ҖИРНЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ ТУРЫНДАГЫ ФӘНДӘ ЯҢАЛЫК
Академик О. Ю. ШМИДТ
★
Астрономия фәне дөньяга карашның төп мәсьәләләре белән — Галәмнең мәңгелеге һәм чиксез булуы, материянең эволюциясе, йолдызларның, безнең Кояшыбызның, безнең Җиребезнең, планеталарның барлыкка килүе һәм башка шундый мәсьәләләр белән бик нык бәйлән-гән.
Астрономия — идеология фронт-ларының берсе. Анда прогресс көчләре белән реакция көчләре арасында, материализм белән идеализм арасында, фән белән дин арасында кискен көрәш бара.
Шуңа күрә табигатьне өйрәнү фәннәреннән берсе булган астрономиянең бу көрәштә иң зур корбаннар бирүе бер дә очраклы хәл түгел. Мәсәлән, Джордано Бруноның үлем жәзасына хөкем ителүен, Га- лилейга ясалган судны һәм аның, Рим-католицизм чиркәве басымы астында, Коперникның материалистик өйрәтүен пропагандалаудан һәм үстерүдән ваз кичәргә мәҗбүр булганын искә төшерү дә җитә.
Барлык башка фәннәр кебек үк, астрономия дә практик ихтыяҗлар аркасында үсте. Астрономия терлекчелек һәм игенчелек белән көн күрүче барлык халыкларга төрле эшләрнең «календарен» дөрес билгеләү өчен үк кирәк булган. Җитештерүне оештыру өчен аеруча әһәмиятле булуы аркасында, фәннең бу төре туып килгән жрецлар кастасы ку-лында, чиркәү кулында тиздән монополиягә әверелгән, чиркәү җәм-гыятьне үзенең рухани йогынтысына һәм хакимлегенә буйсындыру өчен астрономиядән файдаланырга тырышкан. Дөньяны һәм Җирне, Галәмнең үзәге итеп, алла яраткан дигән өйрәтү барлык диннәрнең төп догматы булып тора- Гасырлар артыннан гасырлар үтә, җәмгыятьнең җитештерү көчләре үсә, ялгыш һәм ялган карашлар фән тарафыннан кискен рәвештә читкә кагыла, ләкин эксплуататор сыйныфлар кулында корал булган дин һәм чиркәү, хезмәт ияләренең аңын агулау өчен, кешелек дөньясы яшәвенең беренче көннәрендәге кыргыйлыгына һәм кешеләрне социаль изүгә- нигезләнгән ул иске карашларга һаман да ябышып ятуында дәвам итә. Бур-жуаз стройның һәм буржуаз дөньяга карашның нигезләрен яклаучы хәзерге империалистик реакция фәннең һәрбер яңа ачышын идеализм рухында аңлатырга, фән белән динне «килештерергә» азаплана.
Җирнең барлыкка килүе мәсьәләсендә материализм белән идеализм арасында көрәш аеруча кискен һәм каты бара. Бу проблема астрономия проблемасы гына түгел. Геология,, геохимия, геофизика һәм палеогеография (бик борынгы заманнардан башлап безнең көннәргә кадәр булган вакыт эчендә Җирнең йөзе үз-гәрә баруы турындагы фән) алдында да бу проблема тора. Җирнең барлыкка килүе турында фәнни белемгә ия булмый торып, аның алдагы үсешен, аңарда хәрәкәт итүче көчләрне аңлау, шул көчләрнең гәүдә-ләнешен, геологик күренешләрнең (мәсәлән, тауларның ясалуы) сәбәпләрен, файдалы казылмаларның ур-
105
нашу законлылыкларын, җир тет-рәүләрнең, вулканнарның һәм баш-каларның сәбәпләрен аңлау мөмкин түгел.
Җирнең барлыкка килүе — ул та-бигатьне өйрәнү фәненең төп мәсь-әләләреннән берсе- Ул Җирдә тереклекнең килеп чыгуы һәм кешенең килеп чыгуы кебек төп мәсьәләләр белән беррәттән тора.
Бу мәкаләдә Галәмнең бер кисәге булган Җир турында кешенең белем үсешен һәрьяклап тикшерү мөмкин түгел. Ләкин, беренчедән, христиан чиркәвенең дин галимнәренә таяныч булып, бик күп гасырлар буенча хөкем сөреп килгән Птолемей системасына җимергеч удар ясаган Коперник ачышының гаять зур революцион әһәмиятен әйтеп үтәргә кирәк. Икенчедән, бөек рус галиме М. В. Ломоносовның Галәм һәм Җир турындагы фәнни, материалистик өйрәтүгә нигез булып хезмәт иткән һәм матдәнең һәм хәрәкәтнең саклануы турында Лавуазьега кацәр күп элек әйткән положениесе белән, Җирнең һәм табигатьнең үзгәрүе турындагы идеяләре белән Җиргә һәм Галәмгә материалистик караш үсүгә бик зур өлеш кертүен күрсәтергә кирәк. Ләкин Кант белән Лаплас гипотезалары чыкканга кадәр Җирнең һәм Кояш системасының барлыкка килүе турында азмы- күпме эшләнгән фәнни теорияләр булмаган әле.
Кант белән Лаплас, Җирнең һәм Кояш системасының барлыкка килүен материалистик нигездә аңлатырга тырышып, беренче фәнни гипотезалар игълан иткәннәр. Бу гипотезалар хәзерге Кояш системасын анарчы ук булган билгеле бер сыйфаттагы материядән, газ хәлендәге (Лапласча) яки бүтән хәлдәге, мәсәлән, каты хәлдәге (Кантча) вак кисәкчекләрдән торган ниндидер «беренчел башлангыч томанлык»тан табигый рәвештә үскән дигән поло-жениедән килеп аңлаталар иде. Ф. Энгельс космогониягә—күк йөзендәге җисемнәрнең барлыкка килүләре һәм үсешләре турындагы фәнгә — Кант белән Лапласның керткән хезмәтләренә югары бәя бирде. Ул табигатьнең заман ягыннан бертөрле дә тарихы юк дигән карашны Кант белән Лаплас беренче булып какшаттылар дип күрсәтте.
