Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ СССР ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ҮЗАРА ТАГЫ ДА ЯКЫНАЮЫ


оветлар Союзын хаклы рәвештә
тигез хокуклы халыкларның
дуслык, туганлык «иле дип
атыйлар. Азатлык өчен
көрәшләрдә чыныккан бу дуслык
кешелек дөньясының якты киләчәге —
коммунизм төзү чорында тагы да
ныгый, тагы да берегә. Халыкларның
туганнарча аралашуы нык һәм
какшамас нигезгә таянган. Н. С.
Хрущев КПССның XXII съездында
партиябезнең Программасы проекты
турында ясаган докладында болай
дигән иде: «СССРда уртак характерлы
сыйфатлар алган төрле милләт
кешеләренең яңа тарихи гомумилеге —
совет халкы барлыкка килде. Аларның
уртак социалистик Ватаны — СССР,
уртак экономик базасы — социалистик
хуҗалык, аларның уртак со- циаль-
сыйнфый структурасы бар, аларның
дөньяга уртак карашы — марксизм-
ленинизм, уртак максатлары —
коммунизм төзү, аларның рухи йөзендә,
психологиясендә күп уртаклыклар
бар».
Советлар Союзында яшәүче йөздән
артык милләт һәм халыкларның
вәкилләре член булып торган бердәм,
интернациональ Советлар Союзы
Коммунистлар партиясенең совет
җәмгыяте үсешендә җитәкләүче һәм
юнәлеш бирүче роле милли мәсьәләне
уңышлы хәл итүдәге моңа кадәр
ирешелгәннәрнең әһәмиятле нигезе һәм
СССР халыкларының киләчәктәге
туганнарча хезмәттәшлегенең һәм
үзара якынаюының гарантиясе булып
тора.
Советлар властеның беренче яшәү
көннәреннән үк Коммунистлар
партиясе дәүләтне ныгыту,
экономиканы, барлык милләтләрнең
һәм халыкларның культурасын
һәрьяклап үстерү буенча киң эш башлап
җибәрде. Бу элек патша Россиясендә
артта калган халыкларның хуҗалык,
политик, культура үсешенә гаять зур
этәргеч бирде. КПСС Программасында
болан диелә: «Тигез хокуклы халыклар-
ның ирекле нигезләрдә күп милләтле
бер дәүләттә — Совет Социалистик
Республикалар Союзында берләшүе
һәм туплануы, дәүләт, хуҗалык,
культура төзелешендә аларның тыгыз
хезмәттәшлеге, туганнарча дуслыгы,
аларның экономикасы һәм культурасы
чәчәк ату— ленинчыл милли
политиканың бик әһәмиятле йомгагы».
Сталинның шәхес культы һәм
Бериянең совет халыклары дуслыгын
какшатуга юнәлдерелгән дошманнарча
явыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә милли
политиканы тормышка ашыруда
барлыкка килгән төрле бозуларны
партиябез бик кыю һәм кискен рәвештә
фаш итте. Коммунистлар партиясе Үзәк
Комитеты һәм Совет хөкүмәте
калмыкларның, карачайларның,
балкарларның, чечен һәм ингушларның
автономиясен кире кайтарды (алар 1943
елның ахырында, 1944 елның башында
нигезсез бетерелгән иде) һәм моның
белән аларның СССР халыкларының
туганнарча семьясында һәрьяклап
үсеше өчен барлык кирәкле
С
133
шартларны тудырды. Мәсәлән, калмык
халкы үзенең экономик һәм культура
үсешендә, шулай ук дәүләт төзелеше
буенча, шул дәрәҗәгә җитте —
автономияле өлкәдән автономияле
республика итеп үзгәртелде. Хәзер бу
республика СССР Верховный
Советының Милләтләр Советына
элеккеге биш урынына унбер депутат
сайлады.
СССР халыклары дуслыгын тагы да
ныгытуга Молотов, Каганович,
Маленков һ. б. ларның партиягә каршы
группасын туздыру да уңай йогынты
ясады. Алар урыннардагы милли
кадрларның көченә ышанмадылар,
экономика һәм культура төзелешендә
союздаш республикаларның
хокукларын киңәйтүгә каршы
чыктылар.
Коммунистик төзелеш планнарын
тормышка ашыруда партия даими
рәвештә яңадан-яңа уңышларга ирешә,
чөнки ул, илебездә яшәүче барлык
халыкларның интересларыннан килеп
эш иткәне хәлендә, алар- ны бердәм дус
семьяга туплый.
•t*
* Я:
Совет җәмгыяте үсү белән бергә
халыклар дуслыгы да ныгый һәм киңәя,
барлык милләт һәм халык хезмәт
ияләренең тигез бердәмләшүе барлыкка
килә. «Киң колач белән коммунизм
төзү, — диелә партиянең
Программасында, — СССР- да милли
мөнәсәбәтләр үсешендә яңа этап; бу
этап милләтләрнең тагы да якынаюы
һәм аларның тулы бердәмлеккә ирешүе
белән характерлана».
Хәзерге вакытта иптәшләрчә хез-
мәттәшлек һәм культура, экономик
мөнәсәбәтләр нигезендә барлык .со-
циалистик милләтләрнең тагы да
якынаюы өчен тиешле шартларны
булдыру беренче планга куела. Бу
бурыч СССРдагы барлык халыкларның
коммунизмның материаль һәм рухи
байлыкларын тудыруга актив
катнашуы процессында тормышка аша.
Милли республикаларның җитештерү
көчләре үсә барган саен, аларның
коммунистик төзелешкә керткән
өлешләре дә зурая, СССР халыклары
арасында производство элемтәләре
рамкасы киңәя, материаль байлыклар
алмашу күләме зурая. Социалистик
милләтләрнең коммунистик төзелеш
бурычларын тормышка ашыру про-
цессында үзара хезмәттәшлеге алар-
ның торган саен киңрәк күләмдә якыная
баруларының төп юлы булып тора.
