Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

САГЫНГАН МИНУТЛАР


Истәлекләр һәм уйланулар
ТУЙДА ҺӘМ ТУЙДАН СОҢ
И О О елның май ахырлары иде. Ул елны Мәскәүдә майның ахы- Ры бик матур килде. Көннәре җылы, җилләре йомшак иде, хәтта Мәскәү үзәгендә дә язгы саф һава бөркелә иде. Мәскәүнең парклары, бакчалары, җәйне каршы алырга хәзерләнеп, көн- нән-көн ямьләнә баралар, бер-береннән уздырып, һаман бизәнәләр, ясаналар иде.
Шатлык җырлары аеруча дәртле яңгырый торган шигъриятле май аенда Мәскәү шәһәренең үзәгендә Муса белән Әминәнең туй мәҗлесе булды.
Туй мәҗлесенә Гөлсем белән мин бераз кичегебрәк бардык. Мәскәүнең бер читендәге Хавско-Шаболовская урамыннан шәһәрнең үзәгенә хәтле шактый гына юл. Үзәктә трамвайдан төшкәч, кибеткә кереп торт сайлауга да бераз вакыт үтте. Без барып кергәндә, бүлмә эче гөрләп тора иде инде. Мусаның бик кечкенә бүлмәсендә байтак халык җыелган. Анда Әминәнең әти-әнисе, туганнары һәм Муса белән Әминәнең уртак танышлары—сәнгать һәм әдәбият кешеләре. Алар арасында Җәүдәт Фәйзи белән Хәсән Туфан да бар. Хуҗалар киң күңелле булганда бүл-мәнең тарлыгы беркайчан да сизелми. Ә туйда инде бигрәк тә шулай, һәркем үзен бик иркен тота, бер дә тарсынмыйча утыра.
Туйның үз йолалары була бит. Мин дә, һич авырсынмыйча, кичеккән өчен штраф йоласын үтәдем, һәм кыска гына речь сөйләдем. Мәхәббәт ялкынының мәңге сүрелмәвен, йөрәкләрнең мәңге сүнмәс яшьлек дәрте белән дөрләвен теләдем. Ике йөрәкнең бергә кушылуы аларны тагы да көчлерәк итәргә тиеш. Муса поэзиясе канатларын тагы да киңрәк җәяргә тиеш. Төзүчеләр техникумында укый торган Әминә исә, үз профессиясенең кушуы буенча яңа тормыш төзүдә катнашу белән бергә, авыр һәм данлы юллардан алга барганда шагыйрьнең ярдәмчесе булырга тиеш.
Речьләр һәм тостлар күп булды. Сәгать теленең гадәттәгечә бик тырышып, биктөгәл хәрәкәт итүе әһәмиятсез булып калды. Туй мәҗлесе май аеның календарьдагы ике көнен бергә тоташтырды. Саф мәхәббәт тормыштагы ике сукмакны бергә кушты. Мәскәү язының таң нурларыннан балкыган якты юлга бергә кереп бергә атлаганда Муса белән Әминә бер-берсенә ярдәмче булырга, Әминә дә татар әдәбиятын үз итәргә, шигырь язмаса да, шагыйрә булырга тиеш иде.
1 Башы 2-санда.
110
Өметләребез алдамады. Әминә талантлы шагыйрьнең лаеклы иптәше була белде. Кечкенә бүлмәдәге зур тормыш тагы да ямьләнде. Анда шагыйрь җырына нарасый бала авазы һәм яшь ананың әлли-бәлли моңнары кушылды. Сабыйның сүзсез нечкә авазлы җырлары да, бәхетле ананың саф моңнары да иҗатка комачаулык итмәделәр, киресенчә, алар үзләре Мусаның тылсымлы каләм .көче белән бик нәфис шигырь булып әверелделәр.
Шаян кызым син минем, Таң йолдызым син минем, Йөрәгемдә кабынган Шатлык жырым син минем, —
диде шагыйрь үзенең сөекле нәние өчен язган «Бишек җыры»нда.
Шагыйрьнең тормыш иптәше яшь ана исә нәнине тирбәткәндә әкрен генә шушы «Бишек җыры»н көйләде.
Бер дә сиздермичә генә, Әминә тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән Мусаны читтәрәк тота белде. Аннан да бигрәге, аннан да кирәкле- рәге—семьяда һәрвакыт зур дуслык атмосферасы хөкем сөрде, анда беркайчан да юк кына сылтаулар табып ут ягып әрләшкән тавышлар ишетелмәде. Муса гүзәллеккә табынучы, дуслыкны җырлаучы шагыйрь иде, Әминә дә, шигырь язмавына карамастан, тормышта шагыйрь икәнлеген күрсәтте.
Гадәттә ирләр эч серләрен тиз генә ачып салырга яратмыйлар. Ләкин ул кагыйдә һаман да саклана дип булмый. Муса белән минем сер уртаклашкан чакларыбыз да була иде. Бервакыт, утыз алтынчы елда көз көне булса кирәк, без, Мәскәүнең бер төркем татар язучылары, Подольск шәһәренә әдәбият кичәсе үткәрергә бардык. Кичәне кем оештырганын хәтерләмим, ләкин аның бик матур үткәне ачык хәтеремдә калган. Кичәдә Муса, Әхмәт Фәйзи, журналист Вил Садрый (ул Бат- тал шигырьләрен укырга ярата иде) һәм тагын кемнәрдер катнаштылар. Кичә соң гына бетте. Подольскида татар интеллигенциясе бергә җыелгач, зур гына мәҗлес уздырырга да мөмкин булды. Кичә тәмам булгач, күңелле әңгәмә һәм шигырь укулар табын янында дәвам итте. Аннары гостиницага киттек. Алдан ук хәстәрен күреп, номер хәзерләп куйганнар икән. Подольск эшчеләре канәгать -булып, Мусага да, Фәйзигә дә, барыбызга да рәхмәтләр әйтеп калдылар. Үзебез дә рухи көч җыеп һәм ял итеп, иртәсен ашыкмый гына Мәскәүгә кайтып киттек.
Иртәнге сәгать унберләр шәһәр тирәсе поездларының иң буш вакыты була. Шәһәргә баручылар инде китеп беткәннәр, ә кайтучылар юлга чыкмаганнар әле. Вагон буп-буш диярлек. «Уңайра-к»ны сайлап бер урыннан икенче урынга күчә торгач, иркен вагон эчендә Муса белән мин бер почмакта тәрәзә янындагы урыннарга килеп утырдык. Яныбызда беркем дә юк.
Бер эшеңне төгәлләп икенчесенә әле тотынмас борын, менә шундый иркен вагонда каядыр (әллә кая бик еракка барасың кебек) юл барганда, серләр сөйләшү өчен нәкъ җайлы вакыт инде.
Муса белән мин бераз серләшеп алдык. Муса шәхси тормышта үзенең бәхетле икәнен, семья оясын Әминә белән бергә коруның күңелле икәнен сөйләде.
— Бик кешелекле, бик зирәк хатын, — диде Муса. — Мине юк-бар белән борчымый. Теле белән дә, күз карашы белән дә анысын да, монысын сорап кына тормый. Күрәсең, барыннан да бигрәк ул минем шагыйрьлегем турында, миңа уңай шартлар тудыру турында уйлыйдыр. Рәхмәт аңар.
— Беррәттән миңа да рәхмәт әйт инде, — дидем. — Кечкенәне генә булса да, бер рәхмәт әйт. Кешегә сөйләп йөрмәм. Үзем генә белермен.
Ни өчен шаяртканымны Муса шундук аңлап алды. Әминәнең әнисе
111
Рабига апа минем тормыш иптәшем Гөлсемнең бертуган кыз кардәше була. Рабига апаларның семьясы 1930 елда Казаннан Мәскәүгә күчеп килде. Әминә төзүчеләр техникумының тулай торагында яшәде. Рабига апалар берничә ел без яши торган «коммуна-йортта» кечкенә семьялы бер эшчедә квартирада тордылар. Әминә бездә бик еш була иде. Басынкы һәм са'быр характерлы, акыллы һәм сөйкемле кыз. Кирәксез жирдә җилпенеп торырга бер дә яратмый. Табигать үзен бер яктан да җәберләмәгән. Билгеле инде, Мусага мин Әминәне мактап сөйләдем. Аның гүзәл сыйфатларын, язучыларча күпертеп күрсәтмәсәм дә, киметмәскә дә тырыштым. Әйе, шагыйрьнең «башын әйләндерүдә» мин беркадәр роль уйнадым.
Менә хәзер, Подольск эшчеләре арасында әдәбият кичәсе үткәргәннән соң, күтәренке күңел белән буш вагонда серләшеп кайтканда Мусаның үзенең семья тормышы турында горурлык тойгысы белән сөйләве мине бик куандырды. Үземә дә кечкенә генә бер рәхмәт сорамыйча тыелып кала алмадым.
Муса елмаеп:
— Сиңа, Мәхмүд, рәхмәтнең кечкенәсен әйтмим. Бик зур рәхмәт сиңа, — диде.
Әңгәмә дәвам итте. Иренең шагыйрь икәнлеген Әминәнең һәрвакыт истә тотуы, семья тормышын дуслык елмаюының һәрвакыт нурландырып торуы Мусаны барыннан да бигрәк куандыра иде.
— Кечкенә генә бүлмәне дә бик җыйнак, бик пөхтә тотарга ярата. Бусын инде ул бигрәк тә минем өчен тырыша бугай, — диде Муса бераз горурланган кыяфәт белән. Чыннан да, эштән кайтып керүгә бүлмәдә атлап үтәрлек тә булмаса, бөтен җирдә ансы-монсы тузгып ятса, шигырь язу настроениесөнең бозылып китүе дә мөмкин шул.
Кечкенә бүлмәнең мәшәкате зур түгел. Бик иркен яши иде анда Муса. Гомумән, аның «дөнья көтәргә» осталыгы юк. Бүтән берәү булса, Комсомолның Үзәк Комитеты ярдәмендә үзенә квартира юллый белер иде, ә Муса ул турыда кайгыртмады да. Беренче бишьеллыкларда әле ЛАәскәүдә яңа йортлар салу беренче чиратта тормый иде, «жилплощадь» мәсьәләсе иң кыен проблемаларның берсе иде. Кечкенә генә «жилплощадь» та бик кадерле санала иде. Менә шуның да Муса өчен тәэсире булгандыр, һәрхәлдә ул ялгызы гына вакытта «бүлмә киңәйтү» мәсьәләсе белән шөгыльләнүне кирәк тапмады, ә «башлы-күзле» булганнан соң инде, опера театрының нигезен салу өчен, Казанга күчү мәсьәләсе алга килеп басты. Билгеле инде, Муса Мәскәүдә дә яхшы квартира «эләктереп калу» хәстәрен күрмәде. Кечкенә генә семья кечкенә генә бүлмәдә яши бирде. Хәзер инде семья өчен бик тар булып калган ун метрлы бүлмәнең кайчан барып керсәң дә бик пөхтә җыештырылган булуы чыннан да таң калырлык һәм сокланырлык бер хәл иде, семья тормышы турында сүз чыккач, Муса белән без моны да искә алдык.
Беркөнне Муса, Әминә белән чәй эчеп утырганда, байтактан бирле инде үзенең күңелен борчып йөргән мәсьәлә турында сүз кузгаткан. Эшең бик күп бит, арыйсыңдыр, беразга төзүчеләр белән саубуллашып торсаң, ничек булыр иде, дигән фикерне әйткән.
— Бәлки, ул үзе моны әйтергә кыймый йөри торгандыр,— дип уйлый идем, — диде Муса. — Юк, алай түгел икән. Ул һич тә эшен ташларга уйламый икән.
Муса җаваплы урында эшли. Гонорар да килеп тора. Материаль як начар түгел. Димәк, Әминәнең үзенең төзүчелек эшләреннән аерыласы килми дигән сүз. Моңа Мусаның бик күңеле булган.
Ә шулай да мин сизеп торам бит, — дип өстәде аннары Муса,— аның өй мәшәкате белән генә чикләнергә теләмәве тагын мине кайгыртуын аңлата. Хәтта акча мәсьәләсен дә ул минем җилкәгә генә таш-
112
ицп» ме ЭМИ’ Минем иҗат эшемә кимчелек килүдән курка. Я, үзең әйт шундын саФ теләкле иптәшеңә ничек рәхмәт укымассың? о X • ясында чын мәгънәсендә дуслык, татулык хөкем сөрде. 5ур талант иясенең олы күңелле иптәше шагыйрьгә чын мәгънәсендә ярдәмче була белде. Шуңа күрә дә Мусаның моңа бик канәгать булып, хәтта беркадәр горурланып сөйләве бик табигый иде.
