Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР

Икенче китап

 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ш әрифҗан әле генә Якупны Казан ягына озатып җибәрде дә ашыгып кайтып килә. Төнге урман эче бик караңгы. Атка атланган Шәрифҗанга биясенең колак очлары да күренми. Ботак-мазар фуражканы алып калмасын дип ул гел башын игәләп кайта. Волость почтасында акларда телеграфист булып эшләүче большевик Сидоркиннан отряд сөенечле хәбәр алган иде. Безнең Дүртенче һәм Бишенче армияләребез Казан каласын ярым боҗра белән китереп кыскан, озакламый шәһәр кызыллар кулында булачак. Отряд башлыклары киңәштеләр дә мондый уйга килделәр: Казан алынгач, аклар бөтен Урта Иделдән үкчә ялтыратырга мәҗбүр булырлар. Идел буендагы иген запасларын төяп алып китәргә тырышырлар, я тиз генә ут азыгы итәрләр. Т. шәһәрендә ашлык амбарлары бик күп. Бөтен өяздән талап җыелган ашлык шул амбарларда ята. Барып ашлыкны коткарып калырга кирәк. Шәрифҗан үзенең отряды белән менә хәзер шул якка юл чыгачак... Кичә икмәк пешерттеләр. Бүген патроннар өләштеләр. Ерак юлга җыенганны егетләр инде беләләр, тик кая барасы гына аларга билгесез. Аклар мобилизациясеннән качып, отрядка килеп сыенган күрше авыл егетләре: «Бик ераккамы юл тотабыз?» дип төпченеп карасалар да, Шәрифҗан әйтмәде. Авылның ындыр артын саклап утыру туйдырган иде инде. Тик ятып егетләр дә зарыкканнар, «мич башын» сагына башлаганнар иде. Отрядның моннан китүе хәерле. Көзге җил агач башларын тотып-тотып селки. Биянең җитез аяклары астында коры яфрак келәме шаулап кала. Урманның әчкелтем исләрен сулыйсулый, Шәрифҗан отрядка таба ашыга. Әнә алда, агачлар арасында, ашъяулык хәтле ялкын уйнатып, очкыннар чәчеп янган ут, ут тирәсендә винтовкалы кешеләр күренде. Җилдә котырынып-котырынып китә торган ялкынның кызыл шәүләсе бәйдәге атларга, юл чыгарга әзерләп куелган арбаларга һәм пулемет янына баскан часовойга төшкән иде. Ш 4 Ут якындагылар Шәрмфҗанның кайтып туктавын сизми калдылар. Егетләрнең игътибары Берьярым Миңнуллада иде бугай. Барысы да көлешәкөлешә аның авызына карап торалар. Гыйльметдиннең ай шикелле түгәрәк йөзе балкыган, авызы ерылган. Миңнулла, таякка элгән бакча карачкысы шикелле чайкалып, егетләргә нидер сөйли вде. Шәрифҗан да картның сүзләренә колак салды. —... Сезгә ялган, миңа чын, — дип дәвам мтте Миңнулла сүзен.— Бер мәлне шулай Садыйк муллага йорт салып бирергә булдык. Даныш урманыннан бүрәнә ташыйбыз. Юк, ялганлыйм, муллага дип ташыганда түгел икән бусы... Муллага инде салып бирдек, хәзер мәчет салабыз... Ялгышмасам, Гыйльметдин, синең әтиең дә бар. Бар, бар, бик хәтеремдә. Мәзәкчән кеше иде бит, мәрхүм, синең атаң. Минем сыңар. Сабан туенда атка чалбарлар кигезеп, аркасына мылтыклар асып чыга торган иде. Ярар. Әтиең үк әйтмәдеме икән әле. Хәтерем иләк, кемдер әйтте шунда миңа... Әле генә еккан, ботакларын да чапмаган наратка күрсәтте дә әйтә. Миңнулла, ди, шушы агачны моннан ә-әәнә теге каенга тикле күтәреп илтә алсаң — ярты кызыл баш миннән, илтә алмасаң — синнән, ди. Ярый. Әйтте бит инде шулай дип. Әйтте. Карап- карап торам агачка... Бер башы монда, икенче башы әллә кайда... Юләр әйтмешли, ярты чакрымда, күренми дә... Гыйльметдин егетләргә күз кысып алды: янәсе, көлмәгез, ялганлап бетерсен. — Карап тордым бит инде. Карап тордым. Ярты кызыл баш чәнчелеп китсен, эш анда түгел, көчне күрсәтәсе килә бит Миңнулла абзагызның. Ул вакытта әле мин сездән күп олы булмаганмын... Көч— үгезне егам инде теләсәм, теләмим генә... Нәрсә тешләрегезне ыржайтасыз? — Сөйлә, сөйлә, Миңнулла абзый. Алар пускай ышанмасын, мин ышанам,—дип, Шәрифҗан да ут янына килеп басты. Барысы да аңа борылып карады. — Әле син кайтып та җиттеңмени?—диде Миңнулла.—Әйбәт кенә озатып җибәрдеңме соң? Яраган. Малайларга мәзәк сөйли идем әле... — Көлдер үзләрен бер, рәхәтләндер. Мин киттем. Шәрифҗан, биясен агачка бәйләп, караңгыга кереп югалды. Миңнулла абзагыз тагын тотынды: — Күтәртеп җибәртсәгез, мәйтәм, каенга хәтле генә түгел, каенның аргы ягына илтеп ташлыйм, һе, ди шунда синең әтиең, күтәрткәч, аиы мин дә илтәм, җирдән ал син, егет булсаң... Ачуны китерәләр бит инде болар минем. Салмак кына атлап килдем дә, илаһым, күтәреп алдым җилкәгә наратны! Аякларым тездән туфракка батты... Урман туфрагын беләсез инде, йоп-йомшак... Төзәтебрәк салыйм дип, иңбашымны сикертеп җибәргән идем, бот төбеннән киттем бит, малайлар... Ялганласам, баскан урынымда җир йотсын менә... Киттем шуннан атлап... Барам бит... Тегеләр минем арттан йөгереп тә элгәшә алмыйлар. Барып җиттем әйткән җиргә, узып киттем әйткән җирне... Наратны ташладым. Үзем дә исләрем-акылларым китеп карап торам: бер башы монда, икенче башы әллә кайда. Ташлаганда чүт кенә ялгыштым. Миңа әкрен генә төшерергә кирәк булган, ә мин, көч күрсәтәм, янәсе, иңбашымнан тондырып торып җибәрдем, эчемдә нәрсәмдер шырт итеп өзелде китте, бер ел эч өянәге белән җәфа чиктем, авырта и шабаш... Көлеп туйгач, егетләр сорадылар: — Ә ярты кызыл баш? — Куйдылар. Бушаган шешәсенә бүгенге көнгә тикле Хупҗамал җиңгәгез кырачин салып йөртә... Шәрифҗан, егетләр яныннан китеп, куышка барып кергәндә, Васильев - сукыр лампа каршысында сакал-мыегыи кырып маташа иде. 5 — Кайттым,—(диде Шәрифҗан һәм, наганын чыгарып,, аның барабанын бора, патроннарын саный башлады. Васильев, теле белән эчтән терәп торып, авыз кырыепдаты күбекле сакалын бер селтәнүдә кырып төшерде. — Син кайтканчы өлгерә алмадым. — Ай-яй, ябык та соң инде син, Филипп Иванович. Сакал астыннан әнә нинди сөякләр килеп чыкты. Саф һавада торып та, битеңә ит кунмады. — Кунар әле вакыт җиткәч, — диде Васильев. — Сөйләндермә, кистерәсең. — Сакал кырырга да өлгермәгәнсең, нишләдең соң син? Бер мәшәкать килеп чыккан икән. Каратайныкылар өч егет отрядтан качкан. Тагын бишәү китәргә рөхсәт сорый. Васильев командир ка йтк a 11 ч ы көтә р гә кушка н. Шәрифҗан беркавым тып-тын торды. Аннары: — Хәзер мин алар белән үзем сөйләшим әле, — дип, кинәт куыш авызыннан чыга башлады. — Тукта,—диде Васильев. — Гөлт итеп кабына торган начар гадәтең бар, суын башта бераз. Биш күләгә -куыш каршында басып тора. Шәрифҗан алар алдында уңлысуллы йөри. — Аклар койрыгыгызга баскач, безгә килеп егылдыгыз, куркыныч узгач, кире таясызмы? Бишесе дә төрле сәбәпләр күрсәтәләр. Берсенең атасы түшәктә ятып авырый, хуҗалыкта эшләр кешеләре юк, икеичесенеке бик карт, көрәк тотарлык та хәле юк, ә көз көне, үзегез беләсез, крестьянда эшнең иге- чиге булмый. Зинһар, кайтып китәргә рөхсәт ителсен иде. Шәрифҗан йөрүеннән туктады. Берсенең винтовкасын тартып алды. Калган дүрт күләгә, коралларын тиз-тиз иңнәреннән салып, куыш янына берәм-берәм сөяп куйдылар. — Ә патроннарыгыз? Ашыгып-ашыгып патроннарын да чыгарып бирделәр. Инде нишләтә дип, куркышып, шәүләдәй басып торалар. — Ә хәзер шагом марш! Тегеләр борылуга, Шәрифҗан сөялгән винтовканың берсен алды да затворын шарт иттереп ачты. Васильев йөгереп килеп аның кулыннан тотты. — Шәрифҗан, бу нишләвең? Шәрифҗан авыр-авыр сулый иде. — Берни эшләвем түгел, — диде. — Менә винтовкалары корылган килеш калмаганмы дип тикшереп карамакчы идем. — Шулай дип, ул кулындагы винтовканың патроннигына бармагын тыкты, тикшерде, аннары кире сөяп куйды. Васильев, аны тынычландырырга теләп: — Кызма, командир, — диде.—Егетләрнең кайтырга сорап килүләре бик табигый: Казан тимер боҗра эчендә, белякларга тиздән капут дип, аларга үзебез үк сөйләдек ич. Менә хәзер алар тәртәләрен авылларына таба бора башладылар. Шәрифҗан бер сүз дәшмәде. Ул шулай, кара күләгә кебек, хәрәкәтсез байтак басып торды да, кинәт тураеп: — Кузгалырга вакыт, Филипп Иванович,—диде. Өч кешелек атлы разведка чыгарып җибәрделәр. Ул дүрт-биш чакрымга отрядтан алда барачак. Җирдәге утны таптый-таптый сүндерделәр. Атларны арбаларга җиктеләр. Тәгәрмәчләр шыгыр-шыгыр итәргә тотынды. Отряд походка кузгалды. 6 — Икмәк пешереп биргән өчен, авыл кешеләренә рәхмәт әйт, Миңнулла абзый, — дип, Шәрифжан биясенә атланды. — Хәерле юл теләп кал безгә. Берьярым Миңнулла, икмәк алып килгән арбасына утырып, авыл юлына борылды. Шәрифжан бирәсе приказларны бирде дә, ияр өстендә салмак кына тирбәлеп, арбаларның шыгырдавын, кешеләрнең басынкы гына сөйләшүләрен тыңлап, уйланып бара башлады. Берничә кешенең отрядны ташлап китүенә баштарак бик борчылса да, хәзер бераз тынычланган иде инде. Ул үзе дә авылда ялгыз кала торган әтисе белән әнисе өчен пошынмыйча булдыра алмады. Икесе дә инде картаеп баралар, әллә ни эш жимертә алырлык кешеләр түгел. Җитмәсә атларын, сыерларын аклар талап чыкты. Урманда ятасың дип, атасы карт бик үпкәли, ә менә хәзер, әйтмичә китеп баргач, инде бөтенләй дә яратмас. Картларны тынычландырып китәсе килгән иде. Булмады. Исән булса, бер борылып кайтыр әле. Кайтыр да, элекке кебек, иген игеп, ындыр сугып, кышларын ерак болыннан печән laiHbin, ана сөте белән канына сеңгән авыл тормышында рәхәтләнеп яши башлар. Әүвәле ата-баба туфрагын дошманнардан арындырырга кирәк. Урман авызында жил алариың чыкканын сагалап торган икән. Килеп чыгуга, Шәрифжанның өстенә ташланып, тарта, полка, сызгырып колагына өрә, ярсып-ярсып атның ялын туздыра башлады. / Җил каядыр китеп торган арада, авылда этләр өргән тавыш колагына чалынып-чалынып кала. Алда, тау астында, Шәрифжанның туган-үскән авылы үзенең көндәлек мәшәкате, кайгысы, шатлыгы белән мәш килеп арыганнан соң, ярым йокыга талып, отрядның киткәнен сизми дә калды. — Сау бул, — диде Шәрифжан күңеленнән әнисенә,— баш исән булса, бер күрешербез... Чыкканнарына инде бнш-алты сәгать булгандыр. Шәрифжан ат өстендә, йокымсырап, әкрен генә бара. Таң жиле, салкын жил, Якуп белән алмашып кигән күн куртка астына әрсезләнеп керә, калак сөякләре өстендә йөри. Шәрифжанның исәбе буенча, озакламый алар зур урманга барып житәргә тиешләр. Дозор шул урманны тикшереп кайтырга чапты. Яктыра. Бу әле көн түгел, ләкин инде төп дә түгел, ә китеп баручы төн белән килергә чыккан көннең очрашып, караңгылык белән яктылыкның тартышкан чагы. Буш кырлар, якындагы урман, уянып житмәгән авыллар — барысы да соры салкын пәрдә белән өртелгән. Торган саен караңгылык сыегая, ә яктылык аның артыннан куа барып, басу өстендәге күңелсез соры пәрдәне ерта... Әнә авыллар, урманнар ачыграк күренә башлады, межалардагы әрем гаскәре дә хәзер инде Шәрпф- жанга читән булып күренми, көзге яңгырларда тора-тора каралып беткән салам чүмәләсе дә кырда кунган сыерны я атны хәтерләтми. Күк итәгенә ал тасмалар сузылды, йокысыннан айнып житмәгән бер ала карга салам чүмәләсенә килеп кунды, кешеләрне күргәч, куркып тагын очып китте. Яктылык жиңә. Бөтен нәрсә ап-ачык күренә башлады: юл буенча сузылган отрядның атлы арбалары да, йөкләр өстенә кунаклаган, атларга атланган, төнге суыктан бөрешкән винтовкалы егетләр дә, иртәнге йомыш белән арбадан төшеп, хәзер арба артыннан йөгереп килүчеләр дә, арба кырыеннан итекләрен салындырып, шинель якасы эченнән карап баручы Васильев та — барысы »да ат өстендәге Шәриф- жанга бик яхшы күренә иде инде. Урманга киткән разведка нишләптер озаклады. Шәрифжан әледән- әле шул якка карап бара. 7 Бер каравында, атын кушаяклатып чабып килүче разведка башлыгы Гыйльметдинне күрде. «Нидер булган!» дип уйлап, Шәрифҗан биянең кабыргасына тибеп җибәрде дә егетнең каршысына чабып китте. Васильев, андый-мондый хәл булыр дип башына да китермичә, арбада тыныч кына утырып калды. Төсләре агарган Гыйльметдин, Шәрифҗанны күргәч, сүзләрен йота- йота, вакыйганы сөйләп бирде. Урманны тикшереп йөргәндә, разведка кораллы кешеләр өстенә барып чыккан. Гыйльметдиннең егетләре: «Сез кемнәр? Ташлагыз коралларыгызны!» дип кычкырганнар. Тегеләрнең бер усал чырайлысы, ике бармагын авызына кабып, колак тондыргыч итеп сызгырып җибәргән. Ул да булмаган, ат атланган, винтовкалар таккан кешеләр боларны чорнап алган. Бер матрос кыя- фәтлесе, авызын чалшайтып, ат өстендә килеш боларга бомба белән кизәнгән: «Кузгаласы булмагыз! Юкса бстерәм!» Гыйльметдин, атына кинәт камчы орып, боҗраны өзгән дә чыгып чапкан. Шәрифҗан егетне отрядка хәбәр итәргә җибәрде. — йөкләр янында бер пулеметчы калдырсыннар да живо монда! Гыйльметдин, томылып чабып килгән уңайга арбалар каршында атын көчкә-көчкә туктатып: — Филипп Иванович! — дип кычкырып җибәрде. Васильев арбадан сикереп төште. — Нәрсә бар? Гыйльметдин командирның боерыгын тапшырды да, үзе, бер төркем атлы егетләрне алып, Шәрифҗан артыннан чапты. Васильев, кешеләрне ялт кына цепька тезеп, әремнәр арасына йөгертеп алып кереп китте. Ул үзенең кешеләре белән урманга килеп җиткәндә, урман авызында аны шул ук Гыйльметдин каршы алды. — Филипп Иванович, — диде ул, атыннан төшеп Васильев янына килде. — Аңлап булмый, нинди кешеләрдер. Без кызыллар яклы дигән булалар. Минемчә, ышанырга ярамый. Командир отрядны урманга апкерми торырга кушты. — Кораллары бармы? — Бомбаларына хәтле бар. — Кыяфәтләре нинди соң? Өс-башлары? — Кырыгының кырык төрле. Шинельдән, чикмәннән, сырган фуфайкадан. Аякларында кайсының итек, кайсының чабата. Минемчә, кызыллар яклы дип ялганлыйлар гынадыр. Сезнеңчә, ничек, Филипп Иванович? — Белмим шул. — Шәрифҗан абый сөйләшә калды, мин дә хәзер шунда чабам. Гыйльметдин атына атланды да урман эченә юыртып кереп китте. Соңыннан, тегеләрнең банда түгеллеге тәмам ачылып, Васильев та отряд белән урманга кергәч, Шәрифҗан Васильевны әлеге матрос кыяфәтле кеше янына алып килде. — Танышыгыз. Балтыйк морягы Федюшкин, һәрхәлдә, үзенең әйтүе буенча, шулай,—дип, Шәрифҗан елмаеп куйды. Филипп Иванович, кулын фуражкасына күтәреп, гади генә итеп честь бирде, теге, честьны алып: — Исәнме, браток! — диде. Васильев, үзенең яңа танышына карап, елмаймас җиреннән елмаеп җибәрде. Матросның бөтен кыяфәте: бил каешына тезеп таккан кара түгәрәк лимонкалары, тезенә хәтле төшеп торган агач кобуралы маузеры, кара бушлат өстеннән күкрәгенә аркылы-торкылы урап куйган патронташлары, авызын бер якка кыйшайтыбрак, үзен олысымак тотып сөйләшүе Васильевта әллә нинди ямьсез тойгы калдырды. Күренеп 8 тора, бу коралларны ул кирәк булган өчен такмаган, ә бизәк итеп, уенчык итеп таккан. Матрос, атын тезгененнән тотып, урам фотографлары чаршавындагы картинага охшабрак басып тора иде. Алар Шәрифҗан белән сөйләшәләр. Шәрифҗанның ниндидер соравына каршы матрос, бая- гыча, авыз кырые беләнрәк елмаеп (күрәсең, аның табигый елмаюы шундыйдыр) җавап бирде: Минем дезертирларымны отряд дип атарга яраса, әйе, отрядым минем зур, коралым да шактый. Мин- монда, браток, белякларны авылга йөрүдән биздердем. Бер пот икмәк, бер баш солдат бирдертмәдем. Мин бөтен өязгә атаклы. Матрос Федюшкин дип, бөтен кулак, бөтен беляк калтырап тора. Ә үзебезнең братны — ярлыны яклыйм. Әле кайчан гына...— матрос, үзенең хәзер сөйләп бирәчәк нәрсәсенә алдан ук көлеп, башын чайкап куйды: янәсе, шундый эч катып көләрлек вакыйга, сөйләмәс борын ук көләсе килеп тора. — Минем отрядтагы бер егетнең авылда сөйгән кызы бар. Ул аңа өйләнмәкче дә иде, отряд рөхсәт итмәде. Башта революцияне ясап бетерергә кирәк, шуннан соя. вакыт калса өйләнергә! Башта революция, аннары гына хатын! Шулаймы, браток? — Ул каршында авызына керерлек булып тыңлап торучы Гыйльметдингә күз кысып куйды.—Так вот, шушы кызның... Да, бер нәрсәне әйтмәгәнмен икән. Бу авылда Пахом Толстопят дигән кулак бар. Настоящий контр. Шушы Толстопят, муены астына килгере, кызның атасым авыл сходына чакырып кыйнаткан. Теге беднота комитеты булган кеше икән. Ну, хәбәр сәгате-минуты белән безгә килеп иреште. Кыз, сулышлары бетеп, үзе отрядка чабып килгән иде. Шулай да шулай, әтине үтерә яздылар. Әни белән бездә бик куркабыз, ут төртмәгәйләре... Ну, коткарырга кирәк бит. Унлап башкисәремне алдым да авылга чаптым. Төнлә бу. Контрны, хатыны кочагыннан тартып алып, урамга өстерәп чыгардык. Братишечки!.. Куркуыннан теге ыштанына... Фу, фу! Атка салдык та әйдә! Авылдан ярты чакрым алып киттек тә, баганага бау белән бәйләп, давай тегене камчы белән... Ярлыга икенче кул якма, контр! Беднота председателенә кул якма, Совет властена кул якма! Хәзер бик смирный, тавышы да чыкмый. Менә шулай сабак өйрәтәбез без контрларга! Әле кичә генә егетнең җан көйдергече урманда кунак булып китте. Отрядка алыгыз, ди, авылда торырга куркам, ди. Ничек аласың аны? Ике йөз кешегә бер чибәр кыз. Талашып, суешып бетәрләр. Алмадым. Беда ул кыз белән. Алайса, минем Анатолийны урманнан кайтарып җибәрегез, ди; мин аңа кияүгә чыгам, ди. Үзем генә яшәртә куркам мин авылда, ди. Мин әйтәм, яшәрсең! Революция ясалып бетмәгән. Дөнья тулы контр. Аларны түргә тыкмыйча, сиңа кияүгә чыгу юк! Көчкә куып кайтарып җибәрдек үзен... — Ә егет? — дип сорады Шәрифҗан. — Егетме? Мин аны авылга җибәргәлим. Барып кайткач; ике көн бик күңелле йөри. Бер атна үтми, тагын сорый башлый. Үзен яратып тыңлаганны сизеп алган Федюшкин тагын нидер сөйләмәкче булган иде, Шәрифҗан аның сүзен бүлдерде. — Иптәш Федюшкин, — диде,—синең белән бик важный киңәш бар. — Киңәшик. Шәрифҗан өелешеп тыңлап торучыларга таба күзе белән ишарәләде. Ягъни, икәүдән икәү генә сөйләшәсе иде. Матрос, атының тезгенен бер «башкисәргә» тоттырып, Шәрифҗан белән читкәрәк китте. — Бик зур үтенеч бар сиңа, — диде Шәрифҗан. — Үтенеч? __ Федюшкинның кызыксынуы чыраена ук чыкты. — Контрларны дөмбәсләргә булса, матрос Федюшкин бервакытта да отказ бирмәс. 