Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ АЛАРНЫ ОНЫТМАС

Россиядәге иске стройны төрмәләр дә, дар агачлары да саклап кала алмады. Ул җимерелде. Аны Ленин партиясе җитәкчелегендә хезмәт иясе халкы җимерде. Билгеле, җиңү ансат кына килмәде. Бу .изге көрәштә халык бик күп улларын, коммуиист-революционерларны югалтты. Ләкин алар күтәргән байрак хәзер бөтен дөньядагы изелгән халыкны көрәшкә чакыру символы булып җилферди. Бүгенге тормыш үзе аларның эшенә бөек һәйкәл ул. Бу очерк әнә шул каһарманнарның берсе булган Бәдри Җиһаншинның якты истәлегенә багышлана. * Матур җәй көннәренең берсе .иде. Шәһәр урамнары халык белән тулган: кемнәрдер ашыга-ашыга каядыр баралар, ни турындадыр үзара сөйләшәләр. Бер караганда, шәһәр үз тормышы белән яши һәм бар да үз урынында төсле. Ә бит ерак түгел генә каты сугышлар бара, әле- дән-әле туплар гөрселдәве ишетелә. Бу — давыллы 1918 ел. Әнә җигүле атка утырган яшь кенә бер кызыл командир Проломный урамы буйлап, ат куалап, шәһәрдән чыгып килә. Урам башына җитә- рәк, Кремль астында, биек диварларның дәва<мы булып таш җәйгән мостовойга килеп тоташкан текә тау янында, аңа бер рота кызылармеец очрады. Шәһәр шау-шуы, ташка тигез бәрелгән аяк тавышларына, көчле җыр авазына күмелеп, югалып калды. ...Бакчабызга гөлләр чәчик, Сандугачлар кунсыннар, Бәйнәлмиләл җырлап узыйк, Кызыл гаскәр дисеннәр... — Идел лачыннары, өзеп салалар бит, ә! Зинһар туктат әлс атны, бераз тыңлап торыйк, — дип, командир олаучының җилкәсенә кулын Р ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БАТЫР УЛЛАРЫ 136 салды. Сугышчылар урам почмагына кереп күмелгәнче, ул алардан күзен алмады. Кызылармеецларның тигез сафларда бердәм атлап килүләре, шәһәр урамнарын тутырып яңгыраган җыр авазлары Бәдринең күңелен җилкендереп җибәрде: яшьлегенең иң кайнар елларында ул да бит өстеннән хәрби бушлатын салмады... Бәдри Җиһаншин 1891 елны Олы Әтнә авылында урта хәллекресть- ян семьясында туа. 13 яшендә аңа, туган авылын ташлап, читкә китәргә туры килә. Троицк шәһәренә барып, ул зур-сәүдәгәр Яушевта, бай нәрсә кушса шуны эшләп, тамак туйдыра. Шунда ул социал-демократларның яшерен оешмалары белән бәйләнешкә керә, ләкин моны сизенгән Яушев, 1908 елны полициягә хәбәр итеп, аны төрмәгә яптыра. Бәдринең, дөньяга күзе ачылып, яшьлеге чәчәккә бөреләнгән чагы — 17 яшьлек вакыты төрмәнең салкын камерасында уза. Бер ел утыргач төрмәдән качса да, озак вакытлар аңа эзәрлекләүдән яшеренеп йөрергә туры килә. ...1914 ел. Империалистлар кабызып җибәргән сугыш Кара диңгез буйларына килеп җитә. Коры җирдә дә, диңгез уртасында да каты сугышлар бара. Патша армиясенә алынган Бәдри Җиһаншин Севастополь шәһәренә килеп төшә. Бу вакытка инде аңарда революцион көрәш тәҗрибәсе шактый була. Монда килүгә, ул шәһәрнең алдынгы эшчеләре белән таныша, һәм үзе белән бергә яр буе ныгытмасында хезмәт итүче матрослар арасында фикердәшләр туплый. 