МУСА ҖӘЛИЛ КАЗАНГА КҮЧКӘЧ
1939 елның көзендә миңа Совет Армиясенең Көнбатыш Белоруссия- не азат итү походында катнашу насыйп булды, һәм мин 1940 елның июнь урталарына кадәр бер дивизиянең многотиражкасында литсотруд- ник булып эшләдем.
Бу вакытта да Л1уса белән минем арадагы багланыш һәм хезмәттәшлек төрле формаларда дәвам итте. Мин рус телендә чыга торган газетада бик бирелеп эшләсәм дә, татар телендә шигырьләр язарга да беркадәр вакыт таба идем. Газетаның чираттагы санына материал оештырганда (редакциягә .килгән материалны гына көтеп торып булмый бит) бер частьтан икенчесенә, бер подразделениедән икенчесенә йөрергә туры килә. Аякларың белән чакрым саннарын санаганда, яңа күренешләр, яңа материаллар нигезендә башыңда ниндидер шигырь кисәкләре туа, аерым кисәкләр акрынлап бер бөтенгә әверелә.
Менә шулай йөрештергәли торгач, мин, «Кара төнне җиңгән кояш турында» исемле бер поэма язып, аны 1939 елның ахырында Казанга Мусага җибәрдем.
Поэма фактик материалга нигезләнгән. Хәрби хезмәттәге кайбер иптәшләр белән бергә мин дә Молодечно шәһәре гражданнары арасында агитатор булып эшли идем.
Муса җавапны озак көттермәде. Ул гадәттәгечә матур һәм тигез тезелеп бара торган вак кына хәрефләр белән бик озын хат язган. Әсәрдәге кимчелекләрне дә күрсәткән, уңышлы якларга да тукталган. Кызганычка каршы, хәзер мин ул хатны таба алмадым (миндә Мусаның бердәнбер озын хаты иде ул), югалтканмындыр, ахры. Поэма турында иркенләп сөйләгәннән соң, ул аның «Совет әдәбияты» журналында басылачагын әйткән. Чыннан да «Кара төнне җиңгән кояш турында» поэмасы журналның 1940 елгы санында басылып чыкты.
Көрәш дулкыннары кая гына китереп ташламасын, татар язучысы үзенең Казанын сагына. И Казан, дәртле Казан,нурлы Казан, моңлы Казан!.. — дип, кышкы зәңгәр кичләрдә дә Казан агыла.
1940 елның март аенда Казанда Шәриф Камал аганың әдәби һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегенең 30 еллык юбилее үткәрелергә тиеш иде. Молодечно шәһәрендә яшәгән вакытта минем дә Казанга кайтып шул юбилейда катнашасым килде. Ләкин бүген билетка заказ бирдең дә, иртәгә йомшак вагонга утырып сәфәр кылдың түгел бит. Әле шул айларда гына паннар тырнагыннан азат ителгән бер шәһәрдә армия сафларында хезмәт итүче кешегә, Казанга кайтып килү өчен, отпуск алу шактый четерекле мәсьәлә. Табигый, моны мин үзем булдыра алмый ИДСМусага хат яздым. Бу юлы инде Мусадан миңа жавап хаты гына түгел' бәлки Совет Армиясе политуправлениесенең начальнигы Мехлис иптәшкә Татарстан совет язучылары союзы правлениесе исеменнән өлкән политрук Максудовка бер айлык отпуск сорап җибәрелгән үтенеч язуының копиясе дә килде. Машинкада язылган бу копиягә дә Муса узе кул куярга онытмаган.
язучының хыял дулкыннары жәиге алсу таңнарда да, якларына, Идел ярларына табан
Билгеле жиде, минем катнашмавымнан юбилейга тузан хәтле дә кимчелек килмәс иде. Ә шулай да, катнашып, юбилей үткәрүгә минем дә азмы-күпме хезмәтем керүе мөмкин бит. Язучылар союзының председателе Муса, мәсьәләгә менә шулай карап, язучы кадрлардан мөмкин кадәр тулырак файдалану турында уйлаган булса кирәк.
Командование язучы дип миңа игътибар белән карый иде. Ә Мәс- кәүдән приказ килгәч, дөресен әйткәндә, минем авторитет бердән күтәрелде. Политбүлек начальнигы мине үз янына чакырып сөйләшеп утырды һәм татар халкының зур язучысы Шәриф Камалга кызылармеецларның сәламнәрен, котлауларын тапшырырга кушты. Миңа бик күңелле булды. Үзем өчен куандым. Шәриф ага өчен куандым. Совет Армиясе Политуправлениесе начальнигының татар әдәбиятына шундый хөрмәт күрсәтүе белән горурландым.
Семьям Мәокәүдә яшәгәнлектән, мин берничә көнгә анда тукталдым. Ул вакытта Муса да Мәскәүдә булган икән, ләкин 1без күрешә алмыйча калдык. Казанга кайтуы белән Муса миңа хат җибәрде.
«Мәхмүд һәм Гөлсем!
•Сезгә һәм улыгыз белән кызыгызга күп сәлам. Мин Мәхмүднең кайт-канын 20 сендә генә ишеттем һәм 20 сендә телефон белән шалтыратып карасам да, берәү дә җавап бирмәде. 21 ендә, Союздан Гөлсем белән телефон аша сөйләшкәндә, Мәхмүд миңа килеп чыккан һәм записка калдырып киткән икән. Гөлсем: «Сәгать 7 гә килербез», дигәч, көткән идем, килмәдегез. Менә шулай итеп, күрешә алмадык. Күрешү бик-бик кирәк иде. Ну, ярый инде. Казанга киләсез бит! Шунда күрешербез. Ш. Камалның Казанда юбилей кичәсе 29/III та үткәрелә. 4/IV дә Мәскәүдә Ш. Камал кичәсе һәм 5/IV дә клуб көне (декадник дигәнебез) үткәрелә. Шуларның һәркайсында син актив катнашырсың инде... Туры үзебезгә төшегез. Адрес теге якта. Хушыгыз.
Муса.
5. II. 41».
Ул вакытта инде Мусаның семьясы да Казанда яши иде, Столешников тыкырыгындагы кечкенә бүлмә аларны кунакка кайткан чакларында гына каршы ала иде.
Мин март ахырында Казанга Мусаларга кайтып төштем.
Тантаналы юбилей кичәсендә Татар дәүләт академия театрының залы шыгрым тулы булды. Мин дә үз бурычымны үтәдем, Шәриф Камал абыйга кызылармеецлар сәламен тапшырдым. Моны зал көчле алкышлар белән каршылады. Икенче көннедерме, Тукай клубында иптәшләрчә кичке мәҗлес үткәрелде. Пылау бик үк осталарча пешерелмәгән булса да, мәҗлес бик күңелле үтте. Анда Кутуй һәм бүтән иптәшләр матур речьләр сөйләделәр. Үзара гәпләшкәндә Шәриф Камал ага миңа кызылармеецлар сәламе өчен дулкынланып рәхмәт әйтте.
Мин үземнең Союз карамагына отпускыга кайтуымны эш белән акларга тырыштым. Казанда 40 нчы завод клубында Шәриф Камал иҗаты турында доклад ясадым. Кичәгә Шәриф Камал үзе дә барган иде. Афзал Шамов, Кутуй һәм тагын кемнәрдер катнаштылар. Кутуйның сокландыргыч бер осталык белән үз шигыре «Белмиләр»не укыганы хәтердә калган.
Т. Имаметдинов («Совет әдәбияты» журналының ул вакыттагы ре-дакторы), Риза Ишморат, мин һәм артист Коваленский составында дүрт кешелек бригада Әгерҗегә барып кичә үткәрдек.
Шәриф ага көннәрендә Муса тагын Мәскәүдә булды. Бу юлы Әминә дә кайткан иде, беркөнне икәүләшеп безгә килеп чыктылар. Кызыбыз икенче яше белән генә бара иде әле, балалар дусты Муса аның белән 'бик тиз дуслашып өлгерде, аны алдына алып шаяртырга тотынды. Гөлсем:
8. ,С. Ә." № 5.
113
114
— Төшереп җибәрә күрмә, — дип борчыла башлагач,
— Нигә төшсен, зур ич ул, тиздән «инде үсеп тә җитәр, озын керфекле матур кыз булыр,— дип баланы иркәләвеннән туктамады. Икенче- көнне бергәләп, Кузнецкий мосттагы 'бер фотографиягә кереп, рәсемгә төштек.
Совет язучыларыныц Мәскәүдәге Үзәк Клубында Шәриф Камал кичәсе бик җанлы үтте. Рәсми бүлектән соң матур гына банкет та булды. Табынның түрендә татар язучысы Шәриф Камал, аның уң ягында өлкән рус язучыларыннан Константин Федин иде.
Матур тостлар күп булды. Бөек язучы Гете планетабызда кешелекле, матур тормыш урнашу турында хыялланган, ләкин андый тормышның кайчан булачагына күзе җитә алмаган.
Zum AugenblicK durfte ich sagen:
«Verweile doch, du bist so school»
ди Фауст.
Күз ачып йомарлык кына бер моментка әйтә алсам иде: тукта, үтеп китмә! Шундый матур син!
Бер генә, тик бер генә бәхетле секунд өчен дә Фауст җанын бирергә әзер торган. Ә менә татар язучысы Шәриф Камалның яңа романы «Матур туганда» дип, «Рождение прекрасного» дип атала. Без матур заманда яшибез. Ләкин без матур секундларга: «Ашыкма, үтеп китмә!»— дип әйтмибез, бәлки: «Время, вперед!» дип, һаман алга омтылабыз, чөнки без алда үзебезне һаман да, һаман да матуррак көннәр көткәнен белеп торабыз. ЛАатурлык өчен һәм матурлык җырчысы Шәриф Камал өчен бокалларны күтәрик! .
Мин менә шул мәгънәдә сөйләдем һәм Муса белән 'бергәләп Шәриф Камал аганың хезмәт бәйрәмен үткәргәндәге тойгыларымны, моннан егерме бер ел элек сөйләгәнемне бүген кәгазьгә күчердем.
Мәскәү татар культурасы йортында да зур кичә үткәрелде.
Кунакчыл Мәскәү шәһәре Шәриф Камал юбилеен докладлар белән генә түгел, мул табынлы сый-хөрмәт белән дә үткәрде.
Хәзер инде миңа яңадан Молодечного сәфәр кылсам да ярар иде, ләкин тагын бер тапкыр Тукай клубында булырга кирәк икән әле.
Белмим, үзем әйттемме, әллә Муса әйткәндерме, минем отпускыга кайтуымнан файдаланып, Тукай клубында иҗат кичәмне үткәрергә бул- дык/Кичә 13 апрельгә билгеләнеп, чакыру билетларын клуб алдан хәзерләп куйды.
Кичәне Муса ачты. Гази Кашшаф минем иҗатым турында кереш сүз сөйләде. Аннары язучы Габдулла Хәбиб, кесәсеннән 1919 елда Мал- •мыжда соргылтрак төстәге кәгазьгә басылган газета чыгарып, минем шигырьдән өзекләр китерә-китерә, берничә сүз әйтте. Нәкый Исәнбәт, Гөлсем Болгарская -һәм тагын кемнәрдер сөйләделәр. Үзем кайбер әсәрләремне укыдым. Икенче бүлектә артистлар укыдылар. Миңа бик рәхәт булды. Кичәне оештыручы иптәшләргә күңелемнән рәхмәтләр укыдым.
СОҢГЫ ХАТЛАР
Бөек Ватан сугышы башланганда Мәскәүдә идем. Сугышның беренче көнендә үк мине үзем алдан беркетелгән хәрби частька алдылар.
Безнең часть берникадәр вакыт Мәскәүдә булды һәм мин, бер атна чамасы үтүгәдер, Мусадан хат алдым. Открытка иде бугай, ачык хә
115
терләмим инде. Изге теләкләр белдергән. Семьям өчен борчылмаска кушкан, кайгыртырбыз, ярдәм итәрбез, дигән.
Дәһшәтле көннәр аде. Совет халкының бөтен көче, бөтен уе явыз дошманны тар-мар итүгә тупланган иде. Ул көннәрдә Язучылар союзы председателенең мәшәкатьле эшләре аз булмагандыр. Шулай да ул армиядәге язучы .иптәшенә хат җибәреп, аны рухландырырга һәм тынычландырырга тиеш -санаган, шуңа вакыт тапкан.
