әле! Вак-төяк ызгышларга төкер дә, рентгенга күрен һәм бүленеп калган хатыңны дәвам ит! Р. Б а й м у р з и н». «Рәфикъ! Бу — әүвәлге бүленгән хатымның дәвамы. Андагысы ни белән тәмамланган иде әле?.. Искә төште: «Мин башка иптәшне яратмыйм, тик бер генә иптәшне яратам, син аны беләсең»,—дигән идем, бугай... Чыннан да беләсең бит, Кимны яратам ич! Бу турыда мин сиңа ничә* тапкыр әйткән идем инде... Син үзең миннән: «Ни өчен мине яратасың?» — дип сораганда да, «Ким кебек ихтыярлы булуың өчен», — дип җавап бирә идем. Син моны никтер гел шаярту дип кенә аңлый идең һәм Кимнең кемлеге турында җентекләп сорашканың да булмады. Ләкин бу шаярту түгел. Шуңар күрә, Ким турында кызыксынырга теләмәвең минем эчне пошыра башлады. Матур идеме ул Ким? Юк, хәтта, ямьсез иде. Шадра. Әлегә кадәр аның турында гел «иде» дип сөйләдем. Хәзер алай әйтүнең кирәге юк, чөнки ул исән икән! Ул да очучы, тик истребитель- түгел, бомбардировщик. Минем туган авылны беләсең. Мин Кимны беренче кабат шунда, гражданнар сугышы чорында очраттым. Унҗиде яшьлек малай гына, ә үзе чекист. Мин 13 яшемдә, комсомолда да түгел идем әле. Байларның чекистлар турында .гайбәте миңа да тәэсир иткәндер, әлбәттә. Шундый коточкыч чекистларның берсе менә безнең авылда... Аның ямьсез, шадра булуы да чекистлар турындагы гайбәгтне дөресләгән кебек иде. Ләкин аның гади кешеләрне, авыл ярлыларын яклап дөреслек өчен көрәшүе үзе турында минем карашымны бик тиз үзгәртте: авыл кулаклары Кимны сүгеп, яисә аңардан зарланып үзара сөйләшкәннәрен ишетсәм, эчемнән генә: «Шулай кирәк сезгә!» — дип,, аларны гаепләп, Кимның эшен хуплап тора башладым. Хәтта күршебездәге кулакның (хәзерге җизни атасының) кайда икмәк яшерүен- эзәрләп, Кимга хәбәр иттем. Ким авылда комсомол оешмасы төзеде. Комсомолларга мылтык частьлары өйрәткәндә миңа да шунда булырга рөхсәт итә иде. (Аның батырлыкларын күкләргә ашырып мактый торган бер җыр да чыгарган идем, җыры онытылган, тик Кимның «биш потлы» пулеметны көпшәсе очыннан кабып күтәрә алганын әйтүем хәтеремдә). Ул, комсомолларны ияртеп, фронтка чыгып киткәндә дә алардан. каласым килмәде. Ике авыл арасында атыш башланган иде. Уйсу җиргә урнаштым да бушап калган пулемет тасмаларына патроннар тезеп илтә башладым. Гомеремдә беренче -кабат кол аж төбемнән пулялар сызгырып үтүен ишеттем: «Фю-фю» — һәм аңымны җуйдым. Битемдә ниндидер кайнар кытыршылык сизеп аңыма килдем: минем өчен легендар булган Ким, йөзен битемә куеп, елый иде... Аңыма килү белән ул шундый шатланды, бу елау, бу шатлыкның сәбәпчесе үзем булу минем өчен дөньяда бер зур шатлык иде! Моның өчен баш сөягемә ышкылып үткән пуляга рәхмәт әйтәсем килде... Ким, фронттан фронтка китеп, югалды. Мин укырга киттем. Синең, белән таныштым. Ә күңелемдә гел Ким иде. 74 Мине ризалата алмый тәкатең коргач һәм: «Я миңа чыгасың, яисә •мин дөнья йөзендә йөрмим», — дип янагач, мин сиңа чыктым. Синең янаудан куркып түгел, әлбәттә, шундый романтикалы сөюеңә баш неп риза булдым. Шуннан соң озак та үтмәде, Ким мине эзләп килеп тапты... Ләкин син аны күрмәдең, һәм мин дә бу күрешүне сиңа белдерми калдым. Шулчак сине аңар ни дәрәҗәдә күккә ашырып мактавымны белсәң иде! Кыска итеп әйткәндә, аны никадәр яратсам, сине шулкадәр мактадым! Мин уйлыйм, хәтта ышанам — очучылык эшен үзләштерүе дә, мөгаен, синнән көнләшеп, синнән калышмаска, бәлки уздырырга тырышып эшләнгәндер... Рәфикъ! Үзеңне кемгә охшатып яратуымны карап белергә телисеңме, кайтып кит, Ким хәзер монда! Юк, аның өчен генә чакырмыйм, борыныңны төшермә, үзеңне бик күрәсем килә! ...Рәфикъ! Әле генә хатыңны китереп бирделәр. Мине кайгыртуың өчен бик рәхмәт. Ләкин рентгенга күренмим әле... Миңа ни булгандыр, белмим, ләкин әлегә оча сөягем авырту бик кечкенә мәсьәлә булып калды. Хәтта мин аның ныграк авыртуын, минем күңелне физик сызлану белән мавыктыруын тели башладым... Ни турында әйтергә теләвемне сизенә торгандырсың: әйе, мин Кимны хәзер дә яратам! Син язган ниндидер «башка иптәш» түгел, нәкъ Кимның үзен! Аны монда очраткач ук йөрәгем «жу!» итеп киткән иде, тик мин бу хәлне вакытлыдыр, үтәр дип өметләндем. Ләкин — бушка! Ичмасам тагын, бәхетсезлеккә каршы (ә йөрәгем әйтә: «Бәхеткә каршы»), аның маршруты ягында һавалар бозылып, очып китәр вакыты кичектерелде. Рәфикъ, чын күңелдән, өзелеп чакырам — кайтып китче! Командирларың кайтырга тәкъдим иткәндә юкка баш тарткансың, җаным! Хәзер синең миңа, балаларга, семьябызга иң кирәк чагың. Сабырсызлык белән көтеп: синең Валя ң». «ТЕЛЕГРАММА Валентина Якимовага тчк Аерылышу котылгысыз һәм араны тизрәк—бер селтәнүдә өзү артыграк тчк Рәфикъ» «Рәфикъ! Ярый, мин китәм, чөнки бу иптәшлек түгел: «рентгенга күрен» дип, кайгыртучанлык күрсәткән буласың, ә үзеңне чакыргач, кайтасы урынга аерылу телеграммасы сугасың. Балаларның икәвен дә алып китәм: нинди ана балаларын калдыра .алыр иде! Бу хат кулыңа төшкәч үк шундый яңалыкларга сине әзерләр өчен мин барачак шәһәребез исемен конверт тышына ук язып куйдым. Хат .язарга теләсәң, шул шәһәрнең почтамтына минем исемгә «до востребования» яза тор. Ким да шунда кайта: аның колак тамыры шешеп, -әлегә очу эшеннән читләштерелде һәм озак вакытка ял бирелде. Валя» 75 «Валя! Уйлабрак карарсың да соңгы телеграммам өчен мине кичерерсең, әлбәттә. Мин сине үзем белән бергә торырга ничек мәҗбүр итим: синең йөрәгеңдә — Ким, ә мин аның бары тик күләгәсе икәнмен. Ул үзе үлгән булса, мин әле синең белән яши алыр идем, ләкин ул исән булып чыкты... Мин сине беләм бит, нртәме я соңмы барыбер миннән китәр идең: синең йөрәк омтылышыннан ярты юлда туктала торганнардан түгел. Син үзең дә шуны сизенеп, батканда саламга ябышкан кебек, миңа — күләгәгә ябышмакчы булдың. Ким белән күрешүеңне язган беренче хатыңны алгач ук, мин инде киләчәгемә өметне өздем. Ә китуен.'турындагы хатны иртәнге очулардан соң аэродром янындагы күлдә су кергәндә китереп бирделәр. Укыдым да, вышкага менеп, суга сикердем. Су астында уйлыйм: «Чыгаргамы, әллә су йотып, төптә калыргамы?» Баш өстемдәге дөньяның минем өчен яме калмады. Хәзер минем өчен яшәү юк, һәр секунды йөрәк күтәрә алмаслык газап кына, яну гына бар. Шуңардан котылу шифасы итеп су йоттым... Күл читендәге иптәшләрем мине сөйрәп чыгарганнар. Аңыма килгәндә, алар кулында кәгазь кисәге күреп, синнән килгән шомлы хат икәнен танып алдым һәм: «Нигә болар мине ирексезләп яшәтергә тырышалар?»— дип уйладым. Алар Кимны һәм сине әшәке сүзләр белән сүгәләр иде. Минем дә барлык газабым Кимга карата ачу һәм үч хисенә әверелә башлады. Ачу хисе ут өермәсе кебек минем хыялымны үч алу ягына очырып китте: «Ник Валя чакыргач кайтмадым? Ник мин җәза чигәм, ул җәзаны Ким кичерергә тиеш ич!» Андагы аэродромнан ерак түгел урманда кечкенә генә тау кадәр бер кырмыска оясы күреп хәйран калган идек бит! «Кайтырга иде дә, дип хыялландым мин, Кимның аяк-кулларын бәйләп, шул кырмыска оясына салырга иде. Анда да ул мин кичергән хәзерге газапның меңнән бер өлешен дә кичермәс иде...» Мин боларны шуның өчен язам, чөнки ул көннәр үтте, ул хисләр дә минем йөрәкне көйдереп, янып беттеләр... Ләкин беттеләрме икән? Башка вакытта, башка уңай белән, башкача бер рәвештә үсеп чыкмаслармы? Уяулык кирәк. Бәлки, син миндә әнә шундый ерткыч бар икәнен саф күңелең белән сизеп яшәгәнсең! Бәлки, шуңа күрә дә мин Кимны синең күңелеңнән кысрыклап чыгара алмаганмын! Беләсеңме, мин ул көннәрдә башка бер кешене чак кына үтерми калдым бит. Шәхси кичерешләргә бирелеп, хәрби хезмәтемне автомат булып кына башкару аркасында, беркөнне кабинага утырып, моторны ходка җибәргәндә, «От винта!» дигән команданы бирергә онытканмын. Винт (пропеллер) янында ук авиатехник тора икән, пропеллер аның фуражка козырегын чабып өзде. Үлем белән арасы бер вершок кына калды дигән сүз! Шул вакыйгадан соң ихтыярымны туплап, үземне кулга алдым. «Җитәрлек шаярдың, акылга утырырга вакыт!» — дип, иптәшләрем мине тәртипкә чакырдылар. Секретарьлыктан азат иттеләр. Күп тиражлы газетада басылган тәнкыйтьне, конвертка салып, сиңа җибәрәм. Укып, тагын бер кабат ышан: аерылган кешең «кемне югалттым бит!» дип үкендерерлек түгел! Шулай да, балаларым хакына акланырга, үземә төшкән бурычны үтәргә тырышачакмын. Ышан — әтиләре өчен киләчәктә аларның йөзе кызармас. Бүген үк аларга акча җибәрәм. Моннан соң да кичекми килеп торыр. Алай да, үги ата белән мөнәсәбәтләре ничек? Хуш! Бәхетле тормыш теләп, Рәфикъ» 76 «Рәфикъ дус! Сәлам күндерәм һәм якты дөньяда яшәп калуың белән котлыйм! Күзләреңне киңрәк ачып кара: дөнья матур! һәм мин үзем дә «әрәм булды» диярлек яр түгел. Алай да минем өчен чынлап торып үләргә әзер кешеләр бар икәнен белү күңелле! Карале, син нинди көнче икәнсең! Өч ел танышып йөреп, җиде ел бергә торып ничек шуны миңа сиздерми яши алдың! Ә мин: «Ник көнләшми икән бу?..» дип кайгыра торган идем. Инде, кырмыска оясы турында язганыңны укыгач, тынычландым. Ярый, анысы бер хәл. Ләкин аерылышуыбыз өчен бер үзең гаепләнеп, төрле бәлаләргә дучар булуың—гаделсезлек. Ул бәлаләрне хәлдән килгәнчә уртаклашу, җиңеләйтү