Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ БИОГРАФИЯСЕНӘ КАРАГАН ЯҢА ДОКУМЕНТЛАР


уса Җәлилнең фашист тот-
кынлыгындагы онытылмас
батырлыгы турында калын-
калын китаплар язылды, аның
геро- ик образы әдәбият һәм сәнгать
әсәрләрендә тасвирлана. Аңа ба-
гышланган һәр хезмәт, һәр сәнгать
әсәре Коммунистлар партиясенең һәм
татар халкының батыр улы Муса
.Җәлил тормышының һәм эшчән-
легенең яңадан-яңа якларын ача, бу
якты образ аша совет кешеләрен
коммунистик идеалларның тантанасы
өчен зур фидакарьлекләргә чакыра.
Шулай да Муса Җәлил тормышы
һәм эшчәнлегенә караган күп кенә
әһәмиятле яклар әдәбиятта әле җи-
тәрлек яктыртылмаган. Бигрәк тә аның
комсомол һәм партия эшчән- леге аз
өйрәнелгән. Ә бит үзәктәге һәм
урыннардагы архивларда Муса
Җәлилнең ничек итеп актив, җитез,
дәртле комсомол эшчесе һәм партия
оештыручысы булып җитешүе ту-
рында сөйли торган күп кенә кызыклы
документлар саклана.
Муса Җәлилнең кайнап торган
комсомол яшьлеге алдагы тормышы,
иҗади эшчәнлеге өчен зур этәргеч
биргән. Гражданнар сугышының да-
выллы елларында комсомол сафла-
рына баскан М. Җәлил менә дигән
чыныгу һәм тәрбия мәктәбе узган. Ул,
актив комсомол оештыручысы,
Казанда рабфакларда укучы яшьләр
арасында бик күп культура- масса,
иҗтимагый-политик чараларның
инициаторы булганы хәлендә, 1923—
1925 елларда ЧОН отрядлары
эшләренә дә катнашкан.
12 СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы архивы, М. Җәлилнең шәхси фонды, 10 ф. 10
оп. 122 эш, 133 бит.
13 СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы архивы. М. Җәлилнең шәхси фонды, 10 ф., 10 оп.
122 эш, 4 бит.
Татарстан республикасы ЧОН
штабы тарафыннан 1924 елның 13
мартында бирелгән 559 номерлы бе-
лешмә әнә шул турыда сөйли*.
Казанда рабфакны тәмамлаганнан
соң, 1925 елда, Муса Җәлил үзенең
туган якларына җибәрелә һәм,
комсомолның Оренбург губко- мы
карары нигезендә, комсомолның Орск
өяз комитеты инструкторы итеп
билгеләнә. Унтугыз яшьлек егет
үзенең дәртле эше белән яшьләр
арасында бик тиз авторитет казанып
өлгерә. Орскида эшләгән вакытында
Муса Җәлил тормышында зур вакыйга
була — ул Коммунистлар партиясе
членлыгына кандидат итеп алына.
Менә безнең алдыбызда Оренбург
губернасы Орск өязе 10 комсомол
оешмасы бюросының карары. 1926
елны 21 май датасы куелган бу
документта Муса Җәлилгә ВКП (б)
членлыгына кандидат булып керү өчен
уңай характеристика бирү турында
языла.
«Тыңланды: ВКП (б) сафларына
керү өчен М. Җәлилевнең ха-
рактеристика сорап биргән гаризасы.
Карар: Тотнаклы, политик җит-
леккән, 1920 елдан BJ1 КСМның актив
члены буларак, уңай характеристика
бирергә.
Җаваплы секретарь А. Рәхмә-
туллина» 12 13.
Бик табигый, Коммунистлар пар-
тиясе сафларына басу өчен иң беренче
характеристиканы М. Җәлил-
М
гә комсомол оешмасы бирә. Комсомол,
Коммунистлар партиясенең резервы
һәм ярдәмчесе булган хәлендә, үзенең
иң яхшы членнарын партия сафларына
күчерә. Муса Җәлил дә шуларның
берсе була.
