Логотип Казан Утлары
Очерк

КАЙТУ

Буровойга җитәрәк, мастер Гыйматдиновның күңеленә хәтәр бер шом төште. Ни өчендер скважинада гадәттәге тонык гөрелте ишетелми, һәрвакыт хәрәкәттә булган тали блогы ярты юлда туктап калган да, эш сорагандай, вышка уртасында әкрен генә чайкалып тора иде. «Авария ясаганнар» дигән фикер яшен тизлеге белән аның башыннан узды, тәннәрен чымырдатып үтте. Житмәсә кичә контораның өлкән инженеры Ильясов килеп, автомат чөйләр белән эшләмәскә кушып киткән иде. Имеш, кайдадыр шул чөйләр аркасында аварияләр булгалаган. Кайда булган, ничек булган — инженер ул хакта аңлатып тормады, мастерда мең төрле сораулар калдырып, машинасына утырды да китте дә барды. Күтәргәндә-төшергәндә торбаларны бик әйбәт тотып тора торган бу чөйләргә бораулаучылар күнегергә өлгергәннәр иде инде. Мастерның даяңа техникадан аерыласы килмәде. «Әйдә,—дип уйлады ул, — азмыни дөньяда төрле хәлләр, һәркайда да ватылырга димәгәннәр». Өенә кайткач та әлеге чөйләр күңелне гел әрнетеп, борчып торды. — Әгәр дә шулар аркасында берәр хәл чыга калса — беттен, Вәли, — дип уйланды мастер, йокларга яткач. Хәтта төшенә кереп азаплады ул чөйләр. Озын тешле, ямьсез һәм тере булып күренде алар, аякланып, төне буе Вәлине куып йөрделәр... Сөзәк тауны төшкәч, автобус Миңлебайга килеп керде һәм, шома асфальт юлны калдырып, кисәк кенә уңга — авыл читендәге 3102 нче буровойга борылды. Вышка күренгәннән бирле аннан күзен алмый килгән Гыйматдиновның эш урынына якынлашкан саен борчылуы арта барды. Машина туктарга да өлгермәде, аның ишегеннән иң беренче булып мастер атылып чыкты һәм кызу-кызу буровойга таба атлады. — Нәрсә булды? — дип сорады ул, күперчеккә җитәр-җитмәс үк, бораулаучы Трошнхиннан. — Әнә, каһәр суккан чөй... Инструмент забойда кысылып калды... Биектә, ак болытлар күпереп торган күктә, моңсу гына каңгылдашып торналар очып үтте Вәли, өеп куйган бораулау торбаларына кырын яткан килеш, папиросын суырды һәм кошлар күздән югалганчы һавага карап торды. Б 127 Менә Вәлинең күзләре һавадан җиргә төште, каршыдагы урманга, алда җәелеп яткан киң басуларга күчте. Көз үзенекен иткән, үләннәрне киптергән, урманда яфракларны саргайткан иде. Кыр буена бөтерелеп йөргән җилләр, урманга кереп, агач яфракларын туздырып уйныйлар, сары яфракларны Вәли эшләгән җиргә — буровой мәйданчыгына кадәр алып киләләр. Әнә берсе Вәлинең тез өстенә килеп кунды. Күктә тагын торналар торкылдавы ишетелде, Вәли тагын башын күтәрде. Тигез өчпочмак булып көньякка таба очып барган кошлар Вәлинең күңелен тагын да җирсетеп җибәрде, ни өчендер балачакта җырланган җыр хәтеренә килде. Китә казлар, китә казлар, Китә казлар Донбасска; Мин дә уйлап торам әле Шул казлардан калмаска. Вәли кошлар кереп югалган офыктагы мамык болытларга текәлеп тордыторды да:. — Әллә миңа да шул якларга китәргәме? — дип пышылдап куйды. Аннан, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын, шулар белән көн буе мәш килеп йөргән хатыны Рафигасын исенә төшергәч, бу уйларыннан бик тиз кайтты. «Җылыданҗылыны гына эзләп йөрергә без күчмә кош түгел.» Буровой мәйданчыгына шәһәрнең ремонт мастерскоеннан торбалар һәм инструментлар китерделәр. Вәли папиросын суырып бетерде дә төпчеген үзе утырган торбага каты итеп кысты һәм урыныннан тордь’1. Ул хәзер торбаларны кабул итеп алырга, аларны санап, комплектлап буровойларга озатырга тиеш. Гыйматдиновның үзе әйтмешли, штрафной