Логотип Казан Утлары
Очерк

Тынгысыз НУРҖИҺАН


ез «Дружба» колхозы идарәсенә килеп кергәндә, анда ике кеше нәрсә турындадыр сөйләшеп утыра иде. Аларның берсе — 35-40 яшьләр тирәсендәге кечерәк кенә буйлы, киң җилкәле ир кеше җитди кыяфәттә нәрсәдер исбат итә, икенчесе — чандыр гәүдәле хатын-кыз әлеге ир кеше сөйләгәнне тыңлый. Ул кечерәк кенә уйчан кара күзләрен билгесез бер ноктага текәгән, -вакыт-вакыт мөлаем генә елмаеп куя. Башына бәйләгән ак яулык арткарак тартылып- киткән, аннан ике якка шома итеп таралган чәче, ә яулык астыннан кызыл тасма кушылып үрелгән ике толымы күренеп тора.
Безне күргәч, алар тынып калдылар. Минем юлдашым — художник Илдар Әхмәдиев кыю гына түргә узды- Уңайсызланып торуымны күргән әлеге ир кеше:
— Узыгыз, иптәш, менә монда утырыгыз!—дип урындык күрсәтте. Таныштык. Әлеге ир кеше шушы колхозның партоешма секретаре Кузнецов, ә хатын-кыз чөгендер үстерүчеләр звеносы җитәкчесе Нурҗиһан Ги.маева булып чыкты.
Илдар белән без үз йомышларыбызны сөйләп бирдек. Парторг безне дикъкать белән тыңлаганнан соң:
— Бик яхшы. Бездә чөгендер үстерү осталары хәзер бик күп. Теләсә кайсысының рәсемен ясый аласыз. Менә осталарның да остасы сезнең каршыла утыра, — диде.
Осталарның да остасы дигәч, Нурҗиһанның йөзе комач кебек кып-кызыл булды, ул, әллә бу яңа килгән кешеләрнең шул хәтле текәлеп карап торуларына, әллә парторгның шундый «мактау сүзләре әйтүемә оялып, читкә борылды.
— Бик әйбәт, бик әйбәт, иптәш Гимаева. Сезнең белән иркенләп сөй-ләшергә мөмкин булыр бит? — дип сорадым мин.
— Нигә мөмкин булмасын, — дип җавап бирде оялуын әле һаман да яшерә алмаган Нурҗиһан.
«Дружба» колхозының Октябрь районындагы башка күп колхозларга үрнәк булырлык алдынгы хуҗалык икәнен безгә райкомда ук әйткәннәр иде инде. Райком пропагандисты иптәш Дмитриев болай дигән иде:
— Өч телдә сөйләшә белмәс әп, анда бер эш тә чыгара алмассың. Анда колхоз председателе — татар, агроном — чуваш, парторг—рус-
Чыннан да, бу колхоз сигез авылны берләштергән, ул рус, татар,
Б
93
чуваш авылларыннан тора икән. Әмма ул авыллар арасындагы чик күптән беткән һәм хәзер алар бер семья булып яшиләр, дусларча кулга- кул тотынышып эшлиләр. Колхозчылар бер-берсе белән исәнләшкәндә чувашка «авани», руска «здравствуйте», татарга «исәнмесез», — дип эндәшәләр.
Өч телне дә белмәгән кеше бу колхозда юктыр. Русча сорау бирсәң, татарча җавап кайтаралар, чувашча сүз башласаң, әңгәмә үзеннән-үзе рус теленә я татар теленә күчә. Күрәсең, Дмитриев шаярып кына әйткән икән — өч телне дә белүнең монда әлләни кирәге юк.
— Милләтләр аермасы турында бездә хәзер сүз кузгатучы да юк инде. Сүз түгел, андый нәрсә хәзер кешеләрнең уена да керми, — диде, көлемсерәп, Кузнецов. — Әнә югары оч Шәйхулланың кызы Гөлсем чуваш егете Петрга чыкты, ә малае Хәким рус кызы Аннаны алып кайтты. Бик әйбәт торалар. Шәйхулла карт үзе дә бәйрәм көннәре итеп берәр стаканны «кагып» алгач: «Минем ызбада полный интернационал»,— дип мактанып йөри.
— Ә эшләр ничегрәк соң?—дип сорадым мин парторгтан, сөйләшә торган сүзнең җеп очын югалтмаска тырышып.