Кечкенә белән зур-ны, шәхси багланыш белән гомуми бурычны дөрес итеп бергә куша белә иде Муса. Аның шул кечкенә хаты өчен туган чиксез тирән рәхмәт тойгылары йөрәктә мәңге сакланачак.
Сугышның беренче атналарында ук Муса үзе дә армия сафларына китте. Мусалар ул вакытта Казанның Горький урамындагы 17 нче йортта яшиләр иде, өч бүлмәле квартираның ике 'бүлмәсе Мусаларныкы иде. Кечерәк бүлмәне минем -семьяга бирделәр. Зуррагында Чулпан белән Әминә калды. Әминәнең апасы Разия да ике баласы белән бергә шунда яшәде.
Минзәләдә политработниклар курсларын бетереп, фронтка китеп барышлый, Муса миңа Черусти станциясеннән хат салган. Ул вакытта мин Казаннан ерак булмасам да (безнең часть Чабаксарда иде), Муса белән күрешү насыйп булмады. Гадәти открыткага бик күп сүз сыйдырган бу хатны мин тулысынча күчерергә телим. Рус телендә язылган бу хатны Кашшаф иптәш, татарчага тәрҗемә итеп, Муса Җәлил әсәрләренең өченче томында урнаштырган иде.
Мин дә шул тәрҗемәне алам.
«10. I. 42.
Кадерле Мәхмүд!
Кайнар -сәламнәремне юллыйм. Мин курсларны бетердем, Москвага ПУРККА карамагына барам. Хәрәкәттәге Армиянең арми-я газетасы редакциясендә эшләргә назначением бар. Узышлый Казанга кердем. Безнең семьялар исән-сау: әйбәт яшиләр. Бары Чулпаночка гына авырый иде. Мин кайткан көнне 40° температура белән урында ята иде. Феликс, Светик һәм Валерик исәннәр. Язучылар, композиторлар, артистлар бик җылы очрашу һәм озату оештырдылар. Сый белән зур озату кичәсе булды. Сурков, Бахметьев һ. б. рус язучылары да катнаштылар. Мине бераз артыграк мактадылар. Шуңа күрә миңа уңайсыз булды. Ә болай бик яхшы. Мондый игътибар һәм хөрмәткә мин бик дулкынландым. Синең тормышың белән кызыксындым. Армиядә сине дә газета эше көтә икән. Бу — яхшырак булыр. Ни әйтсәң дә специальность буенча. Бәлки әле күрешербез. Тиэдән Москвага җитәм. Үземнең адресны язармын. Хат алышып торырбыз. Фашист мерзавецларны бергәләп тар- мар итәрбез. Хәзергә.
Синең Муса.
Ст. Черусти».
Шуннан соң инде миңа Мусадан хат алу насыйп ’булмады. Мин бүтән частька күчтем. Бәлки, язган -булса да, Мусаның хаты минем кулга килеп кермәгәндер, ә бәлки ул язарга вакыт тапмагандыр.
Хәзер мин Мусаның үземә язган хатларын гына түгел, шул вакыттагы бүтән хатларын да кат-кат укыйм. Хат юлларының гади җөмләләреннән тере Муса үзе елмайган шикелле тоела.
Мәскәүгә баргач Муса, фронтка киткәнче, бераз вакыт политработ- никлар -резервында торган. Яңа -назначение алу алдыннан офицерларга еш кына резерв аркылы үтәргә туры килә иде. Мәсьәләнең хәл ителгәнен, приказ чыкканын көтеп ятасың. 1942 елның декабренда мин үзем дә ул резервта булдым. Ул вакытта Ярулла Ярмәки һәм Гариф Галиев тә анда иде. Элек бер госпитальдә комиссар булып эшләгән Ярмәки иптәшкә-Мәскәү хәрби округының газетасы «Красный воин»ның татарчасын чыгаруны оештыру эшләре тапшырылган, элек бер частьның биб- 8*
116
лиотекаре булып өшләгән Гариф Галиев шул «Кызыл сугышчы»да сотрудник булырга тиеш иде. Мин, хәрби матбугат эшенә күчү өчен, чаңгы бригадасыннан чакыртып алынган идем. 1943 елның беренче таңын Гариф белән мин икешәр катлы кроватьлар тезелгән тулы торакның зур юыну бүлмәсендә бик җанлы гәпләшеп каршы алдык.
Дөресен әйткәндә, резервта торуны хәрби хезмәттәге иң күңелсез вакыт дип санарга мөмкин. Эшләгән эшең юк, ә хәрби дисциплина, барыбер; гадәттәгечә строевой занятиеләр күп була, аларның кирәклеген кайчакта бик үк хис итеп тә бетермисең, тизрәк үзең файда китерә алырдай берәр участокка 'китү турында уйлыйсың.
Мусаның хатларыннан да аның резервта ятудан туюы, фронтка ашкынуы аңлашыла, һәм бу хатларны укыганда аның энергиясенә, рухи көченә сокланмау мөмкин түгел.
5 февральдә Әминәгә язган хатында Муса менә нинди мәсьәләләргә кагыла.
«Мин һаман Мәскәүдә әле. Резервта торам... хәзер үк урынга билгеләнеп, билгеле бер ачык профиль белән тизрәк фронтка китәсем килә.
...Әти-әниләр әйбәт кенә яшиләр. Әти эшли. Тик кайчакта поездлар гына тоткарлана. Аннан соң ашау-эчү мәсьәләсе кыенрак. Бөтен Мәскәүдә шушы хәл инде. Әти белән әни мине бик ачык каршы алдылар; үз уллары кебек күрәләр L Мин моңа бик шат. Әни ничек кенә булса да минем хәлне җиңеләйтергә тырыша. Бик каты сыйлый, керләремне юа. Кыскасы, аларга барсам, физик яктан да, мораль яктан да чын- чынлап ял итеп кайтам. Зур рәхмәт аларга!...»
Бер генә абзацтан соң Муса тагын әти белән әни янына кайта. Аларга хат язмаулары өчен Әминәне һәм Разияне (Әминәнең апасын) бераз шелтәләп тә ала. «Әти-әнигә карата нинди ихтирамсызлык бу!! Газиз1 2 5—7 көн саен Загорскига язып тора. Әти-әниләр бик шатланалар. Әллә вакытыгыз юкмы сезнең? Газиз муеныннан эшкә чумган булса да вакыт таба».
Бу хатта Столешников тыкырыгындагы кечкенә бүлмә дә телгә алынган.
«Безнең бүлмә һәм мебель исән-сау. Ләкин анда бик салкын — тыштан да салкынрак. Анда 5 минуттан артык торып булмый. Пыялалар коелып төшкән. (Фанера гына кадакланган), йорт идарәсе ремонтны язга чыккач кына ясарга уйлый».
Менә шул гына. Муса зарланмый да, сыкранмый да. Мәскәүдә салкын. Ашау-эчү мәсьәләсе кыенрак. Поездлар тоткарлана. Ә Мусада төшенкелеккә бирелүнең эзе дә, әсәре дә юк. «Хәзергә тәмамлыйм» дигәннән соң, ул тагын бер тапкыр Чулпанның ни хәлдә икәнен сораша, аңа открытка җибәргәнен яза. Аннары тагын бер киңәш бирә: «Розаның кайгысы бик зур3. Хәзер аның хәле барыгызныкыннан да авыррак. Мораль яктан аңа ярдәм итегез, иптәшләрчә ягымлы булып, рухын күтәреп торыгыз».
Нинди олы җанлы, нинди шәфкатьле кеше бу Муса! Кайгы-хәсрәт һәркемдә җитәрлек булса да, ул, туганлык «күрсәтеп, бүтәннәрнең рухын күтәрү турында яза.
Озын хатның иң соңгы абзацы:
«Әминә! Сиңа үтенеч: Кашшаф белән сөйләшеп, аңардан минем оборона шигырьләренең копияләрен алып тиз арада подстрочник тәрҗемә
1 Суз Әминәнең әнисе Рабига апа белән әтисе Котдус абый турында бара. Алар дачада, Мәскәүдән 30 километр чамасындагы Загорск янында яшиләр иде, мәрхүм Котдус абый Электрозаводта эшли иде.
2 Газиз — Разия белән Әминәнең энесе, Мәскәүдә инженер.
3 Разиянең тормыш иптәше Сергей армия сафларында фронтта иде, һәм бервакыт аның хат-хәбәре килмәс булган иде.
1 Бу васыять Гази Кашшафныц китабында (Татарстан нәшрияты 1961 ет 452—53 битләр) басылган.
117
яса әле. Үзең булдыра алмасаң, Кутуй ярдәм итсен. Аннары, ул тәрҗемәләрне миңа җибәрерсең. Тизрәк. Монда бастырмакчы булалар. Шуны эшли күр. Кашшафта русча (әзер) тәрҗемәләре булса, шуларны гына алып җибәр.
Ярый хәзергә. Сәлам белән: Муса».
Менә шул. Резервта да Муса тик кенә ятмый. Үзенең оборона шигырьләрен бастырып чыгару артыннан йөри. Әминәгә 26 февральдә язган бик озын хатында «бу мәсьәләгә ул тагын иркенләп туктала.
«...Гослитиздат (күптән түгел генә Казаннан кайткан ип. Хитарова)’ миңа рус телендә кечкенә генә җыентык хәзерләргә тәкъдим итте... Мин көн-төн шул эш белән утырам. Яңа шигырьләр язам, подстрочниклар ясыйм. 10 яңа шигырь яздым».
Шул ук көнне Чулпанның үзенә аерым хат яза, Әминәгә язган хатында исә -сабый балага бүләк алу турында серләшә.
«...Сиңа акча кирәк булса, җибәрермен. Тизрәк әйтеп яз, февральнекен (500 сум) сиңа җибәрермен. Әгәр кирәк булмый икән, миндә бер идея туды. Чулпаныма бүләк алырга (туган көненә). Монда Воен- торгта 850 сумга балалар пианиносы бар; чын пианино үзе, тик күләме генә кечкенә. Бик матур! Мин, моны сезгә әйтмичә генә, сюрприз яса- макчы булган идем. Ләкин синең киңәштән башка алырга батырчылык итмәдем, серне ачарга булдым...»
Бу хатында Муса тагын Разия турында сораша. Сергейдан хат юкмы? Борчылмасын, булыр, дип Разияны юата. Галя һәм аның балалары таза-саумы? — дип минем семьяны да кайгырта, Мәскәүдәге квартираны югалтмау турында -киңәшләр бирә.
Мусаның хатларында аның бик күп гүзәл сыйфатлары чагыла. Муса үзенең семьясын— тормыш иптәшен һәм нәни кызын сагына. Өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәтә, әти-әни дип үлеп тора. Туганнарын кайгырта. Паровоз, ак төтен бөркеп, Казан вокзалыннан алып китү белән дус-иш- ләрне онытмый.
1942 елның март башында булса кирәк, Мусаны резервтан фронтка җибәргәннәр. Аның 25 мартта Гази Кашшафка язган хаты болай башлана:
«Кадерле Кашшаф дус!
Мин сиңа Волхов фронтына китеп барышлый юлда да, бу шәһәргә килеп җитү белән дә берничә хат язган идем, бер хатым эчендә Казаннан киткәч язылган оригинал шигырьләремне дә җибәргән идем. Барысы 11 шигырь иде бугай... Тагын 3 шигырь җибәрәм...»
Бу хатны ул, үзенең әйтүенә караганда, фронтның алгы сызыгындагы частьларда 10 көн элек командировкада булып кайтканнан соң язган.
Аннары Кашшафка Муса 3 апрельдә хат язып, тагын 3 шигырь җибәрә һәм сүз һаман да шигырьләр турында бара. 27 майда язган хатында исә 5 нче апрельдән башлап армия газетасы редакциясендә эшләвөн әйтә һәм тагын бик озаклап шигырьләр, русча һәм татарча җыентыклар турында гәпләшә.
«Барлык шигырьләремне, 1көндәлекләремне, язмаларымны, кагыйдә буларак, сиңа җибәреп торырмын. Васыятемне (.кара белән язып) киләсе хатымда җибәрермен», — ди.
Нинди васыять ул? — Муса нәрсә турында әйтә?