батальондагы «яңа профессиясе» әнә шул иде инде. Ни әйтсәң дә, гомер уздырырга, үз-үзеңне онытып торырга ярый торган һөнәр. Әмма инде кич җитсә, вахталар буровойдан кайта башласа, Вәлинең йөрәге әрни, аның кабат шул бораулаучылар арасында буласы, шулар белән электәгечә арып-талчыгып, ләкин шат күңел белән, төрле мәзәкләр сөйләшеп, автобуста кайтасы килә башлый иде. Тик Вәли хәзер бүтән кешеләр белән икенче автобуста кайтырга мәҗбүр. Менә хәзер дә ул иң арттагы урыннарның берсенә барып утырды да ятим бала кебек сөйләшмичә, көлмичә,' әңгәмәгә кушылмыйча үз алдына уйланып кайтты. Өенә дә Вәли ул көнне изелгән һәм боек хәлдә кайтып керде. Соңгы көннәрдә иренең кичерешләрен яхшы белгәнлектән, Рафига башка вакытлардагы кебек эш, юл хәлләрен сорашып тормады, ашыга-ашыга табын әзерләргә кереште. Тик Вәли аңа игътибар итмәде, юынып керде дә туп-туры диванга барып ятты. — Я, юкка хәсрәтләнмә, — диде шелтәле тавыш белән хатыны,— кулыңаягың гарип түгел, баш исән булса, эшләрбез дә ашарбыз. Вәли, урыныннан, кузгалып, берничә секундлар Рафигага карап торды. — Хикмәт андамыни, Рафига! — Вәли әкрен генә торып утырды, табынга килде. — Эшләп ашавын барыбыз да эшләп ашыйбыз аны.. Тик... нинди эштә эшлисең... күңелеңә ятамы ул, юкмы — менә хикмәт нәрсәдә... Вәлинең буровойлар, аларның мавыктыргыч, күңелне үзенә тартып тора торган яклары турында хатынына бцк бирелеп сөйлисе килә иде. Әмма аңлыймы соң аларны буровойда булмаган, бораулауның тәмен татып карамаган кеше! Тормоз рычагын тотып вахтага басмаган, девон тирәнлегендә борауның үкереп әйләнүен, нефть катламы ачылыр алдыннан булган дулкынландыргыч минутларны үзендә тоймаган кеше теләсә нинди эшне бертөрле итеп күз алдына китерергә мөмкин... Вәли тирән итеп көрсенде дә ризыкка үрелде. 128 Буровойның нәрсә икәнен белми, ә үзе 1949 елдан бирле бораулаучы Вәли белән тора? Буровойны якыннан белмәсә дә, Вәлине күптән белә Рафига. 1949 елдан бирле аның белән бергә тора ул. Аңа хәтле дә азрак белә иде ул Вәлине. Рафига Шөгер район китапханәсендә эшли иде. Ә яшел гимнастерка, яшел чалбар кигән бер егет көн саен диярлек китапханәгә килә, китап ала да укып утыра. Лә.кин яшь кыз тузгып торган кара бөдрә чәчле бу егетнең китап астыннан вакыт-вакыт үзенә төбәлгән үткен соры күзләрен сизми иде. Тик кайчагында гына аларның күзләре бер генә секундка очрашып ала иде. Бу әле «мәхәббәт түгел. Гомумән, китапханә эшчеләре үзләренең актив укучыларын хөрмәт итүчән булалар — шул гына иде. Шушы хәлдә көннәр, айлар үтте. Егет һаман китапханәгә килә, китап алып, көндәгечә уку залына кереп утыра, гадәттәгечә, икесенең күзләре сирәк булса да очрашып алалар, һәм бу очрашудан оялып, шунда ук яшеренәләр. Инде бик күрергә теләсә дә Рафига егеткә карамый — ул нәрсәдер сизенеп күзләр очрашудан курка башлаган иде. Вәли вахтада булып, китапханәгә килмәгән көннәрне Рафига аны юксынып йөри, нигәдер, үзе дә белми, нәрсәдәндер, сулкылдап-сулкыл- дап йөрәге әрни башлый иде. Әнә теге, Вәли һәр көнне утырып китап укыган өстәл почмагы аңа әллә ничек якын булып күренә һәм инде Рафига анда башка кешенең утыруын да теләми башлаган иде. — Нәрсә булды миңа?.. Яшь кызның йөрәгендә һаман саен ут дөрләтеп көн артыннан көн үтте, яз килде, җәй, сабан туе вакытлары җитте. Инде иртәгә Шөгердә дә сабантуе булачак. Кешеләр урамнарда мәш килеп бәйрәмгә әзерләнеп йөри, ә егет, һичнәрсәгә игътибар