теләге белән күп тиражлы газетагыз редакциясенә бер хат яздым. Моның өчен миңа ачуланмассың дип уйлыйм. Сәлам белән, дустың Вал я». «Күп тиражлы «Сугышчан әзерлек» редакциясенә. Хөрмәтле редакция! Минем элекке ирем Баймурзинны политик яктан да обыватель дип, семьясы таркалу өчен дә бер үзен генә гаепләп калдыруыгыз нигезсез дип саныйм. Семья ул бер кешедән генә тормый. Баймурзин кебек үк мин дә ул таркалган семьяның тулы хокуклы бер члены идем. Аның таркалуында мин дә (бәлки, Баймурзиннан да артыграктыр) гаепле. Бу турыда язар өчен редакция минем фикер белән кызыксынуны кирәк дип тапмаган икән, димәк, редакциядә эшләүчеләрнең үзләре арасында хатын, кызларга феодалларча караш бетеп җитмәгән дигән сүз. Бу — ачу китерерлек хәл. Инде хәзер, бик теләсәгез дә, мин сезнең белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшә алмас идем. Семья, мәхәббәт мәсьәләсе шундый катлаулы ул, шундый нечкә ул, аңа дорфа куллар белән кагылырга ярамый. Аның шундый яклары бар, ул турыда кешегә әйтү түгел, үзең дә белми тору яхшырак. Тик шуны кыю әйтә алам, без Баймурзин белән җиде ел буена, бер семья булып, тату яшәдек. Соңыннан килеп чыккан хәлләр буенча фикер алышу һәм аңлашулар нәтиҗәсендә икебез дә бер карарга килеп, риза булып аерылыштык. Моның өчен бер як та гаепле түгел һәм һичбер төрле очрак та кайсы якны булса да гаепләр өчен нигез була алмый. Ата-ана булгач, табигый, безнең балалар да булды Баймурзин белән алар арасында булган җылы мөнәсәбәт балаларыгыз белән сезнең арада бар микән, бу хатны укучылар?—белмим. Ә инде аерылышу нәтиҗәсендә Баймурзин каты кайгыга бирешеп, бер ахмаклык эшләп ташлаган икән һәм сүз шул турыда бара икән, минем ышанычым нык: Баймурзин андый ялгышны моннан соң инде беркайчан да кабатламаячак. Шуларны искә алып, аңар карата сизгер, большевикларча мөнәсәбәттә булуыгызны теләп, В. Якимова». «Сугышчан әзерлек» газетасының редколлегия утырышы протоколыннан 77 Күчермә Тыңладык: Якимова иптәш заявлениесен. К.а р а р кылдык: 1. Заявлениедә күрсәтелгәннәрне искә алырга. 2. Якын киләчәктәге номерларыбызның берсендә Баймурзин экипажы эшеннән уңай фактларны яктыртырга». (Искәрмә: Моннан соң күчереләчәк документлар бер ел үткәч язылганнар). «Хөрмәтле дускай, Валя! Җавап хаты язмый озак вакыт көттерергә туры килде, гафу ит. Чөнки синең редакциягә язган хатыңда белдергән ышанычыңны аклар өчен байтак тырышырга, эшләргә туры килде. Нәтиҗәдә минем экипаж рәхмәт артлы рәхмәт ала башлады. Кичә генә әле, үземә рәхмәт игълан итеп, приказ укыдылар. Нәрсә өчен дисеңме? Пустяк өчен: автомашинада китергәндә тәгәрәмәсеннәр дип бензин тулы тимер мичкәләр астына таш кыстырганнар. Ташка таш бәрелеп чаткы чыккан булса кирәк, мичкәдән сарыккан бензинга ут капкан. Шофер, шартлаудан сакланып, читкә йөгергән иде, мин кабинага элгән ут сүндергечне алып, эшкә җиктем. Шул гына. Бу турыда мин шуның өчен язам: әлеге рәхмәт приказы миңа тагын «син ятим инде» — дип, балага биргән алма кебек сизелде. Кешеләрнең ягымлы мөнәсәбәте мине моннан соң артык юата алмас, гел күңелне генә әрнетер микәнни?! Боларны кызгандырыр өчен яза дип уйлама, сине бер нәрсә белән шатландыра алам: мин өйләнәчәкмен. Кемгә, дисеңме? Теләсәм кемгә: син дә миңа иргә чыккансың икән, димәк, дөнья йөзендә миңа иргә чыкмаслык хатын-кыз бөтенләй юк... Ләкин мине башкалар өчен брак итеп калдырмадыңмы икән? Суга батудан коткарып, ясалма сулыш алдырган вакыттан башлап, гомер итүемне дә табигый түгел, ясалма кебөк сизәм. Җанда шундый салкынлык, әйтерсең лә, анда җылылык бөтенләй булмаган да. Хәтта күңел салкын якка таба тарта башлады. Төньякка эшкә китәсем килә. Минуска минус тапкырлангач, алгебрада плюс килеп чыккан кебек, җанымдагы салкынлык, Төньякныкы белән тапкырлангач, бәлки җылы тудырыр. Анда сыйныф булу ягыннан бетерелгән кулакларга самолет белән витамин ташырмын... Хуш! Р ә ф и к ъ». «Рәфикъ дус! Хатың соңында кулаклар турында ис-кә алгансың: Сүз җае чыкканда, мин дә бер кызык хәл турында әйтеп үтим: хәзер Ким белән без яшәгән өй — раскулачить ителгән җизниләр өе булып чыкты бит! Алар, шәһәргә күчеп, сәүдәгәр булып киткәннәр иде. Аларны Төньякка җибәреп, өйне чекистлар торагы иткәннәр... Димәк, мин хәзер элекке буржуй апалар-җизниләр өендә яшим! Син Төньякка барырсыңмы, юкмы, ә мин былтыр ук инде Роза «Әти кайда?» дип сорагач: «Илнең Төньяк чикләрендә сакта (на часах) тора», дип җавап биргән идем. Розам шулчак, бер урындыкны икенчесе өстенә куеп, югары үрмәли башлады. «Нишлисең?» дип сораган идем, югарыдагы стена сәгатенә күрсәтте: «Аның өстенә менеп басам, мин дә әти кебек на часах торасым килә», — ди... 78 ү.лЛаЛа’ДарЧа . җ ^’1әрләр» бзлаларча зиһеилеләр алар. Табышмаклар •ч ^- аР ып’ ^ерберсенә әйтешәләр. Роза тротуарда үсеп утырган г^Дара^ЛЛа да: . В. Н. ЯКИМОВА «Гарнизоныбыздагы хатын-кызлар арасында актив җәмәгать эш- леклесе, төкәнмәс энергиясе белән үзен танытып өлгергән Валентина Николаевна Якимова каты авырудан соң вафат булды. Семьясының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Бер төркем иптәшләре». АВТОРДАН Бу некролог басылган газетада Валяның кара каймага уралган рәсеме дә урнаштырылганАның капризлы һәм садә табигатенә килешеп торган бөдрә хәрефләр белән язылган хат һәм башка язмалар да шушы биттә тукталып кала. Мин дә, шушы урында кулымдагы документларны күчерүдән туктап, тәнәфес ясамакчы һәм моннан соңгы күчермәләрне икенче бүлек дип башлап китмәкче булам. Күчерелгән документлар Баймурзин турында әлегә тик бер ачыш ясыйлар — ул үзенең балаларын, хатыны үлгәч тә, ташлап китмәгән, алар үзара килешеп аерылышканнар икән. Тик ул кадәресе әле аны аклап нәтиҗә ясарга нигез була алмый. Киләсе күчермәләр нәрсә күрсәтер? II БҮЛЕК «Сәлам, Мәдинә! Кичә сәгать егерме бердә, ягъни кичке тугызда дустыбыз Валя вафат булган шәһәргә килеп төштем. Сиңа шул турыда телеграмма суктым да мәрхүмәнең хатында язылган телефон буенча автоматтан шалтыраттым. Бер хатын-кыз җавап бирде. Әлбәттә, Валя күптән, моннан биш көн элек җирләнгән. Мин, балалар турында сораша башлап, кем икәнемне аңар хәбәр иткәч, әлеге хатын-кыз сөйләшүдән тукталды. Кабат шалтыратуларым нәтиҗәсез калды. Такси алып, өйләренә бардым. Минем белән сөйләшүче кеше Валяның апасы бугай, ләкин ул, нигәдер, телефон аша сөйләшүен оныткансыман итенде. Сорашуларыма томанлы җаваплар кайтарды. Балалар өйдә юк иде. Алар турында сорашкач: «Кайгылы өйдә тотмас өчен, аларны әбиләре алып китте бугай», — дип җавап кайтарды. Ул хатынның күзләре дә «белмим» дигән кебек билгесез бер. төстә. Ул иренең өч ел Төньякта эшләвен, хәзер, дәүләт срогын тутырып, ике айга отпускага кайтачагын, ә семьясының инде бөтенләйгә кайткан икәнлеген әйтте. Семьясы — өч бала, үзләре — ата һәм ана — икәү, барлыгы биш җан икән. Без сөйләшкәндә эреле-ваклы ир һәм кыз балаларының әле берсе, әле икенчесе кереп һәм чыгып йөрделәр. Мин тагын балалар турында сораша башлагач, ул кинәт кенә миңа мондый тәкъдим ясады: «Үги ана ни дисәң дә үги ана була инде ул. Менә мин ичмасам аларның әниләре белән бертуган апасы, аларны, әлбәттә, кыерсытмам. Ирем кайтыр да, отпускасы узгач, тагын Төньякка китәр, күп акча эшләр. Семьяны бик ансат тәэмин итә алырбыз. Балаларыгыз бездә калсын! Телисез икән, без аларны үз балаларыбыз итеп законлаштырырбыз да, материаль яктан аларны тәэмин итүдән сез бөтенләй азат булырсыз...» Турысын әйтим, әлегә кадәр рәтләп сөйләшергә дә теләмәгән кешенең шулкадәр тиз ачылып, яктырып китүеннән югалып калдым. Шахмат уенындагы кебек тактик ход ясап, «уйлап карарга кирәк» дигән булдым. Мин бу хатны иртән сәгать биштә уянып яздым. Дөресен генә әйткәндә, мин йокламадым да. Кайда соң балалар? Әйтерсең лә, мин ниндидер серле утрауда. Көннәр аяз тора. Мин сиңа көн саен хат язып, авиапочта белән җибәрә торырмын. Хуш! Рәфикъ. 23 ноябрь, 1934 ел». «Мәдинә!: Көн саен гына түгел, бүген икенче хат язам. Бәлкем, анда бу өй хәлләрен, балаларның кайдалыгын «беләләрдер дип, 1иртән торып, управдомга кердем. Сораштым. Башта анда бу сорауга гаҗәпләнделәр кебек сизелде. ■Аннары берсе, мыскыллаган тон белән: «Әти кеше сез буласызмыни инде?» — дип сорады. Ә икенчесе, минем җавапны да көтмичә: «Алар- га — очучыларга ни, дөнья тубыктан. Шәһәр саен хатын...» — дип куйды. Шуннан соң мондый сөйләшү булып алды: — Кайчан килдегез? — Кичә, кич белән. — Кайда кундыгыз? — Мәрхүмә яшәгән квартирада. — Карале, яхшы кешеләр икән үзләре, кундырганнар... Мин соңгы сүзләрне үземчә аңладым: чит шәһәрдә кунар өчен «милициягә барып теркәлергә кирәктер бит, ә болар теркәлмәгән кешене кундырганнар... Шунда мин управдом кешеләреннән квартирага теркәлү тәртибен сораштым. — Сезне теркәр өчен ул квартирада яшәүчеләрнең ризалыгы кирәк,— дип, тутырырга бер бланк бирделәр. Шуннан соң сөйләшәселәре килмәде. Сөйләшмәсәләр сөйләшмәсеннәр. Минем кайгым шул — балаларны ничек табарга? Милициягә мөрәҗәгать итәргәме? Башта әбиләренә барасы иде. Аның адресын Валя үзенең бер хатында хәбәр иткән иде бугай, эзләп кара әле! Хуш. Хат көт. Р ә ф и к ъ. , 23 ноябрь, 1934».