9 — Именно, контрларны якаларыннан алу хакында. Матросның күңеленә бу бик хуш килде: менә сез дә Федюшкинсыз булдыра алмадыгыз дигәндәй, бик канәгать төс белән карап, Шәриф- җаниың сүз башлаганын көтте. Алар, сөйләшә-сөйләшә, яфраклары бер үк вакытта сары да, кызыл да, яшел дә булган агачлар арасыннан әкрен генә атлый башладылар. Шәрифжан, көлеп җибәрмәскә тырышып: — Бер шәһәрдә революция ясарга кирәк, (иптәш Федюшкин, — диде. — Революция? Ясыйбыз аны! Шәрифҗан кайсы шәһәрдә һәм кайчан ясарга кирәк икәнлеген сөйләп бирде. Бигрәк тә андагы ашлык амбарларын саклап калырга кирәклеген әйтте. — Алаймы, браток? — Федюшкинның күз карашлары җитдиләнеп китте. — Значит, контрлар икмәге белән революциянең тамагын туйдырырга уйлыйсыз икән? Шәп, бик шәп! — Контрлар икмәге түгел, халыкныкы. Халыкны кан елатып талап җыйган икмәк. — Аңлыйм. Чтож, ясыйбыз аны, браток, Кайчан ясарга? Матросның болай тиз күнүе Шәрифҗанны сагайтып җибәрде: димәк, Федюшкин мәсьәләгә җитди карамады. Аннары төрле дезертирлардан, матросның үзе әйтмешли, башкисәрләрдән торган отрядның (отрядмы әле ул?) үз авыллары тирәсеннән китәргә ризалык бирүе дә бик икеле иде. Шәрифҗан шиген бер дә яшермичә әйткәч, матрос барган җиреннән тукталып калды. — Как, син минем отрядыма ышанмыйсыңмы? — ул тагын авыз кырыен кыйшайтып елмайды. — Минем дезертирларымамы? Алар минем арттан утка да, суга да сикерергә хәзер торалар. Киттек үзләре янына! Сөйләшәбез. Бармый гына карасыннар, мин аларны... Әйдә! Васильев отряд өчен ашарга хәзерләргә кушты да, Шәрифҗаинын матрос яныннан кайтканын көтеп, урман юлында арлы-бирле йөрергә тотынды. Атнадан артык күренмәгән кояш бүген нурлы йөзен дөньяга күрсәтәсе итте. Көзге урманның сытык чырае ачылды, агач араларындагы сары аланнар яктырып китте. Авыл марҗаларының сарафаннары төсле чуп-чуар киемнәргә киенгән каеннар, юкәләр, өрәңгеләр, юл буена тезелеп, Васильев яныннан үтә башладылар. Филипп Иванович ялкын төсле кызгылт миләш агачы каршына килеп җитте дә, аның кызыл муенсаларына сокланып, ирексез- дән агач каршында тукталып калды. Таяк белән бер кызыл чукны бәреп төшерде, өзеп алып авызына капты. Төнге суыклардан соң миләшнең кыркулыгы кимегән булса да, Васильевның күзләре кысылды, ул тамагын кырып куйды. Федюшкин егетләренең митингта шау-гөр килүләре монда хәтле ишетелә иде. Васильев борылып кире кайта башлады. Ашлык складлары аның бер дә күңеленнән китеп тормый. Аларны таланудан, яндырудан саклап алып калып булырмы? Шәһәрнең үзен алмый торып, складларны алу, ай-һай. Бу мәсьәлә Шәрифҗанны да, Васильевны да бик уйландыра. Аларның нияте, аклар гарнизоны әллә ни зур булмаса, шәһәрнең үзен кулга төшерү иде. Казан янында безнекеләр акларның авызын- борынын кан итеп кыйнап яталар бит. Курыкканны өркетү ансат дигәннәр. Шундый вакытта шәһәрне дошманнан тартып алу һәм кире бирмичә тотып тору, бәлки, мөмкин булыр. Тик шулай да түбәләштә йодрыкның зуррак һәм ныграк булганы яхшы. Матросны ияртеп алып китәргә тырышуның сәбәбе дә әнә шунда иде. 10 Васильев, янып торган учак каршына утырып, Гыйльметдин китереп биргән кайнар кара бодай боткасын ашарга тотынган гына иде, урман юлында ашыгып кайтып килгән Шәрифжан күренде. Васильев, котелогын тоткан килеш, аның каршысына таба китте. — Ну, ничек? — Ай, күрсәң сип аларны! Көләрсең дә, еларсың да... Бер нәрсә бик ачык: барысының да кендекләре авылга бик каты бәйләнгән, ай- һай, куптарып алып китеп булырмы? —1 Ә серне ачып ташладык... — Тыңлап бетер. Гыйльметдин командирга котелок белән ботка китереп бирде. Шәрифжан, кайнар котелокны тезенә куеп, итек балтырыннан тимер кашык тартып чыгарды, көлеп җибәрде. — Тотынды Федюшкин бервакыт тегеләргә сөйләргә! Ике сүзнең берендә революция дә контрреволюция. Без революция ясадык! Без революция өчен жаваплы! Бер кулында граната, икенче кулын йодрыклап һавада болгый. Дошман безнең властьның муенына ачлык элмәге салмакчы була. Ә без, урман эченнән карап, тыныч кына көтеп торабыз: менә кемдер килер дә дошманның пычагын тартып алыр, Совет властен коткарыр... Тегеләр, ярсып китеп, үкерешә башладылар: без риза! Барабыз! Хәзер үк безне ияртеп алып кит! Яшәсен безнең данлыклы командирыбыз матрос Федюшкин! Ә Федюшкин, шатлыгыннан кочагын ачып, үзенең дезертирларына ташланды. Рәхмәт, братишки, яшәгез! Шәрифжан сөйләгәндә, матроска охшатып, йодрыкларын болгап сөйләде. Васильев, бер елмаеп, бер житди төскә кереп, тыңлап утырды. — Аша инде боткаңны, суыттың. Я, кушылабызмы соң? — Алар белән борчак .пешәрме? — диде Шәрифжан. — Матрос үзе әйтеп тора бит: башкисәрләр дә дезертирлар... — Ник пешмәсен икән? Матросның сүзен тыңласалар, безгә шул житкән. Алар — матросныкын, матрос— безнекен. — Болай Федюшкин үзе революциягә чын күңелдән бирелгән кеше булса кирәк, — диде Шәрифжан, боткалы кашыкны авызына китерде,— ләкин алар мондый шарт куялар: ике отрядка ике командир булсын, без үзебезнең матростан башка кешегә буйсынмыйбыз. — Ансы белән килешербез. Кораллары чынлап та бармы икән соң? — Күп. Гыйльметдин, сүнеп барган учакны тергезмәкче булып, утлы күмерләргә өреп маташкан жиреннән башын күтәрде дә: — Шәрифжан абый, — диде. — Әкәмәт тә кеше инде ул Федюшкин дигәнегез. Бомбаларны нинди асып-асып куйган. Синеңчә ничек, Шәрифжан абый, минемчә, ул аларның капсюльләрен алгандыр, юкса бит... Шәрифжан, ашап бетереп, котелогын жиргә куйды. — Минемчә, тәмле боткадан соң чәй эчәргә кирәк, — диде ул, Гыйльметдиннең күмергә өрә-өрә кызарып беткән битенә карап елмайды. — Кайнаттыңмы? Яфрак салып пешекләгән яшькелт суны калай кружкалардан яна- пешә эчкәннән сон, Васильев белән Шәрифжан кешеләрдән читкэрәк китеп утырдылар да тәмәке кабызып жнбәрдсләр. Кичкә кырын урман эченә салкын төште. Кешеләр көндез салып ташлаган бишмәтләрен, сырган фуфайкаларын, шинельләрен алып- алып кия башладылар. Утларга коры-сары өстәлде, ялкыннар һавага сикерде. Дежурныйлар атларны эчерергә киттеләр. Берничә кеше пулемет янында казына башлады. Гыйльметдин, тезләрен кочаклап, ут кар 11 шына килеп утырды. Озакламый авылда каз өмәләре, кич утырулар башланыр. Их, аулак өйдә берәр кызны караңгы чоланга дәшеп чыгарып, почмакка кысрыклап, рәхәтләнеп кочаклар, үбәр көннәр тагын булырмы? Ул да түгел, бер төркем «башкисәрләрен» ияртеп, Федюшкин килде. Матросларча як-якка чайкалыбрак атлап, ул, авыз чите белән елмая- елмая, кешеләргә якынайды да: — Тагын бер тапкыр исәнмесез!—дип, урманны гөрелдәтерлек көр тавыш белән кычкырып исәнләшкәч, бөтен отрядның кызыксынулы күз карашын җәлеп итеп, Васильев белән Шәрифҗап янына барып утырды. Аның егетләре ут тирәсенә сырыштылар. Шәрифҗанныкылар үзләренең яңа иптәшләре белән танышырга, русчаны ватып-җимереп, тегене- моны сөйләшергә тотындылар. Русча шактый «сукалый» белә торган Гыйльметдин үз янында тәмәке тартып утыручы егетнең исемен сорады. Теге Анатолий атлы икән. Кыскартып, Толя дип кенә әйт, диде рус егете. Гыйльметдин, әйтә алмыйча, тәмам тирләп чыкты. Нихәтле генә авызын очлайтып әйтеп- әйтеп карамасын, һаман я Түлә, я Тула килеп чыга, йорт хәлләрен сөйләшә башладылар. Толяның әтисе белән абыйсы Кызыл Армия сафларында дошманга каршы сугышып йөри икән. Шуның өчен карательный отряд аларның йорт-җиреп яндырып киткән. Әнкәле-уллы икесен чак кына утка тотып ыргытмаганнар. Анатолийның авызыннан шундый сүзләр ишеткәч, Гыйльметдин: — Утка?! Әтиең белән абыең өченме? — дип, бик гаҗәпләнде.— Әтиең комиссармыни? Юк, кызылармеец кына икән. Әнисе тегеләрнең кулыннан Толяны йолкырга тотынган. Авыл кешеләре аралап калмаса, икесенең дә башлары бетәсе икән. — Ах, собаклар! Курыктыңмы? — Өч көн телем тотлыгып йөрде. Аннары урманга качтым. Гыйльметдин күңеленә килеп тыгылган тойгысын әйтеп бирерлек русча сүз таба алмагач, егетнең аркасына яратып бер сукты да: — Кайгырма, Тула! — диде. — Без алардаи үчне кайтарырбыз әле. Матросныкылар арасында җыр осталары бар икән. Арба янындагы ут каршына җыелышкан рус егетләре шаян җыр әйттерә башладылар. — Во саду ли, во огороде, Черт картошку роет... Бөтен халык җыр тавышына ябырылды. Гыйльметдин, җырлаучыларны күрергә теләп, арбага ук менеп басты. Ут каршына утырган, тезләнгән, аягүрә баскан җырчы егетләрнең йөзләренә ялкыи шәүләсе төшкәй иде. Барысы да бер үк җырны җырласалар да, чырайлары төрлесенең төрлечә. Кайсы, уйнаган кебек, ансат җырлый; кайсының йөзе кырыс, муен тамырлары калкып чыккай; кайсы җырның аеруча шаян җирендә кашын сикертеп, тешләрен балкытып ала; ә берсе, кырыйдагы ак муенлы, Ч)Ибәр йөзлесе, бик җитди чырай белән, чиркәүдә гыйбадәт кылучы кебек, тантаналы итеп җырлый иде. Русчаны такы-токырак аңлаучы татар егетләре Гыйльметдинне йөдәтеп бетерделәр. — Әйт инде, малай, ник көлделәр? — Нәрсә турында җырлыйлар, Гыйльметдин? — Их, үзем аңламам, сии чукынмышка ялынмас идем. Гыйльметдин сөйләп бара башлады. Бер карт шайтан үзенең бакчасына бәрәңге утырткан. Көз җиткәч, аны казырга чыккан, малай шайтаннар аның артыннан җыеп баралар. — Бары шул гынамы?—диде егетләрнең берсе. — Шуңардаи көлделәрме? 12 — Ялганлыйсың син, алдар таз. Бу җырны җырлап бетергәч, рус егетләре, елмаешып, күз йөртешеп алдылар да икенчесенә тотындылар. Җырда: кызы ташлаган бер егет, йөрәге януга чыдый алмыйча, хыянәтче кызны ачы шелтәләү белән шелтәли иде. Ташларлык булгач, ник сөйдең, ник минем йөрәгемне җилкендердең! дип, ачыргаланып, хәсрәтеннән кычкырып-кычкырып җибәрә иде. Гыйльметдингә җыр бик ошады. Русларның шундый җанны эретә торган җырлары бардыр дип һич уйламый иде. «Син мине алдадың, сүз бирдең дә килмәдең» дигән җирләрне тыңлаганда, аның үз йөрәге дә сул-кылдап-сулкылдап куйды. Гыйльметдингә ут тирәсендәге агачлар, башларын салып, кызы ташлаган мескен егетне кызганып торалардыр кебек тоела иде. Хәтта ут өстендә тирбәлгән сөлге-сөлге ялкын да, җырчы егетләргә таба сузылып, берничә секундка туктап, әсәрләнеп, тыңлап торадыр кебек иде. Урман булып урман, җырга кушылырга теләгәндәй, җырлаучылар белән бергә кычкырыпкычкырып куя иде. Караңгылык куерды. Агачлар тоташ кара стена булып күренә башладылар. Ут көчәеп, яктырып киткән чакта, кара стена, урман эченә таба чигенеп, ерактан гына карап тора, ут сүрелсә, тагын кешеләрнең артына ук килеп баса иде. Татарларның да җырлап күрсәтүен сорадылар. Моны б-игрәк тә Федюшкин куәтләде. Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй, татар егетләренә дә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә туры килде. Кемнәндер тальян гармонь табылды, һәм менә урман, карт башын чайкый-чай- кый, татар халкының моң һәм зар белән сугарылган җырларын тыңлап тора башлады. Гыйльметдиннең тәрҗемәсе килделе-киттеле генә булса да, рус егетләре, «так, так», дигән булып, елмаешып, тыңлап тордылар. Гыйльметдин янына арбага менеп баскан Анатолий: — Нәрсә турында бу? Ник елап җырлыйлар? — дип сорашып аптыратты. Егетләрнең биешеп күрсәтергә дә ниятләре юк түгел иде. Берсе, түгәрәкнең уртасына сикереп чыгып, инде бөеренә дә таянып өлгергән иде, ләкин ул арада: «Атларны җигәргә! Юлга хәзерләнергә!» дигән команда яңгырады. Ә инде бер сәгатьтән, ут янып торган җирләрдә аяк белән тапталган кара күмер генә калды. Атларга атланган, арбаларга төялгән ике отряд икесе дә Т. шәһәренә таба юл тотты. Кычкырып сөйләшмәскә, кычкырып көлмәскә приказ булды. Күрше арбада баручы Федюшкинның калын тавышы шулай да ишетелеп- ишетелеп китә әле. Ара-тирә Шәрифҗанныкы да ишетелгәли. Гыйльметдин белән Анатолий аларның сүзләренә колак салгалап баралар. Менә Федюшкин нидер әйтте дә көлеп җибәрде. — Безнең матрос үзенең адмирал белән бәхәсләшүе турында сөйли,— дип аңлатып куйды Анатолий.— Гел сөйли ул шуны. Отчаянный башка булган безнең матрос. Бер тапкыр шулай авылына кайткан (бу әле урманда ялгыз качып йөргән чагында). Кайткан' бу, чөнки хатынын бик сагынган. Ну, җан кисәге моны мунча ягып чабындырган, әйбәтләп самогон белән сыйлаган. Иртә белән торып баш төзәткәч, сакал-мые- гын кырырга утырган бу. Битләрен, ияген ап-ак күбек белән майлаганнан соң, пәкесен учына тартып тора икән. Хатыны коега су алырга чыккан җиреннән сулышы тыгылып, агарынып йөгереп кайтып кергән. Тиз бул! Кач! Синеэзләп киләләр! Бу тәрәзә төбенә тезеп куйган бомбаларын, мендәр астындагы наганын тиз-тиз кесәсенә алып салган да ишек алдына йөгереп чыккан. Эчке күлмәктән, ялан аяк, сакалмыек ап-ак күбек. Күрә, ат атланган өч кеше капка төбенә килеп туктыйлар. Бу ашыкмый гына бакча ягына керә дә китә. Ашыкмый, янәсе, кача икән 13 бу дип уйламасыннар. Бер бомбаның капсюлен куя, нишләрләр икән дип, багана артына посып тыңлап тора. Тегеләр ишек алдына килеп керәләр. Атларыннан төшмичә генә, камчы саиы белән тәрәзәне дыңгырдатып, хатынны чакырып чыгаралар. — Ирең кайда? — Сугышта үлде. — Әле чыккан ак сакаллы карт кем иде? Ул кая югалды? — Күршебез балта сорап кергән иде, чыгып киткәндер. Матрос, бомбасын учында кысып, баганага ябышып тора. Чыгып китәләрме дигәндә генә, тегеләр, атларыннан сикереп төшеп, хатынның кулларын каерып бәйлиләр дә, җиргә төртеп егалар. — Әйт, ирең кайда? Хатын җавап бирми. — Әйтәсеңме-юкмы, фәлән-фәсмәтән? Гыйльметдин Анатолийның кулыннан тотты. — Әкрен кычкыр, бөтен кыр ишетеп тора. Анатолий тавышын баса төште. — Хатынга итек белән тибәләр, камчы белән сугалар. Матрос бомба тондырыр иде, хатынына тиячәк. Шуннан бу нишли диген? — Нишли?—дип сорады Гыйльметдин. — Тегеләрнең өсләренә атылып килеп чыга да наганыннан шарт! шарт! шарт! Икесе мәтәлә, берсе, борылып, матросның үзенә атып җибәрә. Матросның кулына тия, күлмәк җиңе канга манчыла. Ул арада тегеләрнең исән калганы атына сикереп атлана да чыгып чаба. Федюш- кинпың бомбасы шулай да аны урам уртасында куып җитә. Федюшкин, хатынын алып, урманга сыза. Аның тирәсенә бүтән качып йөрүчеләр сыеналар. Бер көнне моңа хәбәр ирештерәләр: сине тегеләргә фәлән кулак чаккан. Болар, урманнан кайтып, кулакның атларын, сыерларын, сарыкларын, игенен, — алырлык нинди малы бар — бөтенесен төяп китәләр. — Ә үзен? — диде Гыйльметдин. — Үзен нишләткәннәрдер, анысын сөйләгәне юк. Караңгы кырда Гыйльметдиннең күзләренә җитен бәпкәләренә охшаган түгәрәк кара өемнәр күренә башлады. — Безнең басу, — дип аңлатып куйды Анатолий. Арбалар яныннан ат атланган бер күләгә чабып узды. Гыйльметдин, муенын -сузып, кайда туктар икән дип, аның артыннан карап торды. Кем булыр икән бу? Караңгыда таный алмады. Шәрифҗаннар арбасына туктады бугай. Дозорда баручыларның берсе чабып кайтты ахрысы. Әллә хәвеф-хәтәр бармы? Сөйләшмичә, тыннарын кысып, озак кына көтеп тордылар. Әнә атлы күләгә кире китеп барды. Разведкадан булган икән. Юл өстендәге авылларда, җемелдәп, сирәк-сирәк кенә утлар күренеп кала. Утлар ерагая, күздән югала, ә арбалар баралар да баралар. Күрше арба егетләре дә болар янына күчеп утырды. Бергә күңеллерәк. Дошман авызына керер минутлар онытылыбрак тора. Баш очларында гына йолдыз атылды: күк чатыры буйлап кадалып төште дә, көмеш эз калдырып, чәчелеп юк булды. — Кемдер үлә, — дип, Гыйльметдин, бик серле итеп, йолдыз атылуының мәгънәсен үзенчә аңлатып бирде. — Телисезме, бер әкият сөйлим?—диде ул аннары. Имештер, кунак кызын күрер өчен, бер егет хәерче булып киенеп кергән. Аңа бер телем икмәк сузганнар, ә ул, күзләре белән түр башындагы кызны ашарлык булып, сузган ипи кыерчыгын да күрмичә, басып тора икән. — Шуннан,—дип сөйли әкрен генә Гыйльметдин, тавышында елмаю сизелеп тора,— хәзер бит инде икмәкне алырга да чыгып китәргә 14 кирәк. Ә бу терәлгән, чыга алмый, кызны туйганчы күрәсе килә. Ә кыз, мин сиңа әйтим, тулган ай! Төбәлебрәк карасаң, нурыннан күз чагыла. Шуннан бу, мин сиңа әйтим, кунарга калдыруны сорый башламасынмы? Менә, хәерчегә якты чырай күрсәт син... Тегеләр әйтәләр: калдыра алмыйбыз, кунак кызыбыз бар, өебез кысан. Инде бит чыгып китүдән бүтән әмәл калмады кебек, ә бу каныкты, һаман терәлеп торган көне... Бер шакмак шикәр бирмәссез микән, ярты елдан артык шикәрләп чәй эчеп караганым юк, ди. Оятсыз хәерче икән бу, диләр. Бер шакмак шикәр бирәләр. Инде чыгып китәме дип торганда гына, бу ян сәкегә килеп утырмасынмы, мин сиңа әйтим. Ә үзенең күзләре һаман кунак кызында, ә кыз чибәр, шундый чибәр, перәме кәртинкә!— Гыйльметдин сүнә язган тәмәкесен суырып, тынып калды. — Я. төтен ашарга өлгерерсең, бүлми генә сөйлә. — Шуннан бу, оятсыз хәерче, яи сәкегә килеп утырды бит инде. — Утырды, анысын ишеттек. — Утыра бу, мин сиңа әйтим, утыра... Кулындагы шикәрне караштыргалап куя: чәй эчәсем бик килә, эчермәссез микән? ди. Тегеләр әйтә: бик эчерер идек тә самовар куелмаган шул. Бу оятсыз тик оятсыз: мин көтәр идем, ди, куеп җибәрмәссезме икән? ди. Хуҗалар тәмам аптырап калалар: инде бит табагач белән генә куып чыгарасы калды. Куарлар иде, Хәзер Ильяс булмагае, дип куркалар. Ул бит шулай, хәерче төсенә кереп, кешеләрне сынап йөри, имеш, ди. Куып чыгаруын чыгармыйлар, самовар да куймыйлар. Ә бу күзләрен кунак кызына таба челәйткән дә утыра да утыра, утыра да утыра... — Җә инде, бик озак утырды! — Утыра бу, мин сиңа әйтим, утыра... Әнә тагын бер йолдыз атылды. Барысы да һавага карадылар. — Дошман үлде, — дип куйды кайсыдыр. — Җаны җәһәннәмнең җиденче катына олаксын. Әйдә сөйләп бетер, Гыйльметдин. Тәмәкесен чытыр-чытыр суырды да Гыйльметдин тагын тотынды. Җылы өйдә тирләп утыра-утыра, «хәерченең» -сәмыйк белән генә ябыштырган сакал-мыегы бервакыт кубып төшмәсенме! Кызлар шундук моны танып алалар да пумалалар, уклаулар күтәреп, өйдән пыр туздырып куып чыгаралар. Шуннан соң да әле бу, кайтып китмичә, тәрәзә пыялаларын Ч1иртеп, нигез төбендә җырлар җырлап, ялынып, кертүне сорап йөргән... Икенче арбадан килгән егет ничек итеп Мамадышта аклардан качуын сөйли башлаган иде, якында гына Шәрифҗан тавышы ишетелде: — Сөйләшүләрне туктатыгыз! Егетләр берәм-берәм үз арбаларына тарала башлады. Анатолий, тирбәлеп килә-килә, йокымсырап китте. Гыйльметдин дәшсә ишетә, ә үзе җавап кайтара алмый. Менә Гыйльметдиннең дә кулыннан дилбегәсе төште. Ул, сискәнеп китеп, дилбегәне җыеп алды да тез астына кыстырып куйды. Гыйльметдингә үлсә дә йокларга ярамый. Шәрифҗан абыйсының аңа йомыш куша торган гадәте бар. йокы качыру өчен, ул, арбадан сикереп төшеп, җәяү бара башлады. Тын. Гүя арбаларда бер җан әсәре юк. Бераздан ул тагы арбага менеп утырды. Анатолий, винтовкасын кочып, бик тәмләп йоклый Гыйльметдинне дә йокы баса башлады. Тәгәрмәч берәр чокырга төшеп, арба сикереп куйганда гына, күзләрен ачып җибәрә дә аннары тагын күз кабаклары йомыла, һәм егет татлы йокыга чума. Шулай бер уяна, бер йоклый бара торгач, күпме вакыт үткәндер, туңып, уянып китсә—Гыйльметдин үзен ап-ак томан эчендә күрде. Инде яктырып килә. Арбалар шыгырдавы, атлар пошкыруы ишетелә. Тонык 15 кына булып кеше тавышлары да ишетелгәли, әмма ни арттан бара тор* ган ат, ни алдагы ат, ни хәтта үзе белән бер арбада утырып баручы Анатолий булсын, күренми. Кулын сузган иде, кулы кемнеңдер аягына орынды. Томан эченнән Анатолийның: — Уяндыңмыни? — дигән тавышы ишетелде. — Ай-Һай, ат койрыгы да күренми. — Томан булу яхшы, көн аяз булачак. Туңудан үзгәреп киткән тавыш белән шулай бер-ике сүз әйтештеләр дә тынып калдылар. Гыйльметдин, иңбашларын уйнатып, калтыранып куйды. Чалбары, бишмәте юпь-юеш иде. Бөтен нәрсәгә томан сеңгән иде. — Түлә! — Нәрсә сиңа? — Салкын! — Кемгә монда салкын? — дип, кинәт сораган тавышка икесе дә сискәнеп киттеләр. Томан эченнән ике шәүлә килеп чыкты: матрос белән Шәрифҗан ар* бадагы кешеләрне тикшереп йөриләр Шәһәрнең яр башындагы агач йортларына Хәлимнең тамчы да исе китмәде. Андый мунча зурлыгы өйләр авылда да бетәсе тү.