Муса ул васыятьне язган, һәм фронтта кара белән язылган васыять кәгазен, озак та үтмичә, почтальон Кашшаф кулына китереп тапшырган
Совет сугышчылары арасында, коммунистларда геройлык массовый
118
бер күренеш. Ә шулай да Мусаның бу васыяте бөтен дөнья әдәбияты тарихында да, Бөек Ватан сугышы тарихында да уникаль документларның берсе булса кирәк.
Шәфкатьсез һәм шомлы үлемне мыскыл иткәндәй, аның күзләренә шулкадәр салкын карау — нәрсә бу? Әллә Мусаның тормышка бер дә исе китмиме? Аңар «барыберме?» Юк! Муса болыннардагы һәрбер чәчәкнең гашыйгы. Муса дөньядагы һәрбер сабыйның балаларча саф һәм шат күңелле дусты. Тормышны шулай чиксез сөйгәнгә күрә, яшәүнен үлемне, яктылыкның караңгылыкны җиңәсен аермачык белгәнгә күрә, Муса шундый таң калырлык салкын канлылык күрсәтә.
Муса үлем алдында калтыранып тормый. Ул, үлемнән бигрәк, яшәү турында уйлый. Ләкин үзенең кайда икәнен белә бит ул. Гимнастерка кесәсендә авторучка, җилкәсендә автомат булган шагыйрьнең яшәү сә-гатьләрен берәү дә алдан санамаган. Ә җиңү турында һәм яшәү турында уйлаган Муса үзенең исән калуы турында гына түгел, бәлки — аннан да бигрәк — шигырьләренең исән калуы турында уйлый.
Бөтен тормышыңны халыкка, партия эшенә багышлауның чиксез гүзәл бер үрнәге бу!
Ниһаять, Муса 3 июньдә Кашшафка тагын бер хат яза. һаман да шул ук Муса. Кашшафның авырганын белеп борчыла.
’ Үзе ут эчендәге Муса Казандагы дустының хәсрәтен шундый чын күңелдән уртаклаша ала.
һәм тагын шигырь турында, әдәбият турында озын әңгәмә башлана.
«Озакламый тагын 10—15 кыска җыр һәм шигырьләр җибәрермен», — ди Муса.
Ләкин, зур кызганычка каршы, Мусаның бу шигырьләре Кашшафка тапшырылмады. Семьясы һәм дус-ишләре күпме генә зарыгып көтсәләр дә, Мусадан хатлар килмәс булды. Шагыйрь хәбәрсез югалды.
ШАГЫЙРЬНЕ ЮКСЫНУ ҺӘМ АНЫҢ ТУГАН ИЛГӘ КАЙТУЫ
1945 елның 9 маен мин Вена шәһәрендә каршыладым. Ул көнне кояш аеруча якты балкый иде. Ә совет солдатларының, совет офицерларының, генералларының чырайлары тагы да нурлырак иде.
Иртә белән урамга чыгуга беренче очраткан кешем үзебезнең газета сотруднңгы кече лейтенант Вагыйзь Вәлиев булды. Ул мине кочаклап алды да үбешеп күреште.
Ул көнне совет сугышчыларының барысы да бер-берсен котлыйлар, кочаклашалар, әйтерсең лә югарыдан шундый приказ Лбулган. Европаның башкалаларында парламент биналары алдындагы киң мәйданнарда, урам чатларында хәрәкәтне идарә итүче — тәртипкә салучы регули- ровшицалар, штабларда эшләүче кызлар, сестралар, үзара очрашсалар, ниндидер зур бер йола үтәгән шикелле кочаклашып, өчәр тапкыр үбешәләр, аннан соң, бер-берсен билләреннән алган килеш, бераз селеккә- ләп торалар, аннары тагын үбешәләр.
Вена урамнарында, ашамлык кибетләре алдында зур-зур чиратлар тезелгән. Кайбер хатыннар тәбәнәк җыелма урындыкларын ачып куялар да, үз өендә утырган шикелле, чигү эшләренә тотыналар.
Сугышның бетүенә, фашистларның капитуляциясенә алар да шат-ланганнар. һәм аларны бик көчле гаҗәпләнү тойгысы чолгап алган. Әнә — күкрәген тар гына, кечкенә генә кызыл һәм сары тасмалар бизәгән яшь совет солдаты ак мыеклы карт совет генералы белән солдатча нык итеп кочаклашкан. Вена хатын-кызлары күзләрен дә алмыйлар.
— Үзләре нинди батыр сугышалар, үзләре сугыш бетүгә нинди шат-ланалар...— дип уйлый алар.
Шатлыгыбызның иге-чиге юк. Туган илне сагыну тойгылары да бердән «көчәеп китте. Сүз күбрәк семьялар, сөйгән ярлар, дус-ишләр турын-
119
да бара, һәм бәхәсләр кузгала — безнең илебезгә фашист мордарлар китергән җимерүләрне, вәйранлыкларны төзәтүгә күпме еллар кирәк булыр икән?.. Берәүләр, ун ел, ди, берәүләр, биш ел, ди; өч ел белән генә чикләнүчеләр дә бар... Кайчан өйгә җибәрә башларлар икән...
Әйе, без, парадокс белән әйтсәк, иҗатчы сугышчылар, без — тынычлык сугышчылары. Без — яңа тормыш төзүчеләр. Канлы фашистлар килеп, безнең иҗат эшебезне бүлгәннәр иде, менә хәзер без тиздән илебезгә кайтырбыз, без яңадан сөйгән иҗат эшебезгә тотынырбыз.
Җиңү бәйрәменең шатлыгы тиңсез бер тирән шатлык һәм сагышлы шатлык. Күпме корбан бирдек без!.. Безнең илебездә хәсрәт килеп кермәгән бер генә өй дә юктыр.
Туплар тынып калды. Ләкин сугыш юлларының тузаннары бердән басылмады. Ул юлларда көнбатыштан көнчыгышка һәм көньякка таба үзенә бертөрле «халыклар күченүе» дәвам итте. Фашистлар тоткынлыгыннан азат булган йөз меңнәрчә кешеләр, юлларны тутырып, илләренә .агылдылар. Картлар һәм яшьләр. Хәтта сабый балалар. Ирләр һәм хатын-кызлар. Хәрбиләр һәм гомере буе винтовка тотмаган «тыныч» кешеләр. Барысы да, совет сугышчыларына рәхмәтләр укып, бик ерактан ук үз өйләренә карап юл алдылар. Алар юлларның рәткә салынуын да, тимер юлларда махсус составлар бирелүен дә көтеп тормадылар. Үзләре хәстәрләгән кечкенә арбаларга иске-москыларын, корымлы котелокларын төяп, бала-чагаларын һәм авыру иптәшләрен утыртып, ерак сузылган чакрымнарны үз адымнары белән саный башладылар.
Гаҗәп бер күренеш иде бу.
Кечкенә арбаларда төрле илләрнең кечкенә генә флаглары җилферди. Чехлар һәм французлар, болгарлар һәм греклар, руслар һәм поляклар... тагын бик күп милләт вәкилләре үзара ничектер аңлашып, көлешеп, җиде телдән җиде сүз кушып сөйләшә-сөйләшә, төрле климатлардагы төрле илләрнең бакчаларында алма һәм йөзем үстерергә, көмеш күлләрендә, тын инешләрендә үрдәк үрчетергә кайталар. Тыныч тормыш, тыныч иҗат... Яңа шәһәрләр, яңа юллар... Яна мәктәпләр... чыр- чулы шат балалар...
Муса да, туган илебезгә кайтып, кайнап торган иҗат эшчәнлегенә бирелер. Бәлки, без аны Европа юлларының берсендә очратырбыз да әле...
Мусаны юксынган күңел шундый хыялларга бирелә, юана иде. Мос- тай Кәрим белән мин кайчак шул турыда сөйләшә идек.
Ләкин Мусаны очрату насыйп булмады.
Муса кайтмады.
Айлар үтте. Без, Европаның Һәм Азиянең төрле илләренә сибелгән татар язучылары һәм журналистлары, яңадан Казанда җыелдык. Бу җыелу шатлыклы да, сагышлы да булды.
Мәңге көләч чырайлы трибун Гадел Кутуй безнең арада юк иде. Нечкә лирик Фатих Кәрим дә юк иде. Басынкы табигатьле, уйчан шигырьле Нур Баян да юк иде. Тагын бик күпләр юк иде.
Муса да кайтмады.
Бертөрле хәбәре дә булмады.
Кайда син, Муса?.. Унөч яшеңдә җилкәңә винтовка салган һәм кы-зылармеецлар газетасында шигырьләр язган Муса, кайда син?
Коточкыч шомлы хәбәрләр ишетелгәлн башлады. Күңел моңа ышанырга теләмәде, ышанмады. Ләкин шомлы хәбәрләрнең сөремен юк итәрдәй кодрәтле бер корал кирәк иде. Бу коралны Муса үзе бирде.
Мусаның хәбәрсез югалуы мөмкин түгел иде. һәм ул югалмады.
Мусаның көрәшчеләр сафыннан аерылуы мөмкин түгел иде. һәм ул аерылмады. Ул һаман да көрәшче булып калды. Аждаһаларның үзләренең өнендә Муса аждаһаларга каршы көрәш алып барган. Аннары,
120
баш очында палач балтасы, шәфкатьсез, канлы балта селкенеп торганда, Муса йөздән артык шигырь язган.
Якты дөнья белән бәхилләшү моңын эзләмәгез бу шигырьләрдән. Яшәүгә һәм көрәшкә өнди алар. Тирән оптимизм белән сугарылган ул җырлар поэзия күкләрендә мәңге балкып торачаклар.
Муса соңгы сәгатьләрендә, соңгы көннәрендә үзендә шигырь язарлык рухи көч табу белән бергә, шул шигырьләрне, көрәш коралы итеп, яшәү коралы итеп, гүзәл гомернең дәвамы итеп әдәбиятта калдыру чараларын да кайгыртты. Бу шигырьләр, (Планетабыздагы гади кешеләр арасында дуслык-туганлык җепләренең никадәр нык икәнлеген тагын бер тапкыр исбат итеп, байтак илләр аша, яңадан Казанга кайттылар.
Шагыйребез, дустыбыз белән тагын очраштык.
Моабит төрмәсенең калын диварларын юк иткән баһадир мәңгегә илебезгә кайтты. Аның карасу-коңгырт күзләре беркадәр моңсуланып түгел, бераз уңайсызланып түгел, бәлки баһадирларча горурланып карыйлар. Алар: халкыңны сөю, туган илеңне сөю менә ничек була, диләр.
ТЕРЕКЛЕК ЧИШМӘЛӘРЕ ҺӘМ ОСТАЛЫК СЕРЛӘРЕ
Зур шагыйрьләр, тиңсез талантлар күктән төшмиләр. Алар үзебезнең менә шушы планетабызда туып, ана сөте белән үз халкының моңын- зарын, шатлыгын, хәсрәтен имеп, кече яшьтән үк үз халкының җырларын һәхМ гореф-гадәтләрен үзләштереп үсәләр. Даһи Пушкинның таланты ачылуда аның нянясы, гади рус карчыгы Арина Родионовна, тарихта мәңге калырлык мактаулы роль уйнаган. Ятимлектә үскән Тукаебыз сабый чагында әкиятләр тыңлаганда Җан-Зөһрә белән Җан-Таһир- ны кызганып елаган, Кырлай урманнарының серләрен өйрәнеп, биек нарат төпләрендә хәл җыйган.
Мусага да Гыйльми әбисе төннәр буе «дәһшәтле» әкиятләр сөйләгән. Аннары Муса биш-алты яшендә хәреф танып, Тукай абыйсының шигырьләрен ядтан өйрәнә башлаган. Ирләре ярман сугышында михнәт- җәфа чигүче, үзләре илдә интегүче бәхетсез татар хатыннары, 9—10 яшендәге Мусага килеп, елый-елый ирләренә сәлам хатлары яздырганнар. Саргайган йөзле хатыннарның ачы күз яшьләре, хат битләренә тамып, ун яшьлек сабыйның беренче шигырьләрен-җырларын чылатканнар.
Шагыйрь Муса Җәлилнең иҗат сукмагы менә шулай башланып киткән. Аннары бу сукмак Мусаны планетада яңа тормыш төзү өчен барган гражданнар сугышы юлларына китереп чыгарган. Тукай абыйсының унөч яшьлек шәкерте һәм варисы Кечкенә Муса, зур абыйларын зур канлы көрәшкә өндәп, «Кызыл йолдыз» газетасында бер-бер артлы ялкынлы шигырьләр урнаштыра башлаган. Совет властен буарга омтылган, ажгырып торган аждаһаларны, юха еланнарны юк итү кирәк булгач, унөч яшьлек шагыйрь изге көрәш мәйданына ташлана. Ул үзенең беренче шигырьләрен-өндәмәләрен шул вакыттагы тормыш шартларыннан алып, Тукайча реалистик нигездә яза. һәм бу шигырьләрдә Тукай аһәңе аермачык сизелеп тора, кайберләрендә хәтта Тукайны «заманалаштыру», Тукай җырын унтугызынчы ел шартларына яраштыру күренә.
