БӨРКЕТ ДАВЫЛДА ЧЫНЫГА
I
атыр тавы ягыннан көчле жил нсә, кар өермәләре бөтереп, басуда буран котырына.
Җил-давыл, явым-төшем үтмәсен өчен кузовына брезент тартылган вахта машинасы Азнакайга килеп кергәч, ажгырып искән ачы жил бераз тынгандай булды. Өчәр-дүртәр катлы йортлар ышыгында жил бик тузына алмый шул; әле бер, әле икенче стенага килеп бәрелә дә көчен югалта, сүлпәнәя.
Кузовның бер почмагына сыенып утырган Гәрәйне бу ялган тынлык алдый алмады. Аның күңеле һаман борчулы иде. Иптәшләре дә эштән аның кебек үк арып кайталар, әмма шунысы гажәп: моңа һич кенә исләре китми аларның, берни булмаган кебек, дәртләнеп, гәп куерталар, чак кына сәбәп булганда да рәхәтләнеп, авыз тутырып көлешәләр — бөтен кузов эчс гөр килеп тора. Ә Гәрәйнең гәп сатасы да, авыз ерасы да килми. Үз хәле үзенә житкән. Иртәгә менә буровойны икенче урынга күчереп куярга кирәк, буран һаман шулай котырса, ай-һай, ничек кенә төгәлләп чыгарлар. Вакытында өлгертмәдең — бораулаучылар тик торачак, нефтьчеләр теле белән әйткәндә, «тәрәзә» барлыкка киләчәк. Буранга сылтап, егетләр дәртләрен киметмәсләр, анысы. Әмма буровой күчерү кебек җаваплы эшнең берничә сәгатькә артык сузылуы да зур зыян бит. Җитмәсә, яңа буровойны алар атаклы бораулау мастеры Социалистик Хезмәт Герое Михаил Петрович Гринь бригадасы өчен әзерлиләр. Михаил Петровичны халык зурлады, хөрмәтләде — СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Аның алган зур йөкләмәсе бар. Шуны бары синең аркаңда гына үти алмый калса? Сайлаучылар белән очрашкан вакытта Михаил Петрович: «йөкләмәм үтәлеп җитмәде бит әле, иптәшләр. Тик, •нишлим соң, моңа мин түгел, ә вышкомонтажчыларның Гәрәй Багманов бригадасы гаепле», — дисә?
Михаил Петрович алай әйтмәс, әйтүен. Ләкин әйтерлек сәбәп калмасын — менә эш нәрсәдә.
Гәрәй, егетләрнең йөзләренә күз төшермәкче булып, башын күтәрде. Юк, ваемсыз түгелләр Гәрәйнең егетләре. Күп тапкыр сыналган егетләр алар. Хәзер Сөнгать Мөхлисовка да, Кузьма Павловка да, украин егете Арсентий Кислыйга да, менә бу Габделхәй Галимов белән Миргазиян Вәлиуллинга да үзенә ышанган кебек ышана ул.
Тәгәрмәчләр түмгәккә тидеме — машинаны каты гына бер сикертеп
Ч
101
алды. Егетләрнең шау-шулары бер мизгелгә тынып калды. Шул вакыт егетләрнең берсе — Арсентий Кислый:
— Нәрсә, Багман, тавыш-тының чыкмый, балтаң суга төште мәллә? — дип, төрттереп куйды. Ярым караңгы кузов эчен тагын күмәк көлү яңгыратты.
Бригадирның исеме Гәрәй, фамилиясе Багманов булса да егетләр аңа хөрмәтләпме, үз итепме, күбесенчә әлеге шул «Багман» дип эндәшәләр.
Гәрәйдә, аларча шаяртырга тырышып:
— Авыр балта булгандыр инде, каһәрең, төпкә үк төшеп киткән,— диде.
Арсентийның үзенең дә «балтасы суга төшкән» вакытлары булмады түгел, булды. Шулай чыраен сытып йөргән көннәрнең берендә Гәрәй аның хәлен белеште. «Балтаң суга төштеме әллә» дип, төрттереп әйтмәде, ягымлы гына, иптәшләрчә генә:
— Бу арада нигәдер кәефең юк, сөйләп бир, бәлки бергәләп хәл итәрбез, — диде.
