ПАРТИЯНЕҢ КӨЧЛЕ КОРАЛЫ
МАНСУР АБДРАХМАНОВ
Философия фәннәре докторы
«Правда» газетасына 50 ел тулуга карата
оммунизм җәмгыяте турында сөйләгәндә, аца гына хас булган үзенчәлекләр белән беррәттән, без бу иҗтимагый-эконо- мик формацияне төзү, торгызу юлларына да күп игътибар бирәбез. Коммунизм җәмгыяте тарихи үсеш законнарын танып белгән һәм ул законнарны үз ихтыяҗларына буйсындырырга өйрәнгән халык тарафыннан ацлы рәвештә төзелә. Ул гади төзелеш кенә түгел, ул тарихи сикереш. Кешелек дөньясында шушындый сикерешне оештыручы һәм аның этәргеч көчләрен әйдәүче булып тарихта беренче революцион сыйныфның авангарды — Коммунистлар партиясе тора.
Узган елның соңгы айлары һәм бу елның беренче чиреге Коммунистлар партиясенең XXII съездында кабул ителгән яңа җәмгыять төзү Программасы тәэсире астында һәм шул Программада билгеләнгән грандиоз, ләкин реаль эшләргә үзеңнән нинди өлеш кертү турында уйланып үттеләр. Барлык совет халкы моңача күрелмәгән дәрт белән яңа Программаны тормышка ашыру эшенә кереште.
Безнең халкыбызга кешелек җәм- гыятенең чын тарихын башлап җи-бәрүче булырга туры килгәнлекне күреп моның сәбәпләрен эзләргә тотынасың. Россиядә яшәгән халыкларның революцион тради-цияләре, эшче сыйныфның барлыкка килүе, аның героик көрәш юллары, илебез уздырган өч революция, Коммунистлар партиясенең гүзәл тарихы һәм бөек Ленин образлары үзеннән-үзе күз алдына килеп басалар. Шул ук вакытта бөек Марксның мәңге онытылмас, мәңге үлмәс тәгълиматы, аның искиткеч алдан күрүчәнлеге белән әйтелгән сүзләре кабат-кабат хәтергә килә.
Законлы рәвештә беренче чиратта К. Марксның «Материаль көч материаль көч белән генә җиңелә. Идеяләр массаларны яулап алгач кына материаль көчкә әйләнәләр», — дигән сүзләре искә төшә. Без моны «законлы рәвештә», дибез, чөнки бу сүзләрнең кешелек җәмгыятен, сыйныфлар арасындагы көрәшне һәм политик партияләр белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыруда тирән мәгънәсе бар. Аның бер ягы яки бер мәгънәсе әнә шул идеяләрне киң халык массасына тарата торган көчле коралны бәяләүгә бәйләнгән. Монда сүз матбугат, газета-журналлар һәм аларның тарихи рольләре турында бара. Идеология өлкәсендә партиянең XXII съезды тарафыннан куелган бурычлардан чыгып бу мәсьәлә бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булырга тиеш дип әйтәсе килә.
Марксизм-ленинизмга нигез салу-чылар кешелек җәмгыятенең рево-люцион көрәш тарихында матбугатның бу роленә зур бәя биргәннәре һәркемгә билгеле һәм ачык. В. И. Ленин күренекле рус революцион- демократы Герцепның бөек кыйммәтен аның Россиядән читтә ирекле рус матбугаты оештыруында, шул
К
5
матбугат аша декабристлар тради-циясен күтәрүдә һәм шул ук матбугат көче белән крестьяннарны азат итү көрәшенә зур тәэсир ясавында күрде. Россиядә Коммунистлар партиясен төзү юлларын эзләгән вакытта В. И. Ленин системалы рәвештә принципиаль, тотнаклы һәм күп төрле пропаганда һәм агитация алып баруны рус социал-демократлары алдына даими һәм төп бурыч итеп куйды. Моның өчен, диде В. И. Ленин, безгә иң башлап газета ки-рәк.
һәм андый газета оештырылды, ул «Искра» иде. Россиядә марксистик партия тудыруда хәлиткеч роль уйнавы белән «Искра» үзенең коллектив оештыручы икәнлеген бөтен дөньяга танытты. «Искра» елларыннан соң безнең партиябез бервакытта да үзенең матбугатын булдырмый яшәүне белмәде. «Вперед», «Пролетарий», «Новая ж'изнь», «Партийные известия», «Социал-демократ», «Звезда» газеталары Коммунистлар партиясенең героик тарихының аерым этапларында аны эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт ияләре белән нык бәйләүче бер көч булып тордылар. Партия шушы органнар аша халык белән сөйләште, массаларны революцион көрәшкә өндәде.