— Аларның эшеме? Менә дигән.
Күрәсең, парторг минем соравымны аңлап бетермәде. Ул «Дружба» колхозының эше турында түгел, Шәйхулла турында сөйләвен дәвам итте.
— Аларның эше яхшы булмаслык та түгел. Кияү — алдынгы комбайнер. Комбайнда эш бетү белән — авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча иң яхшы слесарьларның берсе. Шулай ук малае шофер, килен дә, кыз да Нурҗиһан кебек чөгендер осталары. Кышын терлек карыйлар. Хәер, безнең Нурҗиһан да кыш көне фермада эшли.
— Алайса сезнең колхозда эшләр ал да гөлдер инде, — дип мин һаман үземнекен кабатладым.
— Ал да гөл, дип әйтү бик үк дөрес булмас. Безнең эшләнмәгән эшләр бик күп әле, нык тырышырга туры килә. Шулай да телгә алырлык эшләребез юк түгел. Менә өченче ел инде колхозчыларга ай саен акчалата хезмәт хакы түлибез. Узган ел 547 гектарга шикәр чөгендере чәчкән идек, шуның һәр гектарыннан уртача 250 центнер уңыш алдык. Нурҗиһан звеносы гектарыннан 370 әр центнер чөгендер җыеп алды. Ә аның участогыннан алынган чөгендер гектарына дүртәр йөз центнер булды. Быел тагын да күбрәк итеп үстерәбез, дип торабыз...
Парторг, өстәл тартмасын актарып, бер калын дәфтәр чыгарды, аннан кирәкле битне тапты да сүзен дәвам итте:
— Шунысы әйбәт: 1958 елда бер центнер чөгендернең үзкыйммәте ике сум 24 тиен булса — бу исә иоке акча белән егерме ике сум 40 тиен дигән сүз, узган ел ул бер сум 23 тиен генә булды.
Парторг колхозның экономикасын да, алган продуктларның үзкыйммәтен дә, андагы кешеләрне дә, аларның теләкләрен дә, хыялларын да белеп көйләде. Мин аның шундый катлаулы хуҗалык эшләрен гади генә итеп сөйләп бирә белүенә сокланып утырдым... Илдар Нурҗиһан Гимае- ваның рәсемен ясаган арада, минаның эше, иптәшләре белән таныша тордым. «Дружба» колхозында алдынгылар, хезмәт батырлары бер Нурҗиһан Гимаева гына түгел, әлбәттә. Аларның һәрберсенең эше мактауга лаек. Чөнки 550 гектар мәйданның һәр гектарыннан 250 центнер шикәр чөгендере үстерү аларның тырыш хезмәтеннән башка мөмкин булмас иде.
КПСС Үзәк Комитетының март Пленумы колхозлар һәм совхозлар алдына гектардан 200—250 центнер шикәр чөгендере уңышын җыеп алу бурычын куйды. Димәк, «Дружба»лылар инде партиябез куйган бурычны уңышлы үтиләр. Ә Нурҗиһан Гимаева һәм аның звеносы исә аларның барысы өчен дә үрнәк.
94
Халык бу тырыш, намуслы колхозчыга зур ышаныч күрсәтте: партиясез гади колхозчы Нурҗиһан Гимаева дәүләтебезнең иң югары органына— СССР Верховный Советына депутат итеп сайланды...
— Таң атып килә, кызым, тор! — диде Шәйхетдин абый. Гаҗәп татлы төшләр күреп йоклап яткан кызы Нурҗиһан шунда ук сикереп тә торды.
Соң ятарга, иртә торырга ул кече яшьтән үк гадәтләнгән иде иңде.
Шәйхетдин абый белән карчыгы Миңнеҗиһан апа балаларын кеше уятканны көтми сикереп торырга, шунда ук берәр эшкә тотынырга га-дәтләндереп үстерделәр. Бүген менә Нурҗиһан әтисе уятканчы йоклап ятуына уңайсызланды. «Нишләп шул кадәр озак йоклаганмын соң!» дип, үзен-үзе шелтәләп алды да тиз генә чиләкләрен эләктереп суга йөгерде.
йорт эшләрен тәмамлагач, семья иртәнге ашка җыелды. Бу вакытта июнь кояшы якты нурларын сибеп, күтәрелеп кенә килә иде әле.
