ИКЕ ХИКӘЯ
ХӘТЕРНЕҢ АЛДАВЫ
еренче кар төшкән көннәр иде. Исмәгыйль бу кечкенә район үзәгенә зур шәһәрдән соңгы автобус белән кайтып төште. Монда аңа үзе эшли торган совхоздан иртәгесен ат килергә тиеш иде. Шунлыктан ул төнне гостиницада үткәрергә булды һәм, автобустан төшү белән, туп-туры тар бер тыкрыкка кереп китте.
Зур шәһәрләрдән, олы юллардан ерак торган район үзәкләрендә, гадәттә, ун-унбиш урынлык кына гостиницалар була. Алар үзләренең бик пөхтә, чиста, тыныч булулары белән шәһәр, гостиницаларыннан нык аерылып торалар. Мондый гостиницаларда кешеләр бик аз була. Исмәг гыйль килеп туктаган йорт ял итү өчен менә шундый аулак урыннарның берсе иде. һәм аның монда бер тапкыр булганы да бар иде.
Биредә ялгыз бер хатын гына эшли. Гостиницаны карау, җыештыру, килүчеләрне кабул итү, аларга хезмәт күрсәтү кебек эшләрнең бөтенесен дә шушы хатын үтәп бара иде.
Исмәгыйль гостиницаның дерматин белән төреп тышланган ишеген ачып керүгә, аны әлеге хатын каршы алды:
— Рәхим итегез!
— Исәнмесез. Урын булырмы икән, апа? — диде Исмәгыйль.
— Булыр, булыр, түргә узыгыз! — диде хатын. Ул, килүченең исем- фамилиясен махсус дәфтәргә теркәп, шулай ук башка рәсми якларны төгәл үтәп, аңа урын тәкъдим итте.
Ярты сәгать, чамасы вакыт үтүгә, инде Исмәгыйль әлеге хатынның бүлмәсендә, аның белән сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп утыра иде. Ул бу кечкенә бүлмәгә хатынның рөхсәтен алып кереп утырды. Бик гаилә җанлы булганлыктан, ул чәйне ялгызы гына эчәргә яратмый иде.
Инде шактый олыгайган, ләкин әле үз эшен бик төгәл башкара торган бу хатын Хәиифә исемле иде. Ул үзе дә вакыт-вакыт кем белән булса да чәй эчеп утыруны ярата иде.
Хәнифә килүчедән шәһәрдә нәрсәләр күргәнлеген сорашты, магазиннарда нәрсәләр барлыгы белән кызыксынды. Шулай утыра торгач, ике арада сүз, ничектер, тукталып калгандай булды. Икесе дә берничә минут тын гына утырдылар. Исмәгыйль юка стаканнан тәмләп кенә чәй эчүен дәвам итте. Шул вакыт ул тәрәзә яңагындагы кадакка эленеп куелган ике җиң кыскычны күреп калды һәм яңадан сүз башлады:
— Берәр килүче-китүченекедер инде?
— Әйе, кемдер онытып калдырган, — диде хатын.
Б
68
— Минем кебек кешедер.
— Нишләп алай дисез?
— Мин дә әйберемне бик еш онытып калдырам, вак-төяк булса, ачынмыйсың, ә мин зуррак әйберләрне дә онытып калдыргалыйм,— диде Исмәгыйль.
Ул үткән җәйнең элеккесендә узып барышлый шушы гостиницага кереп кунуын, нртә белән автобуска утырып авылына китүен һәм, шул чакта, автобуста плащын онытып калдырганлыгын сөйләп, мондый нәтиҗә ясады:
— Өр-яңа зәңгәр плащ иде. Бер тапкыр да кия алмадым, әрәм булды. Кесәсендә малаема дип алган уенчык куян да бар иде, ул да китте. Өйгә кайткач ул куян бәласе плащныкыннан да артыграк булды. Бер яктан хатын, икенче яктан малай... Тәмам башымны катырдылар. Нишлисең, үземә язмагандыр инде, ашыгуым белән автобуста калдырганмын.
— Кондукторын таный идегезме соң? — дип сорады Хәнифә.
— Таный идем.
— Икенче тапкыр үткәндә сорарга иде?
— Сорамаган кая, шул көнне үк туры китереп сорадым.
— Нәрсә диде?
— һи-и-и, кем соң сиңа өр-яңа плащны кайтарып бирсен! Күрмәдем, генә диде. Шуның белән вәссәләм!..
— Шулай инде, төрле кеше бар. Мин үзем... — диде Хәнифә, нәрсәнедер әйтеп бетермичә һәм, урыныннан торып, стена кырыендагы сандыкны ачты. Сандыкның эче пластмасстан эшләнгән сабын савытлары, теш щеткасы, пәке, кружка, помазок кебек әйберләр белән тулы иде.
Хәнифә, сандыкның капкачын тагын да киеребрәк ачып куйган килеш, Исмәгыйльгә әйтте:
— Менә болар һәммәсе дә әнә шулай онытылып калган вак-төяк әйберләр. Ә эреләре — чоланда. Мин аларның бөтенесен дә саклыйм. Кайберләренең хуҗалары ике-өч ел үткәч табыла, ә кайберләренең хуҗалары чыкмый. Я ул синнән сорарга кыймый, я әйберен кайда калдырганлыгын ачык хәтерли алмый.