итмәгән төсле, берүзе китапханәдә китап укып утыра. Бераздан ул, кисәк кенә китабын ябып куйды да, аны Рафигага сузды. — Мә, Рафига, ал! Егет китап түгел, Рафигага үзенең йөрәген биргән икән. Китап эченнән аның өчен мәңге онытылмас, мәңге кадерле булган бер язу — егетнең бергә булу турындагы тәкъдиме килеп чыкты... Менә атларга атланып сабантуе бүләге җыярга чыккан үсмерләр яшь кияү белән яшь киленнән яулык сорап килделәр. Тик Рафиганың бүләге әзерләнмәгән иде... Бигрәк абайламый калды шул... Шул көннән бирле Рафига — бораулаучы хатыны. Бу еллар бөтен авырлыклары, мәшәкатьләре һәм шатлыклары белән Рафиганың күз алдында. Вәли заманында буровой эшчесе иде. Эштән арып, талчыгып, пычранып кайтты. Аннан, верховой булып, вышка башларына күтәрелде. Өстә, -көне буе «кош оясы»нда, суыкта, җилдә, буранда торып битләре өшеп, иреннәре ярылып кайта иде. Тырышты, булсын дип эшләде, һәркайда хөрмәт иттеләр үзен. Ә шунда төне буе диярлек йокламыйча, аның өчен кайгырып, пешергән ашларын кат-кат җылытып көткән Вәлинең хатыны Рафига турында берәрсе ичмасам уйлады микән? Вахтадан кайта алмый калган көннәрдә, яшь баласын өйдә калдырып, иренә җылы аш илтүче Рафига түгел идемени соң? Алдынгы бораулаучы буларак, Вәлине берничә елдан соң Богрыслан шәһәренә бораулаучы кадрлар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Ул аннан бораулау мастеры исеме алып, җитмәсә, мәче мыеклары төсле тырпаеп торган кап-кара мыеклар үстереп кайтты. — Бигрәк килбәтсез, яныма да китермим, кырып ташла!—дип каршы алды аны Рафига. Хәзер инде бораулау коиторасыидагылар да аңа электәгечә Вәли дип түгел, Вәли Гәрәевич дип йөри башладылар. Ә Рафига өчен Вәли һаман Вәли булып калды, ай-ваена карамыйча, Рафига аны мыекларын кырып ташларга мәҗбүр итте. Семья җылысы, тату яшәү һәм ике кыз баласының күгәрченнәр кебек гөрләшеп йөрүләре бораулаудагы төрле уңышсызлыклары һәм девон капризлары аркасында булып алган күңелсезлекләрне, ничектер, оныттыра иде. Ике елдан мастер Вәли Гыйматдиновны яңадан укырга, бу юлы инде Әлмәткә, техник белемнәрне күтәрү курсларына озаттылар. Алты ай укып, «девон гыйлемен» шактый арттырып кайтканнан соң, мастер Гыйматдинов бораулауда бер-бер артлы рекордлар бирә башлады. Аның бригадасы 1955— 1956 елларда трест буенча гына түгел, республика буенча да шаулады. Бу баш әйләндергеч елларны да әле Рафига яхшы хәтерли. Җыелышларда да, киңәшмәләрдә дә, газеталарда, радиоларда да Вәли Гыйматдинов телдән төшмәде. Бүләк артыннан бүләк, премия артыннан премиясе килеп кенә торды. Шуннан соң аны кинәт буровойдан очырдылар. Бүгенге кебек, анда да эшеннән алынуны бик авыр кичерде ул. Ике-өч ел буровой мәйданчыгында торбалар санап йөргәннән соң гына яңадан үз эшенә куйдылар, һәм менә тагын... «Нинди генә тайгалак юлга эләкте икән?» — дип уйланды Рафига, ләкин иренең өч ел эчендә ике тапкыр мастерлыктан алынуының сәбәбен ул ничек тә юрый алмый йде. Вәлидән сорасаң — җавап бер генә: «Эшләмәгән кеше генә ялгышмый». Бүген Рафига Вәлинең күңелен табу өчен кинога билет алып куйган иде. Баядан бирле әйтергә йөреп тә, әйтергә һаман кыймый торды, һәм ире тамак туйдырып, уры-ныннан торып киткәндә, ул аны исенә төшергән i булды: — Ә, Вәли, онытып җибәрә язганмын. Бүген клубта бик яхшы картина күрсәтәләр. — Сии бар, Рафига. — Бар дип... Әйдә инде... Мин билет алып куйдым. Бармас өчен Вәли мең сәбәп тапты: — Иртәгә бик нртә торасы бар, әйеме. Аннан, эш тә бик авыр... Гомумән, син мйне йоклатып калдыра күрмә инде... Вәли, урымыннан торып, әкрен генә йокы бүлмәсенә кереп китте... Буровой мәйданы көндәгечә ыгы-зыгы эчендә. Машиналар берөзлексез иске торбаларны, инструментларны алып китәләр, алар урынына ремонттан чыкканнары һәм яңалары килә. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә кычкырып сөйләшүче, бер генә минут көтсә дә дөнья бетереп aiKbipa торган шоферлар Гыйматдиновка чак кына туктап торырга да ирек бирмиләр: — Әй, мастер, бу әкәм-төкәмнәрегезне кая бушатырга? — Балчык килде, балчык! Кайсы буровойга? — Торбаларны Королевка илтергәме? Гыйматдинов буровой мәйданының бер башыннан икенче башына чаба, ул да булмый, өстен чишенеп ташлый һәм йөкне бушатырга керешә. Шул торбаларны һәм инструментларны әвеш-тәвеш китерә торгач, көн үтә дә китә. Иртән башланган өр-яңа блокнот та кичкә таба инде төрле саннар, билгеләр белән тула — аларны тануы да кыен. Аның каравы яхшы гына эш эшләнә: 1 контораның бер генә буровое да тор- ба-мазар, балчык көтеп туктап тормый. Мастер булып эшләгән чагында Гыйматдинов шушы буровой мәйданчыгындагы кешеләрнең борыла алмауларына җен ачуы чыга иде. Я балчык вакытында килми, я торбасыз утырасың. «Эх, шулар урынында үзем булсам!» — дип, теш кыскан көннәрен искә төшереп эшли хәзер Вәли. «Штрафной батальон» дип кимсетеп әйтелгән бораулау мәйданчыгын Гыйматдинов яңадан үз итә башлаган иде инде. «Ни өчен начальство барлык гаепле кешене монда җибәрә?»— дип уйлаштыргалый Вәли кайчагында.—Үзләре «тәэминат —иң 9. .с. ә.- № 6. 129 130 мөһиме» дип сөйләнергә яраталар... Бирегә иң уңган, иң яхшы кадрларны тупларга кирәк иде югыйсә». Шул вахта кайтулары булмаса, бәлки Гыйматдинов элекке эшен бөтенләй хәтереннән чыгарып ташларга да күп сорамас иде. Әмма кемнәрнедер утырту өчен буровой мәйданчыгына туктаган автобусларда элек аның белән бергә эшләгән иптәшләре очрый һәм иң беренче сүз Вәлинең күңелен вәсвәсәләндерүдән башлана: — Сине юкка гына алдылар, туган, яңа мастер да әллә кем түгел. — Аның белән бер дә борчак пешми. Сине сагынабыз. — Каз биреп, үрдәк алдык. Авариядән баш чыкмый. Вәли мондый чакларда уңайга да, кирегә дә җавап бирми —көлә генә. Начармы-яхшымы, үз урыныңа кергән кешенең гайбәтен чәйнәү егетлек түгел. Бораулаучылар теләсә нәрсә дисеннәр — аларның эше. Иптәшләре киткәч исә, Гыйматдинов, теләсә-теләмәсә дә, үз бригадасының язмышы турында уйламый булдыра алмый. Әйе, яшь, тәҗрибәсез, сәләтсез кешене куйдылар аның буровоена. Егетләр кызганыч... Ильясов урынына конторага өлкән инженер булып килгән Варис Кәримов, үзенең иң беренче эше итеп, буровойларны әйләнеп, кешеләр белән танышып кайтты. Аннан, буровой мәйданчыгына килеп, озаклап торба өемнәре янында, склад тирәләрендә йөрде. Бүген Варис Харисовичның биредә күренүе Гыйматднновның күңелен җилкендереп җибәрде. Вәли аның үзе янына килүен, электәгечә ягымлы итеп сөйләшүен тели иде. Менә хәзер ике ел тула инде — Гыйматдиновның контора җитәкчеләре белән бер авыз җылы 'сүз сөйләшкәне юк. Гыйматдинов бу инженерны күптәннән белә. Институтны тәмамлап килгәч, ул бу конторада участок начальнигы, аннан диспетчер хезмәте начальнигы булып шактый эшләде. Шуннан аны трест аппаратына алдылар. Яшь инженерның анда китүенә кызганыч белдерүчеләр аз булмады. «Бездә яхшы кеше тормый», — дип сөйләнделәр бораулаучылар. Алар фикеренә Вәли дә кушыла иде. Чөнки Кәримовның Вәли өчен файдасы аз тимәде... 