Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН


i Д—15 яшьлек кыз йөгереп яр
* * буена төшеп килә.
Каршы искән җил аның маңгай
чәчләрен тузгыта, шарфы белән шаяра.
Җиңел, хәрәкәтчән бу гәүдә
яшүсмерләрнең, яланаяклы балачак
белән саубуллашып, беренче тапкыр
тормышка олыларча карау вакытын
хәтерләтә. Бу — «Малайлары 10 исемле
җыентыкның тышлыгындагы рәсем.
Җыентыкка кергән әсәрләрнең
берсен — «Малайлары исемле по-
весть-новелланы Рөстәм Кутуй әти-
сенең, күренекле татар язучысы Гадел
Кутуйның истәлегенә багышлый.
Сигез яшьлек малай фаҗигале һәм
кайгылы сугыш сүзенең мәгънәсен
бөтенләй төшенми әле. Менә ул урамда
йөрүче этне ияртеп өенә кайта. Ләкин,
әнисенең яшьле күзләрен күреп, малай
ишек төбендә катып кала. Иң кадерле,
иң якын кешесе — әтисе сугышка китә
аның. Юк, Родька еламый. Чөнки, әтисе
әйтмешли, ул «егет» бит. Әмма поезд
кузгалуга сигез яшьлек «егет», бөтен
вокзалны яңгыратып, кычкырып елап
җибәрә.
Әнә шундый гади генә тасвирлау
дәһшәтле сугыш көннәре картинасын
укучы күз алдына шактый төгәл
бастыра. Анабыз Ватан халыкны изге
көрәшкә чакыра. Совет кешеләре тыныч
хезмәтне, якыннарын калдырып
фронтка китәләр. «Мин кайтам. Без әле
синең белән корабль ясап кояшка
барырбыз һәм аның бер кисәген
сындырып әниеңә алып кайтырбыз», —
ди әтисе Родькага.
Родька бернинди батырлык та
эшләми, һәм аңарда үзгәреш тә күренми
төсле. Ләкин әсәрнең һәр яңа битен
ачкан саен Родькага әйләнә- тирәнең
ачыклана баруын күрәсең. Сугыш — ул
10 Р. Кутуй. «Мальчишки» — (рус телендә). Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1961 ел, 247 бит,
бәясе 50 тиен.
карточка белән ипи алу һәм ягылмаган
мич кенә түгел, ә кешеләр өчен зур
кайгы- хәсрәт. Госпитальдә авыр
яралыларның газапланулары, әтиләрен
һәм әниләрен югалткан балалар шуны
исбатлаучы дәлилләр. Ләкин совет
кешеләре кыенлыклар алдында тез
чүкмиләр. Мәсәлән, Бәкер курортында
дәваланучы Җеня абыйны алыйк.
Паралич суккан, шуның өс- тенә
хатыны ташлап киткән бу кеше
яралыларны юатып кына калмый, ә
аларга кабат аякка басарга булыша.
Корыч характерлы Женя абый Б.
Полевой әсәрендәге комиссар Во-
робьевны хәтерләтә.
Рөстәм Кутуй кычкырып торган,
күпертелгән сүзләрне яратмый. Аның
геройлары төзәлмәслек бәхет-
сезлекләргә очраганда да гаҗәп аз
сүзле, түземле һәм нык булып калалар.
Менә Родькалар семьясы әтиләренең
һәлак булуы турында авыр хәбәр ала.
Родьканың сөекле әтисе юк инде!
Родька хәзер күз яшенең нәрсә
икәнлеген дә, дөньяның зурлыгын һәм
үзенең әле бәләкәйлеген дә аңлый.
Вакыт үтү белән, ваемсыз балачак
дәвере дә уза. Ләкин сугыш җиле
кагылган Родька, Сенька, Ри- ва кебек
балалар өчен ул иртәрәк үтте.
Бу—автобиографик повесть. Згеж
исемле кечкенә генә Польша шәһә-
рендәге әтисенең кабере, аның кулъ-
язмаларын сакларга кушкан васыяте,
врач әнисенең хәрби гоопиталь-
&
дә, Бэкер курортында эшләүләре һәм
Гадел Кутуй тормышына бәйле башка
бик күп истәлекләрне автор әсәрдә
матур гына тасвирлаган. Сюжетның
гадилеге һәм тыгызлыгы, теленең
укучы 1күңеленә ятышлы булуы
авторның поэтик талантын күрсәтә.
Мәсәлән, автор язны болай тасвирлый:
«Юкә бөресе күпереп, ачылып китте
һәм яфрак салмак кына кояшка үрелде.
