ШАГЫЙРЬ» ҺӘМ БҮГЕНГЕ КӨН
(Сибгат Хәкимнең бер томлыгына карата)
ибгат Хәкимнең 1961 елиың ахырында басылып чыккан яңа зур җыентыгы, шагыйрьгә 50 яшь тулу уңае белән булса кирәк, бер томлык төсендә, калын булып тупланып басылган Анда йөздән артык шигырь һәм сигез поэма бар. Җыентык Хәсән Хәйринең җылы гына язылган сүз башы белән ачыла. «Поэзиянең олы юлыннан» исемле бу мәкаләдә шагыйрьнең новаторлыгы да, лирик көче дә, психологик портрет сурәтләү осталыгы да, тормышның шигъри матурлыгын таба белүе дә—кыскасы, Сибгат Хәкимгә хас булган сыйфатларны тиешенчә го-мумиләштерергә тырышуы, ал арга дөрес бәя бирү әйбәт тәэсир калдыра.
Сибгат Хәким шигырьләре һәр- кайсы үзенә хас бер моң, бер фикер белән яши. Алар шагыйрьнең үз тормышыннан аерылгысыз; ил белән бергә атлаучы җырчының я күңел рәсеме, я тормыш турында уйлануы, борчылуы, шатлыгы, ашкынуы, дәрте шул шигырьләрдә чагыла.
Шагыйрь өчен тормыш үзенең туктаусыз хәрәкәте, өзлексез агымы белән матур. Шул тормышта үз юлын салып калдыручылар, тормышны үз эшләре белән ямьлән
ми б г а т Хәким, Сайланма шигырьләр һәм поэмалар, Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел, 283 бит. дерүчеләр аның поэзиясенә мул азык биреп торалар.
Сибгат Хәкимнең поэзиядәге юлы кызыклы. Аны шушы җыентыктан да күзәтергә мөмкин. Тик без аның биографиясенә кагылмыйбыз. Монда бер генә нәрсәне әйтергә кирәк: кайда гына булмасын, кайда гына йөрмәсен — ул халык белән бергә була, бергә атлый. Сугыш вакытында ул рядовой солдат белән бергә окоп һәм блиндажларда, авыр походта булды, солдат белән бергә Ватан язмышы, халык язмышы өчен борчылып яшәде. Сугыштан соң да Сибгат Хәким Ватан һәм халык язмышы өчен үзен җаваплы санап яшәвен дәвам иттерә.
Кешеләрнең язмышлары өчен
Син бу судта мең кат җаваплы, —
(«Утырдым мин судта»). ДИ ул.
Бер караганда, бу юллар суд эшләре барганда, кешеләр язмышы өчен җаваплы булу турында гына әйтелә кебек. Ләкин мәгънә күп тирән, без шагыйрьнең поэзиядә дә бик җаваплы булуын, гомумән совет кешеләренең язмышы өчен борчылуын сизәбез. Сугыш дәһшәтен башыннан кичергән шагыйрь дөньяның иминлеге турында да борчыла белә, тыныч хезмәт турында да кайгыра, бала тәрбиясе, тол хатынның күз яше, карт ананың күңел кояшы турында да уйлана, сызлана.
Сибгат Хәкимнең шигырьләрен бүгенге көннән аерып карап бул
С
120
мый. Дөрес, һәрбер язучы бүгенге көн белән яши. Кемнәр беләндер ул аралаша, кемнрр беләндер бәхәсләшә, укучылары белән дә ара-тирә очрашып кайта һ. б. Ләкин бу әле тормышка үтеп керә белүне күрсәтмәскә мөмкин. Сибгаттә соңгысы бар.
Аның «Янмый» исемле бер шигыре бар. Ул үзе шаян тонда язылган, ләкин шигырьнең фәлсәфи эчтәлеге бик җитди. Герой үзе язган шигырен, кеше-фәлән күреп мыскыл итмәсен өчен, яндырырга була. Ләкин мичтәге утыннар янып бетә, ә шигырь көйрәми дә. Шуннан шигырь, телгә килеп, авторга язарга өйрәнергә куша:
Син йөрәк ялкыннарыңны Сал мина күбрәк итеп, Мин дөрли-дөрли янармын, Торырсың исең китеп, — ДИ.
Шагыйрьнең 1941 елда язылган шушы шигыре белән КПССның XXII съезды уңае белән язылган мәкаләсендә нык бер уртаклык бар: «Бу съезд һәрбер совет язучысын тирәннән уйландырыр, — дип яза Сибгат Хәким «Социалистик Татарстан» газетасында (12 ноябрь, 1961).— Гадәттәге темплар белән янәшә, эленке-салынкы эшләп, урта кул әсәргә исәп тоткан язучы хәзерге укучылар арасына үтеп керә алмаячак».
