Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТ


филология фәне, матур әдә- ^■оият
телен өйрәнү — әдәбиятның.
публицистиканың сәнгатьчә
эшләнешенә таләпчәнлекнең артуы
белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дә
язучылар телен, әдәби тел мәсь-
әләләрен өйрәнүнең әһәмияте зур.
Татар тел белемендә соңгы елларда
бу мәсьәләгә караган житди хезмәтләр
күренә башлады. Мәсәлән, шулардан X.
Курбатовның туры, уртак, кыек
сөйләмнәрне стилистик планда алып
тикшергән зур хезмәте, профессор Л.
Җәләйнең кайбер язучыларның теленә
карата язылган мәкаләләре,
рецензияләре басылып чыкты.
Яшь галим В. Хаков та үзенең
күптән түгел чыккан «Тел һәм стиль
мәсьәләләре» 7 исемле китабында
функциональ стильләргә һәм кайбер
галимнәрнең фикерләренә туктала.
Әле шушы көннәргә кадәр бездә
әдәби стиль белән тел стилен бутау
яшәп килә. Конкрет бер язучы әсәренең
телен тикшерәм дип, кайбер авторлар,
үзләре дә сизмичә, әдәбият белеме
өйрәнергә тиешле мәсьәләләргә кереп
китәләр (мисалга троплар,
метафораларны бары тик әдәби
күзлектән карауны алу да җитә). В.
Хаков бу мәсьәләгә билгеле бер
ачыклык кертә. Шуның белән бергә,
автор әдәби стиль (әдәби-сәнгать стиле)
белән тел стиле аермасын да күрсәтә.
Бу бик кирәк, чөнки матур әдәбият теле
белән әдәби телне тиңләштерү һәм
шуның нәтиҗәсендә күп кенә
ялгышлыкларга төшү телчеләр ара-
сында да күренгәли.
7 В. Хаков, Тел һәм стиль мәсьәләләре, Казан университеты нәшрияты, 1961 ел, 160 бит, тиражы
550, бәясе 30 тиен.
8 Ә. Ишморатов, «Большевистик Урал» газетасының кайбер тел һәм стиль үзенчәлекләре».
кандидатлык диссертациясе, Казан, 1955 ел, 56 бит.
Автор, әлбәттә, телдәге барлык
стильләрне конкрет тикшерүне максат
итеп алмаган. Бу бер хезмәттә генә
тикшерелә, өйрәнелә торган нәрсә дә
түгел. В. Хаков хезмәтенең төп
объекты—әдәбиятның иң сугышчан
төре булган публицистика, аның теле
һәм стиле. Билгеле булганча,
публицистика, иҗтимагый- политик
әдәбият буларак, җәмгыятьтә гаять зур
роль уйный, тормышның иң актуаль
мәсьәләләрен яктырта. Әдәбиятның
нәкъ шушы төренә тукталу хезмәтнең
актуальлеген тагын да күтәрә. Бу яктан
китап публицистик стильне, әдәби
осталыкны өйрәнү өчен журналистика,
тел-әдәбият бүлегендә укучы
студентларга гына түгел, редакциядә
эшләүчеләргә, яшь журналистларга да
файдалы булачак.
Шуңа күрә дә татар публицисти-
касының тууына һәм публицистик
стильнең формалашу тарихына китапта
зур урын бирелү хаклы диясе килә.
Дөрестән дә, татар әдәбияты һәм
культурасы тарихында публицистик
жанрның беренче яралгылары кайчан
барлыкка килгән соң? Ул ничек үскән
һәм формалашкан? Кызганычка каршы,
без моңа анык җавап бирә алмыйбыз,
чөнки бу өлкә бездә ныклап
өйрәнелмәгән. Ә бу исә кайбер хаталар
да тудырып өлгерде. Мәсәлән, Ә.
Ишмора- тов8 публицистик тел стилен
К. На-
149
сыйри календарьлары белән генә бәйли
һәм шуның белән — телиме- теләмиме
— элеккеге -публицистик әсәрләрне
бөтенләй күрми үтә. В. Хаков бу
мәсьәләгә дә ачыклык кертергә
тырышкан һәм, кызыклы гына
нәтиҗәләр ясый алган.
