Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИКА

* * * Яңа көнөм инде'туып килә, — Төн артында —таңның сиртмәсе; Өмет тулы күзләр карый аңа, Ул бит безне ерак илтәсе. Ул бит безне эстафета кебек Илтеп куя тагын бер көнгә... Часовойлар постын алышкандай, Алышына көннәр... Беркем дә Туктаталмый еллар агышын... Кояш яна. Утыз елны кичеп, Киләчәккә китеп барышым... Үткәннәрдә түгел, туар көндә Ишетелсен иде тавышым. * * # бураннарны, сагынуларны кичеп, Җиргә җәелеп язлар килгәндә, Күкри таулар яшерен сөю белән, Җир җылысы йөгерә имәнгә... Бөреләре ачыла сиртмәләрдә, Үрли-үрли кояш юлына. Кышны җиңеп күтәрелә язлар, Яшел байрак тотып кулына. Кояшны таң кыен тудыра бугай — Мендәр төсле болыт кызара... Бастионны сафлар алган кебек, Яшь үләннәр таңда боз^яра. ^әхет сине онытмасын — Яратсын. Тик сөйгәнең чәчең үрсен, Таратсын... Килде-кнтте мәхәббәтен Килмәсен. Булыр-булмас ярлар кулын Бирмәсен. Сүнәр-сүнмәс ут пыскыса Еракта, Юкка өметең дөрләмәсен Йөрәктә. Килер бер ут, сабыр итче, — Яндырыр; Мәхәббәтнең татлы яшен Тамдырыр... Тулыр-тулмас кайтса кайтыр Чиләгең,— Мөлдерәмә шатлык булсын йөрәгең. ӘТКӘЕМ, ДУСТЫМ Угырып өстәл артына, Ядкәрең барлыйм синең. Еллар узудан саргайган Рәсемеңә карыйм синең. Гаҗәп бу: сине бар иткән, Тормышка биргән кешең Битараф инде мәнгегә, Уйламый синең өчен. Беләм мин: гадәт буенча, Басуда кыргый чәчәк Алмашка орлык тудыра, Кара көзгәчә яшәп. Аннан ул җилләр иркендә Туфракка ипләп төшә. Пышылдый гүя орлыкка: «Алмашым булып яшә...» Кем белгән, шытармы соң ул, Нинди туфракта ята: Яисә кысыр була ул, Я зәгыйфь чәчәк ата. Яисә орлык биреп тә, Орлыгы тапмый урый: Куылып төрле җилләрдә, Табалмый яшәү кырын... Син дә бит мине, ышанып, Тормышка биргән идең. Миңа матур исем эзләп, Кырларда йөргән идең... ф ^йе! Мин тудым... Дөресе — Тормышка бастым, бугай. Күземне ачып, өр-яңа Бер дөнья ачтым, бугай. 104 Барысын да кем хәстәрләгән: Мин туасымны белеп, Күлләрен куйган җылытып, Кояшын кунган элеп. t Тигезләп салган төсләрне, Агын да, карасын да; Айлары тора килешеп йолдызлар арасында... Тормыш бу! Монда тынышмый Караңгысы, яктысы; Бер савытка һич сыешмый Ачысы һәм татлысы... Әткәй, шушы зур дөньяда Ялгышсам, бу — чынчыны: Ялгыштым тик, килештереп Татлы белән ачыны... Шелтәләп, еллар ^артыннан Ни әйтсәң дә хаклысың. Багышлыйм синең исемгә Көннәремнең яктысын. $ * * Еллар узудан саргайган Рәсемеңә карыйм синең. Ил төзүчеләр сафында Тавышыңны таныйм синең. Исемеңне йөрдем кабатлап Тауларда, елгасында, Яңгырлар белән шаулаган Үзәннәр уртасында. Булмадың үзең дәшәргә Мүкәләп елаганда. Ник соң дәшәм, юксынам мин, Ир уртасы булганда? Зурмы, әллә кечкенәме — Каршыңда синең улың; Әллә киңме, я бик тармы — Чирек гасырлык юлым. Ул юлым сине югалткан Сугышлар аша үтә... Чирек гасыр тәпиләгән Малаең дөнья көтә! Узганда еллар каршына, Ялкынлый бара хисем; һаман да киңрәк ачыла «Коммунист» дигән исем