ЯҢАЛЫКЛАР
КОМПОЗИТОРЛАРНЫҢ ӨЧЕНЧЕ БӨТЕНСОЮЗ СЪЕЗДЫ
Март аенда Мәскәүдә композиторларның
өченче Бөтенсоюз съезды булып узды. Съезд
тәмамлану уңае белән, 31 мартта Кремль Зур
сараеның Георгин залында съезд президиумы
кабул итү үткәрде. Кабул итүгә Л. И. Брежнев, Ф.
Р. Козлов, А. Н. Косыгин. О. В. Куусинен, А. И.
Микоян, Д. С. Полянский, М. А.. Суслов, Н. С.
Хрущев, П. Н. Демичев, Л. Ф. Ильичев, Б. Н.
Пономарев иптәшләр килде. Композиторлар,
музыка белгечләре, музыкантлар, чит илләрдән
килгән кунаклар Партия һәм Хөкүмәт
җитәкчеләрен . алкышлап каршыладылар.
СССР композиторлары Союзы идарәсе
председателе Т. Хренников очрашуда кат-
нашучыларга кыскача речь белән мөрәҗәгать итте.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе
хөрмәтенә, Совет Хөкүмәте хөрмәтенә, ленинчыл
Үзәк Комитет хөрмәтенә әйтелгән котлау сүзләре
көчле алкышлар белән каршыланды.
Шулай ук Россия Федерациясе компо-
зиторларыннан Д. Шостакович, Украина,
Белоруссия һәм .Молдавия композиторларыннан
К. Данькевич, Азербайҗан, Армения һәм Грузия
композиторларыннан А. Мачавариани, Урта Азия
республикалары һәм Казагыстан
композиторларыннан К- Кужамьяров, Латвия,
Литва һәм Эстония композиторларыннан Э.
Бальсис, Россия Федерациясе автономияле
республикалары композиторларыннан Н. Җиһа-
нов, композиторлар В. Соловьев-Седой, Ю.
Шапорин речьләр белән чыктылар.
Очрашуда иптәш Н С. Хрущев речь белән
чыкты.
ЯЗУЧЫЛАР СЪЕЗДЫНА ХӘЗЕРЛЕК
29 мартта Татарстан язучылары Союзы идарәсе
утырышы булды. Аида Татарстан язучыларының
чираттагы V съездын чакыру мәсьәләсе каралды.
Көн тәртибендә язучылар союзы идарәсенең ике
съезд арасындагы чордагы эше турында отчет
доклады, поэзия, балалар әдәбияты, тәнкыйть
мәсьәләләре, шулай ук Татарстанда яшәүче рус
язучыларының эшләре турында өстәмә докладлар
булачак.
Докладчылар итеп поэзия буенча X. Госман,
балалар әдәбияты буенча Г. Мөхәммәтшин, әдәби
тәнкыйть буенча Г. Халит, Татарстанда яшәүче
рус язучылары секциясенең эше буенча Г.
Паушкин билгеләнде.
А. И. ГЕРЦЕН ЮБИЛЕЕ
7 апрельдә Казанда, Колонналы залда (Ирек
мәйданы) бөек рус револю- цион-демократы,
философ-материалист, публицист һәм язучы А. И.
Герценныц тууына 150 ел тулуга багышланган
тантаналы җыелыш булды. Анда галимнәр, язу-
чылар, журналистлар, студентлар, завод-
фабрикалардан һәм төрле предприятиеләрдән
килгән эшчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре
катнашты.
А. И. Герцеиның тормыш һәм иҗат юлы
турындагы доклад белән философия фәннәре
кандидаты К. Ф. Фасеев чыкты.
Кичәнең икенче бүлегендә республика сәнгать
осталары концерты булды.
ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ
РСФСР язучылары Союзы идарәсе шушы
елның апрелендә яшь тәнкыйтьчеләр семинары
уздырды. Анда утыз яшь тәнкыйтьче катнашты.
Семинарда РСФСР язучыларының беренче
съездыннан соң рус телендә басылып чыккан
проза әсәрләре турында В. Сур- ганов (Мәскәү),
прозада Себер темасы турында В. Гайдук
(Иркутск), Ленинградның яшь прозаиклары
турында И. Кузьмичев (Ленинград), Воронеж
язучылары турында И. Ростовцева (Воронеж)
мәкаләләре тикшерелде.