Тукайның «Бәхетле бала» дигән шигырен Муса һичшиксез ядтан белгән. Шул шигырь тәэсирендә ул үзенең «Бәхет» дигән шигырен язган, ләкин бу 'философик шигырьдә бәхетне Муса Тукайдагьша ук түгел, бәлки унтугызынчы ел шартларында беркадәр үзенчә аңлый.
Тукай балалар бәхете турында сөйли.
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә (күңел бирсә, Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә; Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң, сулга, Уенга салмаса ихлас, — менә бәхете аның шунда.
121
Унөч яшьлек Муса исә бәхет темасын киңәйтә. Оренбург тирәсендә туплар гөрелтесе тынып тормаган бервакытта дәрескә күңел бирү мөмкин булмый шул әле. һәм Муса 1919 елның октябрендә менә ничек яза:
Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронтжа барсам... ...Менә шунда, бәхетле мин, «бәхет» шул...
Нәкъ Тукай аһәңе белән әйтелгән. Хәтта сүзләр тезелешендә дә охшашлык бик көчле. Тукай «Менә бәхете аның шунда» дисә, Муса: «Менә шунда бәхетле мин, бәхет шул», — ди. һәм чынлабрак карасаң, Муса да Тукай фикерен куәтли. Тукай шигырендә әйтелүенчә, бәхетсезләргә ярдәхМ итү, аларга кул бирү—бәхетле булуның бер шарты бит. Муса да, элекке заманда бәхеттән мәхрүм ителгәннәрнең тормыш күген тагын «зольмәт» капламасын өчен, коралланырга, сугышка барырга өнди. Коры өндәмә түгел, реаль нигездә язылган реалистик шигырь бу. Шул ук октябрь аенда язылган «Ирек бәйрәмендә» исемле шигырендә Муса:
Үтеп талаучылык вакыты, Изелгәнгә ирек килде;
Караклар карабы батты, Көрәш дулкыннары күмде, —
ди. Балаларча беркатлы әйтелгән, һәм шул ук вакытта бик тирән мәгънәле юллар. Изүчеләрнең барысы да — караклар. Алар кеше көчен, кеше хезмәтен урлыйлар. Каракларның барысы 'бер 'карабка утырып, изелгәннәргә каршы көрәш диңгезендә йөзәләр. Ләкин, шатланыгыз, дуслар, «караклар каравы батты» бит. Дөрес, ул әле һаман да чайкалгандай күренә, мәгәр ышанычың тулы булгач, караклар карабын көрәш дулкыннары күмде, дип кырт кисеп, өзеп әйтергә мөмкин. Бу шигырь— унөч яшьлек Мусаның караклар карабына каршы җибәргән торпедасы.
Бер заман Тукай «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» дигән шигырендә ләззәтнең, чын ямьнең халыкка хезмәт итүдә икәнлеген әйткән иде бит.
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, Бәйчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! —
дигән иде ул. 1920 елның январенда язган «Кызыл каһарман» исемле шигырендә ундүрт яшьлек Муса шул ук теманы үз чорының конкрет шартларына яраштырып бирә. •
«Кызыл йөрәк», «кызыл чын каһарман»
Исемнәрен алып кайтты ул.
Җиңеп илнең бөтен дошманнарын, Олуг тәм, зур ләззәт тапты ул.
Мусаның ул еллардагы шигырьләренең барысы да Тукай шигырьләре белән аваздаш һәм әһаңдәш икәнлеген күрәбез. Муса Җәлил таланты Тукай бакчасының уңдырышлы туфрагыннан дым алып бөреләнде, «Кечкенә Муса» Тукай абыйсының реализм дип аталган зур юлы белән алга таба атлады.
Дөрес, бик аз гына бервакыт эчендә Муса декадентларча эстетика чире белән авырып алды. Оренбург шәһәрендә Мусага киңәш -бирүчеләр табылгандыр. Каләмең өметле күренә, ә шулай да бүгенге агитация белән генә мавыкма, чын шагыйрьләрне үзеңә өлге ит, дигәннәрдер. 1922—23 елларда уналты яшьлек Муса үзенең кайбер шигырьләрен нәкъ- Дәрдемәндчә яза. Менә 1922 елда язылган «Үлем алдыннан» шигырен алыйк. Әгәр бу шигырьнең Муса каләме белән язылганлыгын белмәсәк һәм кемдер берәү аны Дәрдемәнд шигыре дип дәгъва итсә, һич шипләнмичә ышану мөмкин булыр иде. Интонациясе нәкъ Дәрдемәндчә. Философик фикер томаны да нәкъ Дәрдемәндчә. Шагыйрь һаман да көрәш турында әйтергә тели, «кызылланып җәрәхәттән» аккан кан турында сөйли, ләкин «изге көрәш» сүзе генә шигырьнең мәгънәсен ачык-
122
ландыра алмый, дошманнарның ни өчен көенергә тиешлеген белеп булмый. һәрхәлдә, Дәрдемәндчә шәхси өметсезлек яңгырашы сизелә.
1923 елда Фәтхи Бурнаш «Көрәш җырлары» исемле җыентык чыгарган. Китапның исеменнән соң җәя эчендә «Соңгы шагыйрьләрдән җыентык» дип әйтелгән һәм аерым бер биттә «Г. Тукайның үлүенә ун ел тулу хатирәсенә багышлана. 1913 15/IV 1923» дип куелган.
«Мөндәриҗә»дә күрсәтелүенчә, җыентык («төзүчедән» дигән сүз ба-шыннан тыш) ике бүлектән тора. Беренче бүлектә 9 шигырь урын алган: Ф. Бурнаш, Ш. Бабич, Нәкый Исәнбәт, Сәмави (Ченәкәй), Кәрим Әмири, Зәйнәб Бәширова, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Муса Җәлил. Икенче бүлек «Төрле шагыйрьләрдән» дип атала, һәм анда без 36 исем күрәбез. Димәк, бу җыентыкта 45 шагыйрь катнашкан. Бу турыда озаклап сөйләвем темадан бөтенләй үк читкә китү түгел, Муса турында уйлануларга турыдан-туры катнашы бар моның.
Муса 1922 елда Оренбургтан Казанга килә, һәм килүе белән үк инде ул (уналты яшендә) күренекле шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Фәтхи Бурнаш шикелле талантлы һәм эрудицияле шагыйрь үзе төзегән җыентыкта Нәкый Исәнбәт һәм Һади Такташ белән рәттән Муса Җәлилгә дә аерым урын. бирә.
Чыннан да Мусаның бу җыентыкка кергән 8 шигыре, бер яшүсмернең каләм сынап каравыннан бигрәк, «поэзия өлкәсендә тәҗрибәле останың иҗатын хәтерләтәләр. Бу сигез шигырьнең берсе—бая искә алынган «Үлем алдыннан» шигыре. Җыентыкта ул «Үлем тырнагыннан» исеме белән бирелгән. «Сайланма әсәрләр»нең беренче томында күрсәтелүенчә, бу шигырь, «Нигә бирдең җиләк» исемле шигырь белән бергә, «Безнең юл» № 8—9 да (1923 ел) басылган. «Нигә бирдең җиләк» Бурнаш җыентыгында да бар. Текстлар бертөсле. Тик аерым сүзләр генә ике төрле язылганнар. Мәсәлән, беренче томда: «Ничек түзәрмен?», ә җыентыкта: «Ничек түзәрем?» Автор үзе ничек язгандыр, белмим. Табигый, мондый очракларда сүзнең язылышын (һәм, димәк, яңгырашын), авторча бирү кирәк. Әдәби дөрес әйтелеш «түзәрмен» саналса да, телебездә «түзәрем» формасы да бар. Хәтта Тукай, халыкның сөйләшү теленә нигезләп, «күрермен»не «күрем» дип тә кыскарта («Туган авыл» шигырендә: «Бу дөньяда, бәлки, кү-п-күп эшләр күрем...»).
Фәхти Бурнаш төзегән җыентыктагы шигырьләрнең кайберләре, югарыда әйткәнебезчә, Дәрдемәнд тәэсирендә, Дәрдемәнд аһәңе белән язылганнар. Ләкин игътибар ителергә һәм ныклап өйрәнелергә тиешле бик әһәмиятле бер момент бар.
Уналты яшьлек Муса поэзия сәнгатенең зур остасы булган Дәрдемәнд белән, әйтерсең лә, шигырь техникасында ярышка керә. Югарыда без «Үлем алдыннан» шигырен искә алган идек. Хәзер җыентыкта өч йолдыз белән бирелгән сигез генә юллы шигырьне тулысынча күчерик.
Сыйла, дускай, йөрәгемне җуатып: Кадерле җырларыңны җырла инде; Тирән серле кылын чиртеп, җылатып, Сазыңны, сөрнаеңны уйна инде!
Күрәсең, килде аерылышыр минутлар; Җылыйм бит... аһ! йөрәккәем янала... Нигә соң көйдерә инде бу утлар; Көйлә, кил — бу ярамны яп, дәвала!
Шигырь техникасы ягыннан караганда, бу парчаны яшь бер өйрәнчекнең яисә иярченнең тонык һәм көчсез бер тәҗрибәсе дип түгел, бәлки техник яктан шигъри камиллек үрнәге дип әйтергә мөмкин. Бу шигырь чарланып җиткән аралаш рифмалар белән язылган. Сүзләр оста тезелгән. Гармония, мелодия — сокланырлык. Ләкин шигырьдә Дәрдемәнд аһәңе 'ишетелә, борынгы көнчыгыш шагыйрьләренең йогынтысы да сизелә.
123
Шагыйрьнең яралы йөрәгеннән сыйпап, дускае (сөйгән кызы буладыр) аны юатырга тиеш. Шул ук вакытта, сөрнай кылларын чиртеп, аны елатырга да тиеш, һәм шагыйрь чынлап та елый: «...аһ! йөрәккәем янала...» — ди. Тагын шул ук дускаена мөрәҗәгать итә: «...ярамны яп, дәвала!» — ди.
Бөтенесе дә үз урынында, бөтенесе дә бар. Тик «бер генә» иәрсә юк: комсомол шагыйрьләренә, совет шагыйрьләренә хас булган ашкынулы сугышчанлык юк, якты оптимизм юк.
Комсомолец, коммунист шагыйрь Муса Җәлил мондый шигырьләрне үзенең җыентыкларына кертергә теләмәде, кертмәде.
«Көрәш җырлары»ндагы шигырьләр арасында оптимизм рухы белән сугарылган әсәрләр дә бар.
Менә «Кызыл көч» шигырен алыйк. Бу шигырь элек «Кызыл яшьләр» газетасының 1923 ел 6 январьда чыккан 1 (79) санында басылган. Җыентыкта шул ук текст бирелгән. Бу шигырьдә инде Дәрдемәнд яисә Гомәр Хәям аһәңе сизелә дип әйтү мөмкин түгел.
Коралланып баштан аягыма, Тимер киемнәрем киенеп, Кызыл гөлләр кадап ян-яныма, Әзерләнеп, тәмам җыенып; Уң кулыма тотып чүкечемне, Билбавыма тыгып урагым, Кулларыма җыйнап бар көчемне, Ялкынланып янып йөрәгем — Гөл-сөнбелдән булган тәхетемә Аяк бастым чыгып, туганнар!..
Ягез, кемнәр каршы бәхетемә,
Кемнәр — миңа кылыч сузганнар? — Килегез, мәйдан ачык, уң ягыма — Көрәш җиренә, әле сөйләшик: Хакыйкый көч кемнең кулларында? Ягез инде көчне сынашыйк!..
Романтикамы бу? Әйе, романтика. Ләкин шул вакыттагы тормышның нәкъ үзеннән алынган реаль романтика бу. «Кызыл көч»нең тойгыларын, уйларын бик конкрет чагылдырган романтика бу! һәм игътибар итегез: уналты юллы шигырь, бер тын алуда язылган шикелле, берничә генә җөмлә булып укыла. Әйтерсең лә, шагыйрь бер селтәнүдә күпмедер чәчәк ыргыткан да, ул чәчәкләр нәкъ тиешле җиренә, симметрияле булып сибелгәннәр, һәм матур бер букет барлыкка .килгән.