Бик дөрес әйтелгән. Фактларны аннан-моннан йолкып кына әсәр язып булмый, тәрәзәдән күзәтеп кенә хәзерге тормышка үтеп керүе мөмкин түгел.
Сибгат Хәкимнең тормыш белән бәйләнеше — шагыйрьнең яшәеше һәм иҗаты белән органик берләшкән, чөнки ул шигырьгә «йөрәк ял- . кынын» мул салып язарга ярата, чөнки ул гади кешеләр тойгысы белән, коммунизм төзүчеләрнең .хисләре, омтылышлары белән яши.
Сибгат Хәким беренче иҗат адымнарыннан ук хисләрен тормыш чыганакларына бәйләде. Барган саен адымы да киңәя барды, үзе дә тормыш эченә, халык эченә тирәнрәк керде. Шуңа күрә Сибгат Хәкимнең шигырьләреннән заман сулышы, үзенең җылы һәм салкын җилләре белән, көрәш һәм төзү пафосы белән, дәртле, ашкынулы, ярсулы тойгылары белән, йөрәкне чеметтерә торган кайгы-зарлары, сызланулары белән, борчылу-уйла- нулары белән бөркелеп тора.
Шагыйрь иҗатына югары бәя биреп, без аның кимчелекле якларын томалап калдырмыйбызмы соң? Укучылар мондый сорауны бирергә хаклылар. Без шагыйрьнең һәрбер әсәре бер үк дәрәҗәдә көчле, барысы да фәлсәфи фикере белән бик тирән, художестволы булу ягыннан бик югары дип рас-ламыйбыз. Шагыйрь үзе дә иҗатына бик сак һәм тәнкыйть белән карый белә:
Яна буын гафу итмәс, беләм. Ашыкма син, йөрәк, еларга, Моңа кадәр язып, килгәннәрне Кирәк бер кат карап чыгарга,—
ди ул 1940 елда ук. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда шагыйрь строфалардагы аерым юлларны еш кабатлый шикелле. Дө- . рес, алар арасында бик матур анафора булып хезмәт иткәннәре бар, шулай да кайбер очракта андый кабатлаулар мәгънәне (көчәйтмиләр, бәлки сыекландыра башлыйлар («Сез һаман бергә икән», «Бар урамнар тынса да» һ. б.).
Бездә байтак шагыйрьләр, язучылар «яшь» исеме астында бик озак йөрделәр. Әдәби җыелышларда, оч-рашуларда, мәкаләләрдә әле дә кайберәүләр үсеп баручы яшь каләмнәр рәтеннән саналып йөртелә-- ләр. Шул «яшь» дигән сүз белән без аны халыкка туып килгән талант дип тәкъдим итәргә тырышабыз булса кирәк. Ләкин андый рекомендацияләргә карап кына халык «яшь талант»ка бик ябырылмый; бер җыентыгы басыла «яшьнең», икенчесе басыла... чигә чәчләренә кырау төшә башлый, ләкин «яшь» язучы үзенең иҗатында җитлегү, олыгаю сизми. Ә менә Сибгат Хәкимнең яшьлек чоры, ничектер, сизелмичә узды. Беренче әсәре белән үк ул үзенең талантына өмет баглатты, аңа ышаныч белән карадылар. Беренче җыентыгына ук тәнкыйть язылды һәм әдәбиятка яңа бер көч килүе әйтелде. Икенче җыентыгы белән Сибгат
121
Хәким әдәбиятка җитди рәвештә аяк басуын күрсәтте. Аннан соң инде аның уннарча җыентыклары чыкты, шигырьләре, поэмалары рус телендә дә кат-кат басылдылар. Димәк, алар совет халыклары, кардәш һәм тугандаш халыклар өчен уртак тойгылар, уртак уйланулар сурәтлиләр, алармы һәркайда үз итеп укыйлар, үз итеп җырлыйлар.
*
* *
Сугыш елларына кадәр үк Сиб- гат Хәким онытылмый торган әсәрләр бирде. Аларның күбесе, вакыт сынавын үтеп, поэзиянең энҗе бөртекләренә әйләнделәр. Шундыйлардан берсе «Юксыну» (1938) җыры. Шагыйрь сагыну хисен шундый югары күтәрә, ул үзенең сафлыгы, пакьлеге белән җырлаучыны үз агымы белән алып китә, аны шул хис белән сафландырып, рухи канатландыра. Фронтта йөргән һәм сагыну хисләрен бик нык татыган солдатлар да, ерак тылда хезмәт иткән һәм хезмәтләре белән җиңү көнен якынайту өчен янган, канлы фронтлардан сөйгәннәрен сулышлары белән суырып алырлык дәрәҗәдә сагынган ярлар, аналар, апалар, сеңелләр бу җырны чын-чын- лап үзләренең күңел юлдашлары иттеләр. Шунысын да әйтик, бу җыр әдәбиятта социалогик караш бик нык тамыр җәйгән елларда язылган иде.