^ «Рәфикъ! Балаларны чит берәүгә бирү турында ничек телең әйләнде! Гомер буена вөҗдан газабына дучар буласың киләме әллә?! Балаларны ал да кайт! Нади белән Дина аларны көтеп арыдылар инде. Хәзер дә Нади әнә үзенең уенчыкларын алып утырган да: 6. »С. Ә.“№6. ci 82 / «Бусы — Розага, бусы — үземә, бусы — Розага...» —дип икегә аера. Очраклыдырмы, әллә белеп эшлиме—иң яраткан уенчыклары Розага туры килә. Ә Дина, зуррак кеше, мөһимрәк мәсьәләләрне кайгырта: туганнары кайткач, кемнең койкасын кая куяр өчен урыннар билгели. Кайтканда, поезд, вагон номерларын әйтеп, телеграмма сук. Бары* быз бергә барып каршыларбыз. Балалар белән тимер юлда йөрү ирләр өчен кыен эш. Бәлки, юлда мин кирәк булырмын. Телеграмма сук, ә мин көттерми барып житәрмен. Торган өеңнең телефон номерын яз, шәһәр-ара телефон станциясенә барып шалтыратырмын. Юкса хат белән сөйләшү, авиапочта аша булса да, озак тоела. Балаларны күргәнсеңдер инде, минем өчен дә иркәлә! ...Бу конвертны ябыштырам дигәндә генә күрше Маруся апа безгә балта сорарга керде. Балтаның сабы какшаган икән, шуны Дина кухнядан алып кергән иде, Маруся апа болай диде: «Әвендәй әтиегез бар, ә балта сабыгыз какшаган...» Синең адреска әйтелгән бу «гаөпләү»дән Дина белән Нади кызып киттеләр. Бер-берсен бүлдереп, сине Маруся апага мактый, синең заслугаларыңны саный башладылар. «Ул әнә кухня өстәлен төзәтте... Урындык ясады... Мич капкачын беркетте...» һ. б. һ. б эшләреңне берсен дә калдырмый шундый итеп санап чыктылар, минем дә хәтеремдә калмаган эшләр ничек итеп балалар хәтеренә сыйган, дип, таң калып утырдым. Радиотехник ясап бирде дигән идең бит, хәтта күкәй кабыгындагы шул приемникны да син ясаган итеп күрсәттеләр. Аннары: «Әти өйдә юк шул, өйдә булса балта сабы да какшамый иде...» — дип, сапның бушаган урынына икәүләп йомычка кага башладылар... Рухыңны төшермә, киләчәк буын синең яклы! Үзебездән, Маруся ападан һәм барлык иптәшләреңнән сәлам. Алар сорашалар, кайгырталар һәм сәфәреңнең уңышлы тәмамлануын телиләр. Мәдинә, 25 ноябрь, 1934 ел»- «Мәдинә! Дина белән Надиның мине ничек аклауларын хатыңнан укыгач, үз туган балаларыма карата ышаныч тагын да какшый төште... Хәер, бәй- нәләбрәк языйм. Мин бит балаларымны биреп калдыру турындагы сүземне тактика өчен генә әйткәнемне сиңа язган идем бугай? Дөрес иттем дип уйлыйм: бирер өчен дә бирәсе объектның иясе булырга кирәк бит! Минем дә балаларның атасы’икәнемне белеп торсыннар! Менә нәкъ шуның аркасында хәбәр иткәннәр булырга кирәк, кичкә таба әбиләре балаларны алып килде. Ләкин... мин балаларны танымадым. Юк, төс-битләре ягыннан алар күп үзгәрмәгәннәр, ә мораль яктан танырлык түгел. Күрүем булды, мин ал арга таба омтылдым. Ә алар чигенделәр. Алар миннән качалар! Мин аптырап тирә-ягыма карандым. — Эш нәрсәдә? — дип сорадым. Әокәр дәшмәде. Тик Роза гына, кечкенәләргә хас беркатлылык белән, миңа үпкәле караш ташлады: — Эш нәрсәдә? — дисең. — Үзең беләсең. Безнең әни синең аркада үлгән... — дип куйды. Мин тагын аптырый төштем. Барлык акыл һәм хәтер көчемне җигеп, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырыштым... булдыра алмадым. Мин, Розага туры карап: 83 — Моны сиңа кем әйтте? — дип сорадым. Ул эндәшми генә Әскәргә таба карады. Абыйсы өйрәтә микәнни? Ә абыйсын кем өйрәткән? Әлбәттә, мәрхүмә әнисе түгел. Ул балаларда миңа карата мәхәббәттән башка хис тәрбияләмәде. Аның хатлары гына да моңар шаһит була ала. Беләсең, балалар белән мин бик тиз дуслашып китә алам. Үз балаларым читсенгәч, мин Валяның апасы Татьяна балалары белән сөйләшә башладым (сиңа яздыммы, юкмы — бүген аларның әтиләре дә кайтып житте). Әтиләре чыгып киткән арада, Розага яшьтәш бер кызын хәтта жилкәмә күтәрдем. Моны карап торган Роза, аңардан көнләшеп, яныма йөгереп килде дә, «Мине дә күтәр, әти, мине дә!» — дип, кулыма асылынды... Күрәсең, балаларны котыртып, бигрәк тә аналары үлү кебек зур травма вакытында төрле юк-барга ышандыру нинди җиңел булса, ул юк-бардан үз вакытында аларның күңелен пакьлау да кыен түгел икән. Тик миңа комачауламасыннар гына! Ләкин комачауладылар шул: тегесен төшереп, Розамны күтәргән генә идем, Роза абыйсына мактанып кычкырган гына иде, әбисе, ягъни Валяның һәм Татьянаның әнисе (Валя аны «Кабаниха» дип атаган иде), яныма йөгереп килде: — Сез аның әнисен саклый белмәдегез, үлеменә сәбәпче булдыгыз, инде кызының кулын каерасыз, аны да биртеп, гарип итеп калдырмакчы буласыз! — дип кычкырды. Роза, куркып, елап җибәрде. Җилкәмнән төшү белән почмакка, абыйсы артына яшеренде. Аны әбисе әйткән сүзләрнең мәгънәсеннән дә «бигрәк яман тавышы куркыткандыр, әлбәттә. Татьяна да ярсый, аның ире дә әтәчләнә башлады. Мин ирексездән Кимны искә төшердем: кайда ул? Аның тавышы бу квартетта нинди урын алыр? Кайсы тарафтанрак яңгырар иде икән? Әлбәттә, сүз көрәштереп торасым килмәде, ишек алдына чыктым һәм баскычка утырдым. Евгенийның шунда уйнап йөрүче 14—15 яшьлек Игорь исемле малае кыймый гына минем янга килде. Мин аның кулыннан тартып, иңемә кыскач, ул кыюланып китте. Петлицадагы кубиклар, кечкенә пропеллерлы җиз канатлар, җиңемдәге очучылар эмблемасы белән кызыксына башлады. Мин иренмичә аңлаттым һәм үз чиратымда Валя язмышы, Кимның кайдалыгы белән кызыксындым: «Бер васыять кебегрәк нәрсә юкмы?» Малай белми. Валя алар кайткан көнне үк больницага яткан, шуннан соң артык чыкмаган. Аның, янына әнисе һәм әбисе йөргән. Игорь, «Бераз көтегез әле» дип, кереп китте һәм зур гына кәгазьләр төргәге чыгарып бирде. Ул бары тик үзем язган хатлар җыйнамасы булып чыкты. Мәрхүмә аларны аерым туплап барган, күрәсең. Шулай да, бу төргәк аңардан калган бердәнбер истәлек булды. Мин, аларны караштырып, кадерле истәлекләргә чумдым... Ул төргәккә очраклы рәвештә килеп буталган бер-ике документ килеп чыкты. Берсе мәрхүмә кулы белән тутырылып, Кимга адресланган, ләкин, ни сәбәптәндер, җибәрелми калган телеграмма бланкасы. Эчтәлеге болай: «Мәскәү тчк Хәрби һава көчләренең үзәк очу комиссиясе тчк Сыналучы Вашкелиска тчк Вакыт үткәрми кайтып җит тчк Вал я». Бу телеграмма мине аеруча сагайтты: Валя исән чагында ук Кимның шундый комиссиягә китүен миңа язган иде. Бәлки, Валя бу телеграмманы каты авыргач, үлемен сизенеп язгандыр. Кайгылы ыгы-зыгы'арасында ул телеграмма җибәрелми калгандыр һәм Кимның өйдәге драмадан хәбәре юктыр! Читтән килеп кысылган документларның тагын берсе — Татьяна исеменә җибәрелгән телеграмма: «Балаларны нинди генә чаралар белән 6* 84 булса да, үз яныбызда калдырырга кирәк. Евгений», дигән. Датасы буенча Евгенийның юлда чагына туры килә. Мин ул телеграмманы адресатына — Татьянага кертеп бирдем. Ул бераз аптырап, югалып калды кебек. Рәхмәт тә, нәләт тә әйтмәде, һәм мин телеграф конторасына киттем: Кимга телеграмма сугарга! Әйе, вөҗданым миңа бу миссияне үз өстемә алырга кушты. Кимның миңа көндәш икәнен онытып булмаса да, мондый моментларда иске алышбирешләрне бер читкә куеп торырга, кешелек бурычын үтәргә- кирәк. Тик Валя әнисенең бу эшемә карата үзен сәер тотышы мине гаҗәпләндерде: — Кайтсын әле Ким, кирәгеңне бирер! — дип калды ул. Мин моңар әһәмият бирмәдем: кайгыдан мие түнгән ана ни әйтмәс. Ләкин күңелемдә башка бертөрле шик туды: кем белә, бәлки, Кимның кайтуын теләмичә, ул кайткалаганчы форсат алып, үз файдаларын күзәтер өчен Чепчикойлар өйдәге хәлләр турында хәбәр итми, Валя телеграммасын юри «онытып» калдырганнардыр? Мин үзем дә Валя үлеме турында читтән, очраклы рәвештә генә белдем ич! Юкса, балалар атасы буларак, мин беренче чиратта хәбәр алырга тиеш идем! Кичектем һәм нәтиҗәдә балаларым мине дошманнарча каршыладылар!.. Ким әле белмәгән булса, әлбәттә, Валяның үз кулы белән язган телеграмманы аңар сугарга кирәк. Мин ул бурычны үтәдем, һәм Валя текстына «Каты авырыйм», дип өстәдем. Кайта-кайта, Валя әнисенең сүзләрен аңларга тырышам: мин ничек итеп Валяның үлеменә сәбәпче булганмын? «Саклый алмадыгыз!» — диде ул. Кешене саклый алмау аны үтерү белән бермени? Бер уйласаң, аның логикасы гына түгел бит бу, гади кешеләрнең, бик күбесе шулай уйлый. Син хәтерлисеңдер, бәлки, татарда «Суга баткан Гайшә» бәете бар. Аның авторы (халык) баткан Гайшә исеменнән анага болай ди: «Дүшәмбе көн кер юарга ник җибәрдең, әнкәем, — Барма, Гайшә,—дигән булсаң, бармас идем, әнкәем...» Анасы кызын суга төртеп төшермәгән, хәтта ул: «Бар, кызым, керләреңне юып кайт», дип тә әйтмәгән. Ләкин «Барма!» дип тә әйтмәгән. Шуның аркасында кызының үлемендә гаепле булып калган... Болай уйлаганда, без һәммәбез дә бер-беребезнең үлеменә, яисә, киресенчә, үлемнән котылуына сәбәпче булабыз түгелме соң? Бу бербереңә сизгерлек мәсьәләсендә «сул бөгелеш»ме, әллә «Берләр — меңнәр өчен, меңнәр — берләр өчен» девизының нигезе шулмы? Ә миңа килгәндә, Валя егылып, оча сөяген бирткән көнне мин аңар «Сикермә/ Валя!» дип әйтмәдем. Алай гына түгел, үзем очкан самолетка утыртып, һавага алып мендем. «Пошла!» дип команда бирдем... Димәк, аның үлемендә гаебем Гайшә әнисенеке белән чагыштырмаслык зур! Шуларны уйлый-уйлый кайткач, Валя әнисенең миңа һөҗүме бик табигый булып сизелде: — Моннан соң күземә күренәсе булмагыз,—диде ул, —сезнең монда яшәргә хакыгыз юк! Шулай итеп, ул хокук турында искә төшерде. Бу мине үз хәлем турында җитдирәк уйланырга мәҗбүр итте, һәм мин юрист эзләп чыгып киттем: бездә хокук законнар белән билгеләнә ич, минем хәлдә калучыларга закон ничек карый, нишләргә куша икән? Динага һәм Надига рәх.