гел. Тәрәзә төпләрендәге гөлләре дә авыл гөлләре төсле. Тәрәзә пыяласында борыннарын ямьшәйтеп, үткән-барган кызларга телләрен күрсәтеп калучы малайлары да авыл малайлары кебек. Кара инде син бу йортны! Шә- мәрдән карт шикелле, бөкерәеп, таякка таянып тора. Ә тегесе? Бөтенләй ярга таба сәҗдәгә киткән. Төнлә белән йоклап яткан чакта, тау астына ычкынып төшсә, чыга да алмый калырсың. Такта тротуар буйлап атлый-атлый, Хәлим ниндидер таш бина каршына килеп җитте. Үзедер зур, үзедер биек. Озыи тимер морҗасы те- геннән-моннан тимер чыбыклар белән тарттырып куелган. Үзе урамны тутырып гөрли, эчендә йөзләп самовар кайнап тора икән дип уйларсың. Яшел камзул ,кигән, кулына буш капчык тоткан бер карчык узып бара иде, Хәлим аңардан: — Нәнәй, бу нинди йорт? — дип сорады. — Ут тегермәне бу, наныем. Ут тегермәне дә була микәнни? Хәлимнең су тегермәне хакында ишеткәне бар, ут тегермәнен беренче ишетүе. Әллә карчык уйнап кына әйттеме? Моның бит ни канаты, ни тәгәрмәче. Кара морҗасыннан башка бернәрсәсе күренми. Юк, уйнап сөйләмәгән! Әнә ич, тәрәзә рәшәткәләренә хәтле он тузаны кунып беткән. Базары кайда икән соң бу шәһәрнең? Их, карчыктан сорарга баш җитмәгән. Хәлим ике катлы, өч катлы йортлар янына барып җитте. Барысының да астында кибетләр икән. Ишекләре басу капкасы тикле, тәрәзәләрендә тимер рәшәткә. Хәлимнең каршысына иләк шикелле эшләпә кигән, озын чылбыр очына эт таккан бер хатын очрады. Эте бияләй хәтле генә, күзләренә тикле йон баскан сәләмә эт. Хатынның кулларында терсәкләренә җиткән кара челтәр бияләй, битендә дә кара челтәр. Бар бит, агай, дөньяда әкәмәт кешеләр! , 21 Шешә тыккан кебек, кесәләре бүлтәеп-бүлтәеп торган яшел чалбар киеп, бөерләренә «леварвертлар» таккан сары погонлы өч әфисәр кө- лешә-көлешә узып китте. Хәлим алариың артларыннан карап калды. «Сары аякларны» шушы өч әфисәр аскандыр кебек тоела иде аңа: асканнар да куанышалар, дип уйлады ул. А, шәһәрнең чиркәве авылныкы ише генә булмый икән. Манаралары бөтенләй күкләргә ашкан, кылукуллары берсе-берсе Малик мунчасы кадәр бар. Боларны даңг-доңг какканда, колагың чыдап кына торсын! Тирәсендәге коймасы ак таштан, ә койма чатларында калай канатлы кыз сурәтләре басып тора. Баржага тоз ташырга килгәндә, Шәмәрдән карт, чиркәү капкасындагы шушындый канатлы калай кызларга таягы 'белән төртеп күрсәтеп: — Әнә урысларның фәрештәләре, — дигән иде. Бу кызлар да фәрештәләрдер инде. Бик исе китми генә калай фәрештәләргә карап торганнан соң, тагын кузгалып, янә бер илле адымлап киткәч, малайның күреп туймас күзләре кызыл кирпечтән салынган, нечкә кара морҗасыннан пуф-пуф төтен атылып торган бер бинага төште. Хатын-кызлар шуның янына көянтә-чиләкләре белән киләләр дә су алып китәләр. Бер ир-кеше хәтта мичкә белән алып китте. Бу боларның коелары микәнни? Хәлим судан кайтып баручы кыйгач кашлы бер кыздан: «Базарыгыз кайда?» дип сораган иде, кыз «Тегендә» дип, сулга таба изәде. Хәлим базарны эзләп тапты. Кайчандыр, әтисенә тагылып, ул атнага бер була торган Келәр базарына бара торган иде. Андагы халыкның күплеген, кыңгыраулы карусельләрнең зыр-зыр әйләнүен, курчакларның әллә ниләр кыланып-кыланып биюләрен, малайлар авызындагы таш түтекләрнең тал сандугачы тавышлары чыгарып сайрауларын гомерендә дә онытасы юк. Әтисе берсен бер тиенгә алып биргән, чат майда гына йөзеп пешкән кайнар кабартманың тәме әле дә булса тамак төбеннән китми. Бу базарда андый әкәмәтләр юк икән. Ашамлык базары гына икән бу. Хәлим көнбагыш сатучылар янындагы чыпчыкларны куркытып узып китте. Сап-сары клиндирләр, ап-ак күмәчләр сатыла торган кибет каршында, күрәсең, озаграк терәлеп торгандыр — кибет хужасы, кәҗә сакаллы бер татар, чалгы хәтле пычагы белән кизәнеп, малайны куып җибәрде. Карбызчылар, алмачылар яныннан да егетне бик тиз өферт- теләр. Кайсы гына кибет каршына барып туктамасын: «Әй, шалама, сыпырт моннан!» дип кычкыралар. Китмирәк торса, гер белән, я таяк белән кизәнәләр иде. Бер җирдә Хәлим кызык нәрсәгә тап булды. Ике көпчәкле кечкенә арба катында бер чулак абый басып тора, арбада сары тартма, ә тартманың эченә Хәлимнең әтисе эчкән порошоклар шикелле итеп төрелгән кәгазьләр салынган — бик күп! Тартма кырыена аллы-гөлле тутый кош кунаклаган: борыны кармак шикелле кәкрәеп төшкән, түгәрәк усал күзләре белән ялт-йолт карангалап, көнбагыш чиртә... Ә чулак абый бөтен базарны тутырып такмаклый: — Бер тәңкә, бер тәңкә! Кем үзенең киләчәген белергә тели? Бер тәңкәгә ызба да салдырып булмый, түбә дә яматып булмый, бер тәңкәгә хәзерге заманда чәч үргече дә бирмиләр, бер тәңкә киләчәкне белергә генә ярый. Килегез, апайлар! Килегез, сеңелләр! Бер тәңкәгә бөтен киләчәгегезне әйтеп бирәбез. Хатын-кыз чулак абыйга балга сарылган чебен кебек сарыла. Бөрмәләренә, оек балтырларына кыстырган акчаларын ашык-пошык чыгарып, ояла-ояла, кызара-кызара, абыйның сыңар кулына таба сузалар. Хәлимнең дөнья кайгысы онытылды. Күрми калмыйм дигән кебек, күзләрен зур итеп ачты да бәхет эстәүче апайларга, симәнкә ашаучы 22 аллы-гөлле тутый кошка, чулак абыйга карап тора башлады. Баядан бирле, чыштын-пыштын итешеп, терсәкләре белән кадаклашып торган өч кызның чаярагы бер сумлык кәгазьне оялып кына Чулак абыйга төртте. Абый кеше акчаны кесәсенә салып куйды һәм, аллы-гөлле кошның аркасына тырнак очы белән чиртеп: — Яле, тутый кошкай, — диде, — әнә шул тәти апаңа бик бәхетлесен генә алып бир әле. Кызлар читкә китеп укыдылар да, авызларын каплап, иелә-сыгыла көлештеләр. Күрәсең, тутый кош аларга бик күңелле киләчәк вәгъдә иткәндер. Ә икенче бер апай, ачып укыгач, кып-кызыл булып кызарды, кәгазьне шундук ертып ыргытты. Ә чулак абый базарны яңгыратып такмаклый: ' — Сорамыйбыз ун тәңкә, сорыйбыз бары бер тәңкә! Чәчәкләр арасындагы ялгыз ат кузгалагы кебек, җыен хатын-кыз арасында бер үзе бер рус карты, таягына таянып, тутый кошның кыланышларына карап тора иде. Картның аркасында котомка, өстендә кара тула чикмән, башында ялтыравык козыреклы тирән кара картуз. Сакал-мыегында инде көмеш бөртекләр ялтырый башлаган. Яшь кенә бер рус кызы, сөрмәле кашларын сикертеп, елмаеп, карттан: — Бабакай, киләчәгеңне беләсең киләмени? — дип сорады. Карт елмайды, әмма шундук, нәрсәдәндер куркып киткән кебек, кинәт авызын йомып, чибәр кызга коры гына карап куйды. Ләкин кыз аның авыз тулы ак тешләренә бөтенләй игътибар итмәде, чөнки тутый кошкай аңа сөйгән егетеңә кияүгә чыгарсың, бәхет эчендә йөзәрсең, дип вәгъдәләр иткән һде, шунлыктан кызның күзләренә ак-кара -күренми иде. Картыбыз, хатын-кызларны аралый-аралый: — Әй, егет, — диде. — Тутый кошыңа семянка кирәкмиме? Егет ялт күтәрелеп карады. — Кыйбат сатасыңмы? — Мин шәһәр бәяләрен белмим, — диде карт, — үзең белеп бирерсең. Егет бер бәя әйткәч, карт: — Кая бушатыйм? — дип сорады. — Бабакай, — диде егет, — минем монда үлчәп алырга үлчәвем юк, иренмичә өйгә илтсәң, анда әни карчык үлчәп алыр иде. — Адресыңны әйт соң! Чулак абый картка бармак башы хәтле генә бер кәгазь тоттырды. — Менә шунда язылган. Кәгазьдә: «Электростанцягә бар, фәлән кешене сора» дип язылган иде. Карт, койма буена чүгәләп, тәмәке пыскытып алгандай итте дә, базардан чыгып, юк булды. Шәрифҗан отрядыннан килгән Васильев иде бу. 3 «Дошманны капшап кайту» өчен шәһәргә кеше җибәрү мәсьәләсе килеп баскач, мондый хәтәр эшкә Васильевтан да кулайрак кеше табылмады. Матрос: «Үзем барам, шәһәрдәге коммунистлар белән минем күптән җепләр бәйләнгән» — дип, дәгъва итеп караса да, аны җибәрергә риза булмадылар, чөнки, үзе әйтмешли, бөтен өязгә атаклы кеше, танулары мөмкин. Шәрифҗан тагын ярамый, ул отряд командиры, ә «башкисәрләрдән» берәрсен җибәрүгә матрос үзе үк каршы төште: бик яшьләр, булдыра алмаслар. Шулай итеп, Васильевны җибәрделәр. Филипп Иванович матрос «бәйләгән җепләр» буенча килде- Федюшкинның әйтүенчә, шәһәр базарында сыңар куллы бер «бәхет сынаучы» 23 булырга тиеш, аны эзләп табарга да фәлән-фәлән диот дәшәргә генә кирәк, ул үзе тиешле кешесенә җибәрәчәк. Матрос «идән астындагы» шәһәр коммунистлары белән эшне гел әнә шул «җеп» аркылы йөрткән икән. Васильев матросның бу «җебенә» ышанырга да, ышанмаска да белмәгән иде. Приключение китапларындагы әкәмәт маҗарага охшаган бит. Шуңа күрә запаска үз «җебен» дә алып килгән иде. Аның авылдашы Крюков Михаил биредә ут тегермәнендә вальцовщик 'булып эшли, аның янына барырга мөмкин. Федюшкин әйткән теге «бәхет сынаучы» дөрестән дә бар булып чыкты. Васильев электростанциягә шушы тутый кош иясе әйткән «Андрю- ша»ны эзләп килде. Аны табып үзара «кылларны тартышып» караганнан соң, Васильевны шунда ук эшләүче Роман Михайлович Копылов белән таныштырдылар. Менә хәзер инде Васильев электростанциянең корымланып беткән тәбәнәк түшәмле, рәшәткә тәрәзәле ярым караңгы бер бүлмәсендә Роман Михайлович белән сөйләшеп утыра. Кара чәче маңгаена төшкән Копылов, зур йодрыкларын тезләре өстенә салып, эчке уттан янып торган зур арык күзләре белән Васильевның «чал кергән» сакалына ка- раштыргалап, шәһәр хәлләрен сөйли. Соңгы вакытта шәһәрдә бөтенләй яшәргә мөмкинлек калмаган икән. Төрмәләр шыгрым тулы, гаеплене дә, гаепсезне дә аталар, халыкның рухын сындыру өчен, бөтен шәһәрнең күз алдында кешеләрне дарга асалар. Копылов барысын да сөйләп бирде. Бер төркем коммунистларны төрмә ишек алдына атарга алып чыккач, тегеләр күкрәкләренә төзәлгән винтовка көпшәләре каршында кычкырып «Интернационал» җырларга тотынганнар. Шушы турыда сөйләгәндә, Роман Михайловичның тез башындагы зур йодрыгы дерелдәп торды. Васильев аның азрак мазут тигән ак йөзенә, бизгәк белән авыргандагы кебек, янып торган зур күзләренә карап: «Бу кешегә аклар тылында күпне татырга туры килгән ахры», дип уйлап утырды. — Фронт хәлләрен беләсезме? — дип сораша башлады Васильев. — Казан алышу алдында тора — анысын беләбез. Кичә безнеке- ләрнең аэропланы килеп шәһәргә листовкалар ташлап китте. Васильев өчен бусы яңа хәбәр иде. — Нәрсә язалар? Берәр листовкагыз юкмы? Юк икән, ләкин Роман Михайлович укыган. Кыскача болай: «Дошманның коты алынып торсын, озакламый без анда да барып җитәчәкбез.» — Аннары, — диде Копылов, — безгә Сембер фронты хәбәрләре килеп ирешкәли. Кызыл гаскәр Буадан Сембергә таба һәм безгә таба һөҗүм итеп килә. Без монда көн саен туп тавышы көтәбез Тизрәк килеп җитмәсәләр, иген складлары харап булачак: безнең монда унбиш склад, өяздән талап җыйган бөтен ашлык шушында. Васильев нәкъ шушы турыда сүз кузгатырга тора иде. — Ә бушатырга тотындылармы соң әле аларны? Копылов бүртенгән зур йодрыгы белән тез башына бик каты итеп* сукты да: — Бушаталар шул менә, чорт возьми!—дип әрнүле итеп әйтеп куйды. — Баржаларга төйиләр. Без, коммунистлар, монда җыелышып, баш ватып карадык: нишләргә? Ничек ул ашлыкны саклап алып калырга? һичнәрсә уйлап чыгара алмадык. Үзебезнең генә көч җитми. — Акларның мондагы гарнизоны зурмы? — Шактый күренәләр, ләкин җыен аксак-туксак. Берничә пулеметлары бар. Берсе чиркәү манарасында. 24 Гарнизон турындагы мондый мәгълүматлар гына отрядны, әлбәттә, канәгатьләндермәс. Шуннан артыгын Васильев хәзергә таба алмый. Васильев, «сакалын» тоткалап, уйланып торды. Шәһәр тирәсендәге юлларны, чокырчакырларны яхшы белә торган кешеләр табып бирсә иде Копылов, отряд өчен бу бик ярап куяр иде. — Табабыз, ник тапмаска,—диде Роман Михайлович. Мондый фикергә килделәр: Копыловныц кешеләре урманга отряд янына барганда, гарнизон хакында тулырак сведениеләр алып барырлар, бигрәк тә офицерлар турында: кичләрен кайларда җыелалар? Эчү мәҗлесләре буламы? Кайда күпме солдат тотыла? Кайсы юллар саклана, -кайсы юк? Урманда кайчанрак көтү хакында сүз куешкач, Васильев кайтып китәргә җыена башлады. Кичкә калса, патрульнең шәһәрдән чыгармавы мөмкин иде. «Бөтен өязгә данлыклы» матрос Федюшкин турында Копыловның ишеткәне бармы икән? Бар булып чыкты. Бар гына түгел, Копылов аның белән берничә тапкыр очрашкан да икән. Матрос, чынлап та, бу тирәдәге белякларның каннарына шактый тоз салган. Кулаклар белән дә түбәләшкән, акларның продотрядларына авылларны таларга ирек бирмәгән. Копыловтан шушы сүзләрне ишеткәч, Васильев каршында матросның дәрәҗәсе кинәт югары сикереп куйды. Юкса, Филипп Ивано7 вич аңа ышанып бетми иде, аны шапырынырга яратучы бер бушбугазга санап йөри иде. Шәһәрдән чыкканда Васильевны күпер өстендә атлы сакчылар туктатты. Юлны бүлделәр дә: «Нинди йомыш белән йөрисең?» дип сораштыра башладылар. Васильев бакчалар артыннан әйләнеп кырга чыкмавына, моннан китүенә бик үкенде. Авыл -карты ролен уйнарга тырышып, картуз астыннан күзләрен җемелдәтеп, шаяргалап сөйләште. Карап-ка- рап тордылар да җибәрделәр. Васильев, аякларын картларча өстерәш- тергәләп, кыймылкыймыл китеп барды. Бер ун адым атладымы икән, артында «Зубы, видал, какие белые!» дигән сүзләрне ишетеп, коелды да төште. Күпердән чокыр төбенә сикерәсе, алны-артны карамый чокыр эчләп йөгерәсе килде. — Әй, старина, погоди! — дип кычкырдылар. «Каптым!» дип уйлады Васильев. Ул, аска сикермәкче булып, күпер кырыена ыргылды. Сикереп өлгерә алмады, килеп тоттылар. Сакалын йолкып ташладылар, кесәсендәге наганын таптылар. Винтовка түтәсе белән аркасына кундыргач, Васильев мәтәлеп китә язды, башыннан картузы очып төште. — Шагай! — Ат өстеннән Васильевка кылыч белән кизәнә-кизәнә, сакчы аны шәһәргә таба куып алып китте. Васильевның башына килгән ачынулы беренче уе: «Урманда мине көтәләр...» булды. Допрос алганда кыйнадылар. Кулларын артка каерып бәйләп, бакчадагы иске сарайга алып керделәр дә төртеп ектылар. Сарайдагы иске саламнан тычкан тизәге исе, черегән алма исе килә иде. Күрәсең, хуҗа коелган алмаларны шушы сарайга җыйный торган булгандыр. «Мине көтәләр бит тегендә...» дип, Васильев урманда калган иптәшләре турында борчыла башлады. «Алар миннән хәбәр көтәләр, ә мин монда ахмакларча килеп эләктем... Бөтенләй ахмакларча... Бакчалар артыннан әйләнеп чыксам бит инде...» Кыйналган җирләре сызлый, бигрәк тә күкрәк тактасы авырта: аяк белән таптады бит, эт! Сарай эчен ашыкмый гына күздән кичерде. Тактадан гына корыштырылган икән, түбәдәге тишекләрдән көзге күкнең соры сатины моңсу гына күренеп тора. Васильев качу турында хыяллана башлады. Бауны чишмәкче булып, кулларын тарткалап карады. Анысы, кулны ычкындырып та булды ди, ә сакчы? 25 Салам өстеннән шуышып килеп, такта ярыгыннан бакчага күз төшерде. Ике солдат, кулларына озын таяклар тотып, алмагачлар тирәли йөриләр, яфраклар арасына качьнп калган алмаларны эзлиләр. Күрәсең, шушылар аны саклыйлардыр... Сарай тирәсендә бүтән җан әсәре күренми. Иңбашы белән такталарга басып-басып карады: чынлабрак этсәң, бу черегән такталар чыдамаячак... Азаплана торгач, кулдагы бау бушады. Н-иһаять, менә бер кулын элмәктән тартып чыгарды. Гаҗәп рәхәт булып китте. Инде ул үзен котылганга саный иде. Кинәт тышта аяк тавышлары ишетелде. Васильев, салам өстенә сузылып ятып хәрәкәтсез калды. Ярыктан кемдер карады да әкрен генә китте. «Лежит» дип, иптәшенә әйтте. «Пусть отлежится, ночью снова плясать придется», ди де тегесе. Бу сүзләрне ишетеп яткан Васильев: «Ничек кенә булмасын, качам,— дип карар кылды,— караңгы гына төшсен-..» Көзге кояшның салкын нурлары .кинәт кенә ярыклардан сарай эченә кызыл пәрәвезләрдәй сузылдылар, саламга ялкын үрләгәндәй булды. Шул вакыт гүләп ярыктай быжан килеп керде. Ул бик зур иде һәм ашыкмыйча гына, иренеп кенә оча иде. Көтмәгәндә сарайга кергән бу җан .иясен Васильев күздәй ычкындырмаска тырышып ятты. Быжан, гү-гү итеп, нидер эзләгән кебек, бөтен сарай эчен айкап оча башлады. Васильевка бик ямансу булып китте. Туып үскән авылы, малай чагы исенә килеп төште. Олылар уракта, ул өй сакларга калган, нигез туфрагында уйнап утыра. Учындагы кайнар туфракны ялангач аягына агыза... Шулай утырган чакта, бик исендә, йодрык зурлыгы быЖ1ан, каяндыр очып килеп, өй бүрәнәсендәге тишеккә кереп киткән иде. Малай тишекне үлән белән ашыкпошык дыңгычлап куйган иде: менә сиңа, чыгып кара хәзер... Эчтә быжанның дулавы, ачуланып выжылдавы ишетелеп торган иде. Ахырда малай аны кызганды, тишектәге үләнне тартып алды. Быжан бик ачулы кыяфәт белән килеп чыкты да, канатларын ачып, тагын выжылдап очып китте. Черек бүрәнәләрдәге тишекләргә, ярыкларга шулай керә-чыга йөргәннән соң, кинәт кенә каядыр китеп юк булган иде. Туган авылы, бакчалары... Кызуда яфракларын салган кабаклар, аларның кыңгырау зурлыгы сары чәчәкләренә кереп чумган умарта кортлары... ул кортларны тотып кызыл балчыктан ясалган уенчык умарталарга ябулар, янәсе, бал җыйсыннар.. Эссе сукмасын дип, башларына әрекмән яфраклары ябып йөрүләр-.. Хәтерендә, тиресле җирдә симереп үскән әрекмәннәрнең яфраклары чикмән шикелле зур һәм калын була торган иде. Малайлар шул яфракларның астына кереп яталар иде. Тагын хәтерендә: көзли дуңгыздай тәгәрәп яткан ак кабакларны өзеп каралты башына кояшка тезүләр... Кыяр тозлаулар... Базга бәрәңге күмүләр... Бөтенесебөтенесе кисәк кенә исенә төште. Аның бер минут тормыйча сарайдан чыгып качасы килде. Быжан, күрәсең, черегән алма исенә алданып кергән булгандыр. Ары- бире сугылып йөргәннән соң, һаваны бораулап югары күтәрелде, түбәдәге тишекләрнең берсеннән чыгы-п та китте. Сарай эче гаҗәп күңелсезләнеп калды. Васильев тагын ярыкка таба шуышты. Солдатлар күренмиләр иде: ахрысы, бакчаның аргы башына киткәннәрдер... Тәвәкәлләде: үрмәләп килеп, бер тактаны кулы белән этте. Такта баш сыярлык булып кыйшайды. Васильев кебек арык кешегә шул бик җиткән иде. Яртылаш чыгып, алма агачлары арасын күздән кичерде. Берәү дә күренми. Аякларын тартып алып, түше-белән шуышырга тотынды- йөрәге гөрс-гөрс тибә, дулкынланудан авызы кибә иде. Коймага үрмәләп барып җиткәч, ул пружинадай тураеп аякларына басты, коймага сикерде. Урамга төшәм дип, койма башында кулларын 26 җилпегән идс, «Стой!» дин кычкырын җибәрделәр һәм тунда ук шарт! шарт! аткан тавышлар яңгырап кигге. Васильев койма өстеннән урам якка сальпнып төште. Юк, ул инде торып йөгерерлек хәлдә түгел иде. Егылып төшкән җирендә хәрәкәтсез ягын калды. Кичкырын урманга Копылов кешеләре бардылар. «Ә Васильев?» дигән сорауга алар: «Ул кайтып китте», диделәр. Федюшкин белән Шәрифҗан карашып алды: «Харап булды микәнни?» Шәрифҗан мыегын чеметкәләп уйланып калды. Федюшкин кулындагы чыбыкны сындырып утка ыргытты, сикереп торып басты. Юк, ялгыш иттек! Берәүнең дә сүзен тыңламыйча, үземә барасы калган. Әрәм иттек кешене! Андый эшкә Филипп Ивановичнымы сон җибәрергә? Федюшкин Шәрифҗанның аркасына шапылдатты. — Кайгырма! — һәм егетне ут яныннан бер читкәрәк алып китте.— Икеләнеп-ми/келәнеп шәһәр алып булмый, — диде ул бүтәннәр ишетмәслек җир киткәч, — урман саклап ятып рәт чыкмас, бүген төнлә өсләренә барыйк та басыйк, җып-җылы килеш урыннарында эләктерербез. Шәрифҗан, тәмәкесен суырып, зәңгәр төтенгә уралды. — Әйдә әле, килгән егетләрне тыңлап карыйк. — Син тыңла бик хаҗәтсенсәң. Мин тыңламыйм,—диде Федюшкин. — Синең йөрәгең җитмәсә, шәһәрне мин үземнекеләр белән генә барып алам! Билендәге бомбаларын чыңгыл-чаңгыл иттереп китте барды. 