Мәхәббәт темасын дөньяга шагыйрь дигән сүз туганчы ук халык үзе җырлаган. Меңнәрчә еллардан бирле шагыйрьләр, язучылар шул темадан илһам алалар һәм үзләренең талант көчләрен шул тема өстендә күрсәтәләр. Сибгат Хәким дә бу темадан читтә йөрми. Ләкин ул аны -нәкъ бүгенге көн кешесенең олы, изге хисе итеп җырлый, аның гомуми иҗтимагый-политик эшеннән, юнәлешеннән аерылгысыз бер тойгы итеп ала.
Постта торучы солдатның интим хисләре зур гражданлык (бурычларына бәйле рәвештә сурәтләнеп бирелә. Аның сөю хисенең көчлеле- ге күзгә бәроп тора:
Керфекләр таңгы үләндәй Чык белән чыландылар.
(«ВәИьдә», 1937).
Гаҗәп матур, халыкчан рухлы поэтик бизәк бу. Без егетнең йом-шаклыгын түгел, бәлки олы хисен, турылыклы характерын тоябыз.
1942 елда, Калинин фронтында сугышып йөргәндә язылган «Хат» исемле шигырьгә күз салыйк. Бу — тирән эчтәлекле һәм гуманист сол-датның бөек хисен реаль зурлыгында, кояш нурлары яктылыгында ачык һәм җылы итеп чагылдыра торган җыр. Сугышка керер алдыннан өенә, Маһибәдәренә хат язган «оп-олы абзый» образы «күптән үк дәрте сүрелгән» кешеләрнең берсе итеп алынган. Хатында да ул сөю- сагыну турында язмый, бәлки үлсә бала-чаганы ташламаска васыять әйтә. Бик гади, бик реаль күренеш. Ләкин шагыйрь шул «сабыр йөзле» абзыйның эчке кичереше бик көчле булуын күрсәтү өчен яңа оригиналь художество буяулары тапкан:
Кечкенә конверт тотып ул Әле бер чатка бара, Яшикка төшерер нде бнк — Тулган шул, кире ала.
Шинельле абзыйның язган хатны җибәрү өчен борчылуын күрсәтеп, шагыйрь аның кешелек сыйфатларын ача, гуманизм белә^н сугарылган олы хискә ия булуын күрсәтә. Дәрте сүрелгән, тын, сабыр һ. б. шундый эпитетлар аша күз алдына бастырылган рядовой солдат кинәт үзенең катлаулы хисләре белән үсә башлый. Тәмәке дә кабызып карый, ләкин, тартмыйча, ташлый. Ниһаять, эшелон юлга кузгала, солдат хәзер сугышка керергә тиеш. Шагыйрь хатның ничек җибәрелүен күрсәтми, максат ул түгел, максат сагышлы кешенең рухи образы үсешен күрсәтү һәм шигырьдә ул җыр кебек югары ноталарда ачыла:
Эшелон юлга кузгала.
— Яшәп тә моңа кадәр Белмичә йөргән икәнмен Кадреңне, Маһибәдәр.
«Фазыл чишмәсе» шигыре (1947)] эчтәлеге белән бик гади. Белинский: андый шигырьләрнең эчтәлеген сөйләп булмый, аларны бары
122
җырларга гына кирәк, ди. Чыннан да «Фазыл чишмәсе»н халык уннарча вариантларда җырлый хәзер.
Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән...
Моны кыз җырлый, димәк, Фазыл су буена төшкән, сүз әйтерлек хәле булмаган, ул бары өздереп карап кына торган, чөнки саф мәхәббәт канатлы сүзләргә, ышандыру өчен сибелә торган бизәкләргә мохтаҗ түгел. Кыз да нәрсәдер әйтергә тели, тик «тибрәнде телем, әйтергә сүзләрем табалмадым», ди. Менә шушы дөреслек, тыйнак һәм оялчан хәрәкәтләр аша шагыйрь изге тойгының тамырлануын җы р л ы й. Җырда сурәтләнгән сукмак та инешкә генә алып төшми/ бәлки җырлаучының йөрәгенә алып керә, аңа сафлык канатлары бирә, аны мораль яктан күтәрә.