Кант белән Лаплас, шул заманда билгеле булган фактларга таянып, Кояш системасының кайбер әһәмиятле сыйфатларын аңлата алдылар. Ләкин ул вакыттагы фәннең торышы Кант белән Лапласның мөмкинлеген чикли иде- Мәсәлән, Кант барлык планеталарның да бер үк юнәлештә әйләнүләре кайдан килеп чыкканын аңлата алмады. Лаплас, томанлык әүвәл-әүвәлдән үк бөтен бер әйбер хәлендә әйләнә башлаган дип, әлеге кыен мәсьәләне читләтеп үтте. Лаплас идеясе буенча, Кояш системасы томанлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Башта ул томанлык кайнар газ хәлендә булган, аннары томанлык суына, кысыла башлап, аңардан газ боҗралар аерылган. Тора-бара ул боҗралар куерып планеталарга әверелгәннәр, ә томанлыкның тыгызрак һәм үзәк өлеше Кояшка әверелгән. Ләкин Лаплас болай барлыкка килгән хәлдә Кояшның кызурак әйләнергә тиеш булуын аңлый алмаган. Чынлыкта исә Кояш шактый акрын әйләнә (25 көнгә бер әйләнеш ясый). Лаплас шулай ук газ боҗраларның куермаска, бәлки таркалырга тиешлеген дә исәпкә алмаган. Бу гипо-тезаларның күп кенә башка положениеләре дә соңыннан фактлар белән каршылыклы булып чыктылар- Мәгълүм ки, хәрәкәт саны моментының 98% ы планеталарга тупланган, ә шул ук вакытта массаның 99% ы, киресенчә, Кояшның үзенә тупланган. Элекке космогонияләрнең берсе дә бу күренешне аңлата алмады. Менә шушы мәсьәләне чишүдәге нигезсезлек Кант һәм Лаплас гипотезаларының уңышсызлыкка очравына төп сәбәп булды. Шулай да, конкрет тарихи күзлектән караганда, бу гипотезаларны табигать тарихына тирәнрәк үтеп керергә тырышучы һәм объектив яктан кыю материалистик омтылышлар булуын, объектив, абсолют хакыйкатькә беркадәр ия булган омтылыш икәнен
106
һәм шуңа күрә белемебезнең үсешендә бик әһәмиятле этап булуын истән чыгармаска кирәк.
Капиталистик илләр астрономиясе фәнни мираска алан карамын. Кант— Лаплас теориясенең материалистик нигезләрен, фән яулап алган яңа белемнәрне кулланып, тагын да үстерәсе урында, XIX нчы гасырда һәм XX нче гасырның башында яшәгән астрономнар бу теориянең тик детальләрендәге четерек-ле урыннарына ямау салып кына узмакчы булдылар. Бу эш тә барып чыкмагач, аңардагы барлык уңай, материалистик якларны читкә ташлап. ул теориядән бөтенләй йөз чөерделәр. Егерменче гасыр капиталистик илләрдә берсеннән-берсе хыялыйрак булган хисапсыз күп яңа космогоник гипотезаларның килеп чыгуы белән характерлы. Бу гипотезаларның барысының да нигезсез булулары ачыла барып, алар тиз арада җимерелеп, юкка чыкты.
Англиянең идеалист астрофизигы Джинс гипотезасы башка барлык гипотезалардан да озаграк яшәп килде. Джинс уенча, кайчандыр Кояш яныннан икенче бер йолдыз үтеп киткән; шул чакта Кояшта бик зур күтәрелү дулкыны барлыкка килеп, Кояштан сигарага охшашлы кызган газлар агымы аерылып чыккан; соңыннан бу «сигара», хәзерге планеталар санынча, төрле кисәкләргә бүленгән икән. Бу гипотеза бик матур язылган һәм ул барлык популяр әдәбиятка кереп тулган, дәреслекләргә дә, кызганычка каршы, безнең совет дәреслекләренә дә үтеп кергән. Ләкин совет галимнәре бу гипотезаны системалы рәвештә тәнкыйтьләп килделәр, ә 1943 елда Н. Н- Парийский бу гипотезага җи-мергеч удар ясады, үзенең аз гына да шик калдырмый торган математик исәпләүләре белән ул «сига- ра»ның килеп чыккан хәлендә дә, Кояш тирәсендә Җир ераклыгы кебек (Юпитер кебек еракта торучы башка планеталарны инде әйтеп тә торасы юк) аралыкта әйләнә алмавын күрсәтте. Хәзер Джинс гипотезасын инде беркем дә якламый. Ләкин бу теория пи өчен соң популяр булып килде һәм ни өчен 20 ел буе хөкем сөрә алды? Аның фәнни дәрәҗәсе шактый түбән, аның дөреслеген исбат итәрлек фактлар беркайчан да китерелмәде. Шулай да ул капиталистик дөньяның хаким идеологиясе белән бик яхшы ярашып килде, чөнки ул Җирне гадәттән тыш сирәк очраклык аркасында — икенче бер йолдызның Кояш яныннан бик якыннан үтеп китүеннән барлыкка килгән дип раслый. Шулай итеп, Җир бөтен Галәмнең тереклек яши торган бердәнбер һәм бик сирәк очрый торган планетасы булып чыга иде- Бу гипотеза исә идеалистик чиркәү идеологиясенә азмы-күпме кулай килә, чөнки библиянең Җирне алла «юктан» бар итте дип күрсәтә торган мифына хәзерге заманда ябышып яту мөмкин түгел иде.
Джинстан соң чит илләрдәге буржуаз фәндә эшләр тагын да начарлана төште. Буржуаз теоретик фикер чын-чыннан таркала башлады. Милнның барлык планеталар системасы бик көчле квантның Кояшка килеп бәрелүеннән туганнар дип раслый торган гипотезасы якиХойл- ның Кояш кайчандыр ике куш йолдыз булган һәм икенче йолдыз шартлау аркасында аның кисәкләреннән планеталар туган дип аңлата торган гипотезасы — һәр икесе дә буржуаз теоретик фикернең таркала барганын бик ачык күрсәтәләр- Менә шул Хойл инде материянең юктан бар булуын алга сөрә, шушы Хойл ук инде 1950 елда Англиядә басылып чыккан астрономия китабында марксизм атом бомбасыннан да куркынычрак дип язды. Шулай итеп идеологии реакция политик реакция белән кулга кул тотынышып бара.
Көнбатыштагы космогоник фәннең барысы да гел идеализмнан гына тора икән дип уйлау, әлбәттә, дөрес булмас иде. Фән, табигатьне өйрәнү гыйльме, өйрәнә торган фактлар үзләре үк инде галимнәрне, хәтта аларның ихтыярыннан тыш, материалистик нәтиҗәләргә илтә. Шуца күрә буржуаз илләрнең хәзерге замандагы космогоник теорияләрендә, аерым-аерым алганда, кыйммәтле генә фикерләр дә очрый.
107
Ләкин фәнни яктан прогрессив булган белемнең мондый орлыкларын нигездә идеалистик булган капма- каршылыклы төзелмәләр эченнән эзләп, казып алырга туры килә.