Әти кеше:
— Җәһәтрәк кыланыгыз, балалар. Мотыйгулла абыегыз тагын килеп җитәр. Бригадирның сездән башка да борчуы җитәрлек, — дип кызларын ашыктырды. Шәйхетдин абый үзе дә бераз кабалана иде, ләкин, кызларын эшкә озатмый торып, ул өйдән чыгарга ашыкмады. Алар киткәч тә әле кабат күзләре белән тирә-якны барлап чыкты, йорт җиһазлары: кровать та, өстәл дә — барда үз урынында, бар да элеккечә. Тик ул гына — Миңнеҗиһан гына юк бу йортта. Әнә аның сырмасы чөйдә моңаеп эленеп тора. Ни өчендер аны берәү дә кузгатырга теләми — гүя аңа тисәң, ул борчылыр, рәнҗер төсле. Шәйхетдин абый чөйдәге әнә шул сырмага текәлеп карап торды да:
— Эх, син, Миңнеҗиһан, Миңнеҗиһан, — диде, тирән сулап, — иртә, ай, иртә ятим иттең син безне...
Ул күзләрен йомды һәм аның алдына кинәттән үлеп киткән хатыны— Миңнеҗиһан килеп басты. Ләкин авыр хисләргә бирелеп торырга аның вакыты юк иде. Ул, аңына килеп, өйдән чыкты да ашыга-ашыга колхоз амбарларына таба — эшенә атлады...
Нурҗиһан җиде классны тәмамлаган вакытта яшьләр арасында я тимер юлга, я Норлаттагы башка берәр оешмага эшкә китү гадәткә кергән иде. Әмма ул үзенең туган авылыннан беркая да китмәскә булды.
— Колхозымда эшлим, авылымнан беркая да китмим, — диде ул иптәш кызларына.
Башта кая куйсалар, шунда эшләде, кая җибәрсәләр, шунда йөгерде. Бәләкәй һәм ябык булуына карамастан, эшкә тырыш булды, өлкәннәрдән бер артта калмый эшләп килде. Кайвакытта хатыннар аның ябык гәүдәсенә карап кызганганнанмы, әллә бераз көнләшепме:
— Шул хәтле ватылып эшләмә, кызым, өлгерерсең, — ди торганнар иде.
Нурҗиһан андый вакытларда елмаеп кына куя һәм киңәшчеләргә үч иткән кебек яңа җилкенү, яңа дәрт белән эшли башлый. Хезмәттән тәм, ямь таба, ә инде үз хезмәтенең нәтиҗәсен күргәч, аның яшь йөрәге аеруча шатланып талпына башлый иде.
Бер генә дә эшсез тора алмый иде ул. Аз гына тик торганда да өзе- леп-өзелеп әнисен сагына башлый иде. Еш кына, әнисенең алдына капланып, туйганчы, эчләр бушап калганчы елыйсы, иркәләнәсе килгән вакытлары да булды аның.
Хатыны үлеп кырыгы да үтмәде, Шәйхетдин абыйларга Маһруй әби килеп керде. Нурҗиһан кече якта табак-савыт юып тора иде. Әмма карчыкка озаклап җәелеп утырырга туры килмәде. Шәйхетдин абый ул килеп керү белән:
95
— Маһруй апа, мин сиңа йөрмә, бантка өйләнмим дип әйттем ләбаса. Син тагын килгәнсең. Мин балаларымны үги анадан бервакытта да кактырмаячакмын, ишетәсеңме? — дип кырт кисте.
— Соң, Шәйхетдин, син яшь ■кеше, кыен булыр бит үзеңә.
— Әйттем — бетте. — Шәйхетдин абый бераз гына тынып калды.— Ул үлгәндә балаларым, балаларым, дип кабатлады, сүзен дә әйтеп бетерә алмады мәрхүмә... Юк-юк... юкка йөрмә син, Маһруй апа,—диде ул аннан, бераз йомшара төшеп.
Әйе, Шәйхетдин абый башка өйләнмәде. Ике яшь кенә кызга эш күп- булса да, алар үзләрен бер җирдә дә, бервакытта да ятим итеп сизмәделәр.
Нурҗиһанның балалык еллары әнә шулай үтте. Тормыш дигән нәрсә бер урында таптанмый, һаман алга омтыла бит. Дөрес, аның агым тизлеге төрлечә була. Тыныч кына акканда ул кинәт дулкынланырга, котырынырга тотына һәм, искелек яңага үз урынын бирмәс өчен күпме генә азапланса да, яңалык барыбер җиңә һәм үз урынына утыра.