1955 елның көзендә Азнакай районы чигендә буровойда эшләгәндә Вәли аның белән якыннан танышты. Инженер, яшь булса да, Гыйматдиновка акыллы-акыллы киңәшләр бирә, бораулауда аның ялгышларын төзәтә иде. Шунда беренче мәртәбә балчык измәсеннән скважинаны су белән бораулауга күчтеләр. Диспетчер хезмәте начальнигы Кәримов монда да үзенең белемен, тәҗрибәсен кызганмады, һәрвакыт киңәшен биреп торды. 1084 нче скважинаны салганда, Гыйматдиновны эшеннән алдылар. Үпкәләп, бернинди машинага утырмыйча, асфальт юл буенча җәяүләп шәһәргә кайтып китте Вәли. Бераздан аны инженерның машинасы куып җитте. — Нишләп болай? Кая? — дип сорады Кәримов бер-бер артлы. — Шулай инде, буровойдан кудылар, — дип җавап бирде Гыйматдинов, башын аска иеп. — Кем? — дип гаҗәпләнеп сорады Кәримов, бернәрсә дә төшенмичә. — Директор,—диде дә Вәли китеп барды. Кәримов аны куып җитеп үзенең машинасына утыртты һәм бу хәл турында юл буе сорашып кайтты. Скважинага геофизик тикшерүләр ясаган вакытта участок начальнигы Лаптевның бригададан эшчеләрне алып икенче буровойга озатуын, шуның өчен нык кына ачуланышуын, шуннан директор килеп буровойдан куып җибәрүен сөйләде Вәли. — Бары шул гынамы?—дип сорады Кәримов. — Мин начальникка ямьсез сүзләр әйттем... 131 — Монысын шәп эшләмәгәнсең... Алай кызарга ярамас иде... — дип, үкенеч белдерде инженер. — Дөрес, син мастер, буровойга хуҗа, эш өчен дә, кешеләр өчен дә җавап бирәсең. Ә бит Лаптев бөтен участок өчен җавап бирә! Шуннан соң Гыйматдннов ярты ел «штрафной батальон»да йөрде. Беркөнне Вәлинең квартирасына машина килде. Кәримов «ангыоы» иде бу. Вәлине инженер, ай-ваена карамыйча, конторага алып китте һәм Вәли шул көнне яңадан мастер булып кайтты. Торбалар, инструментлар һәм буровой өчен башка кирәк-яраклар әзерләп йөргәндә Вәлинең күзләре гел Кәримов ягында булды, ә тегесе, үч иткәндәй, Гыйматдннов янына кичкә таба, бөтен эшләрен бетергәч кенә килде. — Нихәл, торбалар начальнигы? — дип, шаярып күреште ул. — Эшләр гөрлиме? — Эшләр үкереп тора... — Үкереп тора дисең инде алайса... Күрәм, син бурплощадканы бо- лай бер дә ямансулатмыйсың... — Өлкән инженер торбалар өстенә менеп утырды: — Буровой сагындырмыймы соң? — Өйрәнгәч, бернәрсә дә түгел... Вәли, кесәсеннән папирос чыгарып, Кәримов янәшәсенә килеп утырды.— Тик торбаларны аз китерәләр, — диде ул, папиросын көйрәтеп,— җитми. — Торба мәсьәләсе авыррак шул... Кәримов Гыйматдииовтан буровоен сагынып зарлану, мастер булып эшлисе килү кебегрәк сүзләр көткән иде, ләкин Вәли ул турыда дәшмәде дә. Була бит шундый кешеләр: үз тойгыларын бик эчкә яшерәләр дә аны бервакытта да чыгармаска бикләп куялар. Гыйматдннов та шулар затыннан. Әмма Кәримовның нечкә күңеле Вәлинең йөзендә һичкемгә билгесез бер үпкә, әрнү сизә иде. Теге вакыттагы авариядән соң, трестның производство-техника бүлеге инженеры буларак, Кәримов Гыйматдннов буровое белән кызыксынган иде. Аварияне ул яңа җайланманың уңышсызлыгыннан, техник җитешсезлекләр аркасында булган дип тапты. Чөнки автомат чөй беркеткән урыныннан сынган һәм шул сәбәпле забойга төшеп киткән. Мондый вакыйганы теләсә нинди буровойда да көтәргә мөмкин иде. Контораның өлкән инженеры Ильясов чөйләрне куллануны тыю турында күрсәтмә бирмәгән. Кайбер инженерлар, авария ясаучыны каты җәзага тартып, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә яраталар. Инженер Ильясов та шулай иткән. Гыйматдннов яңа техниканың беренче корбаны булган. Вәлинең йөзендәге үпкә һәм әрнү билгеләрен Кәримов шуннан күрә иде. Ул, Гыйматдннов белән тәэминат турында сөйләшеп утырса да, эченнән аны үз эшенә яңадан кайтару турында уйланды. Ә буровойга Гыйматди- нов кебек тәҗрибәле кешеләр кирәк, бик кирәк. $ Яна ел җитеп, 1960 елгы эшләргә йомгак ясагач, буровойдагы кадрлар мәсьәләсе аеруча бер кискенлек белән килеп басты. «Татбуриефть» трестының 1 бораула}' конторасы үзенең еллык заданиесен' үти алмады. Буровойда аварияләр һәм тик торулар саны бөтен контораларга караганда да монда күбрәк иде. Өлкән инженер Кәримов буровойлардан йөреп кайта да, уйга чумып, онытылып бүлмәсендә утыра. Бер буровойда хәзер баш катарлык эш.’ Бригада хуҗасыз, ятим калды, артка сөйрәлә. Ә нинди бригада иде бит заманында! Бөтен Татарстанда даны шаулаган атаклы мастер Дмитрий Васильевич Королев бригадасы. Королев, Гаганова үрнәгендә, арттагы бригадага китте, аның урынына калган Прохоров, бераз эшләгәч, үзе- 132 урынына Кубасовны калдырып, инженер-диспетчер булды. Мастер Кубасовны исә һиндстанга бораулау эшенә җибәрделәр. Хәзер Чуриков дигән кеше бригадирлык итә. Ләкин аның тәҗрибәсе дә, белеме дә юк. Инде буровойга кемне куярга? Кем эшне яхшырак тарта алыр? Күпме генә уйласа да Кәримовның фикере Гыйматдииовка кайтып калды. Гыйматдиновның үзе белән ничек тә килешер, анысына артык хафаланмый. Вәли үч тотып, үпкәләп йөри торган кешеләрдән түгел. Кәримовның аның кылларын тартып караганы бар: бераз үгетләсәң — җайга килә. Ә менә директор белән уртак тел табуы авыр. Чөнки Гыйматдиновның мастерлыктан алынуы икенче мәртәбә бит инде. Аннан Николай Сидорович — дипломга баш иючәнрәк кеше. Гыйматди- новны өнәп бетермәве дә шуннанрак Теләсә нинди сәбәп табар, алмау ягын карар. Кәримов, бораулау мәйданының схемасын караштыргалап, дулкынлы кара чәчләрен туздырып утырды да директорның ишеге ачылган тавышны ишетү белән, аның бүлмәсенә кереп китте. йөзенең кызаруына, өс киемнәреннән салкын бәреп торуга карап, Кәримов директорның ерак юлдан йөреп кайтканына төшенде. — Җен белсен нинди мәйдан! —дип зарлана башлады Никитенко.— һәр метр саен җир асты куышлыгы, һәр метр саен ишелү... — 1974 нчедә булдыгызмы? — дип сорады Кәримов, әлеге ятим буровойны директорның исенә төшереп. — Булдым. Утыралар,—диде кискен генә итеп Никитенко. Ул борчыла, нервланып йөренә иде.— Кирәк бит шундый ахмаклыкны эшләргә: скважинаны кыек салганнар! — Алай гына булса, Николай Сидорович, төзәтергә мөмкин булыр иде. Бөтенләй кире якка киткәннәр! Директор белән өлкән инженер өстәл янына килеп утырдылар. — Кем белән алыштырырга соң бу Чуриковны! — диде директор, үзеннән-үзе сорагандай аптырап. — Минемчә, конторада бер генә кандидатура бар: Гыйматдинов. — Гыйматдинов?! Николай Сидорович, күзләрен зур ачып, инженерга карады. Кәримов, шаярып түгел, чынлап әйтүен белдереп, башын какты: — Әйе, Гыйматдинов Вәли Гәрәевич. — Ике тапкыр алынды, өченчесенә куяргамы? — дип сикереп торды Никитенко һәм кулындагы ручкасын шапылдатып өстәлгә ташлады. — Анысы булмас! — Сезнең эш, карагыз, — диде сузынкы тавыш белән Кәримов,— мин тәкъдим генә итәм. Әмма алмыйча ялгыш эшлисез — ул начар мастер түгел. — Синеңчә, без аны яхшы булганга эшеннән алдыкмы? — Мин, Николай Сидорович, теге вакытларда да әйттем — аның гаепләре ул кадәр үк зурдан түгел иде.