МАНСУР КРЫЙМОВ ӘСӘРЛӘРЕ
Җир казыйбыз, таш ватабыз эшче
уллар, Яна тормыш, без төзибез комсомоллар, —
дигән юлларны күрү белән мәктәптә
укып йөргән чакларда Мансур
Крыймовның «Без — комсомоллар»
дигән шигырен сәхнәдән сөйләгән
вакытлар искә төште. Утызынчы ел-
ларны М. Крыймов әсәрләре халык
арасына киң таралган иде, аның
дуэтларын сәхнәдә башкаралар,
җырларын яратып җырлыйлар иде.
Татарстан китап нәшрияты менә шул
шагыйрьнең китабын бастырып
чыгарды Ч Китап өч бүлектән тора:
«Шигырьләр һәм поэмалар», «Балалар
өчен шигырьләр» һәм «Җырлар,
инсценировкалар».
Китапны укып чыкканнан сон
шундый тойгы кала: татар әдәбиятында
1920—35 елларда актив иҗат эше алып
барган Мансур Крыймовның әсәрләрен
бастырып чыгарып Татарстан китап
нәшрияты яхшы эш эшләгән. Дөрес, М.
Крыймов һ. Такташ та, Ф. Кәрим дә
түгел, шулай да аның әдәбиятта үз
урыны бар. Түтәлдә үсүче чәчәкләрнең
төсләре һәм исләре бертөрле булмаган
кебек, М. Крыймовның да шигырьләре
төрлечә: аларның сәнгатьчә
эшләнгәннәре бар, коры риторикага
корылганнары да байтак- Ләкин шулай
да, шагыйрьнең әсәрлә-
1 Мансур Крыймов, «Шигырьләр, поэмалар»,
Татарстан китап нәшрияты, 192 бит, тиражы 3
000, 1961 сл.
рендә шул заманның сулышын сизәсең,
илне индустриализацияләш- терү һәм
коллективлаштыру елларында аның
халык белән бергә атлап баруын
күрәсең.
Менә аның «Шатлыктан шартла-
магыз!» шигыре. Шигырь дөньяны
яулап алырга хыялланган комсыз
түрәләргә карата ачы нәфрәт белән
язылган.
Ничек кенә булса да «ау» коргалап,
«Советларны аяктан егыйк!» диләр,
— дигән юллар бүгенге көндә дә
Америка-Англия сугыш чукмар-
ларының хәрби базалар, төрле блоклар
төзеп, Советлар Союзына каршы эш
алып баруларын фаш итәләр.
Җимерелгән илне аякка бастыру,
Ватанны саклау темасына шагыйрь күп
язган. «Без төзибез яңа ил», «Без
бәхетле», «Бирелмәбез» һ. б.
шигырьләре әнә шул турыда сөйлиләр.
1924 елны язган «Кызылармеец сүзе»
дигән шигырендә М. Крыймов ут белән
шаяручыларны кисәтә:
Бозучылар безнең тынычлыкны
Җиңелделәр, һаман җиңелер!
Тарих моны үзе раслады, безгә
каршы килгән дошманнарның һәр-
төрлесенең сөякләре көл булып һавага
очты.
Мансур Крыймов авылны, андагы
кешеләрне яхшы белә. «Матур җәйнең
эссе көннәрендә армый-талмый урак
уручы» авыл кызлары, «тула оек, галош
кигән, болынга җыелган» авыл
егетләре, «салкын чишмә аккан җирдә,
таш өстендә» курай
10. ,С. Ә." №5.
146
уйнаучы картлар турында ул аерата
нечкә сиземләү белән яза. Ялгыз
крестьян тормышының авырлыгын,
чүп үлән баскан иген кырларының
күңелгә ачлык турында шом салып
торуын «Крестьян зары» дигән ши-
гырендә бик көчле тасвирлый, күмәк
хуҗалыкның өстенлеген, колхозчы
крестьяннарның тракторлар белән җир
сөрүләрен күңелгә ятышлы итеп
сурәтли.
Өмәләр үткәрү, бергәләп зур эшләр
башкару, ярдәмләшү комитетының
жирен уру турында Мансур
Крыймовның «Өмәдә» дигән шигыре
бар. Әйтергә кирәк, шигырь сәнгатьчә
эшләнеше ягыннан да аерылып тора.
Ул стиль ягыннан да үзгә: өч юл рәттән
рифмадаш килә, ә дүртенче юл
сигезенче юл белән рифмалаша.
Шагыйрь «эшлекле уллар, яшь
комсомоллар»ның тырышлыкларына
соклана, алариың «эштән бушагач
клубка китүләр»енә шатлана.
Шагыйрь күңеле эзләнә, ул килә-
чәккә күз ташлый, киләчәк, матур
көннәр турында хыяллана. «Көннәр
йомгагы» шигырендә «алгы көнгә
матур өлге бирик, эшче илне гөлгә
бизәр өчен без сүтәбез көннәр йом-
гагын»,— ди ул, укучыларны авыр-
лыклар алдында ыңгырашмаска, тир
түгеп эшләргә өнди.
Г. Тукайдан, М. Гафуридан һәм Ш.
Бабичтан кемнәр генә әдәби осталыкка
өйрәнмәде икән? М. Крыймов та Ш.
Бабич кулланган шигъри үлчәмнәрдән
үрнәк ала. Мәсәлән, Ш. Бабичның
«Халкым өчен» дигән әсәре
йогынтысында «Ярлым өчен» шигырен
яза. Шагыйрь бу шигырендә Бабичны
туры- дан-туры кабатламый, бәлки
аның шигъри формасыннан оста
файдалана.