Мәхәббәт чәчәгенең хуш исе безне туган илгә, тормышка, халыкның хезмәтенә, табигатькә гашыйк итә, аларга аерым бер якынлык белән карарга мәҗбүр итә.
Шушы ук мәхәббәт темасы Сиб- гат Хәкимне сизгер күңелле гадел халык утырышчысы — судья итеп тә танытты. Аның суд залыннан язган шигырьләр циклы тирән фикерләр белән, уйланулар, пошынулар, сызланулар белән тулы. Бер 'караганда, алар ир белән хатынның тормыш корып җибәрә алмаулары, араларыннан ниндидер бер кара мәче узуы, күңел салкынлыгы, канның туңуы турында сөйли кебек. Мәңгелек тема! һаман шул бер кашык-аяк шалтыравы!.. Әмма бу өстән караганда гына шулай гади һәм салкын нәрсә кебек тоела. Шагыйрь үзе дә кухнядагы тәлинкәләр чыңлавыннан бик тирән моң алып, аның эчке сәбәпләрен аңларга тырышып, тормыштагы ямьсез күренешләр өчен сызланып, аларны булдырмаска дигән гуманистик матур фикерләр кузгатып яза.
Сибгат Хәким «Әүлия» шигырендә татар хатынының, нәкъ менә бүгенге көн кешесенең, иҗтимагый характерын күрсәтә. Хатын «эчми, тартмый, үз вакытында кайта» торган, «гомерендә бер тапкыр сукканы, чиерткәне дә» булмаган ире белән аерылышырга килгән. Нәрсә аны халык алдына алып килә, нәрсә борчый, ачындыра? Чыннан да, шигырь әүлия кебек сәҗдәгә киткән кешенең боз булып каткан гәүдәсен сурәтләве белән бик тирәннән уйланырга мәҗбүр итә. Яшәүнең мәгънәсе, тормышның яме кешеләрнең үзара җылы мөнәсәбәтендә ләбаса! Тормышны матурлау безнең үз кулыбызда, үз 'ихтыярыбызда бит! Ни өчен хатын үз семьясында шундый ялгыз, ни өчен ул ире була торып, тол яши?! Ни өчен «үз эченә йотььп зәһәрен» кешене дә агулый ул ир кеше?! Сибгат Хәким, билгеле, гуманист буларак, мондый күренешләргә тыныч кына карый алмый. Аның иҗатында төп проб-лемаларның берсе шәхеснең фор-малашуы мәсьәләсенә бәйләнгән. Аның әсәрләрендә совет кешесенең иҗтимагый бурычы, йөзе, эчке уй-ларының, фикер йөртүенең матурлыгы алга сөрелә. «Әүлия» шигырендә дә кешенең уендагы иҗтимагый активлык, фикерләү матурлыгы куелган.
Бик көчле фәлсәфи фикерләр белән тулы «Фәрхинур» шигырендә сугыш нәтиҗәсендә туган тормыш фаҗигасы, интим мөнәсәбәтләрдәге др а-м атиз»м ч а гы л а. Мәхәббәтнең зарлы сагышы, ныклы сабырлыгы, кимсетелгән хис, күңелеңне үзең үк бозландырырга мәҗбүр булу кебек кискен, утлы-яшенле тойгылар бу шигырьдә җанны тетрәтерлек итеп сурәтләнгәннәр. Шул ук вакытта Фәрхинур образының мораль сыйфаты үзенең бөеклеге белән сокландыра, аның түземлелегенә, сабырлыгына олы хөрмәт күрсәтәсе килә. Аның кимсетелүен, җәберләнүен без үз йөрәгебез аша (кичерәбез. Кешелекнең югары мораль норма-ларын йөрәгендә асраган, изге хисләр белән яшәгән саф күңелле хатынның иренә булган ышанычы җимерелә. Бу—Фәрхинур өчен тирән, ачы фаҗига булып әверелә һәм ул яшьлек мәхәббәтенең кинәт чәчәге коелуын сизеп, аны йөрәген
123
нән йолкып ташлау ачылыгы каршында кала.
Шагыйрь-судья Фәрхинурга ае-рылырга дип хөкем карары чыгар- ганмы-юкмы — анысы билгеле түгел. Ул — тормышның судьясы, ул үз бәхетен күрмәгән, танымаган, күрергә теләмәгән ирне хөкем итә, Фәрхинурның мәхәббәт сагышын тойдырып, күңелне әрнетеп һәм ачындырып, меңнәр йөрәгенә изгелек нурлары сибә.