Җыентыкта беренче итеп бирелгән «Кызыл көч»тән соң «Башактан тәхет» урнаштырылган. Ике бүлеккә бүленгән егерме генә юллык бу шигырь дә бик җыйнак аралаш рифмалар белән язылган. Шигырьнең төп идеясе хәзерге көн өчен дә һич тә искермәгән: ул — хезмәт тантанасы, мәгърур хезмәт иясенең ашкынулы тойгылары.
...Кояш кызу... янам, тир агыла...
Таза беләкләрем талалар... Талганлыгын аның уйламыйм да; Көлтәләрем тезелеп баралар.
Өеп беткәч, алып урагымны, Кибәнемә үзем менәрмен.
Урак тоткан таза кулларымны Тәхетләргә селтәп көләрмен.
1922 елда язылган бу шигырьне шул чордагы иң матур шигырьләрнең берсе дип әйтергә була.
Муса үзе бу шигырьгә артык таләпчән тәнкыйть күзе белән караган. «Тормыш юлым» дигән биографик очеркта ул борынгы Иран ша-гыйрьләреннән Хәйям, Хафизлар һәм татар шагыйрьләреннән Дәрдемәнд тәэсирендә «романтизм стилендә» язылган шигырьләр арасында «Янчы, дөнья», «Үлем алдыннан» белән бер рәттән «Башактан тәхет»не
124
дә күрсәтеп үтә. Ләкин бу шигырьдәге романтизм белән «Үлем алдыннан» шигырендәге романтизм һич тә бер үк юнәлешне аңлатмавы ярылып ята бит. «Башактан тәхет»тә төшенкелек мотивлары юк, бу шигырьдә, без Дәрдемәнднең шигырь техникасыннан, базымсыз иярченнәрчә һәм өйрәнчекләрчә түгел, бәлки киң колачлы осталарча кыю файдалану үрнәген күрәбез.
«Үлем алдыннан» кебек Дәрдемәнднең тискәре йогынтысын («идея йогынтысын») чагылдырган шигырьләр исә күп түгел. Шул рәвешчә, Мусаның көнчыгыш шагыйрьләрен һәм Дәрдемәндне өйрәнүе, нигездә, аларның шигырь культурасын, осталыгын өйрәнүгә кайтып кала.
«Көрәш җырлары»ндагы шигырьләрнең күпчелеге аралаш рифма белән (абаб), «Янчы, дөнья» шигыре ураулы рифма белән (абба) язылган. «Ерак илләрдән» (шахтерлар җыры) дигән шигырь исә үзенә хас, катлаулы рифмалар белән язылган. Бу шигырь җидешәр юллы дүрт строфадан тора. Дүрт строфаның да өченче һәм дүртенче юллары бер үк рифмада һәрбер үк үлчәүдә; дүрт строфаның да бишенче юлы бер генә сүздән тора һәм барысы да рифмадаш; гомумән, строфаларның төрле юллары бик үзенчәлекле бер тәртиптә узара рифмалашалар.
Бу фактларның барысы да уналты яшьлек Мусаның шигырь техникасын бик яхшы белүе, хәтта шигъри осталык үрнәкләре бирә алуы турында сөйлиләр.
Гази Кашшафның күп тикшеренеп, күңел биреп язган «Муса Җәлил» исемле хезмәтендә мондый юлларны укыйбыз:
«Әдәбиятчыларыбыз арасында кайбер иптәшләр Мусаның 1924—1925 елларга кадәр иҗатына игътибар ‘бирергә кирәк түгел, чөнки ул балалык чоры, ул чакта Муса оригинал шигырьләр яза алмый, бары башкалардан күчерү белән генә шөгыльләнә, дип караучылар бар. Без мондый карашларны уртаклаша алмыйбыз» («Муса Җәлил», 93 бит).
Чыннан да бик сәер бер караш. Бу бит Муса Җәлил иҗатыннан аның 6—7 еллык гүзәл башлангыч чорын бер селтәнүдә сызып ташлау дигән сүз. Кыюлыгы белән бер үк дәрәҗәдә мәгънәсез селтәнеш! Мондый карашта торасың икән, Шамун Фидаи һәм Ибраһим Иосфи шигырьләрен дә сызып ташларга һәм, гомумән, гражданнар сугышы чорында газеталарда басылган шигырьләргә «игътибар бирү кирәк түгел> дип расларга туры киләчәк.
Юк, -киресенчә, ул шигырьләр безнең горурлыгыбыз. Аларны эзләргә, табарга, ныклап өйрәнергә кирәк. Аларның күбесе татар совет поэзиясенең нигез ташлары булып калалар.
Горурланып әйтә алабыз: Октябрьның беренче елларыннан ук татар поэзиясе совет властен дошманнан саклау һәм ныгыту теләкләренә хезмәт итә башлады. Иң элек Тукай-ның чордашы, дусты һәм көрәштәше Мәҗит Гафури саф күңел, пакь вөҗдан белән, бил баглап, социалистик революция юлына басты. Шулай ук Тукайның чордашы, көрәштәше, зур драматург Галиасгар Камал да ак бандаларга һәм буржуаз милләтчеләргә каршы үзенең үткен сатираларын яудыра башлады.
Яшь көчләр отряды күтәрелде. Алар, винтовка һәм каләм белән ко-ралланып, канлы көрәш мәйданына ташландылар. Шушы яшь көчләрнең алгы сафларында ике дус, ике комсомолец Шамун Фидаи белән Муса Җәлил дә бар иде.
’ Әдәбият күренешләрен тикшергәндә кулга календарь тотып утырсаң һәм календарь күрсәтмәләрен абсолют бер закон итеп алсаң, тикшеренеп тир түгүнең кирәге дә калмый. Муса 1906 елда туган. 1919 елда ул әле 13 яшьлек бала булган. Димәк, аның, зурларча кыланып, шигырьләр язуы да балалар шуклыгына керә. 13 яшьлек баланың космонавт булып уйнавы мөмкин. Уйный бирсен. Аңар карап бала җирдән аерылмый һәм -космосны белүгә бернәрсә дә өстәми. 14—15 яшьлек баланың
125
реактив самолетлар моделен ясавы мөмкин. Баш конструктор андый модельләрне тикшереп вакыт үткәрә алмый.
Ләкин дөньяда (бигрәк тә революция елларында) гаҗәп хәлләр бул- галый икән шул,. 13 яшьлек Муса шигырьләр яза. Моны ул нәрсә белән- дер, ничектер уйныйсы килгәннән эшләми, хәтта, «модельләр» ясап, киләчәккә хәзерләнү өчен дә эшләми, бәлки зур абыйлар белән бергә изге бөек көрәштә катнашу максаты белән эшли. Яшь совет власте өсте- нә, ябырылып, дошман явы килә. Шул явыз кара көчне тизрәк тар-мар итү өчен Кызыл Армия сугышчыларына корал гына түгел, җан азыгы да кирәк—батырлык турында, Ленин өйрәткән бөек хакыйкать турында җырлап, аларның рухларын күтәрергә кирәк. 13 яшьлек Муса шул максатка хезмәт итә. Муса шигырьләрецең Политуправление органы булган «Кызыл йолдыз» газетасында бер-бер артлы басыла баруы Мусаның яхшы хезмәт иткәнлеген күрсәтә.
Редакциядә эшләүче зур абыйлар бу шигырьләрне «кызык өчен», «сенсация өчен» басмаганнар бит. Алар Мусаның бик кечкенә гәүдәле ябык кына бала икәнен беләләр. Беренче тапкыр редакциягә барып кергәч, каушап калган баланы сотрудникларның барысы да күрсен өчен, кулга күтәреп, өстәл өстенә бастырып куйганнар, һәм «Кечкенә Муса» дигән имза белән номер саен дип әйтерлек аның шигырьләре басыла башлаган. Бала авторның шигырьләре кызылармеецлар газетасы өчен иң кыйммәтле материал саналган.
Биредә инде талант мәсьәләсе турында да әйтеп үтәргә мөмкин. Фән дөньясы да бала вакыттан ук үзен таныткан зур талантларны белә. Гражданнар сугышы ялкынында Мусаның табигый таланты аеруча бер тизлек белән ачылды. «Кечкенә Муса» кем ул? Аның 13 яшьлек бала икәнен «Кызыл Йолдыз» газетасын укучы солдатлар белмиләр иде, әлбәттә. Бәлки, ул гәүдәгә кечкенәдер. Бәлки, ул, менә мин җырлар язам бит дип кәперәймәс өчен, юри үзен «Кечкенә Муса» дип йөртә торгандыр. Молодец! Нинди килештереп яза бит! Привалларда газета укыганда яисә тыңлаганда ротадагы коммунистларның, комсомолецларның кычкырып газета укыганын тыңлаганда, солдатлар әнә шулай уйлаганнардыр. Алар Муса шигырьләреннән дәрт һәм көч алганнар, яңа батырлыкларга рухланганнар.
Шул шигырьләрне игътибарсыз калдырырга, поэзиябез хәзинәсеннән чыгарып ташларга кемнең вөҗданы риза булыр икән?
Иҗатының беренче чорында Муса Җәлил күп кенә шигырьләрендә үз исеменнән сөйли, һәм ул шигырьләр көчле романтика белән сугарылганнар. Лирик шигырьләрдә бу табигый бер хәл булса кирәк. Шагыйрь бит барыннан да элек үз тойгыларын, табигать дөньясындагы һәм социаль тормыштагы төрле күренешләргә үзенең нинди мөнәсәбәттә булуын җырлый. Төп мәсьәлә шагыйрьнең үз исеменнән яисә бүтән бер герой исеменнән җырлавында түгел, бәлки кем тойгыларын җырлавында. Шагыйрьнең йөрәге халык йөрәге белән бергә тибәме, аның тойгылары халык тойгылары белән бергә агыламы? Аның романтикасы дәртле, ашкынулы романтикамы, сыйнфый көрәш рухы белән сугарылганмы? Я булмаса шагыйрь үзен коллективтан өстен куючы бер индивидуалистмы? Я үлем, я җиңү дип совет власте өчен көрәшүчеләрнең той-гылары белән шагыйрьнең тойгылары арасында бертөрле дә уртак нәрсә юкмы? Шагыйрьнең романтикасы да үзенең тонык тойгыларын бизәү өчен тагылган ялган шалтыравыклардан яки бер стакан суда яшен яшьнәтеп, давыл уйнатудан гыйбарәтме? Әгәр төпченебрәк тикшерә башласаң, романтика дигәнебез өметсезлек һәм төшенкелек тойгыларына барып тоташамы?
Мәсьәлә «менә шунда.
Безнең кайбер әдәбиятчыларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез менә шул ике төрле «мин»не, ике төрле романтиканы бергә бутыйлар да, «роман-
126
тик-индивидуалист» дип, «романтик шәхес культы» дип зур ярлыклар ябыштырып куялар.
Ләкин әдәби фактлар мондый ярлыкларның чынбарлыкка җавап бирә алмавын, аларның ялтыравыклы гомуми сүзләр белән мавыгу җимеше икәнлеген күрсәтәләр. («Романтик шәхес культы» дигән иләмсез терминнан гомумән ваз кичәргә вакыт түгелме инде?)
Шамун Фидаи 1919 елда язган шигырьләренең берсен «Мин» дип атаган. Бу шигырь:
«Утлы, ялкынлы янар тау күкрәгем...
Күкрәгән күктәй янармын — күкрәрем...»
дип башлана, һәм, чыннан да, 28 юллык бу шигырьнең башыннан ахырынача «мин» күкрәп тора. Бу шигырьне «романтик индивидуалистлыкның» иң күперенке бер үрнәге дип әйтергә мөмкиндер төсле. Ләкин чынлабрак тикшерсәң, мәсьәлә башкача тора.
һаман үзе турында сөйләгән шагыйрь үзен коллективтан өстен куймый, ниндидер үзенә генә хас булган максатлар, сыйфатлар һәм тойгылар турында җырламый. Нәрсә җырлый соң ул? Сәгадәт — бәхет турында, үзенең гайрәт белән, шатланып алга баруы турында җырлый ул. Аның йөрәге мәңге ярсыр, .куллары юлда очраган сәдләрне — киртәләрне тар-мар итәр. Ул язмышы каршында (элеккечә әйткәндә, «тәкъдире» каршында) тезләнми, өметсезләнү һәм сыкрануның нәрсә икәнен белми. Аның гайрәте «иркен, канатлы». Менә шуларны шагыйрь зур бер пафос белән бөтен җиһанга мәгълүм итә.
