Логотип Казан Утлары
Публицистика

«НАЕМЩИК» ОПЕРАСЫ

ЛЮДМИЛА ПОЛЯКОВА
Сәнгать фәннәре кандидаты

уса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры
репертуарына «Наемщик»
операсының керүе — ул татар опера
сәнгате өчен күренекле һәм шатлььклы
вакыйга.
Тажи Гыйззәт һәм Салих Сәйдә-
шевнең < Наемщик» музыкаль дра-
масы— 20 нче һәм 30 нчы елларда бик
зур уңыш белән барган әсәрләрнең
берсе. Гади халыкка аеруча якын һәм
аңлаешлы булган, шул гади халыкның
уйларына һәм омтылышларына җавап
бирә торган идеяләрне, тойгыларны,
настроение- ләрне гәүдәләндергән бу
музыкаль драманы чын опера итеп
эшләү турында Салих Сәйдәшевнең
күп уйланганы билгеле. Ләкин,
кызганычка каршы, ул шул уен, төрле
сәбәпләр аркасында, тормышка ашыра
алмады. Гомеренең соңгы елларында
Салих Сәйдәшев бу эшкә үзенең
дусларыннан композитор Александр
Сергеевич Ключаревның катнашуын
көткәнен әйткәне билгеле. Салих
Сәйдәшев «Наемщик» операсын
сәхнәдә күрә алмады, ләкин татар
музыкасының бу зур остасының теләге
безнең (көннәрдә тормышка ашты.
Салих Сәйдәшев белән Александр
Ключаревның «Наемщик» операсы
Татар дәүләт опера һәм балет театры
сәхнәсендә уңыш белән бара башлады.
Операның либреттосын язган Хәй
Вахит Таҗи Гыйззәт пьесасының
Дарлык драматик нигезен — ситуа-
цияләрне, 'катнашучыларның ха-
рактерларын һәм аларның үзара
мөнәсәбәтләрен пьесадагыча саклаган.
Ул хәрәкәтне тоткарлап торган һәм
музыкада әлбәттә гәүдәләндерүне
таләп итми торган кайбер бытовой
күренешләрне генә төшергән.
Музыкаль драмадагы дүрт акт урынына
опера өч актлы итеп эшләнгән.
Музыкаль драманың персонажлары
арияләр, дуэтлар, җырлар һәм хорларда
үзләренең хисләрен гәүдәләндерә
торган урыннарда хәрәкәтнең тукталып
торуын башта ук күз алдында тоткан
композиция операның традицион фор-
масы өчен бик уңайлы булып чыккан.
Сәйдәшев белән Ключарев музы-
касы... Шушы ике авторның иҗади
дусларча берләшүен ничек аңларга
кирәк соң? Яңа «Нае.мщик»та Салих
Сәйдәшевнең моннан утыз ел элек үк
халык бик нык яратып кабул иткән
музыкасы ни дәрәҗәдә сакланган соң?
А. Ключарев партитурасында ул ничек
яңгырый соң? Төрле катнашучыларның
ике автор тарафыннан язылган
арияләренең һәм шулай ук гомумән ике
композитор аерым-аерым язган күрше
музыкаль эпизодларның, бер-бер- сенә
каршы килмәстән, сәнгатьчә бер бөтен
булып яңгыраулары мөмкинме?
Мөмкин икән шул, һәм «Наемщик»
спектакле моны раслап тора.
«Наемщик» операсының музыка-
сыннан алган гомуми тәэсир турында
болан дип әйтергә кирәк: ул му-
И==£^1НУ1ЖДЬ=-
М
128
ТАССРның атказанган артисткасы Гөлшат
Сәйфуллпна Зөбәрҗәт ролендә, зыка
профессиональ яктан җитди хәзерлек
белән яраша торган сафлык,
самимилек, гаҗәп бер садәлек хисе
тудыра. Иң беренчедән, искиткеч
талантлы композитор Салих
Сәйдәшевнең дөньяга карашының чын-
чыннан халыкчанлыкка бәйле иҗади
сәләте безне сокландыра. Бу бик
табигый да. Икенче матур як шуннан
гыйбарәт: А. Ключарев
партитурасының техника көче Салих
Сәйдәшев мелодияләренең сафлыгын
һәм садәлеген аз гына да бозмаган.
Киресенчә, Сәйдәшев мелодияләре
тагын да гүзәлрәк яңгырыйлар, хәзерге
заман опера сәнгатенең сурәтләү
чаралары ярдәмендә алар тагын да
тулырак ачылалар.
Бу хәл шушы үтә катлаулы һәм
нечкә эшкә бик сак килә алган А.