Яз, күзне камаштыручы кояш булып,
ярсып балкыды да, итәкләрен чәк кенә
күтәреп йөгергән кыз баладай
тавышланып, ерганаклар буйлап
таралды». Әсәрдә малайлар
психологиясенең дөрес бирелүе дә
укучыларны шатландыра. Сенька
үзенең сугыш чукмары булуы яки
сипкелле бите белән генә түгел, ә
балаларга хас мактанырга яратуы, шул
ук вакытта тыйнак һәм оялчанлыгы
белән дә күңелдә кала. Автор бала
психологиясендәге ул нечкәлекләрне
тотып алган һәм күңелне
дулкынландырырлык итеп сурәтләгән.
Сеиькага Вика ошый, хәтта ул ара-тирә
аның тәрәзәсенә чәчәкләр дә ташлый, ә
төнлә бакчадан кыяр урлый.
Рөстәм Кутуйның новелласы лирик
һәм бераз сагышлы да. Әсәрнең
геройлары намуслы, куркусыз балалар.
Автор үзенең балачак дәверен китап
эчендә сакланган өрәңге яфрагы
аркылы хәтерли. Ялгыз яфрак аша
алтын көзнең яки шаулап торган
урманның бөтен гүзәллеген тулысыича
күз алдына китерү авыр булган төсле,
«Малайлар» повестенда да сугыш
елларының бер яклырак сурәтләнүен
әйтергә кирәк. Шуңа, өстәп, геройлар
дөньясының да шактый чикләнгәнлеген
күрсәтми булмый. Вакыйга дүрт ел
буена бер тирәдә — малайлар
әүмәкләшә торган йорт эче, хәрби
госпиталь һәм Бәкер курортында бара.
Кайчандыр Родьканың әтисен яратучы
хатын образы повестьта үзен һич тә.
акламый. Ана характерын ачуга ул
язган хат берни дә өстәми. Балаларның
дөньяга карашын формалаштырудагы
мәктәпнең роле дә повестьта ачылмый
калган. Мәсәлән, Родьканың 'мәктәптән
алган тәэсирләре бары швейцар
Пантелейгә генә барып тоташа.
Җыентыкка кергән хикәяләр ике
тематик циклга: яшьлек мәхәббәтен
сурәтләүче лирик хикәяләргә, диңгез
һәм башкалар турында хыялланучы
малайларны тасвирлаучы хикәяләргә
бүленәләр.
«Җыр» — 1кыска һәм аңлаешлы,
кыскасы, хикәягә кулай исем. Хикәядә
сүз мәхәббәт, аның беренче кат кеше
күңелен дулкынландыруы, са-
гышландыруы, кыз күңеленең сафлыгы,
матурлыгы турында бара. Студент
Арсений кемне дә булса яратырга
хыяллана һәм, ул мәхәббәтнең җыр
төсле булуын тели. Мәхәббәт күп
көттерми. Арсений саф күңелле, мөлаем
кыз — хат ташучы Тоня Пескованы
очрата. Топяда әле балалар гадәте дә
чыгып бетмәгән, ләкин аның күңелен
җылы хисләр били — ул егетне чын
күңеленнән ярата башлый. Кыз
Арсенийга ти- рәитеи ышана һәм
түземлек белән аңардан хатлар көтә.
Арсений кайта һәм алар очраклы гына
урамда күрешәләр. Егет, аруын сәбәп
итеп, кызны ташлап китәргә ашыга.
Эчкерсез күңел алдашуны сизенми, кыз
яраткан кешесенең күкрәгенә сыена.
Тоня кабат төи йокламый Арсений
турында уйлый. Иртән, ашкынып, егет
чакырган җиргә бара. Ләкин сөекле
кешесе аны каршыламый. Якты
өметләре тапталган горур Тоня, күңел
кушуына буйсынып, мәхәббәтеннән
кача.
Җыйнак кына бу хикәядә яшьлек
дәрте ташып тора. Рөстәм геройларга
акыл өйрәтеп маташмый. Ул кеше
күңелендәге иң нечкә һәм иң тирән
хисләрне табигать күренешләренә
бәйләп сурәтли.
Җыентыкта урнаштырылган «Сары
.кош» һәм «Болыт» исемле хикәяләр дә
шундый ук характердагы әсәрләр.
Аларны берләштерүче төп фикер шул
— кеше күңелен беренче кат
канатландыручы мәхәббәтне сакларга
кирәк, аны «Сары кош»та- гы кебек
кире кайтара да алмаска, «Җыр»дагы
кебек куркытырга һәм бөтенләйгә
югалтырга да мөмкин.
Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен
язылган бу җыентыкны укучылар
яратып укырлар дип шикләнми әйтергә
була.
В. ГУДКОВА.