Индивидуалистлыкмыни бу? Түгел! «Канатлы гайрәт» белән көрәш юлына ‘кергән комсомолецның, дәрт ташкыны ургылып торган 16—17 яшьлек шагыйрьнең үз көченә шулай ышануы гаҗәпмени?
Шул ук 1919 елда язылып, өч йолдыз белән билгеләнгән 8 генә юллык шигырь дә:
Мөкатдәс хәнҗәрем төшмәс кулымнан.
Бөтен сәдне кисәрмен мин юлымнан, —
дип башлана, һаман да шул ук мотив. Ләкин бу шигырьнең калган алты юлында «без» исеменнән сөйләнә.
Бөтен мазлу м халык безне танырлар...
Бәхет бакчасына барып керербез...
Бу шигырь безнең хәзерге көннәребез өчен алдан язылып куелган шикелле яңгырый. Шул ук 1919 елдагы «Кызыл маяк» шигыре:
Әнә маяк, ул бит яңа хәят,
Алда кызыл, — шуның нуры ул, —
дигән юллар белән тәмамлана. Шамун Фидаиның бөтен иҗаты менә шул рух белән сугарылган. Аның бер генә шигырен дә индивидуалистларга бүләк итү мөмкин түгел. «Мин» шигырендә Шамун үзе турында: «Якты йолдыздай янам...»—дип бикдөрес әйткән иде. Бу йолдыз кыска гомерле булды, арабыздан тиз югалды. Ләкин совет поэзиясенә, яшь совет властен ныгыту өчен барган сыйнфый көрәш тарихында аның мәңге балкып торачак нурлы эзе калды.
Муса Җәлил шигырьләреннән үрнәкләр алыйк.
Югарыда тулысы-нча китерелгән «Кызыл көч» шигырендә автор тик үзе турында гына сөйли. Ул, тимер киемнәрен киенеп, «гөл-сөнбелдән булган тәхетенә» аяк баскан да, дошманнарын көч сынашырга чакыра. Табигый, дөньяда бер көрәшче дә тимер киемнәр киенеп йөрми. Бу — борынгы заманнардан калган шигъри бер чара гына. Шулай ук бер үк кеше бер үк вакытта кулына чүкеч тотып, билбавына урак кыстырып та йөрми. Урак һәм чүкеч ияләренең гөл-сөнбелдән ясалган тәхетләре булганын да белмибез. Шигъри чараларны натуралистик мәгънәдә аң-
127
лау мөмкин түгел. Нәкъ шулай ук, шигырьдәге «мин»не дә натуралистик
мәгънәдә аңлау дөрес түгел. Сүз дә юк, шагыйрь гөлләр белән артык мавыга
(бусы тискәре йогынтылар нәтиҗәсе). Ләкин ул декадентларча еламый-
сыкранмый. Бөтен шигырь көрәш пафосы белән сугарылган. Бик зәгыйфь
формада булса да, шагыйрь чүкеч белән урак бердәмлеген җырлый,
«хакыйкый» (чын) көчнең яңа тормыш өчен көрәшүчеләр ягында икәнлеген
әйтә. Шигырьнең исеме дә гомумиләштерелгән идеяне аңлата. Димәк, тышкы
калыпны түгел, эчке мәгънәне тикшергәндә, бу шигырь ‘индивидуалистлык
яисә декадентлык җимеше була алмый.
«Башактан тәхет» шигырендә баштан ахыргача беренче зат фигыльләр генә
кулланылган, ягъни автор бу юлы да тик үз исеменнән генә сөйләгән. Ләкин бу
шигырьнең азат хезмәткә дан җырлау икәнлеген югарыда күреп үттек инде.
Саф күңелле һәрбер укучы шигырьдәге беренче зат фигыльләрен үз исеменнән
укый, бу бит минем уйларым, минем тойгыларым, дип шатлана.
Берәм-берәм бүтән шагыйрьләрне алып тикшерсәк тә, иң зур күпчелек өчен
мәсьәлә менә шулай тора. Ташып торган төкәнмәс дәрт һәм, Шамун сүзләре
белән әйткәндә, «канатлы гайрәт» — яшьләргә хас сыйфат. Яшьләр
романтикасыз яши алмыйлар. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай (хәзер инде
картлар да романтик). Чын мәгънәсендә оптимист шагыйрьнең романтик
булмавы мөмкин түгел.
Шул романтиканы индивидуализм белән бергә бутап, безнең поэзиябездә
егерменче елларның беренче яртысында романтик индивидуалистлык киң
таралган бер күренеш иде, дип раслау һәм «романтик шәхес культы» дигән
ниндидер иләмсез бер термин куллану—поэзиябезнең данлы тарихын бозып
күрсәтү була, аның революцияне саклаудагы мактаулы ролен түбәнәйтү,
кимсетү була. Муса Җәлил иҗаты турында* сүз барганда, бу инде бигрәк тә
килешә торган эш түгел.
Муса Җәлил 1919 елдан ук комсомолец иде. Алай гына да түгел, Муса
Җәлил комсомол нигезен салучыларның берсе иде. һәм ул җаны- тәне белән
бирелеп эшли торган кеше иде. Ленинның комсомол съездында сөйләгән речен
Муса һичшиксез укыгандыр һәм кат-кат укыгандыр. Хәтта Муса Марксны да
бераз ермачлый башлаган «бит инде. 1921 елның октябренда «Парчалар»
шигырендә, Маркстан эпиграф итеп, «Үләрбез, булмабыз кол!» дип язып куя.
Әдәбиятка Тукай мәктәбеннән килеп, «Кызыл йолдыз» газетасында беренче
шигырьләрен бастырган комсомолец Муса иҗатында декадентлар йогынтысы
бик кыска гомерле бер эпизод булып кына калды. Тукай шәкерте Муса
реализмнан аерылмады.
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм соңгы сулышынача дәвам иткән иҗат
юлы тиңсез геройлык белән тәмам булган шикелле, ул иҗатның башланып
китүе дә таң калдырырлык бер геройлык иде. Кешелек дөньясындагы сыйнфый
көрәш гражданнар сугышының кызыл ялкыны булып дөрләгәндә, унөч яшьлек
Муса шушы көрәштә аңлы рәвештә, я җиңү, я үлем, дип
катнашты,'баррикадаларда изелгәннәр ягында булды. Унөч яшендә трибун
(булып ватандашларын изге канлы көрәшкә өндәгән һәм каләм белән дә,
винтовка белән дә дус булган икенче бер шагыйрьне бу дөньяның әдәбиятлары
тарихы белми торгандыр! Муса Җәлил иҗатының тереклек чишмәләре менә
шулай, әбисе әкиятләреннән башланып, Тукай туфрагыннан дым алып
коммунизм таңында барган гражданнар сугышы музыкасына килеп тоташты.
1925 елда Казанда Мусаның үз әсәрләреннән генә торган беренче
җыентыгы басылып чыкты. «Бармабыз» исемле бу китап, тышкы битендә
күрсәтелүенчә, «1МОПРның Татарстан өлкә комитеты нәшере», ягъни, • бу
китапны МОПР («Международная организация помощи революционерам»)
ның Татарстан Өлкә Комитеты бастырып чыгарган. Китапның
128
тышында «МОПР көтепхаиәсеннән өченче китап» дип язылган һәм җәяләр
эчендә: «Революция көрәшчеләре өчен ясалган кичәләргә материаллар» дип
күрсәтелгән. Бу җыентык «Авыру комсомолец» поэмасы белән башлана.
Аннары «Кисәкләр» урнаштырылган һәм җәя эчендә «немец коммунисты
белән язышкан хатлардан Рус истәлеге» дип әйтелгән. Шуңа өстәлгән тагын
берничә кыска шигырьләр дә революцион көрәш тарихына багышланган.
Шул рәвешчә, Муса Җәлилнең үз әсәрләреннән торган беренче китабы
тематик җыентыктан гыйбарәт.
Әсәрләрнең язылышында Маяковский йогынтысы нык сизелә. Сөйләм
интонациясе көчле. Хәтта кайбер шигырьләрдә рифма һәм тигез үлчәү беренче
карашта сизелеп тә тормый. Чит илләрдәге революция көрәшчеләренә ярдәм
итү теләге белән үткәрелгән кичәләрдә бу шигырьләрне Муса үзе дә
укыгандыр. Бу шигырьләр әле егерме яше дә тулмаган Мусаның ялкынлы
трибун икәнлеген күрсәтәләр һәм алар яшь шагыйрьдә пролетар
интернационализм тойгыларының бик көчле булганлыгы турында сөйлиләр.
Мәскәүдә 1931 елның ахырына хәтле СССР халыкларының Үзәк
Нәшрияты (Центральное Издательство народов СССР — Центриздат) яшәп
килде. Берничә еллар мин аның татар секциясе мөдире булып һәм
Центриздатның правление члены булып эшләдем. Редакторлык хезмәтенең бик
авыр яклары күп булган кебек, хезмәткә мөкафәт саналырдай күңелле яклары
да бар. Яна бер талантны «ачкан» вакытыңда яисә яшь бер талантның үсә
баруын күрсәтә торган яңа әсәрләрен укыганда, җаннарың рәхәтләнә, күңелдә
ниндидер бер шатлык туа.
Мусаның «Иптәшкә» дигән җыентыгы да редакторны әнә шулай
канатландыра торган китапларның берсе дип әйтергә кирәк.
Бу җыентыкны 1929 ел башында Мәскәүдә Центриздат бастырып чыгарды.
«Кечкенә Муса» шигырьләре «Кызыл йолдыз»да басыла башлаганнан соң
үткән ун ел вакыт эчендә Муса Җәлилнең иҗади йөзен азмы- күпме тулы
чагылдыра торган беренче җыентык булу ягыннан «Иптәш- кә»нең зур тарихи
әһәмияте бар.
Китапның титул битендә «Иптәшкә» исеме астында җәя эчендә «Те-
ләктәшкә» дип өстәлгән. Менә хәзер минем кулымда шул китапның Муса үзе
Гази Кашшафка бүләк итеп биргән экземпляры. Титул битендә, сул кырыйда
Муса үзенең аермачык укыла торган вак хәрефләре белән (га- рәб алфавиты)
түбәндәгеләрне язган:
«Кәшшафи дус!
Синең йөзеңдә революция юлындагы чын иптәшем—теләктәшемне
күрдем.
йөрәктән ачыклык-искренныйлык, простойлык, салкын канлылык, тирән
уйлаучылык, керсез-беркатлы дуслык менә минемчә нинди сыйфатлар
теләктәшләрне җәһәт якынайта һәм бергәләп һәр уйны ачык уртаклашырга,
тәнкыйтьләшергә, тикшерергә, киңәшергә, төзәтешергә, булышырга нигез
сала.
Без дә, шулай бергәләп үсик, бергәләп көрәшик.
М. Ж ә л и л
Мәскәү.
1929, февраль 16».
Бу — үзе Муса өчен бик характерлы бер документ. Муса иптәшлекнең,
теләктәшлекнең шартларын сөйләп биргән һәм матур сөйләгән!
«Иптәшкә» җыентыгында 31 шигырь урын алган. Бик күп төрле темага
язылган бу шигырьләр Муса Җәлилнең яңа тормыш төзүдә актив катнашучы
киң колачлы шагыйрь булып үсеп җиткәнлеген күрсәтәләр.
1928 елның кышында һәм аннары җәендә мин Мәскәү янындагы Люблино
исемле шоселокта кечкенә генә, тыныч кына бүлмә алы.п яшәдем (егет чак иде
әле). Муса миңа килгәли иде. Җәй көне ул миндә рәттән ун көнме, ике атнамы
торды, һәр көнне, иңбашыбызга зур сөлгеләр салып, күлгә су коенырга йөри
идек. Муса яза иде, язганнарын кайчакта миңа укый иде. һәй рәхәт заманнар!
Бүлмәсе 7—8 метрдан артык түгелдер. Ләкин аның метражын кем үлчәгән дә,
тарлыгын кем сизгән? Кирәк нәрсәләрнең ‘бөтенесе дә бар: кровать, диван,
өстәл, хәтта китап этажеркасы да бар. Күлдә йөзеп кайткач, кызу гына гәп-
ләшеп, Мусаның һич көтелмәгәндә, ләкин бик урынлы әйтеп куйган мәзәк
сүзләрен тыңлап чәй эчкәндә, матур, яңа обойлы тар бүлмәнең тәрәзәсеннән
киң горизонтлар ачыла кебек!
