Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ХИКӘЯ

ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ ХАТЫН

1 Частный пристав ярдәмчесе—авыр сөякле, сүлпән табигатьле хохол — Зосим Кириллович Подшибло үз канцеляриясендә, ачулы чырай белән мыегын бөтергәләп, ачык тәрәзә аша ишек алдына күзен акайтып карап утыра иде. Канцеляриядә караңгы, бөркү һәм тып-тын, бары тик зур стена сәгатенең теле генә, чинаган төсле тавыш белән чалт-чолт минутларны саный. Ишек алдында исә шундый кызыктыргыч, якты... Аның уртасындагы өч каеннан куе күләгә төшкән’һәм шунда, күптән түгел янгын атлары өчен китерелгән! печән өеме өстендә, әле генә дежурстводан бушаган унтерофицер Ку- харин җәелеп йоклап ята иде. Зосим Кириллович, шуңа карап, ачуланып утырды. Аның кул астындагы кеше йоклап ятсын, ә ул, аның бичара начальнигы, шушы тынчу бүлмәдә юеш таш стена дымын сулап кагаеп утырсын, имеш, һәм Зосим Кириллович, вакытым булып, хезмәт иткән урындагы дәрәҗәм ирек бирсә, мин дә шулай күләгәдә, хуш исле печән өстендә рәхәтләнеп сузылып ятар идем дип, киерелеп иснәп куйды һәм ачуы тагын да кабара төште. Ул, үзендә Кухариины уяту теләге сизеп, шуны җиңә алмыйча: » — Әй, син... әй... хайван! Кухарин!— дип акырды. Ишек ачылып канцеляриягә кемдер керде. Подшибло, артына әйләнеп бакмый һәм, ишектән кереп, авыр гәүдәсе белән сайгакны шыгырдатып басып торучы кешенең кем булуы белән аз гына да кызыксынмыйча, тәрәзәгә карап торды. Кухарин аның кычкыруына урыныннан кузгалмады. Ул, кулларын баш астына куеп, сакалын күккә чөеп, йоклап ята бирде һәм Зосим Кириллович үзенең кул астындагы кешенең; шундый көчле, тәмле һәм мыскыл иткәнсыман гырлаганын ишеткәндәй булды. Бу гырлау аның ял итү теләген көчәйтте һәм ял итә алмавына ачуын кабартты. Шунда Подшиблоиың, ишек алдына төшеп, Кухарнн- иың бүлтәйгән корсагына аягы белән бик нык тибеп, сакалыннан сөйрәтеп, күләгәдән кояш күзенә чыгарасы килде. — Әй син... йокы бүсәсең анда! Ишетәсеңме? Шул вакыт артта: — Ваше-скородие, — .мин бу — дежурный! — дигән төче тавыш ишетелде. Подшибло башын борды һәм, кая барырга кушсалар шунда атлыгып чабарга әзер булып, зур аңгыра күзләрен чекерәйтеп торган дежурный- га ачу белән баштанаяк күз йөртеп чыкты. — Мин сине чакырдыммы? Ч — һич юк! Подшибло, утыргапәке... Күрәсеңме, онытмадым ич. Менә тагын апельсин — бер дистә алдым. Ашагыз... берьюлы ашамагыз тик... Пароход пристань янына килеп җитте. Ул бәрелгән уңайга барысы да чайкалып куйдылар. Теге хатын да, борчылып, тирә-юненә күз төшереп алганнан соң, балаларының иңбашыннан кочаклады. Кешеләр барысы да тыныч иде, шуннан ул да тынычланып көлеп җибәрде. Аңа ияреп балалары да көлделәр. Трап куйдылар һәм халык пароходка агылды. Халыкны үз яныннан уздырып тәртип саклап торучы Зосим Кириллович аркасына биштәр, балта, пычкы, һәм тагын әллә ниткән эш кораллары аскан ниндидер бер балта остасына: — Тукта! Кая тыкшынасың! Ишәк! — дип кычкырды. Ә инде әлеге зәңгәр күзле таныш ханым пароходка керешли елмаеп башын игәч, ул тавышын йомшарта төшеп: — Шайтан! Әнә ханым белән балаларга юл бир... Шулчаклы мәнесез булырсың икән, энем! — дип өстәде... ...Өченче свисток. Капитан күперчегеннән: — Подбирай носовую!.. — дигән команда ишетелде. Пароход кинәт сискәнгәндәй булып куйды да акрын гына кузгалып китте. Зосим Кириллович, палубадагы халыкны күздән кичереп, таныш хатынны тапканнан соң, ихтирам белән фуражкасын салып, аңа баш иде. * Хатын аңа башын билеиәчә иеп җавап бирде дә чукынырга тотынды. һәм балалары белән бергә Костромага китте. Ә Зосим Кириллович, аның артыннан тагын бераз карап торганнан соң, тирән көрсенеп, дебаркадердан үз постына юнәлде. Аның чырае караңгы һәм күңеле төшенке иде.