Муса Җәлил 1926 елның 6 июнендә
Оренбург губернасының Орск шәһәре
потребсоюзы каршындагы 3 номерлы
партия оешмасы исеменә ВКП(б)
членлыгына кандидат итеп алуны
сорап гариза яза. Менә бу гаризаның
тулы тексты:
«ВКП (б)ның Орск шәһәре по-
требсоюзы каршындагы 3 номерлы
ячейкасына ВЛ КСМның Орск шәһәре
татар оешмасы члены (билет № 217)
Җәлилез Мусадан,
Гариза
Пролетар вузларында укучыларның
берсе, крестьян средасыннан чыккан
һәм 14 яшьтән, ягъни 1920 елдан бирле
Ленин комсомолы сафларында Ленин
рухында тәрбияләнүче буларак, мине
ВКП(б) сафларына кабул итүне
үтенәм. Партиянең эшче-крестьян
массалары арасында культура эшләре
алып бару өлкәсендә дә, хезмәт
җитештерүчән- леген күтәрү,
хуҗалыкны үстерү һ. б. лар буенча да
пропаганда-агитация эше алып баруда
актив катнашуны, шулай ук
коммунистик идеяләрне массалар
арасында киң популярлаштыруны
партиягә керүемнең максаты итеп
куям. Шулай ук зузны тәмамлаганнан
соң, совет җәмәгатьчелегенең нинди
дә булса өлкәсендә профессиональ
эшемне намуслы һәм төгәл
башкарачагымны күз алдымда тотам.
Шуңа күрә дә үтенечемне кире
какмавыгызны сорыйм.
М. Җ ә л и л е в.
6/VI-26 ел».
Бу документтан шул нәрсә күренә:
егерме яшьлек Муса Җәлил социализм
төзү өчен көрәштәге үзенең вазифасын
ачык күз алдында тоткан. Ул шуңа күрә
дә, әле югары уку йортына кергәнче үк,
үзен пролетар вузларда укучыларның
берсе итеп санаган.
1926 елның 25 июнендә ВКП(б)-
ның Орск шәһәре 3 номерлы ячейкасы
бюросында «ипт. Җәли-
14 Шунда ук. 10 ф., 10 оп., 122 эш, 145 бит. Төп нөсхә.
145
10. .С. Ә.“ №4.
левне ВКП(б) га кандидат итеп кабул
итәргә» дигән карар чыгарыла. Ә 5
июльдә партия оешмасының гомуми
җыелышы ул карарны раслый. Шул
көннән башлап Муса Җәлил бөтен
комсомол дәрте белән партия эшенә
чума; төрле милләт (рус, татар,
башкорт, казакъ) яшьләрен комсомол
ячейкалары тирәсенә туплый, агитация
һәм пропаганда эшләре алып бара.
1926 елда Муса Җәлил Оренбург/
шәһәренә күчерелә һәм Оренбург)
өязендәге төрле милләт яшьләре
арасында эш алып бару өчен ин-
структор итеп билгеләнә. Ул вакытта
яшьләр арасында укый-яза бел-
мәүчеләр дә күп була. М. Җәлил аларга
аңлаешлы һәм гади итеп яшьләр
союзының бурычлары, социалистик
төзелештә комсомолның урыны һәм
әһәмияте турында сөйли, үзен зур
оештыру сәләтенә ия булган комсомол
эшчесе итеп таныта.
1927 елның 19 февралендә комсо-
молның Оренбург өяз комитеты та-
рафыннан Муса Җәлил исеменә би-
релгән бер кызыклы документ — та-
ныклык сакланган:
«Моны күрсәтүче ВЛКСМнъщ
Оренбург өяз комитеты инструкторы
ипт. Җәлилев Муса, — диелә анда, —
чыннан да полит-уку җитәкчеләре һәм
актив киңәшмәсе уздыру өчен
ВЛКСМның Буртинск волость
комитетына җибәрелә. Иптәш Җә-
лилев 9 номерлы авылның 1 номерлы
ячейкасы каршында оештырыла
торган күчмә мәктәп җитәкчесе итеп
билгеләнә. Шуны раслап кул куела һәм
печать басыла.
Оренбург өяз комитеты җаваплы
секретаре С идор ов.
Эш башкаручы Чесноков»14.
Таныклыкның артына Мусаның бу
эшне уңышлы башкаруы турында
язылган:
«Чыннан да 27 елның 23 февралендә
килеп җитте һәм, 27 февральдәге
киңәшмәне үткәргәннән соң, № 1
ячейкага китте. ВЛКСМ ның
Буртинск ВК җаваплы секретаре».