— Ичмасам, сез булышсагыз иде миңа квартира алырга, — диде аңа каршы тегесе, үпкәле тавыш белән. — Ату конторада «булыр-булыр» белән генә туйдыралар-
Әйе, чыннан да мөшкел иде квартира хәле Арсентийның: дүрт кешелек семья бәләкәй генә барак бүлмәсендә тора иде.
— Ярар, ярар, Арсентий, борчылма, квартиралы булырсың,—диде аңа Гәрәй.
— Әй, юкны сөйләмә. — Арсентий кисәк кенә борылды да китеп барды.
Гәрәй «ярар» сүзен ихлас күңел белән әйтте, чөнки аның үз планы, үз нияте бар иде. Ләкин моны алдан ук әйтеп куярга гына теләмәде. Ә нияте чынбарлыкка әверелгәч, Арсентий янына килде дә:
— йә, туган, иртәгә яңа квартирага күченсәң дә була инде,—дип, кулын аның җилкәсенә салды.
Арсентий аптырап аңа карады.
— Нинди квартира?
— Нинди булсын, өч бүлмәле! Газы да шунда, ваннасы да! — Гәрәй җәһәт кенә күз кысып куйды.
Кислыйның башы күккә тиде, йөзе кояштай балкып китте.
— Китсәнә, Багман! Иртәгә үк, ә? — Арсентий шатлыгыннан Гәрәйне кочаклап алды да, җиңел генә күтәреп, культбудка басмасына утыртты. — Чыннан да иртәгә үюме?
— Иртәгә үк, Арсентий. Минем квартирама күчәсең.
Арсентийның йөзе ничек тиз балкыса, шундый ук тизлек белән чырае да сытылды.
— Шаяртма әле, бригадир, ярага тоз сипмә,— диде ул, кулын селтәп.
Гәрәй тулы түгәрәк йөзен балкытып елмаеп куйды:
— Шаяртмыйм, Арсентий. Син минем квартирага күчәсең, ә мин үз йортыма...
Гәрәйнең Азнакайдагы тыныч бер урамда.үзенә алты почмаклы йорт өлгертеп ятканын Арсентий белә иде, әлбәттә. Ләкин менә шушы йорт аркасында үзен бик тиз генә квартиралы булырмын дип, башына да китерми иде ул.
...Нинди җитез, нинди өлгер бу күңел дигән нәрсә. Азнакайга килеп кергәч, машина белән автовокзалга барып җитүе санаулы минутлар гына бит инде. Ә менә шушы кыска гына вакыт эчендә дә ничәмә-ничә төрле уй үтте Гәрәйнең башыннан!
Автовокзал алдындагы ачык мәйданга килеп чыккач, вахта машинасы тирәсендә кырдагы кебек тагын көчле буран бөтерелә башлады.
Бераздан машина капылт кына туктап калды, һәм Арсентийның:
102
— Станция Березай! Кому надо — вылезай! — дигән шаян тавышы яңгырады.
Гәрәй, иптәшләре белән хушлашып, кайту ягына таба юл тотты.
II
Өйдә аны беренче булып төпчек улы — дүрт яшьлек Мәүлетҗан каршы алды. Әтисе ишекне ачып җибәрүгә, ул аның каршысына йөгереп килде дә әле бик үк ачылып җитмәгән ык-мык теле белән:
— Абый... Гаделхак абый... «икеле» алган, — дип әйтеп салды һәм тырпайтып ике бармагын күрсәтте.
— Ә Фәнүс? — диде әтисе, көлемсерәп. — Аныкы ничәле соң?
Фәнүс исемен ишеткәч, Мәүлетҗанның алсу йөзе яктырып китте. Ул бу юлы сул кулындагы биш бармагын күрсәтте.
Гәрәй дә. хатыны Миңсылу да көлеп җибәрделәр.
Өченче класста укыган Габделхакның моңа кадәр икеле алып кайтканы юк иде әле юклыгын. Аны Мәүлетҗан гына шулай үрти. Чөнки тегесе бүген мәктәптән аңа тәти алып кайтмаган.
— Я, ярар, улым, — диде Гәрәй, ягымлы итеп, һәм эшкә йөртә торган сумкасыннан алып, төпчегенә бер конфет сузды.
Мәүлетҗан тагы балкып китте.
— Әтти... Әтти... Син «бишле»... «бишле» алдың, әйеме?
— Юк, улым, «бишле» эләкмәде әле. Бу буран бүген дә туктамаса, белмим шул, иртәгә нинди билге куярлар тагын эшемә...
