БИБЛИОГРАФИЯ КИТАБЫ
'Т'атар әдәбиятының зур һәм “ бай тарихы бар. Бик күп еллар буена төрле басмаларда әллә никадәр әдәби әсәрләр һәм әдәбият белеменә караган әллә никадәр хезмәтләр чыккан. Шуларны туплау, тулы библиографиясен төзү, язучыларыбыз турында биобиблиографии белешмәләр булдыру бик әһәмиятле эш һәм, әлбәттә, ул шактый катлаулы, билгеле дәрәҗәдә махсус хәзерлек сорый. Андый хезмәтләрнең кирәклеген, әдәбият тарихы буенча, гомумән бөтен әдәби-иҗат хәзинәбезне гыйльми нигездә барлау мәсьәләсенең өлгергәнлеген бигрәк тә безнең әдәбиятчылар, язучылар һәм китапханә эшчеләре күптән инде әйтеп киләләр. Әмма, үкенечкә каршы, бу өлкәгә моңарчы җитәрлек игътибар бирелми килде. Ниһаять, соңгы елларда боз кузгалды диярлек. Әдәбиятыбызның аерым чорларына, аерым тармакларына багышланган библиографик белешмәләр күренә башлады. Шуларның берсе—Әбрар Кәримуллин төзегән һәм Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә тарафыннан чыгарылган «Татар әдәбияты» исемле библиография китабы Бу библиография китабында 1917— 1959 елларда татар телендә чыккан журналларда, җыентыкларда, альманахларда басылган мәкаләләр, рецензияләр һәм әдәбият белеме буенча китаплар ту1 Әбрар Кәримуллин, Татар әдәбияты, библиография (1917—1959), Татарстан китап нәшрияты, 1961, 215 бит. рында белешмәләр бирелгән. Китап өч өлештән тора: 1) татар халык иҗаты, 2) татар әдәбият белеме һәм 3) татар әдәбияты тарихы. һәр өлешкә кергән материаллар темаларга бүленеп, әлифба тәртибендә урнаштырылганнар; аерым язучылар турындагы әдәбият персоналия тәртибендә дә күрсәтелгән. Китап эзлекле бер система нигезендә төзелгән. Безнеңчә, китапта ясалма катлауландыру, артык ваклау юк. Әдәбият тарихы яки аерым язучы иҗаты турындагы библиографик белешмәне китаптан җиңел табып була. Тик шуны әйтәсе килә, төзүче нигәдер жанрларга бүлү принцибын куллануны кирәкле тапмаган. «Аерым чорларга әдәбият бик аз туры килгәнлектән, жанрларга бүлү уңайсыз»,— ди төзүче. Джоннан курыкмаска кирәк иде. Жанрларга бүлүнең дә әдәбиятчы, укучы өчен җайлы, файдалы яклары бар. Әбрар Кәримуллинның библиография китабында татар совет әдәбиятының үсешен, төрле этапларын яктырткан бик бай материал тупланган. Искергән кайбер аерым материалларны искә алмаганда, әһәмиятле документлар, хезмәтләрнең күпчелеге күрсәтелгән диярлек. Әдәби-иҗат хәзинәбезне барлау, өйрәнү юлындагы Ә. Кәримуллинның чын күңелдән бирелеп, зур тырышлык белән эшләве, өчен аиа рәхмәт әйтәсе килә. Татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият белеме буенча библиография туплауда моңа кадәр дә аерым тәҗрибәләр булган иде. Ләкин аларда төгәллек, киңлек, билгеле 147 бер система булмады яки эш кайбер язучыларның эшчәнлеге, теге я бу чорга гына караган материаллар белән чикләнде. Ә. Кәримул- лин исә бурычны киңрәк куйган, бөтен татар совет әдәбияты тарихын алган. Бу яктан караганда, аны беренче тәҗрибә, беренче матур башлангыч итеп бәяләргә мөмкин. Төзүче үзе дә аны беренче тәҗрибә, дип исәпли. Димәк, ул бөтен яктан тулылыкка дәгъва кылмый. Ә. Кәримуллин бу хезмәтен дәвам иттерер, әле тагын да киңәйтә, тулыландыра төшәр, дип ышанабыз. Шуңа күрә биредә кайбер теләкләрне әйтеп узу урынсыз булмас. Төзүче үзенең китапка кереш сүзендә: «төрле сайланма җыентыкларга язылган кереш сүзләр белешмәгә кертелмәде», — ди. Ни өчен? һич аңлашылмый. Безнеңчә, ул «кереш сүзләр» бик әһәмиятле, аларда язучыларның иҗатларына бәя бирелә, әдәби хәрәкәтебезнең үзенчәлекләре чагыла. Алар да бирелергә тиешләр иде. Төзүче үзе дә бит «кертмәү» принцибыннан чигенергә мәҗбүр булган, кайбер кереш сүзләрне күрсәтеп үткән (Г. Ибраһимов, «Татар совет поэзиясе антологиясе» һ. б.) Китапта төрле псевдонимнар очрый (В-неи, Г. Б., Г. Г., Г. С., Гайн- нун, Гарби, Мирза Д., Казбек һ. б.). Кайбер псевдонимнар төзүче тарафыннан ачылган булса да, күпчелек шул килеш калган. Мөмкин кадәренчә алариы ачарга тырышырга кирәк иде. Хәзер эшләнмәгәч, аны кайчан эшләрбез? Торган саен ул кыенлаша барачак бит. «Мирза Д.», «X. Фәхри» һ. б. кебек псевдонимнарны белүе һич кыен түгел (беренчесе — Мирза Давыдов, икенчесе — X. Хәйри). Китапта газетада басылган мәкаләләр, рецензияләр, документлар турында белешмәләр бөтенләй бирелмәгән. Бәлки бу өлеше аерым төзелергә тиештер, һәрхәлдә бу тармакны да эшкәртеп чыгарасы бар. Шулай ук «Татар әдәбияты турында рус матбугаты», «Татар әдәбияты чит илләрдә», «Татар әдәбияты рус телендә», «Рус әдәбияты, СССР халыклары әдәбияты татар телендә» (тәрҗемәләр) дигән бүлекләрне— темалар буенча да тулырак төзелгән бер библиографик белешмәне күрәсе килә. Безнең тәҗрибәле библиографлар, үз тирәләренә яшьләрне, китапханә эшчеләрен дә туплап, бу эшне бергәләп, әлбәттә, уңышлы башкарып чыга алалар. Фәнни учреждениеләребез аларның бу мактаулы эшләренә ярдәм итәргә тиешләр. Мондый җитди эштә библиографның энтузиазмына, үз инициативасына гына ышанып утыру җитми, монда да көч берлеге, оешканлык кирәк. Ә. Кәримуллннның библиографик белешмә китабы кебек файдалы, кирәкле китаплар тагын да өстәлсен. Алар, культура, әдәбиятыбызның үсешен яктырту белән бергә, үзләре дә әдәбият, әдәбият фәненең үсә баруы билгесе булып торалар.