Тагы да астарак болай дип өстәлгән:
«Чыннан да 27 елның 28 февра-
146
ленда килеп җитте һәм күчмә мәк-
тәптә этләрне тәмамлады. Шушы
елның 23 мартында китте. ВЛКСМ-
ның № 1 ячейкасы җаваплы секре-
таре» L
Бер ай чамасы диярлек Муса Җәлил
күчмә комсомол мәктәбе белән
җитәкчелек итә. Анда ул авыл яшьләре
тормышы белән якыннан таныша. Бу
турыда ул соңыннан үзенең
автобиографиясендә зур канәгатьләнү
һәм горурлану белән яза. Мусаның
авылдагы эшчәнлеге үз вакыты өчен
чыннан да зур политик әһәмияткә ия.
Чөнки авылда партия һәм комсомол
ячейкаларының барлыкка килүе
коммунистик хәрәкәтне, хезмәт иясе
яшьләрнең политик аңы үсешен
тоткарларга тырышучы кулак
элементларга һәм нэпманнарга зур удар
була.
Хезмәт иясе массалары арасында
марксистик-ленинчыл белемнәрне
тарату, яшьләрне коммунистик рухта
тәрбияләү өчен үзеңнең дә зур белемле
кеше булуың кирәк. Муса Җәлил моны
яхшы аңлаган һәм ничек кенә булса да
укуын дәвам итәргә тырышкан.
1927 елның 3 июнендә Муса Җәлил
комсомолның Оренбург өяз комитеты
исеменә түбәндәге гаризаны яза:
«Казан Татрабфагы курсын
тәмамлаганнан соң 2 елга бирелгән
вакыт бетү сәбәпле чираттагы
ялдан соң (яки һич булмаганда шушы
елның августыннан) өяз комитеты
эшеннән азат итү мәсьәләсен хәзер
үк принципиаль хәл итүне үтенәм.
Рабфаклар турындагы положение
буенча рабфакны тәмамлаган
кешеләр өч елдан соң югары уку
йортларына кереп уку хокукын
югалталар. Шуңа күрә мин бары
тик быел гына югары уку йортына
керә алам. Әгәр быел укырга кермә-
сәм, бөтенләй укудан калачакмын.
Беренче сәбәп шул — миңа укырга
кирәк. Икенчесе — ВЛКСМ Үзәк
Комитетының Татар-башкорт
бюросы мине үзәк пионер
журналларының берсенә редактор
эшенә чакыра, ә бу эш— минем
укуымның төп юнәлеше. Мин аны
укуым белән бер үк вакытта
башкара алам. Мин уйлыйм,
сәбәпләр җитди, шуңа күрә
15 Шунда ук. Төп нөсхә.
16 Шунда ук, 165 бит. Төп нөсхә.
соравымны канәгатьләндерүегезне
үтенәм.
М. Җ ә л и л е в.
3/VI-27 ел»15 16.
1927 елның 1 сентябреннән М.
Җәлил — Беренче Мәскәү дәүләт
университеты әдәбият бүлегенең бе-
ренче курс студенты. Мәскәүдә аңа
чыннан да укуны практик комсомол
эше белән бергә алып барырга мөм-
кинлек бирәләр: комсомол Үзәк Ко-
митеты секретариатының 1927 ел, 27
август карары нигезендә, ул ВЛКСМ
Үзәк Комитеты каршындагы Татар-
башкорт секциясе члены итеп раслана.
Билгеле булганча, шунда ук ул
Мәскәүдә татар телендә чыга торган
«Кечкенә иптәшләр» исемле балалар
журналы редакторы итеп билгеләнә.
Шулай итеп, Муса Җәлил кыска
гына вакыт эчендә авыл комсомол
ячейкасы секретареннан комсомол
Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк
Татар-башкорт бюросы членына кадәр
үсә.
Мәскәү дәүләт университетында
уку, комсомол Үзәк Комитеты аппа-
ратында эшләү, Бөтенсоюз комсомол
журналын редакцияләү — Муса Җәлил
тормышында онытылмас сәхифәләр.