4 Тутый кошны карап тору кызык булса да, Хәлим китте. Кошның бит аның эше беткән, көлтәсе җыелган, ә Хәлимнең әле үзенә юлаучы табасы бар. Базарны ике әйләнеп чыкты, үзләре ягына кайтучы ни җәяүле, ни атлы кеше очрата алмады. Инде нишләргә? Кая барып башны орырга? Базар тулы кеше, Хәлим үзен япан кырда ялгыз басып торган кебек хис итә. Аның яныннан кешеләр багана яныннан үтеп киткән кебек китәләр. Бар да сөйләшә, көлешә, ә безнең малайның өлешенә ни бер сүз, ни бер елмаю тисен... Көтмәгәндә Хәлимнең кулына клиндер тоттырдылар. Бая бәхет сынаткан кызларның берсе булды ахры. Ай, спачибо! Берьюлы ашап бетермәс өчен, Хәлим аны икегә сындырып, яртысын кесәсенә тыкты. Калган яртысын бик тәмләп, бик озаклап, коелган валчыкларына хәтле чүпләп, ашап бетерде. Юк инде, кесәдәге яртысына тияргә ярамый. Ансы кичкә калсын! Үзе шулай дип уйлый, ә үзенең уң кулы инде, кесәсенә тыгылып, яртының яртысын сындырып та алды. Ул да түгел, клиндер кисәге авызына да кереп китте- Хәзер инде кесәдәге чирек клиндер күңелне кымырҗытып тора. Әй, баш исән булса, кичкә тагын берәр нәрсә юнәтер әле. Калганын да кесәсеннән тартып чыгарды. Базар капкасында башына кызыл фәс кигән бер малай күренде. Аңа эрелеваклы биш малай тагылган иде. Пәри өермәседәй килеп керделәр дә, көнбагыш сатучы хатыннарны акырта-бакырта, кәрҗиннәрен- нән көнбагышларын алып, өермәдәй узып та киттеләр. Хәлим бу пәри туена исе китеп карап торды. Инде кая барырга? Базардан чыкты. Урамда йөри торгач, Хәлим саргайган карт каен агачлары артында качып утыручы зур ак мәчет алдына килеп чыкты. Әй-яй, болариың мәчетләре! Ж.әй көне өйлә намазына баручы мулла кебек, гел актан гына киенгән. Хәлим биек зәңгәр коймага якынрак килде. Мәчетнең ишек алды ниндидер кешеләр белән тулгап. Ак каеннар арасында чалмалар, түгәрәк каракүл бүрекләр, яшел хәрби фуражкалар күренеп-күренеп китә иде. Кемдер, тавышының тоныклыгына караганда, карт кеше булса ки 27 рәк, муллалар мәка)ме белән сузьнп-сузып шушы чалмаларга, бүрекләргә, фуражкаларга нидер сөйли иде. Хәлим борынын койма ярыгына тыкты. Мәчет ишек алдында кешеләр чуар стена булып басып торалар- Сөйләүче үзе (күренми, тавышы гына ишетелә: — ... Сыналыр көннәребез килеп җитте, — дип сөйли әлеге тонык тавыш, — бәлшәүник дигән, аллаһ тәгаләнең каһәре төшәсе бәдбәхетләр Казан каласын (мөселманнар кулыннан тагын тартып алмакчы, анабыз Сөембикәнең изге аяклары баскан Казан-шәрифнең туфрагын үзләренең нәҗес итекләре белән таптамакчы булалар. «Тонык тавышның» сүзләренә ышансаң, «бәлшәүникләр» дөньяда иң начар кешеләр булып чыта иде. Большевиклар кире кайтса, ирекле сәүдә бетәчәк, чөнки аларда «манапулий». Мәчетнең аен алып ташлап, тәре менгезеп куячаклар... Коръәи-шәриф урынына урыс китабы йөриячәк-.. Барлык мөселманнарны көчләп чукындырачаклар..- Бу сүзләрне тыңлап торучы чалмалылар: «йа алла, үзең сакла..., йа ходай, йа рәхим...» дип аһ орышып алдылар. Оратор, большевикларга бәддогалар укып, сүзен бетерде. Бүреклеләр арасыннан бер әчеле-төчеле аваз: — Яшәсен учредительный сабраиҗа!—дип кычкырып салды. Баскыч алдына >ялтыр погонлы, таш чырайлы, кимерчәк борынына пеисиэ эләктергән бер хәрби кеше күтәрелде. Аның өстендә яшел френч, яшел галифе иде. — Мөселман туганнар! Корсагына калын алтын чылбыр аскан бер татар сәүдәгәре, баскыч алдында җилпенүче ораторның кавалеристларча камыт аякларына таба ымлап, үзенең күршесеннән: «Бу кем?» — дип сорады. — Мин сиңа әйткән Дәүләтъяров әфәнде шушы кеше була инде, — диде күршесе. Оратор сүзен дәвам итте: — Большевиклар явы безнең, арсланнарча дип әйтик, сугышучы шанлы гаскәрләребезне кысрыклый. Яшерү хыянәт булыр иде, әфәнделәр: хәл шактый мөшкел дисәк тә ялгыш булмас. Казан янындагы бүгенге канлы сугышларда Русия мөселманнарының язмышы хәл ителә: я без азат илдә азат халык булып яшәрбез, үз мәдәниятебезгә, үз сәнәгатебезгә, үз сәүдәбезгә үзебез хуҗа булырбыз, яисә...—әйтүе дә авыр, әфәнделәр — яисә без тарих йөзеннән бөтенләйгә төшеп калырбыз... Кинәт Дәүләтъяровның тавышы кырысланып, усалланып китте, пенснэ пыялалары зәһәрле ялтырап куйдылар. — ...Язмышыбыз шушы рәвешле кыл өстендә торган бер вакытта, милләтебезнең кайбер яшьләре әтиләренең кибетләрендә сугыштан качып яталар. Оят, әфәнделәр! (Аның таш чырае зәңгәрләнде.) Аеруча хәрби эшкә укыган яшьләргә тылда яту хурлык! Чалмалылар кузгалышып, бер-беренә мәгънәле генә карашып алдылар: «Хак сүз! Афәрин, афәрин!» — Әмма әле соң түгел! Казан каласы әлегә безнең кулда. Милләтебезнең киләчәге өчен борчылган кешеләр «халык армиясе» сафларына бассыннар, мөселман эскадроннарына язылсыннар, булачак пайтәхетебез Казанны дошманнан сакласыннар. — Мине яз! — днп кычкырып, бер «чиста» гына киенгән, азрак төшереп тә алган кызыл чырайлы утыз яшьләрдәге кеше каракүл бүрекләр арасыннан килеп чыкты да мәчет баскычына барып абынды. Егетне, тиз генә култыклар баскыч алдына менгерделәр. Ул баганага барып тотынды да: — Языгыз! — дип, халык өстенә кычкырды- — Эскадронга языгыз! Ат өстендә йөрергә мин яратам. Милләт өчен башым шәһит китсен! Языгыз! Яздыгызмы? Вәссәлам! 28 Аны баскычтан җитәкләп төшерделәр. Тагын бер-ике «чиста» егет чыгып, «милләт өчен шәһит китәргә» ризалыкларын белдерде. Баягы алтыи чылбырлы, катлам-катлам муенлы сәүдәгәр кисәк кенә урыныннан калыкты, карбыздай башының чүмешендә генә эләгеп торган сай каракүл бүреген төзәтте, сүз сорады. — Җәмәгать! — диде. — Шәһәребезнең мөгътәбәр сәүдәгәрләре исеменнән бер тәкъдим кертәм: Фортунатовка тилиграм сугыйк. Балыпә- викләр койрыгына тагылып, хак мөселман исемен сатып, кызыл авызланып йөргән Мулланур Вахитовны тизрәк суйсыннар! Вәт менә шул. Ул иске урынына килеп басты, алтын сәгатен чыгарып карады да, шырт иттереп ябып, кире кесәсенә салып куйды. «Мөгътәбәр сәүдәгәрләрнең» тәкъдимен «афәрин!» кычкырып каршы алдылар. Кемдер шундук Фортунатовка телеграмма язарга да кереште. Койма ярыгына сеңгән Хәлимнең аркасына >кемдер шап иттереп сукты. Артына борылып караса, каршында чуклы кызыл фәс кигән кабартма битле баягы малай бүксәсен киереп басып тора. Ул да булмады, йөгерешеп тагын берничәсе килеп туктады. Мыш-мыш итеп, тасрайган күзләрен Хәлимгә терәп торалар. Иң кечкенәсенең сулаган саен борын тишегеннән сабын күбегедәй куык атылып чыга. Хәлим сизеп алды: бәйләнергә исәп итәләр... Таймакчы булды, ләкин кабартма бит бер сүз дәшмәстән аның юлына аркылы басты. Хәлим, коймага аркасы белән терәлеп, маңгай астыннан тегеләргә сөзеп карап тора башлады. Ялан аяклы, шакмак күзле берсе, җирдән пычрак алып, Хәлимгә ыргытты. Аңардан күрә башкалар ыргытырга керештеләр. Хәтта теге борыныннан куык өрелеп чыга торган малайга хәтле чыбык белән кизәнде. Хәлим пружинадай җыелды да кинәт фәсле малай өстенә атылды. Килеп бәрелүгә, теге чайкалып китте, чуклы фәсе атылып төште. Ул арада Хәлимнең чабата үкчәләре инде мәчет коймасының аргы башында ялтырый иде. Кабартма бит үзенең «гаскәрен» әйдәп өлгергәнче, Хәлим шактый җир алдырды. Аны таш ата-ата куа килделәр. Хәлим бормалы баскыч авызына йөгереп килеп җитте дә тау астына төшеп китте. Ашыйсы килә. Бозау көтүе көткәндә көлгә күмеп пешерә торган бәрәңгеләрне сагынырсың! Булган икән рәхәт көннәр, ашаган икән Хәлим. Баржадан карбыз бушаткан җиргә барса, бәлки, аңа да эш табылыр. йөгерде малай шул якка!.. Килеп җитте дә, туктап, кулдан-кулга карбыз атучыларга карап тора башлады. Сыра чүлмәге хәтле буй-бун карбызлар, басмага тезелешкән кешеләрнең берсеннән икенчесенә си- керә-сикерә, ярга хәтле чыга да яшел тау шикелле өелеп торган бүтән карбызлар янына менеп китә. Карбыз эче төсле кызыл борынлы, кызыл кәләпүшле бер агай, артыш таягы белән кешеләргә кизәнгәләп: «Саграк! Төшереп җибәрмә!» дип шул тирәдә йөреп тора иде. Карбыз сикертүчеләрнең берсе (аяклары чебиләп беткән бер малай) кулындагы карбызын төшереп җибәреп яргач, Кызыл кәләпүш тегенең аркасына таяк белән берне салды: — Черек кул! Кит! Малай икенче тапкыр таяк төшкәнне көтеп тормады, тизрәк бер якка шылды. Кәләпүш Хәлимгә нзәде! — Кил, бас! Хәлим бишмәтен салып ыргытты да йөгереп килеп басты. Кызыл кәпәч' аңа таяк башы белән төртте. — Кара аны, төшереп ярсаң! Кулына карбыз килеп төшүгә, Хәлим алга таба сыгылып китте. Аһа, болай карбызың-ниең белән башкадала китүең бар. Аякларын аерыбрак басты, беләкләрен киерде. Очып килеп төшкән карбызларны 29 күршесенә чөеп тора башлады. Бераз эшләгәч, үтереп биле авыртырга тотынды. Тагын бераздан аркасы тирләп чыкты. Әйдә, тирләсен, авыртсын! Хәлим, бернигә карамыйча, чөя дә чөя. Аның бөтен игътибары кулларында һәм карбызда: ялт итеп узып киткән карбыздан башка ул берни дә күрми. Хәлим инде аның карбыз икәнен дә онытты: ниндидер яшел, түгәрәк бернәрсә күз алдыннан өзлексез очып тора. Иңбашлары өзелеп төшәрлек булып сызлый, аяк табаннары ут булып яна. Ә күз алдында һаман яшел әйбер очып йөри. Эштән туктаганда, Хәлим чак-чак аягында басып тора иде. Кызыл кәпәч аңа, хезмәт хакы итеп, ярты карбыз бирде. Январь суыклары -аңкытып торган тәмле кызыл иткә малай борыны, ияге, битләре белән кереп чумды. Берьюлы ярты карбызны ашап, корсагы таш булып каткач, «пуф» итеп, бүрәнәләр өстенә барып утырды. Кинәт исенә төште: тау башына ялт борылып карады. «Сары аяклар» инде юк иде- Алганнар... Бүген дә курыкмыйча кәҗәләр янында кунар микән? Хәлим амбарлар ягына күз салды. Бакенчы абзый ашарына пешерә ахры, тагын ут ягып җибәргән. Малай теләмичә генә шул якка китте. Бакенчы башын да күтәреп карамады. Котелокта янә ниндидер тәмле аш пешә иде. Ут хуҗасының бик салкын утыруыннан күңеле куырылган Хәлим дәшми генә басып торды. Күзләре пристань янындагы баягы кара баркаска төште. Нинди нәмәстәкәй икән соң бу? Абзыйдан шулай дип сорамыйча түзә алмады. Тегенең җавабыннан соң, Хәлим баркаска коты алынып карап тора башлады. Әлегә хәтле бу кара шайтан үзенең чабып йөрүе, төтененең дөп-дөп атылып чыгуы белән генә малайның игътибарын үзенә тарткан иде. Хәзер инде Хәлим бу козгынның нишләп йөргәнен белде. Ул төннәрен Кабаннар атавы дигән Иделдәге бер атауга кешеләр ташый икән, ул кешеләрне анда атып үтерәләр икән. Ни өчен соң кешеләр болай бер-берен ашыйлар? Бу сугыш дигәннәре тагы нигә кирәк? Шуның аркасында пырахутлар туктамыйча узып китә, туктаса утыртмый. Бу юлы да абзый котелок төбендә калган ашны Хәлимгә сузды. Савытны югач, чәй кайнаттылар. Сөйләшми генә колт-'колт яфрак чәй эчтеләр. Аннары агай, көймәгә утырып, бакеннарны кабызырга китте. Бөтен күмәчтәй түм-түгәрәк ай Идел артыннан ялкау гына чыгып килә иде. Кайчандыр әтисе айны тимер сәнәк белән күтәреп җибәрәләр дип сөйләгән иде. Хәлим, юләр, шул сүзгә ышанып утырган иде. Бар, күтәрерсең айны сәнәк белән! Күмерләр сүнеп беткәнче, Хәлим ут янында утырды. Артындагы караңгылык, яр башындагы буш дар агачы аны куркыта, кая да булса кешеләр янына таба куа иде. Пристаньнан Хәлимне бик тиз төрткәләп чыгарып җибәрделәр. Ул яр буена өелгән утыннар арасына кереп ятты. Байтак вакыт боргаланганнан соң, ниһаять, тынып калды. Көн буе йөреп, талчыккан малай ястыксыз да бик тиз эреп китте. Ул туңып уянганда, төи урталары бар иде инде. Ай баш очына менеп җиткән. Пристань алдында, кап- кара булып, ниндидер кешеләр өелеп тора. Ай яктысында штык очлары ялт-йолт күренеп китәләр. Әллә туңудан, әллә куркудан Хәлим дерелдәргә тотынды... Атарга?.. Кабаннар атавына?.. «Давай» дигән шомлы аваз ишетелде. Кап-кара кешеләр өеменнән бер төркем аерылып пристаньга таба кузгалды. Алар тирәсендә елтыраган штык очлары Хәлимгә аермачык күренә иде. Соңгы төркемне солдатлар чолгап алып кереп киткәннән соң, озак та үтмәде, утлары сүнгән баркас пристаньнан кузгалып китте. Тетрәнгән Хәлим бу корымлы кисәү башы артыннан шашып карап калды. Кемнәр икән соң бу шулай, яп-якты айлы төндә, үлемгә китүче кешеләр? Тау башында асылынып торган кешеләр кемнәр булды икән? Хәлим моны инде бервакытта да белә 30 алмас. Ә бәлки, үсеп кеше булгач, аңа иске газеталарны актарырга туры килер дә ул анда Пролей-Каши авылындагы вакыйга турында укыр һәм менә бүген тын гына үлемгә китүчеләрнең кемнәр булуын, ни өчен атылуларын шул вакыт белер, үзенең кайчандыр Идел буенда күргәннәрен тагын бер исенә төшерер... 5 Хәлим бакенчы карт һәм аның ике иптәше белән Иделнең аръягына балык тотарга чыкты. Аларның көймәләре ярга килеп туктаганда, ■ кояш, баеп бара, һава салкынча иде. ЛАалай, коры-сары җыеп, ут ягып җи-. бәрде. Аннары тегеләрнең ун кармаклы подпускларына чуанчан киертеште. Подпускны суга ыргытып, бу башын комга кадаган таякка бәйләгәч, балык тартса ишетелсен дип кечкенә кыңгырау да таккач, олылар ут янына барып утырдылар. Малай кыңгырау саклый калды/ Башта Хәлим, колакларын шәңкәйтеп, тычкан саклаган мәче кыяфәтендә, бик сагаеп утырса да, бераздан арыды, игътибары икенче нәрсәләргә юнәлә башлады. Я ниндидер вак кошлар баш өстеннән атлыгып узып китәләр дә һава шиии! итеп кала; я тик кенә торганда, су кинәт комга чап итеп бәрелә дә, Хәлимнең аяклары өстенә кечкенә генә дулкын йөгереп менә; я аның игътибары Иделнең аргы ягына, җем-җем итегг торган шәһәр утларына юнәлә; я күңеле белән ул авылына кайтып китә дә әнкәсе пешереп биргән кайнар бәрәңгене ашый башлый... Бакенчы абзыйның вәгъдәсе бар: «Казан алынгач, мин сине әбәзәтельне парахутка утыртып кайтарып җибәрәм»,— диде. Ә Казан инде алынган! Бакенчы абзый вәгъдәсендә тора алса, озакламый Хәлим авылына кайтып китәчәк! Әтисе күрсәтә алмаган парахутны ул үзе күрде. Тик менә әтисе әйткән ак калачны гына ашап булмады. Кечерәк чагында, күк йөзенең чиге юк дигән сүзне ишеткәч, ул шушы чиксезлекне күз алдына китерә алмыйча аптыраган иде. Бөтен нәрсәнең чиге бар: урман әнә нинди зур да, аның да кырыена чыгып була; Идел әнә нинди озын да, ул да Әчтерханга җиткәч бетә, дип сөйлиләр, суга таяк атканда: «Әчтерханга сәлам әйт!» дип аталар*. Бара-бара бик озак баргач, күкнең дә бер чигенә барып чыгып булыр* иде кебек тоела Хәлимгә. Күкнең кырыена барып җиткәннән соң, аннан да арырак нәрсә бар икән? Үзенең бу соравына җавап таба алмагач, Хәлим бу сорауга һичбер катнашы булмаган икенче нәрсәләр турында уйлый башлады. Менә- хәзер ул утырып тора торган җирдә аңа кадәр дә бик күп кешеләр утырып торган бит инде- Шул кешеләр хәзер кайда икән? Исәннәр микән? Әллә аның әтисе кебек, инде үлделәр микән? Их, бу кыңгырау ник шыңгырдамый соң? Кинәт кенә Иделнең менә шушы җирен киптерсәң икән дә төбенә карасаң икән! Нинди генә балыклар юктыр анда! Их, бик озын буйлы булсаң икән дә Иделне аркылы җәяү чыгып китсәң икән. Бөтен халык сиңа шаккатып карап торса икән! Яисә су өстеннән җәяү йэри алсаң икән! Берәү дә йөри алмый, ә син таякка таянасың да аркылы чыгып китәсең! Менә бөтен дөньяның исе китәр иде! — Әй, малай! — дигән каты тавышка Хәлим сикереп торды. Җыйган утын беткән, имеш. Караңгыда кармалап йөри-йөри, Хәлим тагын бер кочак утын табып китерде. Кыңгырау янына аның инде барасы килмәде, ут каршына сузылып ятып, олыларның ни сөйләшкәннәрен тыңлый башлады. Казан алыну хакында сөйләшәләр иде. Безнең шәһәр янында да, урманда, ниндидер кораллы кешеләрне күргәннәр, имеш. Пулеметларына хәтле бар икән. Күрәсең, «зкунакларга» моннан да үкчә ялтыратыр вакыт җитеп киләдер. Бакенчы яр буендагы ашлык 31 складларын кызганып сөйләде: «Их, әрәм була байлык, — диде. — Бушатып өлгермәгән хәтлесен, мөгаен, яндырып китәргә җыеналардыр». Хәлим, гүя складларга хәзер үк дөрләп ут кабынырга тиеш булган кебек, күзләрен Иделнең теге ягына текәде. Анда караңгылыктан башка берни юк пде. Туйганчы балык шулпасы ашаганнан соң, Хәлим ут янында тәмле генә йоклап китте. Аның кабыргасына төртеп уяттылар. Малай йокы исереклеге белән берни аңлый алмыйча торды. — Тизрәк кыймылда, чыгабыз! — дигән, ниндидер табигый булмаган тавыш кына малайны аңына китереп, яткан җиреннән йолкып торгызды. Кичтән шундый рәхәт җылытып торган ут сүнгән, Идел өсте яктырган. Шул хәтле озак йоклады микәнни? Әле бит яңа *гына тегеләрнең сөйләшкән сүзләрен тыңлап яткан иде. Торып баскан Хәлим туңуыннан дерелди башлады. Бакенчы аны кабаландыра. — Тизрәк бул, күрмисеңмени! Бу ни хәл? Бөтен Идел өсте көймәләр белән тулган! Әйтерсең, шәһәрнең барлык көймәчеләре бөтенесе берьюлы бу якка чыгасы иткәннәр дә таң ату белән чыгып та киләләр. Көймәләре шыгрым! Бакенчының иптәшләре инде ишкәкләрне кигезеп куйганнар, кузгалып китәргә җыенып торалар. Хәлим, ни булганын һич аңлый алмыйча, йөгереп көймәгә кереп утыргач, тегеләрнең берсе, шәһәр ягына башы белән ымлап: — Курыкмыйсыңмы? — дип сорады. Малай хәзер генә төшенеп алды: шәһәрдә атышалар икән ләбаса? Ату тавышлары әлегә, көтүче чыбыркы шартлаткан кебек, тонык кына булып ишетелә иде. Хәлим олыларның йөзләреннән бер дә күзләрен алмыйча карап барды. Алар бер дә курыккан төсле түгел. Димәк, куркырлык нәрсә юктыр. Каршыларына көймә агыла да көймә агыла. Өч кеше сыярлык тагаракларга да унарлап төялгәннәр. Чайпалып китсә, кырые белән су эчәчәк тә, батачак. — Артларына ут капкан буржуйларның! — дип, бакенчы, усал көлү белән көлеп, көймәне ярга таба турылый башлады. Яр буенда кеше — кара болыт! Ярминкәмени. Ә шәһәрдән төшә торган баскычны күрсәң! Кешеләр бер-берен таптап, берсе икенчесенең җилкәсенә атланып төшә. Хәлимнең исе-акылы китте: болар барысы да буржуй микән? Бу шәһәрдә шушы тикле буржуй булды микәнни! Ярга туктап та өлгермәделәр, Хәлимне бәреп-сугып, җиде-сигез кеше көймәгә ташланды. Мине алып чык та мине алып чык! Берсе әйтә: «фәлән йөз сум бирәм!» Икенчесе: «Мә фәлән меңне! — ди, әллә- ни хәтле кәгазь акчаны бакенчыга суза, — тик алып чыга гына күр!» һәммәсенең артында чырайлары качкан хатыннары, йөзләре агарган бала-чагалары, бүктәр-бүктәр әйберләре тора. Менә бит замана! Бу кешеләр барысы да шушы шәһәрнең бай, кәттә кешеләредер инде. Алар моңа кадәр дә бер-берсен белгәннәрдер, бәлки әле, бер-беренә кунакка да йөрешкәннәрдер, ә хәзер бер-берен нинди этеп-этеп җибәрәләр, нинди җикерешәләр, берсеннән-берсе уздырып, бәя арттырышалар. Ә бер бик юаны (Хәлим аны уз бакчаларын сатып алган бүлтәй корсаклы алма баена охшатты) көймәгә кереп ятты да чыкмый гына бит! Аңа әйтәләр дә, ишкәк белән дә төртәләр, ул егылган сыер кебек һаман ята бирә. Ә бүтән көймәләр янында тагын да әкәмәтрәк! Кешеләрнең баш өсләрендә чемоданнар очып йөри, катыргы тартмалар, ак бүктәрләр, зур капчыклар атылып-атылып китә. Барысының да -күзләре акайган,, авызлары кыйшайган, кычкыра-кычкыра тавышлары карлыккан. Берсенең бүреге очып төшкән дә пеләш башы ялтырый... Ә үзе иренен 32 тешләп, кызарынып-бүртенеп, терсәкләре белән кешеләргә кадый-ка- дый, көймәгә керергә маташа. Хәлим үз артында ниндидер бер хатын-кызның калтыранган тавыш белән: «Йа, хода! мәхшәр көне бит, тәмам мәхшәр көне!» дигән сүзләрен ишетте. Ул да түгел, бөтен Идел буен яңгыратып, күңелле итеп, ат кешнәп җибәрде. Хәлим борылып караса, скрипка шикелле нечкә билле кара тарантаска җигелгән ак айгыр, башын матур итеп чайкый-чайкый, халык арасыннан тарстарс атлап килә иде. Скрипка төсле тарантасның байлар утырып йөри торган җиренә яшь, чибәр •бер егет кырын төшеп, кешеләрнең мәшәкатендә, кайгысында тамчы да эше булмаган кебек, елмая-елмая үтеп бара. Аның кыяфәтендә күрше авылга сабан туена баручы әзрәк салып алган, дөньясына төкереп тә бирми торган ваемсыз бер бай егет төсе бар иде. Кемдер: «Әнә Крупининның кучеры баен озатып кайтып бара», дигәч, Хәлимнең исе китте. Бу кучер икән ләбаса! Хәлимнең «алма бае» тәки җиңде бит! Бакенчы аны өч мең сумга Иделнең аргы ягына чыгарып куярга булды. Акчаны яртысын алдан ук сорап алды: байларга ышаныч юк, теге якка чыккач бирмәве бар». «Алма баеның» әйберләрен төйи башладылар. Бай үзе, утка баскан кебек, әле тегендә, әле монда, мышный-мышный, чабып йөри башлады. Аның шулай өтәләнеп йөрүен күреп тору бакенчыга рәхәт иде, ахры. Ул, бая- гыча усал елмаеп, аңа карап торды. Күптән түгел генә мондый кешеләрне ул музыка уйнап торган шәһәр бакчасында, я шәһәр театры каршында, яисә пароход палубасында гына күрә иде. Әйбәт киемнәргә киенеп, матур хатыннарны култыклап, бик фырт кына йөриләр иде алар. Ул чакта бакенчыга алар гади кешеләр булып түгел, ә ниндидер үзенә бер сорт кешеләр булып тоелалар иде. Алар белән сөйләшеп тә, янәшә басып торып та булмый торган <иде, аларга бары тик ерактан карап китәргә генә мөмкин иде. Ә менә бүген акча сузганда куллары калтырый, күзләре ялынып, инәлеп карый. «Әһә! — дип сөенә бакенчы абзагыз,— сезнең мондый чагыгызны күрер көнгә дә ирештек!» Гомер буе шуларга баш орып яшәгән иде бит ул. Күңеленнән ул аларны дошман күрсә дә, артларында тиргәсә, мыскыл итсә дә, күз алларында һәрвакыт алар- та ярарга тырышкан, түбәнчелек белән генә эндәшкән, алар чакырганда йөгереп барган, алар куганда киткән иде. Тормыш дигән каһәр төшкән нәрсә аны шулай булырга өйрәткән иде. Ә менә бүген ул шуларның бөтенесе өчен, кыерсытылуы, «мәсхәрәләнүе, кешегә саналмавы өчен рәхәтләнеп үч ала. Тели икән, ул менә шушы курыккан, агарынган, мылтык тавышы ишетелгән саен, дерелдәп куя торган байдан өч мең дә, биш мең дә сорый ала, һәм ул бирәчәк, тели икән ул аны, көймәгә утырганнан соң, куып төшерә ала. Үзендә шушындый көч барлыгын сизеп тору аңа бик рәхәт! Төяп бетергәч, кырык булмаса кырык сәбәп тапкан булып, әллә ни гомер кузгалмыйча, байны куркытып, ялындырып торды. Ниһаять, көймә ярдан кузгалып, Идел эченә кереп китте. Бакенчы үзе каерылып- каерылып ишә, үзе байга, байның чүмәлә хәтле хатынына карый. Икесенең дә төсләре киткән, бай яулык белән тирле битен сөртә, «уф!» дип куя, аткан тавышка сискәнеп, муенын җыера, артына, тау башына борылып карый. Хәлим, таңга калып, Идел өстендәге көймәләргә карап тора. Качучыларның яр буенда кардәш-ырулары, дуслары, таныш-белешләре кала булса кирәк. Аерылышу алдыннан алар соңгы сүзләрне кычкыралар, кул болгыйлар. Кара киемгә киенгән яшь кенә, матур гына бер хатын көймәдән яулык болгый, аннары шул ук яулыгына күзләрен сөртә дә тагын болгарга тотына. Яр буенда кара эшләпәле бер господин, учларын авызына түгәрәкләп куеп, көймә белән китеп баручы әлеге матур хатынга рус телендә нидер кычкыра. Хатын башын селки, аңладым дип әйтүе булса кирәк, аннары утырып, әлеге яулыгы белән борынын сөртеп ала. Икенче көймәдәге шулай ук карага киенгән бер юан господин таянып йөри торган таягын һавада болгады да, яр буендагы күзлекле сары кеше үзен күреп алгач, шәһәр ягына таягы белән төртә-төртә пидер кычкырды. Ләкин ни көчәнсә дә, яр буендагы шау-шуны басып китәрлек итеп кычкыра алмады. Шуннан көймәдәге юан господин, әйтәсе сүзен язып, тәмәке тартмасына салып, ярга, (кешеләр өстенә ыргытты: тәмәке савыты ташлар өстенә шалт итеп килеп төште дә ачылып китте. Күзлекле әфәнде аны алып укыды, көймәдә басып торган, инде еракка ук кереп киткән юан господинга эшләпәсе белән изәп, ярар-ярар дигән кебек, кулы белән нәрсәләрдер күрсәтте. Шәһәрдә аткан тавышлар гөр-гөр ишетелә. Сулулары капкан кешеләр көймәләргә төяләләр дә тизрәк теге якка чыгып китәләр. Кызыллар килә! Яр буендагы кара баржалар янына озын морҗалы сары буксир туктады. Буксирның морҗасыннан ургылып-ургылып кара төтен чыга. Ул иген төялгән баржаларны алып китәргә җыена булса кирәк. «Әй алла, бар икән күрәселәрем!»дигән тавышка Хәлим тагын борылып карады. Кәҗәләр ышкына-ышкына шомартып бетергән амбар почмагында, зур-зур төргәкләр арасында, яшь кенә бер татар апае утырып тора иде. Башына калфак өстеннән аллы-гөлле кәши.мир шәл бәйләгән, өстенә яшел плюш бишмәт кигән, үзенең сарык бәтиенеке төсле матур кара күзләре яшьле. Шундый зур апайның елап утыруына Хәлим аптырап китте. «И, бежгелдек! Оялмый да», дип уйлады. Бу апай да буржуй микәнни, качарга җыенган. Буржуйлар да елый беләләр икән! Малик бай да елый белә дисәләр, Хәлим гомердә дә ышанмас иде. Малик кешеләрне елата гына белә. Урак урган өчен акча сорарга баргач, Биктаһир картның бер сум акчаны ничек итеп янчыгыннан бер алып, бер салып, кылтыр-кылтыр килүен Хәлимнең бервакытта да онытасы юк. Байлар әнә шундый булалар. Елатырсың бар Биктаһир картны! Ә бу буржуй башы белән елап утыра. Шалама малайның якынаюын күргәч, матур күзле апай әйберләрен үзенә табарак тартып куйды. Бәтинеке төсле матур, сөйкемле күзләре, куркынып, Хәлимгә төбәлде. И, буржуй дисәң буржуй, малы өчен калтырана. Ул да түгел, Хәлимнең артында аяк тавышлары ишетелде. Кап-кар а мыеклы, табак битле, яңагы нәрсәгәдер сыдырылып канаган бер абзый, шакмаклы зур яулык белән канлы битен сөртә-сөртә, апай каршына йөгереп килде. — Көймә өчен анда суеш! Әйдә тизрәк, алып куймасыннар! — һәм ул өелеп торган әйберләрнең кайсын култык астына кыстыра, кайсын кулларына ала башлады.—Хәзер аргы якка чыгабыз да, ходай насыйп иткән булса, ат яллап, Оренбурга, абыйларга таба сәфәр кылабыз. Күтәргән йөкләренең авырлыгыннан сыгылып төшеп, юлларында очраган кешеләргә бәрелеп-сугылып, көймәләр янына йөгерә-йөгерә китеп баруларын Хәлим карап калды. Әгәр безнең Хәлим Каратайда хәлфәлек иткән Курманаев дигән кешене кайчан да бер элегрәк күргән булса, Оренбургка сызарга җыенган бу табак битле, калын иренле әфәндене таныган булыр иде. Әле күптән дә түгел,.сүз саен «без мөселман социал-революционерлары...» дип кабатларга, татар халкы белән авыз чайкарга яраткан Курманаев әфәнде бүген революциядән һәм большевиклардан качып китеп бара иде. Хәлим аны белми, шуңа күрә «бу да качак буржуй икән» дип уйлап, артларыннан бераз карап торды да, карау өчен монда аңардан да кызыграк нәрсәләр күп булу сәбәпле, шул минутта ук Курмаиаевны да, аның матур күзле хатынын да онытты. Хәлим, судагы йомычка шикелле, халык арасында болгана башлады. Янгын вакытындагы кебек, чабышкан, акырышкан, мәш килгән 3 .С. Ә.' № 6. оо 34 кешеләр, туарып ташланган арбалар, тарантаслар, көяз фаэтоннар, баганага бәйләп куйган атлар Хәлймнең күз алдында айкала иде. Җанлы дулкын малайны бөтереп-бөтереп йөртте дә, ахырда, бер кырыйга кагып чыгарды. Малай үзенең колак төбендә үк: «Ат хәтле хатын!..» — днп кычкырып әйткән сүзләрне ишетте, шул якка борылып карады. Аксыл чәчләре маңгаена коелып төшкән, галстугы бер якка кыйшайган, чалбарлары суга чыланып беткән бер әфәнде үз тирәсендәге кешеләргә нидер сөйли: — Мин барып җиткәндә су эчендә иде әле. Ат хәтле хатын! — һушына килдеме соң? — дип кызыксындылар. — Доктор шунда бит... Ат хәтле!—дип кабатлады ул һәм табигый булмаган көлү белән көлеп җибәрде. — Куллары бүрәнә. Өч ир кеше көч-хәл белән өстерәп чыгардык. Сулышы тукталган. Тый алдырмак булып, кулларын йөртәсе булабыз, бүрәнәләрне кыймылдатырга көчебез җитми... Доктор табылмаса, беткән иде. һәм ул яңадан сәер көлү белән көлеп куйды. ...Көтмәгәндә аргы баштагы урман эченнән пулемет чатырдатып җибәрде. «Ат хәтле хатын» турында-сөйләп торучы каушап җиргә чүгәләде. Тыңлаучылар таш өсләренә егылдылар. Хәлим, кәҗә кебек сикереп, амбар почмагына ышыкланды. Моннан малайга бөтен яр буе аермачык күренә иде. Көймәләргә утыру өчен тартышып торучылар, ах! итеп, катып калды. Беренче тапкыр тырылдатканда, барлык кеше дә аңлап бетермәде, як-ягына каранып, басып торучылар күп иде, пулемет тагын тырр-тырр иттерергә тотынганнан соң гына бөтен яр буе урыныннан купты, чәчелде, йөгерде... Матросның «башкисәрләре», шәһәрне уң яктан әйләнеп үтеп, урманга барып кергәннәр дә ашлык төялгән баржаларны тагып китәргә торучы сары буксирга ут сиптерә башлаганнар иде. Буксирның да пулеметы телгә килде, яр астыннан урманга таба атарга кереште. Идел өстендәге көймәләр тиз-тиз теге якка чыгып беттеләр дә бу якка кайтмый башладылар. Качучыларның хәле мөшкелләнде: бердәнбер юл — Иделнең аргы ягына чыгып таю юлы — киселде. Әрсез буксир, явып торган пулялар астында, бер баржаны тартып алып китә башлады. Урмандагылар моны күреп, янә бер тимер этне бәйдән чиштеләр. Ике пулемет, тавышлары белән яр буендагы халыкны өркетеп, буксирны икәүләп «пешерергә» тотынды. Җәенке сары буксир кисәге, көчәнеп, тырматып, Идел өстен пычрак кара төтен белән тутырып, суны тәгәрмәч такталары белән шапор-шопыр айкый, пуля яңгырына исе китмичә, баржаны һаман эчкәрәк өстери, ничек тә алып китмәкче була иде. Урмандагы корыч этләр тәмам шашынды, котырды. Штурвальный рубканың тәрәзәләре коелып төште, вахтадагы штурвальный яраланды булса кирәк, аргы якка турылаган пароход агым уңаена борыла башлады. Хәлим амбар почмагыннан икенче тапкыр сузылып караганда, буксир теге якка үзе генә чыгып бара, баржа түбәнгә таба агып төшеп киткән иде. Тимер этләр, өреп аргач, тынып калдылар. Егылып ятучылар торды. Таш артыннан, бүрәнә артыннан эшләпәләр, бүрекләр, фуражкалар калыкты. Поскан җирдән кешеләр берәм-берәм күтәрелә, кагына башлады. Хәлим дә амбар артыннан килеп чыкты. Берничә минут пулялар астында тору малайның күңелен үсендереп җибәргән «иде. Авылга кайткачг малайлар алдында теттереп мактанырга тагын сәбәп бар. Идел өстендә яңадан көймәләр мыжларга тотынды. Берничә көймә, таутау төянеп, тизрәк теге якка ашыкты. Бөтен кеше аңлый: бу атышу шулай ярты юлда бүленеп калмас, иген амбарларын кызыллар атака- ' лар. Тизрәктизрәк, Иделне кичеп калырга кирәк! з* 35 Чыгу бәяләре коточкыч күтәрелде. Бая бер пальто, бер күн итек сораган көймәчеләр хәзер алтын сәгать, алтын колак алкалар сорый башладылар. Кәгазь акчаны берәү дә алмын: ни пычагыма ярый ул? Пичәт итеп стенага ябыштырыргамы? Күзләренә яшьләр тулган, куркынган хатын-кызлар балдакларын, беләзекләрен, колак алкаларын салып бирә башладылар. Ирләр көмеш портсигарларын, сәгатьләрен чыгарып бирделәр. Әйдә, кадалып китсен! Баш исән булса, мал табылыр. Ни сорасаң, шуны бирә башлагач, көймә хуҗалары нәрсә сорарга да аптырап калды. Ни генә сорасаң да аз кебек. Ач торган кеше, өстәл өсте тулы тәмле нигъмәтләр күргәч, кайсына барып ябышырга белмичә шашып калган шикелле, көймәчеләр дә гомер күрмәгән, гомер тотып карамаган алтыи-көмеш әйберләрне, асыл ташларны күргәч, тәмам тилерделәр. Хәлим күреп тора, бакенчы картның бөтенләй төсләре агарып, куллары ук калтырый башлады. Җыелган сәгатьләрне, бүрегенә салып, көймә борынына тыкты да күңеленнән үзе үк дошман күргән, әфәнделәрне төяп, тагын теге якка чыгып китте. Аргы яктан кайтучы көймәләр белән куркыныч хәбәр кайтты. Киемен алыштырып качып чыгып баручы таш чырайлы пенснэле бер офицер (аның Дәүләтьяров икәнен танып калучылар булган) теге якта үзенең көймәчесен атып үтергән, бөтен биргән әйберләрен кире алган. Бу хәбәр көймә хуҗаларын куркуга салды. Алып чыгарга теләми башладылар. Бәяләр тагын әллә кайларга сикерде. Качаклар үзләренең шәһәрдәге алма бакчаларын, йортларын, кибетләрен тәкъдим итеп карадылар, ләкин көймәчеләрнең моңа бер дә һушлары китмәде. Теге яктан яңа хәбәрләр һаман кайта торды. Имеш, аргы якта буржуйлар, үзләренең затлы киемнәрен крестьяннарга биреп, аларның ша- ламаларыи алып кияләр икән. Бер кием чабатага бер пар күн итек, яисә бер пар ботинка бирәләр, ди. Барлык тирә-як авыл крестьяннары, үзләренең иске-москыларын күтәреп, Идел буена, көймәдән төшүче буржуйларны каршыларга җыелганнар, ди. Хәзер анда, имеш, буржуйны авыл кешесеннән, авыл кешесен буржуйдан һич аерып булмый икән. Буржуй чабата киенгән, ди, авыл агае аның итеген, ботинкасын, эшләпәсен алып кигән, ди. Күрше күршесен танымый, ди, атасы башка чыккан малаен танымый, имеш. Гомеренә җилкәсеннән иске чикмән төшмәгән, аягына чабатадан гайре нәрсә киеп карамаган кешеләр пус- тау пальтолардан, хром ботинкалардан йөриләр, ди. Буржуйлар гел шулай качып торсалар икән, безнең баштан кием кайгысы китәр иде, дип көлешә ди авыл халкы. Ә кайбер мәзәкчеләр, өсләренә койрыклы казакилар, башларына торыпша шикелле цилиндрлар киеп, көмеш башлы таякларга таянып, яр буенда кеше көлдереп, кәмит ясап, кыланып йөриләр икән. Әкәмәт ди анда! Шәһәрдә атышкан тавышлар хәзер ат көтүчесенең болгап-болгап шартлаткан чыбыркы тавышыннан да болайрак булып ишетелә башлады. Үзебезнекеләр килә! Үзебезнекеләр ата! Буржуй абзагыз бу тавыштан өркеп муенын җыерса, кая барып керергә белмичә, көймәчеләрнең көймәләренә ташланса, Хәлимне бу тавыш өркетми... Әнә бакенчы, артка каерылып ишкәндә терсәкләре белән һаваны сө- зәсөзә, тагын кайтып җитте. Хәлимне чакырып алды да көймәнең суын түгәргә кушты. Үзе чалбар кесәсеннән «фифрус» алып (бакенчы абзый аны «фәрештә бармагы» дип йөртә) үрләтеп, борын тишекләреннән рәхәтләнеп төтен чыгарып, Хәлимнең кечкенә чиләк белән су түгүенә карап тора башлады. Бүреккә салып, көймә койрыгына тыккан сәгатьләр, җәйге челлә вакытындагы чикерткәләр кебек, төрлесе төрле тавышка сайрашалар. Хәлим, ;иелгән саен, аларның кыштырдашуларын ишетеп кала. «Берсен сорасам, бирер идеме икән?» дип уйлый Хәлим. Авылга алтын сәгать тагьнп кайтып, кешеләрне бер шаккатырсаң, их, малай! 36 Аннары тагын Хәлимнең аргы якка чыгып, андагы чабаталы буржуйларны күреп кайтасы килә, баядан бирле, сорап карасам дип, күнеле кымырҗып тора. Инде көймәсеннән суын да түгеп биргәч, отказ итмәскә тиеш кебек. Хәлимнең үтенечен кире какмады бакенчы абзый. Төялешеп аргы якка чыгып киттеләр. Ләкин Хәлимгә чабаталы буржуйларны күрергә насыйп булмады. Мондыйлары гына яр буенда чәбәләнеп йөриләр иде. Бакенчы абзагыз, гомердә булмаган рәвештә теленә салынып, фәлсәфәгә бирелеп китеп, малайга «акыл өйрәтеп» кайтты. — Менә шулай инде ул, энекәш,—дип тотынды ул, — дөнья дигәнең бер тапкыр битен күрсәтсә, биш тапкыр артын күрсәтә дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр. Бу аның буржуйлар хакындагы фәлсәфәсе иде. Янәсе, җир йөзенә сыеша алмыйча, әллә кем булган булып йөргәннәр иде. Арт якларында мылтык шартлый башлагач, кечкенә генә көймәгә дә сыйдылар. Буржуйлардан гомумән кешеләргә күчеп, ул: — Син, энекәш, кешеләрдән курка торган бул, — дип сөйләп китте.— Минем кешеләрдән күргән михнәтем... и-п! Кешенең нинди икәне маңгаена язып куелмаган. Әнә шәһәрдәге «кибетләрне күргәнсең, маңгай турыларына язулы калай эленгән: бусы тимер-томыр кибете, бусы ка- шык-аяк... Кешеләрнең дә маңгай турыларында язулары булса, бер төрлесенең янына да килмәс идең, йөз чакрымнан әйләнеп үтәр иден. Син әле яшь, белмисең. Хәлим кешеләр турында мондый сүзләрне беренче генә -ишетми инде. Берни булса, аның үз әнкәсе дә: «Кешеләрдән яхшылык көтмә инде син!» — дип зарлана башлый. Бакенчының әйтүенчә, авылда чакта ул да рәтле тормыш белән яшәгән. Әлеге шул бер-берен ашарга торучы кешеләр аркасында, туган- үскән авылыннан Әчтерханга качкан. Анда балык байларында балык тозлаган. Мөгәрич эчермәгән өчен, десятник белән арасы бозылып, аннан да киткән. «Наварачей^к» янында тимер юл салышкан. Анда эш беткәч, Баскунчакта тоз чыгарган... Әллә ничә тапкыр кыйналган, үзе дә аз кыйнамаган... — Кешеләр алар, беләсең килсә, бүредән яман, — диде ул, ишкәкләрен салмак кына кыймылдата-кылмылдата, — бүреләр берсен-берсе ашыйлармыдыр, белмим, ә кеше дигән җанварлар бер-беренең башын ашап кына торган көннәре... Кара инде син минем итекләремә,—диде ул, ни өчендер кинәт кенә кешеләрдән итекләргә күчеп, аягын сузып җибәреп, «авызын ыржайтып» торган иске итекләрен күрсәтте. Бакенчы сөйли дә сөйли: кешеләрне һаман начар итеп, әшәке итеп, ерткыч җанвар итеп күрсәтергә тырыша. Кем шунда әйтсен: җитәр инде сиңа! Үзеңнең күңелең тутыкканы җитмәгән, баланың да күңелен вакытыннан элек тутыктырасың. Инде сине тормыш шулай кыйнап ташлаган икән, инде кешеләрдән шулай җаның физгән икән, эчтән тын! Бәлки әле, аның юлында гел бүреләр генә очрамас, яхшы кешеләр дә очрар. Бәлки әле, аңа син күргәннәрне күрергә дә туры килмәс, бит юкка гына буржуйлар Идел кичмәде, шәһәрдә бара торган сугыш та юкка гына түгел! Бакенчы, беравык дәшми генә ишкәннән соң, кинәт: — Әллә син аларның сәгатьләре миңа бик хаҗәт дип беләсеңме? — дип тотынды, — менә тотармын да Идел төбенә олактырырмын... Юк, минем күңелне аңлау кая инде ул сиңа! Син яшь, син әле йончыкмаган чыпчык баласы... аларның колак алкаларын салдырып алу рәхәтен сн- ңамы соң аңлау... Рәхмәт аллага, мондый көнне дә күрсәтте! Хәлим «Идел төбенә китәчәк» сәгатьләрне кызганып бара: берсен генә сорап алып булса! Кәрәкә балык төслесен, алтынын! И, малай! Бөтен авылның исе-акылы китәр иде. 37 Чыгып җиттек дигәндә, яр башыннан чатыр-чатыр атып җибәрделәр. Хәлим көймә идәненә сеңде. Нәкъ баш очында атканнардыр кебек тоелды малайга. Яр инде якын. Бакенчы каерып-каерып ишәргә тотынды. Хәлим яңадан көймә койрыгына менеп кунаклады. Ул бит искәрмәстән атып җибәргәнгә генә шулай очып төште. Менә хәзер сискәнеп тә карамый. Тау башында үкерешеп «ура» кычкыралар. Винтовкалар өзлексез чарт та чорт ата. Кемнәрдер баскычтан мәтәлә-^кадала аска таба йөге’ решә. Егылганнары тәгәрәп-тәгәрәп китә. Кемнәр соң болар? Аклар шулай сарык көтүе кебек чабышалармы? Киерелеп тагын бер ишүгә, көймә шытырдап ярга барып төртелде. Бакенчы әле ишкәкләрен дә кулыннан ычкындырып өлгермәде, Хәлим дә ярга сикереп чыгарга җитешми калды, унлап ак солдат күзләре- башлары акайган хәлдә көймәгә сикерешеп керделәр дә, бакенчының каршында винтовка көпшәләрен селки-селки, тизрәк аргы якка алып чыгып китүне таләп итә башладылар. Бүтән көймәләрдә дә шундый! ук хәл: көймәчеләрнең күкрәкләренә «мылтык терәп, акырып-җикереп, ишкәккә утырталар, тизрәк алып чыгарга кушалар. Берничә көймә инде, «канатларын» җилпи-җилпи, Идел эченә кереп тә китте. Шундый кыен чакта Хәлим бакенчы абзыйны’ дошман солдатлары арасында калдырып качты бит. Үзенең җанын саклап, утыннар артында посып ята: «Кешеләр оятсыз, яхшылыкны бик тиз оныталар», дигән иде бакенчы... Малай тураеп аякларына калыкты, таш алды... Ул арада солдатларның берсе бакенчыга «шарт» иттереп атып җибәрде, карт әйләнеп суга барып төште. Солдатлар ишкәкләргә ябыштылар. Хәлимнең кулындагы ташы төшеп китте. Йөгереп килеп җитсә, бакенчы үлгән... Башы суда, аяклары корыда... Дулкын килеп бәрелгән саен, сыңар кулы кыймылдап-кыймылдап куя... Әле бит менә хәзер генә... яңа гына Хәлим белән сөйләшеп кайткан иде, сәгатьләрне су төбенә ыргыт- макчы булган иде. Ни өчен Хәлим аңардан үлгәнче курыкмады да үлгәч курка? Күзне алмый карап торсаң, бакенчының күкрәге бер күтәрелә, бер төшә кебек, гүя ул сулап ята... Юк, дулкын чайпалганга гына шулай күренә, ахры... Мескеннең сәгатьләре дә үзенә булмады, көймә белән китеп барды. Хәлим, кәрәкә балык төслесен тагып кайтып, авылны шаккатыра алмады... 