Аның тулы түгәрәк йөзе уйчанланды, яшькелт-зәңгәр күзләрендә кырыс җитдилек барлыкка килде, карашы бер ноктага текәлде. Ул стеналардагы агач рамнар эченә алынган фоторәсемнәрне, мактау грамоталарын барлый-күзәтә төсле иде. Бит ул фотоларда, ул грамоталарда Гәрәйнең бөтен тормышы, аның бөтен хезмәт юлы.
...Менә аның хәрби киемдә төшкән рәсеме. Иңбашларында кече лейтенант погоннары. 1945 елны, җиңү юлы белән Берлинга җитәргә унҗиде километр калгач, төшкән рәсем иде бу.
...Ә тегесе Башкортстанның атаклы нефть шәһәре Октябрьскида төшкән. Бу рәсемнән бите шактый суырылган, яңаклары эчкә иңгән хезмәт кешесе карап тора. Гәрәйнең хезмәт биографиясе нәкъ шушында башланды. Башта ул нефть вышкаларын монтажлаучы бригадада балта остасы булып эшләде, аннан, махсус курс тәмамлагач, аны бригада җитәкчесе итеп куйдылар.
...Монысы инде ерак Себер җирендә булган хәл. Себердә нефть һәм газ эзләү эшләре башлангач, анда аны, оста вышка төзүче, сизгер һәм хәстәрле җитәкче буларак, җибәргәннәр иде.
Җиңел булмады анда эшләве. Кыш көне — җил-буран, кырыгар градустан арткан каты салкыннар, җәен озынборын, черки тынгылык бирми. Саклана торган челтәр дә киделәр битләренә, тәннәрен кап-кара итеп мазут белән дә буяп карадылар — әмма чебен-черки затыннан һич котылыр хәл юк иде.
Дүрт-биш ел вакыт Себердә үтте. Авыр булса да Гәрәй егетләре дан топтылар, исемнәре Почет тактасыннан төшмәде.
Себер дә Себер диләр, ләкин Себердән дә кырысрак яклар бар икән.
Бер көнне Гәрәйне конторага чакырып:
— Авырлыктан курыкмыйсыңмы, Багманов? — дип сорадылар.
Начальник кешенең тел төбе кая таба барганын шундук абайлап алды Гәрәй. Нефть һәм газ эзләү эшләренең Ерак Төньякка 1күчәчәге турында имеш-мимешләр байтактан йөри иде инде. Анда, димәк, вышкачылар да кирәк булачак.
Гәрәй озак уйлап тс(рмады:
— Әй, нинди курку булсын, — дип, әйтеп салды.
103
— Так, так... Ә егетләрең?
— Егетләр—давылда чыныккан бөркетләр алар!..
Шул сөйләшүдән соң мәсьәлә хәл ителде.
Менә кайда икән ул ачы бураннар оясы, менә-кайда икән ул тын алгысыз каты салкыннар. Ләкин янып эшләгән кешегә суык ни дә, буран ни. Билгеләнгән ике елның ничек үткәне дә сизел'ми калды.
Гәрәйгә Татарстанга кайтырга тәкъдим иттеләр. Кайда диген әле — Азнакайга, үз районына!
1957 ел иде бу. Ромашиино нефть ятмаларын үзләштерүнең көчәйгән- нән-көчәя барган чагы иде.
Кайтып төште Гәрәй Азнакайга — танымады, аптырап калды. Туганнары үз якларындагы үзгәрешләр турында гел язып тордылар. Ләкин бу кадәре үк булыр дип көтмәгән иде ул. Икешәр-өчәр катлы таш йортлары белән нәкъ менә шәһәр булган да куйган инде Азнакай.
Җанга кадерле газиз туган як! Нинди матур, нинди күркәм иткән сине совет чынбарлыгы, совет кешесенең акылы...
III
Азнакайда Гәрәйгә чзышкомоитажчылар бригадасын бирделәр, һәр-берсенең күңеленә тиешле ачкыч таба белгәнгәме, бу бригададагы кешеләр дә аңа искиткеч әйбәт булып тоелды.
Нефть вышкаларын төзү-монтажлау җиңел эш түгел- Монда төрле профессия кешеләре: югары разрядлы балта осталары да, сварщиклар да, газорезчиклар да, электриклар да бар. Берсе дә тик тормый, һәрберсенең эше муеннан. Бораулау эшләре беткәч, буровойны сүтү, аны икенче урынга күчерү, аны яңадан монтажла у— күпме вакытны ала, күпме көч таләп итә!