Теге яки бу стильнең тарихын өйрәнү
стильләрнең үсү һәм формалашу
юлларын билгеләргә, стильнең тарихи
категория буларак үзенчәлекләрен
ачарга ярдәм итә. Борынгы елъязмалар,
юлъязмалар, нотыклар, указларны
стиль, сән- гать-сурәтләү чаралары
куллану ягыннан өйрәнеп, автор
публицистик стильнең XX йөз
башында түгел, бәлки элегрәк, беренче
яралгыларының инде XVI йөздә үк
булуларын исбат итә. Шәрәфетдин
бине Хисаметдин әл Болгариның
«Рисаләи тәварихи Болгария», Кадыйр
Гали бәк тарафыннан татар теленә тәр-
җемә ителгән «Җәмигъ-әт тәварих»
(1602—1605), «Ике хаҗиның рих-
ләтнамәләре», Пугачев манифесты һ. б.
әсәрләргә бирелгән конкрет анализ
укучылар өчен бик кызыклы. XIX
йөзнең икенче яртысында язылган
публицистик әсәрләрдәге ижтимагый-
политик терминнарны, гомумән, шул
чор лексикасын тикшерү һәм татар
әдәби теленең сүзлек составының
нигездә үз чыганаклары хисабына
баеганлыгын, халык теленә
таянганлыгын конкрет һәм
ышандырырлык исбат итү үзе үк
игътибарга лаеклы.
Лингвостилистик анализ өч юнә-
лештә: публицистик әсәрләрдәге
иҗтимагый-политик лексика һәм
фразеологияне, кайбер синтаксик
үзенчәлекләрне, сатираның тел- стиль
һәм сурәтләү чараларын тикшерү
юнәлешләрендә алып барыла. Бу —
авторның публицистик стильне.
мөмкин кадәр төрле яктан тикшерергә
тырышуын күрсәтә.
XIX йөзнең азагы һәм XX йөзнең
башы — татар әдәби теле өчен иң
җаваплы чорларның берсе, ул хәзерге
татар әдәби теленең формалашу чоры.
Бу турыда элеккеге тикшеренүләрдә
өстән-өстән генә, тик гомуми сүзләр
белән генә әйтелеп үтелсә, В. Хаков
китабы исә күп санлы прокламацияләр,
мәкаләләр, фельетоннар нигезендә та-
тар әдәби теленең формалашу про-
цессын конкрет анализлавы белән
отышлы.
Иҗтимагый-политик терминнар
белән телне баетуның беренче төп
чыганагы халык теле икәнлеге В. Хаков
китабына кадәр үк күрсәтелде инде.
Ләкин В. Хаков ул чыганакларны коры
билгеләп кенә калмый, күп кенә фактик
материаллар өстендә ышандырырлык
итеп бирә. Мәсәлән, терминнар ясалу-
ның төп чыганакларыннан берсе —
гомум кулланыштагы сүзләрнең
иҗтимагый-политик мәгънә алула-
рында. Җәмгыятьтә кешеләр аралашу
нәтиҗәсендә, яңа туган төшенчә сүзлек
составындагы әзер сүзләр белән
беркетелә. Теге яки бу сүзнең төп
мәгънәсенә яңа бер мәгънә өстәлә,
шулай итеп сүзнең икенчел, өченчел
мәгънәләре туа. Тел белемендә
полисемия (күп- мәгънәлелек) дип
аталган бу күренеш— телнең үз эчке
ресурсларыннан файдалануның ачык
мисалы.
Иҗтимагый-политик, фәнни, лин-
гвистик һ. б. терминнар татар телендә
чит тел сүзләре исәбенә генә арткан
дигән ялгыш фикер В. Хаков
тарафыннан хаклы тәнкыйть астына
алына. Автор, әлбәттә, чит телләрнең
терминнар ясаудагы рольләрен инкарь
итми, киресенчә, калькалаштыру,
грамматик чаралар (кушымчалар,
сүзләр кушу), куллану һәм күп төрле
башка алымнар, юллар белән
беррәттән, бу ысулны да тикшереп үтә.
Иҗтимагый-политик фразеоло-
гиянең сөйләмне эмоциональ-экс-
прессив яктан җанландыруга, об-
разлыландыруга, фикерне төгәллән-
дерүгә һәм ачыклауга ярдәм итүе
китапта конкрет мисаллар өстендә
аңлатыла. Бу төр фразеологиянең актив
кулланылышын автор, башлыча, әдәби
телнең җанлы халык сөйләменә
якынаюы һәм нигезләнүе белән аңлата.