Нурҗиһанга ташлы юлдан яланаяк барырга туры килмәде, шулай ук ул космик ракетага да утырмады. Хәер, аның космик ракетага утырырга хыялланганы да булмагандыр.
Коммунизм төзү өчен эшләргә, материаль байлыкларны бик нык үстерергә кирәклеген ул җаны-тәне белән аңлап, тормыш казанында^ кайнап үсте, ныгыды...
Нурҗиһан колхозда өченче ел эшли иде инде. Беркөнне шулай алар- га бригадир Мотыйгулла килеп керде. Яз башларында булды бу хәл. Исәнлек-саулык сорашкач:
— Нурҗиһан сеңел, синең белән сөйләшәсе бар 1иде, — дип бригадир сүз башлады.
— Тыңлыйм, Мотыйгулла абый.
— Сүзем шул — сине чөгендергә -куймакчы булам. Булдыра алырсыңмы? Колхозда яңа нәрсә бит. Эше дә бик күп.
Колхозда шикәр чөгендере чәчә башлыйлар икән, дигән хәбәрне кичә ук ишетеп күңеле җилкенгән булса да, кыз җавап бирмәде. Чөнки халы-к арасында: «Шикәр чөгендере көньяк культурасы. Бездә үсәр- микән? Кеше көчен юкка әрәм итү генә булмасмы?» кебек шомлы сүзләр дә йөри иде.
— Уйламыйча, киңәш-табыш итмичә бер сүз әйтә алмыйм, Мотыйгулла абый. Әти ни дияр бит.
Әтисе каршы килмәде-
— Шикәр чөгендере безнең якларда да үсәргә тиештер ул, кызым. Әнә «Большевик» совхозында терлекләрне ашатырга шикәр чөгендерен күпләп чәчә башладылар бит. Беркөн райкомнан килгән Иванов та аны бик хуплап сөйләде. Бар син, кызым, айда, бар, эшлә.
Шул елдан башлап Нурҗиһан чөгендер үстерү звеносында эшли башлады. Әмма шикәр чөгендере бик күп белем таләп <итә торган назлы- нәрсә икән ул. Беренче елны яфракларыннан тартып үстерердәй булып тырышсалар да, уңыш мактанырлык булмады.
Кеше башына җитмешәр сотый чөгендер җире бүлеп биргәннәр иде. Нурҗиһанга шул җитмеш сотыйның җитмеш гектар булып тоелган чаклары да һәм рәт араларын кәтмәнл-и-кәтмәнли биле авырткан, беләкләре сызлаган вакытлары да күп булды.
Кайберәүләр, авыр эшкә чыдый алмый, чөгендер эшен ташладылар. Ләкин авыр кул хезмәте генә Нурҗиһанның ихтыярын сындырмады, киресенчә, ул тагын да ныгып киткәндәй булды, һаман үзенекен итте, тырышты, йөзенә кызыллык китерергә теләмәде.
Тырыш хезмәтнең җимеше булмый калмады. Нурҗ-иһанның икенче елны башкаларга үрнәк булырлык уңышы бар иде. Ул елны һәр гектарыннан алынган уңыш йөз егерме центнер булды. Хәзерге белән чагыш-
96
тырганда бу «мактанырлык түгел иде билгеле. Шулай да ул вакытта ук районда һәм колхозда үрнәк итеп күрсәтерлек иде. Бу уңыш «бездә шикәр чөгендере үсми» дигән скептикларга каршы көчле дәлил дә иде.
Нуржиһан моның белән генә тынычланып калмады. «Быел тир түгү хисабына уңышны азмы-күпме арттыруга ирештек, ә «менә киләсе елга ни эшләрбез? — дип уйланды. — Гомергә кәтмән белән чөгендер үстермәбез ләбаса. Эзләнергә кирәк!»
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, эш өчен шундый борчылып йөргән көн-нәрдә Нурҗиһанның өендә дә мәшәкать артты: кинәт кенә әтисе Шәйхетдин абый каты авырып түшәккә егылды. Нуржиһан да, апасы Гөлжиһан да әтиләре яныннан китмәделәр, аны мөмкин кадәр яхшырак тәрбияләргә тырыштылар. Әмма әтиләренең авыруы көннән-көн көчәя барды...