Ләкин көннәи-көн яңа вакыйгалар белән баеп барган революцион эшчеләр хәрәкәтенең тагын да киңрәк колач җәюе көндәлек газетасыз яшәү мөмкин булмагаилыкны торган саен ачыграк күрсәтә башлады. Беренче буларак моны Россия пролетариатының үз партиясенә иң якын торган һәм аның иң революцион отряды булган Петербург эшчеләре аңладылар. Алар, партиянең, Ленинның чакыруын алкышлап, зур энергия белән эшкә тотындылар һәм Бөтенроссия күләмендә чыга торган көндәлек газета — «Правда»ны бул-дыруга ирештеләр.
Тирәнтен уйлап караганда ул гади бер очраклы күренеш кенә түгел. Без монда тарихта беренче һәм законлы рәвештә туган, шулай ук эз калдырган иҗтимагый күренеш белән очрашабыз. Капиталистик системада газета-журналлар чыгару капиталлары булган аерым кешеләр, яки буржуаз дәүләт (ул дәүләт шул ук капиталлы кешеләргә таяна) эше. Ул гадәти бер хәл. Ә менә Петербург эшчеләре инициативасы, аларның үз средстволарына газета чыгара башлаулары — бу эшчеләр сыйныфы тарихында моңарчы күрелмәгән бер яңалык була. Биредә без капиталистик җәмгыять каршылыклары нитәҗәсеидә килеп туган законлы хәлне күрәбез. Көндәлек газета чыгару эшен башлап җибәрүе белән эшчеләр сыйныфы кешелек җәмгыятенең киләчәк язмышын чынлап торып үз кулына алырга карар бирүен буржуазия алдында бик ачык белдерде.
В. И. Ленин, бу хәлгә бәя биреп болай дип язды:
«Петербург эшчеләре, көндәлек эшчеләр газетасын оештырып, зур эш, бер дә арттырмыйча әйткәндә, тарихи эш эшләделәр ...«Правда»- ның булдырылуы рус эшчеләренең аңлылыгын, энергиясен һәм туплан-ганлыгын күрсәтә торган бик зур дәлил булып кала» ’.
«Правда» чын мәгънәсе белән эш-челәр газетасы буларак дөньяга килде. Аңарда буржуаз сыйныфка хезмәт итүче сатлык язучылар түгел, ә эшчеләр һәм соңга таба крестьяннар да языштылар. Газетаның яши башлавына ике ел вакыт үтүгә инде аның битләрендә эшчеләрдән килгән 17 меңнән артык хәбәр басылуы моны артыгы белән раслый.
«Правда»ны оештыруда һәм аны күп тиражлы газетага әйләндерүдә В. И. Ленин күп көч куйды. Газета көрәшүче пролетариатның җаны булды. Ул партия матбугатының «Искра» чорында туган сугышчан традицияләрен дәвам иттерде һәм үстерде. Шуның өчен дә бу тарихи газетаның беренче номеры басылып чыккан көн («Правда»ның беренче номеры 1912 елның 5 маенда чыкты) законлы рәвештә большевистик матбугат бәйрәме көне итеп билгеләп үтелә.
Әгәр дә Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр «Правда» газетасының беренче номеры чыккан
1 В. И. Л с н и н, Әсәрләр, татарча басма, 18 том, 177 бит, 1959 ел.
6
көн эшчеләр һәм, гомумән, Россиянең барлык революцион көчләре өчен зур бәйрәм булган булса, хәзерге вакытта, кешелек дөньясы капи-тализмның социализмга күчү чорын кичергәндә, «Правда»ның туган көне— бөтен дөнья эшчеләр сыйныфының һәм Җир шарындагы барлык прогрессив халыкның зур бәйрәме. Бу бәйрәмнең әһәмияте елдан- ел арта, ә «Правда»ныц тарихи роле һаман тирәнрәк ачыла бара.