Комсомол эшчесе буларак, М. Җәлил
анда яшьләр арасында эшләү буенча
шактый тәҗрибә туплый. Ул Мәскәү
дәүләт университетында
Коммунистлар партиясенә член итеп
кабул ителә.
1928 елның 15 маенда Муса Җәлил
Коммунистлар партиясенә член итеп
кабул итүне сорап гариза яза. Бу
гаризаның төп нөсхәсе сакланган:
«1—МТХУның ВКП(б) ячей-
касына ВКП(б) кандидаты Муса
Мостафа улы Җәлилев- тән, канд.
карт. № 5234, стаж 5/VI1-1926 ел.
Гариза.
Кандидаттан ВКП(б) члены
итеп күчерүегезне үтенәм. Соц.
хәлем буенча хезмәткәр буларак,
ю*
147
миңа кандидатлык стажы 2 ел
билгеләнгән иде. Шушы елның 5
июлендә бу срок чыга.
Шушы вакыт эчендә, турыдан-
туры партия-комсомол эшендә
булганым хәлдә (КСМның өяз
комитеты инструкторы, ВКП(б)
өяз комитетының азчылык мил-
ләтләр коллегиясе члены, КСМ
губкомының азчылык милләтләр
буенча бүлекчәсе члены, Оренбургта
азчылык милләт парти- ецлары
катнашы белән комсомолның күчмә
мәктәбе җитәкчесе, ВЛКСМ. ҮК
ның Татар- башкорт бюросы члены,
Нар- компросның Совнацмен бүле-
гендә КСМ ҮК вәкиле, Мәскәү- дә
пионер журналының о/давап- лы
редакторы), һәрьяклап партиябез
өчен үземнең практик эшем белән
файда китерергә, марксистик-
ленинчыл белемнәрне өйрәнергә,
партия сафларында большевистик
рухта тәрбияләнергә тырыштым,
оппозицион группалар партиягә
каршы көрәш алып барганда ныклы
һәм ышанычлы рәвештә ленинчыл
Үзәк Комитет позицияләрендә
тордым.
15/V-28 ел» Ч
Муса үзенең партия-комсомол эше
турында гаять тыйнак яза.
1929 елның 20 апрелендә Мусаның
матур теләге тормышка аша, бу көнне
ул Беренче Мәскәү дәүләт
университеты партия оешмасының
бюросы утырышында партиягә член
итеп кабул ителә. Шул көннән Муса
Җәлилнең партия стажы башлана.
Партиянең Хамовники райкомы, Муса
Җәлилнең документларын карап, 1929
елның 11 маенда аны Коммунистлар
партиясе сафына кабул итү турында
карар чыгара. Шулай да Муса
Җәлилнең партия стажы Мәскәү дәүләт
университеты партия оешмасының вуз
бюросы утырышында кабул ителгән
көннән башлап исәпләнә. Муса
Җәлилнең совет һәм вуз
ячейкаларында кандидатлык стаж-
ларын тикшерү анкетасына партиянең
Хамовники райкомы тарафыннан
басылган штамп әнә шул турыда сөйли.
«ВКП(б)ның Хамовники Район
17 Шунда ук, 10 ф., 10 оп., 123 эш, 71 бит.
18 Шунда ук. 10 ф., 10 оп., 122 эш, 18 бит, төп нөсхә.
19 5 июнь дип ялгыш язылган. Бүтән документлардан күренгәнчә, Муса Җәлил 1926 елның 5
июленнән партия членлыгына кандидат.
Комитеты 1929 елның 11 маенда 11
номерлы беркетмә, ВКП(б) член-
лыгына кабул итәргә карар чыгарды,
20IIV—1929 елдан 1347860 номерлы
билет бирелде» 17 18.
Муса Җәлилнең партия членлыгына
күчерүне сорап язган гаризасыннан соң
бер елга якын вакыт үткәч кенә
Коммунистлар партиясе сафларына
кабул ителү нәрсә белән аңлатыла соң?
Яна документлар бу мәсьәләне
ачыкларга ярдәм итәләр. Сәбәпләрнең
берсе: гариза язганнан соң күп тә үтми,
Муса хәрби лагерьга чакырыла. 1928
елның 20 августында бирелгән
белешмәдә Л1уса- ның «15 июньнән 15
августка кадәр 14 укчы дивизиянең 42
укчы полкы каршындагы лагерь
өйрәнүләрен узуы» турында әйтелгән.
