БАРАБА ТАТАРЛАРЫ ФОЛЬКЛОРЫ
1961 елда Казан университетының татар теле кафедрасы Новосибирск өлкәсе, Бараба татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү буенча диалектологик экспедиция үткәрде. Бараба татарларының фольклоры бай һәм бик үзенчәлекле. Борынгы җырларда элекке авыр тормыш тырнагы астында яшәгән халыкның газаплы уйлары, ул чакта хөкем сөргән социаль кануннарга протест чагыла. Журнал укучылары игътибарына Казан Дәүләт университеты студенты Миркасыйм Усманов тарафыннан язып алынган җырларның кайбер үрнәкләре тәкъдим ителә. АК БҮРЕК Л*арлыгачтин кара, әй, кашларың, Алмалардин кызыл йөзләрең; Ак бүрек, кар кебек, Авыз гынаң шикәр-бал кебек. Шикәрләрдин лә ширбәт, балдин татлы Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең; Ак бүрек кигәнсез, Уйнап-көләр өчен килгәнсез. йөз генәең күркәм, буең зифа, Яңакларың өзгән кынадай; Ак бүрек, кар кебек, Авыз гынаң шикәр-бал кебек. Каш кынаең нечкә, бик әйләнгән, Казандагы бөккән дугадай. Ак бүрек кигәнсез, Уйнап-көләр өчен килгәнсез. Агыйделләрне лә кичәр идем, Бирге якта, җаным, кимә юк; Ак бүрек кигәнсез, Уйнап-көләр өчен килгәнсез; Әллисәм, бәллнсәм, Әллә бер генә сүз жәллисең. (Шагыр авылында яшәүче 70 яшьлек Мөхәммәт бабай На язовтан язып алынды.) ҖИРӘНЧӘККӘЙ АТЫМ ^Сирәнчәккәй атым, әй, җилүен Чаналарга, Чаналарга җиккәч үк белерсең; Фани ла дөнья, әй, рәхәтен Кыз куйнына, Кыз куйнына кергәч белерсең. 141 йылтыр да гына йылтыр утлар яна, Юлаучылар, Юлаучылар яткан җир микән; Үзе лә җырлый, үзе лә көйли, Күп нужа лай, Күп нужалай күргән ир микән. Бормалы күпер сиксән такта, Кемнәр үтә, Кемнәр үтә икән бу чакта; Китәмен лә диеп әйткән чакта Сулкылдап ук, Сулкылдап ук елый кочакта. (Шагыр авылында яшәүче 58 яшьлек Хәерниса Мәүлудовадан язып алынды.) ҮРДӘККӘЕМ Түгәрәк күлдә, әй, дүрт үрдәк, Атаркайлар булсаң—күген ат; Таң атканнарда чыгып кара, Таң атмаса тагы да кереп ят. Үрдәккәем аттым, әй, буш аттым ’, Үрдәккәем күлне лә буйлыйдыр; Үрдәккәем күлне лә, әй, буйлыйдыр, Күңелкәем сезне лә уйлыйдыр. (Тандау авылында яшәүче 55 яшьлек Дамаев Вәлиулладан язып алынды.) СЕБЕРГӘ КҮЧКӘН МИШӘРЛӘР ҖЫРЫ Тараба җире, әй, мал җире, Безнең Сембер җире ут җире; Ут җире дә булса китмәс идем, Бары да бер ходаның тәкъдире. Утырдым ла чананың төбенә, Дилбегәй генәмне алдым кулыма; Өч 1мең чакрым җиргә мин барамын, Әҗәл генәемне алып муйныма. Өч пауска 7 8 җиктем, әй, китәргә, Бараба иленә җитәргә; Туганнарым әйтми, әй, китәргә, Белмимен үк ни хәл итәргә. (Бакчакүл авылында 73 яшьлек Гыйльман С ә л и мж а н о в т а и язып алынды.) ҖЫРЛАР Л*улыма ла тоткан чынаягым Унике лә җирдән каяулы 9 ; Чит илләргә китә ялгыз башым, Кем башлары кемгә аяулы. ’Буш ату — атканы бушка китү. 8 Пауска — повозка, арба. 9 К а я у — сыр, бизәк. 142 Утырдым ла көймәнең түренә, Ишеп киттем суның үренә.* Сөйләсә дошманнар сөйләсен, Кеше керми кеше гүренә. Сахраларда үскән сары чәчәк, Бакчаларда үскән гөл кебек; Яшь 1гомеребез үтеп бара Кыйблалардан искән җил кебек. Кара урманнарның аръягында Кара болыт килә күкерәп; Заманалар авыр, дошманнар күп, Күтәрәдер калын күкерәк. (Тандау авылында яшәүче Ислам бабай Тугусовтан язып алынды.) „ ЯР-ЯР “ (Иола җыры) Элекке Бараба кызлары кияүгә чыкканчы чәчләрен бер генә толым итеп үрә торган булганнар. Туй булып, никах укылгач, кәләшнең чәчен «никах тарагы» белән тарап, ике толымга аерып үргәннәр һәм шул процедура үтәлгән вакытта җиңгәләр «Яр-яр» такмагын җырлаганнар. Кәләш тә җыр белән җавап кайтара торган булган. ҖИҢГӘЛӘР ҖЫРЛЫЙ: ^лхәм сүрә коръанның. Башындадыр, яр-яр; Пигамбәрләр алланың Ка рш ы н да дыр, яр-яр. Чыбылдыгың баулары Пеләм1 микән, яр-яр; Безгә төшкән кияүләр Мулла10 11 микән, яр-яр. Чыбылдыгым чоп-чобар, Чебен куйса кем куар; Чыбырдак12 буйлы яшь егет йылып инәр 13, яр-яр. Берең энҗе, берең мәрҗән, Тезелепсез, яр-яр, Берең тутый, берең былбыл, Кушылыпсыз, яр-яр. Заман ахыры булганча Аерылмагыз, яр-яр. 10 Пелэм — ефәк. 11 Монда укымышлы, белемле дигән мәгънәдә. 12 Чыбырдак — сылу, зифа. 13 И н ү — керү. Чылтыр-чылтыр камышта Сыргам 1 төште, яр-яр; Сынамаган ятларга Сеңлем төште, яр-яр. Кара сыер мөгезен Каермагыз, яр-яр; Яхшы атаның баласын Аермагыз, яр-яр. Килер-кнтер юлыңа Киндер чәчтем, яр-яр; Киндер башы пешкәнче Килеп киткән, яр-яр14 15 . КЫЗ ҖАВАП БИРӘ: Д\рт тәкчәле16 өемдә Урыным калды, яр-яр; Дүрт колаклы казанда Өлешем калды, •яр-яр. Ак чүпрәккә төйгәле Алтын мидем, яр-яр, Күк чүпрәккә төйгәле 17 Көмеш мидем, яр-яр. Айлык җиргә биргәле Атың мидем, яр-яр; Көнлек җиргә биргәле Көңең18 мидем, яр-яр. Тарак теше сынганда Талгый19 торган, әникәм, Тарак чаклы мин киттем, Инде тынгыл, әникәм. Инә күзе сынганда Үгелдәгән 20, әникәм, Инә чаклы мин киттем, Инде тынгыл, әникәм! г (Бу такмаклар Шагыр авылында яшәүче Хәерниса М ә ү л ү д о в а һәм Тандау авылында яшәүче Һаҗәр Тугусовадан язып алынды.)