— Кәримов урыныннан торды да бүлмә буйлап йөреп китте. — Аның урынына Нелинны куеп уңдыгызмы? Икенче көнне үк буровойга эчеп килде бит, юньсез. Үзе авария бетерергә килә җитмәсә! Ә хәзер Нелин кайда? Иң артта түгелме? Директор бераз сүзсез утырды, алдындагы кәгазьләрне кузгаткала- ды һәм һич кирәкмәгәнгә өстәл тартмаларын ачып нәрсәдер эзләгән булды. — Шулай да, — диде ул, бер кәгазьгә нәрсәдер яза башлап, — кандидатураңны якламыйм. — Карагыз, сез хуҗа. Мин азакка кадәр үз сүземдә калам: Гыйматдинов, бораулау остасы буларак, менә дигән. Хәтерегездәме 1956 ел? Мастер Кумпон бригадасы артта кала башлагач, без Гыйматдиновны өеннән барып алган идек. Бригаданы иң алга чыгарып кына калмады, республика буенча рекорд бирде ич. 133 — Анысы шулай... Тик тотанаклы түгел ул егет. — Ул бездән дә тора, Николай Сидорович. Дипломы юк дип, без кайчагында кешенең юк кына гаебен дә шик астына куябыз, ышанмыйча карыйбыз, бәйләнәбез. Шуны да истән чыгармаска кирәк: Ромашкино нефть ятмаларын асылда Гыйматдинов кебек практиклар ачты һәм, минемчә, начар ачмадылар... Бу көнне сүз шуның белән бетте. Инженер белән директор кадрлар турында башка гел дә сөйләшмәделәр. Бераздан приказлар тактасында Чуриков бригадасына Вәли Гәрәевич Гыйматдиновиы мастер итеп күчерү турында приказ эленгән иде. о * ’ •*>' Җир асты куышлыклары, төрле убылучан токымнар, бернинди корыч борауның да теше үтмәс катламнары белән яманаты чыккан Зәй- Каратай нефть мәйданы мастер Гыйматдиновиы шатланып, колач җәеп каршы алмады. Скважинаның һәр метры иксез-чиксез упкынга очрау, катлам ишелеп төшү, инструмент кысылып калу һәм авария белән яный иде. Шуның өстенә кабул итеп алган буровойда скважина да кыек салынган. Дөресрәге, бер якка авыш булырга тиешле скважина бөтенләй кире якка авыштырып борауланган. Бу хикмәт баштарак булса бер хәл, төзәтергә мөмкин булыр иде, ә тирәнлек 1 300 метрга җиткәч, борауга яңа юнәлеш бирү бик авыр ул. — Үзеңне шушында күрсәтсәң күрсәтәсең, — диде Вәлигә директор, аңа мастерлык эшен тапшырганда. Шуны әйткәч, Вәлинең хәтеренә, нишләптер, сугыш еллары төште. Идел буенда оборона тотканда фронтка штрафникларны'китерәләр иде. һәм әйтәләр: әнә фәлән-фәлән биеклек яки пункт. Анда дошманның ныгытмасы. Шуны алсагыз — сез судан пакь, сөттән ак. Билгеле, чигенергә, кире кайтырга урын юк. Алар кире кайта да алмыйлар. Я үзләре дошманны кыра да алга китә, я дошман аларны. Штрафниклар шулай итеп гаепләрен каннары белән юа торганнар иде. Аны искә төшергәч: «Миңа да бары тик җиңү белән генә акланырга мөмкин, чигенергә урын юк», — дип уйлады Вәли. Алда нинди генә авырлык тормасын — мастерлык эше аны куркытмады һәм контора тарафыннан бирелгән җаваплы заданиене ул шатланып кабул итте. Аста, 1 300 метр тирәнлектә, билгесез юл белән адашып киткән борауны дөрес эзгә төшерү, скважинага яңа юнәлеш бирү өчен Гыйматди- новка һәр.