Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


ӨМЕТ
кулларымда яңа Программа, Шуңа карап бүген мин менә Әле үтелмәгән еллар аша Уй йөгертәм килер көнемә.
Әйе, алга, һаман алга карыйм, Өмет багълыйм һаман яхшыга. Аһ-зарлардан тәмам азат дөнья Килеп баса минем каршыма.
Алмаларын өзәм шул зур көниеһ, Юлларында йөреп ял итәм... Өмет, өмет! Синнән ягымлырак һәм татлырак ниләр бар икән!
Синең белән яшим, синең белән Аерылмаска дигән вәгъдәм бар. Коммунарлар чөнки үлгәндә дә Сиңа тугры булып калганнар!
РОССИЯ
булган, диләр, җирдә кайчандыр Киндер күл.чәк кигән Россия; Тире белән җирне сугарып, Чабатадан йөргән Россия.
Хат укырга кирәк булса да. Җыенса да җавап язарга, «Гыйлем кеше» эзләп чабарга Мәҗбүр булган, мужик Россия.
һәммәсе хак. Ләкин ник икән, Менә шушы Туган илемнең Буй-сынына карыйм, карыйм да, Икеләнеп калам бүген мин:
Тарихларда язган шикелле Булмагандыр кебек Россия. Күз алдымда тора һәрвакыт Мөкатдәс һәм бөек Россия!
2* 19
БӨРЕЛӘР
-Дгачларда язгы бөреләр Шундый чиккә җитеп куерган: Әйтерсең лә бөтен дөньяның Бөреләре бергә җыелган!
Киңәшәләр, гүя, үзара,— Әйтерсең лә килгән алар да Бөтен Җирне тоташ язларга Әйләндерик, дигән карарга...
ҮР МЕНҮ
Үр менүләр күп көч сорый, Үр менү — тир түгү ул. Үр менүләр, тир түгүләр — Ләззәтле интегү ул.
Үрләргә күзем текәлгән, Үрләргә күңелем гашыйк. Үрләрмен гомер-гомергә, Хаслашып, задорлашып.
Бар җаным-тәнем белән мин Үр менүне якладым.
Туктамам, канга батса да Тешләрем, тырнакларым!..
КӨНЛӘШҮ
J^y көннәрне үз күзләрем белән Күрермен дип һич тә белмәдем. Шау-гөр килеп үскән сабыйларга Текәлделәр һаман күзләрем.
Сабыйларга карап сокландым мин, Сорау куйдым аннан үземә: Җимешләрен олы көрәшнең, дим, Ник күрмәскә тиеш без генә?
Белмәдем дә бүтән көнләшүне һәм уйларның шуннан тирәнен, һәм'дөньяда хыялларның моннан * Татлырагы барын белмәдем...
Күп уйларым инде чынга ашкан Ләкин менә ничек булмасын.
Туар көнгә карап омтылулар һаман киңрәк җәя колачын!
ЯНУ
юк,
Тылсымлы юлга чыкмадым мин, Буш хыяллар белән җилкенмим. Омтылам гел якты киңлегенә Коммунизм дигән зур көннең.
20
Шул көн өчен,
Әйе, шул көн өчен
Бар тиремнең телим тамганын.
Шуның өчен яшим,
Янсын, әйдә,
Көлгә калсын минем бар җаным!
Ул зур көнне чөнки
Китереп булмый
Зурлау белән генә җырларда.
Дөньяга ул
Минем дөрләп торган
Януымнан тиеш туарга!
ЧЫПЧЫК КҮЗЕ
Ю;\ буйлары тулы чыпчык күзе. Күбәләкләр уйный леп тә леп. Миңа бүген шулар арасыннан Сабый чагым карый текәлеп.
Егет чагым килә күз алдыма, Айлар, еллар тезелеп үтәләр. Елмаялар бетмәс җылылык белән Айлы кичләр, чыклы иртәләр.
Юл буйлары тулы чыпчык күзе Якты нурлар белән күмелә.
Шул чәчәктәй ачык зәңгәр бүген Туган якның аяз күге дә!
ГАДӘТ
f
Ул тынгысыз кеше.
Беркайчан да
Тик тормыйлар аның куллары. Әйтерсең лә аңа: алып бар дип, Тапшырганнар бөтен дөньяны.
Эшсез торса,
Яшәү аның өчен
Әйләнә бер ачы миләшкә.
Дөнья яме һәм аш тәме тапмый, Үзеннән бер өлеш кермәсә...
Гади кеше,
Әйе,
Гади гадәт,
Гаҗәп түгел болай әлбәттә.
