Поэзия
ӘХСӘН БАЯНОВ
АЗНАКАЙ Социалистик Хезмәт Герое Михаил Гриньга Елгаларың кичкәнем бар — Җәйдә түгел, яз да сай; Урамыңда — җәен тузан, Кышын — буран, Азнакай. Тауларыңда йөргәнем бар — Кар да кунмый кыш көне. Каеннарың — Тукай язган Ялгыз кызлар шикелле... Кайчак мин, күреп шуларны, Гаҗәп уй уйлап йөрим: «Герой була торып, синдә Ничек ямь таба Гринь?» Тик җавап та бирәм. үзем: «Аңа монда уңай бик. Кем тапмый ямь? Ә ул таба, Шуңарга да герой бит!» Утлар балкый тирә-якта, Рәхәт тә бит җанга, ай! Корыч чыңлый, көрәш тынмый, Син матур бик, Азнакай. АГУЛЫ ГӨМБӘ Ямь-яшел урман эчендә, Ап-аяз көндә, Нәни кызым белән бергә, Җыйдык без гөмбә. Әйтте кызым: «Әти, кара — Агулы гөмбә. Алып ташла, корзинкада Калдыра күрмә». Аның сүзе горур хисне Арттырды миндә: 107 Гөмбәләрне хәзердән бит Таный ул менә! Ләкин бер ун куйды чәнчеп: Белми ул әле Океаннар аша сузылган Шомлы гөмбәне. Әйтер иде, әгәр белсә, Сөртми күз яшен: — Әти, үстермәгез җирдә Атом гөмбәсен! КҮКТӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ Телескоп аркылы егет Күкне күзәтә. Каршында яшь кыз елмаеп Кашын төзәтә. Күзләрен галәм ягыннан Алган арада, Курка егет профессорга Туры карарга. Каушама, егет, юк сине Гаепләүче һич.. Кызны син йолдызга тиңләп Эзләгәнсең ич. Заман сүзен бар галәмгә Әйтеп бир әйдә: — Матурны тик күктә түгел, Табам җирдә дә. СОҢГЫ СҮЗ ин улыма карап уйланам. Өч яшь аңа бары!.. Ә бит үзе миңа — Бәя биреп эшем, гомеремә — Соңгы сүзен әйтер бер заман! Мин хәтерлим, әткәм бер вакытны, Өй яңарткач, абзар-кураны Рәтләп төзегәч: «Улым, мирас шушы, Син ризамы?» — диеп сорады. Мин баш кына кактым... Жавап бирмәде дип, Кем .соң гаепләсен баланы! — Әткәй мине сүзсез аңлады. Хәзер уйлыйм мин дә аның шунда Бирелгәнен нинди уйларга. Хокук сизгәндер ул инде тыныч Намус белән дөнья куярга. Уйлагандыр: «Улым риза миннән, Инде җирдә бурычым калмады». Ә мин? Мин соң үзем тормыш юлына Ничек әзерләрмен баламны? Улым мине тиргәп, шелтә белән Озатмасмы соңгы юлыма? — Минем күзләр шундый сорау белән Төбәлгәннәр... килер буынга. Авылдагы, әткәм салган йортны Бүләк диеп бирә алмамын. Мин төзүче түгел, йортлар салмыйм; Нәрсә калдырырмын аңа мин? Уйлар юаталар: син бүгенге Зур даулардан читтә түгелме? Әйе, түгел. Эчтән генә, димәк, Төзүче дип йөрт син үзеңне. Басуларда иген игәсеңме, Я, бораулап узгач җирне син, Фонтан агыламы; шигырь булып Ургыламы йөрәк тибешең, — Син барыбер, иптәш, төзисең. Ай-Һай зур йорт хәзер төзисең син, — Кай ягңннам җирнең карама, — Ул яныңда төсле балкып тора, Бөтен дөнья карый аңарга. Шуңа гомерең бер таш булып керсә, Сиңа тормыш һәйкәл куячак. Син әйтерсең: менә йорт калдырам, Бөтен кешелек аңа сыячак! Улың үсәр һәм шул йортта яшәр, — Әзер булыр мирас улыңа! ...Минем күзләр шундый өмет белән Төбәлгәннәр килер буынга.