Социалистик җитештерү шартла-
рында бер генә республика да иле-
безнең бүтән республикалары һәм
районнары белән тыгыз экономик
бәйләнештән читләшә алмый. Союздаш
республикаларда хуҗалыкны
комплекслап тагы да үстерү һәр
республикада промышленностьның
һәм авыл хуҗалыгының һәр тармагын
бер үк күләмдә үстерү дигән сүз түгел.
Экономик районнарда һәм
республикаларда промышленность һәм
авыл хуҗалыгының төрле тармакларын
аларда булган уңай табигый һәм
экономик шартларга ярашлы рәвештә
планлы специальләштерү — илебезнең
төрле почмакларында, гаять төрле
табигый һәм экономик шартларга
ятышлы рәвештә, җитештерү көчләре
үсешенең югары темпларын тәэмин
итүче мөһим сәбәпләрнең берсе булып
тора. Күптән түгел оештырылган
эреләндерелгән экономик районнар,
алардагы совнархозлар эшен план-
лаштыру һәм координацияләү Со-
ветлары бу мәсьәләдә әһәмиятле роль
уйнарга чакырылган.
КПСС Программасында партиянең
киләчәктә дә совет республикаларында
хуҗалыкны һәрьяклап үстерү курсы
алып барачагы, җитештерүне файдалы
итеп урнаштыруны, табигать
байлыкларын планлы рәвештә
эшкәртүне тәэмин итәчәге күрсәтелгән.
Киләчәк егерме елда Себердә,
Казагыстанда, Идел буенда, Уралда,
Төньяк Кавказда, Урта Азиядә һәм
илебезнең башка районнарында
промышленностьны гаять киң күләмдә
үстерү күздә тотыла. Шуның белән
бергә партиябез республикалар
арасында хезмәтне социалистик бүлүне
камилләштерү, дәүләт һәм һәр совет
республикасы интересларын дөрес
яраштырып, алардагы хезмәт көчләрен
ярак
134
лаштыру һәм берләштерү кирәклеген
басым ясап әйтә,
СССР халык хуҗалыгы бер бөтен
хуҗалык ул. Ә һәр республиканың бары
тик бүтән районнар белән бәйләнештә
генә үсә ала торган һәр экономик
районы шул бер бөтеннең аерым бер
өлешен тәшкил итә. Мәсәлән. илебездә
коела торган чуенның яртысы, корыч
һәм прокатның 40 проценты, тимер
рудасы чыгаруның 57 проценты,
ташкүмернең өчтән бере, табигый газ
чыгаруның 30, шикәр җитештерүнең 70
проценты Украина исәбенә туры килә.
Украинада җитештерелә торган про-
дукциягә илебезнең күп кенә про-
мышленность районнары бәйле. Үз
чиратында Украина хуҗалыгы да бүтән
тугандаш республикаларның
халыклары ярдәменнән тыш үсә алмый.
Украина ССРга бүтән респуб-
ликалардан, районнардан нефть, агач
материаллары, мамык, тукымалар,
аерым төр җиһазлар һәм башка әзер
әйберләр китерелә. Татарстан
республикасы да гомумсоюз
производствосында зур урын тота.
Республикабыз илебезнең күп кенә
районнарын нефть белән тәэмин итә,
Татарстанда җитештерелә торган
промышленность продукцияләре
Союзның барлык почмакларына тарала.
Татарстан барлык союздаш
республикалар һәм совнархозлар белән
экономик элемтәдә тора.
Республикабызның экономик үсешен
Украина һәм Урал металлыннан,
Донбасс, Кузбасс һәм Караганда
ташкүмереннән, Мәскәү, Ленинград һ.
б. шәһәрләрдә, районнарда
җитештерелә торган материаллар,
җиһазлар, машиналардан башка күз
алдына китерүе дә мөмкин түгел.
Бу фактлар шуны күрсәтәләр: һәр
союздаш һәм автономияле рес-
публиканың үзара социалистик про-
изводство мөнәсәбәтләре һәм хез-
мәтнең социалистик бүленеше аша
тыгыз бәйләнеше СССР халыкларының
дусларча хезмәттәшлегенең материаль
нигезен тәшкил итә. һәр республика
үзендә җитешмәгән производство
средстволарыи һәм куллану әйберләрен
дәүләт планы нигезендә гомуми
фондтан ала һәм үзенең иҗади хезмәте
җимешләрен гомуми фондка кертә.
Илебезнең кайсы гына почмагында
җитештерелгән әйберне алып карама,
аңа бөтен совет халкы хезмәте кергән.
Илебезнең барлык районнары
арасындагы тыгыз экономик бәйләнеш
дәүләт интересларын саклауны, бүтән
районнарга кооператив тапшырулар
буенча алган.йөкләмәләрне үз
вакытында үтәүне тәэмин итүдә партия
һәм дәүләт аппараты эшчеләренең
җаваплылыгын арттыра. Коммунизмга
баручы җәмгыятьтә урынчалык һәм
милли эгоизм күренешләренә урын
булмаска тиеш.
Промышленность һәм авыл ху-
җалыгы производствосының барлык
союздаш республикаларда һәрьяклап
куәтле үсеше тигез хокуклы
хезмәттәшлек базасында экономик
өлкәдә дә халыкларның тагы да
якынаюына яңа мөмкинлекләр ача.
Элек экономик яктан артта калган
милли республикаларны үстерү
мәсьәләсен хәл итү турында сүз барган
вакытта, әле социалистик төзелеш
эшенә һәр милләтнең дә тигез өлеш
кертүе күз алдында тотыла алмый иде.
Моның өчен, мәсәлән, үзбәк, кыргыз,
казакъ һәм башка милләтләрнең
экономик шартлары юк иде. Шуңа күрә
культура һәм экономика ягыннан күп
югары торган милләтләр, бигрәк тә рус
милләте, аларга экономикаларын һәм
культураларын үстерүдә эчкерсез
ярдәм күрсәттеләр. Экономика һәм
культураның чәчәк атуы нәтиҗәсендә
бу тигезсезлек бетә барган саен, элек
артта калган халыкларның социалистик
төзелешкә катнашу дәрәҗәсе дә арта
барды һәм хәзер һәр совет
республикасы коммунизм төзү эшенә
үзеннән тиешле өлешне кертә.
