Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХО-ШИ МИН ШИГЫРЬЛӘРЕ


Вьетнам Демократик Республикасы президенты Хо-Ши Мин утызынчы елларның башында Гонконгтагы инглиз колонизаторлары тарафыннан кулга алынып, ялгыз камерага ябылган. Аның шунда язган «Төрмә көндәлеге* исемле шигырьләренең бер өлеше 1959 елда Ханойда басылып чыкты. Журналыбызның бу санында басыла торган шигырьләр шул көндәлектән алынды.
1
7^өрмә тып-тын. Көнне йоклап озаттым. Сәгатьләр үттеләр — санын югалттым. Еракларга очты төштә хыяллар.
Хыял чиксез. Төрмәм генә һаман тар
2
Яттым коры идәнгә мин бөрешеп, йоклый алмый, калтыранып һәм өшеп. Ай яктысы төште банан аркылы. Кимемәде ләкин төрмәм салкыны.
3
Кычкырды әтәч, йокымнан уятып. Караңгы әле, җитмәгән таң атып; Көзге күктә, тонык кына нур чәчеп, Тора әле йолдызлар җемелдәшеп. Шул иртәдә минем янга керделәр. Әллә кая, җир читенә сөрделәр. Тик битләргә көзге салкын җил өрде, Җелекләргә кадәр үтеп, туңдырды. Караңгылык акрын-акрын таралды, Тирә-якта күк читләре алланды. Җылы кереп шул иртәнге эңгердә, Якты җырлар туды тоткын күңлемдә.
4
Төнге берне сукты. Икене. Өчне, йоклый алмау пошыра эчне. Сукты дүртне. Сугар бишне тагын да. Оча алтын йолдызлар күз алдымда.
5
Төрмәдә ятам менә инде дүрт ай, Ә миңа тоела ун ел яткандай.
Дүрт ай инде менә тамак туйган юк. Дүрт ай инде менә күзне йомган юк. Дүрт ай инде — өстә һаман шул күлмәк. Чәч-сакал кырган юк, тәнне юган юк. Зәңгеләдән какшап бетте тешләрем, Сагыштан агарды сакал-чәчләрем. Кибеп, корып беттем, ач бер жен төсле, Каралдылар, күгәреп, күз төпләрем. Ни булса да, күтәрермен барын да, Бер карыш чигенмәм дошман алдында. Тәнем әнә корып бетсен газаптан, Рухым төшмәс, җыярмын көч тагын да!
6
Куллар булсын әнә корыч богауда, Ләкин тауда кошлар сайрап торганда, Тыя алыр кем дөньяга караудан?
Ерак юл — иң якын дус ул дөньяда.
7
Кем төрмәдә сиңа шәрап, гөл бирә? Тик төн монда хуш ис иснәп исерә. Сихерче ай рәшәткәдән карый да Илһам итеп тоткынга нур эчерә.
8
Ал байракны төшермичә куллардан Үләрбез, тик кол булмабыз кемгә дә. Тик шул авыр яуга дәшеп уйнаган Боргы тавышы ишетелми төрмәдә!
Әхмәт Исхак тәрҗемәләре.