1915 ел Бәдри тормышына зур борылыш алып килә. Шушы елны ул РСДРП(б) сафларына кабул ителә. Партиягә кергәч, аның революцион эшчәнлеге тагын да киңрәк колач җәя. Бәдри Җиһаншин партия кушуы буенча солдатлар арасында киң революцион аңлату эшләре алып бара. Февраль революциясе көннәрендә дә һәм Вакытлы хөкүмәт чорында да ул, партия задаи.иеләрен үтәп, революцион хәрәкәтнең үзәгендә кайный. 1918 елның беренче айлары. Тимер юлларда, завод-фабрикаларда саботаж. Почмактан сагалап үтерүләр. Совет власте дошманнары — контрреволюционерлар, интервентлар ярдәме белән, яңа гына туган халык властен буарга телиләр. Ләкин киң халык массаларының теләкләрен гәүдәләндергән Совет власте иске дәүләт аппаратын, иске стройны сытып, җимереп, бөтен илгә җәелә; илнең иң ерак почмакларына җитеп, җәберзолымга нигезләнгән тәртипләрне челпәрәмә китерә, азатлык, тигезлек, бәхет, өмет кояшы булып кешеләрнең күңелләрен җылыта. Ә халык дошманнары әнә шушы көчле ташкынны туктатырга, яки үз файдаларына борып җибәрергә маташалар. Байлар һәм руханилар тарафыннан әүмәләнгәп контрреволюцион оешма — Хәрби Шура бөтенроссия мөселманнарының Икенче хәрби съездын нәкъ шундый максатка файдалануны күздә тота. Севастопольдә хезмәт итүче татар солдатлары бу съездга делегат итеп Бәдрине сайлыйлар, һәм съездда катнашу өчен ул Казанга килә. Бәдри Җиһаншин, Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Галиулла Касыймов, Камил Якуб, Хәсән Урманов һ. б. большевик делегатлар белән бергә, капитал ялчыларының чын йөзләрен фаш иткәннән соң, съездны ташлап чыга. Октябрь революциясеннән соң озак вакыт Бәдри Җиһаншин, Мөселман комиссариатының хөкем бүлегендә эшләп, татар буржуазиясенең контрреволюцион милләтчелек политикасына каршы көрәшә... 137 ...Менә хәзер ул, кабат партия кушуы буенча, оборона штабы эше белән Казаннан Уржум шәһәренә барырга юлга чыга. Җырлап килүче татар кызылармеецларын шушы озын юлга чыгып киткәндә очрата ул. Көне буе юлда барып, тугай авылы Олы Әтнәгә Бәдри ут алгач кына килеп керә, һич көтмәгәндә улының :кайтуы чәчләренә чал кергән карт ананы чиксез шатландыра. Ничек сөенмәсен соң: үзенең сөекле улын сагынып көтә-көтә күпме күз яше түгүен дә хәтерләми иде инде ул. Әле хәзер дә юл уңае булганга гына керә алган бит. — Аңлыйм, әнкәй, сагынгансың, ләкин берни дә эшләп булмый; без революция өчен туган кешеләр,— ди корыч йөрәкле большевик, әнкәсен юатып. Бәдринең бертуган энесе коммунист Шиһаб Җиһаншин ул көннәр турында болай сөйли: «Бәдриие Олы Әтнәдән Бәрәңге авылына кадәр ат белән үзем озаттым. Ә аннан ул ат яллап китәргә булды. Мин Олы Әтнәгә икенче көнне караңгы төшкәч кенә, яшеренеп, кайтып кердем. Бик хәвефле көннәр иде: кулаклар төн йокламый ак чехларның килүен көтәләр иде. Олы Әтнәдә базар көне туры килде. Мин дә вак-төяк йомыш белән базарга чыктым. Ни күзем белән күрим — базар уртасына коралланган берничә кулак килеп туктады. Бәдриие бәйләп арбага салганнар. Вәхшилекләре чиктән ашкан Олы Әтнә кулаклары шундук: «Большевик Бәдриие тотканнар, Казанга чехлар кергән, хәзер безнең власть кайтты», — дип котырынып кычкыра да башладылар. Куллары 1бәйләигән Бәдрине бәргәләп каравыл өенә илттеләр дә бикләп куйдылар. Аннан базарда йөрүче ике кызылармеецны тотып бик нык кыйнадылар. Шуннан тагын кемнәрдер -кабат: «Кая коммунист Бәдри?» — дип кычкырыша башладылар. Бу хәлне күреп, бер төркем кешеләр: «Без Бәдрине үтерергә бирм.