Бораулаучылар скважиналарын бораулап бетергәннәр, ә яңа буровой әзер түгел, вышкачылар аны әле өлгертмәгәннәр. Димәк, бораулаучылар тик торырга тиеш.
Моңа әллә кайчаннан бирле сакланып килгән эш методлары, искергән техника гаепле иде.
Шундый методларның иң яманы, иң түбән җитештерүчәнлесе — выш-каларны комплекслы монтажлау иде. Бу комплекслы бригадада дистәләрчә кеше берьюлы вышканы да, вышка тирәсендәге корылмаларны да төзиләр, шул корылмаларга нигез салу өчен җир дә казыйлар, кыскасы, барысы бергә өелешеп эшли. Ә хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Бер вышканы төзү ай ярым — ике айга сузыла.
Вышка монтажлаучыларга «Гидронефтемаш» институты ярдәмгә килде. Бу фәнни-тикшеренү учреждениесе инженерлары, Татарстан нефтьчеләре белән берлектә, вышкалар төзүнең өр-яңа методын уйлап таптылар — бораулау установкаларын буыннарга бүлгәләп түгел, ә эре блоклардан төзи башладылар. Яңа метод эшне җиңеләйтте, тизләтте. Артык күбәеп киткән бригадаларның кирәге бетте. Азнакай бораулаучыларына хезмәт «күрсәтү өчен бары ике — Ядкарь Ваһапов һәм Гәрәй Багманов бригадалары гына «калды. Ләкин бу бригадаларның да кешеләре бермә-бер кимеде — сигез звено урынына дүрт кенә звено калды.
Бораулау җайланмаларын да икенче урынга бөтен килеш күчерә башладылар. Эш тизлеге берничә тапкырга артты, һәр бригада 6—7 көн эчендә берәр буровой төзеп өлгертә башлады.
1959 ел Азнакай вышкомонтажчылары өчен зур җиңү елы булды. Ике бригада да, ел әйләнәсенә 54—56 вышка төзеп, бөтен ил буенча рекорд куйды.
Ядкарь Ваһапов һәм Гәрәй Багманов бригадаларының эш тәҗрибәләре «Әлмәтбурнефть» трестының барлык бригадаларына күчерелде.
104
Шуның нәтиҗәсендә 1960 елда тресттагы вышка монтажлау конторасының алты бригадасы да Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче булып чыкты, ә Ваһапов һәм Багманов бригадалары ил буенча тагын беренчелекне яулап алдылар. 1961 ел да Азнакай вышка төзүчеләренә зур уңышлар китерде.
Яңа техника белән коралланып, өр-яңа һәм иң прогрессив эш ысулларын кулланып эшләгән вышкомонтажчылар бораулаучыларга тизлекләрен арттыру өчен тагы да киңрәк юл ачып җибәрделәр. Азнакай бо- раулаучыларының рекорд артыннан рекорд куеп, Бөтенсоюз күләмендә дан тотуларында Ваһапов белән Багманов бригадалары .керткән өлеш тә аз түгел.
IV
...Уйлар, күктәге җиңел болытлар кебек, салмак кына агалар да агалар. Берсе агып үтә, аңа икенчесе килеп «ушыла, аннан өченчесе, дүртенчесе...
Көне буе укып, уйнап арып-алҗып беткән тынгысыз уллары мышный- мышный изрәп йоклап яталар, хатыны Миңсылу алгы бүлмәдә савыт- саба юа, ә Гәрәй кроватенда яткан килеш уйлана да уйлана.
Башта бораулау мастеры Василий Ермаков исенә төште.
1959 елның язы иде. Әллә яз үтеп, җәй җиткән идеме инде? Ермаков бригадасы өчен буровойны иң кыска срокта — җиде сәгатьлек эш көне эчендә төзеп бетерделәр. Бу — әле илдә бер генә бригада да ирешә алмаган иң зур рекорд иде ул вакытта. Моның өчен Гәрәйгә исемле алтын сәгать бүләк иттеләр. Башка егетләр дә бүләкләнде.
Шушы рекордның ялкыны Василий Ермаковка да күчте. Ул шушы буровойда коммерческий тизлек буенча рекорд куйды. Ермаков брига-дасының рекорды турында бөтен Татарстан шаулады. Дөрес, «Менә шушы рекордта Багманов бригадасының да байтак өлеше бар», — дип әйтмәделәр әйтүен, ләкин Гәрәй моның шулай икәнен тойды һәм горурланды.