Әтисен жирләгәч, берничә көннән соң, Нурҗиһанны колхоз идарәсенә чакырып алдылар.
Колхоз председателе утыз меңче Хафизов аны елмаеп каршы алды.
Исәнлек-саулык сорашкач: — Ну, иптәш Гимаева, чөгендерләрне •ничек үстерәсең? — дип, эш хакында сүз башлады.
— Ярыйсы, — диде Нуржиһан һәм кайгылы күзләрен аска текәде.
— Ярыйсы гына булмасын, яхшы булсын. Быел менә гектарыннан ничәшәр центнер чөгендер чыгар, шуны уйлап карадыңмы?
— Карадым... Ике йөздән ким булмас дип торабыз.
— Ашыкма, сеңелем. Йөз сиксән чыкса да бик әйбәт булыр...
— Күрербез, —диде Нуржиһан һәм, колхоз председателенә шундый кискен сүз әйтүенә үзе дә уңайсызланып, кызарып китте. — Мин ике йөз центнер дип арттырып әйтмәдем, Хафизов абый.
— Ярый, ярый, мин шаярып кына, — диде колхоз председателе һәм сүзен дәвам итеп:
— Нурҗиһан, без сине үзең эшләгән звенога звено башлыгы итеп куймакчы булабыз һәхМ эшеңне намус белән башкарып чыгуыңа шиклән-мибез,— дип кызны ни өчен чакыртуын белдерде.
Нуржиһан звеносы колхоз агрономы Семенов җитәкчелегендә алдынгы чөгендер игү осталарының эш тәҗрибәләрен өйрәнергә кереште. Звеноның һәр члены башка өлкәләрдәге чөгендер үстерү осталарының тәҗрибәсен шул килеш кенә кабул итеп булмавын, әйтик, Украинада бер төрле табигый шарт булса, Татарстанның Октябрь районында бөтенләй башка булуын бер минутка да истән чыгармады.
1959 елның мартында Нурҗиһанны Казанга чөгендер үстерүчеләр киңәшмәсенә чакырдылар.
Ул анда сөйләүчеләрнең бер сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып блокнотына язып утырды. Киңәшмәдә шикәр чөгендере үстерү турында китаплар сатып алды.
Сөйләүчеләр, фәнни эшчеләр анда Нурҗиһанга бик күп нәрсәләрнең серен ачтылар. Иң әһәмиятлесе: авыр эшкә әмәл табылгандай булды аңа. Ул анда чөгендер игү эшләрен машинага көйләү турында сөйләүчеләрне аеруча әһәмият биреп тыңлады.
Әйе, машина белән чөгендерне букетлап та, рәт араларын эшкәртеп тә, хәтта чүпләрен утап та була икән. Эше дә әллә ни катлаулысымак түгел. Аның тизрәк кайтасы, үзенең звено членнарына киңәшмәдә ишеткәннәрен сөйләп бирәсе килде.
Киңәшмәдән Нуржиһан дәртләнеп кенә түгел, канатланып кайтты.
— Әгәр эшебез барып чыкса, кеше башына гектар ярымшар алың эшләргә була, — диде ул, киңәшмәдә ишеткәннәрен звено членнарына сөйләп бетергәннән соң.
Звено унбер кешедән тора иде. Звено членнары Нурҗиһанны дикъкать белән тыңлап утырдылар. Ләкин нигәдер Нуржиһан сөйләгәннәргә бик үк ышанып бетәселәре килми иде аларның:
— Элеккечә үстерсәк ни булган соң? Безнең уңыш болай да тирә-як колхозларга үрнәк булырлык бит.
— Бер гектарын эшләгәндә дә күзләр күгәрә. Гектар ярым ди тагын, булмаганны.
— Культиватор белән букетлап була диме. Сөйлисең тузга язмаганны.
Сүз күп булды.
Шулай да звеноның күпчелек членнары Нурҗиһан ягында иде. Иң элек Хаят, аннан Зәмзәмия белән Сара Нурҗиһан фикерен яклап чыктылар...
Яз кояшы көннән-көп җир өстендәге карны күбрәк кимерә. Гөрләвекләр кар астыннан тишкәләп үтеп үзләренә юл салалар. Кар сулары тотканнан соң, озак та үтмәде, җир өлгерде. Аңа минераль һәм органик ашламалар керттеләр, дымны каплату өчен культивацияләп алдылар, махсус каток белән тигезләттеләр һәм чөгендерне чәчеп тә чыктылар.