Бары тик көз көне генә, яңа уку елы
башлангач кына, Мәскәү шәһәренең
Хамовники район Контроль
Комиссиясе янындагы Кабул итү
комиссиясе Муса Җәлилнең
документларын карый. Кабул итү
комиссиясенең 2 номерлы
белешмәсендә (15 октябрь, 1928 ел)
болай диелгән: «1 МДУ ячейкасы.
Әдәбият бүлеге.
21. Җәлилев Муса Мостафа улы,
туган елы 1906, 1926 елның 5 ию-
неннән 19 кандидат, крестьян, 2 курс
студенты, дәүләт стипендиясе ала,
азчылык милләтләр арасында
о/дәмәгать эше алып бара, берничә
мәртәбә ВЛКСМ ячейкалары
бюросы члены була. 1920 елдан әлегә
кадәр ВЛКСМ члены, ВЛКСМ Үзәк
Комитеты каршындагы Татар-
башкорт секциясе Президиумы
члены. Партия кисәтүләре алмаган.
Лагерьга китүе сәбәпле канди-
датлык стажы узган. Гаризаны
каникулдан кайткач биргән. Бюро
яхшы отзывлар бирә.
Тикшерелгән дип исәпләргә, ячейка
алдына партиягә член итеп алу
мәсьәләсен куярга».
148
Шунысы характерлы: Муса Җәлилгә
Коммунистлар партиясенә
рекомендация бирүчеләр — карт
коммунистлар, Муса белән бергә
эшләгән кешеләр: М. Г. Максудов
(Мәхмүд Максуд—язучы, 1919 елдан
КПСС члены), Н. С. Сәйфи (1919 елның
мартыннан КПСС члены, 20 елларда
Урта Идел буенда актив комсомол
оештыручыларның берсе. 1928 елда
СССР халыкларының Үзәк
нәшриятында эшли. Хәзер Нур Сәйфи
— персональ пенсионер, Мәскәүдә
яши), А. С. Дәү- ләтшин (Абдулла
Дәүләт. 1918 елдан КПСС'члены. 1918
елда Баш- кортстанда Вакытлы
революцион Совет председателе. 20
нче елларда СССР халыкларының Үзәк
нәшриятында эшли. Хәзер персональ
пенсионер, Мәскәүдә яши). Алар Муса
Җәлилне инициативалы комсомол
оештыручысы, татар матбугатының
сәләтле эшчесе итеп бәялиләр.
Мәхмүд Максуд Муса Җәлил ту-
рында болай дип яза:
<гЛ1//са Җәлилев иптәшне татар
матбугатындагы эшчәнлеге буенча
1923 елдан бирле беләм, аны ВКП(б)
членлыгына тәкъдим итәм, чөнки
Җәлилев партиябез сафларында
файдалы эшче булыр дип исәплим».
Ә Абдулла Дәүләт болай ди:
«Муса Җәлилев иптәшне ВЛКСМ-
ның актив һәм тотнаклы члены бу-
ларак беләм. Татар эшче-крестьян
массасы арасында, бигрәк тә ком-
сомол һәм пионер матбугаты буенча
актив һәм бирелеп эшләве белән ипт.
Җәлилев үзенең идеология фронтында
да тотнаклылыгын исбат итте. Аны
ВКП(б) члены булырга тулысынча
лаеклы дип исәплим һәм тәкъдим
итәм».
Муса Җәлил олы иптәшләренең
ышанычын үзенең киләчәктәге бөтен
гомере белән аклады, коммунист
исемен байрак итеп югары тотканы
хәлдә гел алга атлады һәм бу бөек
исемгә тап төшермичә һәлак булды.
Муса Җәлилнең Мәскәү универси-
тетында укыган чорына караган
документлар арасында ВЛКСМ Үзәк
Комитетының милләтләр бүлеге
секторы мөдире тарафыннан 1929
елның октябрендә бирелгән отзыв
игътибарга лаек. Анда Муса Җәлилнең
Коммунистлар партиясе сафына
басканнан соң беренче елларда
комсомол һәм партия эшендә актив
катнашуын раслый торган фактлар
күрсәтелгән.