«Правда»ның беренче оешкан көннәреннән үк В. И. Ленин газета тирәсенә партиянең күренекле әдәби көчләрен туплый. «Правда» битләрендә А. М. Горький, Демьян Бедный. А. Безыменский һәм башка пролетариат язучылары һәм шагыйрьләре үзләренең эстетик кораллары белән партия тарафыннан алга куелган бурычларны тормышка ашыруга ярдәм итәләр.
Партия матбугат һәм аның бу-рычлары турында даими рәвештә кайгыртып килде, һәрбер чорның, ил үсешендәге һәрбер этапның үзенә хас бурычларыннан килеп партия матбугат алдына яңадан-яңа таләпләр куйды. Шуның белән бергә безгә «Правда» газетасының җитәкчесе һәм төп публицисты В. И. Ленин булганын бервакытта да онытырга ярамый. Партиянең бөек җитәкчесе сыйнфый көрәшнең кискенләшкән моментларында газетаны аеруча киң файдаланганын күрсәтү өчен бер генә мисал китерсәк тә җитәр. 1912—1914 еллар эчендә «Правда» битләрендә В. И. Ленинның 130 дан артык мәкаләсе басыла, ә 1917 елның апреленнән октябрена кадәр 170 мәкаләсе һәм В. И. Ленин тарафыннан хәзерләнгән төрле тарихи документлар басылалар.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң В. И. Ленин «Правда» битләрендә капитализмнан коммунизмга күчү чорында матбугатның бурычларын бик ачык билгели. Аның матбугат турындагы сүзләре, 1918 елны әйтелүләренә карамастан, безнең көннәрдә дә зур әһәмияткә ия булып торалар.
«Бездә, — ди В. И. Ленин, — мас-саларны тормышның барлык өлкә-ләреннән алынган җанлы, конкрет мисаллар һәм үрнәкләр нигезендә тәрбияләү аз, бу исә — капитализмнан коммунизмга күчү вакытында матбугатның төп бурычы. Бездә фаб-рика эчендәге, авыл эчендәге, полк эчендәге тормышның көндәлек ягына игътибар аз бирелә, анда исә барыннан да күбрәк игътибар, ачыклау, җәмәгать тәнкыйте, яраксыз нәрсәләрне фаш итү, яхшы нәрсәләрдән өйрәнергә чакыру кирәк.
Политик шау-шу азрак булсын. Интеллигентларча фикер йөртүләр азрак булсын. Тормышка якынрак килик. Эшчеләр һәм крестьяннар массасы чынлыкта үзенең көндәлек эше белән төзи торган яңа бернәрсәгә игътибар күбрәк бирелсен. Бу яңа нәрсәнең ни дәрәҗәдә коммунистик булуы күбрәк тикшерелсен»'.
Коммунистлар партиясенең яңа Программасын, идеология өлкәсендә безнең алга куелган бурычларны хәтерләсәк, аларның шушы Ленин фикерләренең дәвамы икәнлеген ачык күрербез. Массаларны марксизм-ленинизм рухында тәрбияләү, хезмәт ияләре тормышының төрле яклары белән кызыксыну һәм, ул тормышның көндәлек сорауларына игътибар итеп, анда булган яңалыкны, үрнәк булырлык күренешләрне киң халык массасына җиткерү, тарату — хәзерге көндә идеология өлкәсендәге эшчеләрнең төп бурычы.
Бу бурычны тормышка ашыруда безнең заманда да матбугат, газета зур көч булып кала! Аның шулай булуы белән безнең халкыбыз Коммунистлар партиясенә бурычлы, чөнки Ленин төзегән партия, «Искра» көннәреннән алып, үзенең көчле коралын — газетаны җиңелмәс марксизм-ленинизм традицияләрендә үстерде, тәрбияләде. Яна социалистик җәмгыять төзү эшенә керешкән чорларда партия большеви-стик матбугатны гомумән массалар белән элемтә чарасы буларак кына түгел, бәлки, халык арасындагы төрле катлаулар, төрле төркемнәр, мил-
1 В. И. Леп и н, Әсәрләр, татарча басма, 28 т., 86 бит, 1962 ел.
ләтләр һәм профессияләрне истә тотып, яңа элемтәләрне ныгытуда файдаланырга чакырды. Бу чакыруга җавап итеп совет халкы төрле-төрле газеталар һәм журналлар оештыру эшенә кереште. «Комсомольская правда», «Труд», «Гудок», «Пионерская правда», «Социалистическое земледелие», «Литературная газета», «Советское искусство», «Советское животноводство», «Красная звезда», «Учительская газета», «Лесная промышленность» һәм башка күп исемдәге профессиональ газеталарның эше моны раслап торалар.