Хәзерге шартларда республикалар
арасында экономик элемтәләр нинди
үзенчәлекләр белән характерлана соң?
Беренчедән, күп очракларда ул
берьяклы гына түгел инде. Әгәр әле
күптәй түгел генә кайбер республи-
калар, мәсәлән, Урта Азия респуб-
ликалары, Россия Федерациясенә
үзләреннән башлыча чимал чыга
135
рып, алмашка машиналар, әзер әй-
берләр алган булсалар, хәзер про-
мышленность п р оиз в о д ствос ы 11 ы
ң ирешелгән дәрәҗәсе әзер әйберләрне
үзара алмашу 'номенклатурасын
шактый киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Икенчедән, җитештерү көчләренең
тагы да (киңрәк колач белән үсүе
таләпләре зарури рәвештә социалистик
милләтләр арасында экономик
хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү
рамкаларының киңәюенә илтә.
Үзбәкстан, Таҗик стан, Ка- загыстан
республикалары хезмәт ияләре кулга-
1кул тотышып Ач даладагы яткын
җирләрне эшкәртәләр, шулай итеп
мамык игүнең яңа зур районын
барлыкка китерәләр. Үзбәкстан һәм
Кыргызстан халыклары тарафыннан
салына торган Өч Курган
гидроэлектростанциясенең энерпиясе
яңа фабрика һәм заводлардагы
машиналарны хәрәкәткә китерәчәк.
Республикалардагы (көчләрне
берләштерү белән бәйләнешле
проблемаларны хәл итүдә (бигрәк тә
җир сугару, электр энергиясен
системага салу, транспорт һ. б. шуның
кебек эшләрне) КПСС Про-
граммасында күрсәтелгән хуҗалык
эшләрен координацияләү буенча
республикаара органнарының роле зур
булачак.
Өченчедән, җитештерү .күләме, фән
һәм техника үсә барган саен, күп
милләтле Ватаныбыз байлыгын а ртты
р у инте р өс л ары н-на.н килеп, аерым
республикаларның производство
ресурсларын файдаланырга мөмкинлек
бирәчәк экономик бәйләнешнең
яңадан-яңа формалары барлыкка килә.
Хәзер куәтле электр үткәргечләре, газ
һәм нефть магистральләре
республикалар арасында тигез
экономик бәйләнешнең яңа ысуллары
булып әверелә бара.
Билгеле булганча, Татарстан, нефть
чыгаруның күләме буенча, Союзда
беренче урында тора. Татарстан нефте
бүтән республикаларга нефть агызу
торбалары аша озатыла. Аларның
озынлыгы өзлексез үсә бара. Унбер ел
элек Татарстан территориясе буйлап
бары тик 64 километр озынлыкта
бердәнбер •нефть үткәргеч линия
(Шөгер- Клявлино) булса, хәзер нефть
магистральләре ике мең километрга
якын озынлыкка җитте. Ул маги-
стральләр буйлап «кара алтын»
Пермьгә, Горькийга, Уфага озатыла.
Озакламый Идел нефте «Дуслык»
нефть үткәргеч магистрале буйлап
бүтән социалистик илләргә дә
чыгарылачак. Белоруссиядә, По-
лоцкида, бик зур нефть эшкәртү заводы
салына. Белоруссиядәге бу завод
Татарстанда чыгарыла торган нефтьне
эшкәртәчәк. Бу уңай белән белорус
язучысы Тарас Хад- кевич болай дип
язды: «Менә ул— барлык тугандаш
республикаларның экономикасын һәм
культурасын өзлексез үстерә баручы
совет халыкларының какшамас
дуслыгы!» г.
Төрекмән һәм таҗик, татар һәм
башкорт, әрмән һәм грузин — со-
циалистик милләтләрнең һәр вәкиле
тормыш фактлары, совет чынбарлыгы
нигезендә халыклар дуслыгының
көченә, эчкерсез үзара ярдәмнең
әһәмиятенә һаман ныграк ышана бара.
Коммунистик төзелештә социали-
стик милләтләрнең үзара ярдәмләшүе
совет җәмгыятенең материаль
җитештерү һәм рухи тормышының
барлык сфераларында ачык чагыла.
Бигрәк тә ул совет халкының
җидееллык планын вакытыннан элек
үтәү, индустриянең яңа эре үзәкләрен
булдыру һәм авыл хуҗалыгын үстерү
буенча киң чараларны тормышка
ашыру өчен фидакарь көрәшендә ачык
күренә.
Төзелешнең, техника үсешенең,
специальләштерү һәм кооператив-
лаштыруның хәзерге таять киң колач
белән үсеше чорында кайсы да булса
республиканың, башка республикалар
ярдәменнән тыш, яңа ■индустриаль
үзәкләр, промышленность
производствосының яңа тармакларын
булдыру бурычларын тормышка ашыру
мөмкинлеген күз алдына да китерүе
кыен. Бу эштә СССРда яшәүче барлык
халыклар катнаша, яңа төзелешләргә
барлык тугандаш республикалар
җиһазлар, материаллар, эшчеләр һәм
белгечләр җибәрә. Шушы елның февра-
1 «Правда» газетасы, 6 сентябрь, 1959 ел.
136
лендә Новотульск заводында гадәттән тыш, гаять
куәтле ике домна миче салынды. Шушы гигант
домналарны салу чын-чыннан бөтен халык эше
булды. Бу төзелешкә җиһазлар һәм материаллар
белән тәэмин итүдә 11 союздаш республикадан 62
совнархоз катнашты. СССР халыкларының
туганнарча хезмәттәшлегенә Татарстанда нефть
промышленностен төзү дә ачык мисал.
Квалификацияле нефтьче кадрлардан, нефть
чыгару җиһазларыннан, техникасыннан башка
безнең республика үз көче белән генә бөтен Союз
өчен әһәмиятле яңа нефть районын тудыру буенча
искиткеч киң эшләрне җәеп җибәрә алган булыр
идеме соң? Юк, әлбәттә. Бу эшне башкарып чыгу
рус һәм башка тугандаш халыкларның эчкерсез
ярдәме нәтиҗәсендә генә ьмөм- кин булды.