6 Матрос Федюшкин ашлык амбарларына сак куйды да пристаньга йөгерде. Буксир Идел өстендә 'Ташлап калдырган баржаны ярга тартып кайтырга кирәк иде. Атыш басылды. Хәлим шәһәргә менәсе итте. Анда бит хәзер кызыллар! Баскыч басмасында аунап яткан мәетне атлап узганнан соң, ул ялт артына борылып карады, гүя, үлгән кешенең сикереп торып аяктан тотуы ихтимал! «Ни өчен мәетнең аяклары бу хәтле сары була икән?» дип уйлады Хәлим. Ниһаять, менеп җитте. Чиркәү мәйданы бөтенләй буп-буш. Калай фәрештәләрнең берсе, биленнән сыгылып, җиргә таба карап тора. Гүя, ул нәрсәсендер төшереп җибәргән дә шул әйберен иелеп алма к була. Йортларның тәрәзә капкачлары ябык, кибетләрнең тимер ишекләре бикле. Бер генә морҗадан да төтен чыкмый. Әйтерсең, халык шәһәрне ташлап качкан. Хәлим, тынлыктай һәм бушлыктан куркып, як-ягына карана-царана, урам буйлап бара. Кая бара ул? Үзе дә белми. «Кызыллар ничек тә ташламас. Пароходка утыртып озатып җибәрерләр», — дип өметләнә ул. Шулай күңел юатып әкрен генә барганда, Хәлим лып! туктады. Йөрәге учка йомарлаган чыпчык шикелле тырпылдый башлады. Әле 38 авылда чакта ук малаегыз винтовка яисә «леворверт» табу белән саташып йөргән иде. Юлда винтовка аунап ята! Менә кайчан аның бәхете басты! Берәр кеше карап тормыймы? Винтовканы эләктерде дә каешыннан өстерәп чапты. Йөгереп бара-бара чатка барып җитте, нәкъ кораллы кешеләр каршына килеп чыкты. Борылды да кире йөгерде. Тагын чиркәү каршы* сына җитте, артына «карады, куып 'килүче юк иде, туктап, винтовкасын йорт нигезендәге тишеккә тыгып куйды. Үзе нигезгә утырды. Шундый утыра, гүя, ул винтовка тапмаган да, яшермәгән дә... Калай фәрештә, иелеп, һаман нидер эзли. Хәлим әле тишектән күренеп торган винтовка түтәсенә карап ала, әле чаттагы кешеләргә күзләрен кылайта, малайның нияте — тизрәк винтовкадан дөпелдәтеп багу... Түземсез җан! Утлы күмер өстендә утыргандай боргалана ул. Кинәт... чиркәүнең зур кул кулы «зың!» итеп куйды. Манарада кемнәрдер йөри иде. Кызылармеецлардыр, дип уйлады Хәлим. Аның да шунда менәсе, югарыдан шәһәрне карыйсы килде. Тишектәге винтовканы эч- кәрәк тыкты да, урамны аркылы чыгып, чиркәү капкасына йөгереп барды, ишек алдына керде. «Каян менәргә икән?» дип, карангалап торганда, чиркәүнең биек тимер ишеге баш сыярлык кына булып ачылды. Кемдер сузылып ишек алдын күзли иде. Менә ишектән ике кеше килеп чыкты. Коймага ышыклана-ышыклана, чиркәү ишек алды буйлап йөгерделәр. Кемнәр икән бу кача-поса йөрүчеләр? Хәлим аларның артыннан карап тора башлады. Тегеләрнең берсе, таш коймага менеп, урам якка сикерде-. Икенчесе дә, сикерәм дип, терсәкләрен бөкте, ләкин шул вакыт каяндыр гөрс! гөрс! атып җибәрделәр. Онлы капчык кебек шапылдап, бу кире ишек алдына егылып төште. Хәйран калып карап торучы Хәлим тизрәк урамга йөгереп чыкты. Анда ике кызылармеец, тезләнеп ата-ата, теге качканын куып баралар иде. Ул да түгел, чатта торучы кораллы агайлар чиркәү каршына йөгерешеп килделәр. Кулын ак чүпрәк белән бәйләгән зур иякле берәү манарага күрсәтте дә: «Анда пулемет!» дип, чиркәү капкасына кереп югалды. Аның артыннан тагын икәү йөгереште. Җилгә эләккән йомычкадай, Хәлим дә алар белән бергә очты. Манара бик биек иде. Басмалары шомарып беткән тар тимер баскыч, юләр әйтмешли, Хәлимне йөз генә тапкыр борып-борып йөртмәгәндер. Менә-менә буыннары калмады. Ул соңгы басмага аяк басканда, зур иякле агай пулеметны «йөгәнләп» алган иде инде. Хәлим шәһәрнең яшел, кызыл түбәләрен күздән кичерде, кулкулга йодрыгы белән сугып, матур тавыш чыгарды, аннары тиз генә пулемет артыннан аска йөгерде. Аклар куйган пулемет икән. Койма янында егылып яткан пулеметчысын да барып карадылар. Җирдә аунаган бүрекне алып, үлгән солдатның битен капладылар. Куа киткән кызылармеецлар йөгерешеп кайтып җитте. Алдан атлый торган базык гәүдәлесе килеп туктауга пулеметка ябышты: — Безнең трофей! — диде. Аркылыга үскән бу егеткә Хәлим карап-карап торды да: — Гыйльметдин абый җаным! — дип каршысына ташланды. — Танымыйсыңмыии? Мин түбән оч Галиулла малае Хәлим ич. — Хәлим? — Мунча пәрие төсле булып буялып беткәй шалама, кара «малайга Гыйльметдин исләре китеп карап торды. — Ничек син монда? Хәлим авылдашын күрү сөенеченнән елап у к җибәрде. — Гыйльметдин абый җаным, мин бит... ни бит!!. — һәм малай пычрак кулы белән күзләрен сөртә-сөртә сөйләргә тотынды. Гыйльметдин, үз янында басып торучы рус егетенә борылып: 39 — Түлә, таныш минем авылдаш белән, — диде. Анатолий честь биреп күреште. Хәлим Гыйльметдин абыйсы янында эт баласы кеоек сырпалана: икесе дә бер авыл валчыгы бит!.. Гыйльметдин белән очрашкач, Хәлимгә авылларының тузанлы, өянкеле урамына кайтып кергән кебек, әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Тик менә елап кына нихәтле кеше алдында оятлы булды. Хәзер инде Гыйльметдин абыйсыннан калды юк. Аның итекләре кая таба атласа, Хәлимнең дә чабаталары шунда таба йөгерәчәк. Чиркәү ишек алдыннан чыккач, Гыйльметдин: «Киттекме безнең белән?»— диде. Хәлим: «Тукта, — дип кинәт каядыр йөгерде, — менә! — дип, мышкылдап, винтовка күтәреп килде. Анатолий винтовкага сузылган иде, Хәлим бирмәде. — Муя!— диде, ул да түгел: — алмашыйк!—дип, тегеләрнең пулеметына күрсәтте. «Тимёр этне» Хәлимгә «ж.итәкләп» барырга бирделәр. Анатолий белән Гыйльметдиннең икесенә чиркәү манарасындагы ак пулеметчыларны «тере килешме, үле килешме» тотарга приказ бирелгән булган ‘икән. Алар чиркәү каршындагы йортның ишек алдында тегеләрнең төшүен сагалап ятканнар. «Фонтанга» суга килгән хатын-кызлар пулемет өстерәгән малайга күзләрен тутырып карап калды. «Сабыйларны да сугышта йөртәләр бит! Их, замана, замана...» Хәлим авыл турында, әнкәсе хакында сорашмакчы булган иде дә, Гыйльметдин үзенең «урман киеге» булып яшәвен, авыл хәлләрен белмәвен әйтте. — Ә без кая барабыз соң, Гыйльметдин абый? — Аяк кая алып барса шунда... Төрмә каршыннан узганда туктадылар. Чырайсыз ябык кешеләр төрмәнең шар итеп ачып куелган капкасыннан өер-өер килеп чыгалар да урамда көтеп торган хатыннарының, бала-чагаларының кочакларына килеп керәләр. Хатынкыз, куанычыннан үксеп, ирләренең муеннарына асылына, яңа гына төрмәдән чыккан ирләре аларны юата башлыйлар: «Елама! Исән-сау котылганга сөенергә кирәк, ә син... әнә фәлән фәләнич... Чыга алмады... Аттылар...» Төрмә ишек алдында да, урамда да кочаклашу, елашу. Баштанаяк карага киенгән бер карчык үзенең күләгә генә булып калган, чайкала- чайкала көчкә атлап килгән кемендер култыклап кайтып бара. Бер тоткынның колаклары юк, борыны юк, төрмә палачлары егетнең башын шулай «шомартканнар». Аны күрүчеләр «Аһ!» иттеләр. Кешеләр чыга да чыга... Балалар, хатыннар аларның каршыларына ташланалар. Яңаклары чат сары сөяк кенә булып калган арык бер кеше, пулемет тарткан Хәлимне күргәч, елмаеп, күз кысып узды. Яңадан кузгалдылар. Пулемет урам ташында дыңгырдый башлады. Анатолийның бик сабыр, бик тыныч баруына кәефе кырылып, Гыйльметдин дустының кабыргасына йодрыгы белән төртте. Теге сискәнеп, •сикереп куйды. — Нәрсә син? — Борынын, колакларын кырыкканнар бит! Ничек ачуың килми? — Каян беләсең, может, мин синнән яман ачуланамдыр. Синең ке- -бек чәчеп бармыйм гына... — Ничек инде ул: ачуланасың, чәчеп бармыйсың? Агачмы әллә •син? Гыйльметдин Хәлимнең дә янтыгына берне кадап алды. — Күрдеңме? ...Бүген Хәлим ни гомердән бирле ашамаган кайнар аш ашады, тир 40 ләгәнче шикәрләп (шикәрләп бит!) чәй эчте. Анатолий аны кыстый- кыстый: — Ашай знай, глазами не моргай, — дип шаяртып, Хәлимнең икмәге беткән саен, идәнгә ташлаган шинель өстеннән тагын сыидырып- сындырып икмәк алып килеп бирә торды. Кайнар шулпадан, кайнар чәйдән Хәлимнең битләре, иреннәре, колаклары кызарып чыкты. Борчак-борчак тир маңгаеннан гына түгел, җилкә чокыры буйлап та ага иде инде. Анатолий, малайның елтырап торган кара күзләренә, маңгаена ябышкан чәчләренә карый-карый, хәзинәдә бары белән сыйлады. Тик шунысы Анатолийның кәефен җибәрә. Халимка белән рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Берәр сүз әйтсәң, малай, елмаеп, күзләреңә текәлеп тик тора. Анатолий үзенең матур озынча борынына төртеп күрсәтә дә: «Бу нәрсә?» дип сорый, һәм үзе үк җавап та бирә. Малай, иреннәрен очландырып, нәкъ Анатолийча әйтергә тырышып, аның артыннан кабатлый. Киртәсенә «кертеп әйтә алса, Хәлимнән битәр Анатолий үзе куана, икесе дә шырык-шырык көлешәләр. Аннары Анатолий маңгаена күрсәтә, колакларына, күзләренә төртә, я итегенә чиртеп куя, чалбарын чеметә, «бу нәрсә?» дип сорый. Хәлимнең кайбер җавапларыннан Анатолий тәгәри-тәгәри көлә. Андый чакта Хәлим үзе дә, рус егетенең авыз тулы ак тешләренә карап, рәхәтләнеп көләргә тотына. «Чалбарны» әйтә алмыйча малай тәмам аптырап чыкты. «Брюки» дип әйтәсе урында һаман «бруки» ди. Гыйльметдин кайтып кергәнче, Анатолий һаман шулай я тәрәзәгә, я түшәмгә, я идәнгә төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Бу ничек атала?» дип, Хәлимне чәй эчкән- дәгедән битәр тиргә батырды. Бу кичне Хәлимнең башы беренче тапкыр йомшакка тиде. Яткач ук малай изелеп йокыга китте. Таң алдыннан мәчет катына снаряд төшеп шартлагач, Гыйльметдин дә, Анатолий да, сөяп куйган винтовкаларын алып, урамга чыгып чаптылар. Шул вакытта да Хәлим әле йоклап калды. Малай, шәһәрдәге тавышка уянып китеп, кичә кич Анатолий белән Гыйльметдин яткан урыннарның бушлыгын күреп сикереп торган чакта, урамнан инде кызыл әләмнәр «күтәргән кешеләр җырлый-җырлый узалар иде. 7 Аклар кулындагы Сембер шәһәренә һөҗүм итүче 24 нче тимер дивизия командиры Гай, үзенең флангысында Идел суын кисеп кую һәм сул флангны көтелмәгән хәлләрдән иминләү өчен, ашыгыч рәвештә күрше шәһәргә атлы батальон җибәргән иде. Бер туплары һәм'пулеметлары булган бу батальон, төн буе диярлек чабып килә-килә атларын ак күбеккә батырып, таң алдыннан шәһәргә якынлашты һәм, акларның моннан куылган булуын белмичә, шәһәр өстенә берничә снаряд атты. Снарядларның берсе, мәчет катында шартлап, мәчетнең ике тәрәзәсен чәлпәрәмә китерде, һәм төнне мәчеттә кунган мәзинне яман каты куркытты: йокы аралаш белештермичә, мәзин, мәчет утынын урлап яккан өчен җеннәр кыйнарга кереп киләләр икән дип белеп, куркуыннан шыр җибәреп, манарага менеп качты. Шәрифҗанның сакчы егетләре, ниндидер атлы гаскәриең шәһәргә якынлашып «килүен күреп, бер иптәшләрен хәбәр итәргә чаптырдылар. Матрос Федюшкин белән Шәрифҗан, атларын кыйный-кыйный, чабышып барып җиткәндә, сакчы отряд белән батальон кешеләре инде аңлашып өлгергәннәр иде. Шулай итеп, бәхеткә каршы, кан кою-мазар булмады. Иделнең аргы ягыннан салкын кояш кызарынып килеп чыккан чакта, батальон өяз шәһәренең тар, .кысан урамнарына килеп керде. Митингны чиркәү каршында уздырырга булдылар. Калай фәрештәләрнең чырайлары бик сәер иде. Алар гаҗәпләнгәннәр: урамнардан агылышып килеп чы.ккан кешеләр ни өчепдер чиркәүгә кермиләр, ә баш 41 очларында әллә нинди кызыл чүпрәкләр җилфердәтеп, мәйдан уртасына тупланалар, колак ишетмәгән ят җырлар җырлыйлар. Хәлим белән Гыйльметдин м-итингка килеп җиткәндә, халык, мәйданга сыеша алмыйча, «күрше урамнарга хәтле ташып чыккан иде инде. Дулкынланып, диңгез суы кебек чайкалып торган мәйдан өстендә кызыл байраклар ниндидер сәер кызыл кошлар шикелле талпынышалар иде. Урта бер җирдә, кемдер, атка атланган килеш, кулларын сирәк-сирәк кенә болгап җибәреп, нидер сөйли башлаган иде. Гыйльметдин, алгарак үтмәкче булып, бер сары сакаллы кешенең алдыннан кереп китте. Хәлим дә аның артыннан шунда ук чумды. Ләкин алар ерак •китә алмадылар: Гыйльметдин, кая гына барып төртелмәсен, чи агачка сугылган чөй кебек, кире килеп чыга иде. — Ах, ишетми калабыз!—дип, ул Хәлимне, кечкенә малайны җитәкләгән кебек, җитәкләде дә чиркәү стенасына таба йөгертеп алып китте. Барып җиткәч, кинәт кенә иелеп, тез башына таянды да Хәлимгә:. — Бас м-инем аркага, мен койма башына! — дип, малайны ялт югарыга менгезеп җибәрде. Аннары үзе дә койма өстенә менеп басты. Моннан бөтен мәйдан «күренә һәм ни сөйләгәннәре дә ишетелә иде. Халык диңгезенең уртасында, үзенә бер утрау төсле булып, җиде- сигез атлы кеше басып тора. Берсе, ияр өстендә гәүдәсен бик туры тотып утырганы, карчыга борынлы, усал карашлысы, өзәнгесенә басып, калкына төште дә: — ...Революция кылычы аларның >канлы кулларын чабыл өзәр! — дип, күтәргән кулы белән һаваны кылыч -кебек ярды. Мәйдан гөр итеп китте. Сөйләүче, тавышлар басылганны көтеп, беркавым тын торды, аннары -яңадан: — Дөнья буржуазиясе безнең революциянең очкыны үз йортларына төшеп кабынудан курка,—дип тотынды, — Россиядәге бөек азатлык революциясенең дөрләп торган’утын алар ак бандитларның сатлы-к куллары белән сүндермәкче булалар. Ләкин, иптәшләр, без... Сөйләүченең бер генә русча сүзен дә аңлый алмаган Хәлим Гыйльметдиннең җиңеннән йолкый башлады: — Нәрсә ди? Гыйльметдин абый, дим, нәрсә ди? — Кил бире, ябыш миңа, аңлатып торам. — Малай, килеп, аның биленнән кочаклагач, Гыйльметдин тәрҗемә итә башлады:—Тыңла! Аклар Казан каласы аркылы Мәскәүгә сузылмакчы иде, ди, революциянең йөрәгенә, ди. Аңладыңмы? йөрәгенә! Ләкин, ди... Туктале! Ишетми калдым, әй! Иртәгәберсекөнгә Сембер каласы да безнең кулда булачак, ди. Акларның гомере, кышкы көн кебек, кып-кыска, ди. Аңладыңмы? Шәһәрне алучыларга рәхмәт әйтә. Командование исеменнән благодарность, ди. Ашлык амбарларын саклап калган өчен, ди, электростанцияне ваттырмаган өчен, кием-салым складлары өчен, ди, төрмәдәге тоткыннарны коткарган өчен, ди, барысы өчен дә рәхмәт, ди. Туктады. Бетерә, ахры. Яшәсенне әйтә. Яшәсен шанлы Кызыл Армиябез, ди, дөрләсен бөтен дөнья революциясе янгыны! ди. Бетерде. Кул чап! —Икесе дә мәйдан белән бергә кул чаптылар. — Их, — дип, Гыйльметдин телен чыртлатып куйды. —Түлә ишетми калды... — Анатолий иген складында сакта тора иде. Икенче кеше сөйләргә кереште. Кара пиджак белән кара кепка кигән бу сөйләүче ак чырайлы һәм чандыр иде. Ат өстендә дә ул бик (килешсез утырып тора иде. — Гыйльметдин абый, бу кем? — Тукта, хәзер. Сөйләүченең тавышы бик зәгыйфь булганга һәм бик начар ишетелгәнгә күрә, Гыйльметдин, муенын сузып, саңгырау кешесыман учын колагына куеп, тыңлап тора башлады. — Төрмәдән чыккан, — диде ул, Хәлимнең икенче тапкыр каешны 42 тартуына җавап итеп. — Тыңла: изге революция юлында корбан булган иптәшләрне искә алып, башларыбызны иик, ди. Сал бүрегеңне! Гыйльметдин үзенең фуражкасын, Хәлим тәвәккәл бүреген салып, койма өстеннән башларын иделәр. Бөтен мәйдан, яланбаш килеш, бер минутка тынып калды. — Кияргә ярый, — диде Гыйльметдин. Бу кеше сөйләп бетергәннән соң, ат өстенә шинель .кигән, билен сары каеш белән буган, фуражкасын көяз генә кырын салган бер яшь кеше менеп атланды. Гыйльметдин, аны шундук танып алып, Хәлимгә терсәге белән кадады: — Таныйсыңмы? И, агач матрос, авылдашыңны танымыйсың, Шгрифҗан абый ич! Шәрифжаннан соң үзенең бил тулы гранаталары белән матрос Федюшкин килеп чыкты. Аркылы-торкылы патронташлар аскан, башына тасмалы бескозырка кигән матросны (тасмасы җилфер-җилфер итә!) ат өстендә күрү Хәлимгә әллә ничек сәер булып тоелды. Федюшкин, кулына граната учлап, гранатасы белән яный-яный сөйләде. Аңардан «империализм козгыннарына» да, «авыл канын имеп ятучы» кулакларга да бик каты эләкте. Митингны ябып, «Интернационал» җырлаганнан соң, бөтен мәйдан яңадан хәрәкәткә килде, кызыл байраклар яңадан, сәер кызыл кошлар кебек, талпынырга тотындылар. Хәлим белән Гыйльметдинне халык дулкыны, ике чуер ташны бә- репсугып йөрткән су ташкыны кебек, ары-бире кагып-сугып йөртте- йөртте дә бер урам авызына чыгарып ташлады. — Ай-яй!—дип, Хәлим күзенә төшкән бүреген төзәтеп киде. — Гыйльметдин абый,—диде,—давай син минем белән гел урысча гына сөйләш, ә? — Урысча гынамы? — Гыйльметдин мут кына елмаеп куйды.— Давай алайса! Чтепан гулял базарым, тузан пыр тузганым, кобыла оглобле ломалым. Нәрсә дидем, я әйт? — Ну, шаярасың ич... «Карбыз ничә тиен» — ничек әйтергә? — Акчаң бармы соң? — Егерме тиен көмеш... — Көмеш булса да бер телемгә дә җитми. Карале, әнә пленныйлар- ны алып киләләр. Винтовка тоткан кызылармеецның алдыннан берничә солдат, башларын түбән салып, ялкау гына атлыйлар иде. Арттагы солдатның аркасына кадарга җыенган шикелле, штыгын сузып барган кызылармеец янына җиткәч, Гыйльметдин: — Кая апбарасыз контрларны? — дип сорады. Пленныйлар узып киткәч, Хәлим тагын Гыйльметдинне кыстый башлады: — Урысча сөйләш! — Мин сиңа бер җыр әйтим. Колакларыңны шәңкәйтеп тыңла! — Картошки цветут, Осыпаются, А .белые бегут, Спотыкаются. — Я, нәрсә ди? — Бәрәңге, ди, аклар, ди... — Юк, синнән урыс чыкмас, наным. Тыңла! — Бәрәңгеләр чәчәк ата. ди, Чәчәкләре коела, ди, аңладыңмы? Ак бандитлар тыр-тыр кача, Тәпиләре абына, ди. — Вәт нәрсә ди, ә' син бәрәңге... 43 4 Шулай сөйләшеп кайта-кайта, алар аптека янына җиттеләр. Аптеканың почмагына, сары кәгазьләр ябыштырып беткән урынга, әле яңарак кына тагын бер кәгазь, бу юлы инде акны, ябыштырып киткәннәр иде. Гыйльметдин типография хәрефләре -белән нидер язылган әлеге ак кәгазь каршына барып туктады. Хәлим дә аның янына тырт итеп килеп басты. Күрәсең, Гыйльметдиннең укый алуы шуның төсле генә булгандыр, ул, кәгазьгә таба ияген сузып, бик озак иреннәрен кыймылдатып торды, аның хәтта муены арый башлады. Хәлимнең чыдамы бетеп: — Я инде, нәрсә язган? — дип сорады. Чырае кинәт җитдиләнеп киткән Гыйльметдин, күзләрен кәгазьдән алып, муенын тотты. — Ленин, дигән, Ленинны беләсеңме? Белсәң шул: яралары төзәлә, дип яза. — Гыйльметдин тагын ияген кәгазьгә таба сузды. — Темпера, дигән, тура, дигән,— Гыйльметдин башын кашып куйды,—температура... бусын инде, бигайбә, үзем дә белмим, 37 дигән. Анысын кайткач, Шәрифҗан абыйдан сорарбыз, ул белә торгандыр. Владимир Ильич, дигән, елмая, шаян сүзләр сөйли башлады, дигән. Менә шулай, энекәш, Ленин сәламәтләнеп килә... — һәм ул, үзенең күбрәк белгәнен сиздерергә тырышып, Ленинга кемнең һәм кайчан атканын, пуляларның аруланган булуын Хәлимгә сөйләп бирде. Гыйльметдиннең сүзен тыңлап бетергәч, Хәлим Ленинны, әтисе кебек, түшәктә авырып ята итеп күз алдына китерде: беләкләре нечкәргән, яңакларын, әтисенеке шикелле, сары са-кал баскан. Ә менә 37 се нәрсәдер, ул хәтлесе аның әтисендә юк иде шикелле. Ничек кенә булмасын, Ленин аңа атасы кебек үк кызганыч ■булып тоелды. Ленинның малайлары бар микән соң? Үлеп китсә, алар да Хәлим кебек ятим калмаслармы? Гыйльметдин абыйсыннан сорап караган иде, ул да берни белми булып чыкты. Бәлки, Шәрифҗан абыйсы белә торганды-р? Кичен Гыйльметдин иген амбарлары янына сакка төшеп китте, Анатолий белән Хәлим казармада калды. Алар өйләренә хат язарга утырдылар. Хәлимнең каршында ак кәгазь, .