Безнең республикада гына, зона газеталарыннан башка, 6 газета, 11 журнал чыга. Алар Коммунистлар партиясенә — халык партиясенә көн дә бөтен халык белән ныклы элемтә тотарга һәм сөйләшергә мөмкинлек бирәләр. Партия матбугат ярдәмендә үз тирәсенә — язучылар, публицистлар, фельетонистлар һәм миллионлаган эшче-крестьян хәбәрчеләрен туплап, алар аша үзенең якты идеяләре белән героик халкыбызның хезмәтен, аның барыр юлын яктырта. Халкыбызның бу яктылыкка омтылышын без массовый төстә газета-журналларга язылуда, газета- журналларыбызның тиражлары көн- нән-көн үсүдә, клублар, уку йортлары, китапханәләр һәм кызыл почмакларда, ачык витриналар янында бирелеп газета уку кебек тормыш фактларында ачык күрәбез.
Югарыда әйтелгәннәрдән матбугат көне бары тик матбугат эшчеләре бәйрәме генә булмыйча, барлык халык һәм бигрәк тә язучылар, хәбәрчеләр бәйрәме икәнлеге ачык аңлашылса кирәк.
Революциягә кадәр «Правда» га-зетасы, хезмәт иясе халкына про-летариат революциясе, эшчеләр сыйныфы, белән крестьяннар ара-сындагы союз, пролетариат дикта-турасы, халыклар дуслыгы, сугыш һәм тынычлык турындагы марксистик-ленинчыл идеяләрне киң таратып, массаларны зур җиңүләргә туплады.
Революциядән соц газеталар бит-ләрендә социализмны практик -рәвештә төзү, илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, халыкның материаль-культура хәлен яңа баскычка күтәрү идеяләре зур көч белән яктыртылдылар.
Хәзер барлык газеталарыбыз коммунизм төзүнең бөек Програм-масында гәүдәләнгән әйтеп бетергесез бай идеяләрне киң халык массасына җиткереп, аларны яңа хезмәт казанышларына әйдәү һәм оештыру бурычларын үтиләр. Бу бурычларны үтәгәндә газета битләрендә катна-шучылар капитализмнан коммунизмга күчкән вакытта матбугатның бурычлары турында бөек Ленин күрсәтмәләрен һәм һәр халыкның бу өлкәдәге бай революцион тради-цияләрен нык хәтердә тотып эш итәргә тиешлекләре турында, өстәмә дәлилләр китереп, кабат исбатлап торуның кирәге юк шикелле.
Алдарак без Ленинның тирән мәгънәле сүзләренә тукталып үткән идек. Бу урында исә бераз гына яңа революцион, демократик идеяләрне ;киң халык массасына җиткерүдәге кайбер традицияләргә кагылып үтәсе килә.
Бөек пролетар язучысы А. М. Горький әсәрләре «Правда» битләрендә басылганын без яхшы беләбез. Болардан тыш Алексей Максимо-вичның күп еллар буенча «Правда»- иың әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләве, аның бит-ләрендә һәм шуңа бәйләнешле рәвештә илебезнең барлык газеталары аша әдәбиятта һәм сәнгатьтә партиялелек принципларын киң таратуы да билгеле.
Матбугат көнен бәйрәм иткән ва-кытта безнең татар журналистлары, язучылары һәм публицистлары да бу моментларны, әлбәттә, күз алдында тотып эш- итәләр дип әйтергә кирәк.
Дөрестән дә, ничек инде бөек ша-гыйребез Габдулла Тукайның «Фикер», «Әльислах», «Урал» газеталарымда һәм «Әлгасрелҗәдит», «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларында эшләвен һәм аларда үз шигырьләрен бастыруларын онытырга мөмкин? Бу газета һәм жур-нал битләре аша Г. Тукай татар халкының прогрессив традицияләрен дәвам иттерә, үзенең үткен.
кыю мәкаләләре белән заманның әһәмиятле иҗтимагый-пол-итик мәсь-әләләрен демократик интереслар ноктасыннан килеп хәл итә. Үзенең сөйгән халкын бөек рус халкы белән кулга-кул тотынышып алга, яңа җиңүләргә барырга чакыра.