Семинар көннәрендә Ф. Мусин (Казан) «Татар
һәм башкорт әдәбиятында уңай герой», М
Синельников (Мәскәү) «Урал һәм Себер
язучыларының әсәрләрендә яшь герой образы»
дигән темалар өстендә эшләделәр. Яшь
тәнкыйтьчеләрнең берничә хезмәте хикәя
жанрына багышланды.
Проза турындагы мәкаләләр өстендә шулай ук
Ю. Буртин (Кострома), К. Смирнов (Мәскәү), В.
Баранов (Уфа), А. Ермолаев (Ижевск), К-
Әхмәтҗанов (Уфа), А. Фатуллаев (Махач-Кала), В.
Гей- денко (Ставрополь) эшләде.
Балалар әдәбияты турында мәскәүле И.
Мотяшов һәм Н. Халатов, Йошкар- Оладан И.
Иванов, поэзия турында В. Гу-
157
сев (Воронеж), В Коржсв (Новосибирск), И.
Грибушин (Свердловск), И. Юзиев (Казан), М.
Сокуров (Нальчик), Л. Урбан (Ленинград), В.
Абашев (Чабаксар) мәкаләләр яздылар.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
22 мартта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге
Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт
университеты әдәбият түгәрәгенең чираттагы
утырышы булды. Утырышка Ә. Исхак белән Г.
Кашшаф чакырылган иде. Ә. Исхак түгәрәк
членнарын үзенең иҗат лабораториясе белән
таныштырды, юмористик һәм сатирик шигырьләр
өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Соңыннан
ул һәм Г. Кашшаф башлап язучы студентларның
кулъязмаларын тикшерделәр.
* * *
23 мартта Г. Тукай исемендәге клубта
үткәрелгән әдәби җомга «Хикәя, жыр һәм музыка
кичәсе» дип аталды. Кичәгә килүчеләр И. Гази, Ф.
Хөсни, Г. Минский хикәяләрен, Татарстанның
атказанган артистлары Ә. Яһудин, 3. Басыйрова,
баянчы Р. Лотфуллин, Кайбыч районы үзешчән
сәнгать коллективы членнары Ф. Яһудииа, Р.
Горшкова, Р. Леонтьева һәм һ. Вәлие- ва
чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар.
♦ * *
25 мартта Казандагы 19 номерлы эш- че-
яшьләр мәктәбе укучылары патриот шагыйрь
Муса Җәлилгә багышлап зур кичә үткәрделәр.
Анда 9 класс укучысы Е. Романова ДА. Җәлилнең
тормыш һәм иҗат юлы турында доклад сөйләде,
кичәгә килгән Б. Камалов «Муса батыр» исемле
чын әкиятен укыды. Соңыннан М. Җәлил әсәр-
ләреннән төзелгән концерт булды.
30 мартта язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында Казан киез-итек һәм киез фабрикасы
үзешчән сәнгать көчләренең язучылар бепән
очрашуы булд^.
Очрашуда язучылар чыгыш ясадылар. М.
Садри, Г. Латыйп, С. Шакир, М. Саттаров һ. б. лар
үзләренең тынычлык, туган ил, хезмәт темаларына
багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан
үзешчән түгәрәк членнары зур концерт бирде.
* * *
4 апрельдә В. И. Ленин исемендәге
республика китапханәсендә язучы Ф. Хөснинең
«Утызынчы ел» романы буенча укучылар
конференциясе үткәрелде.
Конференциядә чыгыш ясаучылар романның
уңышлы һәм кимчелекле яклары турында
сөйләделәр.
Соңыннан автор бу әсәрен язу өчен нинди
материаллардан файдалануын әйтте, әсәрдәге
геройларга тукталды.
♦ ♦ ♦
13 апрельдә Г. Тукай исемендәге клубта
Татарстан районнарыннан килгән агитбригада
җитәкчеләре белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Язучы Г. Минскийның кереш сүзеннән соң
шагыйрьләрдән II. Дәү- ли, С. Баттал, Ә. Давыдов,
С. Шакир, М. Саттаров үзләренең яңа
шигырьләрен укыдылар.