Ключаревның зур сизгерлеген, аның
татар музыкасын тирәнтен һәм органик
белүен раслый. Операның соңгы
пәрдәсендә Зөбәрҗәтнең гаҗәп матур
ариясен шуның бер мисалы диясе килә.
Бу ариядә «Анам кабере янында» дигән
киң танылган татар халык җырының
кайгылы көе, шул көйгә хас характерлы
яңгырашы сакланганы хәлдә, драматик
яктан киң үстерелеп бирелә. Менә
тагын бер мисал: операның II
пәрдәсендәге Гөлйөзем ариясе кызның
тирән уйга бирелүен, киләчәк турында
борчылып уйлануларын сурәтли.
Шушы мелодиягә А. Ключарев тагын
бер мелодия —кыз үзенең шатлыклы,
якты өметләрен әйтә торган күңелле,
скерцо җыры өстәгән, һәм, шушы
контраст юлы ' белән мелодиянең
башында һәм ахырында яңгырый
торган һәм Сәйдәшевкә хас җырчылык
гүзәллегенә басым ясалу өстенә,
Гөлйөземнең характеристикасы үзе дә
киң әтрафлы сурәтләнә.
Мәгълүм ки, С. Сәйдәшевнең му-
зыкаль драмасында бары тик уңай
геройлар гына җырлыйлар. А. Клю-
чарев исә эксплуататорлар дөньясының
операда сурәтләнгән барлык вәкилләре
өчен дә вокаль партияләр иҗат иткән:
азгын алпавыт бикәсе Шәрифә өчен дә,
җилбәзәк алпавыт малае Әокәр өчен дә,
явыз интриган Бикташ өчен дә,
Иманкол мулла өчен дә, аның тилемсә
улы Тимерхан өчен дә үткен, музыкаль
фаш иткеч характеристикалар язган.
Менә шул музыкаль образларның киң
галлериясе операга органик тоташа,
аның музыкаль драматургиясен баетуга
хезмәт итә.
Шулай да либреттист Хәй Вахит та,
шулай ук композитор А. Ключарев та
операның кайбер күренешләрендә
әдәби беренче чыганак белән иркенрәк
эш итсәләр яхшырак булыр иде диясе
килә. Музыка тарихында операның
эчтәлеге нигез итеп алынган әдәби
әсәрдән шактый аерылып торган, һәм
ул хәлнең опера образларының тәэсир
итү көчен киметмәү генә түгел, бәлки
(билгеле, шул җитди үзгәртүләрне
опера спецификасы таләп иткән
чакларда) көчәйткән күп кенә мисаллар
бар бит. «Пики дамасы» операсы
моның иң көчле мисалларыннан берсе.
П. И. Чайковский бу операсында А. С.
Пушкинның киң танылган повестеның
эчтәлеген үзенә кирәк булганча бик
нык үзгәртүдән курыкмаган һәм гаҗәп
зур уңышка ирешкән.
129
Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик»
пьесасында татар театры һәм дра-
матургиясе үсешенең шул чордагы
торышы белән аңлатыла торган күп
кенә бик беркатлы күренешләр бар.
Культура ягыннан бик нык үскән,
әдәбият, драма һәм опера театрла-
рының, шулай ук киноның күп өлеш
югары булган үрнәкләрендә тәр-
бияләнгән хәзерге заман тамашачысы
бу пьесада уңай һәм тискәре
геройларны кара-каршы куюдагы
билгеле бер схематизмны, кайбер
ситуацияләрнең ясалмалыгын (мә-
сәлән, Бикташның Батырҗанга пычак
-бирүе), төп героиня Гөлйөземнең
таркаулыгын һәм хәрәкәтсез- леген
ачык күрә. Шуның өчен операның
авторлары Таҗи Гыйззәт пьесасына
хәрефкә хәреф иярмәс- тән,
либреттоны күп өлеш динамикалырак,
хәрәкәтчәнрәк, драматур- гик яктан
калкурак итеп эшли алган булырлар,
һәм бу хәл халыкка киң танылган
«Наемщик» өчен хас булган «рух»ны
бер дә бозмас, бәлки, аның
образларының яңача һәм күп өлеш
көчлерәк яңгырауларына ярдәм иткән
булыр иде. Шулай да, еш кына шулай
булганча, бу очракта операның
җитеш- сезлеге аның яхшы якларының
дәвамы булып чыккан. Салих Сәй-
дәшев музыкасы белән чын-чыннан
сак эш итү бу әсәрнең зур өстенлеге
булып тора; ә әдәби материал белән эш
итүдәге кыюсызлык операны
драматургик яктан тагын да
заманчарак итүгә комачауламый.
Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры
спектакле, гәрчә коллектив әле бар
яктан да тигез уңышка ирешкән дип
әйтерлек булмаса да, тулысынча
алганда, матур гына тәэсир калдыра.
Катлаулы музыкаль бу әсәрне өйрәнеп
чыгу өчен күп вакыт кирәк, ә бу
спектакль, 1961 елгы планны тизрәк
үтәү өчен, ашыгыч эшләп чыгарылган.
Хор белән оркестрның бердәм
яңгыравындагы җитешсезлекләр,
сәнгать детальләренең тиешенчә
эшкәртелеп җитмәве (дирижер Җ.
Садриҗиһанов) һ. б. — болар барысы
да шуннан килә.
Художник А. Нагаевның офор-
млениесен чыннан да иҗади уңыш
санарга кирәк. Аның декорациялә-
рендә опера жанрының канатларын
өзә торган эчпошыргыч бытовизм-
ның эзе дә юк. Чыннан да, әгәр дә
сәхнәдә бар нәрсә дә тормыштагы
кебек үк булса, артистлар нигә
җырлыйлар соң? Тормышта кешеләр
җырламыйлар, ә сөйләшәләр бит.
Атаклы Палех мастерларының
живописен искә төшерә торган итеп
ясалган кара хәтфә фонындагы
агачлар яки йорт-кураларының
җиңелчә бизәкләре постановкага
музыкаль спектакльнең гомуми строе
белән бик матур гармонияләшкән
шартлылык кертәләр.
Спектакльне куйган Н. Смолич
геройларның характеристикаларының
үзенчәлеген, аларның милли
сыйфатларын яхшы сизә алган, со-
s. .с. Ә.- № 4.
Операның III актыннан күренеш.
130
листлар белән хорны бердән сәхнә
рәсеменә һәм үтәлеш стиленә буй-
сындыра белгән. Артык таныш булган
һәм туйдырып бетергән алымнар бары
тик ара-тирә генә күзгә ташлана.
Мәсәлән, II нче пәрдәнең ахырында
исправник йөз. байның (артист Л.
Маев) кулга алынган Батырҗанның
көчле гәүдәсе алдында куркуга
төшүен әйтергә мөмкин. «Тилемчә»
жандармнар образлары гомумән сәер
тәэсир итәләр. Ул заманнарның
«тәртип саклаучылары» шундый
көчсез һәм кызганыч булгач, ни өчен
соң халык аларга түзеп торган, ни өчен
хөкем сөрүче эксплуататорлар ал-
дында бил бөгеп яшәгән?
Баш рольләрне үтәүчеләрдән Ә.
Зәйнуллин (Батырҗан) белән Р.
Билялова (Гөлйөзем) үзләренең зур
һәм шактый катлаулы вокаль
партияләрен уңышлы башкаралар; Р.
Билялованың ягымлы һәм саф тавышы
турында аеруча әйтеп үтәсе килә,
нәфис һәм йөрәккә үтеп керә торган
образны иҗат итүгә аның тавышы үзе
булышып тора. Ләкин сәхнәдә уйнау
ягыннан Ә. Зәйнуллин да, Р. Билялова
да рольләре өстендә әле бик күп эш-
ләргә тиешләр — алар сәхнәдә үзләрен
тиешенчә иркен тотмыйлар,
таркаулар, аларның уеннарында
тиешле мавыгу сизелми.
Зөбәрҗәт ролен башкара торган Г.
Сәйфуллина, киресенчә, героиня.
сенең ачы язмышын чын-чыннан
дулкынланып кичерә. Ул аның кай-
гылы ариясен гаҗәп оста башкара,
тәэсир итәрлек итеп, бик җылы уйный.
К. Якупов та (Гәрәй) яхшы партнер
икәнен күрсәтте.
А. Аббасов (Әскәр), Л. Берни-
ковский (Бикташ), В. Галкин
(Иманкол мулла), Г. Шәймәрдәнов
(Тимерхан) тискәре образларның
колоритлы фигураларын иҗат ит-
теләр. X. Зәбирова (Шәрифә), тавышы
тигез яңгырамаса да, сәхнәдә үзен оста
тота. М. Пантюшин (Сандр) үзенең
вокаль яктан бик оста башкаручы
икәнен күрсәтә алды. Монда Сандр
образының спектакльдә беркадәр
шартлы булганын әйтми мөмкин
түгел: ул, гади рус крестьяныннан
бигрәк, әкияттәге яхшылык эшләүче
тылсымчыны хәтерләтә.
йомгак ясаганда, театрның җи-
тәкчеләреннән «Наемщик» опера-
сының аңлатмалы программасын
Операның II актыннан бер күренеш.