Шәп эшлиләр егетләр, һич кенә дә тел тидерерлек түгел. Ләкин арада яман ягы белән даны чыкканнары да бар бит. Бригадада коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исем алу өчен көрәш башлап җибәргәч булды ул хәл. Шундый зур исемгә лаек булырлык гаҗәп матур йөкләмә дә алдылар- Шул вакыт бригадада: «Миргазиян Вәлиуллин хатыны өстеннән йөри», — дигән имеш-мимеш таралды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәде Гәрәй. «Инде дүрт баласы була торып, ундүрт ел бергә торган хатыны өстеннән ничек йөрер икән бу кеше?» — дип уйлады ул. Иң дөресе — үзе белән сөйләшергә кирәк иде.
Гәрәй Вәлиуллинны бер читкә чакырып алды да:
— йә, Миргазиян, эшләр ничек соң әле? — дип сорады.
— Ал да гөл, — диде Вәлиуллин, сүзнең кая таба барганын аңлап җиткермичәрәк.
— Ал да гөл, «алганын үзең бел, димәкче буласыңмы? Семьяда, семьяда, мин әйтәм, эшләр ничек?
Гәрәй, үтеп керердәй булып, Миргазиянның күзенә карады. Тегесе, шул тикле туры карауга түзә алмыйча, йөзен читкә борып, . тотлыгып калды.
— Семьяда ни... семьяда...
Аның тавышы калтыранып китте, йөзе бер мәлгә агарынып калды- Ләкин шундук күзен дә йоммыйча:
— Тукта, минем семьям нигә кирәк булды әле сиңа? Син бит миңа семьяда түгел, ә менә монда, эш урынында бригадир, — диде. — Аннары минем семьяма тыгылырга синең ни хакың бар? — Вәлиуллин, кырт кына борылып, китеп барды.
105
Шул ук көнне, эштән кайтыр алдыннан, Гәрәй бөтен бригаданы культбудкага җыйды.
— Менә Вәлиуллин турында сөйләшик әле, иптәшләр. Икейөзлеләнә егет. Нормасын арттырып үтәп кенә үзен безнең алдыбызда .коммунистик принциплар өчен көрәшүче алдынгы кеше итеп күрсәтергә тели, ә өенә кайту белән шушы ук принципларны, күзен дә йоммыйча, җиргә салып таптый. Хатыны өстеннән йөрүен беләсез бит. Сез моңа ничек карыйсыз?
Коллективта Вәлиуллиниы якларга омтылган бер генә кеше дә табылмады. Егетләрнең сүзләре бер иде: мондый бозыклыкка юл куймабыз!
Вәлиуллин бер агарынды, бер кызарынды, ниһаять, түзмәде:
— Хата миндә, егетләр, икенче кабатламам бу эшемне, — дип, гафу үтенде.
Шактый вакыт үтте ул җыелыштан соң. Ул коллектив сүзен аяк астына салып таптамады. Хәзер Вәлиуллин семьясы белән тату яши. Ә эшкә дигәндә инде аңа һич кенә дә тел тидерерлек түгел..-
V
Татарстан картасына карасаң, Азнакай бер генә. Ләкин син Чатыр тавына менеп бас — ике Азнакайны күрерсең.
Берсе аның иоке Азнакай, ул — гадәттәге бер авыл. Икенчесе инде аның күп катлы матур таш йортлары белән шул авылга тоташып үскән. Монысы инде эшчеләр Азнакае, нефть Азнакае, үзенең гүзәл уңышлары, рекордлары, Гриньнары һәм Мөхәрметовлары, Ермаковлары һәм Хәки- мовлары, Ваһаповлары һәм Багмановлары белән илне шаулаткан нефть Азнакае.
Азнакай иртә уяна. Әле таң беленер-беленмәс кенә, күктә йолдызлар да сүнә башламаган, ә .күп катлы таш йортларның әле бер, әле икенче тәрәзәсе ялт итеп яктырып китә.
Уяна Азнакай, зур хезмәт көнен башлап җибәрергә уяна.
...Сергей Зыкин бүген дә иртәнге биштә уянып .китте. Шулай гадәтлә- нелгән инде- Башта бик авыр туры килә торган иде бу иртә торулар, нәкъ биштә уяна алмыйча аптырый иде ул, хәтта, эшкә дә соңга калга- лады. Кыңгыраулы өстәл сәгате—будильник алып җибәрде. Ә хәзер инде күнекте, будильник та кирәкми.