В. И. Ленин үзенең «Материализм һәм эмпириокритицизм» дигән мәшһүр китабында идеалистик философия кулында пленда булган һәм әйберләрнең асылып танып-белү j мөмкин түгел дигән карашны алга сөргән табигатьчеләрнең котылгысыз рәвештә агностицизм баткаклыгына төшүләрен күрсәтә. Реакцион буржуаз галимнәрнең космогоник теорияләре моның ачык мисаллары булып тора. Алар объектив хакыйкатькә ирешүгә, Җирнең барлыкка килүен чын-чыннан фәнни аңлатырга омтыласы урында, үз теорияләренең чынбарлыкка туры килүе- килмәве белән бер дә исәпләшмәс- тән, Җирнең барлыкка килүе турында ничек уйлый алсалар, шул рәвешчә, төрле юллар уйлап табалар. Алар космогония өлкәсендә чынбарлыкны чагылдырмый торган, билгеле фактларга капма-каршы булган, нигезсез, субъектив-идеали- стик схемалар төзиләр. Икенче яктан, космогония проблемасын хәл итү гомумән мөмкин түгел дигән теорияләр таратыла. Инглиз астрономы Смартаныц күптән түгел басылып чыккан китабы бу бурычны фәннән тыш кына хәл итәргә мөмкин дигән фикерне турыдан-туры үткәрә. Фәннән тыш дин бар, реакцион галимнәр шуңа таянырга азапланалар да. Шуннан инде буржуаз галимнәр өчен характерлы булган икенче сыйфат — скептицизм һәм гомуми фәнни теорияне инкарь нтү килеп чыга. Мәгълүм булган барлык күренешләрне бердәм теория белән чолгап алырга тырышасы урында, алар теге яки бу детальне аңлатырга азапланулары белән канәгатьләнеп калалар, ә андый «метод» белән эш иткәндә котылгысыз рәвештә килеп чыга торган капма-каршылыклар аларны борчымый.
Буржуаз фәннең таркалуы космо-гониядә менә шулай гәүдәләнә. Буржуаз фән үзенең обсерваторияләрендә яңа ачышлар ясый яки аерым күренешләргә анализ ясый алса да, тупланган гыйльми материалны бер бөтен теория белән берләштерә алмый- Фән казанышларын тәнкыйть белән үзләштерә, үстерә, синтез ясый алырлык һәм диалектик материализмга нигезләнгән фән генә фәннең элекке барлык үсешенең чын варисы була, һәм мондый фән — дөньяда иң алдынгы совет фәне.
&
Рус фәненең даны булган ныклы материалистик традиция СССР да, табигать гыйльменең башка тармакларына җирлек булган кебек, космогониянең үсүенә дә җирлек хәзерләде. Бөек Ломоносовтан башлап, рус табигатьчеләре табигатьне һәрвакытта да игътибар белән һәм ныклап өйрәнеп киләләр, алар күре-нешләрне тышкы яктан сурәтләп бирү белән генә канәгатьләнеп калмыйлар, бәлки аларның табигый сәбәпләренә дә төшенергә тырышалар. Бу алар өчен бик характерлы. Революцион демократлардан Герцен, Чернышевский, Добролюбовның, ә алардан соң Писаревның эшчәнлеге физиологиядә И. М- Сеченовның, химиядә Д. И. Менделеев белән А. М. Бутлеровның, астрономиядә Ф. А- Бредихинның ачыктан-ачык материалистик фәнни хезмәтләренә җирлек хәзерләде. И. П. Павлов һәм И. В. Мичурин кебек бөек га-лимнәр бу тармакны дәвам иттерделәр- Ләкин материализмга фәндә тәмам өстенлек алырга социалистик революция җиңгәннән соң гына мөмкин булды.
М. В. Ломоносов, Ф. А. Бредихин, Д. И- Менделеев, А. М. Бутлеров, П. Н- Лебедев, В. И. Вернадский һәм башкаларның хезмәтләрендә үк инде чын һәм дөрес космогонияне төзүгә илтә торган тирән фикерләр ята иде. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң космогония белән кызыксыну бездә аерата үсеп китте. Егерменче һәм утызынчы елларда совет галимнәре капиталистик илләрдә төрле заманнарда алга сөрелгән космогоник гипотезаларны тәнкыйть белән тикшереп чыгу буенча бик зур эш башкардылар. Космогониядә яңа тәкъдимнәр белән
108
чыгучы беренче совет галиме XX нче йөзнең егерменче елларында космогония өлкәсендә системалы рәвештә тикшеренү эшләре алып бара башлаган академик В. Г. Фесенков булды- Ул Җирнең, планеталарның, йолдызларның һәм башкаларның барлыкка килүе белән бәйләнгән күп кенә проблемаларны төрлечә хәл итүләрне тикшереп чыкты. Шулай да В. Г. Фесенков һәм башка кайбер совет астрономнары бөтен бер космогония теориясен төзергә әле иртә дип санаганнарын берничә тапкыр әйтә килделәр. 1Мондый раслауны без ялгыш дип саныйбыз.
Совет фәненә чит илләрдәге ачык- тан-ачык идеализмга һәм реакцион фәнгә каршы гына түгел, бәлки аларның безнең илдәге йогынтыларына каршы да көрәшергә туры килә. Партия җитәкчелегендә алдынгы совет биологларының һәм физиологларының фәнни булмаган шундый йогынтыларга каршы нинди зур һәм җиңүле көрәш алып барулары һәркемгә мәгълүм. Космогониядә идеалистик йогынтылар тулысынча бетерелгәне юк әле. Ачыктан-ачык идеалистик фикерләр безнең илебез-дә бердәм отпор алалар, ләкин без үзебезгә чит булган идеологии һәм методологик нигезләүләрне һәркай- чан да үз вакытында күреп бетерә алмыйбыз. Мәсәлән, чит ил авторларына ияреп бару аркасында бездә Кант белән Лапласның беренче классик космогоник гипотезаларына кимсетеп карау модага кереп киткән иде: ул гипотезаларны «спекулятив» гипотезалар (фәкать фикер йөртү гипотезалары) гына дип игълан итә-ләр иде, ә бу исә марксизмга нигез салучыларның бу гипотезаларга биргән бәясенә кискен рәвештә каршы килә. Моннан күп еллар элек .Энгельс, табигать гыйльменең барлык тарихын исәпкә алып, «ул фикер йөрткәнгә күрә, гипотеза табигатьне өйрәнү фәненең үсү формасы булып тора» дигән дөрес нәтиҗә ясаса да, бездә шулай ук гипотезаларның табигать фәннәренең үсеш процессындагы ролен аңламау да еш кына күренеп килде. Мәгълүм ки, фәнни теория һәм ачышларның күбесе фәнни гипотезаларны практика белән, яңа фактик мәгълүматлар белән тикшерү нигезендә туалар.