мәт. Аларның яклавы минем өчен иң югары власть инстанциясе яклавыннан ким түгел! ...Хатны салырга да өлгермәдем, ялгап язар өчен әллә никадәр материал тупланды- 85 Әскәр өчен велосипед сатып алдым. Аны илтеп калдырдым да, юристны табып, үземнең баш җитмәслек катлаулы хәлләремне сөйләп бирдем. Ә ул боларның серен шундый гади итеп чиште, таң калдым! Әйе, тартма ансат кына ачыла икән. Юрист болай ди: «Сез ничек уйлыйсыз, мәрхүмәнең Төньяктан кайткан апасы белән җизнәсеиә торырга квартира кирәкме? Әлбәттә кирәк. Аналары, ягъни Валя Якимова үлгәч, квартира кемгә калган? Балаларга. Сез — аларның атасы —- табигый опекун буларак балаларны алсагыз, квартирага да хаклы буласыз. Иртәгә үк булмаса да, вакытлы прописка сроклары үткәч, сез мәрхүмәнең җизнәләрен куып чыгара аласыз. Инде төшендегезме, нигә алар балаларны сезгә каршы котырталар? Чөнки балалар алар өчен—(квартира дигән сүз. Юкса Көньягыбызның курорт шәһәрендә алар кебек сыйнфый чыгыш ягыннан буржуй нәселе булган кешеләр ничек итеп торакка урнаша алырлар иде? Мондый этлек турында аяусыз гади итеп сөйләп биргән юристка ышанасым, килми, аптырап калдым. Юрист минем халәтне сизенеп: «Андыйлардан зуррак этлекне дә көтәргә була», — диде. Бу көрәшнең объекты булган өйнең элекке хуҗасы алар икәнен белгәч, юрист болай дип өстәде: «Димәк, ул хосусый милектән алар- ның кендеге дә өзелеп җитмәгән икән әле. Яңадан шунда тамырлану өметенең ал арда нинди көчле икәнен аңларга тиешсез». Хәзер шикләнмим: Валя үлеме турында Кимга хәбәр итмәгәннәр икән, бу вакыт отар өчен, ул кайткалаганчы уйланып, төпләнеп калыр өчен эшләнгәндер... Игорьнең миңа тапшырган хатлар төргәгенә очраклы гына килеп кысылган телеграмманың да шул ук нәрсә турында сугылган икәнен сизендем: «Балаларны нинди генә юллар белән булса да үзебездә калдырырга...» дип үз балаларын түгел, минем балаларны күздә тотып язганнар, димәк! «Балаларны үзебездә калдырырга», — квартираны үзләрендә калдырырга, димәк! Менә ни өчен балаларым каршында мине кеше үтерүче итеп күрсәтәләр! Мин балалар янына кайтып кергәндә, өйдә Валяның апасы гына иде- Ул (әлеге кулак Чепчиковның хатыны) миңа көтелмәгән . рәвештә ягымлы йөз күрсәтте. Минем янга диванга килеп утырды. Мин’хәтта: «Әллә боларның вөҗданнары уянып, миңа карата мөнәсәбәтләре үзгәрдеме икән?» — дип уйлап алдым. Татьяна үзе ана кеше, ятим балалар артыннан каңгЫрып йөргән атага карата миһербаны уянса — бу бик табигый хәл бит! Нәкъ шулчакта күрше бүлмә ишеге ачылып, Татьянаның ире Евгений килеп керде. Ул, турыдан-туры хатыны янына килеп, аның яңагына чалтыратты. — Син нәрсә монда аулакта аның белән чытыкланып утырасың! — диде дә, кулыннан тоткан килеш, җилтерәтеп, үзе килеп чыккан бүлмәгә алып кереп китте. Үзе яңадан башын сузып, миңа: — Сез Валя белән яши алмадыгыз, инде безнең семьяны бозарга уйлыйсызмыни! Барып чыкмас... Сакланыгыз! — дип, ишекне каты итеп япты. Мин бу тамашаның «провокация максаты белән алдан уйлап оештырылган икәнен төшенмәгән булыр идем, бәлки. Ләкин юристның «Андыйлардан зуррак этлекне дә көтәргә була» дигән сүзләре миңа эшнең мәгънәсен төшендерде. Алар минем абруйны төшерү юлында өзлексез эшлиләр һәм теләкләренә, ирешәләр. Таныш юрист белән сөйләштем. Ул миңа моннан соң бу өйгә ялгыз килеш кереп йөрмәскә, райисполкомның опека бүлеге инспекторы белән берлектә барырга киңәш бирде. Акыллы киңәш! Шәһәрнең хәрби комендантына барып, кушар урын сорадым. Шәхси эш белән килүчеләр — соңгы чиратта. Мин соңгыларның да соңгысы 86 булып язылдым. «Риза булсагыз, постельсез генә бер буш бүлмә бар», диделәр. Бу хатны шуның сәкесенә сузылып яткан килеш язам. Үзем шактый ябыкканмын. Моны сәкенең катылыгы сиздерә. Син пешереп җибәргән ризыклар бетеп килә. Акча да чамалы. Мәдинә! Анда син безнең хуҗалык бүлеге башлыгын күреп, мина ризык аттестаты алып җибәрче! Хәзерге карточкалы заманда якын туганнарың өстендә торуы да уңайсыз булыр иде, ә мин бит бөтенләй таныш булмаган кешеләр арасында. Үтенеп, синең Р ә ф и г ы н. 25 ноябрь, 1934 ел». Т Е Л Е Г Р А М М А «Рафикъ Баймурзиига Квартираларына төкер зпт балаларны ал да кайт тчк Җавап бир зпт ник телефонга килмәдең тчк М ә д и н ә» «Мәдинәкәй! Әйе, мин квартираларына төкерәм. Ә телефонга ник килмәвемне, элекке хатымны укысаң, аңларсың: анда миңа керергә ярамый. Синең нинди телеграмма сугасыңны аңлаган кебек, мин инде, үземә калса, квартирага төкереп каравыбызга аларны ышандырырлык бер документ язган идем. А1енә аның копиясе: «Совет районының 8 нче участок нарсудына. Г р а ж да ни н Б а й м у р з и н Р а фи къ Расиховичтан. Г а р и з а Минем элекке хатыным Валентина Николаевна Якимова үлгәннәһ соң аның 1ике баласы — Әскәр Баймурзин һәм Роза Баймурзнна тәрбиячесез ятим калдылар. Мин, аларның атасы, аларны эшләгән урыныма — Казанга алып китәр өчен килдем. Шул эшне закон буенча нигезләп миңа — аларның табигый опекунына тапшыруыгызны үтенәм. Аларның монда яшәгән квартирасына претензиям юк. Минем эшләгән урынымда аларны тәрбияләү өчен барлык шартлар (шул җөмләдән квартира да) бар. Б а й м у р з и н». Иртәгесен, кыюлык итеп, Татьяналарга тагын ялгызым китте м- Чөнки райисполкомның опека бүлеге инспекторы минекенә караганда! мөһимрәк саналган эшләр белән йөри иде. Судка 'биргән әлеге гаризамның копиясен күрсәткәч, балаларның апалары, әбиләре... кыскасы, барсы да аптырап калдылар. Кабат-кабат укыдылар. Күзләре бигрәк тә гаризаның ахырына — «квартирага претензиям юк» дип язган урыннарына озак тукталды. Ләкин миңа бер җавап та бирә алмадылар. Телдән калдылар, диярсең. Хәтта минем кебек «уйлап карарбыз» дип тә әйтә алмадылар. Алар өчен төп мәсьәлә балалар язмышы түгел, ә бәлки квартира мәсьәләсе икәне ачык сизелде. Мин квартирага күңел сузмыйм икән, өстәвенә аларны балалардан да коткарам икән, бу бит аларның күңелләренә дә килмәгән бәхет! Алар бу бәхетне көтмәгәннәр, хәзер шуңар аптырап калдылар. Тынлык дәвам итә. Мин каранам — нишләргә? Янымда ук Евгенийның Роза кебек кечкенә кызы тора иде. Ә минем үз кызым Роза ераграк, почмакта тора. Мин Евгений кызының башыннан сыйпадым (алар бит үз балаларын миңа каршы котыртмыйлар, шуңа күрә балалары 87 миннән тартынмыйлар да). «Я, Казанга кунакка чакырсам барырсыңмы?»— дип сорадым мин аңардан. Балаларда чит җирләрне, чит шәһәрләрне күрү теләге бик зур була бит. Миңа җавап бирмәс борын ул әтисенә,, әнисенә карап алды- Аларның эндәшми торуларын ризалык билгесе итеп сизде, ахрысы, акрын гына «Барам» дип куйды. Ә мин күз кырыем белән үземнең Розамны күзәтәм. Ул, кызыксынып, тыңлап утырган урыныннан кузгалып куйды. Күзләрендә кызыгу очкыны кабынды, битләре алсуланып китте. Менә-менә ул «Мин дә барам, әти!» — дип йөгереп киләчәк! Ләкин әбисе эшне бозды. Ул Евгенийның кечкенә кызын минем яннан орышып җибәрде: «Нәрсә син күзеңне терәп, зурлар янында утырасың, бар теге якка!» — дип, үзе дә урыныннан торды. Олы оныгына кечкенә балаларны киендереп, урамга ук алып чыгарга кушты. Ә үзләре, авызларына су капкан кебек, һаман тын утырдылар. Күренеп тора — алар минем китүемне көтәләр, үзләре генә киңәшмәк- челәр. Мин чыгып киттем. Бу хатны суд канцеляриясенә дә язам. Суд минем жалобамны биш көннән тикшерәчәк. Тизрәк тикшереп, бер яклы итсен иде инде! Хуш! Р ә ф и к ъ». «Мәдинә! Кичә Евгенийның олы улы балаларны алып чыгып киткәндә, мин дә алар белән бергә чыгып китәсе калган. Заговорчыларның вакытлыча аптырашта калуыннан, атмосфераның бераз йомшаруыннан файдаланып, бәлки, балаларны үзем белән кайтырга күндергән булыр идем. Үзләре күнсәләр, мин бит аларны икесен ике иңбашыма күтәреп, җәяү алып кайтырга да риза. Ләкин соң шул инде.-. Семья кайгысы өстенә бүген башка зур бер кайгы күкрәп килде: Кировны үтергәннәр, сволочьлар! Бу олы кайгы вакытында семья кайгысын язып та тормас идем, ләкин, нигәдер, ил кайгысының да, семьядан килеп чыккан кайгының да масштаблары, сыйфатлары төрле булуга карамастан, төп сәбәпчеләре бер кебек тоела миңа... Балаларның әбиләре, апалары кичә үзләре генә калып киңәшкәннән соң миңа ышанмаска карар иткәннәре сизелә. Ни булса да, бүген, опека бүлеге инспекторы Салахова дигән ханым белән берлектә, алар- га барганда балалар миңа карата тагын дошманлаштырылгаинар иде инде. Бусында «эшләренең» масштабын киңәйтеп җибәргәннәр. Балалар янына керү белән мин нәкъ кичә Евгенийның кече кызыннан сораган кебек, үземнең Розама «Я, Казанга барасыңмы?» — дип башыннан сыйпамакчы идем, ул башын тартып: «Әйе, барырсың, син минем кулымны каерырга теләдең... Син Әскәрне имгәтер өчен күчәрен кискән велосипед китердең...» — дип әйтеп салды. Мин көлдем, ләкин ник көлгәнемә үкендем. Бу шәһәргә килү белән Әскәргә велосипед алып илтүемне сиңа язган идем, бугай. Әллә берәрсе шуның күчәрен пычкылап, аннары шуны минем балаларга күрсәткәнме? «Менә әтиегез нишли: сезне бир- теп үч алмакчы була», дигәнме? Әгәр дә мин чынлап торып бәхәсләшә башласам, юк, мин төзек велосипед китердем дисәм, бәлки Әскәр, мине «фаш итәргә» теләп, велосипедны китереп күрсәтер иде. Ләкин минем чын күңелдән көлүем балаларны бөтенләй коралсызландырып ташлады- Соңыннан, велосипедны күрсәтүләрен сорасам да, тыңламадылар. Минем вөҗданым сафлыгым сизенделәр. Ә мин «Ничек кенә булса да балаларны яныбызда калдырырга» дигән телеграмманың, юк, телеграмма түгел, программаның тормышка үткәрелүе өчен билгеләнә торган юлларның чиксез күп икәненә төшендем. 