Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫК ЕЛ


овет әдәбияты» журналы 41 нче яшенә чыкты. Бу датаны билгеләп үткәндә журналның, узган юлына әйләнеп карау, бер үк вакытта, кызыклы да, файдалы да.
«Совет әдәбияты» журналы киң илебездә рус һәм башка тугандаш халыклар телләрендә чыгып килә торган калын әдәби журналлар арасында, яше ягыннан, өлкәннә-реннән берсе.
Илебез беренче бөтен дөнья су-гышының, аннан соңгы интервен-циянең һәм гражданнар сугышының тирән яраларын төзәтә башлаган, бөлгенлек һәм ачлыкның коточкыч дәһшәтле нәтиҗәләрен җиңәргә, халык хуҗалыгын торгызырга керешкән еллар. Бу чорда җанлана башлаган буржуаз идеологияне тар- мар итәргә, киң хезмәт иясе халкын марксистик-ленинчыл рухта тәрбияләү эшен ныклап юлга салырга кирәк иде. Идеология эшенең әһәмияте көнпән-көн үсә барган бу шартларда партиябез бик хаклы рәвештә матбугатны, аеруча газе- та-журналлар челтәрен, тагын да киңәйтергә кирәк тапты. Рус телендә, шулай ук башка тугандаш халыклар телләрендә дә күп кенә яңа газета-журиаллар (шулар исәбендә әдәби журналлар да) чыгарыла башлады. Менә шул чорда Казанда татар телендә айлык әдәби һәм ижтимагый-политик журнал оештырылды. «Безнең юл» исеме бирелгән һәм хәзерге «Совет әдәбияты» журналының элгәресе булган бу журналның беренче саны Галимҗан Ибраһимов редакциясендә, 1922 елның маенда чыкты. Киң укучы масса яратып каршы алган бу яңа журналның җаны булган күренекле әдип, галим һәм җәмагать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов талантлы әдәби көчләрне туплау буенча бик зур тырышлык күрсәтте. һәм чыннан да «Безнең юл»- да шул заманның татар совет-партия җәмәгатьчелегенең, язучыларының танылган вәкилләре катнаша башлады. Журналның төрле еллардагы саннарын күздән кичереп чыксан, аларда без культура тарихыбызда бик хаклы рәвештә хөрмәтле урын алган әдип, галшм һәм эшлеклеләр- дән Мирхәйдәр Фәйзи, Мәҗит Га- фури, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Фатих Сәй- фи-Казанлы, Газиз Гобәйдуллин, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, /Мөхәммәт Гали, Җәмал Вәлиди, Гали Рәхим, Мө-хәммәтхан Фазлулла, Габдрахман Сәгъди, Мөхетдин Корбангалиев һ. б. исемнәрен күрербез. Совет властена чын күңелдән бирелгән, халыкка намуслы хезмәт иткән элекке интеллигенциянең шушы өлкән буыны белән бергә, журнал тирәсендә иҗади эшчәнлек дәрте белән кабынган һәм соңыннан татар совет әдәбиятын гүзәл әсәрләре белән баеткан яңа буын әдипләр дә тупланды. Алардан, мәсәлән, Һади Такташ, Шамил Усманов, Кави Нәҗми, Мәхмүд Максуд, Афзал Шамов, Ф. Әсгать, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Хәсән Туфан һәм башка бик күпләрне санарга мөмкин.
«Безнең юл» журналы күләме ягыннан әллә пи зур түгел иде, аңарда, матур әдәбият әсәрләренә караганда, политик публицистика күбрәк урын ала иде. Билгеле, моның сәбәпләре дә булды. Бердәй, ул заманда татар телендә башка
С
15
махсус политик журнал чыгарыл- мый иде; димәк, журнал политик агитация һәм пропаганда бурычларын үтәүгә дә зур урын бирергә, шул ук вакытта уку-укыту эшләрен яктырту белән шөгыльләнергә дә тиеш булды. Икенчедән, әле яңа гына аягына баса башлаган татар совет матур әдәбиятының әсәрләргә ярлылыгы да үзен бик сиздерә иде. Әмма шулай да әдәбиятыбыз акрынлап үсә барды, журналда хикәяләр, повестьлар, поэма һәм шигырьләр, әдәби тәнкыйть киңрәк урын ала башлады. «Безнең юл», «Атака», «Яңалиф» исемнәре белән чыккан һәм хәзерге көндә «Совет әдәбияты» исемендә чыга торган журналыбызның һәрбер елы совет әдәбиятының данлыклы үсү юлының аерым этапларын чагылдыра. Журнал татар совет әдәбиятының идея сафлыгы, аңарда яңа кешенең —совет кешесенең үсүен тулы чагылдыру өчен көрәшә килде. Алдынгы язучылар буржуаз идеологиянең йогынтысына каршы, формализм, идеясезлек чыгышларына каршы көрәштеләр, партиябезнең әдәбият, сәнгать һәм гомумән идеология мәсьәләләре буенча карарларын, күрсәтмәләрен пропагандалый, яңа, яшь көчләр туплый килделәр.