Җирнең барлыкка килүе турындагы мәсьәләне хәл итәргә янәсе иртә әле, яки (бу күп өлеш кыенрак мәсьәлә булса да) йолдызларның килеп чыгуы турындагы мәсьәләләрнең хәл кылыиганын көтәргә яки техника Кояшның гына түгел, бәлки бүтән йолдызларның да планета системасын ачарга мөмкинлек бирүен көтәргә кирәк дигән тезисны про-пагандалау аеруча зарарлы һәм ул фәннең прогрессын тоткарлый.
Чынлыкта исә хәзерге заман фәне, бигрәк тә совет фәне, астрономиядә» геологиядә һәм башка фәннәрдә белемгә, мәгълүматларга шул кадәр баеды, инде Җирнең барлыкка килүе турындагы мәсьәләне чишәр вакыт күптән килеп җитте- Буш, реакцион, идеалистик гипотезалар һәм теорияләргә капма-каршы буларак, совет галимнәре Галәмнең килеп чыгуы һәм үсеше турында дөнья үзенең табигате белән үк материалистик, ул мәңгелек хәрәкәт һәм үзгәреш хәлеидә, пространство һәм вакыт ягыннан алганда, аның чиге юк дип раслый торган алдынгы һәм эзлекле материалистик фән иҗат итәләр. Безнең галимнәребез Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның бөек өйрәтүен никадәрле тирәнрәк үзләштерсәләр, бу өйрәтүне табигатьне өйрәнүнең конкрет мәсьәләләрендә никадәр яхшырак кулланырга өйрәнсәләр, аларның фәнни горизонты шул кадәр киңәер, алар фәннең иң авыр һәм иң зур мәсьәләләрен чишүгә шул кадәр кыюрак тотына алырлар.
Бөек Сталин безнең фәнебезне, искергән карашларны читкә ташлап, яңалыкны кыюрак күтәреп чыгарга чакырды. Безнең илебезнең киң халык массалары Җирнең барлыкка килүе белән бик нык кызыксыналар. Совет халкы үзенең галимнәреннән без яши һәм эшли торган, без аны үзгәртеп кора һәм аңарда коммунизм төзи торган Җиребез чынлыкта пичек барлыкка килгән дигән сорауга җавап көтә.
Безнең илебездә космогония мәсьә-ләләре өстендә астрономнардан тыш, геофизиклар, геологлар, геохнмик-
109
лар, математиклар һәм башка төрле белгеч галимнәрдән торган бөтен бер коллективлар эшли. Совет галимнәре алдында космогония өлкәсендә, фән тарафыннан тупланган барлык материал нигезендә материалистик диалектик методка таянып, Җир турындагы фәнни мәгълүматларны тирәнтен тикшерү бурычы тора-
Шушы мәкаләнең авторы инициативасы белән 1943 елдан бирле совет галимнәренең бер коллективы Җирнең барлыкка килүе турында яңа теорияне эшләп килде. Ул теорияне эшләүдә иптәшләрчә кискен тәнкыйть бик зур роль уйнады. Бу тәнкыйть теорияне үстерү процессында авторның беренче эшләрендә булган ялгыш положениеләрне алып ташларга ярдәм итте. Бу теориянең төп положениеләре, махсус фәнни хезмәтләрдән тыш, икенче басмасы 1950 елда чыккан «Җирнең барлыкка килүе турындагы теория буенча лекцияләр» дигән кечкенә генә китапта әйтелде.
1951 елда СССР Фәннәр академиясе, планеталар космогониясе мәсьәләләренә багышлап, киң киңәшмә жыйды. Бу киңәшмәгә төрле фәннәр — астрономия, физика, математика, геология, геофизика һәм геохимия фәннәре вәкилләре кат-нашты. Бу киңәшмә фәндә тәнкыйтьнең уңышка илтүенең яңа мисалы булды, иптәш Сталинның «фикерләр көрәшеннән башка, ирекле тәнкыйтьтән башка бер генә фән дә үсә һәм уңышларга ирешә алмый» дигән күрсәтмәсен тагын бер тапкыр раслады. Киңәшмәдә төрле өлкәдә эшләүче 40 тан артык галим чыгып сөйләде, алар яңа теорияне тәнкыйть белән тикшереп, Җирнең барлыкка килү мәсьәләсен һәрьяклап карадылар. Киңәшмә үзенең карарында, коллективыбызның планеталар Һәм аларның юлдашлары таркау материядән килеп чыкканнар Дип аңлата торган эшен яхшы дип тапты, һәм ул хезмәтләрнең агностицизмга җитди удар ясаганын әйтеп үтте. Киңәшмә шулай ук безнең хезмәтебездә эшләнеп бетми калган Урыннар Һәм җптешсезлекләр дә булуын күрсәтте, космогония өлкәсендә эшне тагын да киңрәк җәелдерү турында күрсәтмәләр бирде. Киңәшмәнең СССР Фәннәр академиясе Президиумы раслаган карары түбәндәгечә тәмамлана: «Киңәшмә барлык астрономнарны, физикларны, геофизикларны, геологларны, геохи-микларны планеталар космогониясе мәсьәләләрен хәл итү буенча эшне көчәйтергә чакыра һәм, партия белән хөкүмәтебезнең җитәкчелеге прогрессив фәннең уңышлы үсүе өчен тулы нигез булдырган безнең илебездә, табигать гыйлемендәге иң кыен бу проблеманың хәл ителәчәгенә ышаныч белдерә».
Яңа теориянең төп положениеләрен кыскача гына аңлатып үтик.