Безнең кайбер яшь, әле беренче әсәрләре белән әдәбият мәйданына чыгарга хәзерләнә торган язучыла- рыбызга, шагыйрьләребезгә танылган бөек әдип һәм шагыйрьләребез- нең иҗади юллары газета битләреннән башланганын исләренә төшерү идеологии фронт алдына куелган бүгенге бурычларны үтәүгә һич зарар китермәс дип уйлыйбыз.
Билгеле булганча, Галимҗан Иб- раһимов татар культурасы һәм, аеруча, матур әдәбияты тарихында якты бер маяк булып тора. Аның иҗаты «Аваз», «Ирек», «Безнең юл», «Чулпан», «Кызыл Армия», «Эшче», «Кызыл Татарстан» газеталары, «Аң», «Шура», «Мәгариф», «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары аша сузылып килә. Ул шушы газета һәм журналлар битләрендә, ә соңыннан инде капиталь әсәрләрендә чынбарлыкны дәртләнеп сурәтли, сәнгатьнең бөек, якты идеяләргә хезмәт итәргә тиешлеген яклый һәм культура өлкәсендәге барлык көчләрне шул бөек максатны тормышка ашыру өчен көрәшкә чакыра.
Шулай ук бөтен дөньяга танылган герой шагыйребез Муса Җәлилнең гүзәл тормыш һәм иҗат юлы да газета битләрендә башланып, газета битләрендә каһарманнарча дөньяга танылды дисәк тә ялгышмабыз. Шуның өчен дә большевистик мат-бугатыбызның, дөньядагы яңа тип матбугатның бәйрәме көнендә Татар-стан язучыларына, республикабыздагы барлык каләм мастерларына һәм аларның ярдәмчеләренә аларны онытырга һич ярамый. Безнең күре-некле язучыларыбыз Г. Бәшир, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, X. Туфан, С. Хәким, Ф. Хөсни һәм башкаларның газета һәм журналларыбыз битләрендә бертуктаусыз күп төрле мәсьәләләр күтәреп чыгулары безнең фикеребезне куәтлидер.
Коммунистлар партиясе Про-граммасы матбугат алдына яңа, зур бурычлар куйды. Аларны тормышка ашыру өчен безгә гомуми һәм дек-ларатив булган, хәзерге тормыштан ерак торган очерк, әсәрләрдән баш тартып, коммунизм идеяләре белән кайный торган, гүзәл тормышыбызның иң кечкенә участокларына, аның да иң тирән катлауларына барып җитә торган әсәрләр ижат итәргә кирәк. Ленин өйрәткәнчә хәзер безнең язучыларыбыз һәрбер завод, һәрбер колхоз һәм совхозның эченә, һәрбер коллективның эченә үтеп керергә тиешләр. Бүгенге көндә совет язучысы өчен көндәлек тормышта туып торган яңа хезмәт ба-тырлыгы үрнәкләрен, яңа гуманистик хисләрне һәм мөнәсәбәтләрне газета һәм журнал битләрендә күтәреп чыгудан, гомумән коммунизм төзүче яңа кеше образларын ачык һәхм тулы итеп чагылдырудан да мактаулырак эш юк.
Матбугат көне — ул яңа типтагы, турыдан-туры халык белән нык бәй-ләнгән матбугатның көчләрен карау һәм сынау көне. Матбугатыбызның бу үзенчәлеге безнең алдыбызга авыр һәм җаваплы һәм шул ук вакытта бик мактаулы бурычлар куя. Хәзер илебез халыклары, көчле социалистик лагерьның авангардында торганнары хәлдә, киң колач белән коммунизм төзү эшенә керештеләр. Без моны беренче булып башлыйбыз. Безгә, марксизм-ленинизмның иксез-чиксез бай теориясеннән килеп һәм яңа чорның үзенчәлекләрен искә алып, партиябез һәм халкыбызның авыр һәм кискен көрәшләрдә танылган матбугатын яңа эш үрнәкләре белән баету, аны чорыбызга лаеклы югарылыкка күтәрү бурычы йөкләнгән. Бу бурыч, авыр булу белән беррәттән, мактаулы да, чөнки без яңа тип матбугатны беренче буларак тудырган ил булып кына калмыйча, шул матбугатның үсеш баскычларының һәркайсына беренче буларак басып, бөек остазыбыз Ленинның күрсәтмәләрен намус белән тормышка ашыруда үрнәк булырга да тиешбез.