Бүген Себер, Казагыстан, Татарстан
һәм Советлар Союзының башка
урыннарындагы яңа төзелешләрдә
һәртөрле милләт вәкилләре булган
совет патриотларының фидакарь
хезмәте җидееллыкның гүзәл
җиңүләрен тудыра. XX съезддан соң
үткән вакыт эчендә генә дә комсомол
путевкалары белән илебезнең төрле
почмакларыннан ике миллионнан
артык яшьләр һәм кызлар үзләре теләп
яткын һәм чирәм җирләрне
үзләштерергә, Көнчыгыштагы һәм
Себердәге төзелешләргә киттеләр.
Шагыйрь А. Твардовский сүзләре бик
дөрес: «Безнең чорыбыз — халык
массаларының күп төрле күченү чоры,
— дип яза ул,— крайлар һәм
төбәкләрнең, төньякның һәм
көньякның, көнбатышның һәм
көнчыгышның якынаюы, моңа кадәр
тиңе булмаган бу агымга илебездәге
ике йөз миллионнан артык халыкның
барлык катламнары, һәр телдә
сөйләшүчеләр, һәр төр һөнәр иясе
кешеләре, олылар һәм картлар килеп
кушылу чоры» *.
Хәзерге совет кешесе өчен туган,
үскән җире генә түгел, эштә чыныккан
яңа кеше, коммунизм төзүче алдынгы
эшче, төзүче булып, моңа кадәр буш
яткан далаларга тормыш кертүче, мул
итеп ашлык үстерүче булып танылган,
аның хезмәте белән яңарган, аның күз
алдында үзгәргән һәм бу үзгәреш өчен
аның да тире түгелгән җир дә бик
кадерле. Милли уртаклык урынына һәр
җирдә тагы да югарырак яңа совет
уртаклыгы барлыкка килде һәм үсә.
4 <Правда> газетасы, 11 октябрь, 1959 ел.
5 В. И. Л е н и н, Әсәрләр, 20 т., 61 бит, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел.
Аның нигезендә СССР халыкларының
коммунизм төзүдә гомумилеге,
тормышчан омтылышы ята.
В. И. Ленин Россиядә капита-
лизмның үсеше, иҗтимагый тор-
мышның барышы барлык милләт-
ләрнең якынаюына китерәчәгенә нык
ышанган: «йөз меңнәрчә кешеләр, —
дип яза ул 1914 елда ук,— Россиянең
бер читеннән икенче читенә ташлана,
халыкның милли составы аралаша бара,
аерылганлык һәм милли катып
калганлык бетәргә тиеш» 4 5.
Капитализм чорында, бигрәк тә аның
соңгы стадиясендә, халыклар
арасындагы экономик бәйләнеш
объектив рәвештә халыкларның үзара
якынаюына ярдәм итә. Әмма кешене
кеше эксплуатацияләү шартларында,
экономик якынаю һәм бу хуҗалык
бәйләнешенең империалистик
методлары, — көчләп алып барыла
торган методлары — арасындагы
килешмәүчән каршылыклар аркасында,
милли мәсьәләне нигездән, чын-чынлап
хәл итү һич мөмкин түгел.
Халыкларның капитализм
шартларында ук башланган якынаюы
бары тик социализм шартларында гына
чын-чын- лап үзенең гәүдәләнешен
таба. Чөнки социализмда, производство
средстволары җәмәгать милке бул-
ганлыктан, яңа иҗтимагый строй төзү
барышында социалистик милләтләрнең
үзара ярдәме һәм хезмәттәшлегенә
мөмкинлек туа.
1959 елгы Бөтенсоюз буенча халык
санын алуда күренгәнчә, кайбер
союздаш республикаларда халык саны
табигый үсеш нәтиҗәсендә генә түгел,
башка республикалардан килгән
кешеләр исәбенә дә (бигрәк тә Бөек
Ватан сугышы
137
елларында һәм сугыштан соңгы чорда)
бик күпкә артты. Халыкның бу күченүе
үзәк районнардагы күп кенә
промышленность предприятиеләренең
көнчыгыш районнарына күчүенә,
шулай ук яңа төзелешләр башлап
җибәрүгә, яткын һәм чирәм җирләрне
үзләштерүгә бәйле. 1939 елдан 1959
елга кадәр уртача СССР буенча
халыкның артуы 9,5 процент булса,
Уралда ул 32 процентка, Көнбатыш
Себердә 24, Көнчыгыш Себердә 34,
Ерак Көнчыгышта 70, Урта Азиядә һәм
Ка_- загыстанда 38 процентка җитә.
Шуның нәтиҗәсендә, җирле милләт
халкының бик нык артуына карамастан,
табигый арту күп кенә республикаларда
аларда яшәгән барлык халык артуның
билгеле бер өлешен генә тәшкил итә.
Хәзер гомумән Советлар Союзы гына
түгел, һәр союздаш һәм автономияле
республика да күп милләтле. Мәсәлән,
РСФСРда руслар (83,3% \ белән
беррәттән украина- лылар (2,9%),
татарлар (3,5%), чувашлар (1,2%),
мордвалар (1%), башкортлар (0,8%),
белоруслар (0,7%), еврейләр (0,7%) һәм
башка азчылык милләтләр, милли груп-
палар яши. Украина ССРда украи-
налылар белән рәттән (76,8%), руслар
(16,9%), еврейләр (2%), поляклар
(0,9%), белоруслар (0,7%),-шулай ук
молдаваннар, болгарлар, венгрлар,
греклар һәм румыннар яши. Ә
Үзбәкстанда яшәүче халыкның 62,2 %
ы үзбәкләр булса, калганын руслар
(13,5%), татарлар (5,5%), казакълар
(4,1%), таҗиклар (3,8%), каракалпаклы-
лар (2,1%), кореялеләр (1,7%), еврейләр
(1,2%),кыргызлар (1,1%),
украиналылар (1,1%), төрекмәннәр
(0,7%) тәшкил итә6.