ХАТ ТАШУЧЫ

Бик матур булып, түр бакча артына яшеренеп торган өч тәрәзәле кечкенә өй янына якынлашарак, ул, адымын акрынайта төшеп, букчасын һәм башындагы фуражкасын төзәлеп кигәннән соң, хатларны бер кулыннан икенче кулына күчерде. Ә инде урта тәрәзә турысына җиткәч, үзенең килүен белдерергә теләгәндәй тамак кырып, туктады... Шул ук минутта тәрәзә төбендәге яшел гөлләр белән түр бакчадагы - сирень ботаклары арасында бер яшь хатынның йөзе күренде һәм ул борчылу һәм өмет катыш тавыш белән: Б 123 — Хат? — дип сорады. . Хат ташучы егет, ихтирам белән кулын фуражка козырегына тидереп, офтанып җавап бирде. — Сезгә бүген дә юк. Хатынның йөзе күздән югалды; хат ташучы, аяк очына басып тәрәзәгә үрелеп карагач, көрсенеп куйды һәм кашын җыерып, кул селтәп, үз юлына китте. Бер ун адым чамасы киткәч, ул, кинәт җиргә төкереп, яхшы ук кычкырып: — Ах шайтан алгыры, буш куык! Шундый хатынны... — диде дә, сүзен әйтеп бетерми, оялып як-ягына каранып алды һәм, мыек очын тарткалап, тиз генә алга атлады. Аяз июнь көне; болытсыз күктән җиргә эссе бәрә. Урам буп-буш; бакча коймалары артында агачлар үсеп утыралар һәм аларның яфраклары, эсселектән әлсерәгән төсле, хәрәкәтсез иделәр. * $ * Кичке сәгать тугыз тирәсендә хат ташучы тагын шул урам буйлап өч тәрәзәле кечкенә өй яныннан үтте, ләкин инде ул букчасыз иде һәм йөрергә чыккан кеше төсле җай гына атлады. Ул, җөйләренең елтыравына караганда, яңа гына юылып үтүкләнгән ак китель кигән. Аның мыеклы яшь йөзе ваемлы күренә һәм зур соры күзләре өстендәге кашлары жыерылган иде. Түр бакчалы соры йорт тәрәзәләре турысына җиткәч, бу юлы инде ул тамак кырмады, тәрәзәгә күз төшереп кенә алды да, йөрешен үзгәртми үтеп китте. Бу өйгә ул яз башыннан бирле бик еш— һәр көн диярлек хат ташыды; соңыннан алар сирәгәйделәр, ниһаять, атнага бер генә -килә башладылар, ә менә хәзер хат килмәгәнгә унынчы көн иде инде... Аларны һәрвакыт зарыгып көтәләр, алган чакта бик җанланалар, алгач та конвертын ерталар һәм, шатлыктан йөзләре балкып, шунда тәрәзә янында ук укыйлар. Шуңа хат ташучының бик кәефе килә; хатны биргәндә ул елмая, аңа да шулай ук дусларча елмаеп җавап кайтаралар; кайчакта ул хатны тапшырган чакта шундый эчкерсез, матур көлгән тавыш ишетә иде; бер- ике тапкыр аңа хәтта эндәштеләр. Бер тапкыр: — Сез бик арый торгансыздыр, мөгаен? — дип, икенче тапкыр: — Бүген бигрәк эссе, иеме? — дип сорадылар. Егет ике тапкырында да, шатланып көлеп, ул сорауларны раслап җавап бирде. Ә хәзер аңа елмаймыйлар да инде, хат бармы дип сорасалар да, хат килми башлауга ул гаепле төсле итеп, шундый коры ачулы тавыш белән сорыйлар. Моңа хат ташучының бик хәтере