Көннәр үтә торды.
Менә җир өстенә ямь-яшел төс кертеп чөгендер яфраклары калкып чыкты.
Шундый тигез тишелеп чыккан чөгендер басуына карап, Нурҗиһан балалар кебек шатланып куйды. Ләкин аның шатлыгы озакка бармады. Күзләре чөгендер белән ярыша-ярыша тишелеп чыккан чүп үләннәренә төште.
— Тырмалап кына бетәр- микән?
Агротехника кагыйдәләре буенча чөгендер ике пар яфрак чыгаргач та басуны аркылыга тырмаларга кирәк. Әйе-әйе, иртәгәдән дә соцга калырга ярамый... Бер генә көнгә соңга калсаң да чүп үләннәре чөгендергә китәчәк нихәтле дымны, нихәтле ашламаларны үзләренә алачак...
«Дружба» колхозы идарәсендә ул көнне тарткалашулар озакка сузылды. Идарә членнары, бригадирлар нәкъ икегә бүленделәр. Берәүләр агроном Семенов белән Нурҗиһанны якласалар, икенчеләре каршы чыктылар.
— Әйе, тырмаларга кирәк, — диде агроном Семенов, Нурҗиһанның сүзен куәтләп, — иртәгә үк. Иртәгәдән калсаң, соң булуы мөмкин.
— Әгәр чөгендерне бозсаң, кем җавап бирер?
— Ашыкмаска кирәк, егетләр, ашыкмаска...
— Сез теләсә ни әйтегез, ә мин иртәгә үк үз звеном җирен тырмалатам, — диде Нурҗиһан.
— Әгәр җирне бозсаң, синең өчен кем җавап бирер, — диде идарә членнарының берсе, — колхоз байлыгы белән алай җиңел генә уйнарга ярамый.
— Мин, — диде Семенов, утырган урыныннан сикереп торды да,— әйе, мин җавап бирермен. Әгәр җир бозылса, узган елгы уңыштан чыгып барлык зыянны үзем капларга өстемә алам. Телисез икән, расписка язам. Ләкин колхозга бер тиенлек тә зыян килмәсенә ышанам.
— Мин дә әгәр зыян килсә, аны капларга үз өстемә алам. Телисез икән, мин дә расписка бирәм.
Кемдер көлеп куйды:
— Нәрсәң белән түләмәкче буласың, синең ниең бар?—диде.
— Йортымны сатып түләрмен, — диде Нурҗиһан, идарә членнарына һәм бригадирларга кыю карап.
Нурҗиһан идарәдән кайткач, бераз гына башын мендәргә тигереп алды да кырга йөгерде. Ул үз звеносы басуына килгәндә, айда берәү дә юк иде әле. Иртәнге саф һава аның күңелләрен кытыклап, йөрәген ашкындыргандай булды. Яңа гына тишелеп чыккан үсемлекләрнең нәни яфракларына төшкән чык бөртекләре энҗе кебек ялтырыйлар иде. Җир-
7. ,С. Ә." № 5.
98
нең матурлыгына тагын да ямь бирим дигән төсле, елмаеп, кояш күтәрелеп килә.
Язгы иртә матурлыгына сокланып торган Нурҗиһан агроном тавышына сискәнеп китте.
— Исәнме, Нурҗиһан, килеп тә җиткәнсең икән. Иртәләгәнсең бүген.
— Исәнмесез, Семенов абый.
Агроном белән звеновод җирне кайсы уңайга тырмаласаң яхшырак булыр икән, дип киңәшеп торганда, дөнья шаулатып трактор да килеп җитте.
— Ну, Хәмзә, тракторыңа утыр да менә шушы билгедән кит, түлькы артыңа карыйсы булма, — диде Нурҗиһан, тракторчы янына барып.
Трактор белән тырмалап узган җирдә чөгендер дә, чүп үләннәре дә юкка чыккан иде.
Трактор әйләнеп килеп җитте. Хәмзә, тракторын җир башында туктатып, Семенов белән Нурҗиһан янына килде:
— Әллә шуның белән җитеп торырмы, бер нәрсә дә калмый бит! — диде ул, пошынып.
— Юк, бу плантацияне бетерми туктамыйбыз,— дип, Семенов кырт кисте.