88 Ата белән балалар арасындагы хәлнең табигый булмавын инспектор сизде, әлбәттә. Балалар чыгып киткәч тә аларның әбисеннән: «Ник балаларны атасына каршы котыртасыз?» — дип .сорады. Карчык җавап бирергә әзерләнеп үк кергән икән. Миңа шундый ялалар яга, шундый эшләрдә гаепли башлады, аларны кылу түгел, уема китерү дә чирканыч. Башка «гөнаһларым» рәтеннән шуны да белдем —'күптән түгел генә әле, аулак вакыт туры китереп, азгын ният белән, Татьянага һөҗүм иткәнмен. Ярый, бәхеткә, ире Евгений күреп, хатынын коткарып калган. Кызымның кулын каерырга, улымны велосипедтан егып биртергә ният итүемне һ. б. язып та тормыйм, аларны син беләсең. Карчыкның бу саташуларыннан бигрәк, шуннан соң инспектормын миңа шикләнеп каравы гаҗәпләндерде: фактларны тикшерми торып, шикләнергә нинди нигез бар? Ләкин бар икән шул... Моны үземә карата әйтмим, гомумән алганда, шикләнеп карарлык аталар бар икән. Моны мин инспекторга ияреп, райисполкомга баргач белдем. Ике хатын, балаларын җитәкләгән кңлеш, аны көтеп торалар иде. Балалар да, аналары да начар гына киенгәннәр, ябыклар. Ә ата .кешеләр аларга алимент түләүдән качып йөриләр икән. Андый аталар, чыннан да, балалары үлсә шатланырлар гына иде! Аларның хатыннары — әнә шундый аналар арасында — «кабахәт ата» дигән формуланың тууы бик табигый. Кешенең холкы шундый бит: «Мин бәхетле семья төзедем. Тату яшибез. Балаларыбызның тамагы тук, өсте бөтен», — дип, дәүләт учреждениеләренә барып мактанырга яратмый. Инспектор Салахова янына да башына кайгы төшкән кешеләр аһ-зарларын белдерергә киләләр. Шуларны тыңлый-тыңлый аның башы бер якка чалышайгандыр, бәлки. Бетерелгән кулаклар сыйныфы урынына шапшак аталар барлыкка килгән кебек сизеләдер аңар. Безнең җәмәгатьчелек, матбугат андый әшәке аталар белән шундый кискен көрәш алып бара, шул шакшы җаннарга кизәнгән авыр кул безнең кебекләрнең башына да килеп төшә. Ә инде Татьяна кебекләр моңардан бик оста итеп файдаланалар икән. Райисполкомнан комендатурага кайтышлый мин балаларым торган йорт коймасы буйлап үттем. Ишек алдындагы балалар чыр-чуы арасында Әскәрнең дә тавышын ишетеп, капканы ачкан идем, шуны күрдем: карлыкның олы оныгы Әскәрне үрти дә качып китә. Ә Әскәр тегене куа, таш ата. Тидерә алмый: бердән, теге зур, җәһәт йөгерә. Икенчедән, ишек алдында салына башлаган таш бина бар. Теге шуның тәрәзәләренең әле берсеннән, әле икенчесеннән башын чыгарып. үрти. Янымнан узып барганда Әскәрнең кызарынган, ачулы, кызганыч йөзе миңа борылды. Әскәр мине күреп, бер секунд кына аптырап торды да, Татьяна малаена күрсәтеп: — Әти, бар әле, син төге яктан кер, ә мин бу яктан каршысына чыгыйм... Тотыйк әле шуны!—дип, үртәүчегә күрсәтте. Үземнең юри генә теге малайны Әскәр белән бергәләп куышасы,, аны тотып, Әскәр күңеле өчен генә, юри генә кыйнагандай итәсем килде: елаган балаларын юатыр өчен аналары ул егылган урыннан «үч алып» аяклары белән җиргә типкәлиләр ич! Минем дә Евгенийның, улына тузан кадәр дә ачуым килми, ләкин улым үтенә, нән бирле бу аның миңа беренче үтенече. Бәлкем, иң Моны илтифатсыз калдырсам, аның күңелен яулап алыр җай чыкмас... — Әйдә!—дидем мин, балаларча ярсыган итенеп. Мин килгәнсоңгысыдыр . өчен артык. 89 Әскәр тегенең артына төшмәкче, аны миңа каршы куып чыгармак- чы булып китте, ләкин теге малай аннан сызып өлгергән иде инде... Бер башлагач инде әтисе белән бергәләп тагын нинди булса да эш эшлисе килә иде ахры Әокәрнең. Күзләрендә әнисе белән бергә яшәгәндәге кебек бәхет чагылып китте. Өй алды ишеге ачылып, әбисе ишек алдына чыкты: — Әскәр! Ашарга кер! Тиз бул! — дип кычкырды. Әскәр, магнитның ике очы уртасында калган тимер кисәге күк, минем белән әбисе арасында калтыранып алды. — Әскәр, — дидем, — әйдә ашханәдә генә ашыйк! — Ишетәсеңме, сиңа нәрсә әйттеләр! — диде әбисе. — Без аның белән ашханәдә ашарга булдык! — дидем мин .әбисенә. Әскәр миңа шикләнеп карады. Шигенең сәбәбен дә әйтеп салды: — Син «ашханәгә» дигән булып, мине кызыктырып, аннары Казанга алып китмәкче буласың! — дип, әбисе янына йөгерде-.. Берни әйтер хәл юк, сүзләре балаларча беркатлы булып ишетелсә дә, үзе өчен мин алып барган көрәшнең асылын дөрес аңлаган! Ә мин бу көрәштә җиңәр өчен баланың ялгышуларын да иокә алырга, алар белән да исәпләшергә кирәк икәнен төшендем. Шуның белән хатымны тәмамлыйм. Рәфикъ. 4 декабрь, 1934 ел». «Рәфикъ! Бүген бакча балаларын аэродромга самолетлар карарга алып бардым. Таңнан торган очучылар эшләрен тәмамлап, самолетларын ангар янына китереп туктатканнар иде. Аларга сәламеңне әйттем. Төпченебрәк сораша башладылар. Хәлләреңне сөйләп бирдем. Сорашучыларга синең анда ничек «кискән күчәрле» велооипед илтүеңне дә сөйләдем. Көлештеләр. Тик звено командиры Кузнецов кына көлмәде. Күңелсез булмаса, көлке булыр иде, әлбәттә. «Көләргә түгел, ярдәм күрсәтергә кирәк!» — диде. Ул судта халык утырышчысы булганга күрә, безнең хәлнең җитдилеген төшенгән ахры. Ләкин нинди ярдәм турында сүз кузгатты? — белмәдем әле. Балаларның «самолет ничек оча? Ник оча?»—дип сорауларына ни дип җавап бирергә аптырап тора башладым. Мин бит авиация теориясен белмим, белсәм дә балаларга аны аңлату мөмкин булмас иде. Миңа звено командиры Кузнецов ярдәм итте: — Хәзер әйтәм ник очканын, — диде ул. — Без, менә, техниклар, мотористлар, очучылар, үзара бик дус, тату яшибез. Самолет шуңар күрә оча. Ә сез тату яшисезме? — дип, ул үз улына эндәште. — Менә син, улым, аның белән дусмы?—дип, Корнилов улы Петяга күрсәтте. — Аның белән күңелсез, — диде улы,. — ул рәтләп сөйләшә белми... — Ничек? Сөйләшә белми дидеңме? Яле, сөйләшегез әле Петя белән!— дип, Кузнецов авиатехник Корниловка күз кысты Ә кечкенә Петя әтисе белән чувашча шундый оста сөйләшә башлады, башкалар ул телне белмәүләренә көнләшеп карап тордылар. Бакчада йомык кына йөргән Петя иркенләп, ачылып китте. Безнең сорау буенча әтисе белән бергә чувашча бер җыр да башкардылар. Мин ул җырны язып алдым. Татарча болан: «Карлыгач, карлыгач! Очып-очып арыгач, Кунып ял да итмисен — • Очып җимнәр чүплисен, Аны ташып ояңа, Ашатасың балаңа...» 90 Күрәсеңме, диде улына Кузнецов,— син үзең аныңча сөйләшә белмисең булып чыкты! Мондый әңгәмә аның улыннан бигрәк минем өчен гыйбрәтле сабак булды, хәзер мин авиашәһәрчектә яшәүче төрле милләт кешеләреннән ул халыкларның күңелле, садә җырларын язып алырга, көйләрен, ииюләрен өйрәнергә һәм бакчадагы балаларга өйрәтергә уйлыйм. Бу чыннан да балаларның тагын да дуслашуына ярдәм итәчәк һәм уеннарын салават күпере кебек төрләндереп җибәрәчәк. Син дә аннан Көньяк балалары җырын отып кайта алмассыңмы? Мин бу турыда шуның өчен язам, әлеге дә баягы интернационал тәрбия мәсьәләсенә дә кагыла бит бу? — Менә шулай тату, дус яшәсәгез, үсеп җиткәч сез бездән дә яхшырак очарсыз! — дип тәмамлады Кузнецов. Ә малае аңар: — Әти, ник мин чуваш түгел?! — дип бәйләнде бит!—Чуваш буласым килә! — ди... Петяның чувашча сөйләшүенә кызыккан егетен. Әтисе «Ярый, Петя җырын өйрәнсәң, чуваш булырсың», дип ризалык белдермәсә, улының еларга да исәбе юк түгел иде. Бакчада сменамны тәмамлап, өемә кайткач, Кузнецов миңа күмәк язылган бер хат китерде. Аны да бу конвертка тыгып, ул хатны язучыларның барыннан да сәлам күндерәм. Үзебездән үзебезчә сәлам белән: М ә д и и ә. 6 декабрь, 1934 ел». «Хөрмәтле Домникия Ивановна! Бу хатны сезгә таныш булмаган кешеләр яза. Кайчандыр сез сирәк-мирәк безнең күзгә чалынып китә идегез. Ә кызыгыз Валентина Николаевна белән без яхшы танышлар идек. Менә хәзер без Валяның вафат булуы турында ишеттек. Яшәү көчен янар тау кебек чәчеп торган дусыбызның үлеменә ышанасыбыз килмәде, ләкин иптәшебез Баймурзин хәбәреннән соң шик калмады. Ул да, сезнең мәрхүмә кызыгыз кебек үк, сүзенең хаклыгы, һичбер кичерешен яшерми, арабызга салып бүлешүчән характеры белән безнең ышанычны казанган кеше. Кайгыгызны чын күңелдән уртаклашабыз. Моның белән сезнең ана йөрәгенең әрнүен җиңеләйтүдә чарасыз икәнебезне дә беләбез. Без балалар түгел, барыбыз да үз өлешенә тигән кайгы-хәсрәтне башыннан кичергән кешеләр. Ләкин баласын югалткан ана кайгысы — олы кайгы ул! Безнең һәммәбезне кайгырта торган уртак ана — илебез бар. Әнә шундый олы кайгы вакытында ул юату белән генә чикләнми, ул кайгыларны китереп чыгарган сәбәпләр белән дә мөмкин булган кадәр көрәшә. Чаралар билгели. Без — хәрби кешеләр — хезмәтебезнең -нормаларын билгеләгән инструкция, устав, наставлениеләрне дә анабыз-ил өйрәткән тәртип дип карыйбыз, аларны үтәмәү, бозуларның катастрофаларга, бәхет- сезлекләргә илтәсен яхшы беләбез. Ә инде хәрби кешеләр өчен дә, башкалар өчен дә мәҗбүри булган совет әхлагы турында әйтеп тә торасы юк. Боларны онытырга түгел, шундый кичереш вакытларында тагын ныграк хәтерләргә тиешбез... Моның белән без нәрсә әйтергә телибез? Шуны ачыклар өчен сезгә дә, безгә дә билгеле булган берничә фактны искә алыйк. Без әле Казанда түгел, башка аэродромда чакта сезне күргәли идек. Сез Валя янына килеп яши идегез. Валя үзенең төкәнмәс энергиясен кая куярга белми, драматик һәм башка түгәрәкләрдән тыш парашютизм белән дә шөгыльләнә башлады һәм зур уңышларга иреште. 