Әдәбиятыбызда һич онытылмас якты эз калдырган күп кенә язучы- ларыбыз журнал битләрендә беренче чыныгуларын алдылар, шунда үстеләр. Шуңа күрә дә 1927 елда Һади Такташ һәм Кави Нәҗминең «Безнең юл» журналын «әдәби мәктәбебез», «туган куышыбыз» дип атап чыгуларында бер дә арттыру юк. Чыннан да безнең әдәбиятыбызның төп кадрлары шунда «борынлап, шунда канат чыгардылар. Монда дөнья әдәбиятына өлеш керткән һәм Ленин премиясе лауреаты дигән мактаулы исемгә беренчеләрдәи булып лаеклы табылган онытылмас герой ша-гыйребез Муса Җәлил, татар поэ-зиясенә, прозасына һәм драматур-гиясенә зур хезмәт иткән көчләре- бездән Әхмәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Нур Баян, Рахман Ильяс, Ләбип Гыйльми, Гамир Насрый, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Гариф Гобәй, Әхмәт Исхак, Әмирхан Еники, Салих Баттал, Риза Ишморат, Габдрахман Минский, Зәки Нури, Гариф Галиев, Мөхәммәт Сад- ри, Гали Хуҗи, Нәби Дәүли, Нури Арсланов, А. Әхмәт, Г. Иделле, Ш. Мөдәррис, Җ. Тәрҗеманов һәм башка бик күпләрне искә алырга мөмкин.
40 елга сузылган эшчәнлеге чорында «Совет әдәбияты» журналы Коммунистлар партиясенең әдәбият, сәнгать һәм гомумән культура мәсьәләләре буенча бик әһәмиятле карарларын пропагандалау һәм аңлату, марксистик-ленинчыл эстетиканың аерым мәсьәләләрен, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар совет культурасын үстерү мәсьәләләрен эшләү буенча, әдәбият һәм сәнгать эшчеләрен туган халкыбызга һәм Ватанга чын күңелдән бирелеп хезмәт итү рухында тәрбияләү, талантлы яшь кадрлар җитештерү, язучыларны актуаль темаларга һәм төрле жанрларда идея һәм сәнгать ягыннан югары сыйфатлы яңа әсәрләр иҗат итүгә ’ туплау буенча даими һәм интенсив эшләп килде.
Татар совет әдәбиятының үсүен раслаучы, шул үсешнең билгеле бер этабын билгеләүче җитди әсәрләрнең беренче башлап «Совет әдәбияты» битләрендә басылуын, киң катлау укучыларның ул әсәрләр белән нәкъ шушы журнал аша танышуларын әйтү монда урынсыз булмас. Дөрестән дә, Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклындагы шигырьләре һәм балладалары, Хәсән Туфанның «Урал эскизлары», Сибгат Хәкимнең татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган поэмасы һәм шигырьләре, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, М. Әмир, И. Гази һ. б. романнарының басылу тарихлары моны җитәрлек дәлилләп тора.
16
Журнал илебез тормышының төрле чорларында да героик халкыбызга гадел һәм туры хезмәт «түне үзенең төп бурычы санап килде. Мисалга Бөек Ватан сугышы елларын алыйк. Шушы авыр сынау көннәрендә, халкыбызның батыр уллары һәм кызлары, кулларына корал тотып, мәкерле дошман белән бугазга бугаз килеп якалашкан бер чорда, Татарстан язучы- ларының зур күпчелеге фронтларда, каләмнәрен коралга алыштырып, илбасар фашистларны кыйнамаганда журнал бу уртак эштән читтә калмады. Кайбер республикаларда. сугыш чорының авыр шартларында, әдәби журналлар вакытлыча чыгудан тукталып торганда да, «Совет әдәбияты» журналы яшә- вен һәм җиңү намена эшләвен дәвам иттерде. Ул елларда 1килгән һәм ре-дакция архивында сакланып калган бик күп хатлар «Совет әдәбияты»- ның һәр номеры дәһшәтле сугыш кырларындагы укучыларны рухлан-дыруы турында сөйлиләр.