Җир һәм башка планеталар материянең шуңа кадәр булган нинди халәтеннән килеп чыкканнар? Менә бу теория җавап бирергә тиеш булган беренче сорау. Галәм турында, бигрәк тә хәзерге эпохада, фән та-рафыннан тупланган барлык мәгъ-лүматлар, материя, Җир һәм башка планеталар барлыкка килгәнче, газ, тузан һәм алардан эрерәк кисәкчекләр халәтендә булган, һәм шул кисәкчекләр күче кояшны әйләндереп алган булган, дигән нәтиҗәгә китерә. Бу күч хәзерге планеталар сис-темасы чикләреннән читтә дә таралган булган. Бу күч әйләнеп торган, ләкин, Лаплас раслаганча, тоташ бер бөтен булып әйләнмәгән, һәрбер кисәкчек Кояш тирәсендә, Кояшның тартып торуы нәтиҗәсендә, бөтен дөнья тартылышы законына ярашлы рәвештә, мөстәкыйль әйләнгән, ләкин, шулай да, кисәкчекләр хәрәкәте юнәлешләреннән берсе өстенлек алып торган. Хәзерге заман Кояш системасын игътибар белән күзәтү шушы фикерне раслый. Хәзерге заман Кояш системасында тугыз планета бар. Меркурийдан башлап Плутонга кадәрге бу планеталар Кояш тирәсендә үз орбиталары буйлап бер үк якка әйләнәләр- Бу ор-биталар түгәрәктән аз аерылалар һәм барысы да диярлек бер үк яссылык өстендә яталар. Кояш системасына, планеталардан тыш, тагын бәләкәйрәк җисемнәр — астероид
110
лар, кометалар, метеоритлар да керә.^ Алар да Кояш тирәсендә, ләкин күбесенчә сузылма орбита (эллипс) буйлап, төрле яссылыкта әйләнәләр, кайберләре планеталарның хәрәкәтенә каршы якка, читкә таба әйләнәләр.
•Элекке космогоник гипотезалар, шушы аерымлыкны күрсәтеп, җисем-нәрнең һәрбер группасы (планеталар, кометалар һ. б.) үзләренә генә хас юл белән барлыкка килгәннәр, дигән нәтиҗә ясыйлар иде. Ләкин мондый нәтиҗә дөрес түгел- Кояш системасы күренешләрен ал арның үзара бәйләнешеннән аерып аңлату методы метафизик һәм нигезсез ул. Безнең теориябез Кояш системасының искә алынган барлык җисемнәре өчен үсеш процессы бердәм булган, ләкин ул процесс, төрле шартларда барганга күрә, уртак охшашлыктан тыш, үзләренә генә хас аерымлыкларга да китергән, ди.
Шуңа игътибар итик: иң эре җи-семнәрнең— планеталарның орбиталары түгәрәк диярлек; аннары, планетаның массасы күбрәк булган саен аның орбитасы түгәрәккә якыная бара (түгәрәккә иң охшаган орбиталардан иң күп массалы планета — Юпитер орбитасы). Менә шуннан инде без Кояш системасындагы барлык җисемнәр дә элек Кояш тирәсендә һәрберсе төрле- төрле, шул исәптән бик нык сузылган орбита буйлап, мөстәкыйль рәвештә әйләнгән бик күп җисемнәрнең берләшүеннән килеп чыккан дигән нәтиҗәгә киләбез. Кисәкчекләр берләшкәндә аларның хәрәкәтләре табигый рәвештә «уртача бер рәвеш алганнар»: төрле якларга сузылган хәрәкәтләр берләшүдән соң тик азмы-күпме симметрияле, ягъни түгәрәккә якынрак булган орбиталар килеп чыга алган. Планеталарның орбиталары түгәрәк булуы шуның белән аңлатыда. Кисәкчекләрнең индивидуаль хәрәкәтләре шул ук «уртача бер рәвеш алу» нәтиҗәсендә, алардан ясалган планеталар барысы да бер үк якка һәм бер үк яссы-лыкта диярлек хәрәкәт итәләр-
Плаиеталарныц ике группасы арасындагы күзгә күренерлек аерымлык та аларның вак җиссмпәр- дән килеп чыгуы белән аңлатыла: Кояшка якынрак урында чагыштырмача зур булмаган, ләкин массалары ягыннан шактый тыгыз дүрт планета: Меркурий, Венера, Җир һәм Марс (алар арасында Җир иң зурысы) урнашкан, — аннан сод күп өлеш массиврак, ләкин тыгызлыклары аз булган (су тыгызлыгына якынрак торган) дүрт планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун урнашкан.
Бу күренешне аңлату өчен планеталар килеп чыкканга кадәрге күч кисәкчекләренең химик составын һәм физик халәтен алып карыйк, йолдызара прострапстводагы томанлыкларны һәм гомумән материяне өйрәнү буенча соңгы егерме ел эчендә СССРның һәм бүтән илләрнең астрономнары күп эшләр башкардылар. Пространствода йолдызлардан тыш тагын еш кына сузынкы болытлар булып җыйналган байтак таркау материя дә бар икән. Бу болытлар газлардан һәм тузаннан торалар; газлар арасында зур урынны водород ала, аннан кала кислород, углерод, азот кебек бүтән җиңел элементлар китә. Аларның метан (баткаклык газы) һәм башка шундый кушылмалары да бар. Каты кисәкчекләрдә (тузаннарда) төрле элементлар һәм аларның кушылмалары бар- Планеталар килеп чыкканга кадәрге күчнең составы шушы йолдызара материя составыннан асылда нык аерыла дип уйларга бернинди дә нигез юк.
Күчнең Ко-яшка якын өлешендәге материянең күләме, күп кенә сәбәпләр аркасында, акрынлап кими барган. Болардан иң төп сәбәп шуннан юра: кайбер кисәкчекләр, сузынкы орбиталар буйлап хәрәкәтләнә торгач, Кояш атмосферасына эләгеп, шунда кызып, парга әйләнгәннәр. Кояшка якын килеп, парга әйләнгән икенче бер кисәкчекләрдән су (боз) һәм метан, аммиак, углекислота кебек җиңел оча торган матдәләр булган. А. И. Лебсдинскийныц һәм Л. Э. Гуревичның тикшеренүләре күрсәткәнчә, Юпитер орбитасы тирәсенә кадәр булган газлар, Кояш нурларында каты кызып, бик тиз хәрәкәтләнә башлаганнар һәм бөтен күт
111
буйлап тарала барганнар, ә Юпитердан читтәге һәм аңардан ераграк кисәкчекләр күчнең якындагы өлеше күләгәсендә торганнар, анда температура түбән булганга күрә, газлар парга әйләнмәү генә түгел, бәлки, киресенчә, каты кисәкчекләр өстендә катып кала барганнар. Шул сәбәпләр аркасында якын планеталар районында матдә аз калган, ул бары тик артык зур булмаган кечкенә планеталарга гына (шул исәпкә Җир дә керә) җитәрлек булган, ә Юпитердан башлап гигант планеталар барлыкка килгән. Шуның белән бергә Җир һәм аңа күрше планеталар башлыча авыр эрү- чән һәм шактый тыгызлыктагы матдәләрдән, ә ерактагы планеталар куп өлеш җиңелрәк матдәләрдән торалар.