91 Менә беркөнне ул, парашют белән җиргә төшеп басканда егылып, оча сөяген авырттырды. Нигә? — дип сорарсыз. Чөнки инструкцияне бозды: җил уңаена төшү урынына җилгә яны белән төшеп утырды. Врач аны билгесез срокка сикерүдән мәхрүм итте. Ләкин соң иде инде: шул егылуның көенечле хәлгә китерүе мөмкин иде. һәм ул шулай булып чыккан да... Ә Валя сикерү инструкциясен күңелдән белә иде бит, аны ничек эшкә ашырырга, ягъни практикада җил уңаена ничек борылыргз икәнен дә бик яхшы үзләштергән иде. Ләкин бу юлы ник бозды соң ул инструкцияне, ник үтәмәде? Моңар җавап бирүе кыен. Ә шулай да «менә шундый хәл килеп чыкмадымы, шул сәбәп булмадымы икән?» — дип фараз итә алабыз. Әйдәгез, бу турыда бергә уйлашыйк. Чөнки ул чакта сез үзегез дә Валя белән бергә яши идегез. Бер җаваплы эшне үтәр өчен кеше тәүлекләр буена, ә кайбер очракта айлар буена әзерләнә. Бигрәк тә очу, парашютта сикерү эше кешенең барлык физик, мораль көчләрен туплап әзерләнүне сорый. Аны чолгаган шартлар, вакыйгалар да тәэсирсез калмый, әлбәттә. Валяның истәлеге безгә читен булса да, аның үзе кебек, хәтер сакламый, дөрес сөйләргә куша. Аның өзлексез кайнап, ут чәчеп торган натурасы сез аның янына килеп яшәгән чорларда сүлпәнләнеп китә иде. Кайчакларны моның сәбәбен сорашабыз, ә ул: «Әни белән ызгыштым әле...» — ди торган иде. Бервакытны Валя андый ызгышның нәрсә аркасында килеп чыгуы турында да белгертте: сез аның Рәфикъка иргә чыгуыннан риза булмагансыз. «Шул татарның нәрсәсен таптың?!» — дип бәйләнгәнсез. Рәфикъның балаларга тәэсиреннән, балаларның сездән бигрәк аны яратуыннан көнләшкәнсез. Аларга үзегезчә тәрбия бирергә тырышып, дин тәэсирен йоктыруга, алариы чукындыруга кадәр барып җиткәнсез. Партиясез булса да, җаны-тәне белән коммунист булган Валяга совет әхлагына сыймаган бу эшләрнең ана кебек якын кеше тарафыннан эшләнүе ни дәрәҗәдә тирән тәэсир итүе билгеле. Бу тәэсирнең җәмәгатьчелек эшендә, сикерүләргә әзерлегендә чагылуы бик мөмкин һәм табигый. Сез хәзер моны аңларга тиешле. Дингә ышанасыз икән, без моңар тыгылмыйбыз, сезнең шәхси эшегез итеп карыйбыз. Сез дә яшь буынны үз ихтыярына куярга тиешсез! Ләкин, үкенечкә каршы, сез, ә сезгә ышыкланып, киявегез һәм олы кызыгыз бергәләп, әле һаман ул балалар күңеленә иске тәрбия орлыклары салырга, илебездә тамыр җәйгән милли дуслык хисләрен кысрыклап чыгарырга тырышасыз икән... Аңыгызга килегез, ана кеше! Кайгы сезне сукырайтмасын, ә күзегезне ачсын! Горур булыгыз! Нәрсә сезне баш ияргә, түбәнлеккә барырга мәҗбүр итә? Карт көнегездә тәрбиячесез калу куркынычымы? Алай булса, килегез безгә — Валяның иптәшләре һәм дуслары янына! Бу хатка кул куючылар арасында төрле милләт вәкилләре—рус, татар, чуваш, зырян һ. б. бар. һәммәбезгә уртак ана булып, тыныч гомер итәрсез. Сезне мохтаҗ итмәбез! Без — хезмәт халыклары дуслыгының кораллы сакчылары. Ул дуслыкка илебезнең эченнәнме-тышынпанмы, кайсы яктан гына янамасыннар — тармар ителәчәкләр. Безгә каршы килүчеләр шуны белеп, үзләренең шуңар карата мөнәсәбәтләрен билгеләп килергә тиешләр! Звено командиры Кузнецов, очучылар — Клышейко, Дзюбин; авиатехник Иванов; врач Булашевич; мотористлар — Кравченко, Яруллин, Зонтов һ. б.» (барлыгы 21 кеше кул куйган). 92 ТЕЛЕГРАММА «Рәфикъ Баймурзинга, сорагач бирергә тчк Суд утырышы көнне синец янга барып җитәчәкмен тчк Мәдинә» «Мәдинә! Иптәшләрнең миңа ярдәм йөзеннән әбигә язган хатлары белән бергә салган хатың һәм аны куып җиткән телеграммаң шундый зур шатлык китерде, әйтерсең лә, мин инде бу көрәштә җиңеп чыкканмын! Әйтерсең лә, тәүлекләр буе салкын томан эчендә берни күрми, бары тик приборлар ярдәмендә, нервларымның соңгы көчен җигеп очканда кинәт кояш күренеп, горизонт ачыкланып китте! Әйтерсең лә, канатларыма сыланып, мине җиргә төшереп бәрдерер дәрәҗәдә калынайган авыр бозлар, бу җылылыктан йомшап шартладылар да увалып, коелдылар! һәм мин җиңеләеп, тагын югарылыкка омтылдым! Мнн хәзер маршрутымны, барып җитәр максатымны элеккедән дә ачыграк күрәм. Күңелдә — какшамас ышаныч: авырлыклар никадәр зур булмасыннар, вакыт ягыннан никадәр озакка тартылмасыннар, дөреслек барыбер җиңеп чыгачак. Шуның өчен Советныкы дип атала да бит безнең строй. Шушы урында күтәренке тоннан гади тонга күчәм. Гәрчә язачак вакыйгаларда югары кичерешләр чагылса да, трагик характердалар. Моннан ике көн элек Ким кайтып төшкән. Валяның үлүе һәм инде күмелүе турында ишеткәч: «Сез акылдан яздыгызмы?!» — дип кычкырган. Ләкин шушы кайгы кинәт башына сугып, аның үзен акылдан тайдырган: «Аның үлүе мөмкин түгел, тереләй күмгәнсез!» — дип, тимер көрәк алган да зиратка йөгергән. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратып, аны кабер ачып торган җиреннән көчкә бәйләп алып китә алганнар. Мин соңгы мәртәбә Салахова белән берлектә аларга барганда Ким инде больницадан кайткан, рухындагы яшеннәр, күкрәүләр үтеп, яңгыр башланган иде: еш кына балаларча елап җибәрә. Лунатик кебек сәер караш ташлый, үзе бик ябык. Аш салып биргәннәр иде, кашыгын сырты белән өскә тотып тәлинкә белән авызы арасында йөртә башлады. Кыскасы, күренеп тора — бу травмадан ул әле тиз генә айнымас. Җитмәсә тагын кайнанасы аңар: «Кызымны авыру килеш ташлап киткәнсең..», «Адресыңны ачык итеп күрсәтмәгәнсең...» дип травманы өстәп тора. Бу хатым барып җиткәнче, бәлкем, юлга чыгарсың, шулай да язам: хисләрем, уйларым кәгазьгә күчкәндә синең белән сөйләшкән кебек булам. Хуш! Сагынып көтүчең: Рәфикъ 8 декабрь, 1934 ел». «Хөкем Россия Совет Федератив Социалистик Республика исеме белән 1934 елның 10 декабренда Совет районының 8 :нче участок халык суды, рәислек итүче Хацкевич, халык утырышчылары Зыкова һәм Либрнц. составында, Коган секретарьлыгында, ачык суд утырышында Баймурзин. Рәфикъ Расиховичның һәм Якимова Домникия Ивановнаның балаларны — Әскәр һәм Розаны беренчесенең, ягъни Баймурзииның тәрбиягә алу, икенчесенең, ягъни Якимованың аңарда тәрбиядә калдыру һәм алимент түләтү турында дәгъвалары турында эшне карап, ачыклады:. 10 яшьлек Әскәрнең һәм 8 яшьлек Розаның әнисе үлү аркасында/ Баймурзин балаларны тәрбиягә аңар бирү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Балалар — 10 яшьлек Әскәр һәм 8 яшьлек Роза — мәрхүмә булган Валентина Николаевна Якимова семьясында 93 тәрбияләнгәннәр. Тәрбиядә аңар анасы — балаларның әбисе Домникия Ивановна Якимова булышкан. Балалар— 10 яшьлек Әскәр һәм 8 яшьлек Роза — суд утырышында әбиләре белән яшәргә теләүләре һәм әтиләренә барудан баш тартулары турында әйттеләр. Баймурзинның Казанда тагын бер семьясы бар. Суд Баймурзин дәгъвасын канәгатьләнерлек дип тапмады, Домникия Ивановна Якимова дәгъвасын канәгатьләндерерлек дип тапты, чөнки балалар аның семьясында тәрбияләнгән. Балалар аталары яшәгән урынга барудан баш тарттылар. Аларны тәрбияләнгән семьядан аерырга һәм алар барырга теләмәгән әтиләре карамагына тапшырырга судның бертөрле дә нигезе юк. Шуларны искә алып һәм ГПК РСФСРның 174 һәм 176 статьяларын кулланып, Суд хөкем и т т е: Балаларны кайтарып бирү турында Рәфикъ Расихович Баймурзинның Домникия Ивановна Якимовага карата булган дәгъвасын кире кагарга. Балаларны—10 яшьлек Әскәрне һәм 8 яшьлек Розаны — әбиләре Домникия Ивановна Якимова тәрбиясендә калдырырга. Баймурзинның барлык төрле хезмәт хакыннан Домникия Ивановна Якимова файдасына оныкларын— 1924 елның 25 юктябренда туган Әскәр Баймурзинның һәм 1926 елның 6 августында туган Роза Бай- мурзинаны тәрбияләп тотар өчен алар үсеп җиткәнгә кадәр һәр айны өчтән бер өлешне түләтергә. Бу хөкем буенча 10 көнлек срок эчендә шәһәр судына жалоба бирелә ала. Нарсудья: X а ң к е в и ч. Халык утырышчылары: Зыкова Либр и ң». «Ә с к ә р абый белән Роза апа! Бу хатны сезгә мин язам. Мин — Иади. Тыныш билгеләрен куя белмим. Аларын укып чыга да әти куя. Ул әни белән кайтты. Без сезне дә бик көттек. Каршы алырга бардык. Вокзалга. Дина апа да барды. Әти белән әни вагоннан килеп чыкты. Алар баскычтан төштеләр. Безне кочаклап күрештеләр. Мин сезне көттем. Кайчан'сез баскычтан төшәрсез, дип. Сез кайтмаган икән. «Ник кайтмадылар?» дигән идем, әни елады. Аннары өйгә кайттык, күңелсез булса да. Бездә кызык, килегез! Безнең