кулында карандаш, ничек башлап җибәрергә белмичә, ул карандаш башын кимереп утыра. Аның әле үз гомерендә беренче тапкыр хат язарга утыруы... Дөрес, үзләре укый белми торган авыл җиңгиләренә хатлар укып биргәләгәне бар иде. Ул хатларда: «...вә янә шул да мәгълүм улсын, югары очның кәҗә Мөхәммәдулла малаен таш басты, бульнистә ята, үзебез барып күрә алганыбыз юк, эштән бер дә бушый алмыйбыз, күпер башы Хөснулла Касыймы .әнкәләренә акча салган иде, алдылар микән, иренмичә шуны белешеп, хатка тырнап җибәрә күрегез, вә янә тагыдак та шул да мәгълүм улсын, үзебез, аллага шөкер, исән-сау гына эшләп ятабыз, ходай насыйп иткән булса, сабанга илгә кайтырбыз дип өметләнәбез» кебек сүзләр язылып, хатның ахыры, гадәттә: «чит-ят илләрдә урыс кулында грифтар улып йөргүче улыгыз фәлән» дип беткән була торган иде. Хәлим дә, башка төрле итеп хат яза белмәгәнгә, кайчандыр үзе укыган әнә шул хатларга охшатып яза башлады. «Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы әниемез Фатыймага безки чит-ят илләрдә урыс кулында грифтар улып йөртүче улыгыз Хәлимнән күптин-күп, чуктин-чук сәлаьмнәремезне күн- дерәмез...» дип язып куйды да, кулындагы карандашының башын тешләһ, уйга калды. Язылган сүзләрнең яртысын ул үзе дә аңламый иде: нәрсә ул «грифтар улып йөргүче»? Җитмәсә тагы: «урыс кулында»... Анатолий белән бергә чәй эчеп утырганны исәпкә алмасаң, Хәлимнең бөтенләй «урыс кулында» булганы юк. Ә «чуктинчук сәлам» нинди сәлам була инде ул? Хәл|им аны чук-чук асылынып тора торган матур сәламнәр итеп күз алдына китерә, шуңа күрә ул «чуктин-чук» сүзен бик яратып язып куйды. «Шәрифҗан абыйдан да чуктин-чук, күптиикүп 44 - е сагын масам, кайтмас та идем, урысча укып, монда берәр нәчәнник .удыр идем, сине бик сагыиам, алмагачларны да сагындым, тау башларын да^ сагындым, минсез бәрәңгене ничек үзен, генә алып базга салырсың. бакчага кәҗәләрне кертмә, керсәләр ботларын бәреп сындыр, икенче кермәслек булсын, вә янә тагы шуны да әйтергә оныта язганмын. син инде анда мин югалгач бик курыккансың, мин, шөкер, исән- сау, алла насыйп иткән булса, озакламый дөбердәп кайтып керермен, кайнар бәрәңге ашыйсым бик килә, монда күбрәк кәбестә ашаталар. Шәмәрдән бабайга чуктин-чук сәламнәремне тапшыра күр, ул карт пәри мине ташлап китте, кайткач .мин аның белән урысчалатып бер сөйләмонда чукынмыш акларның пүләмәтләрен чиркәү башыннан алып төшеште, ышан.масаң, валлаһи әгәр менә! Язар сүзләр күп иде дә мөхтә- сәр кылам, тагы вә шуны онытып торам икән, Шәрифҗан абый әйтә» сине монда приютка кертәбез, өстеңә әйбәт киемнәр кидертәбез, бай малайлары кебек, күн итекләр киеп йөрерсең, ди, Галиулла абзыйның» ди, сине укытып писер итәсе килгән иде, шәһәр мәптегендә укырсың да писер булырсың, ди, ә үзе шырык-шырык »көлә, аркадан кага, ә минем бер дә приютка керәсем килми, анда малайларны саф-саф тезеп сак астында гына йөртәләр дип сөйлиләр, ә мин алай йөрергә өйрәнмәгән» аннары мин кайтмасам, кыш көннәре *кем, бакчага өйдән бау тартып» төнлә белән куяннарны куркытыр? Ә февраль бураннары ызбаны күмеп Сезне бер күрергә зар вә интизар булып калгучы улыгыз Хәлим дәк> белгәнсез». Хәлим карандашын куйды. Сүнә.м-сүнәм дип, көчкә җаны эләгеп торган кызыл электр лампасына күтәрелеп карады, хатны укып чыкты, бөкләде. — Нәтүлий, әдрес пиши пужалсты. Анатолий үзе дә тырышып-тырышып хат язып утыра иде. Ата-ана- дан яр якын, дигәннәр. Анатолий хатиы әти-әнисенә түгел, ә сөйгән кызына, теге, кайтарыгыз урманнан минем Анатолийны дип, Федюшкин янына отрядка килеп, дәгъвәләп йөргән җан сөйгәненә яза, шуңа күрә сүзләрне бик сайлап, бик озак яза иде. Анатолий Федюшки инан авылга кызы янына кайтып килергә рөхсәт сорады (урмаида чакта җибәрә иде бит), матрос бу юлы рөхсәт итмәде. Шуннан Анатолий качып китәргә ниятләде, ләкин курыкты, хат язарга, кызның үзен шәһәргә чакырып карарга булды. Килеп китсен, кырык чакрым аңа ни тора! Җан кисәгенең күңелен тәмам җилкендерерлек итеп, хатны алгач бер көн дә тормыйча йөгереп чыгып китәрлек итеп язарга тырыша иде ул. Сөйгдн, зарыккан күңелдә гсиә була торган утны, ялкынны кәгазьгә төрде дә, укып чыккач, бик канәгать калып, Хәлим белән почтага китте. Болар хат салып кайтып килгәндә, ике кавалерист, ура.м ташларын чатырчотыр китереп, караңгыда чабып узыл китте. Бу Шәрифҗан белән бер кызылармеецның доктор Дроздов дачасына барулары иде.Ике сугышчыга операция ясарга кирәк, ә больницада карт фельдшер белән сестралардан башка медицина әһелләреннән тагын санитаркалар гына бар. Бер врач аклар белән шылган, икенчесе, шушы Дроздов, шәһәргә кызыллар кергәннән бирле больницага килеп караганы юк. Операция көтеп, бик авыр хәлдә ятучы кызылармеецларны күрәләтә үтерәсе килмәгән Шәрифҗан, - наганын суырып чыгарып, карт фельдшер янына керде: ю кулларыңны, ал пычагыңны, яса тизрәк, контр! Өстендәге ак халаты төсле агарып киткән фельдшер тотлыга-тотлыга аңлатырга кереште: аның мондый хәтәр операцияләрне ясарга хакы юк, тотынган хәлдә дә уңышлы башкарып чыгуына шикләнә, куллары бик калтырый. Ничек тә доктор Дроздовны эзләп табарга кирәк. Ул үзенең дачасында качып ятадыр. — Ә дачасы кайда? Шәрифҗан, картның ияге дерелдәгәнне күреп, наган селкүе өчен гафу үтенде. Врачның дачасын караңгыда көчкә эзләп таптылар. Тәрәзәләрендә ут бар иде. Кызылармеецны капка төбендә калдырып, Шәрифҗан җиләк агачлары, корыган чәчәк сабаклары белән тулы караңгы ишек алдына барып керде. Дроздовлар кичке чәй янында утырган булсалар кирәк. Килеп кергән уңайга Шәрнфҗанның күзләренә ачык ишек аркылы өстәл, өстәл өстендә самовар һәм чәй чәшкәләре чалынды. Хатын-кыз, күрәсең, куркып качып беткәндер, Шәрнфҗанның каршысына сакал-мыек җиткергән, шактый гына корсак үстерергә өлгергән утыз биш-кырык тирәләрендәге бик гади йөзле кеше килеп чыкты. Аның төсләре агарган иде. Бусагада йолдызлы кешене күргәч, ул тагы да каушыйрак төште, пинжәк төймәсен төймәләмәкче булып, кулы белән корсак турысын капшый башлады, ләкин бармаклары төймәне һич туры китерә алмый иде. Авыруларын ташлат, дачада тыныч кына чәй эчеп утыра алган врач, аз дигәндә, ерткыч җанварга охшаган яман бер контр булырга тиеш иде, Шәрнфҗанның күңеле ул контрга 'карата тәмам каткан иде, каршысына гади генә чырайлы кеше килеп чыккач, егетебез аптырабрак китте. - Сезме доктор Дроздов? Киенегез, мин сезне алып -ки тәм. Эчке бүлмәдә тыңлап торучы семьясы алдында врач үзен батыр тотарга карар итте булса кирәк: — Сез мине кая алып бармакчы буласыз? — дип, көтелмәгән рәвештә тыныч кына сорады. — Больницага, операция .ясарга. Дроздов борылды да эчке бүлмәгә кереп китте. Анда хатыны көтеп тора иде ахры, <<йа, хода!»,— дип аһ орган тавыш, каты-каты пышылдашулар ишетелде. Аннары ирләр тавышы: «Рөхсәт итмим, бел аны!» дип кисәтте. Бу Дроздов тавышы иде. Чыгамы инде бу контр дип көтеп торганда, каршы бүлмәдән кичке матур күлмәк кигән яшь, чибәр хатын җиңел адымнар белән килеп чыкҮы, хатынның агарынган (иреннәре елмаюлы иде. — Комиссар әфәнде, — диде ул (маңгаенда кызыл йолдызы булган барлык кеше аның өчен комиссар тде), минем иремнең бүген туган көне, сез аны кая алып китмәкче буласыз? — Хатынның тетрәнеп торган ак иреннәре тагын елмайдылар. Шәрифҗан бу елмаюны кирәксез һәм бик урынсыз дип тапса да, чибәр хатынның шулай елмаеп сөйләшеп торуы комиссарның күңелен йомшартып җибәрде. — Операция ясарга, больницага,—дип кабатлады ул гади генә. Хатынның ышанмавы йөзенә чыккан иде. Ул бик курыккан, иремне атарга алып китәләр дип уйлый, иренең язмышын йомшарту өчен ул соңгы чарага керешкән, рәхимсез, явыз, канечкеч комиссар белән хатын- кызларча сөйләшеп карарга булган. Кычкырып елап җибәрәсе килгәндә, көлеп сөйләшеп тору аңа бик кыен иде. 46 — Комиссар әфәнде шаярып сөйләшмиме? — диде ул, куркудан зурайган матур күзләре белән явыз, рәхигмсез комиосарга карап, ләкин яшь комиссарның кыяфәтендә явызлык, рәхимсезлек күренми, түземсез- лек һәм сабырсызлану күренә иде. — Операция беткәч, без аны кире китереп куярбыз, тугай көнен берничә сәгатькә соңрак бәйрәм итәрсез... Чакырсагыз, без дә килер* без, — диде Шәрифҗан, кинәт «кенә башына килгән сүзне әйтеп салды һәм өйгә кергәннән бирле беренче тапкыр елмаеп җибәрде. Ниһаять, Дроздов, нәрсәләрдер күтәреп, бүлмәдәй килеп чыкты. Каршысына хатыны йөгереп барды. — Василек, мин комиссар әфәндене синең туган көн бәйрәмеңә чакырдым, эшегез бетүгә, аны да үзебезгә алып кайт,— диде һәм сөенечле күз карашлары белән: «Менә син сөйләшүдән тыйган идең, рәтләдем бит!» дип, бик куанып, иренең яратмыйча каравын бөтенләй күрмәгән кебек, комиссар каршында түгелеп-чәчелә башлады: янәсе, сүз бирдегез, карагыз аны, килми калсагыз, үпкәләтерсез. Хатынның иреннәре бу юлы табигый елмаеп, бит чокырлары нурланып китте. Дроздов әле һаман, күрәсең, больницага алып китәләр дип ышанмый. запас кием-салым һәм ашарга алган иде. Чыгып китәр алдыннан хатыны Дроздовны өч тапкыр чукындырды. Дроздов, доктор кеше, хатынының бу эшеннән уңайсызланып, аның кулыннан тотты, беләгеннән үпте: «Борчылма, мин тиз кайтырмын»,—диде. Өй алдына, караңгыга чыккач, Шәрифҗан: — Сезнең таратайка-мазарыгыз юкмыни? Без бит ат атланып кына килгән идек, — диде. Шәрифҗан, докторга ияреп, больницага барды. Беренче яралыны өстәлгә салгач, түбәнгә төшеп, коридордагы ертылып беткән диванга сузылып ятты һәм шундук йокыга да китте. Шушы төнге вакыйгадан соң берничә ай үткәч, инде битләре суырылган, корсагы шиңгән доктор Дроздов больница өчен утын, сабын, дарулар сорап Ревкомга килгән чакларда, Шәрифҗан аны коридорда очрата иде дә, икәү, әлеге шул кичне искә төшереп, көлешәләр иде. — Ә бит минем хатын сезгә һаман үпкәли, — ди торган булып китте доктор, — вәгъдә иттегез дә килмәдегез. Андый вакытта Шәрифҗан аңа: — Сабыр итегез, доктор, өйләним, хатын белән парлап барырбыз,— дип шаяру белән котылып кала иде. 8 Серебряков былтыр Якуп белән бергә волость советында эшләгән иде. Хәзер ул V Армиядә рота командиры икән. Алар политбүлек коридорында бер дә көтмәгәндә кара-каршы очраштылар. Русларда пшеничные усы дип йөртелә торган аксыл-сары мыеклы, шундый ук кашлы, елмаюлы йөзле йомры бер командир килеп күрешкәч, Якуп башта аптырап калды. — Ах, Иван Петрович, — диде ул, аннары куанып. — Сине һич таный торган түгел: мыек үстереп җибәргәнсең, тазаргансың, матурайгансың... Буш җиңеңнән генә чамаладым. — Мыек үсте, ә менә кул үсми,—диде көлеп Серебряков. — Кул үссен иде! Сугышта бик кирәк чагы була. Сөйләшеп киттеләр. Август аенда Моркваши янындагы сугышларда аларның полкын шактый теткәннәр икән. Переформировкада булганнар. Хәзер яЧадан баралар. — Саттарыч, әйдә минем ротага, —- диде ул Якупка. Якуп сәер тойгы кичерде: Серебряков аңа таныш та, таныш түгел дә кебек тоела. 47 Геге вакыттагы Серебряковтан бүгенге Серебряков ни беләндер аерыла иде. Тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләр белән генә түгел. Якуп аның ак мыегына бик тиз ияләште, әллә нинди кызгылт итекләренә дә, уң колагына таба авыштырып, ямьшәйтеп кигән күн фуражкасына да, гел сугыш ’ турында гына сөйләвенә дә, — барысына да бик-би к тиз күнекте, ләкин шулай да аңарда Якупка таныш булмаган әллә нәрсә кала иде әле. Бу «әллә нәрсә» аны Якуптан һич тә читләштерми!, киресенчә, якынайта төшә, хөрмәт уята иде. «Революция утында кеше гаҗәп тиз үзгәрә», дип уйлады Якуп. Аның ротасы белән бергә Якуп Югары Ослан өчен сугышты, бергә Идел кичеп, Казан вокзалына хәтле килеп җитте. Яңгыр сибәләп тора торган сүрән генә көн иде. Комлы капчыклар белән дыңгычланган вокзал тәрәзәләреннән акларның пулеметлары котырынып ата иде. Сугышчыларны һөҗүмгә күтәргәндә, Серебряков рельска абынып егылды да тора алмады. Корсагына пуля тигән булып чыкты. Якуп аны пакгаузга алып кереп, сипкелле бер санитар кулына бирде. Ярасын бәйләгәндә, Иван Петрович аңына килде, күзләрен ачты. Өстенә -иелгән борчулы Якупны күргәч, яралының -кан качкан иреннәре кыймылдады. Серебря- ковның үзенә кычкырып әйтә кебек тоелса да, Якуп аның сүзләрен аңлый алмады. Командирны санитар кулында калдырып, Якуп пакгауздан кире чыкты. Берничә кызыл вагон дөрләп янып ята иде. Якуп, ут кабарга өлгермәгән вагоннар астына чума-чума, пулеметчылар катына йөгерде. Ярдәмгә бронепоезд килеп җитмәсә, вокзалны тиз генә ала алмаган булырлар иде. Уймак кына хәтле паровоз чыелдый-чыелдый станциягә арты белән килеп керде. Туп бастырган платформаны паровоз үз алдыннан чаптырып бара иде. Станция территориясенә килеп керүгә, тупчылар чажылдатып .атып та җибәрделәр. Тәрәзәдәге капчыклар, снаряд тиеп, эчкә мәтәлә башлады. Шыр ачык калган тәрәзәләргә гранаталар очты, граната артыннан сугышчылар үзләре вокзал эченә сикерделәр... Ничә еллар күреп гадәтләнгән Казан урамнарын Якуп танымады. Тротуарда ватык пыялалар, кызыл кирпечләр ауный, телеграф чыбыклары чәбәләнеп ята... Московскийда көпшәсе җиргә төртелгән алты дюймлы туп тора. Коймаларны кәгазьләр белән ябыштырып тутырганнар... Бер җирдә Якуп таш стенага акбур белән язылган «мондый сүзләрне укыды: «Шәһәр—сезгә, Кабанның алтыны — безгә, капиталистлар да Ьезгә, ярлы-хәерче Кызыл Армиягә!» Якуп сөртеп атмакчы иде дә, сузылган «кулын кире алды: «Тора бирсен. Үзләренең кем икәнлекләрен үз куллары белән язып калдырганнар. Бу язуны киләсе буын өчен пыяла астында сакларлык бар», дип уйлады. Узып баручы кызылармеецларны туктатып: «Укыгыз!» — диде. Якуп аунап яткан ат үләксәсен әйләнеп узды да Проломный урамына борылды. Кинәт (кола-к төбеннән веж-веж пулялар сызгырып үтте. Ике катлы ак йортның чорма тәрәзәсеннән аталар иде бугай. Кызылармеецлар тәрәзәгә биш винтовкадан залп бирделәр. Кызыл әләмнәр күтәргән эшчеләр, үзләрен коткарган армияне каршы алырга дип, урамнарга чыкканнар иде. Дворянское собрание кар- шысындагы мәйданда гаскәр белән эшчеләр катыш митинг булды. Туптай аткан кебек гөрселдәп торган «ура» тавышларыннан өркеп, кәрниздәге күгәрченнәр һавага күтәрелделәр һәм бик озак баш очында әйләнеп йөрделәр. Митингта Ленинга котлау телеграммасы кабул ителде. Аннары, бүләк итеп, Владимир Ильичка Казан икмәге җибәрергә булдылар. Күзлек кигән бер хәрби кеше чыгып, мондый язу укыды: «Кадерле Ильич, Казан каласыннан сиңа -күчтәнәчкә кара икмәк җибәрәбез. Аша, сәламәтлән. Аппетитың яхшыргач, Самарадан ак күмәч тә җибәрербез!» 48 Кәрнизгә төшеп кунган күгәрченнәр янә атылышып һавага менделәр. Посылканы озату V Армиянең политбүлегенә тапшырылды. Дулкынланган Якуп: «Бу күчтәнәчтә минем дә өлешем бар, — дип куанды. — Казанны мин дә алыштым, бүләк минем исемнән дә китә... Ә Иван Петрович?» — дип, ул кылт Серебряковны исенә китерде. Аның өлеше зур, ә ул инде... бу ‘көнне күрә алмады... Митингтан «Смело мы в бой пойдем»ны җырлап, җыр тавышы белән урамнарны дер селкетеп кайттылар. Якуп килеп кушылган колоннада, яшьләр күп булу сәбәпле, җыр аеруча дәртле яңгырый иде. ...И как один умрем В борьбе за это! — дип, үз-үзеңне аямыйча корбан итәргә һәрвакыт әзер торумы аңлаткан бу сүзләрне җырлаганда һәм тыңлаганда, Якупның, гәрчә бу сүзләрне беренче генә ишетүе булмаса да, күңеле саф тойгылар белән тулды. Воскресенский урамда, сәгатьле пассаж каршында, ниндидер кешеләр өелешеп торалар иде. Якуп та алар янына килеп басты. Стенага алъяпкыч хәтле озын сары кәгазь ябыштырылган, кәгазьнең башына зур-зур хәрефләр белән: «Оҗмахта күрешерсез» дип язылган. Кешеләрнең чырайлары караңгы. Кепкаларын кулларына йомарлап тотканнар да язуга карап торалар. Яшь кенә бер рус хатыны, кулъяулыгы белән авызын каплап, сүзсез генә елый иде. Якуп ике кызылармеец арасына барып кысылды. Беренче юлларны укуга, кулы фуражкасына күтәрелде. Аклар үзләренең канлы кулларыннан кичкән җитәкче коммунистларның исемлеген стенага ябыштырып киткәннәр икән. Атылучылар исемлеге арасында Мулланур Вахитов та бар иде. Якуп, тезелеп киткән каберләр алдында торган кебек, башын иеп, бик озак басып калды. Ул үзенең бая: «Мин Казанга сугышып кердем, дошманны җиңүдә минем дә өлешем бар» дип уйлаган булуыннан оялды. Казан өчен башларын салган зур кешеләрнең үлемнәре каршында аның Казанга сугышып керүе телгә алмаслык вак булып тоелды. ...Бер өязгә Ревком председателе булып китәргә тәкъдим ителгәч, Якуп Т. өязенә, үзенең иптәшләре янына җибәрүләрен сорады. Менә бүген ул китәргә дип инде пароходка да төште. Кара күн пинжәк киеп, билен каеш белән бугай, башына да кара күн кепка киеп алган. Авыр капчыгын күтәреп, Якуп каютага керде. Аның артыннан ук каюта бусагасында мылтык тоткан ике хәрби кеше күренде. Керделәр дә, Якупның капчыгына штык очлары белән кадап: — Тозмы, онмы? — дип сорадылар. Якуп, бер сүз дәшмәстән, капчык авызын чиште. Штык тагын-тагын капчыкка төртелде. — Өстә китап, ә аста? Елмаеп карап торучы Якуп мандатын чыгарып күрсәтте. Аста да китап икәнен белгәннән соң, тегеләр гафу үтенеп чыгып киттеләр. Якуп палубада йөри. Әллә сакал-мыегын паке белән кырып аткайга, ул бүген бик яшь күренә. Пароход Түбән Осланны узганда, Якуп биек кызыл тауларга карап басып торды. Аннары тагын палуба буйлап салмак кына атлый башлады. Борынга җитәрәк комлы капчыклар арасыннан көпшәсе ярга таба карап торган пулеметка, пулемет янында утыручы ике матроска юлыкты. Җилдән брезент артына поскан матросларның ниндидер Катя турында сөйләшүләре Якупның колагына тиеп калды. Катя бу ике матросның кайсынадыр: «Син зим-агорга чыгып, гомер буе ач яшисем килеп тормый әле», дип әйтә икән. Якуп ска1.