Шушы шигырьгә үзенең фәлсәфи фикере белән тоташкан «Зәңгәр чәчәк» шигыре бар. Шагыйрь көз көне, иген урылган буш кырда йөргәндә, җилдә чайкалып утыручы зәңгәр чәчәк күреп моңсулануын яза. Шыксыз көз көнендә ул ялгыз чәчәк кырга ямь бирәме-юкмы, ләкин ул ’ рәхимсез салкыннарга ничек чыдар? Шагыйрьне шул нәрсә— ягъни матурлык һәм үлем проблемасы борчый. Чөнки ул нәфис чәчәкне судка килергә мәҗбүр булган нәни бала язмышы белән тиңли. Ата-анасы судлашканда, читтән карап торган бала әле вакыйганың ачылыгын да, бу хәлнең аның киләчәк тормышына караңгы пәрдә ябачагын да, утлы- бозлы ачыну газаплары алып килә- сен дә — берсен дә аңламый. Сөтле шешәсенә дә кагылмый, бала булса да, кеше алдында шешә күтәреп сөт эчәргә ояла, тартына. Аның алдагы язмышын йөрәгеннән кичергән шагыйрь генә өзгәләнә.
Ике кеше судлаша, ләкин алар өченче кешенең гомеренә дә һөҗүм итәләр, сабый баланың күңелен яшьтән үк сындырып, аны рухи газапка салалар, аның бәхетле яшьлеген җимерәләр. Шул рәвешчә, шагыйрь монда да гадел судья булып, тормыш өчен, коммунизм төзергә тиешле яшь буын өчен җаваплы кеше булып сызлана.
Сибгат Хәким «Суд залыннан» циклында хатын-баласын оныткан ирләрне, тормышка бик җиңел ка-раучыларны, баласын ташлап икенче иргә киткән хатыннарны, җиде-сигез ир алыштырган җилбәзәкләрне, тагын бик күп «ялгышкан» кешеләрне гаепли. Ләкин аларның 'поэтик көче, билгеле, гаепләүдә генә түгел. Аларда матур яшәү, бәхетле тормыш кору фәлсәфәсе бирелә, эшчән таза тормыш өчен көрәш идеяләре сурәтләнә, шундый тормышны ул декларатив төстә түгел, риторикасыз сурәтли, кабарынкы сүзләрдән башка йөрәгең -белән тоярга һәм шуны расларга мәҗбүр иттерә. Ди. мәк, аларга эмоциональлек хас. Ә бу эмоциональлек Сибгат Хәкимнең бөтен иҗаты өчен хас булган сагышлы моңнарны җырлый белүеннән гыйбарәт. Сагыш, ачыну, юксыну, борчылу тойгылары тормышны тагын да ямьләндерү, кешеләрне бәхетле итү идеалларына органик бәйләнеп биреләләр.
КПССның XXII съезды кабул иткән яңа Программада совет кешесенең мораль кодексы язылган. Шагыйрь күтәргән проблемалар шул кодекс нормаларына килеп тоташалар. Алар да шәхеснең мораль сафлыгы, рухи байлыгы һәм физик төгәллегенең гармоник берлеген раслап җырлыйлар.
$ U: $
Сибгат Хәкимне аеруча сугыш еллары үстерде диясе килә. Бу сүзләр сәер тоелырга мөмкин, чөнки нәкъ сугыш елларында шагыйрь аз язды. Командирга эш җитәрлек иде. Шагыйрь үзе дә сугыш елларындагы иҗаты турында:
Дәфтәр битендәге учмаларның Барын җыйсаң — җитми көлтәгә, — («Үземә»).
ди. Ләкин аның үсешен башкача- рак аңларга кирәк. Аның гражданлык хисе үсте, ул халык белән бер җан, бер тән икәнен, аның кайгы- шатлыклары белән яшәвен тагын да ныграк тойды.
Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь каршына туган иле конкрет предметлар аша килеп баса, лирик геройның хисләре шулай ук шул предметлар аша сиздерелә. Утка керүче солдат хаты, очучыны үз ягыбызга алып төшкән парашют, фронт артыннан очып килүче кошлар, ояларына кайтучылар, сугыш кырында уйнап йөрүче колын, бәреп төшерелгән фашист самолетына
124
бәйләп куелган бозау һ. б. — болар- да фронт тормышының аерым детальләре поэзня теле белән сурәтләнә. Шул шигырьләрдән туган ил, совет кешесенең батырлыгы, гуманистлыгы турындагы философик фикерләр калкып чыгалар. Казан арты егетләре, аларның дуслык- туганлык тойгылары, окоп дуслыгы, семья, бала-чаганы, тыныч хезмәтне сагыну хисләре, алга туры карап җиңүгә ашкыну, дәһшәтле сугыш шартларында да көлү, елмаю өчен мәзәк таба белү—болар барысы да шагыйрьнең үзенчәлекле таланты җәелә барганын раслыйлар.