өй түбәсендә самолетлар оча. Кечкенә чакта мин дә оча белгәнмен. Әии тапканнан бирле миңа инде алты яшь тулды. «Мине каян таптыгыз соң?» дип сорагач, әни әйтә, «Урманнан», ди. Агачтан агачка очып йөргән икәнмен, саескан кебек. Җиргә кунган чагымда әни үлән арасыннан табып алган. Зур үскәч самолет белән очам. Самолет күктә, мәтәлчек атып, физкультура уйный. Әти дә уйный белә. Ул өйдә дә уйный физкультураны. Без дә аның янына тезелеп уйныйбыз. Аннары юынганда гел аның маңгай чәче юешләнә. Үзе шуны белми. Мин әйткәч белә. Кайтсагыз, бергә физкультура уйнарбыз. Безнең әти яхшы, минем сүзне тыңлады да безгә әти булды. Мин әйтермен, сезгә дә әти булыр. Әтисез бик күңелсездер, шуны да белмисезме әллә? Апа хәзер мине орышты, «Юләр нәрсәләр язасың» ди. Әти мактый. Әти мактагач юләр буламыни, юләр! Әти мине идән себергән өчен дә мактый. Мин уңган егет булып үсәм, кызлар эшеннән хурланмыйм. Идәнне яхшы себерәм. Себергәндә калган чүлләрне кулым белән дә җыйнап йөрим. Мин балалар бакчасына йөрим. Минем әни анда эшли. Анда чакта ул мине пәп итми. Кеше алдында пәп иткәнне яратмыйм. Хурланам да елыйм. Анда әни барыбызны да бердәй ярата. Мине кайткач яратырга да калдыра. Шуны белмим дип белә. Мин беләм дә, үзем генә көләм. Безнең 94 бакчада да бер Роза бар. Син дә шуның кебекме, Роза апа? Бездәге 1 оза усал иде. Хәзер аны ярата башладым синең кебек дип. Ул да минем кебек, укый да, яза да белә. Бездә Әскәр юк. Менә бу —безнең балалар бакчасы...» АВТОРДАН Шушы урында документларны күчерүдән туктап, укучыларга да, үземнсн кулга да ял бирәсе килә. Нади үзенең хаты ахрына балалар бакчасының рәсемен дә ясап куйган. Мин аны күчерүдән гаҗизмен, шулкадәр садә һәм матур! Морҗасыннан төтен чыгып торган өй түбәсендә кызыл карандаш белән ясалган якты кояш. Өй янында кояш нуры кебек үк төрле якка тырпайган бармаклы балалар да тезелгән... III БҮЛЕК «Б а й р а к» р е д а к ц и я с е н ә. Газетагызның очраклы рәвештә кулга төшкән номерындагы некрологтан элекке тормыш иптәшем Валентина Николаевна Якимованың вафат булуын белеп, шуңар кадәр аңарда яшәгән, ә хәзер ятим калган балаларымны үз тәрбиямә алырга дип хәзерге хатыным белән бергәләп барган идек. Ләкин мәрхүмәнең квартирасын биләгән апасы, җизиәсе һәм шәһәрнең башка районында яшәгән анасы тарафыннан балаларым миңа каршы котыртылган булып чыктылар. Мин еудка мөрәҗәгать иттем. Минем уемча, суд мондый котыртуны гаепләргә тиеш иде, ләкин алай булып чыкмады. Ул гына да түгел, шул котыртуның нәтиҗәсен, ягъни балаларның минем белән бергә китәргә теләмәүләрен суд үзенең хөкеменә нигез итеп алды: балаларны әбиләрендә калдырырга карар чыгарды. Судның югары инстанцияләренә жалоба язарга хакым булса да, хәзерге тормыш иптәшем белән киңәшкәннән соң, моны эшләмәскә булдык. Чөнки судка кадәр аз булса да балалар белән очрашырга, читтән кертелгән коткылардан балалар күңелен, кыска вакытка гына булса да, арындырырга мөмкинлек бар иде. Инде суд нәтиҗәсендә балалар тулысы белән әбиләре һәм апалары карамагына күчтеләр. Алар- ны күрергә мөмкинлегебез калмады. Югары инстанция суды да, юристлар әйтүенчә, балалар сүзен, аларның теләген искә алып хөкем итәр, ә ул судны көтеп үткән вакыт балалар белән безне тагын дошманлаштыра төшү өчен генә файдаланылачак. Бу балаларның күңелен тагын тирәнрәк агулаячак. Без моны теләмибез. Участок судының сабагы да бик гыйбрәтле булды. Аида миңа элекке семьямны ташлауда гаеп сыламакчы булдылар. Моны тискәре факт итеп, башкаларга гыйбрәт өчен матбугатта чыгыш ясарга кирәклек турында да әйтелде. Бәхеткә, мәрхүмә кулы белән язып калдырылган тиешле документларны минем хәзерге тормыш иптәшем алып барган иде. Бергә эшләгән иптәшләрем дә мине кыю яклап хат яздылар. Шулар безне яладан коткарып калДы. Алай да бер нәрсә мине тынычсызлады һәм тынычсызлый: балаларның әбисе хәзер аларга карата кем санала? Опекунмы? Мин судтан соң аны очратып, шул турыда сүз башлаган идем, ул болай җавап бирде: «Миңа синнән алимент түләтергә кирәк иде, суд миңа ул хокукны бирде. Башка яктан синең кирәгең юк. Мин бертөрле дә опекунлыкны беләсеАм дә килми». Шул көнне үк, шул ук мәсьәлә буенча мин райисполкомның опека бүлеге инспекторы Салаховага бардым. Ул болай диде: «Кеше үзе теләми икән, опекунлыкны без көчләп fara алмыйбыз». 95 Мин юристка мөрәҗәгать иттем. Ул бол ай ди де: «Сез мои да килеп төшкәч, чемоданыгызны кая куйдыгыз?». «Саклау камерасына», — дидем. «Квитанция алдыгызмы?» — «Алдым».— «Димәк, — диде юрист, — берничә көнгә тапшырган чемоданыгыз югалмасын өчен кулыгызга квитанция апгаисыз. Ә балаларыгыз язмышы сезнең өчен ничек, чемоданыгыздагы чүпрәкләрдән кыйммәтрәкме?» «Чагыштырмаслык нәрсәләрне чагыштырасыз», — дидем мин. Ләкин кеше язмышы чагыштырмас дәрәҗәдә кыйммәт булганы өчен дә юристның хаклы икәнен сиздем. Ул сүзен болай тәмамлады: «Опеканы әлбәттә рәсмиләштерергә кирәк. Чөнки бу балалар мәнфәгатен яклаган билгеле хокуклар бирә. Ул хокукларны эшкә ашырыр өчен аларпы закон нигезендә рәсми юллар белән теркәргә кирәк». Хөрмәтле редакция! Сездән бу хатны алу белән анда күтәрелгән мәсьәләне юрист әйткән юнәлештә хәл итүдә ярдәмегезне сорыйм. Балаларымның тәрбиячесенә, ягъни әбиләре Домникия Ивановна Якимо- вага тәрбиядә опекунлык йөкләтелсен һәм бу тиешле рәвештә теркәлеп, законлаштырылсыи иде. Рәфикъ Расих улы Б а й м у р з и н. 12 декабрь, 1934 ел». «Байрак» газетасы редакциясе н ә, Копиясе: Р. Р. Б а й м у р з и и г а Гр. Баймурзииның сезнең редакция тарафыннан җибәрелгән жалобасы тикшерелде. Бу мәсьәләне хәл итү райисполкомга йөкләнде. Бүген, районның опека бүлеге инспекторы Салахова иптәш хәбәр итүенчә, Баймурзин балаларының — Әскәр һәм Розаның опекуны итеп гр-ка Якимова Т. Н. (вафат булган аналарының апасы) беркетелгән. Совет районы прокуроры ярдәмчесе: (К а л и н и н а) 27. 1.1935. № 505—542. «Шәһәр Советының мәгариф бүлегенә. Хокукымнан мәхрүм ителмәгән ата буларак та, табигый опекун буларак та балаларыма Татьяна Николаевна Якимованы опекун итеп билгеләү турында Совет Райисполкомы карарына каршы протестымны белдерәм. Бу карар, беренчедән, суд хөкеменә туры килми: суд балаларны әбиләре карамагына калдырган иде. Хәзер аларны ике урындык арасына утыртканнар: кем аларның тәрбиясе өчен җавап бирә — белмәссең. Мондый мөһим мәсьәләдә обезличкага юл куярга ярамый. Икенчедән, бу эшкә юл куйган әбиләренең нинди ният белән балаларны алып калуы хәзер һәркем өчен ачык күренеп тора: үлгән кызы балаларының язмышын ул тере кызын квартиралы итү хакына корбан итәргә әзер тора. Моңар юл куймаска кирәк. Өченчедән, закон да моңар юл куймаска куша. Райисполкомның бу карары опека турындагы законга каршы килә: үз файдасына ирешер өчен балалар мәнфәгатен корбан итүчеләргә балаларны тәрбиягә бирүне ул законның 77 иче статьясы тыя. Шул нигездә балаларның әбисе дә, апасы да опекунлык хокукыннан мәхрүм ителергә, балалар табигый опекунга — үз аталарына кайтарылырга тиеш. Шушы мәсьәләне карап, тиз көндә миңа хәбәр итүегезне үтенәм. Озакка сузу ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен балаларымның миңа язган 96 хатыннан күрерсез. Мин ул хатны сезгә җибәрәм. Ул документ опекунның балаларны ничек «тәрбияләвен» ачык күрсәтер. Аны үз хатыма беркетеп салам. Р. Б а й м ур зи н. 15 февраль, 1935 ел. «Хәерле көн, әти! Без инде быел укый башладык. Роза белән без көткән идек, укуыбыз белән котларсың, аннары ничек укуыбызны сорашырсың дип. Син сорашырга да, бишәр сум акча җибәрергә дә уйлап карамагансың Безгә каникул вакытында кунаклар килде. Алар әйтә, нинди әшәке икән әтиләре, ди. Моның шулай икәнен инде без дә аңлыйбыз. Үскәч, фамилиябезне дә Чепчиков дип алмаштырабыз. Хәзер әле синнән алимент алырга кирәк булганга гына Баймурзин дип йөртәбез. Әскәр белән Роза Ч е п ч и к о в л а р». «Гр. Б а й м у р з и н г а. Шәһәр мәгариф бүлеге балаларыгызга карата опекунлык итү мәсьәләсен яңадан карау турында сезнең хатыгыз буенча хәбәр итә: бу эшнең ничек башкарылуын барып тикшердек. Нәтиҗәдә шул аңлашылды: 1. Өйләнешү, семья кору һәм опекунлык турындагы законнар кодексының 72 нче статьясы нигезендә район башкарма комитеты ул карарны кабул итәргә хокуклы бул га ж 2. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыклануынча, балаларыгыз дөрес тәрбияләнә. Тамаклары тук, өс-башлары бөтен. Укулары яхшы. Зурларга ихтирам белән карыйлар. Опекуннары аларны һәр яктан кайгырта. Мәсәлән. Әскәрнең алгарак чыгып үскән аскы тешләрен матурайтып, үз урынына кайтару өчен зур квалификацияле теш белгечләренә күрсәтеп дәвалый. Шуларны искә алып, шәһәр мәгариф бүлеге.