Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ЯЗМАЛАР

КИЛДЕ ҖЫРЛАР... //өрәкләрне тәрҗемә ит, телем, Илчесе бул якты фикернең! Кавказ тавын, Якут ягы жилен Күз алдыма бүген китердең. Ә иртәгә мине ерактагы Дунай буйларына алып бар, — Кыскарсыннар юлның ераклары, Очрашсыннар җырда халыклар! Кыргызларда инде булганым бар, Төрекмән белән инде серләштем... Бергә атлап шигырь юлларыннан Куба белән Казан берләшсен. йөрәк сүзен, матур көлүләрне... — Җыр китерә барын-барчасын. Нинди рәхәт күреп йдрүләре Планетаның рухи бакчасын! Рус теле бар — һәммә телгә ачкыч: Җанга сеңдер шуның тылсымын. Дөнья гизеп күпме илләр ачтык! һәммәсеннән килде җыр шуның. Килде җырлар — Идел шавысыман Яңгырадылар Тукай телендә. Дуслар, дуслар! Әле шаулыйсы бар Сезнең җырның бик күп күңелдә. БҮЛӘК АЛДЫМ ^үләк алдым мари дустымнан: Яна китап миңа җибәргән! Килде шаулап яшел дулкыннар, Сәлам килде җиләс җилләрдән. Килде көзен бергә тыпырдап Бер идәндә биегән тавышлар. 64 Бер табында гүя чөкердәп Утырабыз дуслар-танышлар. Хуш исләре килде күкләрне Бораулаган аксыл төтеннең. Зәңгәрләрме әлле күкләрме? — Чәчәкләрен күзлим җитеннең. Йөрәк аша, тагын яңарып, Сузылдылар урман юллары. Килде гүя алсу таңнарның Җемелдек һәм уйнак нурлары. Кулым тиде ап-ак шомыртка, Чыршыларны сөеп сыйпадым. Әйтә алар гүя: — Онытма, Бер килеп чык безгә, — ди, — тагын. Килде уйнап кышкы бураннар, Агач өйгә барып кердем мин. Иркен мәйдан, туры урамнар... —• Йошкар-Ола төнен күрдем мин. Тулды гүя минем өемә Сагыз исе аңкып нараттан. Күңел җырлый, күңел сөенә, Шулай бит ул дусны яратсаң! ТӨНГЕ КАЗАН Л*итап булып күренә Казан өсте: Якты, бер юл — озын һәр урам, һәр юлына нидер язган төсле — Утларына карап аерам. йортлар охшаш — һич тә аера алмыйм: Әйтерсең лә утлы кәрәзләр. Тик берсенең якты серен аңлыйм: •'Балкый анда таныш тәрәзәм! Адым саен күренә биек кран— Күренә сыны, күренә йөреше. Күктән йолдыз чүпли диеп торам Мин аларны шулай тырышып... Юк, юк! Алар йолдыз итеп өскә Күтәрәләр төзелеш утларын. Туа, Казан, бигрәк матур төскә Төренеп төнлә синең йортларың. ДОКТОРГА ҖАВАП Газаплама, доктор, тәнне тишеп, Кирәк түгел ачы дарулар. Дәвам минем — кайнар, ямьле гыйшык, Дәвам минем — эштә арулар. 5. .с. ә.- № 6 65 Газаплама эзләп яңаларын, Яну чире — минем канымда. Бер дәва бар җирдә аңа бары: Булу кирәк дуслар янында. Телим — җил бар, телим — кары ява... Ышанмыйм мин бүтән чарага. — Тик зур тормыш һавалары дәва Зур сугыштан калган ярага. МИНЕМ ЙОЛДЫЗ Дару исе. Тынлык. Больница... Юк, зарланмыйм эшем юкка мин! Тәрәзәдән күзем алмыйча Карап ятам аяз күккә мин. Шунда балкый минем шатлыгым — Шуннан күренә көн дә бер йолдыз. Шуңа дәшә күңел атлыгып: — Минем янга, әйдә, кер, йолдыз! Күрәм сине ерак-ерактан Очкын сипкән якты күз итеп; Нурларыңны салам йөрәккә Шул күз әйткән татлы сүз итеп. Сулышымны иркен итәсең, Син ул, син ул — м-инем иркәм син! Күренәсең дә ләкин китәсең... Ник сүнәсең икән иртән син? Сыйпар идем кайнар йөзеңне, Төшмәс идең йомшак учымнан. Үзем шулай чакырам үзеңне, Үзем шулай сиңа очынам. Әйтим инде әйткәч барсын да: Тиң булсаң син минем йолдызга,— Җемелдәргә тиеш каршымда Тик төннәрен түгел, көндез дә! ҖИЛЛӘР иссә Җыр /<Хылы яктан җилләр иссәләр, Мин аларны якын итәрмен. Сәламеңне алып килсәләр, Мин аларны сагынып көтәрмен. Җылы яктан җилләр иссәләр, Мин тәрәзә ачып куярмын. Сагынмый ул, кайтмый, дисәләр, Мин аларны кире куармын. ХАТ ЯЗМАСАМ... -^ат язмасам — тиргәү кирәк түгел, Кирәк түгел озын вәгазь дә: Синең утта яна йөрәк бүген! Төреп булмый утны кәгазьгә. ИКЕ ЙӨРӘК Һәр адымда, һәрбер урында Уйлый күңелем синең турыңда. Якты йөзең, горур башыңны, Ике күзең — ике яшенне; Юлларымда калган эзеңне, Дөресен һәм ялган сүзеңне; Көттергән һәм көткән чагыңны, Син күңелле иткән табынны — Барын-барын бергә уйлыйм мин, Тирән суны гүя буйлыйм мин; Әйе, дәрья —безнең үткәннәр... Ике йөрәк бергә типкәннәр. Пар көймә без — бергә йөзгәнбез, Күпне күреп, күпкә түзгәнбез. Берсен берсе кайчак елатып, Ләкин һәрчак назлы юатып; Берсен берсе кайчак яралап, Ләкин һәрчак уттан аралап — Ике йөрәк бергә типкәннәр. Зур дәрья ул — безнең үткәннәр. Карлар яуган, җирләр кипкәннәр, Пуля очкан, әләк сипкәннәр; Күкләр күкрәп яшен яшьнәгән... Ә без һаман бергә яшәгән. Ә без һаман бергә калганбыз, Берүк хисне җырга салганбыз, һәр адымда, һәрбер урында Уйлыйм шуңа синең турыңда. Ерак, димә, безнең аралар, Ике йөрәк — һаман пар алар! Эзләгәндә һаман табылып, һаман очып — канат кагынып; Зур кояшка бергә табынып, Зәңгәр күкне бергә ябынып; Бер-берсённән һаман кабынып, Тибә алар һаман сагынып!