Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ТУГАН ИЛЕМӘ
Л*үп узгансың кырыс сынауларны, Баш имичә һичбер офтанып. Тап төшермәс өчен намусыңа, Синең һәр уч көлең, туфрагың Миллионнарның тир һәм каны белән, Ут һәм металл белән кушылган. Яктылыкка үрләп, яшәргә, дип Без чыкканбыз шытып шушыннан — Шул туфрактан;
Шулай күчкән безгә Синең түзем, синең ныклыгың. Дөнья белә хәзер бу ныклыкны
Сындырырлык көчнең юклыгын.
САУМЫ, ШАГЫЙРЬ!
Саумы, таныш түгел, Яшь буын...
А. С. Пушкин. Саумы, саумы, яз һәм җыр илчесе! Ишеттек без сине ерактан, йөрәге һәм вөҗдан тавышы итеп йөрәгеңдә халкың уяткан Җырың белән илне уятыштың; Без киләсен алдан күрдең син. йөрәкләргә безнең балачактан Тукай белән бергә кердең син; Шевченколар керде синең белән, Чын җыр, диләр, тормый чакыртып... Сез яшәрсез, Безнең күңелләрне һаман шулай җылытып, яктыртып.
БЕЗНЕҢ КҮРШЕ күршебездә Андрей агай бар, Ул тормышның күргән һәр ягын; Батрак булган; Орел янында Җуеп кайткан ике аягын.
65
Язмышыннан ләкин зарланмый: — Дөнья безне шуңа өйрәткән; Россиябез култык таягын Йөртмәс өчен, шулай кирәккән.
ЯШЕН ЯКТЫСЫ ^йбәт килсә елның яз айлары, Иркен итеп сулыш аласың; Яшеннәре, җылы яңгырлары Сафландырып уза һавасын. Ел авышкан саен көзгә таба, Сирәгәя яшен яшьнәве һәм бөтенләй аннан сүнеп кала... Кешенең дә җирдә яшәве — һәммәбезнең гомере охшый шуңа, Сизәсездер моны үзегез.
Яшьнәр чакта яшьнәп калсак кына Үкендермәс гомер көзебез.
АНА УЛЫН ЮЛГА ОЗАТА
Л*итә яшьләр ерак Төньякка, Төзүчеләр булып китәләр. Ана улын юлга озата;
Күпме борчу, күпме киртәләр Көтә алда аның бәбкәен; Сагынганда кемнәр юатыр? Палаткада үтәр төннәре, Таңда бары җилләр уятыр... Тора ана басып бер читтә,— Ул гынамы шулай борчыла? Дәшеп зәңгәр, чиксез киңлеккә, Карлыгачлар бала очыра.
Ул кошларга карый сокланып, — Тынычлыймы күңеле аның да. «Канатлары очар кошларның Ныгый, диләр, очкан чагында. Ә мин нигә болай көенәм, Озатмыйм бит сугыш кырына. Әткәсенең үтәп васыятен, Бассын, әйдә, аның урынына. Очраганда җилгә-яңгырга, Ул күңеленнән миңа сыеныр. Окопларда дүрт кыш уздырган Әткәсен ул уйлап җылыныр. Бар янында җандай дуслары; Сынатмастыр иле алдында. Канатлары очар кошларның Ныгый, диләр, очкан чагында».
Китә поезд... җырлар... чәчәкләр... Сөенечләрең ничек артмасын: Ерак юлга чыккан яшьләргә Ача тормыш олы капкасын.
Б .С. ӘЛ № б.
АФРИКА ҖИЛЕ күңелем көнгә ничә тапкыр Дөньяны урап чыга; Охшыйм бүген Африканы Гизүче юлаучыга.
Лумумбаның туган иле Таланган, өзгәләнгән, һәм болан да эссе җиле Ник тагын эсселәнгән?
Әйтерсең лә тоя күңелем Исүен шушы җилнең. Күпме күз яшь, күпме тирнең һәм күпме күмер-көлнең Кайнарлыгы күчкән аңа; Язмышның кырысы бу, — Сабыйлар һәм аналарның Аһ-зарлы сулышы бу.
Бездә Идел, анда Нигер, Күп сулы икесе дә.
Тик Нигерның үз туфрагын Сугарып үтеше дә Сусауларын басмый аның; Сулый ул янып-көеп, Сафландырып уза торган Яңгырны көтәм, диеп.
Чыгу өчен караңгыдан Көрәшнең кырысы бу, — Африканың ирек даулап Уяну сулышы бу.
Ут сулый ул, килмешәкләр» Калмасын җиремдә, дип; Ачылыгы күз яшьләрнең Булмасын җилемдә, дип.