мьяга барып утырды. Болытлар пароход мачтасына тияр- тимәс кенә йөри. Идел өсте күңелсез. Су кара-кучкыллы. Дулкыннарның күбекле ялларына тикле кара иде. Син зимагур дип, кайчандыр Якупка да сөйгәненең ата-апалары кызларын бирүдән баш тартканнар иде. Сәгъдәт бик матур кыз иде. Авыл егетләре, Сәгъдәтләр өе турысыннан узганда, аңа атап җырлар җырлыйлар иде. Гаҗәп, шул кыз авылның менә дигән егетләрен кире кагып, Якупны, кунакка кайткан зимагурны, яратты. Сәгъдәтнең кабасы төбендә Якуп төннәр буе утыра иде. Хәзер уйлап карасаң, ул вакытта Сәгъдәт белән сөйләшкән сүзләрнең бер дә ата-анасы булмаган, ә шундый рәхәт,-шундый күңелле булып истә тора. Кыз, каладан кайткан әнә шул зимагурга бирсәгез — чыгам, бирмәсәгез—бүтән берәүгә дә чыкмыйм дип, аяк терәгәч, Сәгъдәтнең әтиәниләре Якупны бусагаларыннан да атлатмый башладылар, үзләре сайлаган егеткә тизрәк ярәшеп куярга ашыктылар. Сәгъдәт бик елады, көчләп бирсәгез — иртәгесен коедан табарсыз! дип куркытып та карады. Юк, ата-анасы үз дигәнен итте. Сәгъдәтне яратмаган кешесенә көчләп бирделәр. Соңыннан Якупка хәбәрләр килеп ирешкәләде. Сәгъдәт турында каенанасы: «Яратмый гына бит! Иртәләрен киленне уятырга ак келәткә чыкканда күрәм, түшәкләренең уртасы менә болай тау булып кабарып калкып тора!» дип сөйли икән.. Сәгъдәт: «Аерылам, тормыйм!» дип, бик чәбәләнеп караган. — Нәсел чертмә, барган, тор! — дип, ата-анасы бик кыскан. Якупның яше инде кырыктан ашып бара, һаман өйләнә алганы юк. Баштарак Сәгъдәттән соң бүтән кызга күңеле тартмады, аннары еллар чуалып китте, менә хәзер карт егет булып тик йөри. Җил су өстендә кара базлар казый. Болытлар: «Менә-менә шыбырдата башлыйбыз!» дип, көчкә сөйрәлеп йөриләр. Якупның күңеле көзнең бу ямьсез буяуларына битараф: ул әле кичәге көн белән яши. Иртәдән кичкә хәтле бер митингтан икенче митингка чаба-чаба, ул соңгы көннәрдә бик талчыкты. Бигрәк тә татар эшчеләре белән митинглар уздыру кыен булды. Араларында һәрвакыт кирәкмәгән «сүз осталары» табылып тора, әллә кемнәр җырын җырлаучы бу «осталар», ачу китергеч сораулар биреп, теңкәгә тиеп бетәләр. Үзләре елга бер тапкыр мәчет бусагасын атлап кермәсәләр дә, митингта бик диндар кешегә әйләнеп китеп, шәһәрдәге мәчетләрнең язмышлары белән кызыксына башлыйлар. Сөембикә манарасына ай куелукуелмау мәсьәләсе дә алар өчен гаҗәп кирәкле нәрсәгә әйләнә. Үзләренең бетмәс-төкәнмәс сораулары белән митингны әллә кая алып кереп китәләр. Бер тапкырында Якуп чыдамады, кәҗә сакаллы шундый бер «тел бистәсенә» кычкырып салды. Теге шуны гына көткәндер, күрәсең: «Хөррият заманында ни смиш права безгә җикерергә! Таралыгыз, мөселманнар!» — дип, ярты митингны ияртеп алып чыгып китте. Казан артта калды инде. Анда-санда елтыраган саргылт утлар әкренләп югалдылар. Пароход, җил белән сөзешеп, дегет төсле караңгылык эченнән чаштыр-чоштыр бара. Әллә нигә бер кызыл, яшел бакен утлары очрап, дулкын өстендә тирбәлеп торалар да, юеш караңгылык эченә кереп, артта калалар. Ярсып-ярсып искән җил салкын яңгырны Якуп утырган скамьяга сибә башлады. Столяров карт юк инде. Казна заводы эшчеләре акларга каршы баш күтәргәндә, Кузьма Николаевич һәлак булган дип уйлыйлар. Ахрысы, шул дөрескә чыгар. Төрмәләрдән дә эзләп карадылар, беркаян табылмады. Карчыгы Мария Степановна Якупның муенына ташланып елады. «Кузьма үлгәндер дип бер дә генә ышанасым килми», ди- ди елый. Якуп, каютага кереп, йокыга гына талган иде, пулемет чәрелдәгән 'тавышка уянып, наганын алды да яңгыр астына йөгереп чыкты. Яр бу- еннай ниндидер бандитлар пароходка ата башлаганнар икән, пулемет белән өсләренә чатырдаткач, туктаганнар. йокысы бүленгәнгәме, әллә каютаның ач кандалалары рәхимсез талагангамы, Якуп, әле бер ягына,.әле икенче ягына борылгалап, бик озак 4. »с. ә.- № 6. 49 50 йокыга китә алмыйча ятты. Өязгә җибәрәбез дигән минуттан башлап^ аның уйлары гел шунда... Эшнең кай почмагыннан башлап җибәрер, шул турыдагы уйлар бер дә күңеленнән китми. Якупның бит әле гомерендә ияз хәтле өяз белән җитәкчелек иткәне юк. Үзара гына әйткәндә, ул беркадәр шүрли... Тик шул юанычы бар, өяздә бит Якупның үз иптәшләре... Пароход, икенче көнне көнозын барып, кичкырын гына Т. шәһәренең кызыл битле таулары каршына килеп җитте. Буяулары кубып беткән иске пристань янына килеп туктагач, Якуп аста айкалган халык арасыннан күзләре белән Васильевны (Якуп аның үлгәнен белми иде әле) һәм Шәрифҗанны эзләде. Ләкин икесенең берсен дә тапмады. Телеграмманы алмадылар микәнни дип, аптырабрак торганда, ниндидер ят кешеләрнең пристаньнан үзенә кул болгавын шәйләде. Берсе хәрби моряк кыяфәтендә, икенчесе дә хәрби киемнән: өстендә өр-яңа яшел френч, аякларында ялт иткән хром итек... Шушы ят кеше, елмаеп җибәргәч, кинәт Якупның авылдашы Шәрифҗанга әйләнде дә куйды һәм, нидер кычкыра- кычкыра, пароход авызына ташланды. Аның артыннан, терсәкләре белән •кешеләрне як-япга чөйгәләп, теге моряк кыяфәтлесе дә кузгалды. Шәрифҗан .бөтенләй урмандагы Шәрифҗан түгел, Якуп күреп ияләшкән Шәрифҗанга охшамаган иде. Пароходның икенче катына йөгерешеп менгәч, моряк, Якуп каршында туры басып, якорьле кара тасмасы җилфердәп торган бескозырь- касына кулын тидереп алды да, фамилиясен әйтте. Аның билендә тезелеп ’киткән бомбаларга гаҗәпләнебрәк карап торган Якуп тегенең фамилиясен аңламый калды Әллә Девушкин, әллә Фитюлькин— Я куб'отып кала алмады. Менә шушы «әллә Девушкин, әллә Фитюлькин» аның китаплар тутырган авыр капчыгын ансат кына күтәреп җилкәсенә салды да, алар пароходтан чыга башладылар. «Бу нинди әкәмәт кеше?» — дип уйлап барды Якуп, Федюшкинның халык алдында шулай бомбалар, тагып йөрүен килештермәде. «Нигә үзеңнең бөтен «кодрәтеңне» шулай билеңә чыгарып тагып, кеше көлкесе булып йөрергә?» Шушы кыяфәт белән, җитмәсә тагы атка атла.ныпъ пароход каршыларга төшкән булуын белеп алгач, Якуп бөтенләй чыраен ук сытты. Моряк атына атланып, болар икәү тарантаска менеп утыргач, һәм яхшы нәселле күк ат, башын чайкый-чайкый кичәге яңгырдан соң быкырдаган кызыл балчыклы, ерактан әйләнмәле (турыдан ат юлы юк иде) юл белән аларны шәһәргә алып менә башлагач, Якуп, ияр өстендә кукраеп барган Федюшкинга ымлап, иңбашы белән авылдашына төртте: «Бу нинди кәмит? Нигә аны ияртеп төштең?» — дип сорады. Шәрифҗан җилкәләрен генә кысты. Янәсе, нишләтәсең инде, шундый кеше. Ревком работникларына дип алып куйган йортны Якуп ошатып бетермәде. Шәһәрдәге иң әйбәт, иң матур йортларның берсе иде ул: яр башында, Идел каршында, икенче катының буеннан-буена пыяла балкон сузылган. (Бу йортны да Федюшкин сайлаган иде). Шундый зур ике катлы өйнең аларга ни пычагыма кирәге бар? Шәһәр халкыннан да оят: Ревком башлыклары үзләренә шәһәрнең менә дигән . йортын алдылар дип, бөтен дөньяны «сасытачаклар». Юк, бу бинаны берәр балалар йортына бирергә кирәк булыр. Бизәкле келәмнәр җәелгән киң, сары баскыч буйлап, китапларны күтәреп менеп барган Федюшкин артыннан югары катка күтәрелделәр. Якуп йорт хакында үзенең фикерен әйткәч, Федюшкин Якуп белән һич килешә алмаганын белдерде. — Без инде подвалларда күп яшәдек, — диде һәм, бүтәннәр бу йорттан күчкән хәлдә дә, үзенең күчмәячәген әйтте. Якупка дип билгеләнгән һәм йомшак урындыклар, кәнәфиләр, кыйммәтле келәмнәр белән тулган бүлмә иләмсез зур иде. Күрәсең, бу бүлмә- хуҗаның кунаклар кабул итә торган бүлмәсе булгандыр; бу биек арка- 51 лы диваннарда, бу яшел плюш белән тышланган кәнәфиләрдә, бу йомшак урындыкларда шәһәрнең байлары утырганнардыр; ә бу аяклы көзге каршында буржуй хатыннары, буржуй кызлары бизәнгәннәр-ясанганнардыр; ә бу зур-зур -мендәрләре кабартып куелган ике кешелек имән кроватьны икенче бүлмәдән күчереп куйганнардыр. Якуп кулларын җәеп җибәрде: — Бу минем бер үземәме? Соң монда кача-кача уйнарлык ич, аннары бу буржуй калдыклары... Юк, миңа кечерәкне бирегез, мин мондыйда тора белмим. — Бүгенгә генә чыда инде,—диде Шәр.ифҗан көлеп, — иртәгә кечерәк бүлмә сайларсың. Ә менә ябык пыяла балкон Якупка ошады: аңардан бөтен тирә-юнь, яр астында җәелеп яткан Идел, Идел артындагы болыннар, авыллар — барысы да күренәләр иде. «Җәй көннәре бу балконда утырып тору күңелледер,— дип уйлады. — Балалар өчен шәп булачак бу йорт». Ул балконнан кире бүлмәгә кергәндә, Федюшкин белән Шәрифҗаи өстәл өстенә шешәләр, ак күмәчләр, карбызлар, кипкән балыклар куеп йөриләр иде. Тамакны туйдыргач, Якуптан Казан хәлләрен сөйләттеләр. Аннары Якуп, п-инжзк кесәсеннән бер газета чыгарып, яңадан диланга килеп утырды. • — Сезнең әле моны укыганыгыз юктыр? — дип, Мәскәүдә чыга торган «Известия» газетасын өстәлгә куйды. Өч төрле баш берьюлы газета битенә иелде. Бераздан Шәрифҗаи, башын калкытып: — Әнә очы кая барып ялгана икән!—диде.— Якуп абый, кычкырып укысаңчы. Гаҗәпкә' калып тыңлап утыручы Шәрифҗаи белән Федюшкин, (мәкаләнең кайбер урыннарында, бер-беренә карашып алып, башларын чайкап куйгалыйлар иде. Англиянең Россиядәге дипломатик вәкиле Локкарт Совет хөкүмәтенә каршы фетнә оештырып йөргән. Кремльне саклаучы кызылармеецларга күп итеп акча төртмәкче, Совнаркомны, Ленинны кулга алдыр- макчы, шулай итеп, ансат кына Россия революциясенең башын чабып өзмәкче булган. Берәүләр: Ленинны кулга төшерүгә, Архангельскига озатып, андагы' инглизләр кулына тапшыру ягын куәтләгәннәр; икенчеләре, мондый план белән килешмичә, Ленин гади кешеләрнең күңеленә бик оста керә белә, юлда ул конвойныйларны үз ягына аударыр да, тегеләр аны качырырлар дип, кулга алуга атып үтерү ягын каерганнар. Шушы җиргә җиткәч, матрос Федюшкин сикереп торды: — Вот сволочьлар, вот гидралар! Кәнәфидә утырып торучы Шәрифҗанның да йодрыклары бер ачыла, бер йомыла иде. Тик бер Якуп кына, Казанда чакта ук бөтенесен ише- теп-белеп кайтканга, тыныч кына укыды. Бүлмәгә караңгы-төште. Тышта тагын яңгыр башланган иде. Электрны кабыздылар. Буржуйдан калган зур люстраның өч-дүрт лампасы караңгы гына булып яна башлады. Стенага, идәнгә арык кына күләгәләр сузылды. Мәкалә укылып беткәч һәм бүлмәдәге кешеләр, Англия империалистларына үзләренең әче нәфрәтләрен белдереп, ачуларыннан бераз бушангач, Якуп: — Англия чит илләр (министрының телеграмы бар, — диде. — Локкартны кулга алган кешеләрне каты җәзага тартуны таләп итә, юкса, ди, Британия хөкүмәте Россия дәүләте членнарын һәркайсын аерым- аерым җаваплы итеп санаячак, ди, аннары әллә ниләр, әллә ниләр белән яный башлый... Якуп Казаннан китәр көнне газеталарда басылып чыккан безнең җавапны да сөйләп бирде. Шәрифҗаи белән Федюшкин җавапны йом* 4* 52 шак дип таптылар. Буржуйлар белән сөйләшкәндә йодрыкны катырак селкергә кирәк, юкса алар бик басымчак итәчәк, диделәр. Шәрифҗан» үзенең ф-икерен куәтләп, «Этнең койрыгына бассаң, җизн-и дип әйтер» дигән татар мәкален Федюшкинга тәрҗемә итеп бирде, тегеңә мәкаль бик ошады. Якуп Шәрифҗанга бик кызык итеп җавап кайтарды. Семьяда ул бердәнбер ир бала булган. Артында басып торучы абыйсы булмаганга күрә, малайлар белән түбәләшкәндә аңа бик сак кыланырга туры килгән. — Белеп торам, — ди Якуп көлә-көлә,—-мин ул малайны кычкыртып кыйный алам, сарык көткәндә авызын-борынын канатканчы кыйнаганым да бар, ә шулай да, абыйсы капка төбендә карап торганда, барып ябышырга куркам. Бу да шулай: Совет хөкүмәтенең капка төбеннән карал торучы абыйсы юк, кайвакытны әйтәсе сүзне дә әйтмирәк телне тешләп торырга туры килә. Аннары безнең көчне дә үзегез беләсез, ә бит хәзерге заманда мәсьәләне див-изияләр хәл кыла... Шәрифҗан белән Федюшкин моңа да җавапсыз калмадылар: янәсе» дивизияләр генә хәл кыла торган булса, күптән инде безнең измәбезне изеп ташлаган булырлар иде. Халыкара пролетариат көчен кая куясың? Аны чуттан алып ташларга ярамый. Бит бүтән илләрдә дә революция кабынам-кабынам дип кенә тора. Буржуйларның үз өйләрендә дә мәшәкатьләре хәзер муеннан. — Анысы шулай, — диде Якуп. — Ләкин дивизияләрне чуттан алып ташлый алмыйсыз. Әгәр көчебез ташып торса, немецләргә без Украинаны талап ятарга ирек бирер идекмени? Икмәк белән дуңгыз мае безнең үзебезгә дә менә ничек кирәк! — Якуп кулы белән муенына сызып күрсәтте.— Халыкара пролетариатның көче алай зур булгач, ни өчен ул Англия, Франция империалистларын безнең Архангельск портыннан куалап чыгара алмый? Бөтен хикмәт шунда, Архангельскида, Мурман- скида Англиянең броненосецлары тора, ә безнең аларга каршы торырлык броненосецларыбыз юк. Якуп, бәхәсне туктатып, китап белән тулы капчыкның авызын чишеп җибәрде. — Мин Казаннан менә нинди байлык алып кайттым. Кемнең укырга нияте бар? — һәм ул, капчыктан алып, китапларны берәм-берәм идәнгә өя башлады. Барысы да капчык янына килеп чүгәләделәр. — Белсәгез иде, — дип көлеп җибәрде Якуп,— бу китаплар аркасында нинди әкәмәт килеп чьпкканын!—һәм ул «тозмы, онмы?» дип, капчыкка штык белән кадауны сөйләп бирде. Ут бик тонык янганга, бүгенгә китапларны актарып карау һәм өеп кую белән канәгатьләнделәр. Якуп кып-кызыл лампаларга күтәрелеп карады. — Бу бездә генә шулаймы, бөтен шәһәрдәме? Бөтен шәһәрдә икән. Станциянең бер динамо машиналары эштән чыккан. Аннары ягарларына да юк. Сүз утын һәм икмәк мәсьәләсенә күчте. — Сез монда әле ак калачлардан авыз итәсез икән,— диде Якуп.— Рәхмәт, сыйладыгыз. Ә бит Казан эшчеләренең ашарларына бик такы- токы, Петроград белән Мәокәүне әйтәсе дә юк. Биредәге складларда күпме соң безнең запас? Берәү дә өзеп әйтә алмады. — Яхшы сакланамы? Арм-ия саклыймы? Ике кулын ике ботына таянып утырып торган матрос, куллары белән тез башына этенеп, кинәт урыныннан торды, билендәге бомбалары шыңгырдап куйды.— Миңа кушыгыз, — диде ул Якупка карап. — Складлардагы ашлыкны мин иртәгә үк баржалар белән озаттыра башлыйм. Безнең монда иген өелеп торган чакта, пролетариат туганнарыбыз ач ятарга тиеш түгел. Аның болай авыр эшне үзе сорап алуы Якупка ошады. — Анысы иртәгә үк булдыра алмассың. Озакламый Казаннан баржалар төшәр, мин сөйләшеп кайттым. — Ә ник төшкәнне көтеп ятарга? Матросның бу җавабыннан соң, Якуп аңа бөтенләй икенче күз белән карады: әнә нинди егет икән ул! Азык комиссары итеп куярга кирәк булыр үзен. Тик менә билендәге бомбаларны бераз киметкәндә яхшы булмас идеме икән, югыйсә үз бомбаларында үзе үк шартлап куюы бар. Якуп аңа шулай диде һәм: — Ә син революция өчен кирәк кеше,—дип өстәде. Федюшкин мактаганны ярата иде, бу сүзләр күңеленә бик хуш килде. Бу авыр эшне башкарганда үзенә аерым мандат һәм власть бирелер дип өмет итүен әйтте. — Юкса су юлындагы контрларны тыңлатып булмас, — диде. Инде соң булганга күрә, бүгенгә таралышасы иттеләр. Хәерле йокы теләп, һәркайсы үз ягына чыгып киткәннән соң, Якуп, идән уртасында туктап, һич кирәге булмаган нәрсәләр белән тулы бүлмәсенә күз йөртте. Барып кәнәфинең яшел плюшен капшап карады, утыргач кеше чумып китә торган йомшак урындыкларга утырып-утырып бакты, көзге алдында басып торды, аннары башын чайкап, әкрен генә көлеп җибәрде. Музей! Итекләрен салганда, утырырга уңайлы урындык таба алмагач, туп-туры идәнгә утырып салырга тотынды. Ак мендәрләре тау-тау булып кабарып торган кроватька ятасы килмәде, чирканды: әллә кемнәр аунаган урын... Диванга гына ятып йокларга булды. Ләкин яңа җирдә тиз генә йоклап ичитә алмады. Балкон тәрәзәләренә шыбыр-шыбыр яңгыр ява иде. Диванның кайсыдыр пружинасы кабыргага төртеп тора. Баш асты түбән, каты. Теләсә-теләмәсә дә, теге мендәрләрнең берсен алып салырга туры килде, «йөрәкле кеше күренә,— дип, матрос турында уйлап алды, — яшьләргә хас кайбер чатлы- ботлы яклары бар икән, тормыш бик тиз шомартыр. Кайсыбызда юк иде андый гына кимчелекләр?» Якуп торып балкон ишеген ачты. Яңгыр тамчылары ябышып торган тәрәзә пыяласы аша шәһәрнең саргылт утлары күренә иде. Ниндидер чыбык урындыкларга абынып, Якуп балкон эченнән бара башлады. Шәһәрнең зуррак өлеше уң якта булганга, монда утлар күбрәк иде. «Багана башындагы фонарларны алдырырга туры килер, дип уйлады Якуп, — урамнар караңгы булса булыр, өй эчләре яктырак булсын. Барлык буржуй калдыкларының өйләрендә электр чыбыкларын кистерербез, бераз караңгыда яшәп карасыннар». Ул бер урындыкны капшап тапты да утырды. Аягының сум ите бо- рыпборып сызлый иде. Иелеп, аягын угалап куйды... Әгәр моннан бер- ике генә ел элек: «Якуп, син бөтен бер өязгә баш булачак», — дисәләр, ул көләр генә иде. Ә менә бүген ул, бер дә сәерсенмичә, Т. өязенең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланып утыра. Революция Россиянең астын-өскә актарып атты. Шәһәрләрдә, аңылларда яңа шатлык, яңа бәхет белән бергә яңа фетнәләр туа. Берәүләр,әле генә дөньяга килеп, кабык бишектә ятса, икенчеләр кабер якасында үлем белән тартышалар. Үлүчеләргә тизрәк үлеп китәргә булышырга .кирәк, ә инде яңа туып, бишектә кычкырып ятучыны колагыннан тартып үстерергә кирәк. Икесе дә ансат эш түгел: кабер якасында торса да, тегесенең үләсе килми, ул тормышка чытырдап ябышкан, сәламәт кешеләрне дә үзе белән кабергә өстерәргә маташа. Ул үзенең агулы сулышы белән дөнья ны агулый. Иц фаҗигалесе шул: бишектәге сабый үзенә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен аңлап бетерми, уенчык урынына елан бирсәләр, шуңа да ике куллап сузыла... Ләкин ул, әкияттә сөйләнә торган бала кебек, ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә... Инде ул бишегенә сыймый башлады. Дошманнар сузган еланны ул бишектә килеш үк буып үтерер. Якуп моңа ышана. Барлык җирдә кешеләр төн йокламый уйланалар: берәүләрнең уйлары авыр, куркынычлы; икенчеләренең куанычлы, якты, өметле... Берәүләргә югалган маллары йокы бирми, икенчеләрдә мал кайгысы түгел: аларның кулларыннан власть киткән, шул җаннарын кимерә... Әченчеләрендә мал кайгысы да, власть кайгысы да юк: аларның бөтен малы да, әниләре сөйләгән әкияттәге шикелле, берсе кешенеке, берсе күршенеке. Алар бүген авылдагы каты тартышның алдынгы сафларында баралар. Андыйлар да бүген йөклый алмый, көтмәгәндә генә өй артыннан ялкын күтәрелеп чыгуы, яисә тәрәзәсеннән пуля очып керүе мөмкин... Пулядан да бигрәк, ышанып ияргән кешеләрнең ышанычларын аклык алырмынмы, диңгез яндырырга вәгъдә итүче песнәк хәленә төшмәмме дигән пошаманлы уй борчый... Бүген, җиңеп алга чапканда, үз ишләре барысы да аның тирәсенә тупланган, аны көрәшкә дәртләндерәләр, иртәгә карыйсың, урамнарда дошман мылтыгы шарт-шорт итә башлагач, ул үзенең наганы һәм вөҗданы белән бер ялгызы дошман каршында басып калган: иптәшләре капка ярыкларыннан гына карап торалар... Андый хәлләр булмадымыни? Бу да йокыларны качыра... Бүгенге төндә пошынып ятучы тагын бер кеше бар. Якуп белә: ул да йоклый алмыйдыр. Арыган һәм яраланган бу кеше һәм аның партиясе соңгы бер ел эчендә коточкыч авыр йөкләрне үз җилкәсендә күтәреп барды. Йөктән тыш ул әле агулы пулялар да татырга тиеш булган икән. Лоюкартларның канлы кулы бу кешегә төртеп күрсәтеп: «Атыгыз!»— диде, һәм әле кичә генә Россия арбасының дилбегәсен тотып барырга дәгъва иткән, үзен шул эшкә булдыклы җитди партия дип танытырга тырышкан социал хыянәтчеләр партиясе, Локкартларның бу өстерәүләрен ишеткәч, һау-һаулап, койрык күтәреп чапты, һәм менә агулы пулялар безнең Ленинны түшәккә салды. Әйе, бүген ул да йоклый алмыйдыр, яралары сызлаудан бигрәк, үзе артыннан барган миллионнарның язмышы өчен борчылганга күзләренә йокы - кермидер... Россияне чолгаган янгын шәүләсе, күкләргә ашкан канлы кызыл шәүлә, аның тәрәзәсендә чагылып, тыныч кына авырырга ирек бирмидер... Кызыл Армиядәге энтузиазмны күреп кайткан Якуп шушы каты янгында кемнәрнең янып бетәчәген, кемнәрнең, уттан чыккан тимер кебек, тагын да чыныгарак төшәчәген бик яхшы белә... Шушы янгында чәчрәгән кисәү башлары иң башлап Германия түбәсенә төшсә кирәк, очкын чәчрәгәнне көтеп торган материал Германиядә аеруча күп... Аның урамнарында хәзер грандиоз демонстрацияләр кайный, пролетариат үзенә кояш астыннан урын дәгъва итә... Якупның Германиягә ышанычы зур... Кем белә, озакламый, бәлки, Эльба белән Идел сулары өстендә бер үк кызыл байраклар җилферди башлар... Ә инде герман халкы да, Россия ^алкы шикелле, кызыл байрак астына килеп керсә, аларның икесенә каршы кул күтәрергә Европада кемнең йөрәге җитәр иде икән? Ул вакытта Лохкартларың кая китәчәк тә Вильсоннарың кая качачак! Ә Германиядә революция булмый калмас, булмый калмас... Якуп, шәһәрнең сары утларына карап, һаман утырды да утырды...

(Дәвамы бар)