Киң колач белән коммунизм төзү
чорында милли республикаларда,
бигрәк тә илебезнең көнчыгышында,
җитештерү көчләренең куәтле үсеше
халыкларның тагы да ныграк
аралашуына, якынаюына китерә. Бу
процесс эре индустрия үзәкләрен
төзүдә бергәләшеп кат- нашу базасында
да,- шулай ук бер урыңда аралашып
тору базасында да бара. Шәһәрләрдә
һәм эшчеләр поселокларында төрле
милләт кешеләренең якынаюы һәр
яклап та, шулай ук көнкүрештә дә,
6 «Народное хозяйство СССР в 1959 году» («1959 елда СССРның халык хуҗалыгы») җыентыгы,
рус телендә, 16—17 битләр.
тизрәк бара. Бу бик аңлашыла, чөнки
шәһәрләр һәм промышленность үзәк-
ләрендә яшәүче халык башлыча күп
милләтле була һәм аралашу- чанрак
булуы белән аерылып тора.
Предприятиеләрдә, учреждениеләрдә,
уку йортларында, торак урыннарда
төрле милләт кешеләре даими рәвештә
бер-берсе белән аралашып яшиләр һәм
коммунистик төзелеш бурычларын
тормышка ашыру өчен көрәштә
интернациональ тәрбия мәктәбе үтәләр.
Татарстанның нефть районнарында
кырыктан артык милләт вәкилләре
бердәм дус семья булып яшиләр.
Татарстан нефтьчеләренең җидееллык
планны вакытыннан элек үтәү өчен
барган ярышта алдынгы урынны алып
торулары, әлбәттә, күп милләтле
нефтьчеләр армиясенең
.интернациональ бердәмлеге, халыклар
дуслыгын ныгытуда партия
оешмаларының эшчән- леге нәтиҗәсе
ул. Татарстан нефть р а й он н а р ы н д
а хал ык л ар ду с л ы гы - на
багышланган кичәләр, көннәр, атналар
уздырыла, милли мәсьәләләр буенча
лекцияләр укыла, сораулар һәм җавап
кичәләре оештырыла. Нефть
шәһәрләре: Бөгелмә, Әлмәт,
Лениногорск нефть промышленносте
үсешенең перспектив һәм чираттагы
бурычларын тикшерү буенча
республикаара әһәмияткә ия булган күп
санлы чаралар үткәрү урынына
әверелде. Болар барысы да Татарстанда
яшәүче төрле милләт вәкилләренең
үзара якынаюына ярдәм итә.
Халыкларның үзара якынаюы авыл
хуҗалыгында да нык күзгә ташлана.
Җитештерү көчләре үсә барган саен,
колхозара производство элемтәләре
ныгый. Авыл өйләре урынына шәһәр
тибындагы, уңайлы коммуналь йортлар
салына. Болар барысы да авыл хуҗалы-
гында эшләүче төрле милләт вәкил-
ләренең үзара якынаюына этәрә. Авыл
белән шәһәр, акыл хезмәте
140
Ләкин культураның .милли формасы
ул мәңгегә катып калган һәм бер
урында таптана торган нәрсә түгел.
Милли форма милләтнең асылын
билгели торган шартлар: социаль хәл,
милләтнең материаль һәм культура
тормышы шартлары үзгәрүгә
бәйләнешле рәвештә үзгәрә. Безнең
совет чынбарлыгы моны ачык раслый.
СССРда совет власте елларында
тормышның барлык өлкәләрендә
үзгәрешләр шулкадәр зур, алар,
әлбәттә, милләтләрнең психик
сыйфатларына йогынты ясамый
калмады.
Безнең илебездә социалистик
производство мөнәсәбәтләре урнашты
һәм үсте, милли изү юк ителде, совет
халкының мораль-политик бердәмлеге
үсә һәм ныгый, марксистик-ленинчыл
идеология бердәнбер хакимлек итүче
идеология булып әверелде. Барлык
социалистик милләтләр коммунистик
төзелешкә актив катнашалар.
Сыйныфлар арасында аерма бетә
барган саен, коммунистик
мөнәсәбәтләр үсә барган саен,
милләтләрнең социаль бертөрлелеге
арта, аларның бер-берсенә ышануы һәм
алар арасында дуслык көчәя, ныгый.
Киң колач белән коммунизм төзү
шартларында барлык совет халыклары
өчен уртак булган культураның, мораль
һәм көнкүрешнең коммунистик
сыйфатлары формалаша. Коммунистик
идеялелек, хезмәткә коммунистик
караш, эзлекле интернационализм,
хезмәттә һәм көнкүрештә коллекти-
визм, оптимизм, дөньяга фәнни
марксистик-ленинчыл караш кебек
совет кешеләренең иң яхшы сый-
фатлары бездә барлык социалистик
милләт вәкилләренә хас нәрсә булып
әверелде.
Болар барысы да милләтләрнең рухи
культурасына да зур йогынты ясады.
Милли культураларның социалистик
эчтәлеге коммунистик төзелеш
уңышлы рәвештә тормышка аша бару
белән, СССРның барлык халыкларына
хас интернациональ, коммунистик
сыйфатлар туа һәм үсә бару белән
тирәнәя, теле, сәнгать алымнарының
үзенчәлеге, җирле гореф-гадәтләре
төрле булган милли культураларны
туган- лаштыручы һәм милли формага
актив йогынты ясаучы төп нигезгә
әверелә.
Нәкъ менә социалистик эчтәлек
бердәм булганга, милли культуралар
эчтәлекләре буенча да, формалары
буенча да коммунизм һәм
'интернационализмның уңай тәэсире
астында үсә барганга күрә дә инде бер
халыкның әдәбияты һәм сәнгатенең
талантлы әсәрләре бүтән халыклар өчен
дә якын аңлаешлы. Ко м п о 3'И тор
Нәҗип Җ и һа н ов н ы ң «Жәлил»
операсын — татар милли культурасы
әсәрен — барлык совет кешеләре
яратып кабул итә. Чөнки формасы
белән милли булган бу әсәрдә татар
халкы улы Муса Җәлилнең зур
батырлыгы сурәтләнә. Ә Муса Җәлил
образына барлык совет кешеләренең иң
яхшы сыйфатлары: Ватанга тиңсез
мәхәббәт, җиңүгә какшамас ихтыяр,
коммунизмның тантана итүенә,
халыклар дуслыгының көченә ныклы
ышаныч хас.