Ә мин бөек һәйкәл куяр идем Шушы кешегә, Шушы гадәткә!
21
КҮҢЕЛГӘ
^Омартлаиып, күңелем, сип кайвакыт Яудырасың һаман дан җыры.
Җирдә, гүя, үсә гөлләр генә, Ява фәкать ләйсән яңгыры.
Булмый, гүя, томан төшкән чаклар, Җил сарылмый, гүя, куышка.
Бар да җиткән инде, бар да булган, Барда Чулпан, гүя, тормышта.
Барган җирдән туктап, атларыңны Тугар да куй, бетте эш диген.
Әйтерсең лә иң зур бәхет инде Үзе ачып тора ишеген...
Ә менәсе үрләр? Юк әле, юк, Туктатырга атны җайламыйм. Тагы да ныграк, тагы да яхшылабрак Җайлау кирәк әле, көйләү кирәк Аркалык һәм камыт бауларын!..
ШИГЪРИЯТ дөньясы
^ырларга чыгыйм әле мин, Юлларга төшим кабат. Бер узыйм яшел болыннан, Уңга һәм сулга борылган Зәңгәр күлләргә карап.
Гөрләвен тыңлыйм цехларның, Галәмне гизеп күрим.
Көч өстәп безнең канатка, Күр, анда нинди кораблар Җилкәнен җәя бүген!
һәркайда шатлык җәелгән, Хыяллар чынга чыга.
Нурланып, бу дөнья тәмам, Әйләнә гади дөньядан Шигърият дөньясына!
КҮЗЛӘР
/кояштан ул качмады һәм качмый, Ә шулай да аны сез бүген Очратырсыз, кайда булсагыз да. Кигән килеш кара күзлеген.
Күп сораулар туар күңлегездә, Жәл дә булыр бәлки, кем белә. Төпченмәгез ләкин, күп белмәгез, Кагылмагыз аның күңленә.
Капшап узар юлны таяк белән, Өзелмәсен ничек үзәгең:
Көн дә чыгып шулай урамнардан Эзли кебек, өметләнеп һаман, Ул сугышта җуйган күзләрен...
22
СЕСТРА
1 *өп дә кереп, укол'кадап чыга, Әче дару бирә ул һаман. Кайберәүләр аны күрми, белми, Кайберәүләр пыр-туздырып тирги Ә мин аца карап сокланам.
Көн дә керә, әйе, укол кадый, Әче дару бирә ул һаман. Төн йокламый, тырыша менә шунда Аны каргап яткан кешенең дә Ваз кичмәве өчен дөньядан...
ЕЛАК
Һ аман шыңшу, һаман ыңгырашу,
һаман да шул сынган кашларың...
Син, ниһаять,
шулпа борынлы бер
Малай булып күренә башладың...
Начар, начар...
Ничек, нәрсә дисең, Бирмиләрме сиңа һич күңел? Котлыйм, дускай, «котлыйм, елаклардан
Ерак булу начар эш түгел!..
ШУНЫ ӘЙТ
Дөньяда ал була, гөл була, Абынган-сөртенгән көн була, — Сөйләмә ул хакта, сөйләмә.
Кыялар ник аумый, шуны әйт, Бөркетләр ник җилгә бирешми, — Шуны әйт, шуны әйт син әнә!
ШОМЫРТ
Су буенда язгы шомырт Ак чәчәген болгады.
Котларга уйлый, күрәсең, Ул бүгенге дөньяны.
Күз карашын су өстендә
Уйнаган нурга тегеп, Ул безнең ерак дусларның Җырларын тыңлый кебек.
Елмая шомырт, елмая, Нурлана һаман ныграк. Җирнең ул тәмам иркенгә Чыкканын күрә сымак!..
КИҢ КҮҢЕЛЛЕ ИКӘНСЕҢ БИК...
А*иң күңелле икәнсең бик: Әнкәңә тун алгансың. Каенанам да бар ласа дип, Истәлеккә, бүләккә дип, Кулъяулыгы салгансың.
Почтадан кайтып киләсең, Яшь чагың, гел нур чагың. Ә бәлки гомер юлында Бардыр ул әле синең дә Каенана булыр чагың?..
АК РОЗАЛАР
Лүрәм, сылуым,
тирән уйга чумып, Күзләреңне түбән игәнсең, Күзләреңне түбән игәнсең дә, Ак розалар янына килгәнсең.
Үреләсең, өзеп алырга дип, Ләкин
кинәт кире чигәсең.
Аһ!
Розалар чәнечкеле икән, Юкка гына түгел, -күрәсең...