Бу мисалда без яңа теориянең элеккеге теорияләрдән аерылып торуын — планеталар системасындагы күренешләрнең механик ягы (җи-семнәрнең хәрәкәте) белән генә чик-ләнмичә, ул күренешләрне аңлату өчен физика, химия, механика, геология һәм башка фәннәрдән дә файдалануын күрәбез.
Г аз-тузан күченең эволюциясен белү элекке гипотезалар аңлата алмаган һәм тагын да эчкәрерәк булган бүтән күренешләрне дә аңлатырга мөмкинлек бирә- Мисал өчен планеталарның үз күчәрләре тирәсендә әйләнүләре (бер тәүлек эчендә әйләнүе) күренешен алып карыйк. Лапласиың һәм бүтәннәрнең гипотезалары планеталар үзләре чынбарлыкта әйләнгән юнәлештә түгел, бәлки аңар кире юнәлештә әйләнергә тиеш дигән парадоксаль нәтиҗәгә илтә иде. Безнең эшләребез Лапласның ялгышу сәбәбе хәрәкәт энергиясенең (кинетик энергиянең) бер өлеше җылылык энер-гиясе формасына күчүен исәпкә алмауда икәнен ачтылар. Эш менә нәрсәдә: күч кисәкчекләре акрынлап берләшә бару процессында үзара еш кына бәрелешеп торганнар, вакыт-вакыт вак-вак булып ватылганнар, аннары тагып кушылганнар. Каты кисәкчекләр бер-берсенә бәрелгәндә (газлардан үзгә буларак), билгеле булганча, энергиянең бер өлеше җылылыкка күчә, шуннан соң нурланып, пространствога таралып бетә. Әгәр мондый энергия югалтуларын математик юл белән исәпләп, энергиянең барлык төрләренең һәм хәрәкәт күләме моментының тулы балансын ясасак, энергиянең җылылыкка күчеп югалуы тиешле зурлыкка җиткәндә планеталарның чынбарлыктагыча әйләнүе килеп чыга-
Бер өлеш энергиянең механик булмаган формага күчүе бу фактта гына үзен белдереп калмый, бәлки, безнең теориябез буенча, гомумән эволюциянең хәрәкәтләндерүче көче булып тора. Моннан күп еллар элек үк инде Энгельс даһиларча моны алдан күрә алган һәм: «Нинди дә булса Кояш системасының яшәү процессы тартылу һәм этәрелүнең үзара тәэсир итүе рәвешендә күз алдына китерелә, этәрелү җылылык формасында дөнья пространствосы- иа нурланып таралганга һәм, шулай итеп, система өчен һаман күбрәк югала барганга күрә, аңарда тартылу акрынлап һаман өстенлек ала бара», дип язып үткән иде. («Табигать диалектикасы», 1949, 48 бит.)
Безнең теория шулай ук планета юлдашларының килеп чыгуын да, Кояштан планеталарга кадәрге араларның законлылыгын да һәм башка күп кенә күренешләрне дә аңлата.
Шулай итеп, совет фәне Кояш системасы төзелешенең төп билгеләрен бердәм караш күзлегеннән килеп аңлатырга, Кояш системасындагы планеталарның һәм бүтән җисемнәрнең кайчандыр Кояшны чолгап торган газ-тузан күченнән килеп чыгуын аңлатырга сәләтле булды. Безнең алда моннан соңгы бурычларның берсе — планеталар барлык-ка килгәнгә кадәрге бу күчнең кайдан һәм ничек килеп чыгуын белү бурычы тора. Бу мәкаләнең авторы планеталар барлыкка килгәнгә кадәрге күч безнең йолдызлар системасында (Галактикада) бик күп булган газ-тузан болытларының бер өлешен Кояш тотып алу аркасында килеп чыккан дигән гипотеза күтәрде- Мин һәм Г. Ф. Хпльми менә шул тотып алу теориясен үстердек һәм
112
кайбер шартларда чыннан да андый тотып алу булганын күрсәттек. Бу гипотезаның, хәзерге заман фәне мәгълүматларына ярашлы рәвештә, планеталар системасының урнашу буйлыгын һәм кисәкчекләрнең хәрәкәтләрендә өстенлек алган юнәлешләр булуын аңлатырга мөмкинлек бирүе дә тотып алулар гипотезасы файчасына сөйли. Шулай да ул әле гипотеза гына булып кала. Материя Кояштан аерылып чыккан дигән башка бер караш та яши.
Совет космогонистлары барысы да Кояш үзе оешкан чакта күчнең (тотып алу юлы белән яки бүтәнчә) килеп чыгуы өчен шартлар бик уңайлы булган дигән бер фикердә торалар. Алда әйтеп үтелгән ки-ңәшмә карарында бу турыда «бу тотып алуның роле мәсьәләсе тагын да эшләнергә тиеш» диелә. Шулай ук йолдызларның, шул исәптән Кояшның да, барлыкка килү проблемасы да әле хәл ителәсе бар. Совет галимнәре бу проблемага якын ук килделәр инде. В. А. Ам- барцумянның йолдызлар төркем- төркем барлыкка киләләр, һәм ул процесс хәзер дә бара дигән идеясе йолдызларның килеп чыгуы турындагы материалистик теориянең ни-гезенә салына ала.
Планеталарның килеп чыгулары турындагы яңа теорияне гомуми сызыкларда гына аңлатканнан соң, без үзебезне табигый рәвештә аеруча нык кызыксындыра торган планетага— үзебезнең Җиргә килик. Җир вак кисәкчекләрдән ничек үсә барган? Бу процесс озак дәвам иткәнме? Җир башта нинди булган һәм ул аннан соң ничек үсә барган? Җирнең хәзерге халәтенә аның та-рихы ничек тәэсир иткән?
Җир өстенә метеоритлар әле хәзер дә төшә; ваграк яки бик нык булмаган метеорит җисемнәр, Җир өстенә төшеп җиткәнче үк, вакланалар һәм атмосферада эреп югалалар. Ул күренешләрне бездә «йолдыз атылу» дип йөртәләр. Бу — Җирнең җитлегү һәм үсү процессындагы соңгы күренешләр, ләкин бу процесс хәзер бик нык кимегән, чөнки вак җисемнәрнең күбесе планеталарга кушылып беткән инде. Элек бу процесс шактый интенсив барган, зур һә^м кечкенә метеоритлар Җиргә өзлексез явып торганнар, аны тузанга күмгәннәр. Бу процессның барышын математик юл белән исәпләп чыгарырга, шулай ук шул процесс башланганнан бирле үткән вакытны, ягъни Җиргә ничә яшь икәнен билгеләргә мөмкин. Минем исәпләвем буенча, аңа 6—7 миллиард яшьләр чамасы. Җирнен шундый «астрономик» яшьтә булуы Җир кабыгындагы токымнарның радиоактив матдәләрнең таркалу продуктлары буенча билгеләнгән «геологик» яше белән ярашып килә. Җир кабыгының яше, бу метод белән билгеләнгәндә, 3—4 миллиард еллар чамасы санала. (Җирнең кабыгы тулаем алганда, бик табигый, Җирнең үзеннән яшьрәк.)