кала, кәефе китә һәм конторада үз өлешенә тигән газеталар белән хатларны тәртипкә салган чакта, аның көчле ирләр кулы белән: «Н. шәһәре, Кырый урам. Вера Даниловна Сосинага» дигән адрес язылган хатны очратасы килә. Ләкин андый хат һаман юк иде. * * # Урамнан кырга чыккач, хат ташучы шәһәр читеннән ерак түгел куе яшел тасма булып күренгән агачлыкка таба юнәлде. Аңа куе куаклык белән капланган чокыр аша үтәргә кирәк иде; ул анда текә сукмак буйлап төшкән чакта бер ботак сындырып алды, аннан, фуражкасын җилкә чокырына таба шудырып куйды да, чыбыгы белән итек кунычына су- га-суга чокыр эче буйлап китте. 124 Ара-тирә ул бер секундка күзен йомды һәм шул чагында әлеге хатынның нәзек кашлы, ак чырайлы озынча йөзе күз алдына килеп басты. Аның көл төсендәге бөдрә чәче маңгаена һәм алсу яңакларынача төшкән; якты, шат зәңгәр күзләре йөрәкне сыйпагандай шундый әйбәт, ягымлы елмаялар иде. Хат ташучы егет тә, ул хатынның йөзен искә төшерүдән кәефләнеп, башын чайкый-чайкый елмайды һәм авыр сулап куйды. Кинәт ул, үзеннән ерак түгел куак арасында, кемдер көрсенгән төсле тавыш ишетте. Шуннан, туктап, игътибар белән колак салып тыңлады. Тавыш яңадан кабатланды. Егет үзенең сул ягында яшеллек арасында алсу материя кисәге күрде һәм үзен нәрсәдер шунда таба этәргән кебек сизде.- — Вера Даниловна! Хода хакы өчен торыгыз!—диде ул дулкынланган тавыш белән акрын гына. Аннан җирдә үксеп елап яткан хатын янына барып басты. — Шулай ярыймы соң инде, үзегез уйлап карагыз! Торгызырга рөхсәт итегез! Хатын, аңа җавап бирмәстән, үксеп елавында дәвам итте. Егет, нишләргә белми, әллә ничек итеп кулларын селкергә кереште. — Я алла! Сезгә ярый торган урынмыни бу? Әйдәгез, Вера Даниловна! Ә? Шул хәтле кайгырырга ярыймы соң? Җитмәсә тагын җир юеш... томау төшүе бар... Хатын үкси-үкси: — Китегез моннан!—дип кычкырды. Егет, гаҗәпләнеп иңбашын сикертеп куйганнан соң: — Хәзер китә аламмы соң мин!— дип, хатынның каршысына җиргә утырды. — «Китегез!» имеш. Шулай ярыймыни? Ә сез биредә... Мин көн саен... һаман сезнең хакта уйлыйм... хәле ничек икән дим... Сез шундый ни... чибәр һәм яхшы күңелле... Мин төннәр буе... ягъни ни... сезне уйлап яшим... Ходай хакы өчен китик моннан! — Калдырыгыз мине... — Вера Даниловна! Мөмкин түгел бит бу. Мин бөтен җаным-тәнем белән, ә сез биредә ялгыз калырсыз, җитмәсә шундый хәлдә. Шайтанга олаксын ул мәлгунь! Андый шарлатаннар өчен кайгырып торасы да юк! Ник чәнчелми шунда! Егетләр беткәнмени сезгә? Шундый чибәр битсез! Теләсәгез кайсын... бармак белән ымлап чакыру да җитә... Ә аңа, сезнең ул язучыгызга... Белергә рөхсәт итегез, кем соң ул үзе? Кабыргаларын чәрдәкләп