Бер караганда, шагыйрь вакыт- вакыт авыр вакыйгалар басымы астында кала да төсле. Ләкин чынында пошыну тойгылары шагыйрьнең ихлас күңеллелегеннән, ил язмышына игътибарсыз була алмавыннан килеп чыгалар.
Командирның авылны тапмый йөрүен генә күз алдына китерегез («Кошлар»). Командир картада күрсәтелгән авылны таба алмый, чөнки ул юк инде, аның көле күккә очкан. Ә менә кошлар шунда әйләнеп очып йөриләр. Никадәр авыр күренеш бу. Ләкин шагыйрь ил өстенә төшкән фаҗиганы сурәтләү белән чикләнеп кенә калмый, ул яңа тормыш килүен, яшәү дәвам итүен, җиңү шатлыгын да сиздерә:
Тегендә дошман чигенә — Авыллар дөрләп яна, Без җиңеп алган авылга Шул кошлар күчеп бара, — («Кошлар»).
ДИ.
«Урман» шигырендә дә сугыш калдырган котсызлык, сугыш җәрәхәте тасвирлары, оптимистик юлларга күчеп, совет халкының куәтен җырлау белән тәмамлана.
Гарәфи, Гайфи солдат образларын сурәтләүдәге шагыйрьнең көр интонациясе, шаянлыгы — димәк, ышанычлы көче сизелеп тора. Атакага керер алдыннан, сабан туена баргандагы кебек, кырынып-яса- иып, чиста киемнәр киеп торган Гайфинең фәлсәфәсе бик гади:
Үлсәм, әй, килми ятасым Тормышның ямен җуеп.
(«һөҗүм алдыннан»).
Ләкин шушы фәлсәфә Гайфи сол-датның олы җанын, оптимистлыгын, Ватан каршындагы бурычын тирәннән һәм бик яхшы аңлавын күрсәтә.
Ватан сугышы темасы, аның ге-ройлары Сибгат Хәкимнең поэзиясендә сугыштан соң да зур урын тота. «Курок дугасы» (1948), «Дала- җыры» (1948) кебек поэмалар — шагыйрьнең иҗатында үзенә башка бер нур белән балкыган әсәрләр. «Дала җыры» дәреслек, хрестоматияләргә керде, аны мәктәпләрдә- өйрәнәләр, поэмалар турында язылган тәнкыйть-рецензияләр дә аз түгел. Безнең «Сары капкалы йорт» исемле поэмага махсус тукталасыбыз килә. Поэма 1958 елда язылган һәм шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләре рәтендә мактаулы урын алырга хаклы. Шагыйрь унбиш ел вакыт узганнан соң Бөек Ватан сугышының рядовой солдатына, җиңү юлын салып баручыга әйләнеп кайта һәм шул җиңүнең бөеклегенә гимн җырлый. Үз гомерендә бер генә тапкыр да рәсемгә төшмәгән Сәләхи солдат үзенең рухи нуры белән балкый һәм зур хәреф белән языла торган Гражданин булып күз алдына баса. Сибгат Хәкимдә, кеше тормышындагы бер вакыйганы алып, шул кешенең гомерен тулы, характерын калку итеп сурәтләү осталыгы бар. Поэманың герое Сәләхи — гармонь- чы һәм гашыйк. Гармоньчы буларак, аның моңнарыннан «тарантасның ике канаты» да хәтта сыгылып; төшә икән! Мәхәббәте дә аның гади түгел. Тик «'баш ташлап сөйгәне» бер көнне качып «китә. Ләкин Сәләхи халыкның гомуми тарихи адымнарыннан читтә калмый, ул колхозга юл ачучы тәвәккәлләр сафында була.
Бик күп еллар узгач, Бөек Ватан сугышы кырларында автор Сәләхи белән икенче тапкыр очраша. Егет вакытта баокан җирендә ут чыгара торган Сәләхи—хәзер бөтенләй башка кеше. Ул шагыйрьгә фронтта, урманда, «бер адашып йөргән бәрәнне» суеп ашауларын сөйли. Менә шул вакыйгада ул бөтен як-
125
Т'зн ачыла. Ул моны кызык итеп сөйләми, үзенең «гаепле ...гөнаһлы» булуы өчең ачынып, башын иеп сөйли. Ул үзенең намусына эндәшә. Фронт шартларында бәлки бу эш өчен Сәләхиләрне берәү дә гаепләмәгәндер, шелтә бирмәгәндер. Ләкин Сәләхн үз-үзен гаепли, чөнки аның әхлак принципларын, мораль ка гы й дә л әрен а ңл авы в а к ы й га л а р - дан югары күтәрелә.