— Шулай инде.
— Әлбәттә, шулай. Менә бит сез дә плащыгызны автобуста гына калдырдым, — дисез. — Ә каян беләсез, бәлки сез аны автобуста түгел, башка бер урында калдыргансыздыр... Кесәсендә яңа гына алган уенчык куян да бар иде дисезме?
— Әйе, — диде Исмәгыйль.
— Ул, уенчык куянны әйтәм, нәрсәдән ясалган иде?
— Резинадан.
— Алай-й-й, — диде Хәнифә, — икенче кесәсе буш идеме? Әллә...
Исмәгыйль аптырабрак калды, ни өчен болай җентекләп сораша бу? Ул кинәт нәрсәнедер хәтерләргә тырышты һәм:
— Бар иде шикелле... Ә-ә-ә, градусник алган идем, ул да шул плащ кесәсендә иде.
Хәнифә, сандыкны ябып, чоланга чыкты.
Берничә минуттан, ул кулына зәңгәр плащ тотып өйгә керде һәм өстәл янына килеп басты. Плащның бер як кесәсеннән уенчык куян, икенче як кесәсеннән градусник алып, Исмәгыйльгә карады.
— Шушылармы?
— Шушылар, шушылар!
— Бик күптәннән эзлим мин бу плащның хуҗасын. Ә аның хуҗасы сез икәнсез.
— Мин, мин, — диде Исмәгыйль. — Димәк, хәтерем ялгышкан... Ә мин аны автобуста калдырганмын дип кондукторга үпкәләп йөрдем.
БАШЫ ҺӘМ АХЫРЫ
Язгы иртә. Колхоз идарәсе урнашкан өр яңа бинаның түрендә озын өстәл. Аның артында пеләш башлы, кыска муенлы, тулы йөзле колхоз председателе кәгазьләр актарып утыра иде. Ишектән илле-илле биш яшьлек бер хатын килеп керде:
— Әхмәтхан, Әхмәтхан, Фәрдәнәне тоттым! — диде ул, председатель каршына килеп басып. Бик кыска гына вакытта араларында мондый сөйләшү булып алды:
— Кайсы Фәрдәнәне? — дип сорады председатель.
— Үземнең Фәрдәнәмие! — диде хатын.
— Нәрсә белән тоттың?
— Йомырка белән.
Председатель аптырап калды:
— Менә сиңа атаклы кош караучы, комсомолка Фәрдәиә! Күп идеме йомыркасы?
— Аны санап тормадым инде, монда чыктым да йөгердем. Алъяпкыч алды тутырук иде. Кулларын миннән яшереп чыгып бара иде.
— Кайдан чыгып бара иде?
— Капкадан.
— Тукта, аңламыйм. Ферманың капкасы юк ич! Нинди капкадан?
— Үзебезнең капкадан.
— Валлаһи аңламыйм, ачыграк сөйлә, алай ферма йомыркасына кул суза башласа, мин аны...
— Нишләп ферманыкы булсын ул!
— Ә кемнеке?
— Үзебезнеке.
Председатель бөтенләй аптырашта калды:
— Аңламыйм. Үзегезнең йомырка белән тоттыңмыни?
•— Әйе, үзебезнең тавыклар салган йомыркаларны алъяпкычына тутырган да капкабыздай чыгып бара. Әллә нишләп күңелемә шик килде, алъяпкычын карарга булдым. Карасам, ике дистәгә якын йомырка!
— Шуннан, шуннан?
— Шуннан: «Кая алып барасың боларны?» дидем. Ул: «Фермага», ди. Мин: «Ни өчен?» дип сорыйм. Ул «йомыркаларыбыз җит„ми», ди.
— Сабыр, сабыр, нишләп җитми ди?
— Җитмәгәч җитми инде.
— Монда нәрсәдер бар.
— Нәрсә булсын, оялардан җыеп алган чакта, кулыннан чиләге ычкынып китеп, унсигез йомыркасы ватылган. Шул ватык йомыркалар урнына өстәп кую өчен, үзебездән йомырка илтергә булган. Юләр!
— Нишләп юләр булыйм мии! — дип кычкырды председатель.
•— Юләр дип сиңа әйтмим мин, Фәрдәиәгә әйтәм, юләр тек юләр. Фермадан өйгә йомырка ташыйсы урында, ул өйдән фермага ташый. Бүген үк чыгарыгыз фермадан! — диде хатын.
Председатель, тынычлап, көлеп җибәрде:
— Фермадан йомырка ташыса, чыгарыр идек тә, син бит өйдән фермага ташый дисең.
— Шулай шул, курска җибәреп укытмаган булсагыз, бу кадәр юләр булмас иде. Шунда укып кайтканнан бирле фермада көн саен ничә йомырка алыну белән җенләнә. Булса була икән инде бала да... Ярый, чыгармасагыз чыгармассыз, тик үзебезнең тавыклар салган йомыркага тимәсен иде инде, син бит хуҗа кеше, шул турыда нык кына әйтсәң иде.
— Әйтербез, әйтербез, — диде председатель һәм, көлә-көлә, әлеге хатынны озатып калды.