Шулай ук Муса Җәлил, Фатих
Кәрим, Гомәр Бәширов, Габдрах- ман
Әпсәләмов, Хәсән Туфан, Ибраһим
Гази, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким,
Әхмәт Ерикәй һ. б. әсәрләре,
композитор Фәрит Яруллинның
«Шүрәле» балеты, Харис Якупов,
Лотфулла Фәттахов картиналары да
Татарстаннан тыш тугандаш
республикаларда яшәүче хезмәт ия-
ләренә яхшы таныш.
Чын-чынлап милли булган әсәрләр
шул ук вакытта интернациональ дә.
Тугандаш халыкларның әдәбият һәм
сәнгать әсәрләре, әгәр алар халыкның
милли характерындагы төп
үзгәрешләрне исәпкә алып язылган
икән, СССРдагы барлык халыклар өчен
якын һәм аңлаешлы булып әверелә, зур
тәрбияви әһәмияткә ия була.
Партия тарихи җирлеге булган
милли гореф-гадәтләргә һәм тради-
цияләргә зур игътибар бирә, аларның
прогрессив булганнарын үстерә, бөтен
совет халкы өчен уртак сыйфатларга
әверелдерә. Әмма Коммунистик
төзелеш барышында совет социалистик
милләтләрнең үзара мөнәсәбәтендә
туган һәм
141
аларның рухи бердәмлеген ныгытуга
хезмәт итә торган яңа традицияләргә,
уртак сыйфатларга карата тагы да
игътибарлырак булырга, аларны үстерү
өчен барлык мөмкинлекләрне
тудырырга кирәк.
Шуңа күрә милли культурада, иң
беренче чиратта, социализм һәм
коммунизм төзү чорында барлыкка
килгән үзенчәлекләр, халык тормышын
киңрәк тасвирлаган һәм гомуми
кешелек дөньясы культурасына,
коммунизм культурасына фонд булып
керә торган алдынгы, прогрессив
элементларның үсүе чагылырга тиеш.
Яңа традицияләр, коммунизм тө-
зүдәге гомуми максат өчен көрәшүче
халыкларның милли аңындагы яңа
сыйфатлар, милли формаларның,
традицияләрнең социалистик эчтәлек
белән баюы, культура үсешендәге
социалистик милләтләрнең даими үзара
якынаюы процессы нигезендә ята
торган гомуми закончалыкларын
исәпкә алу — СССР халыклары
культураларының бер- берсенә
нәтиҗәле тәэсир итү, йогынты ясау һәм
совет кешеләрен интернациональ рухта
тәрбияләүнең әһәмиятле өлеше булып
тора.
Ләкин кайбер әдәбият һәм сәнгать
эшчеләре милли спецификаның
әһәмиятен кирәгеннән артык
күпертәләр, СССР халыклары тор-
мышындагы зур үзгәрешләрне, ком-
мунистик төзелештә туган уртак-
лыкларны күрмиләр яки күрергә
теләмиләр. Алар формасы белән милли,
эчтәлеге белән социалистик дигән
формуланың беренче өлешенә генә
басым ясыйлар. Ә бит һәр милләт
культурасының социалистик эчтәлеге
тирәнәя барган саен, бу эчтәлек, үзенең
асылы белән, төп нигезне билгеләгәне
һәм интернациональ булганы хәлендә,
милли формага күбрәк йогынты ясый.
Форма эчтәлеккә бәйләнешле һәм ул
эчтәлеккә бәйле рәвештә үзгәрә. КПСС
Программасында милли культура
формаларының коммунистик төзелеш
процессында бер урында катып
калмавы, диалектик рәвештә үзгәрүе,
яңа, коммунистик эчтәлек белән
сугарылып камилләшә баруы әйтелә.
Совет милләтләренең тагы да
якынаюы өчен куәтле средстволар- ның
берсе — СССР халыклары арасында
тыгыз культура хезмәттәшлеге. Бу
процесс социалистик милләтләр
тормышының экономик, социаль,
политик шартлары бердәмлеге
нигезендә, маркоистик- ленинчыл
идеология, әдәбият, сәнгать
әсәрләрендә халык тормышының дөрес
чагылышы, халыкның коммунизм өчен
көрәше нигезендә үсә. Милли
республикаларда экономика һәм
культураның текә күтәрелеше
социалистик милләтләр арасындагы
культура хезмәттәшлеген һәрьяклап
үстерә, һәр халыкка культураларны
баету һәм моңа үзенең өлешен кертү
өчен чикләнмәгән мөмкинлек бирә.
Иҗат эшчеләре өчен хәзер шул нәрсә
характерлы: алар үзләренең
әсәрләрендә үз халыклары тормышын
күрсәтү белән генә чикләнмиләр, ә
социалистик интернационализм хисе
белән рухланып, бүтән халыклар
тормышын һәм бүтән халык
вәкилләренең уңай образларын да
югары сәнгать чаралары белән
сурәтлиләр. Әдәбият һәм сәнгать
әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасы
торган саен зуррак урын ала бара. Бу
бит табигый. Бүгенге көндә Баку һәм
Татарстан нефтьчеләре, Казагыстан
игенчеләре, Тимер-Тау металлурглары
тормышын сурәтләп язасың икән, бер
генә милләт кешеләренең образларын
тасвирлау белән чикләнә алмыйсың
инде. Чөнки анда эшләүчеләр арасында
СССРда яшәүче һәр халыкның
вәкилләре бар.
Әйтелеп киткәнчә, хәзер бер мил-
ләтнең язучылары, композиторлары
әсәрләрендә икенче халык вә-
килләренең образлары сурәтләнү сирәк
күренеш түгел. Бу иҗат эшенә кагыйдә
булып кереп бара. Төрле милләт
культура эшлеклеләре бергәләшеп
кинофильмнар тудыралар, опера
әсәрләрендә уйныйлар. Мәсәлән,
калмык шагыйре Д. Кү- гельтинов татар
шагыйре Муса Җәлил батырлыгын
сурәтләп поэма язды. Татар
композиторы А. Ключарев башкорт
халкы легендаларына таянып «Тау
әкияте» балетын ту-
142
дырды. Татар әдәбияты классигы Г.
Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы
казакъ халкы тормышын гаять киң итеп
күрсәтә. С. Хәкимнең «Дала җыры»
поэмасында рус сугышчысы
Болотников һәм молдаван Кожухарь
карт образлары калку сурәтләнгән.
Культура эшчеләренең тыгыз хез-
мәттәшлеге — социалистик милләт-
ләрнең тагы да якынаюының киң ысулы
ул. Бу хезмәттәшлек иҗат эшчеләрен
халык тормышына тирән үтеп керүгә
этәрә, аларның әйләнә-тирәгә карашын
киңәйтә, үз хезмәтләренә тар миллң
позицияләрдән генә чыгып түгел, ә
бөтен совет халкының коммунистик
төзелеш бурычларын тормышка ашыру
өчен көрәше күзлегеннән -карарга мәҗ-
бүр итә. Советлар Союзында сәнгать
иҗаты эше һәр совет кешесендә
коммунистик аң тәрбияләргә, халыкны
җәмгыять файдасы өчен хезмәткә
тупларга чакырылган.
Соңгы елларда барлык совет рес;
публикаларында язучыларның яңа
аралашу формасы — тугандаш әдә-
биятлар атналары киң үткәрелә
башлады. Мәсәлән, Үзбәкстан баш-
каласы Ташкентта рус язучылары,
тугандаш Украина язучылары, Та-
җикстан, Азербайҗан, Казагыстан
язучыляры үзләренең иҗат отчетларын
ясадылар. Үзбәкстан язучыларын
Татарстанда, Азербайҗанда һәм башка
тугандаш республикаларда ачык йөз
белән кабул иттеләр. Башкортстанда,
Чувашстанда һәм Мари АССРда татар
әдәбияты атналары үткәрелде. Үз
чиратында Татарстан җәмәгатьчелеге
дә Башкортсан, Чувашстан, Мари рес-
публикаларыннан килгән әдипләрне
бик җылы каршылады. Соңгы өч ел
эчендә республикабыз 13 союздаш, 10
автономияле республика, шулай ук
Россия Федерациясеннән күп кенә
өлкәләрнең, шәһәрләрнең әдәбият,
сәнгать эшчеләре делегацияләре белән
алмашты.
Республикабызда рус культурасы
бәйрәме зур уңыш белән барды. Бу
бәйрәм совет халыклары бердәмлеген,
социалистик милләтләрнең бер-
берләрен баетуларын, аларның үзара
якынаюларын раслаучы җанлы мисал
булды. Бөек рус халкы культурасы
эшлеклеләре һәм ’илебезнең күл кенә
республика, өлкәләреннән килгән
вәкилләр үзләренең иҗади
эшчәнлекләре нәтиҗәләре, киләчәккә
планнары белән уртаклаштылар,
коммунистик төзелеш бурычлары
•яктылыгыннан чыгып, әдәбият һәм
сәнгатьнең тагы да үсеше пробле-
маларын тикшерделәр, күп санлы
әдәбият, сәнгать сөючеләр, укучылар,
хезмәт ияләре белән очраштылар. Рус
культурасы бәйрәме көннәрендә
республикабыз культура тормышы
тагы да активлашты: культура
сарайларында, клубларда концертлар
булды, күп санлы укучылар
конференцияләре, очрашулар
үткәрелде. Бары тик Казан шәһәрендә
генә дә бәйрәм көннәрендә массовый
төстә 9100 дән артык культура
чаралары булып үтте һәм аларга
Мәскәүдән, Россия Федерациясендәге
тугандаш республикалардан килгән
күренекле язучылар, композиторлар,
художниклар, артистлар катнашты.
Культура хезмәттәшлеген үстерүдә
һәм массаларны интернациональ рухта
тәрбияләүдә тәрҗемә •итү эшчәнлеге дә
зур роль уйный. Хәзер һәр милләтнең
хезмәт ияләре марксистик-ленинчыл
теорияне үз ана телләрендә өйрәнәләр.
1917— .1960 еллар эчендә К. Маркс һәм
Ф. Энгельс әсәрләре СССРда- гы' 48
телгә, 25 чит илләр теленә тәрҗемә
ителеп басылып чыкты. В. И. Ленин
хезмәтләре шул ук вакыт эчендә СССР
халыкларының 64 телендә, чит
илләрнең 27 телендә 308 309 мең тираж
белән басылды. Партия съездлары
материаллары, КПСС Үзәк Комитеты
Пленумнары карарлары, Коммунистлар
партиясе һәм Совет хөкүмәте
җитәкчеләренең речьләре һәм
мәкаләләре, марксизм-ленинизм
мәсьәләләре буенча дәреслекләр даими
рәвештә СССР халыклары телләренә
тәрҗемә ителә. Барлык союздаш һәм
күп кенә автономияле милләт (шул
исәптән Татарстанда да); телләрендә
«Советлар Союзы Коммунистлар
партиясе тарихы» басылып чыкты.
Матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә
итү Совет власте елларында зур
143
колач алды. 1918 елдан алып 1960 ел
эчендә 89 СССР халыклары телендә
1595 мең исемдә китап һәм брошюра
басылып чыкты. Китерелгән бу фактлар
-совет кешеләре тормышының
һәрьяклап интернацио- наллашуы һәм
милли культураларның иң яхшы
әсәрләре СССРда яшәүче барлык
халыклар хөкеменә чыгарылу турында
сөйли.
Социалистик милләтләрнең үзара
баюы сферасы тугандаш халыклар
культуралары өшлеклеләре әсәрлә-
ренең рус теленә тәрҗемә «ителүе
белән тагы да киңәя. Рус теленә
тәрҗемә ителү аша Украина язучылары
П. Тычина, А. Корнейчук, М. Рыльский,
таҗик язучылары М. Турсун-задә, С.
Айни, казакъ язучылары М. Әуезов, С.