нбез»,— дип тавыш күтәрделәр. Эш шуңа барып җитте: үзара сугыша башладылар. Олы Әтнә кулакларына тирә-як авыллардан килгән сәүдәгәрләр дә кушылды. Революция дош-‘ маннары Бәдрине яклаучылардан күбрәк булып чыкты. Аннан үзләренчә суд ясап «Большевик Бәдрине Казанга озатырга һәм чехлар кулына бирергә» дигән карар чыгардылар. Сәүдәгәр Гобәйдулла Вәлитов, авыл старостасы кулак Фәттах Баһаутдинов, аларга ияргән «Дүсмәк Закиры» дигән бер куштан Бәдрине Казанга илтеп, ак чехларга тапшырганнар. Ә чехлар аны, үзләре шәһәргә кергәч кенә төрмәгә әйләндерелгән, Кремльнең таш йортына ябалар һәм берничә көннән, суд ясап, атарга хөкем итәләр. Ул дәһшәтле көннәрне Бәдри ага үзе дә искә ала иде: «Бервакыт минем камерага ике ак гвардияче килеп керделәр дә: «Бәдри Җиһаншин, сезне штабка чакыралар, киенегез!» — дип боердылар. Миңа, минутлап үлем көткән кешегә, «киенегез» сүзе бөтенләй сәер тоелды. Үземчә уйлыйм: кием белән үлдең ни, ялангач үлдең ни, палачлар өчен барыбер түгелме икәпни? Ләкин бу кешеләр ак чехларга охшамаганнар иде. Киендем, алып чыктылар. Тышта күзгә төртсәң дә күренми торган болытлы караңгы төн. Төрмә капкасыннан чыгуга болар мине шәһәргә түгел, ә Казанка ягына алып киттеләр. Бераз баргач, биткә салкынча жил бәрелеп үтте. Башымны күтәреп алга карадым. Бүрәнә һәм утын өемнәре арасыннан тонык кына ялтырап ятучы Казанка күренде. Берничә адым җирдә генә су күрү шундук башыма бер уй китерде. Юк! Көрәшмичә, революция дошманнарыннан үч алмыйча үләргәме? Казан- кага сикердем. Берничә талпынуда .икенче як ярга чыгып, чокырга төштем һәм бераз тыңлап тордым. Гаҗәп, кычкыручы да, атучы да юк. Әллә инде бу билгесез кешеләр, ак чехларның гомерләре санаулы калуын сизенеп, үзләре дә аклардан качып киттеләрме? Шуннан, Казанга кермичә, вокзал артыннан әйләнеп, Ак ком астына — үзем белгән ыша 138 нычлы кеше, Бари Вәлиев квартирасының баскычы астындагы чоланга килеп яшерендем. Ләкин биредә озак тору куркыныч иде. Чөнки Бари Вәлиевнең язмышы минем өчен билгеле түгел бит. Аннан, татарлар яшәгән урамда мине танучылар да байтак иде». Халык хәтере җанлы китап ул. Бәдри Җиһаншииның халык бәхете өчен революция дошманнары белән аяусыз көрәшүен бик яхшы хәтерләүчеләр әле дә күп. Аның замандашы Бари Вәлиев 1 ул көннәрне болай хәтерлм: «Бервакыт кайтып, өйгә кереп барганда гына мин тора торган йортның баскычы астыннан кап-кара сакал баскан Бәдри килеп чыкты. «Мин котылдым»,— ди, үзе елмая. Аны бу хәлендә һич таный алмас идең. Шул көннән без Бәдрине кайда яшерү һәм ничек итеп Казанда яшерен эш алып баручы иптәшләр белән элемтә урнаштыру турында уйлый башладык. Миңа Бәдригә кием һәм документ табу эше йөкләнде. Бәдринең киемнәрен алыштыргач, сыену өчен урын сорап, бакалея кибете тоткан гар- моньчы Закир Кадыйровка (хәзерге Свердлов урамының 116 йорты) кердек. (Закир — Бәдри атасының дусты.) Закир абый мине күрү белән: — Бәдри турында хәбәр юкмы? — дип сорады. — Бар, сездән ерак түгел, берәр стакан чәйгә кереп чыгарга буламы?