Соңыннан Сәләхн, йөз дә чытмыйча, сугышып үлә. Сары капкалы йортта аның яшькелт күзле кызлары кала. Сәләхинең рәсеме юк, ләкин Ватан язмышын, зур язмышларны хәл итүче шушы җыйнак сугышчыда халыкның якты намусы чагыла, батырлыгы күренә.
Бөек Ватан сугышы героикасы шагыйрьне үткән тарихка алып керә. Гражданнар сугышы, Ибраһим йосфи кебек, өч зур бәхетне берләштергән батырлар (көрәшче, җырчы, ирекле кеше) образы, Ленин фәрманы белән отрядлар оештырып, бөек походка чыгучы һәм инглиз империалистларыннан Төркстанны азат итүче тәвәккәл образлар героик-эпик пландагы җыр итеп бирелгәннәр. Укучыларга мәгълүм «Ленин фәрманы белән» поэмасы шул героик циклга кергән әсәрләрнең берсе. Алар үзләренең эпик планда, киң сулыш белән, халык агымының героик адымнарын ишеттереп җырлаулары белән яңа.
Җыентыкка тупланган шигырьләр, поэмаларда интернационализхМ идеясе, халыклар дуслыгының җанлы күренешләре табигый матурлыгында чагыла. Шагыйрь бик күп шигырьләрен, поэмаларын бөек партиягә һәм Ленинга багышлады. Мин шул күп иҗат арасыннан бары берсен — «Күңелем Ленин белән сөйләшә» шигырен күрсәтеп китәр идем:
Без узарга тиеш, әй, юллар бар, Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Юлга шулай чыгар алларыннан Күнелем Ленин белән сөйләшә.
Дөрес тә, матур да әйтелгән! Бу шигырьдән нәкъ менә XX һәм XXII съездларның рухы бөркелеп тора. Ул якты уйлар белән тулы! Зур идеалларны тормышка ашыру алдыннан Ленинга мөрәҗәгать итүнең күңелне сафландыруын күрсәтә бу. Ленинга булган мәхәббәт тә көчле монда. Ленин исеме белән бәйләп аның бүгенгене сөюе, бүгенге көннән янар хисләр алуы талантлы сурәтләнгән.
* ’ *
Сибгат Хәким Тукай, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Aiyca Җәлил традициясен поэзиядә уңышлы дәвам иттерә. Шуның белән бергә ул — бөек рус әдәбиятының да тырыш шәкерте. Ул — Пушкин, Лермонтов, Некрасовтан килә торган гражданлык поэзиясен нык үзләштергән шагыйрь. Безнең совет язу- чыларының табигате булып киткән, көндәлек сулышына әйләнгән нәрсәне— күп милләтле бердәм совет әдәбиятының уңай традицияләре белән сугарылуны да истә тотарга кирәк. Шулай булмаганда, уртак әдәбиятка өлеш кертү, социалистик әдәбиятны югарыга күтәрүдә актив булышлык итү мөмкин түгел.
Бу проблемаларның барысына да туктал у м ө м ки н бул м а га н л ы кт а н, бары бер мәсьәләгә — Тукай тради-циясен дәвам иттереп, алга үстерү мәсьәләсенә тукталасы килә.
Сибгат Хәким Тукай образына иҗатының башлангыч елларында бик нык игътибар итте. «Пар ат» поэмасын ул 1938-39 елларда язды. Ул — Сибгатнең беренче зур күләмле әсәре. Шуны әйтергә кирәк, шушы әсәрдә үк поэма жанрын лирик планда алып баруы белән һәм хикәяне-вакыйганы бүгенге көн тудырган хисләргә үреп бирүе белән кызыклы иде ул поэма. Шагыйрь пар атта туган авылына — туган ягына кайтып бара. Тукай да кайчандыр шушы авылларны узган, шушы ук кучер аны алып кайткан — дөресе, поэма укучыга шул тәэсирне бирә. Ләкин кучер яшь шагыйрьгә Тукай турында бер истәлек тә сөйләми, Сибгат Хәким үзе дә халыкның бөек шагыйре биографиясенә яңа белешмәләр өстәми, бәлки совет чоры авылын
Тукай образы тудырган яңа хне аша җырлый:
һәркайда да безне мул игенле Бай авыллар каршы алалар, Мәктәпләре, яна клублары Күз алдында тезелә баралар.