сезиең балаларга опекунлык мәсьәләсен яңадан карау өчен нигез тапмый. Шулай ук сезнең аталык хокукларыгызга да беркем дә кагылмый: ата буларак сез балаларыгызны тәрбияләр өчен материаль ярдәм күрсәтергә һәрвакытта хаклысыз. Шәһәр Советы мәгариф бүлеге мөдиренең урынбасары Ж у х о в. 13 апрель, 1935 ел». «Иптәш Ж у х о в! Балаларымның миңа язган хатын сезгә җибәргән идем, секретарьларыгыз аны сезгә укытмаганнардыр, ахры. Юкса миңа мондый җавап язмас идегез. Балаларым турында сез: «Алар зурларга хөрмәт рухында тәрбияләнә»,— дип язасыз. Ата булуымны искә алмасак та, мин һәрхәлдә үземне зурлар рәтенә кертеп йөртә идем. Ә алар әлеге хатларында мине «әшәке» дип атыйлар. Сезнеңчә, ничек, шәп хөрмәтме бу зурларга карата? Мондый караш бары тик миңа, бер кешегә карата гына булса да бу балалар тәрбиясенә хыйлаф нәрсә. Ләкин бит эш моның белән генә чикләнми. Баймурзин фамилиясенә алар тик алимент алыр өчен генә түзеп торалар. Уйлап карагыз: Коммунистлар партиясе члены булган атасына, фамилиясенә, чыгышына төкерергә сәләтле итеп тәрбияләнсәләр, алардан нинди патриотлык көтәргә кирәк? Алдан ук логик нәтиҗә ясарга мөмкин: андыйлар үзләренең илен дә ясмык шулпасына алмаштырырга сәләтле булып үсәчәкләр; аларны теләсә кем дип атасыннар, тик корсаклары гына тулсын. Хатларында кагылган бердәнбер мәсьәләдә алар хаклы — укулары турында кызыксынып хат язмаганыма үпкәлиләр. V Әйе, минем бик язасым килә аларга. Ләкин хатларымның кем кулы аша үтәчәген мин бит алдан беләм. Ата йөрәгенең саф хисләрен хатка язын, ул хатынның пычрак куллары, комсыз күзләре аша үткәрергә җибәрәмме соң! Аллам салласын. Сез балаларымның әлеге открыткасына дикъкать итеп карагыз: адресы зурлар кулы белән язылган. Димәк, балалар аны үз белдекләре белән түгел, ә бәлки зурлардан кемдер әйтеп яздырган. Ә мин Совет власте чорында андый цензура астына барып кермәм! Тагын ниндидер бишәр сум җибәрмәвем турында яздыртканнар. Моның максаты көн кебек ачык: балалар күзен биш сум белән буяп, аларга инде биш меңнән артык акча җибәрелгән икәнен белдерми калдырырга!— һәм шул максатка ирешкәннәр. Ә сез, «Тамаклары тук, кәефләре хуш» дип, мине тынычландыр- макчы буласыз. Тәрбиянең идея ягына нигә кагылмыйсыз? Буржуй балаларының да тамаклары тук була, алайса без алар турында да дөрес тәрбия алалар дигән нәтиҗәгә килергә тиеш булабыз. Сез көлепме, әллә үзегезчә чыннан да шулай аңлапмы, минем ярдӘхМ итәргә булган бурычымны «хокук» дип атыйсыз. Хәлемнән килсә мин мондый шартларда ул хокуктан рәхәтләнеп баш тартыр идем: мин җибәргән акчалар балаларымны үземә һәм илемә каршы котырту өчен файдаланыла калса, андый явыз эшкә мондый юмарт ярдәм күрсәтеп яшәвемне партиям кичермәс! Сез тагын Әскәрнең теше турында кайгыртуларын опекуннарның вөҗданлы икәненә дәлил итеп китергәнсез. Ә аларның тәрбиясе минем җелекләремә кадәр сеңгән идея позициямә каршы. Бу көрәшнең кискен, хәлиткеч моментында улым матурмы, әллә ямьсез теш беләнме бугазымны чәйнәргә ташланыр — мин зур аерма күрмим. Мин әлегәчә вакыты-вакыты белән таңга кала идем: ничек итеп без үзебез власть ияләре була торып, шундый гаделсезлекләр килеп чыга? Инде аңладым: кайбер җаваплы урыннарда эшнең асылын тикшерми, мәсьәләне сезнең кебек стандарт форма буенча хәл итүчеләр бар әле! Партиябезнең бюрократлыкка каршы көрәшенең әһәмиятен хәзер соң булса да, бөтен тирәнлеге белән төшендем. Юк, төшендем генә түгел, бөтен күзәнәкләремә чаклы сиздем! Вакытлыча чигенәм: көчләрне тупларга кирәк. Б а й м у р з и н. 20 апрель, 1935 ел» «Татьяна Николаевна! Әскәр һәм Розаның хатларыннан күренә — алар әтиләренә карата дошманлык рухында тәрбияләнә. Балаларча тотрыксыз кул белән язылган хатларның адресы ныгып җиткән зурлар кулы белән язылган булуы мондый тәрбиянең зурлар кулы белән юнәлтелгәнеи күрсәтә. Бу хатны язуым турында ирем Баймурзии белми. Май ахыры, көннәр матур, алар — очучылар — лагерьга чыгып яшиләр. Балалар күңеле дә әнә шундый май көннәре кебек аяз, җылы һәм матур гөлләр, игеннәр үстерергә сәләтле булсын иде! Баймурзинны якламыйм, аның белән сезнең арада нәрсәләр бардыр— аларны хәл итү үз эшегез. Бу хатны мин тик ялганга җаным түзми язам. Нигә атага карата балалар күңелендә нәфрәт тудырырга? Мин ышанам, сеңелегез Валя исәи булса, аталарына карата балалар йөрәгендә ул тик гүзәл хисләр генә тәрбияләр иде. Мәрхүмәнең аерым, башка ир белән яшәгәндә язган хатлары моңар шаһит. Сез дә аңлы рәвештә дошманлыкка бирелгәнсез дип уема китерә алмыйм. Чөнки сез, үзегез дә ана буларак, балаларга мәхәббәт хисеннән мәхрүм түгелдерсез. Баймурзиниы дошман күрәсез икән, нигә ул дошманлык 7. .с. ә.- № 6. 97 98 хисен балаларга күчерергә! Бу аларның рухларын агулый, холкын боза, мораль яктан биртә. Тормышта шундый хәлләр булгалый — ата һәм ана кешеләр аерылышалар. Рәфикъ белән Валя татулык белән аерылышканнар. Әгәр ызгышып аерылышкан булсалар да, үз. араларындагы дошманлык хисен балаларга күчермәсләр иде. Бер семья булып ун ел яшәгәндә Валя Рәфикъны, әлбәттә, сезнең белән миннән яхшырак өйрәнгән, аның намуслылыгына ышана, хәтта аерылышкач язган бер хатында ул Рәфикъның искәртми-нитми генә акча җибәрүе өчен үпкә белдергән иде. Ә х^зер сез әтиләренең кайгыртуын, аларга материаль ярдәм күрсәтүен балаларга белдермисез, димәк, сез ата белән балалар арасында дошманлык тудырасыз, балаларны ялганларга мәҗбүр итәсез. Әниләре үлгәч, минемчә, бөтенләй башкача эш итәргә, ягъни аларның һәрьяктан ятим түгеллеген, сөйгән аталары барлыгын тагын да ныграк исләренә төшереп торырга тиеш идегез бит! Баймурзин минем үги балаларым өчен үги ата була торып, аларны ярата икән, үз балаларын ничек яратмасын да, ничек кайгыртмасын ди, шул турыда уйлап карагыз. Ләкин үз семьям тәҗрибәсенә геиә таянып яза дип уйламагыз. Тәрбияче буларак, мин ничә ел инде балаларның холкын, алар тәрбияләнгән шартларны, семьяларны өйрәнәм. Бу миңа сезгә шушы хатны язарга хокук бирә. Розаның да, Әскәрнең дә йөрәгендә аталарына каршы дошманлык юк, моны мин суд вакытында да ачык сиздем. Әгәр үзләренә тулы ирек куелса, яла корбаны булмаса- лар, һәм бу яла алар өчен иң әрнүле хәл белән — әниләренең үлеме белән мәкерле рәвештә бәйләнмәгән булса, аларны аталарыннан аерып булмас иде. Ләкин болай булып чыкмады. Хөкем аны сезгә калдырды. Ләкин төп хөкем — балалар үзләре. Алар хөкеменнән куркыгыз! Без мәңгегә тумаган, -иртәме я соңмы без дөньяны аларга калдырачакбыз. Күңелләренә гаделсезлек орлыгы чәчмик. Баймурзин белән сез нинди мөнәсәбәттә — бу минем өчен барыбер. Тик балалар мәсьәләсендә мин эндәшми кала алмыйм, вөҗданым кушмый. Хушыгыз, балаларны сөегез! Мәдинә Б а й м у р з и н а. 30 май, 1935 ел, Казан», «Гражданка Баймурзина! Баймурзин үзе язган булса, әлбәттә, җавап биреп тормас идем. Әгәр сезнең хат балаларга гына кагылган булса да җавап язып тормас идем, чөнки балалар мәсьәләсен инде бөтенләйгә хәл ителгән дип саныйм. Ләкин хатыгызда, үзегезне югарырак хәлгә куеп, башкаларны өйрәтү тоны чагыла. Сез моны үзегезнең балалар тәрбиячесе булуыгыз белән аңлатырга теләсәгез дә, мин башкачарак аңлыйм: безне гомумән социаль яктан тулы бәяле кешеләр итеп карамыйсыздыр, бәлки? Әйе, минем ирем кулак иде һәм, гади итеп әйткәндә, сыйныф булу ягыннан бетерелергә тиеш иде. Моңар хәтта мин дә, элекке кулак хатыны булуыма карамастан, ышандым. Ләкин, гади генә итеп әйтсәк тә, сыйныф булу ягыннан бетерелүне гади эш итеп кенә аңларга ярамый: приемный пунктка керәсең дә, кулаклыгыңны тапшырасың һәм шул турыда кулыңа расписка аласың «Кулаклыгын сдавать итте». ’Кулак булу ягыннан бетерелгәннәрнең дә кеше булу ягыннан тулы хокук белән яшәргә хаклары бар. Никадәр читен яулап алынган булса, ул хокук шулчаклы кадерле, һәм безгә ул хокук җиңел генә бирелмәде. Минем ирем тулы хокуклы гражданин булгач та сыйнфый көрәш кор- баны була язды. Ул—башка бер кулактан күкрәгенә пычак ярасы алган кеше. Аңар кадаган кеше аннан качар өчен шайка төзеп, минем иремне дә шунда тартмак булган. Ирем риза булмагач, шайканың серен ачмасын дип, аны үтерергә булганнар. Әйе, ткке дөнья кешене корбансыз, ярасыз гына ычкындырып җибәрми. Аңардан котылу өчен очучы булу гына да җитми, һәркем үз урынында герой булырга тиеш. Сез хәзерге яз кояшының матурлыгын җырлыйсыз — бу бик шәп. Ә без ул кояшның өчәр ай буе батмаган якларында тәрәзәләрне томалап, балаларны йоклатыр өчен ясалма төн булдырырга тырыштык. Анда бер, монда бер үскән агач, үлән тамырларын кайнатып, витамин алдык. Ул сынаулар хәзер артта. Ирем — иректә. Хәзер ул анда Төньяк төзелешләренең берендә ударник булып эшли. Баймурзиннан бөтенләй акча килмәгән тәкъдирдә дә Әскәр белән Роза кыенлык күрмәсләр, тыныч булыгыз! Безне өйрәтергә үзегезне хаклы дип тә санамагыз. Андый тонга без бик сизгер. Сезнең үз балаларыгыз да ятим. Аларның аталары һәлак булган, бу — табигыйрәк хәл. Ләкин ата исән калып, ананың үлүен бигрәк тә нормаль булмаган хәл дип саныйм. Сеңелемне саклый алмаган өчен, бәлкем, аның үлеменә дә сәбәпче булганы өчен Баймурзинга нәфрәтемне яшерергә кирәк дип санамыйм. Дөньяның көньягы булган кебек, төньягы да бар. Җәе-кышы бар. Мәхәббәт һәм нәфрәт бар. Бу хисләр балаларда тәрбияләнә икән, мин монда табигый булмаган нәрсә күрмим. Минем үз 'нервларым да бик кадерле. Алар шул ук балалар тәрбиясенә тотылырга тиешләр. Ул нервларны никадәр аз борчысагыз, алар балалар тәрбиясенә шулкадәр күбрәк багышланачак. Татьяна Якимова. 15 июнь, 1935 ел».
(Дәвамы бар)