— дигәч, «Зинһар керегез», — дип, кат-кат чакырды. Бераздан без — түгәрәк кара сакаллы Бәдри белән мин Закир абзыйның прилавкасы янына килеп бастык. Закир башта аны танымады. Сөйләшә башлагач кына: «Әй, кара сакал», — дип куйды. Шул «кара сакал» Бәдри янына керү өчен пароль булып калды. Ак чехларны Кызыл Армия шәһәрдән куып чыгарганчы Бәдри Закир агайның кибете артындагы шул бүлмәсендә торды». Бәдри Җиһашин Казан азат ителүгә яңадан Мөселман комиссариатында эшли башлады. Ак чехлар шәһәрдән куылуга Олы Әтиәдән Казанга килүе һәм Бәдри Җиһаншинны эзләп табуы турында Шиһаб Җиһаншин болай сөйли: «Әнкәй карчык бик борчылгач, Бәдринең язмышын белеп кайту өчен Казанга килдем. Шәһәрдә әле генә коточкыч хәл булып узган кебек иде. Кая карасаң, анда ватылган, җимерелгән әйберләр ята. Бәдринең исәнлеген белү белән үк ул урнашкан «Амур» номерына бардым (Элеккеге Землянов йорты — хәзерге Киров урамы, 8 йорт). Комиссариатны саклаучы кызылармеец: «Җиһаншин буш түгел: аның янына бер зур буржуйны качкан җиреннән тотып китерделәр, бераз гына көтегез!» — диде. Күп көтәргә туры килмәде, ул үзе чыгып алды. Әнкәй карчыкның авыр хәлдә түшәктә ятуын сөйләгәч, бер генә көнгә булса да кайтып, әнкәйне күреп килергә вәгъдә бирде һәм кайтты». * ...1919 ел. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Бәдри Җиһаншинны запастагы аерым батальонга политкомиссар итеп билгели4 5 . Вакыты белән ике-өч меңгә җиткән шундый зур хәрби частьта ул чорда эшләү, әлбәттә, бик катлаулы һәм җаваплы партия эше иде. Бу батальон Абашта Беренче татар бригадасын командирлар һәм башка кадрлар белән тәэмин итә. Шул батальон нигезендә Икенче татар бригадасы оешкач, Бәдр.и Җиһаншинны аңа комиссар итеп билгелиләр6 . Яна гына оешкан бу бригада Бәләбәй шәһәренә күченә. Бу вакыт* 4 Бари Вәлиев — пенсионер, Казанда яши. 5 Совет Армиясенең үзәк архивы фонды. 17 опись, Үзәк мөселман хәрби колле- I иясе приказы. 6 Шунда ук. та тирә-як өязләрдә: Бәләбәйдә, Бөгелмәдә, Богырысланда кулаклар, баш күтәреп, коммунистларны, совет активларын, укытучыларны үтерә башлыйлар. Шуның өстенә кышкы каты салкыннарда ягарга утын, кияргә кием һәм азык-төлек җитешмәү сәбәпле иске армиядән калган ярым җимерек баракларда торучы сугышчылар арасында тиф авыруы башлана. Тегеләй дә авыр хәл гаять киеренке төс ала. Әнә шундый шартларда Бәдригә, комиссар буларак, барын да кайгыртырга, оештырырга, эшләргә туры килә, һәм ул аруталуны белми эшли. Аны гарнизондагы кызылармеецлар гына түгел, ә бөтен шәһәр халкы белә һәм хөрмәт итә. Ләкин тиф авыруы аны да аяктан ега. 1920 елның 23 февралендә, Кызыл Армиянең 2 иче елын бәйрәм иткән көнне, Бәләбәй больницасында ул безнең арабыздан мәңгегә китте. Әйе, Бәдри батыр көрәшче, саф йөрәкле революционер иде. Республика музееның революция һәм гражданнар сугышы елларын чагылдырган бүлегендәге тарихи документлар һәм шул героик елларның каһарман көрәшчеләренең рәсемнәре арасында безнең якташыбыз Бәдри Җиһаншинны да күреп, кем генә горурланмый.