Хәер, әле дә бар аның будильнигы. Әнә, өстәл өстендә «тик-тик» итеп, секундларны минутларга, ‘минутларны сәгатьләргә ялгап утыра. Әле дә ул аны нәкъ биштә шалтырый торган итеп :көйләп куйган булыр иде. Тик төне буе яшь бала белән булышып чыга торган хатыны Валечканы вакытсыз уятырга теләмичә генә будильникка кул селтәргә мәҗбүр булды.
Бала белән булышып арыган һәм үзе дә нәкъ балалар кебек изрәп йоклап киткән Валяны иртәнге сәгатьләрдә күргән саен Сергейның күңеле күтәрелеп китә, шатлыгы арткандай була.
...Сережа машинист булырга хыялланды. Җиденчене бетергәч, доку-ментларын тотып, тимер юл училищесына китте. Тик: «Тиешле кешеләрне без алып бетердек инде», — дип, аның документларын кире кайтардылар. Сережа егетләргә хас бер кырыслык белән җицелчә уфтанды да «әйдә, ни булса, булыр» дип документларын нефть техникумына илтеп бирде. Имтиханнарын тапшырды. Укый башлады. Дүрт елдан менә дигән бораулаучы булып чыкты. Аны Азнакайга җибәрделәр. Перов бригадасында помбур булып эшләде. Аннары аны вышка-монтажлау участогына прораб итеп куйдылар.
Гаҗәп үзенчә карашлы кеше ул Сергей Зыкин. Тимер юлчы булырга хыялланды — нефть кешесе булып китте, хәзер шуңа куанып кына
106
иөри. Азнакайга килеп, Валяга өйләнде — аны ул хәзер үзе өчен иң зур бәхет дип саный, ә Пермьдагы нефть техникумын тәмамлавына шатланып бетә алмый. «Тимер юл училищесына кергән булсам, Валечканыц барлыгын да белмәс идем һәм, мөгаен, тормышымның бер чите китек булыр иде әле», — дип уйлый ул.
Әйдә, шулай булсын, шулай уйласын Сергей. Эшеннән, тормышыннан канәгать икән — димәк, ялгышмаган ул, дөрес юлдан барган.
Кинәт башланып киткән буранлы көннәр, Гәрәй Багмановны борчыган кебек, аны да хәвефләндерде, шактый уйланырга мәҗбүр итте.
Сергей, иртәнге физзарядка белән буыннарын бераз язып, һава хәлен белергә дип, тышка чыкты.
Буран басылган, ләкин җил тынмаган иде әле. Чатыр тавы ягына карагач, бер вакыйга хәтеренә килеп төште. Сергейның прораб булып яңа гына эшли башлаган вакыты иде- Чәчәкле, хуш исле матур җәй ае. Алар вышка күчерәләр. Менә Сәпәй тавына килеп җиттеләр. Тау төшә башладылар. Ә тау төшкәндә блокны юан корыч аркан белән арттагы трактор гына тотып бара, ә алдагысы арканын бушата.
Таудан төшә башлаулары гына булды, шулчак иләмсез тузан өермәсен күтәреп, каты, җил исәргә тотынды. Уннарча тонна авырлыгындагы вышка як-якка тирбәлгәндәй итте. Сергей артка тагын бер трактор өстәргә кирәк, дип уйларга да өлгермәде, блоктан аркан беркетелгән ике крестовина сынып төште. Аркан бушап калды. Вышка алга таба ава башлады. Менә-менә гөрселдәп барып төшә инде дигәндә генә, аркан тартылып, вышка тагын ныгып калды. Кинәт -кенә исә башлаган көчле җил дә әллә кая узып киткән иде инде. Артка тиз генә тагын бер трактор өстәп, чак котылып калдылар ул чакта бәладән...
Сергей өенә керде, хатынын борчымыйча, үзе кофе кайнатып эчте. Аннары җылы гына итеп киенде дә идәннән түшәмгә кадәр диярлек сузылган зур көзге алдына килде.
Сергейның гадәте инде бу: эшкә барамы, киногамы, я дус-ишләренә юнәләме — көзге аша үзен баштан-аяк күздән кичермичә өеннән чыгып китми.