^сәгать, һәр минут буровойда, идарә пультында булырга, тормоз рычагын тәүлекләр буе кулыннан төшермәскә туры килде. Ниһаять, ул борауның юлын уңайга борды, берничә көн соңга калып булса да нефть катламын ачты. Конторадагылар яңа мастерның эшең дикъкать белән, соклану белән күзәттеләр. Гыйматдинов бригадасы, бөтен авырлыкларны җиңеп, һаман алга барды, һәр скважинаны срогыннан элек тапшырды. Көзгә таба инде бу бригада турында конторада гына түгел, трестта да җылы сүзләр ишетелә башлаган иде. Гыйматдинов бригадасы өчен барысыннан да бигрәк өлкән инженер Кәримов куана иде. Уйлап карасаң, коллективның һәр адымы батырлык ’бит. Әле күптән түгел генә шушы буровойда искиткеч вакыйга булып алды. Проектта билгеләнгән тирәнлеккә төшеп җитмәс борын ук, һич көтмәгәндә, скважинадан нефть бәреп чыкты. Җир асты басымы белән көчле фонтан булып аткан лефть күз ачып-йомганчы бораулаучыларны коендырып ташлады. Ләкин кешеләр постларын ташламадылар. Куәтле сифон 3 астында эшләп, скважинаны көч-хәл белән яптылар, тик озакка 3 Сифон — басым белән скважинадан сиптереп чыккан нефть. булмады — нефть, резина прокладканы ашап, тагын өскә ыргылды. Агымны туктату өчен бораулаучылар скважинага балчык измәсе кудырып карадылар, ләкин нефть басымы буровой насосларыннан куәтлерәк иде. Болан да барып чыкмагач, измәне авырайту өчен барит кушылды. Нефть катламын 240 тонна кыйммәтле барит, 100 тонналап цемент белән бастыргач кына, девон котырудан туктады. Кичә генә булып узган бу коточкыч күренеш әле бүген дә күз алдыннан китмәде, Кәримовны буровойга килергә мәҗбүр итте. Бүген аның узып барышлый тукталуының сәбәбе дә әнә шуннан иде. Тик хәзер инде бар да тынычланган, вахтадагылар скважинаны проект тирәнлегенә җиткерү өчен бораулауны дәвам итәләр. Гыйматдинов эле*ктәгечә үк шат, тегене-моны хәстәрләп, буровойга бер кереп, бер чыгып, йөгереп йөри. — Кай арада килеп җиткән әле бу?—дип гаҗәпләнде аны күргәч инженер. Гыйматдинов теге чакта атна буена вахтадан кайтмады, тоташ нефть яңгыры астында эшләде. Газдан исерә башлагач, ул культбудкага кереп егыла иде. Кәримов буровойга сөт китерткән иде — шуны эчә дә бераз хәл җыеп ала һәм тагын эшкә чыгып китә. Ахырда Кәримов: «Бар, кайтып ял ит, синең урыныңда үзем эшләрмен», — дип, аны буровойдан куып җибәрде. Тәүлек тә узмады, инде тагын килеп җиткән. — Гыйматдинов! — дип эндәшеп алды аны өлкән инженер, культбудка янына. Эшен бүлгәнгәме, теләр-теләмәс кенә килде мастер. Вәлинең йөзендә үткән көннәрнең билгеләре һаман китмәгән иде әле. Аның күзләре эчкә утырып калган, ә озын кылыч борыны, битен урталай бүлеп, ямьсез бүлтәеп тора. Инженер кашларын җыерып аңа карап торды да: — Ял иттеңме соң^эле син? — дип сорады. — Иттем, Варис Харисович, менә дигән итеп... — Иттең! Килергә ашыкмаска кирәк иде, — дип, шелтәләде аны инженер. Гыйматдинов, кесәсеннән папирос чыгарып, культбудка баскычына утырды. — Бу скважина тоткарламаган булса, бәлки, ашыкмаган да булыр идем... Чебешләрне санар вакыт җитә, Варис Харисович. Кәримов мастерның борчылуын аңлап алды. Бригада коллективы, конторадагыларның барысыннан уздырып, 1961 елда егерме мең метр борауларга йөкләмә алган иде. Ә аны тутырырга әле өч мең метрдан артык җир тишәргә кирәк. Мондый каприз мәйдан өчен бу сан аз түгеп. Шулай да Кәримов ышана — егетләр аны артыгы белән үтәячәкләр. — Әйе, өч ай -вакыт калды, — диде өлкән инженер, китәргә җыенгач, — вакыт безне кыса. Инде сынатмагыз, егетләр... — Бирелергә исәп юк әле болай. Күңел артыкны көтә. Инженер, хушлашып, машинасына утырганда, һавада торналар җыры ишетелеп китте. Вәли тетрәнеп кинәт башын күккә күтәрде, кулын маңгаена куйды һәм биектә, көньякка таба озын кара юл сузып барган торналарга текәлде. — Кошлар җылы якка китәме? — диде инженер. Вәли һавадан күзен алмыйча гына җавап бирде: — Әйе, китәләр... Ә мин быел беренче тапкыр аларны буровойдан озатып калам...