* * *i
Шагыйрь Г. Латыйп март аенда Чис- тай
районында булып кайтты. Трикотаж фабрикасы
клубында, шәһәр китапханәсендә һәм 2 номерлы
унберьеллык мәктәптә уздырылган очрашуларда
ул укучыларга поэзия жанрының үзенчәлекләре
турында сөйләде, тыңлаучыларны
кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
* * *1
21—23 мартта Ш. Галиев, И. Юзиев Тукай
районының Кече Әтнә, Олы Бәрәзә сигезьеллык,
шулай ук Олы Әтнә унберьеллык мәктәпләрендә
булдылар. Алар, укучыларның әдәбиятка
кагылышлы күп кенә сорауларына җавап
биргәннән соң, яна шигырьләрен укыдылар. 22
мартта район механизаторлары язгы чәчүгә хәзер-
лек мәсьәләсе буенча чакырылган киңәшмәгә
килгәннәр иде. Ш. Галиев, И. Юзиев
механизаторлар алдында да чыгыш ясадылар.
i* ♦ »
20 апрельдә Беренче май районы Чирмешән
урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары И.
Юзиев белән очраштылар.
И. Юзиев аларга «Таныш моңнар» поэ-
масыннан өзекләр һәм яңа язган шигырьләрен
укыды. Укучылар әдәбиятка бәйләнешле күп кенә
сораулар бирделәр.
I* * *
30 мартта Кукмарадагы 1 номерлы мәктәп
укучылары һәм укытучылары Ф. Хөсни һәм Ш.
Галиев белән очрашу үткәрделәр. Биредә әдәбият
турында җанлы әңгәмә булды, Ф. Хөсни һәм Ш.
Галиев үзләренең әсәрләрен укыдылар. Мондый
очрашулар Кукмара район үзәгендәге культура
йортында, «Ил» артелендә, Байлан- гыр
сигезьеллык мәктәбендә дә үткәрелде.
ЖУРНАЛИСТЛАР ҺӘМ ХӘБӘРЧЕЛӘР
КАБИНЕТЫ АЧЫЛДЫ
Күптән түгел Казандагы Матбугат йортында
журналистлар һәм хәбәрчеләр кабинеты ачылды.
29 мартта анда газета һәм журнал эшчеләре
«Правда»ның Румыния Халык
Республикасындагы үз хәбәрчесе Е. Киселев белән
очраштылар. Е. Киселев аларга Румыния турында,
аның уңышлы үсүче экономикасы, культурасы
һәм хезмәтчел гади кешеләре турында сөйләде.
Очрашуда катнашкан журналистлар бесе- даны
бик кызыксынып тыңладылар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
11 апрельдә драматурглар секциясенең
чираттагы утырышы булды. Анда Ш.
Рәкыипсвчың «Алтын бөртекләре», һәм Г.
Зәйнәшеваның «Куян кайгысы» дигән бер
пәрдәлек пьесалары тикшерелде.
158
Фикер алышуда катнашучылар һәр ике
әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына
тукталдылар, аларның сыйфатларын яхшырту
буенча киңәшләр әйттеләр.
23 апрельдә тәнкыйтьчеләр секциясе
утырышы булды. Аида яшь тәнкыйтьче Р.
Мостафин иҗаты тикшерелде.
17 апрельдә шагыйрьләр секциясенең
киңәйтелгән утырышы уздырылды. Анда секция
бюросының ике еллык эше турында Г. Хуҗиевның
«Шагыйрь — үз заманының тавышы» дигән
доклады тыңланды.
Г. Хуҗиев, партиябезнең тарихи карарлары
белән рухланып, шагыйрьләребезнең соңгы
елларда күп кенә яңа әсәрләр иҗат итүләрен әйтте.
X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Исхак, С.
Баттал, М. Садри, Н. Дәүли, 3. Нури, Ә. Давыдов,
3. Мансур һ. б. шагыйрьләрнең соңгы елларда
язылган әсәрләренә анализ ясады, аларның
укышлы әсәрләр бирүен сөйләде. Докладчы шулай
ук поэма һәм шигырьләрдәге димчелекләрне,
заманыбызга лаеклы чын сәнгать әсәрләре бирүдә
активлыкның җитмәвен әйтте.
Доклад буенча фикер алышуда Н. Исәнбәт, Ә.