Көзгегә карарлыгы да бар шул Сергейның. Матур егет ул. Бит очлары алмаланып торган түгәрәк йөз, дугаланып торган матур кара кашлар, иртәнге аяз күк йөзенең зәңгәрлеген үзенә туплаган чая күзләр.
Көзге каршындагы Сергей көзгедәге Сергейга көязләнеп каш сикертте:
— Ничего, прораб, бирешмә!—дип куйды. — Арсландай егетләр, Багманов кебек бригадир булганда, вышкачылар прорабы җилдән куркып торамыни!...
һәм ул ышанычлы, кискен адымнар белән ишеккә таба атлады.
VI
Участок конторасында кирәкле эшләрне башкарганчы, йомышларны йомышлаганчы байтак вакыт үтте- Сергей буровойга килеп җиткәндә сәгать тугыз иде.
Ачык җирдәге җил көчлерәк тә, дәртлерәк тә була.
Прорабның автомашина кабинасыннан сикереп төшүе булды, шунда ук аның битенә көчле җил кар бөртекләре сипте. Җил күз иярмәслек тизлек белән биек вышкага килеп бәрелә дә, аның корыч арматуралары арасында җитез бөтерелеп, я яшь баладай чырылдап елый, я сузып-су- зып улый иде.
Зариф Шәрипов җитәкчелегендәге демонтажчылар звеносы эченә газ баллоннары беркетелгән лафетлар белән бораулау вышкасын күтәрәләр.
107
— Багмаиов кая соң әле? — дип сорады Сергей Зарифтан һәм шунда ук аның кайдалыгын исенә төшереп, «әй, беләм, беләм!» дигәндәй, кулын селтәде.
Бу вакытта Гәрәй үзенең ике звено кешеләре белән бораулау мастеры Юнир Мөхәрметов бригадасы өчен кичә күчерелгән буровойны монтажлык иде. Шул буровойны тапшырып, демонтажчылар янына килгәндә, егетләр вышканы күтәреп бетергәннәр иде инде. Хәзер аны скважинадан читкә тарттырырга кирәк иде.
Тракторлар вышкага күптән җигелгән. Җил улавын басып киткән аларның көчле гөрелтеләреннән тирә-як калтыранып, дер селкенеп тора.
Кабиналарында сигнал көтеп утырган тракторчыларны Гәрәй тагын бер тапкыр күзеннән кичереп прорабка мөрәҗәгать итте:
— Я, Сергей, башлыйк, булмаса!
Сергей, ризалыгын белдереп, баш какты.
Гәрәй, оркестрантлар алдындагы дирижердай, кинәт ике кулын өскә күтәреп кырт кына түбән төшерде. Көчле тракторлар үкереп алга ом-тылдылар- Гусеницалы лафетларга утыртылган 1вышка, бизгәк тоткандай, дерелдәп кузгалып китте. Ун-унбиш минут үтүгә, ул тиешле урынга чыгарып куелды.
Хәзер эшнең иң җаваплысы — вышканы трасса буйлап икенче җиргә алып китәсе талды. Вышканы скважинадан чыгарганда трактирлар артка җигелгән иде — тәртибе шулай. Хәзер тракторларны алга күчерә башладылар.
Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Сергей Гәрәй янына килеп:
— Сөзәклекне үлчәгәндә ялгышмадыңмы? — дип сорады.
— Юк, — диде Гәрәй. —Монда сөзәклек төп-төгәл 45 градус.
Прораб беркавым дәшми торды.
— Әйдә, ышанычлырак булсын, мә, үзең дә үлчәп кара. — Гәрәй прорабка җир тигезлеген үлчи торган, эклиметр дип аталган махсус прибор сузды.
Сергей да үлчәп карады.
— Әйе, үре шактый текә шул, — дип, җилкәсен кашып алды. — Чыннан да 45 градус-
Прораб тагын тынып калды.
— Бу сөзәклек исәбенә янга ничә трактор куймакчы буласың?
— Алтыны.
— Дүртәү җитмәсме соң?
Гәрәй, исеп куйган җилдән саклангандай, йөзен тун якасы белән каплады.
— Ике трактор җил исәбенә.
Прораб моны белми түгел, белә иде, әлбәттә. Ләкин аның гадәте шул: ике фикер бер булсын. Шуңа сораша,-шуңа төпченә. Фикерләрне барлый. Фикерләр бер булса, эш тә уң була.
Тракторлар җигелеп бетте.