«...Хәзерге вакытта, — диелә бу
документта,— ул татар яшьләре
һәм балалары матбугаты эшләрен
башкара. Аннан тыш ул ВЛКСМ
Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк
Бюро эшендә даими рәвештә һәм
турыдан-ту- ры катнаша, мәсәлән,
Үзәк Бюро пленумнары һәм
утырышларында карала торган
мәсьәләләрне эшли, вакытлы
матбугатта комсомол
съездларының һәм конфе-
ренцияләренең карарларын һәм союз
эшенең чираттагы мәсьәләләрен
яктырта, Үзәк Бюроның урындагы
оешмалар белән бәйләнешен о^айга
салуда һәм чираттагы удар
кампанияләрне үткәрүдә катнаша.
Ипт. Җәлилев Үзәк Бюроның күп
кенә аерым заданиеләрен үти,
мәсәлән, Үзәк Бюро пленумында
яшьләр матбугаты бурычлары
турында доклад ясады, «Кызыл
Яшьләр» газетасына (комсомолның
Татарстан Өлкә Комитеты
органы) күзәтү язды, 1929—30
еллар өчен комсомол политик уку
дәреслеге бастырып чыгару
коллективында һәм ред-
коллегиясендә эшләде, «Социа-
листическое соревнование» исемле
беркөнлек стенгазетаны (басма)
редакцияләде ( В КП ( б)
Үзәк Комитеты һәм ВЛКСМ Үзәк
Комитеты органы), шулай ук Үзәк
Бюродан шундый ук
стенгазеталарны — «Культпоход»,
«Поход за урожай» газеталарын
редакцияләүдә катнаштыр Үзәк
Бюро кушуы буенча «Авылда пионер
эшләре», «КСМның VI
конференциясендә Косарев ясаган
доклад» һ. б. китапларны төзүдә
катнашты.
Үзәк Бюро секретаре урыннарга
киңкән яки ялга чыккан вакытларда
ипт. Җәлилев һәрвакыт аның
урынына калды һәм аның эшләрен
башкарды.
149
Ипт. Җәлилев Үзәк Бюро карары
нигезендә «Октябрь баласы»
исемле балалар журналының
эцаваплы редакторы булып эшли.
Ул — МАППның татар секциясе
председателе.
ВЛ КСМның Т атар-башкорт
Бюросы ипт. Җәлилевне комсо-
молның политик яктан нык һәм
тотнаклы эшчесе саный. Комсомол
эше буенча 01$итәкче мәка-
ләләрендә, әдәби чыгышларында
һәм практик эшендә ипт. Җәлилев
бернинди политик тайпылу
күрсәтмәде. Практик эштә ул үзен
инициативалы һәм үз эшенә
бирелгән итеп танытты» !.
Муса Җәлилнең шул чордагы иҗади
һәм иҗтимагый эшчәнлеге чын-чынлап
сокланырлык. Бу документта
күрсәтелгән һәр факт аерым тукталуны,
бик ныклап һәм зур игътибар белән
махсус өйрәнүне сорый.
Корчагин буыны комсомолы, Бе-
ренче Мәскәү дәүләт университеты
студенты, ялкынлы коммунист, су-
гышка кадәрге бишьеллыкларны
тормышка ашыру өчен көрәш мәктәбе
үткән, коммунизм идеяләрен сүзе һәм
эше белән пропагандалаучы Муса
Җәлил Бөек Ватан сугышының икенче
көнендә үк үзе теләп фронтка җибәрүне
сорап хәрби комиссариатка килә. 1941
елның 13 июлендә Муса Җәлилнең
Кызыл Армия сафына басу турындагы
теләге канәгатьләндерелә, ул урта по-
литсостав хәзерләү курсларына укырга
җибәрелә.
Бу курсларны тәмамлаганнан соң
рота командиры лейтенант Михеев кул
куйган белешмәдә аның эшчәнлегенә
зур бәя бирелә: «Дисциплиналы,
энергияле, ихтыяр көченә ия, ротаның
стена газетасы редакторы буларак,
эшен «отлич- но»га башкарды.
Программаны «от- лично»га
үзләштерде. Дивизиянең политбүлеге
инструкторы итеп билгеләнә ала», —
диелгән анда.
1941 елның 14 декабренда ротаның
партбюро секретаре тарафыннан Муса
Җәлилгә бирелгән партия
1 Шунда ук, 10 ф., ю оп., 123 эш, 66 бит.