Җирнең башлангыч температурасы мәсьәләсе бик әһәмиятле. Безнен теория буенча, кисәкчекләр Җир өстенә Кояш нурларыннан алган температуралары белән үк килеп төшәләр.- Бу температура бик билгеле — ул уртача алганда Цельсий буенча 0° тирәсе. Кисәкчекләрнең Җиргә килеп бәрелүе, әлбәттә, шунда беркадәрле җылыну тудыра, ләкин ул җылылык, нурланып, про- странствога бик тиз таралып бетә һәм Җир температурасын да бик аз арттыра. Шулай итеп, Җир салкын җисем буларак яши башлаган.
Ләкин метеор кисәкчекләрдә, бүтән матдәләр белән беррәттән, радиоактив элементлар да (уран, торий һәм башкалар да) бар. Алар өзлексез җылы биреп торалар. Вак кисәкчекләрдә бу җылы туплана алмаган, ул нурланып берөзлексез тарала барган. Ләкин Җир тиешле зурлыкка җиткәч, ул җылылыкны начар үткәргәнгә һәм аның эчтәге кисәкчекләреннән җылылык тышка бик акрын чыга барганга күрә, радиоактив таркалудан туган җылылык җирнең эчтәге кисәкләренә туплана башлаган. Шуңа күрә салкын хәлдә яши башлаган Җир акрынлап җылына барган.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Җирнең без яши торган өске ягын
да аның бу җылынуы сизелми диярлек, безне чолгап алган температура тулысымча Кояшка бәйләнгән; ләкин шахталарда, мәсәлән, температура сизелерлек дәрәҗәдә югары тора, тирәнрәк төшкән саен ул күтәрелә бара. Җирнең, эчке өлешләрендә температура мең градуска кадәр җитә. Хәзер без Җир шарының җылынуы ничек барганын исәплибез. Радиоактив матдәләр туктаусыз рәвештә акрын-акрын таркала бара, шуңа күрә аларның саны торган саен кими, һәм җылылыкка күчүе мөмкин булган энергиянең калган запасы чикле. Җирнең тирәндәге, үзәгенә якын өлешләрендә, ул җылыну әле бара булса кирәк, ләкин аның өскә якынрак урыннарында инде температура үзенең максимумын үткән һәм акрынлап кими бара. Җир кабыгының радиоактив матдәләр күп тупланган аерым урыннарында бу җылыну тау токымнарын эретерлек дәрәҗәгә (1000°— 1300°) җитә, нәтиҗәдә кайчакмы вулкан авызлары аркылы тышка бәреп чыга 'торган магма ясала. Ләкин ул җирле күренеш.
Яңа теория бу мәсьәләдә моңарчы геологиядә хөкем сөреп килгән һәм Җир башта кайнар, хәтта ут хәлендә сыек булган да, акрынлап суына барып, кабык белән капланган дигән караштан бөтенләй аерыла. Бу караш Кант — Лапласның Җир башта газ рәвешендә һәм сыек хәлдә булган дигән гипотезасына нигезләнгән иде.
Үткән гасырда вулканизм күренеше Җир астындагы токымнарның сыек хәлдә булуын раслый дип уйлыйлар иде. Ләкин соңыннан ясалган төгәлрәк күзәтүләр икенче бер нәтиҗәгә китерделәр: җир тетрәүләрнең җир астындагы (кайвакыт бик тирән булган) учакларының сейсмик дулкыннары Җир аркылы каты хәлдәге җисем аша үткән төсле үтүен без бик яхшы беләбез- Бары тик Җирнең иң тирәндәге ядросын- да гына аның бүтәнчә үтүе мөмкин, ләкин апда, миллионнарча атмо-сферага җитә торган басым астында, матдә яңа сыйфатларга ия булып китә, Һәм инде гадәттәге төшенчә мәгънәсендә каты дип тә, сыек дип тә атала алмый. Җирнең башта ут хәлендә һәм сыек булуы турындагы фикерләрнең дөрес түгеллеген күрсәтә торган бүтән геофизик күзәтүләр дә бар. Безнең гасырның башында тау токымнарының барысында да сизелерлек күләмдә радиоактив элементлар барлыгы турындагы ачыш Җир эчендәге җылылыкның чын чыганагын күрсәтте.
Шуңа карамастан, Җирнең башта ут хәлендә сыек булуы турындагы фикер әле һаман да нык яшәп килә. Бу фикергә мәктәптән үк күнеккәнгә күрә, аңардан аерылуы кыен. Ә шул ук вакытта геологиянең үз мәгълүматлары да ул карашка капма-каршы торалар. Иң зур гео-химик академик В- И. Вернадский, геология һәм геохимия мәгълүматларына таянып, бөтен гомере буе Җирнең «салкын» булуын яклап көрәшеп килде. Кайбер зур галимнәр, мәсәлән, географ академик Л. С. Берг, бу мәсьәләдә Вернад-скийны яклап килделәр, ләкин геологлар массасына аның карашлары бик акрын үтеп керәләр иде. Безнең теориябез В. И. Вернадский позициясенең дөреслеген космогоник яктан нигезли-
Җир, акрынлап җитлегә барган чакта ук инде, эчке яктан да үсә килгән. Без инде алда әйтеп үткәнчә, Җирнең матдәсе составлары белән дә (хәзерге метеоритлар да составлары буенча төрле-төрле таштан алып тимергә кадәр) һәм тыгызлыклары белән дә төрлечә булган күч кисәкчекләреннән оешкан. Башта барлык бу кисәкчекләр һәм кантарлар аралашкан хәлдә туплана килгәннәр, һәм уртача ал-ганда Җирнең составы аның теләсә нинди тирәнлегендә дә бертөрле булган. Ләкин тирәндәге температура берничә йөз градуска җитү белән (андый температурада матдә күп өлеш пластиграк була), авырлык көче тәэсирендә, Җир матдәсе кат- лау-катлау булып дифференциация- ләнә башлаган: җиңелрәк кисәкләре өскә калкып чыккан, авыррак кисәкләре үзәккә таба төшә барган. Шулай итеп, өскә якынрак урыннарга Җир кабыгының җиңелрәк матдә
8- «С. 0,’1 5.