Пар атларда утырып кайтам менә Җылы якты хисләр эчендә.
Азат хезмәт белән тормыш кайный Туган илнең һәрбер төшендә.
Бер елдан соң Сибгат Хәким Тукай образына яңадан кайтты. Поэма жанры өчен аеруча характерлы булган «Шагыйрьнең балачагы» (1940) әсәрен язды. Бу поэма шагыйрьнең үсешен, поэзиядә чыныгуын күрсәтте.
Мин бәхетле кеше булыр идем, Җырда сине матур сагынсам, — диелә эпиграфта Тукайга, һәм бу эпиграф үзен аклый, Сибгат Хәким Тукайны поэмада бик матур сагына һәм йөрәк энҗеләрен таба белү осталыгы күрсәтә. Ул Тукайның балачагына караган вакыйгаларны тормыштагыча сурәтләп, сөйләп бирми, хикәяләми, бәлки бала тормышы күренешләренә тойгылары белән якын килә һәм тормыш фактлары шагыйрьдә яңа хисләр уята, әрнешү, уйланулар белән байый. Поэма Тукайның апасы — Саҗидә авызыннан сөйләтелә. Бу бер поэтик алым гына, билгеле. Без анда Сибгат Хәкимнең үзен күрәбез, аның Тукайны яратып сагынуын тоябыз, аны кадерләвен, тирәннән аңлавын тоябыз.
Үрмәләнеп матур гөлләр үскән Ул йөгереп йөргән эзләргә.
Кулым бармый минем җимешләргә, Үзе кайтыр кебек өзәргә.
Сибгат Хәким өчен биографик эзлеклелекне саклау бурыч түгел. Мәсәлән, ул Габдулланың Казанда кустарь семьясында тәрбияләнүен бөтенләй сурәтләми. Ләкин шуңа карамастан, кирәкле урында биографик детальләр дә бик матур рәвештә лирик тукымаларга үреләләр.
Тел образлылыгы — поэтик энҗеләр бик тапкыр, үз урынында торалар; алар Сибгат Хәким поэмасының идеясен ачыкларга, тирәнәйтергә булышалар.
Бу поэмадан соң шагыйрьнең образы Сибгат ХәкихМ поэзиясендә аерым сурәтләнмәде, ләкин бу әле Сибгат Хәкимнең Тукай моңнарыннан ераклашуы түгел. Ул Тукай хисләре, аның борчылулары белән яши һәм һәрбер уңайлы очракта Тукайны җырда сагынуын дәвам иттерә.
«Казан арты» (1944) шигыре дә нәкъ шундый. Совет патриотизмы хисен, совет солдатының туган илгә багышланган изге тойгыларын ул Тукай, Казан арты, Сәгъди абзый күршесе образлары аша бирә.
...Онытмаслык итеп кыйнадык без — Егетләре Казан артының.
Кер төшмәсен барыр юлларына, Намусына татар халкының.
Бу инде —Тукайны искә алу гына да түгел. Бу — Тукайның «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» — дигән мәшһүр юлларына килеп тоташа. Тукайча дуслык — халыклар дуслыгы һәм бердәм семьяда Ватанны саклау идеясе үсеп чыга:
Рус халкыннан безне кем аерыр!
Ирек алдык аның кулыннан. Без барабыз бергә Көнбатышка Невскийның данлы юлыннан.
Тукайдан өйрәнү — ул мирас белән чикләнеп калу дигән сүз түгел. Шагыйрь уңышлы традицияләрне алга алып китәргә, үстерергә тиеш. Менә шундыйлардан берсе:
Тыңлыйм әле, тыңлыйм моңнарын, Монда төрле җилләр очраша.
Җилләр сөйли төрле илләрдән: «Сезгә ярты дөнья ияргән».
(«Көчле бу агым»).
Таныш образлар, ләкин яңа. Ту-кайның көзге җилләре белән килә торган традицион образ кинәт үзенең яңа моңнарын җырлый. «Ач үлемнең куркусыинан» елаган җил хәзер төрле илләрдән соклану җырлары китерә. Безнең илебезнең социалистик җиңешләре, бөтен дөнья өчен үрнәк булган казанышлары турында сөйли.
* Сибгат Хәкимнең иҗатын бер мәкалә белән иңләп алу мөмкин түгел, шуның өстенә бер томлыкта шагыйрьнең -барлык иҗаты да тупланмаган. Шуны гына әйтәсе килә, шагыйрьнең иҗаты җитлеккән, ул хәзер киң рәвештә гыйльми тикшеренүне сорый.