Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КҮКЧӘТАУ ҖЫРЛАРЫ» КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ


Эзенең беренче иҗат адымна-
* рын утызынчы елларда ук Казанда
башлап җибәргән Ибраһим
Салаховның «Күкчәтау җырлары» 9
дигән шигырьләр җыентыгын Каза-
гыстан дәүләт матур әдәбият нәшрияты
казакъ телендә бастырып чыгарды. Бу
китапка авторның төрле елларда иҗат
иткән утызлап шигыре кертелгән.
Ибраһим Салахов — лирик шагыйрь.
«Күкчәтау җырлары» китабына
кертелгән шигырьләр моны раслыйлар.
Шигырьләрдә шагыйрьнең йөрәк
ялкыны, туган илгә мәхәббәте чагыла.
Ул табигать күренешләрен оста гына
бирә белә. Шагыйрь тормышның
актуаль мәсьәләләрен күтәрергә
тырыша, фидакарь хезмәтләре белән
танылган кешеләргә дан җырлый.
Авторның шигырьләре арасында
сәнгатьчә эшләнгәннәре байтак, алар
укучыларда җылы хис уяталар.
Халкыбызның сөекле шагыйре Һади
Такташка багышланган «Сагыну»
шигырендә И. Салахов үзенең иҗат
остазын сагынуы турында болай дип
яза:
Өстәлемдә синең рәсемең ята,
Сөйләшмисең...
Ә үзеңне шундый сагындым, Бүген инде
кул бирешеп түгел, Җырда гына күрешик
тагын бер.
Татар һәм казакъ телләрендә
басылып чыккан «Ана», «Саубулла-
шу», «Иркәм елмаер әле», «Ана җыры»
һәм башка шигырьләрдә дә җылы хис,
чын мәхәббәт, сөйгәненә турылыклы
булу мотивларын — уңай геройга хас
булган матур сыйфатларны күрәбез.
Халкыбызның:
Рәхәт булса да торган җир, Сагындыра
9 И. Салахов, Күкчәтау җырла- р ы, Казагыстан Дәүләт матур әдәбият нәшрияты, 1961 ел, Алма-
Ата, 56 бит, бәясе 8 тиен.
туган ил,—
дигән җырына турылыклы буларак,
Казагыстан туфрагында туып-үскән,
Казанда белем алган һәм шәһәр
тормышына ияләнеп җиткән яшь
шагыйрь Ибраһим үзенең Күкчәта- вын
сагына, шунда эшләргә кайта.
Шагыйрь туган җиренең матур-
лыгын, аның ерактан ук күренеп
торган, мәңгелек кар белән капланган
күксел тауларын көр тавыш белән
җырлый. Бу бигрәк тә «Алатау»
шигырендә ачык тасвирлана:
Әй, Алатау!
Син ерактан торып,
Шундый матур булып күренәсең, Мин
биеккә ашыгып менгән саен Син болытка
таба үреләсең.
Легендаларда макталган, казакъ
халкының теленнән төшмәгән мәһабәт
Алатауны И. Салахов болай сурәтли:
Матурлыгың синең искитәрлек,
Киләчәгең тагын күңелле.
Җәйләүләрен сылу шәһәр була, Бу
да сиңа бизәү түгелме?
Күрәсең, шагыйрь бу юлларны
киләчәккә нык ышанып язган. Дө-
рестән дә бер мең тугыз йөз илле
алтынчы елның көзендә Күкчәтау
туфрагында яңа чор—чирәм җирләрне
үзләштерү чоры башланды. Әнә шул
чирәм җирләрдә яшәүче шагыйрь
дәртле хисләр белән канатланып
«Уйлар» дигән шигырь иҗат итә. Ул
даладагы яңалыкларны, зур
үзгәрешләрне күреп шатлана, совет
кешеләренең тырыш хезмәтенә
соклана.
Ибраһим Салаховның «Арабызда
еллар ята» һәм «Күкчәтау җырлары»
дигән шигырьләрендә чирәм җирләр
сулышын тагын да тулырак, ачыграк
сизәсең.
Китапка урнаштырылган шигырьләр
һәм җырлар белән танышкач, И.
Салаховның Казагыстаи темасы белән
генә чикләнеп калмыйча, илебезнең
төрле почмагындагы зур төзелешләр,
колхоз һәм совхозларның уңышлары
турында да рухланып язуын,
иҗатының киң колачлы булуын,
шигъри осталыгының үсә баруын, яңа
алымнар, формалар табуда эзләнүен
күрәсең.
Шагыйрьнең бу китабындагы
шигырьләре арасында «Ана» һәм «Ана
җыры» аерата яхшы эшләнгән.
Шигырьләрдәге газиз анага карата
ягымлы һәм тирән мәхәббәт белән
язылган юлларны сокланып укыйсың.
Ир иптәшләр, кайчак юкка гына
Аналарның сөюен көнлибез.
Аккош кебек сөя белсәк тә без, Апа кебек
сөя белмибез.
Җыентыкка авторның «Су сатучы
кыз», «Югалган тун», «Уңмаган кыз»
кебек юморлары да кертелгән. Аларда
тирән мәгънә бар, бу шигырьләр
яшьләребезне әхлак ягыннан саф
булырга чакыралар.
Күкчәтау өлкәсенең яшь шагыйре С.
Актаев, Алма-Ата • шагыйре Г.
Җумабаев иптәшләр авторның
шигырьләрен казакъ теленә тәрҗемә
итеп матур эш эшләгәннәр. Бу — ике
тугандаш халыкның дуслыгын ачык
чагылдыра.