Давыдов, С. Хәким, Ш. Мөдәррис, Г. Кашшаф, Ә.
Исхак, Ш. Маннур, Н. Дәүли, М. Шабаев һ. б. лар
катнашты. Алар, секция эшендәге кимчелекләрнең
берсе итеп, яшьләр белән эшләүдәге кимчелекләр
турында, соңгы елларда әдәбиятка яшь
иптәшләрнең бик аз - килүен, яшьләр иҗатындагы
бертөрлелек, тирән фикерләр әйтә алмау, шулай ук
әдәбият теориясен белмәүне күрсәтеп үттеләр.
Чыгыш ясаучылар кайбер шагыйрьләрнең
кимчелекләрен күрсәткән көчле тәнкыйть
мәкаләләрнең һәм әдәби бәхәсләр тудырырлык
чыгышларның булмавы турында басым ясап
әйттеләр.
Секция бюросының яңа составы сайланды.
Аңа С. Хәким, X. Туфан, 3. Мансур, Ш. Галиев
ҺӘХМ X. Камалов керде.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ
СОЮЗЫНДА
10 апрельдә Татарстан язучылары Союзы
идарәсе утырышы булды. Анда «Ташлы тауда»,
«Истәлекле таш», «Кайнар чишмә», «Тальян
моңы» исемле әсәрләрнең авторы Шамил
Бикчурин, «Бала бәхете — ана бәхете», «Таң
атканда», «Яшьлек мәхәббәте» һ. б. пьесалар
авторы Шамил Шаһгали, «Очрашу», «Икенче
очрашу», «Бәхетле көнем», «Иң кадерлесе»,
«Зөбәрҗәт», «Бормалы сукмак» һ. б. китапларның
авторы Самат Шакир СССР язучылары Союзы
членлыгына кабул ителделәр.
ГЕРОИК ДРАМА
Моннан ике ел элек дүрт совет солдаты Тын
океанда давыл алып киткән кечкенә баржада
дулкыннар арасында 49 көн буе туктаусыз
"йөзделәр. Аларны көчле шторм кыяларга китереп
бәрергә һәм һәлак итәргә теләде. Үзләренең
кыюлыклары, батырлыклары, чыдамлыклары һәм
гаҗәп күркәм кешелек сыйфатлары белән бу дүрт
егет бөтен дөньяны таңга калдырды. Алар туган
илебезгә исән-сау кайттылар һәм Хөкүмәтебез
тарафыннан Кызыл йолдыз ордены белән
бүләкләнделәр.
Драматург Р. Ишморат «Алар дүртәү иде»
дигән драмасын әнә шул героик Вакыйгага
багышлаган. Бу әсәр Татар дәүләт академия
сәхнәсендә уңышлы куела башлады. Пьесаны
сәхнәгә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык
артисты Нәҗип Гайнуллин пәм Рифгать
Бикчәнтәев куйган. Спектакльдә РСФСРның һәм
ТАССРның халык артисты Камал III, ТАССРның
халык артисткасы Г. Ибраһимова, ТАССРның
атказанган артистлары Ш. Биктнмеров, Г.
Зыятдниов, Д. Ильясов, Г. Надрюков һ. б.лар
катнашалар.
Әсәр рус телендә «Җиңелгән океан» исеме
белән Казан яшь тамашачылар театрында да бара.
Г. ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 76 ЕЛ ТУЛУНЫ
БИЛГЕЛӘП ҮТҮ
26 апрельдә көндез сәгать 3 тә татар
халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 76 ел
тулу уңае белән язучылар һәм җәмәгатьчелек
вәкилләре Тукай каберенә чәчәкләр куйдылар.
Шул ук көнне сәгать 4 тә җәмәгатьчелек
вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр,
студентлар, Казан шәһәрендәге 80 иче мәктәп
укучылары һәм укытучылары шәһәр уртасындагы
Куйбышев мәйданына куелган Г. Тукай һәйкәле
янына җыелдылар. Алар бирегә бөек шагыйрьне
искә алу өчен килгәннәр иде.
Митингны ачып, шагыйрь Шәйхи Маннур
болай диде:
— Без бүген татар халкының даһи шагыйре
Габдулла Тукайны хөрмәт белән искә алырга
килдек. Моннан 76 ел элек татар халкының бөек
шагыйре туды һәм халкыбыз тарафыннан яратып
укыла торган гүзәл әсәрләр биреп калдырды.