Тырмалап бетереп ике көн үткәч, горизонталь урнаштырылган үткен табанлы культиватор белән тагын чөгендер үсентеләрен букетлап чыктылар.
— Әллә чыннан да чөгендерне харап иттекме?.. — дип уйлады Нурҗиһан. Шул вакыт: «Курыкма, кызым, авыр эшнең әмәле шул инде» — дип әтисе колагына пышылдагандай булды. Нурҗиһанның гәүдәсе кинәт калтыранып китте. Их, әтием, әгәр син исән булсаң иде...
Тавыш зурга китте. Икенче көнне колхоз активы букетланган җирне чыгып карады.
— Әйттем мин сезгә, — диде Шакир Кәлимуллин— сүземне тыңла-мадыгыз. Уналты гектар иң яхшы җир. Нихәтле көч куелган ул җиргә. Шул җирне күз ачып-йомганчы боз да ташла инде. Имеш, эшне җиңеләйтәбез. Җиңеләйттегез менә! «Җиде кат үлчә, бер кат кис», — диләр бит. Ә сез ни эшләдегез?..
Нурҗиһан белән Семеновны гаепләүче ул гына түгел иде. Нурҗиһан исә, берәр ялгышлык ясамадык микән дип, эшләнгән эшне кат-кат тикшереп чыкты. Аннары Семенов янына китте.
Агроном тыныч иде. Ул Нурҗиһанга тырмаланганнан, культиватор белән букетлаганнан соң андый-мондый куркыныч хәлнең булырга мөмкин түгеллеген телдән сөйләп тә, китаплардан өзекләр укып та аңлатырга тырышты. Кыз, тынычлангандай булып, кырга китте. Ләкин басуда өченче көнне дә үзгәреш күренмәде.
«Җирне әрәм итеп калдырганчы берьеллык үлән чәчәргә кирәк. Тер-лекләргә яшел азык булыр», — дип тәкъдим итүчеләр дә булды.
Тагын бер көн үтеп китте, һәр узган көн Нурҗиһанга ай булып тоелды. Ул һәр көнне тырмаланган һәм букетланган җиргә бара да аңа карап басып тора. Аида тереклек әсәре күрмәгәч, башын иеп, кайтып китә. Бу көннәрдә эчпошуның чиге юк иде.
Шундый газаплы дүрт көн үтеп китте. Бишенче көнне таң беленеп килгәндә үк уянып китте дә, Гөлҗиһанны уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып, арткы якка чыкты. Анда кичтән калган бәрәңгене ан- нан-моннан капкалады да кырга китте.
Нурҗиһан җир башына килеп җиткәндә, тәмам яктырып, яңа көн туды. Чү, бу нәрсә... ялгышмыйммы дигән кебек. Нурҗиһан тирә-ягына карап алды. Юк, юк, ялгышмый, әнә тырма, культиватор эзләре ярылып ята ич!
— Чөгендерләрем, —дип кычкырып җибәрде Нурҗиһан, чиксез шат-ланып. Чөгендерләр җепкә тезелгән күк, тип-тигез, ямь-яшел булып, яңа-
дан калкып чыкканнар, тик алар сирәгәйгәннәр генә иде. Нурҗиһан иелеп аларның берсен, икенчесен, өченчесен... унынчысын... егерменчесен куллары белән капшап карады. Алар аңа искиткеч матур булып күренделәр. Төшем түгел микән дип, (кулларын кыскалап алды ул.
'— Нишләп торам соң әле мин монда, тизрәк Семенов абыйга кайтып әйтим, — дип, Нурҗиһан авылга йөгерде.
Нурҗиһан звеносы (кичекмәстән эшкә тотынды. Җирне аркылыга тырмалаганнан, культиватор белән букетлаганнан соң да чөгендерне си-рәклисе, калган чүп үләннәрен утыйсы бар иде. Звено әнә шул эшләрне башкарырга кереште.
Тырыш хезмәт җилгә «китмәде— узган ел Нурҗиһан звеносы уртача һәр гектардан өч йөз җитмешәр центнер уңыш алды...
Быел Нурҗиһан һәм звено членнары һәр гектардан 450—500 центнер чөгендер алу өчен көрәшәләр.
Хезмәт сөюче, тырыш һәм алтын куллы бу дус кызлар үз алларына куйган бурычны, һичшиксез, үтәп чыгарлар.