Җанлы мал, җанлы корал, ач күзле, зур
корсаклар, җәһәннәхМ чокыры һ. б.
шундый сүз тезмәләренең функциональ
яктан кайчан, ничек һәм нинди максат-
лар өчен кулланылуы турында
150
ышандырырлык итеп һәм дәлилләп
сөйли.
Бу хезмәт тагын бер ягы белән
кызыклы: автор революцион-демо-
кратик публицистика теленең син-
таксик төзелеше XX йөз башында
формалашып җитү тезисын куя һәм
аның сәбәпләрен ача.
Хезмәттә беренче чиратта публи-
цистика жанрларының барысына да
уртак булган риторик сорау җөмләләр»
риторик өндәүләр, уйланма диалог
(мнимый диалог), эмоциональ
җөмләләр, сорау-җавап алымнарына
зур урын бирелүе шулай ук хаклы,
чөнки алар бездә бик аз өйрәнелгән әле.
Г. Тукай, Г. Ко- ләхметов, Ф. Әмирхан,
X. Ямашев кебек публицистлар
телендәге үзенчәлекләрне, алар
кулланган алымнарның функцияләрен,
кулланылыш ысулларын һәм нинди
максатларда алуларын җентекләп
өйрәнү бик файдалы. Публицистик
әсәрләрдә еш кулланылучы кабатлау-
лар (анафора, эпифора, симплока),
инверсия, антитеза, кереш сүзләр,
тиңдәш кисәкләр, эллипсис һ. б. стиль
чаралары турындагы бүлекләр
хезмәтнең әйәмиятен арттыралар.
Китапның барлык бүлекләрендә
күзгә бәрелеп торган тагын бер сыйфат
— материалга бай булу. Автор
мисалларны билгеле бер публицист
әсәреннән, теге яки бу газета-
журналдан гына алмаган, барлык татар
публицистларының иҗатларыннан да
шактый киң файдаланган. Автор
тарафыннан анализланган тел-стиль
үзенчәлекләренең аерым бер язучыга
яисә газетага гына түгел, бәлки бөтен
татар публицистикасы өчен характерлы
булуы китапны укырга кызыклы иткән.
Монда без «Урал», «Фикер»,
«Әльислах», «Азат», «Казан мөхбире»
газеталарыннан, «Яшен», «Ялт-Йолт»,
«Уклар», «Карчыга», «Чүкеч»,
«Әлгасрел-җәдит» журналларыннан,
1903—07 елларда РСДРПның Казан
комитеты чыгарган
прокламацияләрдән, Г. Тукай, Ф.
Әмирхан, Г. Камал, Г. Коләхме- тов, Ш.
Мөхәммәдев һ. б. әсәрләреннән өзекләр
таба алабыз.
Сүз уңаеннан, өстәмә рәвештә,
укучылар өчен файдалы булыр дип
уйланылган бер мәсьәләгә тукталырга
кирәк. Югарыда әйтелгәнчә, автор теге
яки бу язучы әсәренә, иҗатына
тукталуны максат итеп алмый, чөнки
китапның төзелү принцибы икенче. Без
исә татар публицистикасының, аның
теле һәм стиленең формалашуында шул
чорда тирән эз калдырган Г. Камал, Г.
Коләхметовның «Азат халык», «Азат»
газеталарында басылган мәкаләләренә
басым ясап үтүне тиеш табабыз. Бу
газеталарда басылган марксистик
рухтагы мәкаләләр (ә аларның күбесе
РСДРПның Казан комитеты
тарафыннан аерым листовкалар итеп
чыгарылган), конкрет алганда,
(газетада «Россия социал-демократик
партиянең максутлары» исеме белән
бирелгән), «Социал-демократлар нәр-
сәгә өйрәтәләр», «Ике Европа» һ. б.
мәкаләләр, җанлы халык теленә
таянып, татар ‘публицистика стиленең
формалашуына зур өлеш керткәннәр.
Бу уңайдан В. И. Ленинның «Азат»
газетасында басылган чыгышының
тәрҗемәсенә (ул татар вакытлы
матбугатында Ленин исеме очраган һәм
аның сүзләре китерелгән беренче
мәкалә!) игътибар итәргә кирәк.