Сүз арасында әйтеп китим әле. Люблинода торганда, миндә татар
язучылары гомумән булгалыйлар иде. Бервакыт Гомәр Гали булып китте.
Аннары 1928 елда Астраханьга барышлый Такташ булды. Люблино поселогын
чыгып бер километр чамасы җир баргач, ясал куйган шикелле кечкенә, матур
гына бер урман башлана. Такташ белән мин шул урманда ял итеп йөрдек.
Казанга кайткач, Такташ миңа хат җибәрде.
«Мәхмүд!
Вобла алып кайтам, дигән идем. Кайта алмадым. Мәскәүгә дә керә
алмадым. Сине дә тагын күрә алмадым. Урманнарда да йөри алмадык»...
Хат менә шулай башлана; Сүз Люблино урманы турында бара. Шактый
озын бу хаттан бер-ике өзек китерәсе килә.
«...Бездә Горький хәзер. Кичә күрештек үзе белән. Кул чабып, куллар
авыртты. Бәхетле карт.
Бүген татар журналистлары белән Мәдәният йортында танышу мәҗлесе
була. Казан шунда билет алыр өчен чабып йөрй.
Горький минем кебек икән. Оялчан. Күзен кая итәргә белми.
...Тагын хат язармын».
Такташны да, Мусаны да кунакчыл каршы алган урманнарга барып чыккач,
Такташның Горький турындагы мәхәббәт һәм хөрмәт тулы сүзләрен хаттан
истәлек битләренә күчерәсе килде. Татар совет язучыла- рының барысы да
үзләрен Горькийның шәкерте саныйлар, ә Горький аларның барысын да
аталарча гадел, кырыс мәхәббәт белән ярата иде.
«Иптәшкә» җыентыгын производствога хәзерләгәндә Муса белән ике
арабызда бәхәсләр булганын хәтерләмим. Булмагандыр. Хәзер мин шунысына
игътибар итәм: шигырьләре тыгызлап тутырылган 74 битле зур гына китапка
Муса үзенең беренче җыентыгыннан тик бер генә шигырь керткән
(«Машинаның чуен казанында»). 1919—1920 елда басылган шигырьләрен
кертмәгән. Әгәр ул үзе теләгән булса, редактор буларак, мин җыентыкның
күләмен зурайткан булыр иде^м (ул заманда мондый мәсьәләләр би1К җиңел
хәл ителә иде). Ләкин Муса үзенең җыентыгын чыгаруга үтә таләпчән караган.
Шулай ук бу җыентыкта Дәрдемәнд аһәңен яңгыраткан шигырьләрнең
берсе дә юк. Коммунист шагыйрь Муса ул шигырьләрне үзенең арсеналыннан
чыгарып ук ташлаган. Аларны көрәш коралы итеп санамаган. Шунысы да
характерлы: Муса Дәрдемәнднең шигъри осталыгын шактый нык үзләштергән
булса да, бервакытта да аның шигырь техникасын өлге итеп алмый, һәм бу бик
ятышсыз килеп чыгар иде бит. Авыл хуҗалыгын социалистик рельсларга
күчерү турында яисә немец пролетариатының революцион көрәше турында
язга-нда, шагыйрь ничек инде Дәрдемәнд техникасын куллансын! 1922 һәм
1923 елларда Муса кайбер шигырьләрендә Дәрдемәндчә шигъри осталык
үрнәкләрен биргән иде, ә соңыннанрак язылган (бигрәк тә «Барабыз»
җыентыгындагы)
9. .с, ә.- № 5. 129
130
кайбер шигырьләре бөтенләй үк чарланып җитмәгәннәр. Бу—кәйсезлекне яисә артка (китүне түгел, бәлки талантның һаман
өйрәнүдә дәвам итүен күрсәтә.
I омумән Муса Җәлил гомере буе шигъри осталыкка өйрәнде. Тукайдан һәм
фольклордан өйрәнде, Пушкиннан һәм Маяковскийдан өйрәнде, көнчыгыш
шагыйрьләреннән һәм совет шагыйрьләреннән өйрәнде. Шушы өйрәнү Муса
Җәлилгә шигырь культурасын тирән үзләштерүгә һәм татар поэзиясе
дөньясында шигъри осталыкның яңа калкулыкларын яулап алырга ьмөмкинлек
'бирде.
БАРГАН САЕН МӘСКӘҮ ЯКЫНЛАША
Муса Җәлил 1927 елда, 21 яшендә, Мәскәүгә килде. Рус шагыйрьләре һәм
тәнкыйтьчеләре ‘белән очрашып яши ‘башлады. Мәскәүнең зур галимнәр
үстергән университетында марксист профессорлар Мусага белем бирделәр,
Мәскәү каласының чиксез бай культура хәзинәләре Мусаны киң колач җәеп
йөзәргә өйрәттеләр.
Муса Мәскәүдә 12 ел яшәде. Мәскәү оешмасында партия сафларына член
итеп алынды. Ленин комсомолының Үзәк Комитетында эшләде. Редактор,
пропагандист, агитатор булды. Менә шушы елларда ул киң карашлы, тирән
белемле коммунист шагыйрь 'булып чыныкты. Мәскәүдә яшәгән елларында
Мусаның күпкырлы таланты тулысынча чәчәк атты.
Муса өчен Мәскәү шәһәре 'белем чишмәсе булып кына һәм аны политик
чыныктырып кына калмады, 'бәлки илһам чишмәсе дә булды.
Спортчы Муса, Мәскәү янында чаңгы шуганда, Мәскәү табигатеннән
илһам алып, «Кышкы шигырь»не язды.
Табигать гүзәллеген һәм бәхетле совет яшьләренең күңел көрлеген
җырлауда тиңдәше аз табылырдай бу шедевр Мәскәү янындагы Голи- цынода
язылган.
Тукайга Кырлай урманнары илһам биргән, Такташ Тамбов урманнарын
сагынган, Муса Мәскәү урманнарын җырлаган.
Мәскәү—тылсымлы шәһәр. Ул төрле халыкларның шагыйрьләрен,
композиторларын, актерларын үзенә тарта, ләкин аларның (берсенең дә милли
үзенчәлекләрен тартып алмый, «бәлки, киресенчә, төрле климатларда
бөреләнгән төрле-төрле чәчкәләрнең гөрләп үсүенә ярдәм итә. Социалистик
революциянең башкаласы шундый булу бик табигый да.
Мәскәү шәһәренең тагын 'бер тылсымлы сыйфаты 'бар. Бу шәһәр төрле
республикаларның талантларын тәрбияләп үстерә дә, гадәттә, аларны үз
республикаларына, үз халыклары арасында эшләргә озата. Аннары бу
талантларның иҗат иткән әсәрләрен яңадан Мәскәүгә җыеп, рус культурасы
хәзинәсенә, социалистик милләтләрнең гомуми хәзинәсенә китереп куша.
Мәскәү шәһәре татар халкының талантлы улы Нәҗиб Җиһановны
тәрбияләп үстерде дә аны Казанга озатты. Казанда опера һәм балет театры яшь
композитор Җиһановның ’беренче операсы «Качкын» белән ачылды.
Тагын ‘берничә еллар үткәч, Нәҗиб Җиһановның Муса Җәлил ли-
бреттосы 'буенча язылган «Алтынчәч» операсы Казан сәхнәсендә генә түгел,
бәлки Советлар Союзының һәм халык демократиясе илләренең бик күп
сәхнәләрендә урын алды. Аннары Нәҗиб Җиһановның Әхмәт Фәйзи
либреттосы буенча язылган героик операсы «Җәлил» Мәскәүнең Зур
театрында куела башлады. Татар егете Җиһанов Чайковский, Моцарт һәм
Прокофьев белән бер үк репертуарда, Мәскәүнең Зур театрында, һәркемгә дә
күптән билгеле булган шушы факт турында язганда, күңел дулкынлана.
•Мәскәү шәкерте Җиһанов үзенең операсы белән Мәскәү шәһәренә
кайтты. Шунысын да өстәргә кирәк, Җиһанов хәзер үзе дә Мәскәүдә
9*
еш кына була, чөнки ул СССР композиторлары союзы секретарьларының
берсе. 1960 елда ул Прагага да барып кайтты. «Җәлйл» операсының Прага
сәхнәсендә куелышын карады, киңәшләр бирде.
Мәскәү шәкерте, Бөек Ватан сугышы герое Фәрит Яруллин Тукай
мотивларына язылган «Шүрәле» балеты белән Ленинград сәхнәсенә килеп
керде. Бу балет халык демократиясе илләре сәхнәсендә дә урын алды.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казанның үзәгендә
шәһәргә ямь биреп торгами гүзәл йортларның ’берсе. Бу бинаның архитекторы
Гайнетдинов та Мәскәү шәкерте, ә беләсезме, хәзер ул үзе Мәскәүдә
архитектура институтында укыта.
Менә нинди ул Мәскәү шәһәре! Бу шәһәр гомер 'буе өйрәнчек булып калган
хәсрәт шәкертләрне яратмый. Бу шәһәр биек кыялардан өстен, очкан
бөркетләрне ярата һәм шундый бөркетләр тәрбияли.
Муса Җәлилнең күләм ягыннан иң зур әсәре «Хат ташучы» поэмасы булса
кирәк. Шагыйрь хыялы белән тормыш чынбарлыгы бергә үрелгән бу гүзәл әсәр
Тимербулат белән Фәйрүзәнең геройларча хезмәтләренә һәм саф
мәхәббәтләренә дан җырлый. Әсәрнең теле сокландыргыч халыкчанлык белән
аерылып тора. Шигырь чишмәсе искиткеч матур чылтырап ага. Аның
музыкасына бирелеп, 2300 юл чамасы поэманы укып бетергәнеңне сизми дә
каласың.
Әсәрнең эчтәлеге бик үзенчәлекле. Татар колхозында югары уңыш өчен
көрәшүче бригадир Фәйрүзә ун көн саен Мәскәүдән зәңгәр конвертлы хат алып
тора. Ул атаклы карт академик Бах белән языша. Башта әле ул үзенең фикерен
рус телендә яхшы аңлатып бирә алуына да шикләнгән. Мәскәү академиясенә
татар телендә хат язып җибәргән. Мәскәү шундый шәһәр бит ул. Хатны
җавапсыз калдырмаган. Карт академикның бер шәкерте — татар агрономы
тәрҗемәче булу ролен үз өстенә алган, һәм зәңгәр конверт, хат ташучы көнче
Тимербулатның йөрәген яндырып, тәртипле рәвештә Мәскәүдән колхозга
килеп торган. Яшь бригадир кызның карт академик белән киңәшүе, югары
уңыш өчен колхозчы кыз белән академикның бергәләп көрәшүе поэмада һич та
ясалма яңгырамый. Фәйрүзәнең үз сүзләре белән әйтсәк:
Бөек галим һәм колхозның Гади бер ударнигы Бертугандай яши икән,
Үз күреп туган илен.
Татар колхозы «Кызыл Маяк» турындагы поэмага Мәскәүнең килеп керүе
укучыны һич тә гаҗәпләндерми. «Кызыл Маяк» белән Мәскәү арасында
органик багланыш барлыгын автор зур бер осталык белән бирә алган. Менә бу
безгә Муса Җәлилнең новатор шагыйрь икәнлеге турында сөйли.
«Кызыл Маяк» кырларында Фәйрүзә зур уңыш яулап ала. Тимербулат өчен
зәңгәр конвертларның сере ачыла. Эш тәҗрибәсе турында академиядә доклад
ясар өчен Фәйрүзәне Мәскәүгә чакыртып алалар. Фәйрүзәнең күңеле
күтәренке, кара керфекләреннән чиксез шатлык сирпелә. Фәйрүзә белән бергә
сөйгән егете Тимербулат та Мәскәүгә бара, ул элемтәчеләр институтында укып
инженер булырга тиеш. Поэма Мәскәүгә дан җырлый торган символик
мәгънәле юллар белән тәмамлана.
Барган саен Мәскәү якынлаша, Йөрәкләрдә хисләр куера. Якын анаң,
Сагнып, кочагына Сарып алган төсле тоела. ....Ил кирәге өчен
йөрәкләнеп, Алга барган батыр яшьләрнең Дәртләренә, кыю эшләренә
Семафоры ачык Мәскәүнең.