Вышканы күчергәндә төп игътибар — сигнализация системасында. Ул-бу була калса, шундук, һич кичектерүсез, сигнал бирелергә тиеш. Сигнал белән чак кына кичектеңме — аварияне көт тә тор.
Гәрәй сигналчылар итеп иң ышанычлы кешеләрне /куйды. Барысы да үз урыннарына бастылар: бригадир — алда, прораб—уң як читтә, як- яклап — сигналчылар: Миргазиян Вәлиуллин, Зариф Шәрипов, Габделхәй Галимов-
һәркайсы үз постында, һәркайсы тулаем бер игътибарга әверелгән. Хәзер алар җил улавы, тракторлар гүләве аша шылт иткән тавышны да ишетерләр, кеше күзе җүрмәсне дә күрерләр кебек. Тик җил генә игътибарсыз. Ул юлда очраган барын бөтереп, әллә кая алып китәрдәй булып, улый, дулый, котырына...
Гәрәй, үз постына баскан килеш, һаман үзенекен уйлый.
— Әй-әй, шашынды да инде бүген... Әйдә, шашынсын. Бөркет давылда чыныга, диләр бит. Бирешмәскә кирәк.
Прорабның:
— Кузгалырга! — дигән командасы ишетелде.
Гәрәй тагын, оста дирижер кебек, ике кулын күтәрде дә кырт кына аска төшерде-
Тракторлар колоннасы кузгалып китте. Алдан алты трактор тарта, артта һәм сул якка берәр. Уңда шулай ук алты трактор: алар корыч арканнар белән вышканы тотып киләләр.
Тракторларның корыч йөрәкләре — моторлар гүләве бөтен тирә-якны тетрәтеп тора. Җил улавы, жил елавы ишетелми хәзер, һәр якта, һәр тарафта моторлар жыры яңгырый.
Прорабны да, бригадирны да күрә алырлык урынга, иң җаваплы постка баскан Зариф Шәрипов шушы тылсымлы моторлар җырын тыңлап бара. Гүя, аныңча, бу коры җыр гына түгел, ә меңнәр һәм миллионнар иҗатыннан туган данлы хезмәт музыкасы. Әнә ул дәртләнә, куәтләнә бара һәм шанлы бер симфониягә, героик симфрниягә әверелә кебек...
Чү!
Колакны иркәләп барган музыка тактына ят та, чит тә булып тоелган яман бер аваз килеп кушылды: «Дыңк!» Шунда ук вышка уңга таба, сөзәклеккә каршы янтайды. Артык күзгә ташланырлык түгел иде ул янтаю. Ләкин зур аварияне булдырасың килмәсә, кечкенә булып күренгән нәрсәне дә игътибарсыз калдырма инде син-
— Сто-оп! —дип кычкырды Зариф һәм кулын болгады. Бригадир да, прораб та шунда ук сигналны кабул иттеләр. Трактс.рлар колоннасы туктап калды. Барысы да Зариф янына йөгерешеп килделәр.
Зариф колоннаны туктатуның сәбәбен әйтергә дип авызын гына ачкан иде, прораб белән бригадир кулларын гына селтәделәр: әйтеп торма, янәсе, болай да аңлашыла.
Ә туктатуның сәбәбе шул: уң яктагы лафетның гидродомкратында һава басымы кимегән һәм домкрат авырлыкны тоту сәләтен югалткан. Шуңа тагын баллоннан зур басымлы һава кертергә кирәк иде. Егетләр бик тиз эшкә тотындылар. Ярты сәгать үтте дигәндә, вышка турайтылган иде инде.
Тагын кузгалып киттеләр.
Алдагы юл хәвеф-хәтәрсез үтте. Вакыт төштән авышканда, вышка тиешле урынында иде.
Икенче көнне төш вакытларына монтаж эшләре тәмамланды. Әзер буровойны Михаил Петрович Гринь үзе кабул итте.
— Я, Багман, кесә ягы ничегрәк? Күпме салып куйдың бу юлы? — дип сорады Гринь, көлемсерәп.
Әлбәттә, суз кесәгә күпме акча салып кую турында бармый иде.
— Тугыз сәгать, — диде Гәрәй.
Бу аның «шушы буровойны монтажлаганда тугыз сәгать вакытны экономияләп калдырдык» дигән сүзе иде.
Бораулау мастеры һәм вышкомонтажчылар бригадиры, бер-берсенең эшеннән бик канәгать булганнарын белдереп, нык итеп, кул кысыштылар.