Муканов, татар язучылары М. Җәлил,
Г. Ибраһимов, Ә. Фәйзи, К. Нәҗми, Г.
Бәширов, Г. Әлсәләмов һәм башка бик
күпләрнең әсәрләре Бөтенсоюз
укучыларына 'барып җитте һәм
аларның мәхәббәтен казанды. Рус теле
үзара тәҗрибә алмашуга, һәр милләт,
һәр халык сәнгате һәм әдәбиятының
СССР халыклары һәм дөнья
культурасының иң яхшы ка-
занышларына килеп кушылуына ярдәм
итә.
Безнең илебездә һәр милләтнең, һәр
халыкның телдәге тигез хокуклыгы
тәэмин ителде, һәр.халыкка үз телендә
белем алу һәм культураны үстерү өчен
барлык шартлар тудырылды.
«Киләчәктә дә, — диелә партиябезнең
Программасында, — СССР халыклары
телләренең ирекле үсешен, СССРның
һәр гражданины теләсә нинди телдә
сөйләү, үз балаларын теләсә нинди
телдә тәрбияләү һәм укыту өчен тулы
ирек тәэмин итәргә, теге яки бу
телләрне куллануда бернинди
привилигиеләр- гә, чикләүләргә яки
мәҗбүр итүләргә юл куймаока.
Халыкларның туганнарча дуслыгы һәм
бер-беренә ышанычы шартларында
милли телләр тигез хокуклылык һәм
бер-берен баету нигезендә үсәләр».
Телне өйрәнүдәге һәм кулланудагы
ихтыяр принцибыннан һәртөрле
чигенүнең сәламәт булмаган на-
строение тудыруы, милли хисләрне
кимсетүе мөмкин. Социалистик милләт
вәкилләренең рус телендә а ң ла ш ы р
га омтыл улары ад ми н и - стратив
чаралар нигезендә түгел, объектив
төстә, бары тик аларның үзләре
ихтыярлары нигезендә бара. Бүгенге
шартларда, илебездә барлык милләтләр
өчен бердәм социалистик хуҗалык
системасы һәм бердәм дәүләт строе
булганда, СССР халыклары арасында
киң колач белән экономик, политик һәм
культура хезмәттәшлеге тормышка
ашканда, СССРда яшәүче 100 дән артык
милләтләр, халыклар, кабиләләр өчен
аңлаешлы һәм якын нинди дә булса
телдән башка яшәү кыен. Рус теле
безнең илебездә милләтләр ара
аралашуның әнә шундый коралы булып
ә-верелде. Рус теле барлык милләт
хезмәт ияләренә үзара аңлашуга,
ярдәмләшүгә, аларның хәзерге заман
фәне, техникасы һәм культурасы
казанышларын үзләштерүләренә
мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә төрле
милләтләрнең күп кенә вәкилләре рус
телен үзләренең икенче ана теле дип
исәплиләр.
Шулай булуга карамастан, СССР
халыкларындагы рус телен ныклап
өйрәнүгә, үзләштерүгә омтылышның
объектив процессын тоткарларга ты-
рышучылар да әле очрый. Моңа
охшашлы нәрсәләр күптән түгел
Татарстанда да булды. Кайбер ип-
тәшләр балаларын рус мәктәпләрендә
укытучы ата-аналарны гаепләү юлына
бастылар, татар мәктәпләрендә рус
класслары оештыруга каршы
чыктылар. Шул ук вакытта алар һәр
мәктәптә, һәр югары уку йортында
татар телен өйрәнүне мәҗбүри кертүне
тәкъдим иттеләр. Республика
җәмәгатьчелеге мондый дөрес
булмаган карашларны милли
чикләнгәнлек күренеше дип бик хаклы
гаепләде һәм кире какты.
$
* *
Илебездә интернационалистик
идеология һәм Коммунистлар партиясе
политикасы бердәнбер әйдәүче көч
булып танылды. Социалистик
интернационализм—(марксистик-
ленинчыл идеологиянең әһәмиятле бер
өлеше, ул партия эш- чәнлегенең даими
принцибы. Шуның
нигезендә Коммунистлар партиясе
СССР халыклары арасында дуслык,
бер-беренә ышаныч, үзара ярдәмләшү
урнаштыра, аларның көчләрен
коммунизмның җиңүе өчен көрәштә
бер үзәккә туплый.
Чын интернационализм милләтчелек
һәм (великодержавный шовинизм
калдыклары белән бергә яши алмый. Бу
.искелек калдыкларының бездә
социаль, политик һәм экономик
тамырлары инде күптән бетерелде.
Шулай да алар кайбер кешеләрнең
эшләрендә төрле формаларда күренергә
мөмкин әле. Коммунистик төзелеш
интереслары милләтчелек
күренешләренең һәр төрен яралгы
чорында ук юк итүне таләп итә. Бу
турыда партия Программасында болай
дип язылган: «...һәртөрле милләтчелек
һәм шовинизм күренешләренә һәм
калдыкларына каршы, милли
чикләнгәнлек һәм аеруча өстенлек
тенденцияләренә каршы, үткән
заманны идеаллаштыру һәм халыклар
тарихындагы социаль каршылыкларны
томалап калдыру тенденцияләренә
каршы, коммунистик төзелешкә
комачаулый торган гореф-гадәтләргә
каршы көрәш алып барырга».
Хәзерге шартларда, СССР мил-
ләтләре һәм халыклары экономик яктан
тыгыз элемтәдә булган бер чорда,
халыкларның культуралары бер-
берсенә йогынты ясау, бер-бер- сен
баету нигезендә зур үсеш чоры
кичергәндә, илебезнең барлык ха-
лыклары уртак максат—коммунизм
төзү өчен көрәшкәндә, халыкларның
үзара якынаюына илтә торган һәр нәрсә
беренче планда торырга тиеш. Киң
колач белән коммунизм төзү
бурычлары бары тик СССРда яшәүче
барлык халыкларның уртак көче белән
генә башкарыла. һәр Совет
республикасы өчен СССР
милләтләренең.бөек тугандаш
семьясында гына тагы да чәчәк атуына
чик л ә н м әгә н м ө м ки илекләр ачыла.