113
114
ләре туплана барган. Бер үк вакытта төрле матдәләр үзара химик яктан тәэсир итешү процессы дәвам иткән һәм тау токымнары барлыкка килә барган.
Авырлык көче басымы астында матдәнең катлауга әйләнү процессы бик акрын бара, чөнки зур басым һәм нык ябышучанлык аңар каршылык күрсәтәләр- Бу процесс әле дә дәвам итә. Әле хәзер дә Җирнең тирәнлекләрен дә җиңел матдә кантарлары белән бергә авыр матдә кантарлары да бар. Аларның тыгыз-лыклары арасындагы аерымлык җиңелрәк матдә кантарларын өскә бәреп чыгара торган көчләрне тудыра. Ышкылу бик нык булганга күрә, бу көчләр һәрвакытта да бердәм хәрәкәткә килә алмыйлар. Көч озак вакытлар туплана бара, аннан соң ул көч үзенең соңгы чигенә җитә дә кантарларның берләрен икенчеләренә карата кисәктән генә бүтән төрле итеп күчереп куя. Кисәк кенә туган менә шул этәреш безгә җир тетрәү булып тоела. Тирән фокуслы җир тетрәүләрне безнең теория менә шулай аңлата- Авырлык көче һәм температураларның төрлечә булуы тәэсирендә җирнең бер өлешенең икенчеләренә карата урын алмашулары Җир өстенә якын урыннарында да булып тора. Бу процесс тиешенчә өйрәнелмәгән әле.
Иске космогоник карашларга ни-гезләнгән элекке геологик теорияләр таулар Җирнең суынуы аркасында ясалган, Җир суынганда аның кабыгы җыерылып калган дип раслыйлар иде. Таулы районнарның һәм аларның калдыкларының геологик төзелешеннән чыгып ачылган һәм хәзер яхшы өйрәнелгән фактик законлы- лыклар бу примитив картинаны расламыйлар. Каршылыкларны читләтеп үтәргә тырыша торган күп кенә гипотезалар тәкъдим ителде, ләкин аларның берсе дә галимнәр арасында таныла алмады. Алдынгы галимнәр тауларның килеп чыгу сәбәбен урыннарда радиоактив җылылык таралганда аерма булу белән аңлаталар. Безнең теория моңа бөтен Җирнең җылыну тәэсирен һәм авырлык көче аркасында катлаулану тәэсирен өсти-
Тауларның ясалу проблемасын, әлбәттә, геологлар үзләре хәл итәргә тиеш. Аларга Җирнең башлангыч халәтен билгеләү белән хәзерге заман космогониясе ярдәм итә ала; Җирнең геологиягә кадәрге тарихы соңгы ике миллиард елны эченә ала торган геологик тарихы белән бергә кушылачак. Космогоник теориянең бер караганда производство өчен практик әһәмияте юк кебек. Ләкин чынлыкта ул безнең практикабызга хезмәт итә ала, фай-далы казылмаларны эзләүгә, геологик тикшеренүләр практикасы үсүенә нигез булган геологик дөрес теория төзү эшендә геологларга ярдәм күрсәтә ала.
Диңгезләрнең һәм атмосфераның барлыкка килүе дә Җирнең барлыкка килү һәм үсү проблемасының бер өлешен тәшкил итә. Хәзерге кайбер метеоритларда су барлыгы мәгълүм. Сузынкы орбиталар буйлап хәрәкәтләнүче һәм күпчелек ва-кытларны Кояштан еракта торучы вак җисемнәрдә су (боз) аеруча күп булган; планеталарның химик составына тукталганда алда без аларны искә алып үткән идек инде- Шундый җисемнәрнең беркадәресе, Кояшка якынайганда кызып эрергә яки пар булып очып китәргә өлгер- мәстән, Җир өстенә килеп төшкәннәр һәм үзләрендәге суны һәм бүтән җиңел матдәләрне (метанны, аммиакны, углекислотаны) Җиргә биргәннәр һәм шуннан Җир атмосферасы һәм Җир өстендәге су килеп чыккан.
Җир әле бик яшь чагында ук аның атмосферасы белән суы булган һәм ул су эчендә иң башта ук углеродның метан кебек иң гади кушылмалары эрегән булган. Тереклекнең килеп чыгуын аңлату өчен бу бик әһәмиятле. Җирдә тереклекнең килеп чыгуы турында А. И. Опарин гипотезасы иң ышандыргыч һәм яхшы эшкәртелгән гипотезалардан санала- Бу гипотеза, тереклек углерод белән водородның Җир өстендәге суда эрегән химик кушыл-малары акрынлап катлаулану процессында килеп чыккан, ди. Яна космогоник теория бу мәсьәләдә дэ билгеле бер күләмдә файда китерә
ала: бу теория метай һәм бүтән бик гади углеводородлар су эчендә башта ук булганнар, Җирдә тереклек бик борынгы эпохада ук килеп чыккай һәм, аннан сон, торган саен катлаулана һәм камилләшә барган . формаларның искиткеч күп төрлелеген биреп, берничә миллиард еллар буена үсә алган, ди.
А
❖ * А
Кояш системасының барлык төп сыйфатларын бердәм теория нигезендә аңлата алу безне бу теориянең дөрес юлдан баруына ышандыра. Яна теория идеалистик философия тәэсире астында туган һәм хәзерге заманда ул проблеманы хәл итү мөмкин түгел дигән фикерне юкка чыгарды. Ләкин безнең теория тө-гәлләнүдән бик ерак әле. Аның эшләнеп бетми калган урыннары һәм җитешсезлекләре бар, аның аерым положениеләрен тагын тикшерергә һәм төгәлләргә кирәк әле; геология һәм геофизика өлкәсендә космогоник нәтиҗәләрне куллану буенча бик күп эшлисе бар әле.
Совет галимнәре табигать законнарын өйрәнү буенча уңышлы эшләп киләләр, алар фәннең барлык тармакларында да, шул исәптән космогониядә дә, буржуаз идеалистик теорияләргә каршы актив кө-рәшәләр. Җирнең барлыкка килү проблемасын хәл итү мәсьәләсендә дә совет фәне зур уңышларга иреште.
Дөньяда иң алдынгы совет фәне бер урында тормый һәм тора да алмый. Дөньяга чын-чынлап фәнни караш булган диалектик материализм җирлегендә һәм практика белән өзлексез бәйләнештә ул һаман алга бара. Ул совет халкы культу-расының куәтле үсүенә таяна. Аны фәннең бөек корифее иптәш Сталин рухландыра һәм аңар юнәлеш бирә.
«Большевик» журналы № 5, 1952 ел.
116