Логотип Казан Утлары
Шигърият

ААЛЫ ТОКЫМБАЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Кыргыз совет язма әдәбиятына нигез салучыларның берсе, Кыргызстан халык шагыйре Аалы Токымбаев Фрунзе өлкәсенең Чоң-Кемин авылында 1904 елда туа. Ул бик яшьли ятим кала. Комсомол сафында тәрбияләнә. Совет-партия мәктәбендә укый. Урта Азия Коммунистлар университетын тәмамлый. Аннан соң ул «Кызыл Кыргызстан» газетасы редакторы, Кыргызстан Язучылары Союзы председателе, «Совет Кыргызстаны» журналы редакторы һәм СССР фәннәр Академиясенең Кыргызстан Филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры булып эшли. Аалы Токымбаев хәзерге көндә Кыргызстан ССР Фәннәр Академиясенең действительный члены.
1927 елда шагыйрьнең «Ленин турында» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Моннан соң аның «Хезмәт гөле», «Атака», «Элекке җырлар», «Шигырьләр җыентыгы», «Канатлы дуслар» һәм башка китаплары мәйданга килә.
Аалы Токымбаев проза өлкәсендә дә күп әсәрләр иҗат иткән язучы. Совет укучыларына аның «Канлы еллар» романы, «Яралы йөрәк», «Көннең сере», «Акай мәргән», «Акыллының җавабы», «Манасның якташы», «Егерме сигез батыр турында», «Вакыт оча» исемле хикәя, повесть һәм очерклары билгеле.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда шагыйрьнең «Бүләгем», «Үз күзем белән», «Кытайда очрашу», «Сайланма шигырьләр», «Тормыш» исемле һәм башка китаплары басылып чыга.
Аалы Токымбаевның күп кенә әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгәннәр.
Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Аалы Токымбаев Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Аалы Токымбаев поэзиясендә. кыргыз халык авыз иҗатындагы традицион лиризм белән бергә үткен теллелек һәм фәлсәфи тирәнлек чагыла. Журнал укучыларына аның «Күңел хикәясе» исемле циклыннан кайбер шигырьләрен һәм «Өч хакыйкать» шигырен тәкъдим итәбез.
КҮҢЕЛ ХИКӘЯСЕ
1
Л*өн нурының миңа төшкән тамчысы — Чиксез куәт, күңелемнең ярчысы L Тормыш — арба, мин утырып җырлап барам, Хезмәт — атның каулый торган камчысы.
2
Гомернең атасы — хезмәт, анасы — җир, һәммәбезгә бәхет биргән энҗедәй тир. Ходаеңнан бик күп элек яралган ул, — *1 аоигатьнең козгында тәм таба бир.
‘Ярчы — хәбәрче.
89
Канатлылар барысы да кыран 1 түгел, Шуышканның барысы да елан түгел. Тыштан карап мактама да, хурлама да, Эчен кара син, кемлеген тирәнтен бел.
4
Данны сатып алып, Көчләп биреп булмый. Хезмәт эзсез калмый, Хаклык аны зурлый.
5
Начар китап — Үле туган бала күк, Төрелгән булса да Ул чәй түгел, чүп.
6
Икейөзле кешенең Кызганам мин нәселен: Йоктырыр дип пошынам Улларына кәсебен.
7
Гайбәтчене күргәндә Табигатькә үпкәлим: «Чебен ит син мондыйны, Зинһар кеше итмә»,—дим.
Чебен булса мондыйны Теләсә кем кырачак; Ә исеме кеше булса, — Яшәү өмет кылачак!
9
Рәтсез кешене мактасаң, Карындай кабарына; Күзенә беркем күренми, Бар дөнья — аңа гына.
Түшен кагып мактана ул: «Булдырам мин барын!» ди. Озакламас ләкин карын — Чыдый алмас ярылмый!
12
Бу кеше — кеше булмый, төлке булса, Капкынны капкынчыга салыр иде. «Байгошым, маңгаеңнан сыйпыйм», — диеп, Кинәт кенә күзең чукып алыр иде.
‘Кыран — җитез кош.
90
16
Кычкырып, шаулап сөйләшү — Кәйсезлекнең билгесе.
Сабыр, йомшак эндәшер Куәтле, чын ир кеше; Төтеннән ут чыгармас Ир егеткә тиң кеше.
17
Эндәшмәсәм ваемланма, көрсенмә, Авыр әйтсәм рәнҗемә, авырсынма: Нишлим тормыш мине шулай яратты — Тышым сүлпән, эчем кискен, канатлы-
18
«Беләм, беләм», — димә син, Белдеклене күргәндә: Белгәнеңне масаймый Әйт син мәгъкул күргәнгә.
Белмәгәнең, белгәнең Исәпләнер бер көндә: Ил акылы белгәнне Тигез итеп бүлгәндә.
20
Сайра, былбыл, сайра-сайра Гөлчәчәк сабагында;
Син бик матур кош түгелсең, Хикмәтең — сайравыңда.
Синең көчең һәм хәятың — Яшел яз айларында.
25
Уртаклаша алмасаң син хисләреңне: Кол үзеңә-үзең, бәйдән буш мин, димә; Берәүләрнең дәрәҗәсе күтәрелсә, Койрык болгап алларында «дусмын» димә! Ил каршында әгәр намусың пакь булмаса, Кешемсенеп: «Җаным тыныч, хушмын», — димә!
29
Канәгать булса кеше — Кызыгы юк гомернең; Туңып яткан диңгездәй, Дулкыны юк күңелнең. Фикер канат какмаса, Ни саны бар гомернең?!
33
Акылны үлчәп булмый кадак белән, Вөҗданны алдап булмый тамак белән. Сыегыз сыек диеп тартынмабыз, Каршыла безне ачык кабак белән.
ӨЧ ХӘКЫЙКАТЬ
л
лтын йортка керсә дә, Галәм серен белсә дә, һавадан йолдыз аралап, Очып айга менсә дә — Бәхеткә туймый кеше.
Дөньяда күп торса да, Кызыкны күп күрсә дә — Яшь гомердән аерылып, Тыныч көнгә күнсә дә — Гомергә туймый кеше.
Янында үлем булса да, Кылыч янап торса да, Кан оаурылып йөрәккә, Нурлы күзе тонса да — Өметкә туймый кеше.
Нури Арсланов тәрҗемәләре.