20 СССР Оборона министрлыгы архивы.
М. Җәлилевнең шәхси эше, 16140 эш.
22 СССР Оборона министрлыгы архивы, М. М. Җәлилевнең шәхси эше, 16140 эш,
23 бит.
1 Шунда ук, 16140 оп. 3 бит, төп нөсхә.
Күчермә.
характеристикасында болай дип
язылган:
«Ипт. Җәлилев М. М. урта полит-
состав курсларында үзен бары тик
яхшы яктан гына күрсәтте, уку ал-
дынгысы булды. Ипт. Җәлилев партия-
масса эшендә актив катнашты,
ротаның партия бюросына сайланды,
стена матбугаты редакторы булды,
эшне яхшы башкарды, партия
заданиеләрен төгәл үтәде.
Курсантлар арасында эшлекле
авторитет казанды. Партия буенча
да, команда буенча да аңа кисәтүләр
булмады. Политик яктан яхшы
он;итлеккән, идеологик яктан тотнак-
лы, партия эшенә бирелгән» 20 21.
Кызыл Армиянең Баш Политик
Идарәсе өлкән политрук Муса Җәлилгә
1942 елның 11 январенда түбәндәге
предписаниене бирә:
«Өлкән политрук М. М. Җәли- левкә
предписание.
Армия буенча СССР Оборона халык
комиссариатының 03737 номерлы 1941
ел 20 декабрь приказы белән Сез армия
газетасы язучысы эшенә
билгеләндегез.
Сезгә яңа хезмәт урынына китәргә
тәкъдим итәм.
Китү срогы 1942 елның 11 январе.
Үтәлүне хәбәр итәргә.
Маршрут — Мәскәү.
ГлавПУРККАның кадрлар идарәсе
начальнигы урынбасары полк
комиссары Баев» 22 23.
1942 елның 19 январенда Муса
Җәлил Мәокәүдә инде. Ул фронтның
алгы сызыгындагы сугышчылар
арасына бару уена килә. Бу турыда
түбәндәге документ сөйли:
«Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең
Баш Политик Идарәсе начальнигы 1
ранглы армия комиссары ипт.
Мехлиска.
Оборона Халык Комиссариа-
тының 03737 номерлы 1941 ел 20
декабрь приказы нигезендә РККАның
урта политсостав хәзерләү буенча
Марьинск курс
лары тыңлаучысы өлкән политрук
ипт. Жәлилев Муса Мостафа улы 1
удар армия газетасы язучысы эшенә
билгеләнде.
Ипт. Жәлилев Совет Язучылары
Союзы идарәсе члены һәм ТАССРның
поэзия секциясе җитәкчесе, Мәскәү
дәүләт университетының әдәбият
факультетын тәмамлаган.
1942 елның 11 январенда ипт.
Жәлилев курслардан билгеләнгән
урынга китәргә предписание алу өчен
Мәскәүгә ГЛАВПУРА КАга килеп
җитте.
Аның белән әңгәмә вакытында
иптәш Жәлилевнең татар телендә
шигырьләр, очерклар һәм хикәяләр яза
алуы ачыкланды.
...Шулар нигезендә, иптәш Жә-
лилевне 1 удар армия газетасы язучысы
итеп билгеләү турындагы ОХКның
03737 номерлы 1941 ел 20 декабрь
приказын үзгәртүегезне сорыйбыз.
Жәлилев өчен бүтән эш табарбыз.
ГлавПУР 1<ЖАның кадрлар идарәсе
начальнигы урынбасары полк
комиссары Б а е в.
ГлавПУРКЖАның өлкән инструк-
торы
батальон комиссары Дедюхин» L
Муса Җәлил шулай итеп Хәрәкәттәге
Армиягә, алгы сызыкка китә.
Патриот шагыйрь соңгы тамчы
канына кадәр немец фашистларына
каршы батырларча көрәшә.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга, —
дип яза ул фашист тоткынлыгында.
Әйе, Муса Җәлилнең гүзәл тормыш
юлы, аның үлмәс батырлыгы Туган ил
хакына яңадан-яңа батырлыкларга
өндәүче мая!К булып яна.
А. ҖӘЛӘЛОВ.