Сугыш чорында да, сугыштан соң да «Совет әдәбияты» журналы ре-дакциясе яңа «каләмнәрне туплау, аларга иҗат тәрбиясе бирү, сугышта һәлак булган әдипләрнең иҗат мирасларын җыю һәм өйрәнү эше алып барды. Ул елларда да әдәбиятыбыз яңа көчләр исәбенә үсә килде. Р. Төхфәтуллин, X. Вахит, Л. Ихсанова, А. Расих, Г. Ахунов, 3. Мансур, Ә. Давыдов, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзиев, Р. Гәрәй, Ш. Хөсәенов, Нурихан Фәттах, А. Гыйләҗов, М. Хөсәен, С. Сабиров, Ә. Бикчәнтәева һ. б. нәкъ шул чорларда әдәбиятка килеп керделәр һәм соңыннан җитди әсәрләр иҗат итә башладылар.
Әдәби тәрҗемә тармагында эшләп килгән М. Максуд, С. Әдһәмова, А. Гумеров һәм яшьләрдән Я- Халитов һ. б. — чынлыкта бу журнал битләрендә әдәби тәрҗемә эшенә керешүчеләр.
Шәхес культының зарарлы йо-гынтысы татар язучыларының иҗа-тында да үзен сиздерми кала алмады. Киң танылган күп кенә өлкән язучыларыбызның исемнәре һәм гүзәл әсәрләре укучыларга белдерелми, җиткерелми килде. Шуңа күрә Коммунистлар партиясенең XX, XXI һәм XXII съездларының илебезнең бөтен тормышын сафландырып җи-бәргән, совет халкының иҗади эш- чәнлегенә гаҗәп киң юл ачкан ка-рарларын Татарстан язучылары да зур канәгатьлек һәм күтәренкелек белән каршы алдылар. Аларның иҗат активлыгы бермә-бер артты, яңадан-яңа талантлы романнар, повестьлар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр, пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дөньяга килде. Әдәбиятыбызга талантлы яшь көчләр өстәлә башлады. Төзелеш мәйданнарында, нефть промыселларында, завод-фаб- рикаларда, колхоз-совхоз басуларында тир түгеп эшләгән, гыйльми лабораторияләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында гыйльми- педагогик эш алып барган яки укыган, ерак җирләрдә—ил чикләрендә автомат тотып хезмәт ияләренең тыныч тормышын саклаган хәлдә, кулларына каләм алып, коммунизм төзүче батыр һәм тыйнак заман-дашларыбыз турында хикәяләр, по-вестьлар, җырлар, шигырьләр һәм поэмалар язган яшьләрнең — Шамил Бикчурин, Барлас Камал, Мәсгут Шәрнфуллин, Саҗидә Сөләйма- нова, Рәшит Әхмәтҗаиов, Ренат Рә- химов, Камил Мостафин, Әхсән Баян, Әхәт Гайнуллин, Равил Сәй- фетдинов һ. б. бик күпләрнең «Совет әдәбияты» журналы аркылы укучыларыбыз арасында таныла баруы чыннан да шатлыклы күренеш. Журнал әдәбиятыбызга яшь көчләрне туплауны киләчәктә дә үзенең изге һәм төп бурычларының берсе саный.
Әдәби тәнкыйть хәзерге шартларда әле һаман артта калып барган тармакларның берсе булып тора. Шуңа күрә үзенең 40 еллыгын билгеләп үткән -көнендә журнал Г. Кашшаф, X. Хәйри, Б. Гыйззәт, М. Гайнуллин, Г. Халит, М. Хәсәнов, К- Фасиев, яшьләрдән И. Нуруллин, Н. Гыйззәтуллин, 3. Мәҗитов һ. б. әдәбиятчыларны һәм тәнкыйть-челәрне, аларның эшләрен билгеләп үтү белән бергә, аларның киләчәктә күп өлеш активрак эш-
ләүләрен һәм актуаль мәсьәләләргә җитди игътибар итүләрен көткәнлеген әйтә.