Алдынгы татар публицистлары Ленин
идеяләре белән сугарылып кына
калмыйлар, аның теленә, стиленә,
ораторлык осталыгына сокланалар,
«кыска, ләкин бик үткен, гади телдә
сөйләве» турында язалар («Азат»
газетасы, 1906, № 51), Ленин теленнән,
аның сөйләү стиленнән үрнәк алырга
тырышалар. Менә щул кыскалык, аз сүз
белән бай эчтәлек, күп мәгънә бирү —
революцион-демо- кратик рухтагы
татар публицистикасын характерлаучы
бер билге.
Публицистика бу чорда, әйдәп
баручы жанр буларак, матур әдәбият,
фән стиленә дә йогынтысын ясамыйча
калмаган.
Китапта аерым бер бүлек сатираның
тел-стиль чараларын тикшерүгә
багышланган. Русларда И. А. Крылов,
Н. В. Гоголь, М. Е. Салтыков-Щедрин,
татарларда
Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Эмирхап, Ш.
Мөхәммәдев кебек алдынгы язучылар
сатираның җитди корал булуын яхшы
аңлаганнар һәм политик сатираның
гүзәл үрнәкләрен биргәннәр. Хәзерге
көннәрдә дә аның роле кимегәне юк, ул
— искелеккә, капитализм
калдыкларына каршы көрәштә актив
кулланылучы коралларның берсе.
Сатирик әсәрләр ничек иҗат ителә,
аларда нинди тел-стиль чаралары
кулланыла, комик эффект ничек
барлыкка килә, укучының аңына,
сиземләвенә нәрсә тәэсир итә,
көлдерергә нәрсә мәҗбүр итә? Болар
барысы да җитди тикшеренүләрне
таләп итә торган мәсьәләләр. Гомумән,
са'тира алымнары, сатирикларның иҗат
лабораториясе татар тел белемендә
өйрәнелмәгән мәсьәләләрдән санала. Ә
аларны өйрәнү яшь язучыларга да,
шулай ук драматургларга да әдәби
осталыкларын күтәрергә зур ярдәм итәр
иде.
Китапның кайбер җитешсез яклары
да юк түгел. Татар әдәби теле
стильләрен өйрәнү тарихына тук-
талганда автор Каюм Насыйриның
бары тик 1859 елның 16 мартында IT.
И. Ильминскийга язган хатыннан гына
өзек китерә. Безнең фикеребезчә, Каюм
Насыйриның әдәби телгә, конкрет
алганда,. телдәге стильләргә карашын
билгеләүгә аның «Кавагыйде китабәт»
(1892) исемле әсәрен алу зыян итмәгән
булыр иде. Ә бу әсәр татар теленең
орфографиясеннән бигрәк, стилистик
синонимика мәсьәләләрен дә яктырта
бит. Каюм Насыйриның ул әсәрен татар
тел белемендә стиль мәсьәләләрен
җентекләп өйрәнгән беренче хезмәт
дип әйтү дә ялгыш булмас.
Күренекле лингвист профессор Н.
Ф. Катанов карашлары турында
язылган бүлектә авторның. Н. Ф.
Катанов стильләр арасында аерманы
тиешенчә ачмаган, аның тарафыннан
китерелгән текстларның кайберләре
стиль аерымлыкларын билгели торган
дәлил була алмыйлар, дигән тезисы (19
бит), безнең уебызча, бераз ашыгып
әйтелгән, чөнки Н. Ф. Катановның
гыйльми мирасы, бигрәк тә татар
әдәби теле, татар әдипләре турындагы
йөзәрләгән рецензияләре, мәкаләләре
һ. б. хезмәтләре әле өйрәнелмәгән.
Хәлбуки, Н. Ф. Катанов татар әдәби
теленең стильләрен ачык аерган, теге
яки бу әсәрне тикшергәндә тел
чараларының кулланылышын әсәрнең
тематикасы белән бәйләгән.
Кимчелекләр китапта күп түгел, алар
фәнни хезмәтнең гомуми кыйммәтенә
зыян китермиләр дип әйтергә кирәк.
Китап тиешле дәрәҗәдә фәнни-
теоретик югарылыкта, шактый бай
фактик материаллар нигезендә язылган.
Шуның белән ул татар тел белемендә
әдәби тел буенча кулланма булып
санала ала. Кыскасы шул: мондый
китаплар күбрәк чыгарылсын иде.
И. АБДУЛЛИН.