бетерермен мин аның... Танавын кара канга батырырмын! Хатын, кинәт сикереп торып, кычкырды: — Тиле! Аның елый-елый шешенгән күзләре ачулы елтырады, аксыл иреннәре дә дер-дер калтырый иде. — Нахал! Егет, авызын ачып, күзләрен акайтып, җирдә тезләнеп утырган килеш калды. Алсу күлмәк, куакларны акрын гына кыштырдатып, аның яныннан үтеп китте. Көн караңгылана барды. Чокыр эченә төнге күләгәләр үрмәләп төшеп яшел куаклар өстенә яттылар. Юешлек исе аңкый һәм кайдадыр бер кош сайрый иде. Ә хәтфәдәй йомшак, зәп-зәңгәр күктә йолдызлар калка башлады. — Я рабби! — диде хат ташучы егет, җиргә утырып, тезләрен кулы белән кочаклап. Аннан ул күңелсез генә башын чайкап куйды да яңадан: — Я рабби! — дип кабатлады. һәм шуннан соң бик озак кузгалмый утырды Ул торып як-ягы.на карайганда, тәмам караңгы төшкән иде инде. Чокыр эчендә үлем тынлыгы хөкем сөрә иде. Хат ташучы: — Кирәгемне бирде ул минем!—дип, чокырдан тауга күтәрелә башлады. * Таң алдыннан ул исерек хәлдә шәһәр урамнарының берсе буйлап, як-якка чайкалып, кычкырып сөйләнә-сөйләиә бара иде. — Сез (миңа шулай карыйсыз икән? Әһә, аңладым! Рәхмәт инде! Димәк, мин сезгә йөрәгемне ачып салдым, ә сез хәзер т-танавыгызны чөеп, әшәке сүгенәсез? Бик ш-шәп! Ә б-белергә рөхсәт итегез, нинди гаебем өчен? Ә? Юк — туктагыз әле? Ни өчен? Мин — нәрсә? Сез үкереп елыйсыз икән— мин таш бәгырьле хайванмыни? Мин ачык күңел белән сезнең янга барып... Шайтанга олактырыгыз сез аны, дим... ш-шундый с-сөйкемле хатынны аңлый алмагач... Кабахәт ул! Салам сыйрак! Берне кундырырмын үзенә! Чөнки хак-кым бар. Шул арада хат ташучының каршысына ук төнге каравылчы килеп чыгып: — Акырма син, ваше благородие, юкса частька илтермен, — диде. — Бу нәрсә? Бу да кешеме? Бик шәп... хуш, сау бул; син дә хайвандыр, мөгаен; китәм... моннан соң игътибар итмим... хайваннарга... Мин үзем дә хайван, ләкин мин хис итә беләм. Аңладыңмы? Мин нәрсә теләдем, әйт? Каравылчы аңа ачуланмый гына: — Син эчәргә теләгәнсең дә эчкәнсең, хәзер өеңә кайт инде,—дип киңәш бирде. — Кайтырмын, әлбәттә... Ләкин сине кызганмам—тот капчыгыңны! Дөмексәң дә — төкереп яныңнан үтеп китәрмен, Теләмим артык... Әйе... Чөнки »мин сине кызгансам, шуның өчен синең мине хурлавың мөмкин. Ах син, .күзле бүкән! Кызганырга теләмим оине— дуңгыз син! Колак тондыргыч свисток тавышы ишетелде һәм аңа якында гына икенче свисток жавап бирде. Каравылчы хат ташучының терсәкләреннән тотып алды да коймага кысрыклап: — Сине акылга утыртырбыз менә хәзер, — диде. Хат ташучы исә каравылчы -кулыннан ычкынырга талпынып еламсыраган тавыш белән кабатлады: — Нәрсә өчен? Нәрсә өчен? Ә? С. Ә д һ ә м о в а тәрҗемәсе.