Тукай безнең поэзия күгебездә якты йолдыз булып
балкый.
Шагыйрьләрдән Г. Хуҗи, И. Арсланов, М.
Садри, Г. Паушкин, Г. Латыйп, М. Хөсәен, С.
Шакир, М. Саттаров, Р. Әхмәт- җанов һ. б. лар
Тукайга, партиягә, туган илгә багышланган
шигырьләрен укыдылар.
27 апрельдә язучыларның Г. Тукай
исемендәге клубында бөек шагыйрьгә ба-
гышланган әдәби кичә үткәрелде.
Кичәгә хезмәткәрләр, эшчеләр, язучылар,
галимнәр, укытучылар, студентлар һәм'
шагыйрьнең замандашлары килгән иде.
Г. Тукайның тууына 76 ел тулуга карата кереш
сүз белән кичәне шагыйрь Ш. Маннур ачты.
Аннан соң Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе, композитор Мансур Мозаффаров Г.
Тукай турында җылы истәлекләр сөйләде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артистлары драматург. К. Тинчуринныц
«Җилкәнсезләр» пьесасыннан бер өзек
күрсәттеләр. РСФСРның һәм
Татарстан АССРның халык артисты Г. Ша- муков
Г. Тукайның «Шагыйрь», «Туган авыл»,
«Дошманнар», «Кызык гыйшык», «Чын вә ялган»
һ. б. шигырьләрен укыды. Казан дәүләт
консерваториясе студенты Э. Җәләлетдинов,
композитор Р. Яхин тарафыннан С. Хәким
сүзләренә язылган «Кайда да йөрәктә», СССРның
халык артисты, композитор Н. Җиһанов тарафын-
нан язылган «Җәлил» операсыннан «Сау бул,
Казан» көйләрен башкарды. РСФСР- ныц халык
артисты Ф. Насретдиновның композитор М.
Мозаффаров тарафыннан Г. Тукай сүзләренә
язылган «Пар ат», М. Җәлилнең «Хат ташучы»
поэмасыннан «Булат җыры», С. Хәким сүзләренә
язылган «Казакъ дусларга» көйләрен залдагы- лар
бик яратып тыңладылар.
РУМЫН ЯЗУЧЫСЫ ВАСИМ
НИкоРОВИЧ КАЗАНДА
9 апрельдә Казанга Румыния Халык
Республикасыннан язучы Васим Никорович
килде. Ул Татарстан язучылары Союзында булды,
Татарстанның әдәбият, сәнгать өлкәсендәге
уңышлары белән танышты, шулай ук Румыния
Халык Республикасындагы казанышлар
турындагы фикерләре белән уртаклашты. • • • •
СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЙЛАРЫ ЗОЯ
ҺӘМ ШУРАНЫҢ ӘНИСЕ БЕЛӘН
ОЧ РАШУ
Г. Тукай исемендәге клубта 12 апрельдә
язучылар һәм журналистлар Советлар Союзы
Геройлары Зоя Космодемьянская һәм Шура
Космодемьянскийның әнисе, «Зоя һәм Шура
турында повесть» китабының авторы Любовь
Тимофеевна Космодемьянская белән очраштылар.
Л. Т. Космодемьянская кызының һәм улының
балалык вакытларын, Бөек Ватан сугышында
батырлыклар күрсәтүләрен зур дулкынлану белән
сөйләде, соңыннан, сорауларга җаваплар бирде.
КУЛЪЯЗМА АЛЬМАНАХ
Казан университетындагы әдәбият-иҗат
түгәрәге һәр елны «Безнең тавыш» исемле
кулъязма альманах чыгарып килә. Ул берничә
данәдә басылып, Уфа университеты һәм башка
тугандаш республикалар югары уку
йортларындагы түгәрәкләргә җибәрелә.
Хәзер альманахның быелгы 3-саны чыкты.
Анда Н. Мадьяров, Ш. Маннапов, Ә. Синегулов,
Д. Сөнгатов кебек яшьләрдән 11 автор үзләренең
шигырьләре белән катнашалар. Альманахта
яшьләрнең 4 хикәясе һәм ике тәнкыйть мәкаләсе
урын алган.