Халык җилкәсендә яшәүче әрәм
тамаклар — дин башлыклары, мул- ла-
мәзиннәргә, гомумән, дингә каршы М.
Крыймов үткен сатирик шигырьләр
иҗат иткән. «Сәхәр вакытында», «Ана
белән кыз», «Җавап хаты», «Тагын
муллалар турында» һ. б-
шигырьләрендә дин башлыкла- рының
чын йөзләре фаш ителә, халыкны
алдап, дин пәрдәсенә төренеп һәртөрле
әшәкелек эшләүләре сатира угына
алына. Шагыйрь көр тавыш белән
«мулласыз, динсез ил корабыз, чыдам
ташлар салып нигезгә»,— дп һәм
яшьләрне аң- белемле булырга, дини
хорафатларга ышанмаска чакыра.
Мансур Крыймов гражданнар су-
гышы вакытында Кызыл Армия
сафларында була. Ул Колчакка,
Врангельгә каршы каты сугышларда
катнаша. Шуның өчен бик табигый:
аның әсәрләрендә гражданнар сугышы
чоры шактый киң чагыла. Донбасс
шахтерларының акларга каршы
көрәшүе, Кызыл Армия белән берлектә
дошманны тар-мар итүләре
«Партизаннар» поэмасында ачык
күренә. Поэманың I—IX бүлекләре
сәнгатьчә тел белән язылган, кеше
образлары һәм аларның уй-
кичерешләре, дошманга каршы
нәфрәте, «дөм-караңгы юеш шахтада»
ачлы-туклы торып акларга һөҗүм
итүләре шактый уңышлы бирелгән.
ДА. Крыймов дистәгә якын поэма
биргән шагыйрь. Шулар арасында
«Онытылган җырлар» дигәне шактый
үзенчәлекле. Типография эшчеләре
турында язылган беренче әсәр бу.
Заманында бу поэманың өзекләре
дәреслекләрдә кабат-кабат басылды.
Карт наборщик Нәҗип а.га турында
шагыйрь җылы фикерләр әйтә. Сәхнә.
Өстәл ^сте. Оркестр «Хезмәт маршы»
уйный. 35 ел наборщик булып эшләгән
Нәҗип аганы хөрмәтлиләр, аңа Хезмәт
батыры дигән мактаулы исем бирелә.
Юк, Нәҗип агага бу исем бушка гына
бирелмәгән, ул кара реакция елларында
дошманның чын йөзен ачып сала
торган прокламацияләр баскан, шуның
өчен аны кулга алганнар һәхМ ул
төрмәләрдә газап чиккән. Төрмәдән
чыккач, кулына корал тотып,
баррикадаларда сугышкан. Илне аякка
бастыру чорында да Нәҗип ага
фидакарь хезмәте беләи танылган.
Мансур Крыймов тиз һәм күп язган
шагыйрь. Ул көннең кадагына суга
торган шигырьләр дә, теге яки бу
бәйрәм уңае беләи агитацион җырлар
да, политик үткен сатирик әсәрләр дә
иҗат иткән. Ашыгу, әдәби культурасын
күтәрүгә әһәмият
147
биреп җиткермәү нәтиҗәсендә аның
әле эшләнеп җитмәгән, сәнгать
ягыннан түбән булган әсәрләре дә
байтак. «Язгы ташкын» шигырендә бу
турыда ул үзе дә әйтеп үтә:
Мактар идем сине жырым белән, Бизәр
өчен сүзләр табалмам. Телем ярлы сине
мактау өчен, Телем ярлы булган, кадалган.
Шагыйрь кайбер шигырьләрендә
рифма колы була. Шуңа күрә ул
шигырь өчен һич кирәге булмаган
сүзләрне рифмадаш китерә. Шулай ук
ул геройның теленә, халык мә-
кальләренә, җор сүзләргә игътибар
биреп җиткерми. М. Крыймов герой-
ның эчке кичерешләрен лирик планда
сурәтләүгә дә бик аз игътибар итә, аның
кайбер шигырьләре исә коры
риторикага корылалар. Бу турыда
әдәбият белгече, тәнкыйтьче Гомәр
Гали 1934 елда шагыйрьнең
иҗатындагы кимчелекләрне тәнкыйть
итеп «Мансур Крыймовка ачык хат»ын
язды һәм М. Крый- мовиы үз әсәрләре
өстендә җитди эшләргә чакырды.
Мансур Крыймов балалар өчен дә
язды. «Ике туган», «Октябрятлар
маршы», «Җилләр җыры» матур гына
эшләнгәннәр, алар әле дә күңелләргә
сеңеп калган. Бөек юлбашчыбыз В. И.
Ленин турында язылган «Бабай
рәсеме» шигыре укучыда җылы тәэсир
калдыра. «Бал корты һәм бала»
шигырендә баланың бал корты белән
сөйләшүе, бал кортының җаваплары
балаларга хас тел белән язылган.
Кечкенә балаларның яшел чирәм
өстендә уйнап йөрүләре, яз көннәрендә
каз бәбкәләре саклаулары, яңгыр яуган
вакытларда «яңгыр яу, иген уңсын,
ындыр тулсын» дип теләүләре М.
Крыймовны да дулкынландырган.
«Яңгыр яуганда» шигырендә ул әнә
шундый күңелгә якын күренешне
матур итеп сурәтли.
Китапны төзүче Р. Башкуров ша-
гыйрьнең әсәрләренә җитди карап эш
иткән. Бу китап аның, М. Крый-
мовның мирасын туплауда, тырышып
эшләве турында сөйли.