Соңгы елларда язучыларыбыз- ныц иҗат эшчәнлеге аеруча көчәйде һәм шуның нәтиҗәсендә журналга актуаль темаларга язылган һәм зәвыгы бик үскән укучыларыбыз яратып укый торган яңа әсәрләрнең килүе күбәйде. Г. Әпсә- ләмовның «Мәңгелек кеше», Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм «Утызынчы ел», М. Әмирнең «Саф күңел» романнары, Р. Төхфә- туллинның «йолдызым», Ә. Еникинең «йөрәк сере», Г. Минокий- иың «Язның беренче көне», Г. Го-бәйнең «Ләйсән яңгыр», яшь язу- чыл арыбыздан Э. Касыймовның «Кояш көндә чыга», Мәсгут Шәри- фуллинның «Еллар үткәч» повесть-лары, өлкән шагыйребез Хәсән Ту-фанның «Упкын өстендә» балладасы, С. Хәкимнең «Ленин фәрманы белән» поэмасы, X. Вахитның «Беренче мәхәббәт», Р. Ишморатның «Дүрт егет» пьесалары һәм күп кенә хикәяләр, пьесалар һәм шигырьләр шулар исәбенә керәләр.
Журналның очерк, публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәбият тарихы ма-териаллары, татар халкының батыр уллары, халык иҗатын өйрәнү, классик әдәбиятыбызны өйрәнү, тугандаш әдәбиятлар үрнәкләре һ. б., һ. б. багышланган бүлекләре билгеле дәрәҗәдә җанланды. 1962 елга «Совет әдәбияты» шактый бай редакция портфеле белән керде. Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повестеның икенче китабы, Гомәр Бәшировның «Таң беленгәч», Гариф Ахуновның «Хәзинә» исемле романнары, С. Батталның «Сиге-зенчесе кем?» повесте, Р. Төх- фәтуллинның зур күләмле яңа әсәре, күп кенә яңа хикәяләр, генерал- майор Фатих Булатовның мемуарлары һ. б. ларның инде редакция кулында булуын әйтеп үтәргә була.
«Совет әдәбияты» журналы үзенең 40 яшен тутырды.
Шушы дүрт дистә ел эчендә жур-налның укучылары белән җанлы элемтәсе дә ныгый килде. Укучылар конференцияләрен үткәрү соңгы өч-дүрт ел эчендә системалы төс ала башлады һәм без аның уңай нәтиҗәләрен ачык сизәбез инде.
Чын иҗат дәрте белән башланган һәрбер нәрсә кебек үк, «Совет әдәбияты» журналы да шул 40 ел эчендә илебез белән бергә үсте, кө-рәйде. Партиябезнең аталарча кай- гыртучан җитәкчелегендә аның идея-сәнгать дәрәҗәсе шактый күтәрелде, ул укучылары аудиториясе Ленинградтан Куриль атауларына тикле сузылган һәм 15 меңгә җиткән, чын мәгънәсендә калын әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал булып җитеште.
Ләкин журнал моңарчы ирешкән уңышлары белән генә -канәгатьләнеп утырса начар булыр иде. Әле алда аның бик күп һәм бик нык эшлисе бар. Журнал өзлексез яңа темалар, яңа исемнәр, яңа геройлар эзләргә, тормышка тагын да кыюрак үтеп керергә тиеш.
КПССның XXII съезды раслаган Программаны -тормышка ашыру өчен илебездә зур көрәш бара. Коммунизм җәмгыяте төзү уе белән кабынган совет кешеләре хезмәт ияләренә* материаль һәм рухи байлыклар муллыгын булдыру өчен фидакарьләрчә эшлиләр.
Коммунизм—ул ирекле кешенең барлык талантлары, иң гүзәл әхлак сыйфатлары тулысынча ачылып чәчәк ата торган җәмгыять. Совет җәмгыяте коммунизмга якыная барган саен, совет кешеләренең рухи тормышлары тагын да ныграк -байый, яңа дөньяның сәнгате тагын да киңрәк ачыла төшә, кешеләрнең сәнгатькә ихтыяҗлары тагын да үсә. Коммунизм төзүче совет кешеләре чын-чыннан бөек сәнгатькә хаклылар. Халыкка яңа кеше хислә-ренең бөек культурасын тәрбияли торган чын сәнгать әсәрләре кирәк.
«Совет әдәбияты» журналының редакция коллегиясе, авторлары коллективы һәм редакция эшчеләре партиябез һәм халкыбыз әдәбиятыбыз алдына куйган зур бурычларның бөтен җаваплылыгын яхшы аңлыйлар һәм заманыбызның бөек хакыйкатен, халкыбызның кыю эшләрен партиябез позициясендә торып чагылдыру өчен барлык көчләрен бирәчәкләр.
2 .С. ә.- X? 5.